Логотип Казан Утлары
Публицистика

 РУС КУЛЬТУРАСЫНЫҢ БӨЕК ТАҢЫ

(Михаил Васильевич Ломоносовның тууына 250 ел тулды) Ломоносов — ул рус культурасының, рус фәненең даны һәм мактанычы. Ломоносов— бөек фикер иясе, Россиядә материалистик философиягә һәм табигать белеменә нигез салучы. Ломоносов — даһи шагыйрь һәм рус мәгърифәтчелегенең күренекле эшлеклесе. Ломоносовның иҗатында бөек рус халкының героик сыйфатлары, рус халкының зирәк акылы, ихтыяры, үз көчләренә ышанычы, Туган илгә мәхәббәте һәм Россиянең киләчәге бөек буласына өмете гаҗәп гүзәл рәвештә чагылган. «Рус халкының намусы, — дип яза М. В. Ломоносов үзе 1764 елда,— аның фәннәргә үткер һәм сәләтле икәнлеген, Ватаныбызның уллары хәрби батырлыкларга һәм башка мөһим эшләргә генә түгел, бәлки бөек белемнәрдә дә фикер йөртергә сәләтле икәнен күрсәтүне дә таләп итә». Михаил Васильевич Ломоносов 1711 елның 19 ноябрендә, Ак диңгез ярлары буендагы Холмогор шәһәре янында, Архангельск губернасының Мишанинская авылында, помор крестьяны семьясында туган. Бик үзенчәлекле һәм кырыс рус Төньягында үсүе Ломоносовның интересларына һәм омтылышларына нык эзен сала. Татар-монгол- ларның изүен һәм алпавыт җир биләүчелеген күрмәгән бу җирләр культура ягыннан заманы өчен шактый югары тора, анда Шпицбергенга һәм Төньяк Боз океанының Себер ярларына кадәр йөзеп үтә торган батыр диңгезчеләр яши. Ломоносовның әтисе Василий Дорофеевич шактый үткер поморлардан санала. Аның бәләкәй генә берничә диңгез көймәсе, Мурманск ярларында балык промыселлары була, балык көтүләре эзләп ул еш кына Боз диңгезенә бик эчкә үтеп .керә. Яшь Ломоносов башка помор балалары кебек үк тәрбияләнә: уп яшьләренә кадәр ул авылда үсә, аннан соң, яшь чагыннан эшкә өйрәтеп, үзе картайгач бөтен хуҗалыкны аңа тапшыру өчен, әтисе ел саен аны үзе белән бергә промыселга алып йөри башлый. Бу бик озак, Ломоносов 19 яшькә чыкканчы, шулай бара. Г. В. Плеханов диңгез сәяхәтләренә катнашу Ло Л '116 моносовка «олы җанлы үздәмлек» биргән, дип яза. «Тагын шулай дип уйларга да мөмкин, — дип дәвам итә Г. В. Плеханов, — әгәр дә Ломоносов Үзәк Россиянең нинди дә булса берәр алпавыт авылында туса, ул әтисе белән бояр утарыннан һәм бояр басуыннан ары чыгып йөри алмас һәм шуңа күрә, ул өеннән Мәскәүгә китү турында хыялланса да, Мәскәүгә бару аңар бик авыр яки хәтта мөмкин булмаслык бернәрсә булып тоелыр иде. Әгәр Ломоносов шулай да авылдан чыгып китсә, крепостнойлар балаларын мәктәпләргә алырга рөхсәт итми торган закон аның яктылыкка омтылуы юлында зур киртә булыр иде... Крепостной муенчагы тагылмаган Архангельск мужигы булуы, помор мужигы булуы Ломоносовка искиткеч зур ярдәм иткән». Бала чагында ук Ломоносов авылларында күршеләре Иван Шубныйдан укырга-язарга өйрәнә, ә соңыннан чиркәү дьячогыннан укып йөри. Кыш көннәрендә һәм промысел белән бәйле булмаган буш вакытларында Ломоносов төрле китаплар укый. 14 яшендә чагында Ломоносов авылдашларыннан дөньяви китаплар: Смотриц- кийның славян грамматикасын һәм 1703 елда Мәскәүдә Магницкийның «зирәклекне ярата торган рус балаларын һәм төрле дәрәҗәдәге һәм төрле яшьтәге кешеләрне укыту өчен» бастырып чыгарган арифметика дәреслеген табып ала. Магницкий дәреслегендә хәзерге мәгънәдә алганда арифметика гына түгел, бәлки геометрия, физика, география, астрономия һәм башка фәннәр буенча да башлангыч белем бирелә. Бер сүз белән генә әйткәндә, ул китап үзенә күрә рус телендәге беренче физика-математика энциклопедиясе була. Соңыннан Ломоносов бу ике китапны «үзенең галимлек капкалары» дип атый. Ломоносов бик авыр шартларда үсә. 1724 елда аның әтисе Василий Дорофеевич өченче тапкыр өйләнә. Үги ана Михаилның китап укып утыруын бер дә яратмый. Ломоносов бу турыда болай дип яза: «Әтием табигате буенча яхшы күңелле, ләкин бик падан булганга күрә, көнләшә торган, зәһәр үги анам, мине һаман да вакыт әрәм итеп китап укый дип әләкләп, аны ачуландырырга тырыша, шуңа күрә качып, яшеренеп укырга мәҗбүр булам һәм өшеп, ач йөри идем». Семьядагы бу изелү һәм «вакытны әрәм итеп китап укыган» өчен үги ананың һаман битәрләп торуыннан туйган Ломоносов өйдән китәргә кирәк дигән карарга килә. 1730 елның декабренда ул җәяүлән Ми ш а н и 11 ска я авылы и п а п Мәскәүгә китә. Мәскәүдә Ломоносов Сухарева б а ш п я с ы 11 д а гы м әктәпк-э арифметика укырга урнаша, ә аннан соң, үзен дворян малае дип алдап, Заиконоспасская славян-гре?;- латин академиясенә керә. Анда, бик авыр шартларда (аңа көненә ни барысы өч тиен бакыр акча бирәләр), ул 5 ел укый. Ломоносов бер хатында Академиядә үткән еллары турында бо- лай дип яза: «Жалованьем көненә өч тиен бакыр булганга күрә, бер тиенлек икмәк, бер тиенлек квас белән чикләнергә һәм калган бер тиенне кәгазь, аяк киеме һәм башка ихтыяҗларга тотарга туры килә, туенырга берни калмый иде. Мкн биш ел (1731 —1736) шулай яшәдем һәм фәннәрне ташламадым». Ломоносов шулай биш ел буе диэ кагыйдәләрен өйрәнә, ләкин дин хезмәтчесе булып китми. Фәннәргә искиткеч сәләтле булган Ломоносовны, Академиянең ия яхшы 12 шәкерте җөмләсендә, Петербург Фәннәр академиясе кар- ш ы н д а гы у и и в ер ситетка укырг а җибәрәләр һәм ул шунда сигез ан укый. Ломоносов университетта эксперименталь физиканы, чит ил телләрен өйрәнә һәм бик ныклап шигырь төзелеше проблемалары белән шөгыльләнә. 1736 елның ахырына инде ул шактый белемле кеше булып таныла. Белгечләргә ихтыяҗ һаман үсә 'бару сәбәпле, 1736 елның көзе ахырында Фәннәр академиясе Ломоносовны, Райзер һәм Виноградоз дигән ике студент белән бергә, (Виноградов соңыннан рус фарфорыи 117 иҗат итүче була) металлургияне һәм тау эшен өйрәнү өчен Германиягә җибәрә. Аларга «химия фәненә һәм тау эшенә мөнәсәбәте булган бар нәрсәне дә өйрәнергә, табигать тарихын, физика, география, тригонометрия, механика, гидра валика һәм гидротехниканы үзләштерергә» кушыла. Ломоносов хбиш ел диярлек чит илдә яши. Өч сл ул Маргбург университетында шул замандагы күренекле физик Христиан Вольф җитәкчелегендә укый. Вольф ул чорда Көнбатыш Европаның гыйльми даирәләрендә хөкем сөргән дөньяга метафизик карашның типик вәкиле була. Ф. Энгельс, «Табигать диалектикасы» дигән хезмәтендә, дөньяны -метафизик күзаллауны сыйфатлап, болан дип яза: «Без тикшерә торган чорның табигать өйрәнү фәне иң зур гомумиләштерүгә ирешә алган фикер — ул табигатьтә урнашкан тәртипләр максатка яраклы дигән фикер, Вольф- ның мәчеләр тычканнарны ашар өчен, ә тычканнар исә аларны мәчеләр ашар өчен яратылганнар, бөтен табигать исә алланың зирәклеген раслау өчен яратылган дип раслый торган бик тупас теология була». Табигать турындагы карашларында Вольф немец идеалист философы, математигы һәм табигать галиме Лейбницка иярә һәм табигатьтәге җисемнәр үзләренә бертөрле, аралык үлчәүләре булмаган кисәкләрдән — монадалардаи гыйбарәт дип саный. Заманының башка күп кенә галимнәре кебек, Вольф специфик «авырлыксыз сыекча» тарафдары була һәм җылылык үзе җисемнәрнең күзәнәкләрендә специфик җылы хасил итүче сыекча булудан килә дип уйлый. Вольфның хезмәтләрендә ул заманнардагы табигатьне өйрәнү фәнен тоткарлап тора торган күп кенә реакцион хорафатлар тулып ята. Ләкин үз чорының киң белемле кешесе булган Вольф бик яхшы остаз санала. Ломоносовка ул бик игътибар белән карый, бу " рус егетенең белем үзләштерүгә искиткеч сәләтле икәнлеген күрә. Вольф Ломоносовның фәннәр өйрәнүгә бик нигезле хәзерлекле булуын әйтә. 1739 елның июлендә Вольф болан дип яза: «Бик зирәк акыллы Михайло Ломоносов дигән яшь егет, Марг- бургка укырга килгәч, минем математика, философия буенча, аеруча физика буенча укыган лекцияләремә еш йөрде, һәм ул укуны бик яратты. Әгәр дә киләчәктә дә шундый ук тырышлык күрсәтсә, аның үз иленә кайткач файда китерәчәгенә шикләнмим, аңарга чын күңелдән шуны телим». Ломоносов үзе дә Вольфка зур хөрмәт белән карый һәм соңыннан аның «Воль- фан эксперименталь физикасы» дигән китабын рус z теленә тәрҗемә итә. Вольфта бик тырышып укыса да, Ломоносов остазының идеяләренә һәм карашларына сукыр килеш иярми. Киресенчә, принципиаль фәнни мәсьәләләрдә ул аңа каршы чыга һәм Вольф карашларыннан бик нык аерыла торган фикерләр әйтә. Студент чагында ук инде Ломоносов табигатьнең барлык күренешләрен аралык үлчәүләре булган материаль кисәкләрнең хәрәкәт итүе белән аңлатырга тырыша. Шушы атомистик юнәлеш соңыннан Ломоносов хезмәтләрендә даһи бер колач һәм куәт белән җәелеп үсә. Саксонияисң Фрейберг дигән шәһәрендә Ломоносов профессор Генкельдә бер ел буе бик тырышып металлургияне һәм тау эшен өйрәнә. Ләкин тиздән ул үзенең яңа остазыннан аерыла. Фл а гистон теориясенә нигез салган Сталинец шәкерте ҺӘхМ тарафдары булган Геккель фәндә реакцион позицияләрдә тора, «авырлыксыз материяләр» яши дигән карашын бик нык яклый. Ул табигатьне борынгыча — Аристотельчә күзаллауның урта гасыр схоластикасы белән бозылган карашларны, В. И- Ленин әйткәнчә, Аристотельдәге барлык җанлы нәрсәне үтергән һәм барлык үлек нәрсәне мәңгеләштергән карашларны яклый. Ломоносов Генкель турында болай дип яза: «Шул ук вакытта ул барлык акыллы философиягә түбәнсетеп карый иде, бервакыт, аның кушуы белән, мии 118 кимик күренешләрнең сәбәпләрен аның перипатетик концепты VII буенча түгел, бәлки механика Һәм гидростатика принциплары буенча эзли башлагач, ул миңа шунда ук сөйләвемнән туктарга кушты, һәм аңарга хас булган оятсызлык белән минем аңлатмаларымнан мыскыллап көләргә тотынды». 1740 елның маенда Ломоносов Маргбургка кайтып, Елизавета-Христина Цильхка өйләнә. Төрле маҗаралар белән Германия һәм Голландия буйлап йөреп чыкканнан соң, 1741 елда ул Россиягә, Петербургка кайта. Шул елдан башлап Ломоносов гомеренең соңгы көненә- чә Фәннәр академиясендә эшли. Монда аның даһи сәләтләре һәм киң кырлы һәм гадәттән тыш нәтиҗәле эшчәнлеге тулысыңча ачыла. 1725 елда Петр I нче указы белән оештырылган Фәннәр академиясе бу чорда эшчәнлеген җәелдерә башлый. Аның беренче академиклары чит ил кешеләре була. Алар арасында, Леонард’ Эйлер һәм Даниил Бернулли кебек зур галимнәр белән беррәттән, фәнгә, аеруча рус фәненә бернинди мөнәсәбәте дә булмаган бәндәләр дә очрый. Анда Эльзаста туып үскән Шумахер дигән бик чикле карашлы, надан бер чиновник рус фәненең үсешенә төрлечә киртәләр корырга тырыша. Академия өчен бик авыр булган менә шундый заманда, Шумахер- ның һәм башка кайбер немец чиновникларының каршылыкларын җимерә-вата, аңа Ломоносов килеп керә. Ломоносовның Академиядәге эшчәнлегенең беренче еллары реакцион академикларга һәм һәртөрле чиновникларга каршы каты көрәштә үтә. Академиядә төрле чиннар белән санашу һәм интригалар хөкем сөрә. Кызып китә торган кырыс табигатьле Ломоносов еш кына төрле җәнҗалларга кадәр барып җитә. Ләкии ул һәрвакыт эшчән һәм принципиаль була. «Оятсыз кыланганы, чиннарга ихтирам итмәве өчен» Ломоносовны ярты елдан артык арестта тоталар, жалованьесенең яртысын гына түлиләр, хәтта Академия җыелышы алдында гафу үтенеп чыгарга мәҗбүр итәләр. Крестьян сословиесеннән булуы VII Дөньяга Аристотель карашы. Ломоносовның хәлен тагын да катлауландыра. Ломоносов еш кына: «Затлы әфәнделәр яки пат- I шалар табыны янында шамакайланырга теләмәү түгел, бәлки алланың үзенең каршында да түбәнсенергә теләмим», ди. 1742 елда Ломоносов физика классы буенча адъюнкт булып эшли башлый. Өч елдан соң инде ул химия буенча рус академигы булыс таныла, һәм соңгы көненәчә ул , шуны үзенең төп эше саный. Шигырь язып юанам, Физика белән шөгыльләнәм, — ди Ломоносов. Чыннан да ул гаҗәп киң карашлы һәм киң әтрафлы галим була. Пушкин Ломо- носовны «беренче рус университеты» диюе белән бик хаклы. Химиядән тыш, Ломоносов физика, астрономия, география, геология, металлургия, тарих, әдәбият һәм башка фәннәр белән шөгыльләнә. Шунысы аеруча характерлы, ул бу фәннәрнең арасындагы чикләрне даһиларча үтеп чыга һәм теоретик фәннәрне практик фәннәр белән тыгыз бәйләп алып бара. Академиядә нык тамыр җәйгән Шумахер һәм аның акча туплау өчен генә Россиягә килгән төрле иярченнәре берөзлексез төрле мәкерле киртәләр корып торуга карамастан, Ломоносовның күп яклы даһилыгы балкый. Фәннәр академиясенә оялаган чиновникларның мәкерле явызлыкларына, чит ил кешеләре алдында тез чүгүгә, рус фәненең дәрәҗәсен кимсетүгә каршы Ломоносов чирек гасыр буе батырларча көрәшә. И нте р ес л арын ы ң кол а ч җитмәс киң булуы ягыннан Ломоносов кешелек дөньясы культурасы тарихында иң күренекле урыннарнын берсендә тора. Хәтта Леонардо да Винчи, Лейбниц, Франклин һәм Гете дә эшчәнлекләре ягыннан аңарга караганда күп таррак күләм кешеләре. Ломоносовның барлык энциклопедик эшчәнлеге гаҗәп дәрәҗәдә бөтен булуы белән танга калдыра. Хәзерге заман табигатен 119 «йрәнү фәне нигезендә аның даһи уйлары, идеяләре, ачышлары ята. Ломоносов моннан ике гасырдан элек әйтеп калдырган җисемнең һәм хәрәкәтнең саклануы идеясе, атомистика, җирнең һәм галәмнең үсеше идеясе — алар барысы да хәзерге заман физикасы, химиясе һәм геологиясенең төп идеяләре ‘булып торалар. Ломоносов рус әдәбиятын үстерүгә дә бик күп көч куя. 1755 елда ул Мәскәүдә беренче рус университетын оештыра. Хәзер Ломоносов исемен йөртә торган бу данлыклы университетта рус фәнен бөтен дөнья өчен әһәмиятле булган һәм рус халкын данлаган бөек рус мәгърифәтчеләренең һәм галимнәренең бөтен бер плеядасы тәрбияләнеп чыга. Бу университетта Фонвизин, Новиков, Радищев, Грибоедов, Чаадаев, Герцен, Огарев, Тургенев, Чехов, Бредихин, Грановский, Чебышев, Пирогов, Сеченов, Столетов, Умов, Тимирязев, Жуковский, Чаплыгин һәм башка бик күпләр белем ала. Мэс- кәү университетын тәмамлап чыккан һәм рус фәненә дан китергән бөек кешеләрнең барысын да эченә алудан күп ерак булган бу исемлек үзе генә дә Ломоносовның: Рус җире үз Платоннарыи, Зирәк акыл Невтоннарын Тудырырга сәләтле,— дигән алдан белдерүенең гаҗәп бер көч белән акланганын күрсәтеп тора. Ломоносовның иҗаты чыннан да гаҗәп киң әтрафлы. Төрле фән һәм художество интересларының Ломоносов иҗатында бер-берсе белән шундый төгәл ярашып, үрелеп баруына Көнбатыштагы замандашлары шаккаталар һәм Ломоносовның хезмәтләрен төрле-төрле кешеләрнең хезмәте дип уйлыйлар. Химия тарихын язган француз фәннәр тарихчысы Ф. Гефер, химик Ломоносовны искә алганда, аны «шул ук исемдәге бер шагыйрь белән бутарга ярамый» дип яза. Алда әйтеп үткәнемчә, Ломоносовның иҗат фикерләре, юнәлешләре ягыннан искиткеч күп төрле булганнары хәлдә, бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр. Академик С. И. Вавилов Ломоносов турында, «бөек рус энциклопедисты табигате буенча чынлыкта бик бөтен һәм монолит шәхес булган», ди. Заманының иң күренекле материалист философы Ломоносов өчен дөнья — ул хәрәкәттәге материя һәм бу материя аңарга хас законнар нигезендә яши һәм идарә ителә. Шуңа күрә дә Ломоносов бар нәрсәдә дә һәм һәрвакыт дөньяны дөньяның үзеннән килеп аңлатырга тырыша, һәртөрле «илаһи көчләр» турындагы уйдырмаларны кире кага. Фәнни танып-белү өчен беркайда да киртәләр юк, ди ул. Тою органнарының танып-белүен, тәҗрибәне ул кешелек акылының эшчәнлеген туендыручы нигез саный. «Ләкин, ди, Ломоносов, тәҗрибәне әйберләрнең тирән асылына үтеп керергә сәләтле теоретик фикерләүләр белән тулыландырырга кирәк». Ломоносов күренешләрнең тышкы формаларын билгеләп үтүдән узмаучы һәм табигатьне танып белү процессында теоретик фикерләрне куллануны инкарь итүче сукыр эм- перикларга бик каты каршы чыга. Әмма ул тәҗрибәнең бик зур әһәмияткә ия булуын аңлау һәм тану белән генә чикләнми, бәлки үзе дә бик оста экспериментатор, нечкә һәм кыю тәҗрибәче дә булып эш итә. Аның Васильевски островта 1748 елда ачылган химия лабораториясе заманында бердәнбер һәм үрнәк лаборатория була. Ломоносов шунда табигатьне тәҗрибә нигезендә өйрәнүгә нык нигез сала. Даһи Ломоносов фәндә күп нәрсәне алдан күрә. Ул үзенең философик карашларында үз заманы материализмының метафизик чикләнгәнлеген җиңә бара. Аның табигатьнең һәм аерым алганда җирнең үсеше турындагы теориясе, материянең һәм хәрәкәтнең саклану законнарының бердәмлеге һәм берберсеннән аерылмаслыгы идеясе шуны бик ачык раслыйлар. Актив һәм сугышчан материалист Ломоносов Лейбницның идеалистик философиясенә каршы, аның 120 аралык үлчәүләре булмаган, материаль булмаган нәрсәләр— мона- далар турындагы өйрәтүенә каршы көрәшә. Ул Ньютонга иярүчеләрнең «ерактан торып хәрәкәт итү» дигән мистик карашларын кире кага. Ломоносовның материализмы дини хорафатларга турыдан-туры каршы юнәлгән. Ломоносов рус культурасы тарихына чиркәү әһелләренә каршы бик үткер чыгышлар авторы булып .кергән галим. Аның «Сакалга гимн» дигән әсәре алдынгы рус фикеренең реакцион көчләргә каршы көрәше тарихында иң кыю эпизодларның берсе. Ломоносовның табигать фәне буенча язган барлык гыйльми хезмәтләре математика идеяләренә нигезләнә. Аның җисемнең һәм хәрәкәтнең саклануы, атомистика һәм дөнья төзелешенең үсеше идеяләре физика, химия, астрономия һәм геология буенча эшләгән барлык хезмәтләрендә кызыл җеп булып үтә. Җисемнең һәм хәрәкәтнең саклануы идеясен Ломоносов 1741—1746 еллардагы хезмәтләрендә үк күтәреп чыга. 1748 елда Ломоносов Л. Эйлерга болай дип яза: «Табигатьтәге барлык үзгәрешләр шуннан гыйбарәт: бер җисемнән берәр нәрсә күпме күләмдә алынса, ул шул ук күләмдә икенче җисемгә кушыла. Шулай, әгәр берәр җирдә материя бер күләмдә кимесә, икенче урында шулкадәр арта, берәр кеше вакытының бер өлешендә уяу булса, шул кадәресен йокысыз үткәрә. Гомум табигатьнең бу законы хәрәкәт тәртипләренә дә кагыла: чөнки үз көче белән икенче җисемне хәрәкәтләндерә торган бер җисем үзе икенче җисемгә хәрәкәтләнү өчен бирә торган күләмдә үк хәрәкәт көчен җуя». Җисемнең саклануы законы бик хаклы рәвештә Ломоносов законы дип йөртелә. Ул бу законны, химик реакциягә кадәр һәм химик реакциядән соң җисемне үлчәп карап, эксперименталь рәвештә раслый. Бу турыда Ломоносов: «Тыштан һава үткәрмичә яндырылган металлның авырлыгы элекке күләмендә кала», ди. Хәрәкәтнең саклануы турында Ломоносов әйткән положение аннан со$ йөз ел үткәч энергиянең саклану»: законы дигән конкрет формала раслана. Шулай итеп, хәзерге заман табигать фәне, бигрәк тә хи. миясе һәм физикасы фундаментында ята торган материя белән хәрәкәтнең саклануы гомуми законын ачуда беренчелек Ломоносов кулында булып чыга. Ломоносов газларның дсинетик теориясен, шулай ук җылылык теориясен беренче башлап нигезли, материянең атом- молекуляр төзелешен аңлата торган химик атомистикага нигез сала. Ул «корпускуллар» (молекула- ’ лар) үтә вак кисәкчәләрдән — «элементлардан» (атомнардан) гыйбарәт, ди. «Элементлары төрлечә булганда, — дип яза Ломоносов, — һәм төрлечә яки төрле санда кушылганда, «корпускуллар» төрле булалар; җисемнәрнең чиксез күп төрлелеге шуннан килә». 1752 елда Ломоносов хәзерге заман фәне башлангычына — физик теорияләрне һәм тикшеренү мето дл ары и химик проблемаларны хәл итү белән бәйли торган физик химиянең башлангычына нигез сала. Җисемнәрнең физик хәлләрен өйрәнү өчен ул күп кенә оригиналь приборлар ясый: алардан. мәсәлән, җисемнәрнең үзле булып торуын билгеләүче вискозиметрии, җисемнәрнең катылыгын үлчәү приборын, түбән һәм югары басымнарда җисемнәрне тикшерү казанын, югары температураларны үлчи: торган пирометрны һ. б. һ. б. күрсәтергә мөмкин. Тау металлургиясен үстерүгә Ломоносов бик зур көч куя. Ул 1763 елда «Металлургиянең беренче нигезләре» дигән технология трактатын яза. Геология өлкәсендә Ломоносов беренче буларак Россиянең җир байлыкларын файдалану кирәклеген әйтә һәм аларны ныклап өйрәнә башлый. Ул: «Россия җирләрендә һәртөрле минераллар күп булуында шикләнмәскә, бәлки аларны тие- ! шенчә белеп һәм тырышып файда1 ланырга кирәк», ди. «Җир катлау- 121 лары турында», дигән мәкаләсендә Ломоносов болан ди: «Җирдә без .хәзер күрә торган җисемнәр һәм бөтен дөнья үзләре оешкан көннәреннән үк хәзерге хәлләрендә булмаганнар, бәлки, тарих -һәм борынгы география күрсәткәнчә, хәзер җир өстендә кичерелә торган һәм безнең гасырларда була килгән бөек үзгәрешләргә очрый барганнар... Күп кенә кешеләр, без күрә торган барлык нәрсә дә — таулар, яланнар һәм сулар гына •түгел, хәтта төрле минераллар да дөнья белән бергә яралганнар, шуңа күрә аларның эчке үзенчәлекләрен һәм бер-берсеннән аерылып торулары сәбәпләрен тикшерүнең кирәге юк, дип ялгышалар. Андый акыллы башларга алла шулай яраткан дигән өч сүзне ятлау җитә булып тоелса да, шундый җавап бирү белән чикләнгәндә философ булу җиңел тоелса да, андый фикерләр барлык фәннәрнең үсүенә, димәк, Җир шары табигатен өйрәнүгә, аеруча руда эшләре осталыгына бик зур зарар китерәләр...» Бу өзекнең соңгы җөмләсе Ломоносов өчен аеруча характерлы. Ул җөмлә дингә каршы юнәлтелгән һәм шул ук вакытта геология фәненең принципиаль проблемаларын хәл итүнең практик әһәмиятен аермачык күрсәтә. Ломоносов бөтён гомере буе Россиянең географиясен өйрәнә. «Төньяк диңгезләре буйлап төрле сәяхәтләрнең кыскача язмасы һәм Себер океаны белән Көнчыгыш Һиндстанга килеп чыгу» (1763) дигән хезмәтендә Ломоносов күп кенә географик һәм океанографии проблемаларны күтәрә һәм Төньяк диңгезе буйлап йөзү идеясен нигезли. Кырыс табигать бер дә юкка Бездән шулай яшерен тота Көнчыгышка бару юлларын. Күрә минем сизгер күзләрем: Рус Колумбысыиың ашыгып йөргәнен Арасында салкын бозларның, — ди ул. Ломоносов Арктика экспедицияләрен оештыру идеясен яклый, ләкин ул батыр уйлар крепостной Россия өчен генә түгел, бәлки буржуаз Россия өчен дә һич .мөмкин булмас нәрсә була. Ломоносовның: Рус Колумблары, язмышка буйсынмыйча, у Көнчыгышка юл ачарлар бозлар аша, һәм куып җитәрбез Америка илен, — дигән кыю хыялын Совет иле генә тормышка ашырды. Ломоносовның атмосфера элсктричествосы теориясе буенча ясаган тикшеренүләренең әһәмияте аеруча зур. Ул Төньяк балкышының табигатендә электр ятканын әйтә. Шуваловка язган «Пыяланың файдасы турында» дигән хатында Ломоносов электр очкыны белән яшеннең бер-берсенә охшашлыгы һәм яшен кайтаргыч ярдәмендә яшен сугудан котылып булу турында сөйли. Ломоносовның оптика өлкәсендәге хезмәтләре дә күренекле урында торалар. Ул «сыек материямнең чагылдыру күрсәткечен өйрәнү өчен рефрактометр дигән прибор, төрле уры н и а р н ы гор изоита л ь күзәтү өчен горизонтоскоп дигән прибор, ягъни перископ ясый. Караңгы төшкәч һәм төнлә кыяларны һәм корабларны аермачык күреп була торган «төнлә күрсәтә торган торба» Ломоносовның инструменталь оптика өлкәсендәге иң зур уйлап чыгаруларының берсе. Ломоносов инглиз галиме Гершельдән күп элек яктылыкны чагылдыра торган көзгеле телескоп ясый. Ломоносовның астрономия өлкәсендәге хезмәтләре бик әһәмиятле.. Ул Венера планетасында атмосфера барлыгын ача һәм, чиркәү өйрәтүенә каршы килеп, башка планеталарда да тормыш булуы мөмкин дип раслый. Ломоносов астрономиядә гелиоцептрик теорияне, дөньяларның күплеген һәм галәмнең иксез-чиксез булуын яклый. Ломоносов рус поэзиясен үстергән зур шагыйрь дә. Табигать фәннәре буенча гаҗәп тирән һәм кыю идеяләр үстерүе, Ватанга патриотик мәхәббәте Ломоносовның поэзиясен үлемсез итте. «Безнең әдәбиятыбыз Ломоносовтан башлана», — ди В. Г. Белинский. Ломоносовның «Хотипның алынуына ода» дигән беренче зур 122 шигырен Белинский хәзерге заман рус поэзиясенең башлангычы саный. Бу одада Ломоносов рус халкына дан җырлый, аны бөтен асылы белән характерлый, халыклар өчен тынычлыкның бөек әһәмиятен күрсәтә. В. К. Тредьяковский белән М. В. Ломоносовка кадәр рус поэзиясендә шигырь төзелешендә силлабик дигән, ягъни шигырь юлларында бары тик иҗекләрнең саны тигез булуын гына таләп иткән һәм иҗекләрнең периодик кабатлануын сорамаган система кулланыла. Тредьяковский басымнар периодик рәвештә кабатлана торган системаны — тоник системаны кертү фикерен күтәрә. Ә даһи поэтик әсәрләр иҗат иткән Ломоносов яңа төрле шигырь төзелешенең җиңүенә китерә. Ломоносов тоник шигырь төзелешен ныклап урнаштыра һәм шигырь төзелеше теориясендә Тредьяковскийдан күп алга китә. Ломоносов болай дип яза: «Рус шигырьләрен телебезнең табигый үзенчәлеге нигезендә язарга кирәк, аңарга хас булмаган нәрсәләрне икенче телләрдән тартып кертергә ярамый». Ломоносов әдәби жанрларның берсе булган оданы бик нык үстерә. Ул шул ук вакытта тел буенча да бик тырышып эшли, рус грамматикасына төпле нигез сала һәм, схоластика белән тулган, үле грамматика урынына, Ломоносовның тырышлыгы нәтиҗәсендә, җанлы рус теленә нигезләнгән яңа грамматика төзелә. Рус телендәге чиркәү китаплары турында фикер йөрткәндә, Ломоносов өч штиль: югары, урта һәм түбән штиль теориясен бирә. Ул штильнең сафлыгы иң элек «грамматика кагыйдәләрен тырышып өйрәнү юлы белән ирешелә» торган «телләрне төпле белүгә» бәйләнгән дигән фикерне әйтә. Шулай итеп, аңарда «Россия грамматикасы»н төзү идеясе туа. Менә шул, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, «искиткеч гүзәл, бөек эшкә» Ломоносов берничә ел гомерен багышлый. Бу китапның сүз башында Ломоносов болай яза: «Рим императоры Карл Бишенче, испан телендә алла белән, француз телендә дуслар белән, немец телендә дошманнар белән, итальян телендә хатын-кызлар белән сөйләшү килешә, ди торган булган. Әгәр Карл Бишенче рус телен яхшы белсә, әлбәттә, рус телендә һәркем өчен дә сөйләшү килешә дип өстәгән булыр иде. Чөнки рус телендә испан теленең матурлыгын, француз теленең җанлылыгын, немец теленең катылыгын, итальян теленең нәфислеген, шулар өстенә тагын грек һәм латин телләренең сурәтләүдәге байлыгын һәм җыйнаклыгын күрер иде». Ломоносовның бөтен иҗаты, анын табигать фәннәре буенча гыйльми диссертацияләре, одалары, шигъри памфлетлары, иҗтимагый-экономкк уйлары, филология һәм тарих буенча язган хезмәтләре тирән патриотизм һәм рус халкына мәхәббәт белән сугарылган. Үзенең тарихи хезмәтләрендә Ломоносов рус дәүләтен янәсе норманнар белән скандинавлар төзегән дип расларга азапланган Байер һәм Миллернын норманистик уйдырмаларына каршы чыга. Ломоносов Россиянең килеп чыгу проблемасын һәм аның борынга тарихының төп мәсьәләләрен бик җентекләп өйрәнә. ЛОМОНОСОВНЫЕ «Борынгы Россия империясе» ДЕ- гән хезмәтендә славяннарның Европада бик борынгы заманнардан да ук яшәүләре исбат ителә, һәм прогрессив историографиянең бөтен үсеше бу фикерне раслый. Ломоносовның дөньяга карашындагы тугай халыкка мәхәббәт дәүләтләр арасында тынычлыкны яклау белән тыгыз бәйләнгән. «Тами- ра һәм Сәлим» дигән трагедиясендә Ломоносов басып алу сугышларына алып барган комсызлык интересларын фаш итеп: Байлык, хакимлекнең туймас комсызлыга Нинди чиккә җиткердең син кешелек затын? Йөрәкләрдә күпме ярсу уятмадың? Өстебезгә никадәр явызлык аттың? Көнчелек һәм мәкер синең белән үсте, Синең белән бергә туды сугыш — ялкын’ — ДИ. Илне дошман һөҗүменнән саклау — изге эш. Ломоносов чит илләрдән килгән илбасарларны рус коралы җиңеп чыгуга илһамлы шигъри юлларын багышлый. М. В. Ломоносов 1765 елда 54 яшендә үлә. Ул Ленинградта, Александр Невский Лаврасы каберлегенә күмелгән. Ленин шәһәре материалистик табигать фәненә нигез салган бөек галимнең һәм шагыйрьнең каберен тирән хөрмәт белән саклый. Бөек революцион демократ әдип Виссарион Григорьевич Белинский Ломоносовны бик кыска, ләкин га- хәп тапкыр сыйфатлый. Аны Төньяк балкышы белән чагыштырып, ул <Боз диңгезе ярлары буенда, Төньяк балкышыдай, Ломоносов балкып үтте. Ул сокландыргыч һәм гаҗәп матур күренеш булды. Ул һәрбер хәлдә һәм һәрбер климатта кешенең кеше булганын, даһиның дошман язмыш каршы куйган барлык киртәләрне дә җимереп тантана итә алганын һәм, ниһаять, рус кешесенең Европаның теләсә кайсы кешесеннән бер дә ким булмаган дәрәҗәдә •һәртөрле бөек һәм гүзәл нәрсәгә сәләтле икәнен раслады», ди. Мин үзем Ломоносовны балачагымнан ук якты белемгә юл күрсәтүче зур йолдыз итеп санап киләм. Әле ун яшьлек малай чагымда, укый-язарга өйрәнгәч, мин Некрасов шигырьләреннән түбәндәге юлларны кабатларга ярата идем. Яланаяк, тән дә шакшы, Чак кына өртелгән ул... Оялма син! Ярар, ансы! Данлыларның юлы шул. Китап күрәм капчыгыңда. Син укырга барасың... Беләм: тоткандыр улына Атаң актык акчасын!.. Син белерсең укый торгач: Бер мужик Архангельдән, Тырышкач, алла боергач, Данлы һәм бөек булган. Сәләтле һәм чын-чыннан талантлы разночинец интеллигенцияне булдыруда менә шушы Архангель мужигы инициатива ролен уйнаган зур фактор булган диясем килә минем. Үткән заманнарның бөек эшлеклеләрен, эксплуатация хакимлек иткән коточкыч авыр шартларда да һичкайчан нурлары сүнми торган гыйльми хезмәтләр һәм художество әсәрләре тудырган алдынгы һәм гүзәл фикер ияләрен совет халкы ярата һәм тирән ихтирам белән искә ала. Кешелек дөньясының иң кыю акыл ияләренең һәм иң олы җанлы йөрәкләренең өметләре тормышка ашкан социализм һәм коммунизм төзү эпохасы галимнәре рус фәненә нигез салган беренче рус академигы Михаил Васильевич Ломоносовның иҗатына таянып эшлиләр, аның бөек казанышларын уңыш белән тагын да үстерәләр.