Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ

Сәйфи Кудашны бездә белмәгән кеше юк дияргә була. Татарстанда да аның шигырьләрен инде бик күп еллардан бирле яратып укыйлар. Гафури һәм Тукай тормышын яктырткан тарихи повесть та (ул русча «Навстречу весне» исеме белән берничә тапкыр басылды) укучыларга күптән таныш. Татар һәм башкорт халыкларының әдәбият, сәнгать эшлекле- ләренең хезмәтләрен чагылдыруга багышланган «Хәтердә калган минутлар» китабы исә бик кыска вакыт эчендә популярлык казанды. Сәйфи Кудашның әдәбипублпци- стик мәкаләләре дә үзенең яратып укучыларын таба. Ул—киң колачлы һәм тынгысыз шагыйрь — язучы. Ул — иҗат эшләре белән бергә актив җәмәгать эшлеклесе дә. Сәйфи Кудаш берничә тапкыр инде Башкортстан АССР Верховный Советы депутаты итеп сайланды. Ул язучылар оешмасында актив эш алып бара. Күпме яшь талант аның өлкән агаларча яр- дәм-киңәшен күрмәгән! Сәйфи Кудаш кырык биш ел буе башкорт халкының культурасы чәчәк атсын өчен тир түгеп, җиң сызганып хезмәт итә. Ул һаман ялкынлы иҗат эшендә. Үз сүзләре аңа бик ятышып торалар: Тик тормаска, алҗымаска күнектем,— Мәңгелеккә туган егет кебекмен!.. Сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле ул башкорт язучылары белән бергә Казанда үткәрелгән әдәби атналыкка килә алмады. Ләкин Сәйфи Кудаш шул зур культура бәйрәменнән читтә калырга, ерактан гына күзәтеп торырга теләми. Ул башкорт әдәбияты атналыгына үзенең яңа җыентыгын җибәрә. Анда аның соңгы ике-өч ел VIII Сәйфи Кудаш, «Япрактар койолган- да», шигырьләр. Башкортстан китап нәшрияты, Уфа, 1960 сл, 222 бит, 28 тиен. эчендә язылган 124 шигыре тупланган. Башкортстан китап нәшрияты чыгарган бу җыентык «Яфраклар коелганда» VIII дип атала һәм мин аны игътибар белән укып чыктым. Аны укырга, бердән, җыентыкның исеме мәҗбүр йтә, ул нәрсәгәдер ишарә ясый кебек, аңардан ниндидер бор моңсулык бөркелә кебек. Икенчедән, шагыйрь туплаган шигырьләрнең даталары бик яңа; алар элекке җыентыклардан гына күчеп утырмаганнар. Җыентыктагы шигырьләр арасында озыннары, күп сүзлеләре бар, элекке җыентыкларда җырланган мотивлар да кабатланган кебек була. Ләкин 124 шигырьдән, әйтик, дүртесе ошамаса, 120 шигырь кала бит әле. Тагын егермесе ошамаса— 100 бар! Ә 100 шигырь әдәбиятта ул бик зур хәзинә! Тынса янудан шагыйрьнең йөрәге, Китсә ташлап аны илһам шаукымы; Бу инде — өнсез калуның билгесе, һәм каплавы аны кабер салкыны... Сәйфи Кудаш «язып бетерүдән» курка, ягъни йөрәге шагыйрәнә тибүдән туктамаса иде дип борчыла. Иҗат кешесе өчен бу бик табигый борчылу, чөнки аның тормышы — иҗат, яну, яңа биеклекләргә омтылу. Ара-тирә аның хәзерге шигырьләрендә «картлык авазлары» да яңгырап китә. С 15Q Түкте чәчәкләрен көзге җиргә Гомер бакчасының гөлләре... («Уңыш җыйганда») Бәлки калыр минем өстәлемдә Очланып бетмәгән җырларым. (сБәлки калыр...») кебек юллар җыентыкның символик исемен китереп чыгарганнардыр кебек тоела. Ләкин 67 яшьлек шагыйрьнең җыентыгында, бездәге кайбер яшь шагыйрьләрнең яшьлекне сагынып җырлаган һәм җы- лаган мотивлары бөтенләй ишетелми! Аның моңсулыгында эшкә, иҗатка сусаган көр авазлар яңгырый. «Яфраклар коелганда». Димәк, шагыйрь үзенең иҗат көзенә ишарә ясый. Көз көне чәчәкләр шиңә, яфраклар саргая, алар язгы яшеллекләрен югалта башлыйлар... Әйтәсе дә түгел, яз матур, чәчәкләрдән хуш исләр бөркелеп тора. Ләкин көз — ул үзенә башка бер матурлык, үзенә бер хозурлык, ул- туклык, җитлегү, шигъри байлык. Чыннан да көз көне яфраклар сары төс белән генә уйнамыйлар, барлык төсләр, барлык бизәкләр хәрәкәткә килә, табигать бөтен матурлыгы белән балкый, купшылана. Сәйфи Кудашның бу җыентыгын укып чыккач, иң элек әнә шул уй туа: шагыйрьнең шигъри көзе буяуларга бай! Кеше, олыгайгач, прозага күчә диләр, чөнки шигырь ул күбесенчә яшьләргә хас жанр, анда тыелгысыз дәрт, баш әйләндергеч мәхәббәт, ашкыну, яну, өметләнү, алдану хисләре һ. б. Ә чын шагыйрь картаямы соң? Әллә картлыкның үзенә хас моң дәрьясы бармы? Әйе, бар. Сәйфи Кудаш тагын бер тапкыр шагыйрь «күңелендә кыш булмый да, кар яумый» (Г. Тукай) дигән фикерне раслады. Шигырь — ул ташкын мәхәббәт хисләре генә түгел, ул кешенең тормыш тәҗрибәсе белән чыныккан фәлсәфи фикерләре дә, шул фикерләрнең гаҗәп җыйнак һәм гади калыпка салынып тыгызлануы ла. Шигырь — ул кешене канатландыра торган, эшчәнлегенэ юнәлеш бирә торган корал да. Монда яшьләрчә ашкыну гына түгел, бәлки поэтик энҗеләрне күбрәк калдырырга тырышып ярсу өстенлек ала. Сәйфи Кудаш та мөмкин кадәр күбрәк әйтергә тырыша, яза башлаган шигырем ярты юлда калмаса иде, дип пошына,, чөнки аның тормыш тәҗрибәсе зур, хисләре тирән, фикерләре күп. Шагыйрь тормыш үзе өйрәткән сабакны йомгаклап әйтергә, нәтиҗә чыгарып өлгерергә ашыга. Бу яктан аның дүрт-биш юллы шигырьләре бик характерлы һәм тирән мәгънәле, афористик язылганнар. Менә, мәсәлән, «Гомер һәм бурыч» исемле биш юллык шигырь: Булмаса да чиге эшенең, Чикле әле гомере кешенең. Шул чикле гомернең эчендә Ул тиеш халкына бирергә — Калдырмый барлыгын көченең!.. Mo 11 д ы й шигырьләр җы е i IT Ы кта бик күп һәм аларны бер тапкыр укып кына үтеп булмый, алар тагын әйләнеп карарга, күңелгә ятларга мәҗбүр итәләр. Сәйфи Кудаш җыентыгының тагын бер әһәмиятле ягын күрсәтәсе килә: шагыйрь бүгенге көн тормышы белән яши, бүгенге тойгылар белән яна. Тышта шаулап хезмәт кайный, һәм тормыш тора гөрләп. Шул тормыш эчендә илһам Шагыйрьне йөри эзләп... Шагыйрь үзе шул иҗади хезмәт белән кайнап, ташып торган тормыштан илһам ала, ул диңгез батырларын да җырлый, колхоз кырларында ярышучыларны да шигъри кочагына ала, төзүчеләрне дә, пи-, теллигентларны да күрә белә. Ә шигъри кочагы аның бик киң җәелгән, дусларга ул җылы бөркеп тора, дошманнарга нәфрәт утлары сибә. Ул әрәмтамакларны, ялагай һәм көнчеләрне камчылый (көнче образы аңарда кабатлана: күрәсеп. андый кешеләр шагыйрьнең канына тоз салмый калмаганнар...) Шагыйрь үзенең туган Башкортстапы белән генә дә чикләнеп калмый. Анда Украина да, Вьетнам да, Тын океан да җырлана. Ул үзенең кардәшлек җепләрен бик күп тармак ларга суза. Җыентыкта эмоциональ язылган, эчкерсез шигырьләр татар шагыйре М^са Җәлилгә, Хәсән Туфанга, украин халкы шагыйре П. Тычииага, башкорт шагыйре Мостай Кәримгә, үзбәк шагыйре Камил Яшенгә һ. б. язучыларга, актерларга багышланганнар. Алар альбом шигырьләре генә түгелләр. Мәсәлән, «Бер яфрак» дигән шигырь Мостай Кәримгә багышланган. М. Кәримнең Вьетнамнан хат белән бер яфрак җибәрүен шигъри сөйләгәннән соң, Сәйфи Кудаш халыкара темаларны кузгата: Мин укыдым шул алтын яфрактан Язмышын Вьетнам халкының. Азат булгач колонизаторлардан Илдә бәхет таңы балкуын. Туган илгә, партиягә багышланган, Башкортстанның Россиягә ирекле рәвештә кушылуына дүрт йөз ел тулу уңае белән язылган шигырьләрдә шагыйрьнең тирәннән дулкынлануы, партиягә, бөек рус халкына һәм башка тугандаш халыкларга кайнар ихтирамы нык сизелә. Бу, әлбәттә, табигый. Катлаулы тормыш кичергән, озын юл узган шагыйрь искелекнең караңгы җәтмәләреннән котылу өчен күп көрәшкән. Күпме кер һәм тузан кунган булса Чүбек белән сырган бишмәткә, Шул чаклы иде безнең җилкәдә дә Искелектән килгән «хикмәтләр» — («Бәйрәм көткәндә») Ә хәзер Ленин юлы белән барган СССР халыкларына карап ничек горурланмасын! Алга баксаң, мәһабәт киләчәк — Коммунизм балкып утыра! Шигырьләрнең үз авазы, үз моңы бар, ләкин бу җыентыкның уртак пафосы — хезмәт, дәртлелек. Алар тәҗрибәле шагыйрьнең коммунизм төзелешендә үз урынын нык аңлап иҗат итүе турында, бүгенге көн күтәренкелеге белән яшәве турында сөйлиләр: Шыңгырдатып йөрәгемнең җырларын, Чиртәм һаман сүнмәс дәртнең кылларын, Җырлыйсым килә хезмәтнең моңнарын Тнрләп-пешеп үзебез төзегән дөньяның! Бу җыентык Сәйфи Кудашпыц йөрәк каны кайнарлыгын сиздереп тора, бу бит чынлап та көз матурлыгы. Шагыйрьнең шигъри яфраклары саргаймаган, алар яшь рухлы, дәртле һәм йөрәк нурлары белән балкыйлар. Без аңа озын гомер, тагын да яңа иҗади уңышлар телик, алдагы очрашуларда аның яңа шигырьләрен үз авызыннан ишетәсебез килгәнен белдерик!