Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШМӘ 22 ноябрьдә Г. Тукай исемендәге клубта РСФСР культура министры иптәш А. II. Попов белән очрашу булды. Очрашуга язучылар, журналистлар, композиторлар, художниклар катнашты. А. И. Попов КПССның XXII съездыннан соң иҗат союзлары алдында торган яңа бурычлар турында сөйләде. Соңыннан А. Шамов, Г. Шамуков, Н. Җиһанов, X. Якупов һәм Н. Дәүли бу мәсьәләгә карата үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. РСФСР Культура министрлыгының хәл итүен сорап ‘ күп кенә практик тәкъдимнәр ясадылар. «КАРА СОХАРИ» ӘСӘРЕНЕҢ АВТОРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ 15 ноябрьдә, Татарстан дәүләт музеенда 1917 елдан КПСС члены, «Кара сохари» әсәренең авторы Е. Я. Драбкина белән очрашу булды. Елизавета Яковлевна Драбкина В. И. Ленин һәм Н. К- Крупская белән Женевада, Парижда һәм Петроградта булган очрашулары, Я- М. Свердлов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 1918 елның августында Елизавета Яковлевна Петроградтан җибәрелгән хәрби отряд составында Казанны аклардан азат итү өчен булган каты сугышларда катнашкан. Ул шушы еллар турында кызыклы эпизодлар сөйләде. Германиядә революция вакытында немец эшчеләренә җибәрелгән икмәк эшелонын ничек озата баруы турындагы истәлекләрне аудитория зур кызыксыну белән тыңлады. БӨЕК ГАЛИМНЕ ИСКӘ АЛУ Рус халкының бөек галиме М. В. Ломоносовның тууына 19 ноябрьдә 250 ел тулды. Бу датага багышлап Казан дәүләт университетында куп төрле чаралар үткәрелде. М. В. Ломоносовның тормыш һәм эшчәнлеген чагылдырган фәнни бюллетеньнәр, стена газеталарының махсус саннары чыгарылды, кафедралар утырышы уздырылды. МАРИ АССРда ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ АТНАЛЫГЫ 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Мари АССРда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы үткәрелде. 14 поябрьдә Мари АССР дәүләт филармониясе бинасында татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы ачылды. Президиумга татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре, мари язучылары, художниклары, композиторлары, партия һәм совет учреждениесе вәкилләре күтәрелде. Тантаналы кичәне Мари АССР Министрлар Советы председателе урынбасары A. Г. Мамаева ачты. Ул татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләрен кайнар рәвештә котлады. Татарстан язучылары союзы идарәсе секретаре Зәки Нури формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик татар культурасының чәчәк атуы, КПССның XXII съезды карарлары белән рухланып татар язучыларының яңа әсәрләр иҗат итүе, татар әдәбиятының уңышлары турында сөйләде. — Татар һәм мари халыкларының дуслыгы, — диде Зәки Нури, — бик күптәннән килә. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә һәр ике милләт халкының әдәбияты һәм сәнгате бөтен тулылыгы белән үсеп китте. Мари дусларга без татар халкыннан кайнар сәлам алып килдек. Татарстан художниклары исеменнән Татарстан художниклары союзы идарәсе председателе X. Якупов котлау сүзләре әйтте. Татарстан композиторлары союзыннан М. Латыйпов, Мари АССР язучылары союзы идарәсе председателе С. Николаев, ААари композиторы А. Искәндәров, Мари художниклары союзы идарәсе председателе А. Зарубин һ. б. лар да үзләренең котлау сүзләрен әйттеләр, татар һәм мари шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, B. И. Качалов исемендәге Зур драма театры, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары зур концерт бирделәр. 15- ноябрьдә электр приборлары заво ды клубында эшчеләрнең Татарстан язу чылары, композиторлары һәм художниклары белән очрашуы булды. Очрашу кичә- 151 сен заводның партком секретаре урынбасары В. Астахов ачты. Завод коллективы исеменнән Татарстан язучыларын һәм сәнгать работникларын инженер А. Николаев котлады. Ул тугандаш халыкларның дуслыгы, рус, татар, мари, украин һ. б. милләт вәкилләренең заводта тырышып эшәүләре, аларның коммунистик хезмәт бригадасы членнары булулары турында сөйләде. Язучы Г. Әпсәләмов үзенең чыгышында әдәбият алдында торган бурычларга тукталды, олы буып һәм яшь язучыларның иҗатларына кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Шагыйрь X. Туфан яңа шигырьләрен укыды. Эшчеләр Ф. Хөсни, Г. Минский, 3. Нури, Г. Шамуков, Ш. Галиев, И. Юзеев, С. Шакир чыгышларын да яратып тыңладылар. Кичәнең икенче бүлегендә зур концерт булды. Качалов исемендәге Зур драма театры артисты Хәйдәр Гыйматди- новиың герой шагыйрь Муса Җәлил турында әдәби-музыкаль композициясе тамашачыларга бик ошады, алар ана ка- бат-кабат кул чаптылар. РСФСРныц һәм ЗАССРныц халык артисткасы Мөнирә Булатова һәм ТАССРның халык артисты У. Әлмиев, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры артистлары К. Янбулатова, Р. Сафин, филармония артистлары Л. Вахитова, Г. Җәмлиханов чыгышлары тыңлаучыларда җылы тәэсир калдырды. 16 ноябрьдә язучылар һәм сәнгать работниклары Бәрәңге район үзәгендә колхозчылар, партия-совет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашу үткәрделәр. Кичәне район советы башкарма комитеты председателе Әскәров ачты. Ул Татарстаннан килгән кунакларга рәхмәт белдерде, мондый очрашуларның ешрак булуын, Бәрәңге районы хезмәт ияләренең татар язучыларының әсәрләрен яратып укуларын әйтте. Аннан соң Г. Әпсәләмов, X. Туфан, 3. Нури, Ф. Хөсни, Г. Минский, Ш. Галиев, И. Юзеев, С. Шакир үзләренең әсәрләрен укыдылар. Соңыннан зур концерт булды. Анда композитор Р. Яхин, акробат Л. Вахитова, җырчылардан У. Әлмиев һәм Ф. Ти- мерова, гармоньчы Г. Җәмлиханов катнашты. 17 ноябрьдә иртән сәгать 9 да язучылардан Ф. Хөсни, Г. Минский, 3. Нури, Г. Шамуков, И. Юзеев, Ш. Галиев районның «Алга» колхозына бардылар. Колхозчылар язучыларның, композиторларның һәм артистларның чыгышларын бик яраттылар. Шул ук көнне район үзәгендәге китапханәдә «Коммунизмга» газетасы редакциясе каршындагы әдәбият түгәрәге членнары һәм китапханә эшчеләре белән очрашу булып үтте. Анда Г. Әпсәләмов татар әдәбияты турында доклад ясады. X. Туфан, С. Шакир үзләренең шигырьләрен укыдылар. Мондый очрашулар Бәрәңге урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, «Яна юл» колхозы членнары, Мари АССР музыка училищесы, Н. К. Крупская исемендәге мари дәүләт педагогия институты, М. Горький исемендәге Идел буе урманчылык институты галимнәре, укытучылары, студентлары белән дә булды. Мари АССР крайны өйрәнү музеенда Татарстаннан килгән художникларның иң яхшы картиналары күргәзмәсе оештырылды. Мари АССР художниклар союзы идарәсе председателе А. П. Зарубин кадерле кунакларны котлап чыгыш ясады, Татарстан художникларының Мари АССРдагы художникларга зур ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Республика башкаласының хезмәт ияләре күргәзмәне зур кызыксыну белән карады. Залга 150 гә якын картина, графика һәм скульптура әсәре куелган иде. 17 ноябрьдә «Марийская правда» газетасы редакциясендә художниклар белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан художниклар союзы идарәсе ’ председателе X. Якупов, сәнгать фәннәре кандидаты Л. Я. Елькович, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Н. Д. Кузнецов, скульптор В. М. Маликов, Татарстан АССРныц атказанган сәнгать эшлеклесе С. О. Лывин һәм художник Р. Нурмө- хәммәтов катнашты. Алар журналистларга үзләренең иҗат планнары турында сөйләделәр. 20 ноябрьдә КПССның Мари өлкә комитеты секретаре П. А. Алмакаев Татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгына катнашучыларны кабул итте. Ул атналыкның зур уңыш белән үтүен, Мари - АССР тарихында гүзәл сәхифә булып калуын әйтте, ике тугандаш республиканың кулга-кул тотынып әдәбиятта һәм сәнгатьтә зур җиңүләргә ирешүләрен, иң яхшы әсәрләр иҗат итүләрен теләде. Мари АССР культура министры А. И. Казакова янында булган дусларча очрашу, иҗади фикерләр алышу, тәҗрибәләр уртаклашу да зур күтәренкелек белән үтте. һәр ике республиканың әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре бу очрашуның үзләрендә бик җылы тәэсир калдырганлыгын әйттеләр. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА 28 ноябрьдә Татарстан Язучылары союзы идарәсе утырышы булды. Анда «Гомер иткәндә» һәм «Үр менгәндә» исемле китаплар авторы, яшь язучы Барлас Камалов СССР Язучылары Союзы членлыгына кабул ителде. ИДЕОЛОГИЯ РАБОТНИКЛАРЫ СЕМИНАРЫ 18 ноябрьдә Галимнәр йортында идеология работникларының КПССның Татарстан өлкә комитеты чакырган алты көнлек семинары үзенең эшен тәмамлады. Семинар эшенең йомгаклау өлешендә КПССның ХХП съезды делегаты, партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев речь белән чыкты. Шулай ук семинарда катнашучылар КПСС Үзәк Комитетының РСФСР буенча пропаганда һәм агитация бүлеге лекторы иптәш 3. М. Кардашенконың халыкара хәл турындагы лекциясен тыңладылар. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Г. Тукай исемендәге клубта 4 ноябрьдә язучылар һәм журналистлар Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе, партиянең XXII съезды делегаты Салих Батыев белән очраштылар. С. Батыев коммунизм төзүчеләр съезды турында сөйләде, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Соңыннан Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова һ. б. тарафыннан С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов тарафыннан язылган көйләр башкарылды. Нәфис сүз осталары Поликарпова һәм Моисеевның чыгышлары да яратып тыңланды. 29 ноябрьдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында язучыларның һәм Татарстан китап нәшрияты эшчеләренең берләштерелгән ачык партия җыелышы булды. Җыелышта XXII съезд делегаты, язучы Габдрахман Әпсәләмов «КПССның XXII съезды йомгаклары һәм партия оешмаларының бурычлары» дигән темага доклад ясады. Фикер алышуларда Г. Кашшаф, С. Фәйзуллин, Я. Винецкий, Г. Ахунов, X. Музагитов, Ә. Исхак һ. б. катнашты. 24 ноябрьдә Казанның М. Горький исемендәге клубында культура университетының чираттагы дәресе булды. Анда РСФСРның һәм ТАССРның атказанган артисты Г. Шамуков «КПССның XXII съезды карарлары һәм сәнгать эшчеләренең бурычлары» дигән темага лекция укыды. Аннан соң X. Туфан, Г. Хуҗи, Н. Дәүли, Ш. Галиев, С. Шакир партиягә, Ватанга һәм тынычлыкка багышланган шигырьләрен укыдылар. 25 ноябрьдә Сукырлар клубында КПССның XXII съезды делегаты, язучы Әпсәләмов белән очрашу кичәсе үткәрелде. Г. Әпсәләмов КПССның XXII съездында алган тәэсирләре белән уртаклашты, съездның тарихи роле һәм коммунизм төзүчеләр съездының җиңүләргә рухландыручы карарлары турында сөйләде 24 октябрьдә Казан дәүләт педагогия институтында язучы Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романы буенча укучылар конференциясе булды. Романның авторы Ф. Хөсни әсәрнең ничек язылуы турында сөйләде. Конференциядә чыгыш ясаган татар теле һәм әдәбияты факультеты студентлары, укытучылар романны укыганнан соң туган фикерләрен әйттеләр. 16 ноябрьдә В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә Советлар Союзы Герое, запастагы генерал-лейтенант Гани Сафпуллиниың «Җиңү юллары буйлап» дигән истәлекләре буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә пенсионерлардан 3. Шәйхетдинова, Я. Бактиков, А. Вәлиәх- метов, слесарь И. Зарипов һ. б. сөйләде. Соңыннан автор бу әсәрнең язылуы турында сөйләде. ЗАМАН ҺӘМ ШАГЫЙРЬ 28 ноябрьдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында шагыйрьләр секциясенең чираттагы киңәйтелгән утырышында филология фәннәре кандидаты 3. Мә- җитовның «Заман һәм шагыйрь» дигән доклады тыңланды. Докладчы күп кенә яңа шигырьләргә анализ ясады. Чыгып сөйләүчеләрдән Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, Н. Дәүли, С. Баттал, Г. Хуҗи һ. б- докладка карата фикерләрен әйттеләр. И* * :И ГӨЛСЕМ ХАНЫМ БОЛГАРСКАЯ ЮБИЛЕЕ 14 декабрьдә Мәгариф эшчеләре йортында РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Гөлсем ханым Болгар- скаяга 70 яшь, иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Гөлсем ханым Болгарскаяның иҗат юлы турында докладтан соң юбилярга төрле иҗат учреждениеләреннән адреслар тапшырылды, күп санлы котлау телеграммалары укылды. Кичәнең икенче бүлегендә Гөлсем ханым Болгарская катнашы белән спектакльләрдән күренешләр һәм концерт номерлары күрсәтелде