Логотип Казан Утлары
Поэма

ЮЛ БАШЫ

 1

«Каравай» ди халык бу якны, Ул — кичәге җилләр оясы. Айлы кичтә шундый якты ул, Әйтерсең лә, әкият дөньясы. Тирә-якта төзелеш утлары; Яна алар, күренеп ерактан. Никтер сүзсез, никтер офтанып, Атлый икәү карлы сукмактан. Кемгә таныш кызның буй-сыны, Бу як аны күптән беләме? Тукта, кем ул? Әкият сылуы — Каркыз әллә үзе киләме? Каркыз түгел; бу — ул, Нәсимә; Изах белән эштән кайталар. Әйтә егет: — Иркәм, көрсенмә, һәркемдә дә була хаталар. Тик шуны әйт: син дә минемчә, Бер кабынгач, сүнә белмичә, Яна беләсеңме, Нәсимә, Көя беләсеңме, Нәсимә? Башың ташлап, онытып һәммәсен, Сөя беләсеңме, Нәсимә? — Анысын инде, — ди кыз аңарга, — Үзең тиеш күптән аңларга. — Сөя белсәң әгәр, Нәсимә, Киңәшемне кире какмассың; Китик моннан, эш ул табылыр, Ләкин мине, Мине тапмассың. Үтсен, имеш, гомерең таш тезеп; Аз гынамы?! Алты-җиде ел! Дөресен әйтсәң, күпме гомерне Суга салу шушы инде ул. Билгесезлек кызның күңелендә: — Әйтә алмыйм һични бүгенгә... TEr 78 2 Әллә нишли һава бу юлы, Әле яңгыр, әле «кар ява. Эштә ләкин яшьләр көн буе; Шаян сүзләр китә кай ара: — Изах безнең тагын кәефсез, Үпкәләткән мәллә иркәсе... — Беләсез бит күптәй гадәтен, Су күтәрми аның серкәсе. — Ачык әйтим мин дә алайса, Кәефегез дә бәлки кырылыр; Оясында, диләр, ни булса, Очканда да, диләр, шул булыр. Фәһим аңа сыный карады, Җыера төшеп »куе .кашларын: — Ай-Һай, Изах, үзең турында Бигрәк зурдан уйлый башладың. Масайдың син, әйе, масайдың, Үз - үзеңне артык сөйдең дә. Ярый, әйтик, әткәң очучы Булган икән... Бу бит синең дә Егетлегең түгел, ялгышма... — Син телеңә, Фәһим, салышма. Кая инде башка кошларга Бөркетләрдәй биек очарга!? — Анысын әле тормыш күрсәтер һәм уйларсың син дә ныгытып. Изах кинәт, измә калагын Бар көченә читкә ыргытып, Кул селтәде: — Сезнең кубызга Биеп торыр хәлем юк әле. Бөтенесе болар бер узар, Асмаслар бит күктән югары... 3 Җәелә төзелеш ерак -еракка, Хәтерләтеп фронт күчүен. Тирбәтәләр «корыч жираф»лар Тонна -тонна йөкләр бишеген. Көрән пальто, кирза итектән Денис абый килә кар ерып; Карап килә, бөтен нәрсәне Күнел күзе аша уздырып. Шушы кадәр ничек охшаган, Бигрәк таныш чалым аңарда, — Терелеп кайтып, үзе Шевченко йөри кебек безнең арада. Борчый аны эше Изахның: «Әйтми халык, әйе, белмичә: Шытсалар да бер үк туфракта, Үрентеләр үсә төрлечә». — Изах тугая, ничә -сөйләштек, Булмый һич тә табып җаеңны. 79 Дөресен әйт, әле озакмы, Тәнемдәге тимер ярчыктай, Әрнетерсең минем җанымны? — Денис абый, кайтмыйм сүземнән һәм сорамыйм сездән берни дә. Сез теләсә нәрсә диегез, Кала алмыйм артык «биредә. — Син, энекәш, шуны онытма: Үзгәрсә дә күптән заманнар, Бар бит әле бездә тормышның Арбасыннан төшеп калганнар. Син дә менә шулай булма, дим, Төшеп калма ярты юлда, дим. Дөнья көтәр көнең алда бит, Ни урырсың, әгәр чәчмәсәң? Сау күзләргә төшкән ак кебек, Тормыш ямен каплап яшәсәң, Яшәмә дә җирдә бар булып, Вакыттыр бит шуны аңларга? Китеп барды Изах борылып, Ни дияргә белми аңарга... 4 Озак йөрде Изах акланып: — «Ниләр килмәс егет башына...» Нәсимәнең эштән кайтканын Көтеп алды, чыгып каршына. — Я, сөеклем, кайсын сайладың? Чынлап тамы мине аңладың? Ризамы син бергә китәргә? Җавабыңны күпме көтәргә? — Әйдә, Изах, ачык сөйләшик; Синдә намус бер дә юкмы соң? Ботакта ук чери башлаган Бозык алма булып чыктың син. Барысы бетте безнең арада, Сөйсен, әйдә, яңа тапканың; Инде белдем сыра залына Сине һәр кич кемнең тартканын. Сөйсен, әйдә, яңа тапканың; Мондый хәлләр эзсез үтмиләр; Маташма да юкка акланып, Хыянәтне гафу итмиләр. — Сүн алайса, ялгыз булмам бит, һич кызганмыйм, тизрәк сүн генә. Бу дөньяның якты йолдызы Түгелдер бит бары син генә. Изах сиңа башка сер ачмас, Безнең юллар кабат очрашмас. Очрашмаса, мин дә үкенмәм; Баралмассың болай еракка. Изах китте, син кал көймәдә, Мин күчәм, дип, олы корабка... 80 о Торагында ялгыз Нәсимә; Күз төбәгән ерак йолдызга. Эреп беткән ап -ак бәсләре, Охшамый ул инде Каркызга. Эреп беткән ап -ак бәсләре; Көндәгечә, коңгырт чәчләрен Ике толым итеп үргән ул; Ә күзләре сөрмә төслеләр. Уйлар... уйлар... «Тормыш җилләре Нигә һаман уңай исмиләр?» Дус кызлары кайтты кинодан; һәм сизеп тә алды Тәнзилә: — Нәсимәкәй нигә моңайган? — Нәрсә булды, җаным? Я, сөйлә! — Юк ла, артык берни булмады, Бер сөйләрмен барысын соңыннан... Ә Тәнзилә яшьлек хыялын Яшермәде тагын дусыннан: — Ни яме бар ялгыз чәчәкнең, Әгәр аның ише булмаса? Буламыни яме яшьлекнең, Сагынып көтәр кешең булмаса!? — Андый кешең, җаным, бар синең, Үзең белән бигрәк пар синең. — Әйе, бар шул, күптән беләсең. Сагынгандыр ул да, күрәсең; Диңгезләрдән, ерак җирләрдән Сәлам хаты тагын җибәргән: Тәнзиләм, бердәнберем, Тәнзиләм, гомерлегем! Калыкканда ай - йолдызлар Иделнең күкләрендә, Күз төбәгән утың булып, Гел яктырып торыр идем Тәрәзә төпләреңдә... Рәсемен ала аның Тәнзилә: — Сагындырдың инде, Харисым; Күзләреңә синең, Харисым, Күзләремне тутырып карыйсым Килә бик тә, кайчан кайтырсың... Сүзсез кала тагын Тәнзилә; Нәсимәдәй, коңгырт чәчле ул, Сөрмә күзле, гүя, игезләр. — Очраштырган иде фестиваль, Ник аерган безне диңгезләр? Акланырмы аның өмете, Бер кабынгач сөю хисеннән? Урал улын — башкорт егетен Чыгаралмый һич тә исеннән. Тизме җитәр кавышыр чаклары? Кайчан җавап табар ул моңа? «. .с. ә. - м и. 81 Туган -үскән Әтнә яклары Кушыла аның сагыну моңына: — Шушы көйне матур итеп Җырлыйлар Әтнәләрдә; Үзәкләремне өзәләр, Исемеңне әйтәләр дә...6 Төн уртасы күптән авышты; Ә Нәсимә һаман «сагышлы: «Алыштырган мине кем белән? Җиргә салган сөю хисемне; Бу хурлыкны ничек күтәрим? Китәргәме ташлап эшемне? Китсәм әгәр... Туган мәктәбем, Комсомолым моңа ни дияр? Син, Нәсимә, көчсез икән, дип, Дусларым да миннән йөз чөяр. Денис абый моңа ни әйтер? Кал, диярме, сөйгән эшеңдә? Йортсызларны йортлы итик, дип, Ул үзенең гомере эчендә Күпме төзегән, күпме яшьләрне Өйрәткән ул ничә һөнәргә. Никадәрле яңа тәрәзләр Ачылганнар яңа өйләрдә; Ачылсыннар тагын күбрәк, дип, Денис абый һаман эшләгән һәм ул шулай күпме күңелгә Тормыш яктылыгы өстәгән. Хәзер инде — безнең бригадир, Бригадада яңа җитәкче. — «Ишүеннән, — ди ул, — туктаса, Артка таба ага ишкәкче». — Кытайларда шундый мәкаль бар. Кирәк чынлап яши 'белергә; «Күбрәк алыйм, димә, илеңнән, Тырыш аңа күбрәк бирергә». Төн уртасы күптән авышты; Ә Нәсимә һаман сагышлы: Юанмакчы хатлар актарып — Әнкәенең сәлам хатларын һәм күңеленнән урап кайта ул Туган - үскән Кайбыч якларын. Китап ала... Такташ, Җәлилдән Җавап эзли аның йөрәге, Тынгы эзли... Ләкин күңелгә Мондый җырлар тынгы бирәме? Юлдашлары алар яшьлекнең, Ә яшьлек соң тынгы беләме?!. 7 Уйный тагын җилләр, бураннар, Килми әле кышның китәсе. Гудок җыры белән уяна Каравайның яңа иртәсе. 82 Денис абый, ничә көн инде,, һәрбер эшкә башлап керешә;-. Өйрәтергә теләп белгәнен, Кирпеч сала, Бетон изешә: «Үзем белгән һәрбер һөнәрне Бирә алсам әгәр яшьләргә, — Булыр иде картлык көнемдә Үкенмәслек итеп яшәргә». Кран йөртә безнец Нәсимә, Киемнәре каткан кар-бозга. Чәче-.кашы ап-ак бәс кенә, Охшаган ул тагын Каркызга. Ачы җилләр үтә үзәккә, Зарланмый ул ләкин кышыңнан; Илдә барган бөтен эшләрне Күреп тора, гүя, шушыннан. — Кем уятты бөркет даласын? Кемнәр күчерә ташлы тауларны? Кемнәр җылыта ерак Себерне? — Исемнәре «Яшьләр» аларның. Кичә урман булган җи.рләрдән Кемнәр арчый агач төпләрен? Күңел нурын өстәп ГЭСларга, Кем яктырта тайга төннәрен? Бездәй яшьләр. Ә без нигә соң, Нигә һаман арткы олауда? Болай булгач, нинди яшьләр без? йөргәннәрне бүген хыялда Чын итмәсәк әгәр иртәгә, Кайда безнең биргән сүзебез? Заман әллә безне көтәрме, Сынатсак без эштә үзебез?.. 8 Була икән төрле чаклары, — Бармый тормыш һаман җай гына. Нәсимәкәй тагын борчулы, Нәсимәкәй тагын «кайгыда. Яңартырга йөрәк ярасын, Кайбычыннан аңа хат килгән; Язган аны авыру анасы: «Кайт, бәбкәем, тизрәк кайт, — дигән. — Кайт, бәбкәем, кайт син бөтенләй; Тагын күпме читтә торырсың? Белеп булмый дөнья хәлләрен, Нигезебезгә хуҗа булырсың...» 9 Нәсимәгә тынгы юк һаман, — Ничә булды туган ягында; Өзгәләнде ничә тапкырлар Анасының кабере янында. — Әнкәй, әнкәй, синең гомернең Сизелми дә калды үткәне. 83 Бармыни соң -кемнең булса да Кырда җилне куып җиткәне? Юк, юк, әнкәй, гомерең ул чакта Җилдәй җитез, җиңел узмады; Сугыш безне ятим калдыргач, йөрәккәең азмы сызлады. Сызлады ул кайгы-сагыштан, Ишетмәдем ләкин зарларың. Чатнап торган - кышкы салкында Урман кистең, терлек карадың... Төшерде кыз барысын исенә һәм эчендә нарат исе дә Бетеп өлгермәгән йортларын Колхозына китте калдырып. Уку залы хәзер, утларын Кичләр буе якты яндырып, Үзенә дәшә һәрбер танышын, Китап ал, дип, тагын кулыңа. Төшә кебек аның яктысы Нәсимәнең гомер юлына... 10 Соңы инде апрель аеның, Идел инде боздан арчыла. Ява язның ләйсән яңгыры, Агачларда бөре ачыла. Яусын ләйсән, яусын озаклап,. Ашлык белән тулыр буралар. Төзүчеләр яңгыр астында Уйнап-көлеп басып торалар. — Чыланасыз, кызлар, карагыз... — Өлгерербез әле кибәргә. Озакламый шушы минутлар Калыр бәлки сагынып сөйләргә. Бу — яз башы безнең гомернең;. Булсын, дисәк, искә алырдай, Яшьлегебез тормыш кырыннан Узсын, дуслар, шушы яңгырдай... Үтә яңгыр Идел ягына, һәр күңелдә өмет уятып. Яшьләр җыры аның артыннан Еракларга бара озатып: — Яшь гомерләр — ләйсән яңгыр, Бер генә килә икән. Яшь чагыңда уйна да көл, Сөел дә, сөй дә икән, Сөел дә, сөй дә икән. — Яшь гомерләр — ләйсән яңгыр, Канларга дәшә икән? Яшь чагыңда бер кабын да, Гел янып яшә икән, Гел янып яшә икән. 84 11 Әйе, яшьләр шулай яшиләр, Шулай кызык, шулай күңелле. Бу арада безнең Нәсимә Су өстендә дулкын ш -икелле. Хат җибәргән аңа .кайсыдыр, Ләкин исемен никтер куймаган. Әллә аның күңел сафлыгын Сынаргамы бары уйлаган? — «Сиңа сөйләр сүзем, Нәсимә, Урмандагы яфрак санынча. Шулай 'була, ахры, һәркем дә, Яшерен көеп, яшерен кабынса. А1оңа кадәр бөтен тынгымны Җуялмаган иде бер кыз да. Мин ялгышып гашыйк булдыммы Сиңа — якты, ерак йолдызга? Юк ла, юк ла, ерак түгел син, Әйтә генә алмыйм ничек тә. Шушы хаттан әйтер сүземне, йөрәгемнең тибешен ишет тә, Син күңелеңнән миңа рөхсәт бир, Иң якыным — иркәм, дияргә; Әгәр мине син дә тиң күрсәң, Гомерлегем итеп сөяргә. Таш өстендә хәтта гөл үсә, Көн яктысын әгәр күрсә, дим, Җылы яңгыр яшәү бирсә, дим, Таш өстендә хәтта гөл үсә. Кеше дә бит шулай, Нәсимә, Чынлап сөйсә, чынлап сөелсә...» Исемен нигә ачык язмаган, Булды моның нигә кирәге? Белсә иде хәзер, аңардан Җавап көтә кемнең йөрәге?.. 12 Ял иртәсе Аккош күлендә; Күтәрелгән аксыл томаны. Гармонь моңы белән, җыр белән Тулып шаулый нарат урманы. Тик Нәсимә бераз күңелсез, Кәефе юкмы уйнап -көләргә? Ишеткәнме берәр авыр сүз? Тартынамы әллә берәүгә Керфекләрен сирпеп карарга, Я тапмыймы моның кирәген? Ә аңарга, бары аңарга Аңлатырга теләп йөрәген, Гармонь сыза Фәһим дәртләнеп, Кайгысы юк, гүя, дөньяда. Тузгып төшкән коңгырт чәчләрен Артка таба сыпырып куя да, Хәтерләпме туган якларын, «Сарман» көен сузып уйный ул. — Нәсимәгә тагын ни булган, Нәрсә уйлый, кемне уйлый ул?.. Очар коштай бүген Тәнзилә, Көтеп алды нинди танышын? Җан сөйгәне кайтты диңгездән, Оныттырып сагыну сагышын. Җан сөйгәне кайтты диңгездән, Хуҗа, димәк, биргән сүзенә: «Мәхәббәтең җиңде, Тәнзилә, Мәхәббәһгең тартты үзенә». Чыгаралар кыстап Харисны: — Күрсәт, дускай, син дә һөнәрең!.. Ул, тора да -бераз карышып, йөрәгендә күптән йөргәнен — Моряк җырын «сузып җибәрә: — Гашыйк итте диңгез үзенә.., Ачы җилләр, төньяк җилләре Б-ронза төсе керткән йөзенә. Җырга күчә туган Уралы һәм Салават акбүз атында. Агыйделе — Идел сеңелесе Ага кебек җәелеп якында. Ярларына, гүя, якында Дулкыннарын кага Сакмар су; Күңелләргә башкорт моңнарын Тирән салып ага Сакмар су... 13 Аккош күле — мәшһүр күл бездә, Үсми ләкин анда каштаннар. Урман буйлап, бетон нигезгә Корыч «баганалар басканнар, һәркем моннан уза торгандыр, Булдыралар, диеп, бу дуслар. Киенеп таштан, тимер-бетоннан, Күтәрелә яңа корпуслар. Күтәрелә алар көннән-көн Брезент палаткалар урынында. Яздан бирле Таңга кадәрле Утлар сүнми төзелеш кырында. Кем аларны башлап кабызды, Кем китерде моны уена? Бригадасы Денис абыйның Төзи хәзер тәүлек буена, һәркем хәзер өч-дүрт һөнәрле, — Кирәк чынлап төзи белергә. — «Күбрәк. алыйм, димә, илеңнән, Тырыш аңа күбрәк бирергә». Кран йөртә безнең Нәсимә, һинд кызыдай, янып каралган. Бармы өзелеп сөйгән кешесе, Нәрсә көтә күңеле аңардан? 86 Бетон коя Фәһим читтәрәк, Нәсимәдә һаман күзләре. Аңа аннан, тукта, ни кирәк? Бардыр, ахры, сөйләр сүзләре. Кыз күңеле дә моны сизенә, Әйтә генә алмый үзенә. «Фәһим мәллә хатның иясе? Ул салдымы сагыш -хәсрәткә? Көт, көт, күңелем, Вакыты җиткәчтен Ачыла бит нинди чәчәк тә. Нәрсә булды? Тукта, ни өчен йөрим аны болай яратып? Сүз итим дип сүзен — таш ярыр; Дуслар өчен тора җан атып. Кирәк икән — килә, булыша, Әллә инде якын иткәнгә?,. Сөяр кебек гомер юлдашын, Күз салмыйча һичбер бүтәнгә. Яраттыммы аны шуңарга, Күреп туймыйм ничә күрсәм дә. Ялгышмамдыр бәлки аңарга йөрәгемдә урын бирсәм дә...» 14 Төзелештә инде Харис та, Алыштырган моряк киемен. Ләкин һични алыштырмастай Диңгезенә булган сөюен. Бетон изә егет әлегә; Бер карасаң аның хәленә, Эшмени бу Баренц суларын Ничә айкап узган кешегә?! Тик офтанмый, моряк дусларның Сүзләрен гел искә төшерә: «Тормыш кырыс, тормыш борчулы, Сикелтәле аның юллары. Баласы да очар кошларның Өйрәнмичә очмый югары. Җиңел түгел җитү максатка, Күп булса да юллар дөньяда. Җиңел түгел ташлы сукмактан Күтәрелү текә кыяга». Ул бетонын изә -изә дә Күтәрелеп өскә күз сала. Шат елмая аннан Тәнзилә; Бу елмаю шундый үз аңа, Оныттыра ару - талуын; Сизә моны аның һәр дусы. Бер тәүлектә тәүлек ярымлык Күтәрелә алар корпусы. Өсләрендә байрак җилферди, һәр көй аңа меңнәр күз төби. 87 Җилферди ул, күпме йөрәкнең Омтылышын -сөйләп җилферди: — Тормыш матур, аның бар ямеи Бөтен күңелең белән сизгәндә. Коммунистик хезмәт үрнәген Көтә бит ил, көтә бездән дә. 15 Җәйнең әле эссе чаклары; Көннәр буе (кояш астында Гүләп тора төзелеш мәйданы. Асфальт йомшый урам ташында. .Денис абый эштә көн буе; Булсын өчен барысы уңайда, Бригадирның сүзекиңәше, Аның күзе кирәк һәркайда. Нәсимәне дәшеп ала ул: — Бар иде, — ди, — сиңа «бер киңәш; Үзең моңа ничек карарсың, Ярдәмчем бул, әйдә, сеңелкәш. — Юк, килмәс бу минем көчемнән... — һәркем дә бит эштә сынала. Күп .бирелгән сезгә — яшьләргә, Димәк, сездән күбрәк сорала. — Әйе, аңлыйм, күбрәк сорала, Уйлап йөрим моны ничә ел. Тумасын да кеше дөньяга, Күләгәдә яшим, дисә ул. — Дөрес, сеңелем, кеше яшәсен Пыскып кына түгел, ә янып; Чоңгылларын узып тормышның, Меңнәр белән алга юл ярып; Әйе, әйе, алга юл ярып, — Шуның өчен «Кеше» диелгән. Җылытмаса әгәр меңнәрне, Безгә йөрәк нигә бирелгән?! Ярдәмчем бул, сүзем шул сиңа, Кешеләрне күбрәк аңларсың. Урының синең — безнең арада, Бу турыда да уйлап карарсың. 16 Ничәнче көн безнең Нәсимә Җавап тапмый бер үк сорауга: «...Сафларыңа мине ал, дисәм, Лаекмы мин әле моңарга? Денис абый ихлас әйттеме, Урының, диеп, безнең арада? Коммунист — ул, әйе, чын кеше, Олы йөрәк тибә аңарда. Күптән инде, күптән, Ильичның Күкрәгендә типкән бу йөрәк; 88 Янып типкән, ару белмичә; Я л к ы и л ы р а к, һа м а н дәртлерәк Янып типкән, «тынгы» дигәннең Ни (Икәнен хәтта онытып; Янып типкән, шундый зур илне Үз җылысы .белән җылытып. Илебез калгач тимер боҗрада; Өстәвенә, ачлык булганда; Ундүрт илнең штыкларына, Утларына каршы торганда, Железняклар, Сергей Лазолар Күкрәгендә типкән i6y йөрәк; Җиңүчеләр иткән аларны, Үлемсезләр иткән бу йөрәк. Әрем басып киткән кырларга Җан кертик, дип, тирен агызган; Бишьеллыкның төзелеш утларын, Домналарын башлап кабызган Миллионнарда типкән бу йөрәк; Сыналган ул күпме юлларда. Бишектә үк безнең буынга Коллык яный торган елларда Фучиклар һәм Муса абыйлар Күкрәгендә типкән бу йөрәк һәм аларны үлем көткәндә Үлемнән дә иткән көчлерәк. Хәзер инде без зур походта Яңа үрләр яулап алганда, Хуҗалары булып галәмнең, йолдызларга юллар салганда,. Герман Титов, Юрий Гагарин Күкрәгендә тибә бу йөрәк. Туып килгән һәрбер яңаның Күкрәгендә тибә бу йөрәк. Ничә миллион шундый йөрәкләр,- Бу — Партия, җаны бу аның. Бу — Партия, акылы, намусы, Вөҗданы ул безнең заманның. Ул яктыртты безнең язмышны, Күңелләргә сүнмәс нур бирде. Кемнәр идек — кемнәр булдык без; Киләчәкне безгә ул бирде. Киләчәкне безгә ул бирде, Ул җитәкли яңа заманга. Без күрербез аны, күрербез һәм яшәрбез тиздән без анда». 17 Иртә әле, эшче бистәләр Яңа гына килә уянып. Эшкә бара Фәһим, Нәсимә, Никтер сүзсез, нидер уйланып. Җәелгәндәй язгы кар суы, Уйсулардан томан китмәгән. Урман буе — арыш басуы, Арышларның чыгы кипмәгән. 89* Арышларның чыгы бер кибәр; Арыш тиздән серкә очырыр. Күңелләрнең яшерен борчуы Кайчан гына и.кән бер китәр? Тели Фәһим серен чишәргә, Аңлаталмый ләкин уйларын. — Таңга карап, шулай гел бергә Узсак иде гомер юлларын... Шушы аның әйтер сүзләре; Нәсимәдә тагын күзләре. Кызы ләкин һаман берни дә Төшенмәгән кебек итенә. Борыла да юлның читенә: — Фәһим, — ди ул, — килче бирегә. Эссе комда чәчәк үскәнен Бар идеме әле күргәнең? — Искитәрлек, әйе, Нәсимә, Гаҗәп тә бит тормыш дигәнең. Таш өстендә хәтта гөл үсә; Көн яктысын әгәр күрсә, дим, Җылы яңгыр яшәү бирсә, дим, Таш өстендә хәтта гөл үсә. Син, Нәсимә, моңа ни дисең? — Әйе, мин дә, мин дә, үсә, дим. Кыз елмаеп түбән карады, Аңладылар алар бер-берсен; Бар серләрен шулай чиштеләр, Уртак булды күпме хыяллар. — «Бәхет өчен туа кешеләр, Кошлар очар өчен туалар». Бәхет, дибез. Ә соң нәрсә ул? — Әйтим әле, Фәһим, үземчә: һәркайсыбыз безнең биредә Киләчәген илнең төзешә. — Зур бәхет бу, әйе, Нәсимә, Тиң иткәнең — ихлас дус булса һәм тибеше ике йөрәкнең Гомерлеккә бергә кушылса... 18 Көтми иде моны Нәсимә, — Кичә генә гаҗәп хат алды; Язган аны Изах Мәскәүдән; Таныйм, дигән, булган хатамны. Аңлашырбыз, иркәм, ничек тә, Үз яныма тизрәк кил, дигән. Эшли икән зур бер кибеттә, Кадеремне минем бел, дигән. — Их син, егет, — көлә Нәсимә, — Бирелмә дә андый уйларга; Рөхсәт итмәм һичбер, һичкемгә Мәхәббәтем белән уйнарга... 19 Танымаслык хәзер Каравай, Күргән саен хәйран буласың; Күз күремең җитмәс мәйданга Җәя төзелеш бетон колачын. Җәя төзелеш бетон колачын; Озакламый Әлмәт җиреннән — Девоннардан тормыш, җыр алып, Яңа гигант туар биредә. Кырлар һаман зәңгәр рәшәле, Эссе килде август быел да. Төзүчеләр, уйнап-көлешеп, Ял итәләр урман буенда. Керфек сирпеп карый Нәсимә: -- Сизелми дә тагын җәй үтә. Керфек сирпеп карый Тәнзилә; — Очар .кошлар китәр чак җитә. — Булмас җәйне кире кайтарып; Үз яме бар, дуслар, көзнең дә. Озакламый, һәр кич яктырып, ВУЗ утлары чакырыр безне дә. — Дөрес әйттең, Харис, укырбыз! .Җавабы бу һәркем күңеленең. Кабатлана тагын таныш җыр Урманында Аккош 1күленең: — Туган илем, сабый чактан Кердең син күңелебезгә; Белем бирдең, һөнәр бирдең — Киләчәк бирдең безгә. Туган илем, киң Иделләр, Ак каеннар иле син; Еракларга сызылып туган Якты таңнар иле син. Тизрәк үссен заводларың, Таянып иңнәреңә. Күренеп янсын синең утлар Туачак көннәреңә. Тутан илем, чал диңгезләр, Ак каеннар иле син; Еракларга сызылып туган .Якты таңнар иле син.