Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШУЛ БҮЛМӘДӘН

 С*ин Казанга килдең... Якын дустым, Гаҗәпләнми кара барсына... йөрәк тибешеңне тыя алмыйча, Килеп бастың Колонналы бина каршына. Хәтерлимсең, син баскычтан мендең? Ә аннан соң уңга борылдың, һәм бүлмәгә кердең... Туктап калдың, Изгелеген тоеп Яшь Володя йөргән урынның..; Без ул чакны үсеп җиткән идек, Ләкин, дустым, Шул бүлмәдә Малай кебек сиздең үзеңне... Эзләмәсен һичкем, Кирәк түгел, Иң беренче, Иң беренче тормыш эзеңне. Тормыш юлың кайдан башланды соң? Кемдер әйтә: Аның очын тарих күрмәгән. Ул ялгыша! Безнең юлларыбыз, Якташларым, Башландылар шушы бүлмәдән!

ГАҖӘП ҖЫР

Сырлар бик күп. Алар төрле була. Кагылып китә кайсы күңелгә һәм күз яше булып түгелә. Ә кайсысы, көмеш чулпы булып, Җиргә коела — ишет чыңлавын! һәм биисе килә очып-очып... Мин күпме җыр җирдә тыңлаганмын һәм күпмесен әле тыңлармын! Кайсыларын инде онытканмын, Кайсыларын беләм хәзер дә... Ә бер җырны мәңге онытмаска Тормыш үзе язган хәтергә. 4. .C. Ә." Л 1L. 49 Мин кечкенә идем. Ал әләмнәр Тора ндс алда — сәхнәдә. Зал аякка басты... Җыр башланды, Җырлый иде минем әткәм дә. Ул кулымны кыскан, йөзе җитди. Командир күк баскан янымда. Бу җыр әтиемнең тавышы аша Сеңә кебек иде каныма. һәм беркем дә миңа аңлатмады Шушы җырның серле сүзләрен. Ул сүзләрнең тирән, зур мәгънәсен Үзе сизде нәни йөрәгем... Күпме вакыт үтте! Минем өчен Теге залда калды җыр башы. Тик җыр дәвам итә, һаман өнди: «Кузгал, уян... коллар дөньясы!» Ул гаҗәп җыр. Аның көче шундый: Мине аягүрә бастыра һәм чакыра байрак астына!

НИГӘ КАРА ДИЛӘР ИКӘН АФРИКАНЫ?

игә кара диләр икән Африканы? Кара тәнле булгангамы кешеләре? Кара тәнле булсалар соң — елмайганда, Фарфор кебек ялтырыйлар ак тешләре. Нигә кара диләр икән Африканы? Балалары кара күзле булгангамы? Булсалар соң — ул чем кара күзләрдә дә Чагыла бүген азатлыкның алсу таңы! һәм бу таңны кара тәнле африкалы Чиста кулы, саф йөрәге белән саклар... Ә ак тәнле илбасарның кулларында,х йөзләрендә — канлы таплар, кара таплар. Намуслары — төндәй кара, йөрәкләре Явызлыктан күптән беткән кара көеп... Менә кемне якты дөнья нәфрәт белән Атый бүген, каргый бүген, кара, диеп