Логотип Казан Утлары
Публицистика

«НОВЫЙ МИР» ЖУРНАЛЫНЫҢ БАШ РЕДАКТОРЫ, ЯЗУЧЫ А. Т. ТВАРДОВСКИЙ РЕЧЕ

Кадерле иптәшләр! Съезд барган көннәр һәркайсыбыз биографиясенә — партиябезнең барлык өч буынының залда булган вәкилләре биографиясенә искиткеч әһәмиятле бер этап булып кергәнен без бүген әле тиешенчә төшенеп җитә алабызмы икән. Чын-чыннан тарихи вакыйга булган XXII съездның бөек Ватаныбыз өчен, барлык социалистик илләр өчен, планетада яшәүче барлык кешеләр өчен әһәмияте заман үткән саен үскәннән-үсә генә барачак. Ленин эше, илебездә Октябрь революциясе һәм социализм эше (илебез никадәрле генә киң булса да) һәрвакытта да бер безнең илебез эше генә булып калмады. Ләкин бөтен гомер буена истәлек булып калачак шушы көннәрдә съездның киеренке-эшчән һәм шул ук вакытта бөек тантаналы обста- новкасында без үткән барлык юлыбызны, шулай ук бүгенге һәм коммунистик киләчәк көнебезнең бөтен дөнья революцион хәрәкәтенең барлык күп төрле юлларына, бөтен кешелек дөньясының өметләре һәм теләкләренә аерылмас бәйләнгәнен беренче тапкыр сизергә һәм зур ачыклык белән күрергә мөмкин булды. Дөнья тарихы җилләре туп-туры йөзебезгә исте. Бу съездыбыз коммунизм төзү Программасын раслау өчен чакырылды. Коммунизм’ул бүген бөтен дөнья иҗтимагый үсеше өчен туры- дан-туры зарури, ул — гасырыбызның кичектерелми торган ихтыяҗы, чөнки хокуксызлыкны һәм хәерчелекне һәм иске дөньяның барлык әшәкелекләрен бары тик коммунизм гына бетерә ала, кешелек дөньясы өстендә албастыдай асылынып торган дәһшәтле һәлакәтле сугышлар куркынычын бары тик коммунизм гына бөтенләйгә бетерә ала. Барлык континентлардан һәм океанга чәчелгән утраулардан килгән кунакларның бу залда яңгырый торган котлау һәм теләк сүзләрен үз ана телендә тыңлаганда тирәннән дулкынланмас һәм күңелең нечкәрмәс өчен чыннан да һәртөрле патриотик хистән мәхрүм булырга кирәк! (Алкышлар). Советлар Союзы халыкларының милли үзара аралашулары теленә әйләнгән Ленин теле дөньяның барлык халыкларының хәзерге уйларын һәм омтылышларын әйтеп бирү өчен зарурига әйләнеп бара. (Алкышлар). Әдәбият һәм сәнгать иҗтимагый тормышта була торган барлык әһәмиятле күренешләрне аеруча сизгерлек белән чагылдыра килә. Партиябезнең XX съездыннан соң үткән еллар массаларның иҗади күтәрелеше, аларның нәтиҗәле хезмәте еллары булды. Совет әдәбияты өчем бу чор рухи яктан яңару, шәхес культы белән бәйле булган билгеле антигуманистик күренешләр тәэсирендә туган ниндидер бәйләнгәнлек яки кысанлыктан котылу чоры булды. Партиябез, шәхес К 6 культын җимереп, бу вакыт эчендә меңнәрчә кешеләрнең намусларын һәм тормышларын кайтарды, алар белән бергә, күп кенә каләмдәш нптәшләребезнең әдәбияттагы исемнәре кайтарылды, алар совет әдәбияты тарихындагы үз урыннарын алдылар. (Алкышлар). Болар барысы да һәм аннан соңгы бик нәтиҗәле елларда булган күп кенә нәрсәләр әдипләрнең, шулай ук бөтен художество интеллигенциясенең настроеннеләренә һәм иҗади омтылышларына тәэсир итми кала алмады. Әлбәттә, җырдан сүзне алып ташлап булмый. XX съезддан соңгы җитди һәм бик катлаулы бу идея борылышын безнең күпләребез бик җиңел генә һәм бик тиз генә үзләштерә алмады, һәммә кеше дә бар нәрсәне дә берьюлы гына аңлап җиткерә алмады. Күнегелгән күзаллауларны, инерт психологияне җиңеп үтүдә кыенлыклар да булды. Ләкин андый хәлләрдә тулысынча берни дә тәэсир итмәүне, кешегә бар нәрсә дә берни түгел булып тоела торган ваемсызлыкмы, җиңеллек һәм гамьсезлек халәтен рухи оешуның үрнәге итеп санарга ярар микән. Әдәби даирәбезнең акылларындагы һәм настроениеләрендәге борылышның шушы котылгысыз кыенлыклары җиңеп үтелде инде. Ләкин әдәби практиканың үзендә, язу стилендә, чынбарлыгыбызны чагылдыру ысулларында шәхес культы заманнарыннан калган элеккеге калдык формалар очрый әле. Алар турында бик ачык һәм туры итеп әйтергә кирәк. Әдәбиятыбыз соңгы елларда һәркемгә ачык булган уңышларга иреште. Шулай да съезд трибунасыннан мин ул хакта да әйтергә телим, — минемчә, ул партиябезнең XX съезды әдәбият өчен булдырган бик уңайлы шартлардан әле тулы күләмдә файдалана алганы юк. (Ал кышлар). Әдәбиятыбыз партия күрсәткән кыюлык, турылык һәм хакыйкать үрнәкләренә һәрвакытта да һәм һәрнәрсәдә дә ияреп бармады әле. XXII съездыбызның эчтәлеген һәм пафосын тәшкил итә торган барлык нәрсә яктылыгында әдәбиятыбызның аеруча ачык күренә торган җитди кимчелеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Тормышның күп төрле процессларын, аның төрле якларын һәм ул күтәрә килгән проблемаларны тулы сурәтләмәүдә, әйтергә тиешле сүзне әйтеп бетерми калдыруда,— турысын гына әйткәндә, тормыш тирәнлеге һәм хакыйкате җитмәүдә. Яшь Лев Толстой үзенең Севастополь турындагы очеркларының берсен болай тәмамлый: «Мин бөтен җан көчем белән яраткан һәм һәрвакытта да гүзәл булган һәм гүзәл булачак матурлыгында гәүдәләндерергә тырышкан герой — ул хакыйкать». Безнең таләпчән укучыбыз, чынбарлыкның үзе практик яктан туры-, дантуры бәйле булган теге яки бу участкасына багышланган китапны укып чыккач, еш кына язучыга үпкә һәм кызгану белән күңеленнән болай дип куя: «Я син миңа монда нәрсә сөйлисең, боларның барысы турында да мин синнән күбрәк беләм бит, ә син күбесен белмисең, яки белсәң дә әйтеп бетермисең, читләтеп үтәсең, шүрлисең». Бу — китапка карата куркыныч хөкем бит, һәм укучылар бу хөкем сүзен күңелдән генә әйтеп калмыйлар, бәлки еш кына диярлек авторга хат рәвешендә, яки укучылар конференциясендә халык алдына чыгып яки башка уңай белән әйтәләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, безнең алдынгы укучыбыз вак-төяккә бәйләнми, ул сурәтләү детальләрендә нинди дә булса техник яки фактик төгәлсезлек булган өчен (әлбәттә, шул төгәлсезлек күзгә артык бәрелеп тормаса) авторны гафу итәргә дә хәзер, ләкин төп нәрсәдә, әсәрнең асылын тәшкил иткән нәрсәдә, фалыиьны органик кабул итми. Бу — безнең кешеләребезнең аңнары искиткеч үсүе, аларның культура дәрәҗәләренең һәм тормышның чын хуҗаларына хас булганча бик иркен фикер йөртә алуларының үсүен раслап тора. Тулы кыйммәтле булмаган китапны ничек кенә мактасаң да, ул 7 китап, «кимчелекләренә карамастан», аңарга кирәкле һәм файдалы дип күпме генә расларга тырышсаң да мондый укучыны позициясеннән яздыра алмыйсың. Мондый укучы китап турында нәкъ аның чын дәрәҗәсенә һәм кимчелекләренә «карап» хөкем итүне артык күрә. Әйе, безнең күп кенә китапларыбызның кимчелеге—иң элек тормыш хакыйкате җитмәүдән, авторның, ягъни нәрсәне әйтергә, ярый, нәрсәне ярамый дип, як-ягына карануыннан, ягъни укучыга ышанмаудан, янәсе мин акыл иясе, барсын да аңлыйм, ә укучы нәрсәне дә булса ялгыш аңлап куяр һәм планын үтәми башлар дип уйлавыннан тора. Болар барсы да сәнгать өчен аеруча зарарлы булган ышанмаучылык һәм шикләнүчәнлек рухы белән сугарылган алымнар һәм гадәтләр эзе төшкән заманнар мирасы. Укучыга ышанмау — ул бик зур гөнаһ, һәм бу гөнаһ котылгысыз рәвештә китапның сыйфатына тәэсир итә, аиы кеше җанына йогынты ясау көченнән мәхрүм итә. А. М. Горький, укучыны я.’рты җөмләңнән үк барсын да аңлый торган, аның белән иң яшерен һәм иң самими нәрсәләрең турында уртаклашырга ярый торган яхшы һәм акыллы дустың санарга кирәк, ди. һәм дустың белән, әлбәттә, хәйләләшергә, аңардан нәрсәне дә булса яшерергә ярамый — ул чакта бу нинди дуслык булсын ди! Никита Сергеевич Хрущевның докладында, барлык мөмкинлекләр булуга карамастан, коммунизм төзүнең җиңел эш булмавы, аның өчен бик күп киеренке көч куярга, бик тырышып һәм бер максатка тупланган хезмәт салырга кирәклеге бик дөрес әйтелә, һәм коммунизмның материаль-техиик базасын булдыру — төп экономик бурыч булса да, аңардан күп, бәлкем, күп өлеш катлаулырак та булган һәм аның белән нык бәйләнгән икенче бурыч, коммунизмны әхлакый яктан тәэмин итү, кешеләрнең рухларын тәрбияләү, яңа кешенең аңын, психологиясен формалаштыру бурычы да бар әле. Әдәбият белән сәнгатьнең роле нәкъ менә шунда аеруча җаваплы һәм катлаулы. Укучыга тормыш турындагы тулы хакыйкать бик нык кирәк. Ул художникның тайпылуын һәм туры булмавын бер дә яратмый. Никита Сергеевич коммунизмның шуңардан башка булуы мөмкин булмаган муллык савыты әле тулы түгел, ләкин ул тулы булачак дип ачыктан- ачык әйтә һәм без моңа ышанабыз. Әгәр дә художник яки журналист укучыны бу савыт хәзер үк инде ташып тулган дип яки кырыеннан ташый башлаган дип расларга керешсә, ул укучыда ачулану һәм көлүдән башка нәрсә уята алмый, һәм яза торган кеше белән укый торган кеше арасындагы зарури контакт бозыла, ә бу инде төзәтелә алмый, һәм без аңа бармаска, авырлыкларны күрсәтүдән качмаска тиешбез. Бу безнең бөек төзелешебезнең турыдан-туры практикасы интересларында гына түгел, бәлки яңа тормышны төзүче совет хезмәт иясенең рухына, психологик ягына да кагыла. Ялгышмасам, солдат үзенең сугыштагы батырлыклары белән генә түгел, бәлки походта кичергән мәхрүмлекләре белән дә горурлана дигән сүзләрне Суворов әйткән. Без язмаларыбызда тылсымлы солдатыбызның — халкыбызның хезмәт батырлыклары турында сөйләгәндә аның үзенең бөек походында кичерә торган мәхрүмлекләре һәм авырлыклары турында еш кына бөтенләй дәшми үтәбез. Без авырлыкларны җиңеп чыга һәм үзе сайлаган бөек максатына тайпылмастан бара торган кешенең законлы горурлык хисен кимсетәбез. Ә без аңарда нәкъ шул горурлык хисен ныгытырга, аның фидакарьлегенә, түземлелегенә, чыдамлыгына, бөек эчкерсезлегенә һәм кирәк хәлләрдә корбаннарга барырга хәзер торуына хаклы бәяне бирергә тиешбез. (Алкышлар). Ә моны хакыйкатьне бары тик ахыргача яклаганда гына, безнең кешеләребезиең хезмәтләрен һәм батырлыкларын лакировкасыз, каршылыкларны хәйләләп шомартмыйча гына, тормыштагыча дөрес чагылдырганда гына эшләргә мөмкин,. 8 Программаның әдәбиятның тормыш белән бәйләнешләрен ныгыту, чынбарлыгыбызның күп төрлелеген дөрес итеп һәм югары художестволык белән чагылдырырга кирәк икәнен әйткән юллары нәкъ менә шуңа мәҗбүр итә дә дип уйлыйм. Шәхес культы юк инде, ләкин аның инерциясе, аның калдыкларының яңгырашлары, кызганычка каршы, әдәбиятыбызда һәм гомумән матбугатыбызда күренә килә әле. Мәсәлән, матбугатыбызда әледән-әле яңгырап китә торган чамасыз мактану тонын, тормышта бары тик атнаның якшәмбе көннәрен генә күрергә һәм атнаның хезмәт, борчылулар һәм нужалар белән тулган башка эш көннәрен исәпкә алмау омтылышын шәхес культының шул калдык элементларына кертми мөмкин түгел. Ленин: «Үзеңне ялган белән мавыктырырга ярамый. Бу зарарлы. Бу — безнең бюрократизмыбызның төп чыганагы», дигән бит. (А л к ы ш л а р). Язучыларыбыз белән тәнкыйтьчеләребезнең кайберләре янәсе чынбарлыкны тагын да бөегрәк һәм гүзәлрәк итеп сурәтләү өчен чынбарлыкны «бераз күтәрә төшәргә» кирәклек турында сөйлиләр. Мин, әгәр дә безнең чынбарлык андый күтәрә төшүләргә мохтаҗ, булса, эшебез начар булыр иде, дигән караштагы язучыларның берсе. Юк, безнең чынбарлыгыбыз ул үзенең барлык авырлыклары һәм җитешсезлекләре белән дә җитәрлек бөек һәм гали, һәм сүз бары тик художникларның үзләренең шул чынбарлыкка тикле күтәрелә алулары турында гына баруы мөмкин. (Алкышлар). Язучыларны партиянең якын ярдәмчеләре дип атыйлар, — бу бөек исем зур бурычлар йөкли, ләкин аны төрлечә аңларга була. Берәүләр партиянең ярдәмчесе булу ул — партиянең билгеле положениеләрен, партия күтәрә торган хуҗалык, производство бурычларын аңлатып, «художестволы сурәтләү чаралары белән» иллюстрацияләп бару гына дип уйлыйлар. Практикада бу менә болаерак килеп чыга: «Сыер савучы Груня, үзенең мөмкинлекләрен исәпләгәннән соң, элек алган йөкләмәсе өстенә тагын (фәлән хәтле) литр сөт савып алырга карар кылганда, баеп килгән кояшның якты нурлары «Коммунизм юлы» колхозы усадьбасында каен ябалдашларын алтынсу төскә маналар иде». (Көл ү. Алкышлар). Әлбәттә, һәр очракта да бу, бәлкем, ул хәтле үк примитив булып күренмидер, ләкин иллюстратив метод асылда менә шундый «художество оформлениесенә» кайтып кала, һәм аның яраксызлыгы һәркемгә аермачык күренеп тора. Әгәр дә язучы тормыштагы әле партия документларында да. «Правда»ның баш мәкаләсендә дә булмаган ниндидер бик әһәмиятле яңа нәрсәне текәлеп һәм бик үткенлек белән күзәтеп, шул күзәтүләре белән, үзенең уйларын һәм хәтта нәтиҗә ясауларын, партия позицияләрендә торып, намуслы рәвештә, кыюлык белән әйтеп чыкса, бу инде икенче эш, ул — партиянең чын ярдәмчесе. (А л к ы ш л а р). Валентин Овечкиниың КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы сентябрь Пленумы алдыннан игълан ителгән «Районның гади көннәре» дигән очеркының укучыларда нинди резонанс тудырганын һәм нинди файда китергәнен искә төшерик. Бу очеркында автор ул елларда колхозлар белән җитәкчелек итүдәге зарарлы практика турында эшне бик белеп язды. Ул җитди, файдалы чыгыш булды, һәм укучы аңа тиешле бәясен бирде. Әмма партия, безнең барлык җәмгыятебез кебек үк, художество әдәбиятыннан илнең хуҗалык һәм производство тормышы турында андый турыдан-туры практик раслауларны гына көтү белән чикләнми. Ул күп өлеш киңрәк нәрсәләрне көтә һәм таләп итә, ул безнең кешенең рухи тормышына бәйле булган, аның производство тормышында гына түгел, бәлки көнкүрешендә дә, шатлыклары һәм кайгылары, борчылулары һәм теләкләре, семья, мәхәббәт, аталык һәм апалык мөнәсәбәт 9 ләрендә дә, — бер сүз белән генә әйткәндә, тормыштагы барлык катлаулы әйберләргә мөнәсәбәтендәге нәрсәләр турында да сөйләвен көтә. Менә сүз ни турында бара, ә һәркемгә билгеле булган положениеләрне «оформить» итү турында бармый. Безнең иптәшләребезнең берсе, әгәр дә язучы газетаның баш мәкаләсеннән яки хәтта партия документыннан әзер идеяне ала һәм аны «художестволы оформление чаралары белән» бары тик бизәкләп кенә бирә икән, ул асылда берни дә өстәми, — аны сөт тапшыру планын магазиннан сатып алган май белән үтәү белән бер дияргә була, дип бик үткен итеп әйтте. (Залда җ а н л а и у. А л к ы ш л а р). Тормыш белән тыгыз бәйләнеш кирәклеге турында сөйләгәндә, еш кына матбугатта да, сөйләүләрдә дә, хәтта бүген безнең съездда да язучылар, янәсе, Мәскәүгә ябышып яталар һәм алариың тормыштан артка калулары шуның белән аңлашыла, дип зарланалар. Кайбер язучыларга, бигрәк тә яшьләргә, «кеше арасында» булырга, ә кайбе- рәүләренә булкиларның Горький урамындагы «Гастроном»да үсмәгәнен, бәлки беркадәр башкачарак шартларда үскәнен күрергә киңәш итәргә кирәк дигән фикердә мин иптәш Фурцева белән тулысынча килешәм. Болар барысы да яхшы, ләкин язучыларның географик яктан кайда яшәүләре үзе генә әле бер нәрсәне дә хәл итми. (Алкышла р.) Чыннан да, мәсәлән, әйтик, «Ерофей Павлович» станциясендә, — Ерак Көнчыгышта шундый станция бар,— яки хәтта кайда да булса Чукоткада ярангада яшәргә һәм кабинеттагыча тормыш алып барырга мөмкин бит. Мин сезгә Ефим Дорош дигән бер бик тыйнак журналист һәм язучыны атыйм. Ул Мәскәү кешесе, шәһәрдә яши, ләкин күп еллар буе инде һәр елны берничә аен Ярославль өлкәсендәге районнарның берсендә үткәрә. Ул анда һәммә кешене дә белә, һәммә кеше дә аны белә, бер сүз белән генә әйткәндә, ул анда үз кеше һәм тормышның бу участка- сын менә шулай озаклап һәм ныклап өйрәнүе нәтиҗәсендә ул бик кызыклы һәм барлык яктан да күренекле булган «Авыл көндәлеге» дигән китабын язды. Әмма ул очерк китабы, минемчә, укучыга стандарт үрнәктәге күп кенә калын романнардан күбрәк бирә. Бер караганда, әгәр дә кеше авыл хуҗалыгы белән кызыксына икән, ул әлбәттә авыл хуҗалыгының хәлиткеч районнарына — чирәм җирләргә, Алтайга. Украинага барырга тиеш иде кебек. Язучы исә чынлыкта үзенең яраткан темасын Мәскәү читендә тапкан, ләкин күзгә әлләни бәрелми торган һәм бер ягы белән дә әлләни танылмаган районның җанлы тормышы күрсәткән күзәтүләр һәм нәтиҗәләр гаҗәп киң әһәмияткә һәм интереска ияләр. Димәк, алай да була икән. Димәк, барысы да эшкә мәхәббәткә, язучының тормышы эшенә әйләнә торган үзенең темасына бәйле булуында икән. Мин авылда туып үстем, күп еллар буе провинциядә яшәдем, һәм вакытвакыт «урыннарга» чыгып кермичә гомумән яза алмыйм. Ләкин мин Мәскәүне һәртөрле мавыктыргыч нәрсәләр һәм болганулар тулган ниндидер Вавилон итеп күрсәтү һәм изгеләр тормышына капма-каршы кую дөрес булыр микән, дип уйлыйм. Гүя Мәскәү илнең политик һәм культура үзәге түгел, гүя ул безнең төзелешебезнең иң әһәмиятле участкаларыниан берсе түгел, гүя ул тормышны аның бик катлаулы бәйләнешләрендә өйрәнүнең иң күренекле һәм гаҗәп бай объекты түгел. Безгә, сүз арасында әйтергә кирәк, Мәскәвебезне — социалистик һәм коммунистик Мәскәвебезне Бальзакның Парижны буржуазиянең көч ала башлаган чорында сурәтләгәндәге кебек итеп 10 барлык катлауларын да, барлык ягыннан да күз алдына китерә алган роман, ә бәлкем, берничә роман бик кирәк. Бездә әдәбиятта хәзерге заман темасы турында сүз кузгалгач шулай ук гаҗәпләнү туа. Ягез, хәзерге заман темасына бездә кем каршы соң, андый кешеләр юк, ләкин хәзерге заман темасын төрлечә аңлыйлар. Кайбер иптәшләр хәзерге заман темасы төшенчәсен соңгы ел белән яки хәтта ярты ел белән чикләү ягында торалар. Январь Пленумыннан соң язылган әсәр хәзерге заман темасы әсәре, ә аңарчы язылган әсәр ерак үткәннеке һәм, янәсе, художник әгәр дә үткән ел тормышы материалына мөрәҗәгать итә икән, ул инде тормышта артка калган була, диләр. Мондый фикерләр, әлбәттә, нәкъ менә шундый төстә әйтелмиләр, ләкин асылда кайбер кешеләр актуаль темаларны нәкъ шулай аңлау ягында, һәм календарь артыннан куа барып, әсәрләрнең идея-художество камиллеге, сыйфаты мәсьәләсендә таләпчәнлекме киметү ягында торалар. Шулай итеп, еш кына укучы интересларын турыдан-туры кимсетеп карауга юл куела, һәм китап базарына җанга тирән тәэсир итә алмый торган, ә еш кына, гади генә итеп әйткәндә, хәзерге заман темасының дәрәҗәсен төшерә торган, аннан-моннан әвәләп пешерелгән әсәрләр чыга. Безнең ярты гасырлык үсешебезнең һәр көне һәм елының кыйммәте һич бетмәгәнен, аның бөтен дөнья күләмендәге интересы сакланганын һәм сәнгатьтә уңыш белән чагылдыру предметы була алганын әйтеп тормыйм инде. Көннең сорауларына җиңеләйтелгән юл белән язып чыгарга, теманы тнрәнтен үзләштермәгән хәлдә актуаль булу белән танылырга ашыга торган язучыларны, Салтыков-Щедрин сүзләреннән файдаланып, күбек җыючылар дип атыйсым килә. Шундый күбек җыючы язучы өчен, әйтик, Волга-Дон каналын төзү белән, хәзерге Цимлянски диңгезе төбеннән электәге бик күп халыклы станицаларны ачык даладагы яңа җирләргә күчерүгә бәйле материал, — күбек җыючы өчен бу үткән елгы кар кебек кызыксыз материал. Күбек җыючы үз вакытында ул турыда өстән-өстән, ашык-пошык кына пке-өч очерк кисәге язып, аны чагылдырган инде — һәм, аныңча, эш тә беткәй инде. Ә менә уйлаиучан, җитди язучы өчен, Ростов язучысы Владимир Фоменко өчен бу тема ун ел киеренке хезмәт алган тема булып чыкты, һәм аның «Җир истәлеге» дигән романын укыган кеше бу китапның кызыклы һәм тирән эчтәлекле китап икәнен танырга тиеш булыр, һәм ул китап тулысынча да, һәрбер аерым яклары белән дә, язучы алтмышынчы яки алтмыш беренче ел вакыйгалары турында язгандай, бүгенге көн әсәре булып тора. Йөрәгендә чынлап өлгермәгән һәм укучыга мөрәҗәгать итү өчен эчке бер зарурлыгы тумаган хәлдә тормышыбызның өр-яңа вакыйгаларын һәм фактларын өстән-өстән генә язып үтүче йөгерек каләмле авторлар хәзер дә табылырга мөмкин әле дигән шикләнүемне биредә дә әйтми кала алмыйм. Безнең алдыбызда каләме ул тикле үк йөгерек дип әйтерлек бул- маганрак язучы торса, шул газаплы ышанып җитмәү һәм үз көчләренә шикләнеп карау хас булган художник торса, — ә художник никадәрле күренеклерәк һәм җитдирәк булса, үз-үзенә ышану да аңарда шул кадәрле азрак була, — ул дәшми кала алмаганга күрә, үз фикерең болар- ныц барысын да җиңә-җиңә әйтүнең эчке бер зарурияте аркасында, укучыга мөрәҗәгать итеп сөйли башлый, һәм шул чакта инде дөньяга мине, укучыны, тирәнтен дулкынландыра торган, шәхси рухи фондыма үтеп керә торган, үземнең ниндидер бер өлешемне тәшкил итә торган, мине акыллырак, яхшырак, көчлерәк һәм бәхетлерәк нтә торган китап туа. Сәнгатьнең гаҗәп бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: әгәр дә художник 11 аның әсәрен тәшкил итә торган идеяләр, образлар, тормыш картиналары белән үзе дулкыиланмаса, янмаса, ул вакытта бертөрле дә могъҗиза тумый: укучы, тамашачы яки тыңлаучы, ул әсәрне укыганда, караганда яки тыңлаганда, шулай ук салкын гына үтеп китә, ул әсәр аның җанына тәэсир итми. Сәнгатьтә алдашу, ярашу, кылану кешелек мәхәббәте мәсьәләләрендәге кебек үк кыен нәрсә — болай һич тә рәт чыкмый. Әлбәттә, мәхәббәттә дә алдаша һәм кылана торган кешеләр була, ләкин’андый ялгап иртәме-соңмы котылгысыз рәвештә ачыла. Әдәбиятыбызның хәзерге заман герое турында берничә сүз. Минемчә, әдәбиятта хәзерге заман героен сурәтләүдәге зур җитешсезлек шуннан тора: ул геройны эшләрендә һәм фикер йөртүләрендә гадәттә азмы яки күпме дөрес күрсәтәләр, ләкин ул герой, аңарга тиешле булган барлык яхшы нәрсәләрнең иясе булган шәхес, еш кына бик гади башка һичнәрсә белән алмаштырып булмый торган сыйфаттан — кешегә хас ягымлылыктай, юмарт йөрәктән, яхшы күңеллелектән, олы җаи- лылыктан, кешеләргә мәхәббәт ягымлылыгыннан, — яраткан китапларыбызга безне бәйли торган бар нәрсәдән дә мәхрүм итеп бирелә. Шулай да була бит: китапны укыйсың, автор барлык көченә үрнәк кеше итеп күрсәтергә тырышкан баш герой белән танышасың һәм ул, чыннан да, бар яктан да үрнәк тә була: эшен дә белә, планын да арттырып үти, кешеләрне дә оештыра, дөрес урнаштыра да белә һ. б. 11. б. Ә менә аның белән бер купеда Владивостокка барырга туры килүе мөмкин икәнен күз алдына китерсәң, барасың килми, кызык түгел, җаның ятмый. Ә без үзебезнең яраткан геройларыбызны китап битләреннән, театр сәхнәсеннән гадәттә үзебезнең якын дусларыбыз арасына күчергән кебек булабыз, алар белән бергә яшибез һәм алар белән бер вагон купесында булу гына түгел, әгәр шулай килеп чыга калса, куркыныч минутта һәм рухыбыз иң кырыс сынаулар кичергәндә, бер окопта ут астында булырга да хәзер торабыз. (Алкышлар). Безнең съездыбыз делегатлары арасында Владимир Ильич Ленин белән шәхси күрешү бәхетенә ирешкән кешеләр бар. һәм алар без мемуар сурәтләүләрдән белгән нәрсәне раслый алалар: бөек Ленин без кеше шәхесенең соклангыч ягымлылыгы дип атый торган нәрсәләрнең иң югары дәрәҗәсенә ия булган. Нык булганын һәм, революция эше таләп иткәндә, хәтта аяусыз да була алганын без яхшы белгән Ильич белән якыннан таныш булган кешеләр аның игътибар, яхшы күңеллелек, иптәшләрчә самимилек нурларын балкытып, кешеләрне үзенә җәлеп итүен раслыйлар. Шул соклангыч ягымлылык кайдан килгән, аның табигате нәрсәдә? Шуны хәтерлим, мине Ы. К. Крупскаяның «Ленин турында истәлекләр» дигән китабындагы бер җөмлә гаҗәпкә калдырды. Владимир Ильичны революция юлына керергә нәрсә кушты дигән сорауга җавап биргәндә, Н. К. Крупская гади генә итеп: ул эшче кешеләрне бик ярата иде, ди. Чыннан да хезмәт кешеләренә бары тик зур кешелек мәхәббәте хисенә ия булганда гына аларның эксплуататорлар изүе астындагы газаплануларының һәм мыскыл ителүләренең бөтен тирәнлегенә төшенергә һәм, бик күп хөрмәтле либераль интеллигент кешеләр эшләгәнчә уртаклашу белдерү белән чикләнмәстән, хисне хәрәкәткә әйләндерергә, профессиональ революционерның газаплар белән тулган юлын сайларга мөмкин булган. Кешеләргә мәхәббәт! Кешеләрне буйсынырга һәм тыңлаучан булырга чакыра торган христиан, евангелия мәхәббәте түгел, бәлки кешеләрдә изүчеләр таптаган кешелек дәрәҗәсе хисен уята торган, үз көчләреңә ышану һәм гаделлек өчен көрәшергә хәзерлекне уята торган коммунистик мәхәббәт. (А л к ы ш л а р). Әйе, революциянең юлбашчылары һәм геройлары социаль проблемалар белән академик кызыксынудан гына революциягә килмиләр шул. 12 «Барсы да кеше өчен!» дигән шундый гади һәм бөек сүзләрнең безлек гуманизм рухы белән сугарылган яңа Программабызда язылуы нинди тирән мәгънәле! Шулай итеп, әдәбиятта хәзерге заман герое нинди булырга тиеш дигән бәхәсләр барган арада ул герой инде тормышта яши һәм. шулай булырга тиеш дигән предписаниеләрдә әйтелгәннәр һәм кайбер тәнкыйтьчеләребез һәм язучыларыбыз уйлаганнар белән санашмастаң. чынлыкта булганынча үзенчә хәрәкәт итә. Ул иген үстерә, терлекләр симертә, металл коя, гигант плотиналар төзи, балалар укыта, авыруларны дәвалый, космосны үзләштерә — кыскасы, бүгенге көннең киләчәккә юнәлгән реаль эшләре белән шөгыльләнә. Ул нинди кеше, төсе-кыяфәте нинди аның, аңа ничә яшь, — ерак бармыйк, безнең съездыбызга карыйк — менә алар барлык профессияләр, должностьлар һәм званиеләрдәге — министрдан һәм полководецтан алып шахтер белән сыер савучыга, механизатордан һәм төзүчедән алып академикка һәм космонавтка кадәр хәзерге заман геройлары! Кайсын гына алма — һәрберсе китап һәм нинди дулкынландыргыч гүзәл китап әле! (Алкышлар). Гәрчә алар съездда биш мең чамасы булса да, илнең барлык геройлары да мондамыни? Юк, бик кыю рәвештә әйтергә була, әгәр алар монда меңнәр булса, анда, шушы киң залның стеналары артында, алар тагын унар, йөзәр мең һәм миллионнар бит. Язучыларыбыз, художникларыбыз, кинематографистларыбыз менә шул кеше типлары һәм образлары байлыгы белән эш итәләр. Буржуаз чынбарлыктагы иң яхшы һәм иң талантлы коллегаларыбыз андый мөм-. кинлекләр турында хыяллана да алмаганнар һәм хыяллана да алмыйлар. Прозаның зур остасы булган эстетик һәм философ-гуманист Томас Манн, әсәрләре безнең илдә дә киң танылган һәм әле күптән түгел генә тормыштан киткән һәм, бәлкем, буржуаз дөньяның бөек язучыларын- нан соңгысы булган Эрнест Хемингуэй кебек һәрберсе үзенчә күренекле һәм зур булган язучыларны хәтергә төшерик. Кешегә дошман булган капитализм дөньясы белән барлык рухи бәйләнешләрен өзеп, алар бик дәртләнеп әхлакый яктан сәламәт булган, тормышка һәм жлрдә бәхетнең мөмкинлегенә ышанган геройда үзләренә таяныч табарга телиләр иде. Революцион лагерьдан, киләчәк кешеләреннән ерак торган андый язучылар, билгеле, үзләрен чолгап алган чынбарлыкта андый геройны таба алмыйлар, һәм аларның әсәрләре тирән һәм өметсез ачыну белән тулган. Без геройларыбызны яныбызда, безне чолгап алган тормышта табу кебек бәхетле мөмкинлеккә ия булып торабыз, эш аларны сәнгатьтә сурәтләгәндә безнең сәләтләребезгә һәм чараларыбызга гына бәйләнгән. Әдәбиятыбызда хәзерге заман героен күрсәтү проблематикасы белән эш чамача алганда шулай тора. Ләкин әдәбият котылгысыз рәвештә геройлар белән һәм шулай ук тискәре күренешләр белән дә эш итә. «Кешелек дөньясы үзенең үткәне белән көлеп аерыла», — ди торган булган Маркс. Без үзебезнең үткәнебез белән күптән, 1917 елның октябрендә аерылдык, һәм ул үткәнгә кайту юк инде. Ләкин чынбарлыгыбызда безнең алга баруыбызга каршы хәрәкәт итә торган һәм, Программабызда әйтелгәнчә, әдәбиятыбыз аларны фаш итәргә тиеш булган күренешләр дә күренә әле. Әлбәттә, ул бурыч әдәбиятның барлык жанрларына һәм формаларына карый, ләкин бу көрәштә көлү коралы булган көчле коралны беренче чиратта искә алмый үтәргә ярамый. Монда тагын безгә еш кына көлкегә урын булмаган заманнан калган караңгы чырайлылык һәм беркадәр елмаюсызлык эзе турында әйтми үтү мөмкин түгел. Ә бит, сүз арасында әйткәндә, монда да безнең артыбызда классик әдәбиятның бай традициясе—Грибоедов, Гоголь, 13 Некрасов, Салтыков-Щедрин, Чехов тора. Аларның сатирасы үзенең образларын һәм фаш итүче пафосын иске Россиянең крепостник һәм буржуаз чынбарлыгы булган социаль гариплекләр һәм контрастлар диңгезеннән сосып алган дип әйтүләре мөмкин. Ләкин социаль контрастлар бетерелү белән кешелек ахмаклыгы да, эгоизм да, вак җанлылык та, масаю да, һәм караңгы үткәннең турыдан-туры мирасы булган төрле формаларындагы һәм модификацияләрендәге бюрократизм да берьюлы үз-үзләреннән бетәләр дип уйларга ярамый һәм, ниһаять, ачулы, саркастик һәм гафу итми торган көлүдән тыш — шат, дусларча яхшылык тели торган, күңелле һәм рәнҗетми торган наянлык көлүе дә бар бит әле. Бәхет юлыннан бара торган кешелек дөньясында андый көлүгә ихтыяҗ бетми генә түгел, бәлки үскәннән-үсә .бара. Әгәр дә бу шул тикле җитди яңгырамаса: — Көлүгә юл бирегез! — диясе килә. Иптәшләр! Буржуазия барлык ысуллар белән, шул исәптән сәнгать чаралары белән дә, социализмны һәм коммунизмны карикатура рәвешендә, нивелировка, бертөрлелек, үтерә торган регламент, зур уразадагы эч пошу рәвешендә сурәтләп күрсәтергә тырыша. Социалистик чынбарлыкның байлыгын һәм күп төрлелеген чагылдыра торган совет әдәбияты, яңа тормыш өстенә ягыла торган усал ниятле ялганнарны фаш итеп, яңа тормыш турында дөньяга хакыйкать белән тулган җиңүчән сүз илтә, яңа тормышка кешелек мәхәббәтләрен һәм ышануларын җәлеп итә. Без әдәби эшебезгә иң югары таләпләр куймый, аның теге яки бу житешсезлекләре һәм йомшаклыклары турында сөйләми, үзебезгә бик зур бурычлар куймый булдыра алмыйбыз. Җәмгыятебезнең рухи яктай яңа күтәрелеше каршында без дөньяның иң үскән әдәбиятларына бик көчле йогынты ясаган һәм ясый торган бөек классик әдәбиятыбызның турыдан-туры варислары икәнебезне онытмаска тиешбез, һәм бары тик совет әдәбиятының бөек элгәрләренең бөек осталыгы һәм әхлак көчләре традицияләрен лаеклы дәвам иттерүчеләре булганда гына без бөек заманыбызга лаеклы булачакбыз. Кызганычка каршы, юк-юк дигәндә дә, арабызда «урта дәрәҗәне» әдәбиятның нормаль хәле саный торган, осталык ул — «бара-тора табыла торган нәрсә» һәм аның турында артык борчылмаска да мөмкин дигән фикер йөртүләрне без кискен рәвештә кире кагарга тиешбез. Андый сөйләнүләр яшь язучыларга да, карт язучыларга да зарардан башка бернәрсә дә бирә алмый, алар әдәбиятыбызның дәрәҗәсен төшерүгә, аның мөмкинлекләренә бәя биреп җиткермәүгә һәм, башлыча, укучының интересларын кысуга илтә. Совет әдәбияты — ул гаять зур реаль көч. Аның күп миллионлы укучылар армиясе, ватандашлары һәм чит илләрдәге дуслары армиясе бар. Хәзерге буржуаз Көнбатыш андый укучылар армиясе турында уйлый да алмый. Асылда халыкның иң алдынгы көчләренең вәкиле булган мондый укучы белән, Никита Сергеевич әйткәнчә, теләсәң тауларны әйләндереп ташларга була. Ә безнең өчен, совет язучылары өчен, бөеклек белән тулган шушы тарихи елларда без туган халкыбыз һәм партиябез белән бергә барганыбызны аңлаудан да (алкышлар), безнең хакыйкать белән тулган сүзебезнең кешелек бәхете өчен, тынычлык өчен, коммунизм өчен көрәшүче кешеләргә кирәк һәм кадерле икәнен аңлаудан да бөек дәрәҗә һәм бүләк булуы мөмкин түгел! (Озакка сузылган көчле • алкышлар).