Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТКӘЙНЕҢ СОҢГЫ АДРЕСЫ

Таң беленә... Яна туачак көн Зәңгәр җилкән булып тирбәлә. Тәрәзәдә уйный кояш нуры, Ак пәрдәләр сарыла иңнәргә. Өстәлдәге хатлар, кулъязмалар Кыйгач юллар белән язылган... . Бала көлүе, җыр һәм салмак моңнар Агып керә урам ягыннан. Кул бирешү, аяк тавышлары Яна ямьнәр өеш тормышка. Шатлык белән туган һәрбер иртә Шулай каршы чыга сугышка. ртәнге урамнар искиткеч саф. Икмәк кибете яныннан үткәндә, яңа пешкән ипи исе борынны кытыклый. Таң алдыннан төшкән томан арасына яшеренгән серле тынлыкны бозып, трамвайлар чылтырап уза. Киң һәм матур тротуарлар кырында сизгер күгәрченнәр төркеме йөри. Үзәк почтамтта типография буявы исе аңкый. Хат ташучылар үзләренә тиешле газеталарны бүлешәләр. Алар- ның күн сумкалары калыная, авырая. Кешеләр иртән газеталар укыйлар. «Корал белән кизәнү дәвам итә»... «Сугыш чукмарларының агрессив планнары фаш ителә»... «Атомга табынучылар заговоры»... Газеталарның соңгы битләрендә әледән-әле басыла торган мәкаләләрнең исемнәре кешеләрнең хәтерләрен яңарта, күңелләрен яралый. ...Кечкенә малай туп чөеп уйный. Ул, башын югары күтәрә дә, бар дөньясын онытып, рәхәтләнеп көлә. Аңа әле биш яшьтән дә артык түгел, ул бик-бик бәхетле. Зур бакча уртасында малай кеп-кечкенә килеш басып тора һәм бертуктаусыз елмая. Аның күзләрендә күкнең зәңгәрлеге чагыла. Малай өй түбәсе артыннан күтәрелеп килгән зур шарга — кояшка карап гаҗәпләнә. Ә кояш түгәрәк апельсинга охшый. Хәзер кояш, түбә калаеның үткен кырыена эләгеп, урталайга киселер дә баллы су булып ага башлар кебек. Малайның апельсин ашыйсы бик килә, ул иреннәрен ялап куя. Уенчык тубын култык астына кыстырып, ул өйләренә йөгерә. Ишекне киереп ача һәм әнисенә кычкыра: «Әни, минем апельсин ашыйсым килә!» Ләкин әнисе аңа карамый. Ул, башын иеп, өстәл янында утыра. Аннан соң, күзен ала алмыйча, озак итеп улына карый һәм кулын анын иңенә куя: — Улым, сугыш башланган... Малай, әле бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап җитмәсә дә, сугышның бик куркыныч нәрсә икәнлеген 'сизенә. Стенада кара репродуктор эленеп тора. Ул да кинәт куркыныч нәрсә булып күренә башлый. Репродуктор да сугыш турында сөйли. Кичен әтисе өстенә соры шинель, аякларына күн итекләр киеп, биленә иңле каеш буып кайта. И 153 Әтисенең чәче тап-такыр итеп кырылган. йөзе озыная төшкән һәм кырысланган. Ул ишекле-түрле атлап йөри, маңгаенда тир бөртекләре ялтырый. Ул һәрвакыт ягымлы иде, ә бүген, һич көтмәгәндә, аның тешләре кысылган. Менә ул малайның әнисе янына килә, йомшак кына үпкәннән соң, аңа берничә җылы сүз әйтә. Әнисе акрын гына көлә, ләкин аның көлүендә ниндидер кайгы авазы ишетелә. Малайны йокларга яткыралар. Аңа бүре һәм төлке турында әкият сөйлиләр. Ләкин әкият тыңлаганнан соң малайның йокысы кача һәм ул юри йоклаганга салынып, күзләрен йомып тын гына ята. Ул әтисе белән әнисенең сөйләшкәнен тыңлый. — Сиңа бронь бирелгән бит. Сине саклап калырга тырышалар, ишетәсеңме? — Юк, мин кала алмыйм. Минем моңа хакым юк. һәм син дә сакларга тырышма мине. Малай аларның сүзен ишетә һәм күрә: әнисенең башы әтисе күкрәгендә. Әтисе тәмәке кабыза. Тәмәке төтене әнисенең чәчләре аша түшәмгә сузыла. Ишек алдында эт өрә. — Әнә эт улый. — Җитәр, ташла. Шулай куркак булырга ярыймени? Балаларны тәрбияләп үстер һәм кулъязмаларны сакла. Без әле бик әйбәт әсәрләр иҗат итәрбез... — Бәлки калырсың. Соңрак, бер елдан соң барыр идең. — Я, җитәр, ул хакта сөйләшмик... Малай, әтием урынында булсам, мин дә шулай эшләр идем дип уйлый. Бары тик тизрәк итек һәм шинель киеп, ишек алдын хәзер үк әйләнеп чыгасы иде, күрсеннәр иде аның да хәрби кеше икәнлеген! ...Малай вокзалга әтисенең иңнәрендә килде. Тирә-юньдә кешеләр әрлебирле йөри. Ә ерактарак, ут яктысы тоныклана төшкән урында, озын эшелон тора. — Килеп җиттек,— ди малайның әтисе, авыр көрсенеп. Ул малайны перронга бастыра. Олы яшьтәге хәрбиләр арасында малай бөтенләй кечкенә булып кала. Аны яңадан курку биләп ала. Ул әтисенең аягыннан коча һәм мышык-мышык еларга тотына. — Я, нәрсә сип... Нәрсә?— Тырнарга әзер торган төкләр үскән иякләр баланың яшь белән чыланган бите буйлап шуыша.— Мин кайтырмын. Без кораблар ясарбыз һәм кояшка йөзәрбез. Аның бер кисәген сындырып, өйгә алып кайтырбыз һәм әниеңә бүләк итәрбез. Ярыймы? Малай, ярый, дип җавап кайтара. Кояшның бер кисәген сыйдырып алу нинди кызык булачак! — Син әниеңне сакларга тиешсең. Елама, син бит ир кеше. Ә ир кешеләр еламый. Вокзал шау килә, бу шау-шу эчендә төн куркыныч һәм чиксез булып тоела. Биеккә күтәрелгән ут баганасы сүнеп барган учактагы күмерләр шикелле җемелдәүче йолдызларга тоташа. ...Сугыш... Малай аңлый: сугыш ул — әнисенең яше кипкән күзләре, аның өстенә кигән һәм дарулар исе сеңгән ак халат, дикторның кырыс тавышы: «Совет информбюросыннан...» Сугыш ул — вәгъдәләргә һәрвакыт юмарт хат ташучы, матрац астына яшерелеп куелган тутыккан уенчык наган. ...Зәңгәр күк астында йомшак, кояшлы җәй. Җир иркен һәм киң күкрәк белән сулый. Татар авылы Шөгсрдән ерак булмаган Бакирово курорты. Малай балык тота һәм авыр яралылар янына барып йөри. Ул тиздән сугыш бетәргә һәм әтисенең өйгә кайтырга тиешлеге турындагы сүзләрне тынлый. Кич белән һич көтмәгәндә бүлмәгә апасы йөгереп керә һәм аваз сала: «Тизрәк! Тизрәк! Пошын айга карап тора». Малай ындыр артына йөгереп чыга. Борынга юеш болын һавасы бәрелә. Күк үзенең күп санлы вак йолдызлары белән күз кыса. Тулган ай тау артына төшеп бара. Тау өстендә сизгер пошый басып тора. Аның мөгезенә, гүя, йолдыз төшеп кадалган 154 да поши шуның тонык нуры белән яктыртылган. «Матур» — дп малай, сокланып. «Син беләсеңме... Мин сиңа әйтергә теләгән идем... Ләкин син курыкма... Әти озак язмый торды... Бүгеннән соң әтиебез юк безнең...» «Әтиебез юк!» й о л ды зл а р тү гә р ә кл ә н гә 11 н ә н -т ү - гәрәкләнә баралар һәм каядыр еракка-еракка агылалар. .Малай тауга карап йөгерә. Тын. Күкрәкне нидер кыса... Бите буйлап тәгәрәгән кайнар яшь аның иреннәрен ачыттыра, йөрәге көчле һәм ярсып тибә. ...Минем белән әнә шулай булды. Мин әле ул чагында малай гына идем. Мин сугышның ' нәрсә икәнен әле тиешенчә белеп тә җиткерми идем. Сугыш — үлем ул. Без, иң якын кешебезнең үлгәнлеген аңлаган, ләкин «әткәм» дигән җылы сүзне алыштырган «ата» дигән гомуми сүзгә күнегеп җитмәгән балалар, бик күбәү идек. Туган күгебездә йөзгән тыныч болытларның шәүләсен күзләрендә чагылдырып, актарылган җир өстеиә мәңгегә егылучылар без түгел, безнең әтиләребез булды. Ләкин инде без дә сугышчылар, әмма хәзергә әле кечкенә һәм көчсез сугышчылар идек. Без әтиләребездән соң аларның васыяте, аларның сулышы, аларның тормышы булып калдык. Гүя мин хәзер дә әткәмнең үлгәнлеге турындагы хәбәрне кулымда тотам һәм акрын гына кабатлыйм: . «Згеж. Лодзь воеводствосы». Әткәмнең соңгы адресы. ...Поезд Польшага чаба. Рельслар, шәһәрләрне бер-берсе- нә тоташтырып, еракка сузылалар. Бөтен нәрсәне яндырып һәм таптап фашист үткән җирләрдә, тәрәзәләрен кояшка киң ачып, якты, биек йортлар күтәрелгән. Шәһәрләр һәм кешеләр яраларын төзәттеләр. Ләкин Җир шарында яшәүче кешеләр һәр иртәдә газеталар укыйлар һәм иртәгесе көннәрен уяу саклыйлар. Алжирда атыш тавышлары яңгырый. Кечкенә Куба тимер йодрык булып кысылган. Бизертада кан коела. Поезд оча. Мәскәү — Берлин. Вагонда төрле телләрдә кабатланган сүзләр авазы. Тынычлык авазы бу. Йөрәкләр дә көпчәкләргә кушылып җырлый кебек. Килер бер көн — чикләр бөтенләйгә юкка чыгар, йөзләрдә арганлык, күзләрдә борчылу билгеләре булмас. Рельслар артерияләргә охшап сузылырлар һәм Җир шары азат кешенең бердәм йөрәгенә әверелер. Польшага без уналты елдан соц, 1961 елның уналтынчы июнендә киләбез. 1945 елның уналтынчы июнендә Згеж шәһәрендәге хәрби госпитальдә минем әткәм үлгән. Шәһәр уртасында ук диярлек, артык биек булмаган соры стена белән әйләндереп алынган каберлек— Туганнар каберлеге. Чиста аллея безне сугышта һәлак булган батырлар һәйкәленә алып килә. Аллеяның якягында һәркайсына бер үк төсле таш плиталар куелган каберләр. Берберсенә сарылып үскән таллар, яфракларын җәеп, Польша һәм коткарылган җирләр исеменнән каберләр өсФенә иелгәннәр. Ә күпме алар, ул каберләр, һәм бөтенесендә дә дип әйтерлек бер үк дата — 1945 ел. Дүрт почмаклап алынган мәйданда дүрт кабер. Сулдан икенчесе — әткәм кабере. Таш плитага кара хәрефләр белән поляк телендә: «А. N. KUTUJEW ИЯ. 1903. ZM. 16.6.1945» — дип язылган. Ак пионнар, вепоклар. Оешып торган алсу канга охшап чәчәк аткан гөләп. Сүзләр дә юк, күз яшьләре дә. Бары тик үзенә биләп тоткан бер генә уй: «Шулай ук хак микәнни... шулай ук...» Башларын аска иеп, безнең белән бергә кабер янында Згеж шәһәре коммунистлары басып тора. Каберлек стенасы артында балалар туп чөеп уйныйлар. Көләргә һәм, кояшка чагылган күзләрен кыса төшеп, болытлар агылып торган күккә карарга алар өчен мәңгелек хокук яулап алынган. Әткәм тормышны сөя иде, аның хакына солдат һәм әдип булып көрәште. Балаларның көлүе, аналарның тыныч бәхете, күз җитмәслек ерак офыклар хакына көрәште ул! Ташлар дәшмиләр алар. Олы дус һәм ихлас күңелле Зигмунд Рожнята көч-хәл белән сөйли: — Без аңлыйбыз сезне... Без барысын да бик яхшы аңлыйбыз. Мин фашистның нәрсә икәнлеген беләм. Менә шушы урында йөз полякны атып үтерделәр. Юк, ул поляклар бернәрсә дә эшләмәгәннәр иде. Аларны куып китерделәр һәм бер гөнаһсызга аттылар. Бу хәлне шәһәрдә яшәүче барлык кешеләр карап тордылар. Карап тордылар, ләкин берничек тә ярдәм итә алмадылар... Үтерелгән ике гестапочы өчен йөз полякны! Кеше шулай эшли алмас иде... Әйе, фашистның нәрсә икәнлеген Польша бик яхшы белә. — Без кечкенә ил. Без Мицкевич һәм Шопен белән горурланабыз... Без бик кечкенә ил, ләкин без бер тавыштан әйттек: «Барып чыкмас!» һәм кулларыбызга корал алдык... Әгәр тагын да кабатлана калса, без яңадан корал алачакбыз. Сез Бүхеивальдны, Освенцимны беләсезме? Безнең шәһәрдә Родогож концлагере бар иде. Качкан вакытта фашист ул концлагерьны кара күмергә әйләндереп китте. Анда ике мең поляк янып үлде... Юк, кеше түгел иде ул фашист, ерткыч иде... Без Польшаның башкаласында. «Варшава» гостиницасы янында балалар сувенирлар җыя. Аларныи берсе аягына кигән ботинкаларының бавын да бәйләмәгән. Ул матур итеп көлә һәм сувенирларны матур итеп сорый белә. Бу балаларның кулында — Польшаның киләчәге. Шигырь юллары хәтергә төшә: Балалар ничек булсалар, Җир булыр шулар кебек. Яктылык Һәм яшьлек шәһәре Варшава көл һәм җимерекләр эченнән күтәрелгән. Ул, Польшаның йөрәге кебек итеп, Фредрик Шопенның йөрәген үзендә саклый. Чиста урамнар буйлап үткәндә, «Яхшы» дигән сүзне полякча да кабатлыйсым килә: «Добже». Тормыш дәвам итә. һәр иртәдә өйләргә яна газеталар керә. Кояш белән бергә керәләр алар. Җир шарында яшәүче кешеләр газеталар укыйлар һәм үзләренең иртәгесе көннәрен уяу саклыйлар.