Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ ТАҢЫНДА

Тарихи XXII нче съезд үзенең эшен тәмамлауга менә икенче ай китте инде. Ләкин аның көчле авазы, илләрне һәм континентларны уятып, миллионнарның йөрәкләренә өмет һәм шатлык салып, Җир шары өстендә, язгы күкрәү кебек, һаман яңгырап тора һәм моннан соң да бик озак яңгырап торачак әле. Яңгырамаслык та түгел шул! Моңарчы әле беркайда да, беркайчан да бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: Барысы д а к е ш е өчен, барысы д а к е ш е бәхете өчен! — дигән программ сүзләр әйтелгәне юк иде. Моңарчы әле кешелек тарихында дөнья өстенә Тынычлык, X е з м ә т, А з а т- л ы к, Т и г е з ле к, Т у г а и л ы к һ ә м б а р л ы к кешеләр өчендә Бәхет дип язылган коммунизм байрагы шулай югары күтәрелгәне юк иде. Кешелек тарихында яңа чор — коммунизм чоры башланды. Хыялда түгел, уйларда түгел, чынбарлыкта башланды, һәм карт тарих, гүя шуңа таң калып, бер мәлгә сулыш алуыннан туктады. Ә совет халкы, съезд карарлары белән рухланып, әллә нинди купшы сүзләр әйтмичә, мактанмыйча, шапырынмыйча, үзенә хас энергия һәм дәрт белән, үзенә хас тотнаклык һәм эшчәнлек белән коммунизм төзү Программасын тормышка ашыру эшенә дә кереште инде. Бер нәрсә ап-ачык: бүгеннән безнең бөтен тормышыбыз, партиянең һәм ике йөз егерме миллионлы совет халкының бөтен эшчәнлеге яңа Программадан нур ала, аның белән билгеләнә, аның белән юнәлдерелә. Сүз булсын өчен генә әйтү түгел, әмма без бик бәхетле кешеләр, безгә коммунизмны беренче булып иҗат итү бәхете туры килде. Моның өчен яшәсәң дә, эшләсәң дә, иҗат итсәң дә ярый! Вөҗданың белән икәүдән икәү генә калып, съездның әһәмияте, аның карарлары, тормыш, буыннарның һәм кешелекнең язмышы, үз туган халкыбыз, аның әдәбияты һәм сәнгате турында уйланганда, һичбер риясыз-писез иң элек үз-үзеңә шуны әйтәсе килә: кешеләрнең шушы якты көнне күрүләре, халкыбызның һәм партиябезнең зур сынау юллары үтеп, бик авыр кыенлыкларны артта калдырып, көрәшеп һәм җиңеп, дошманнарның бернинди мәкерлекләренә дә карамастан, бөек XXII нче съездга килүләре, ул съездның совет халкы тарихында гына түгел, бәлки бөтен кешелек тарихында яңа чор башлануны белдергән яңа Программа кабул итүе — нинди зур бәхет ул! Съезд утырышлары Кремльнең пыяла һәм мәрмәрдән салынган яңа сараенда барды. Бу сарайның архитектурасы да, төзелеш осталыгы да таң калдыра. Ләкин, барыннан да бигрәк, монда яктылык муллыгы сокландыра. Гүя бу сарай һавадай җиңел дә, шуның өстенә бәллүредәй үтә күренмәле дә. Шушы сихри сарайга беренче аяк баскач та, ишек Т 4 төбендә туктап, блокнотыма болай дип язып куйдым: «Нинди нурлы яктылык! Бу матур да, символик та!» Әйе чыннан да шулай шул. Әгәр дә без партиябезнең XX иче съездчан сон эшләгән бөтен эшен һәм XXII иче съездның барышын күз алдыннан уздырсаң, һәммәсендә дә ленинчыл пакьлык, ленинчыл сафлык күрербез. Партия халык алдында гүя үзенең бөтеи күңелен ачып салды. халыктан бернәрсә дә яшермәде, дөреслекне, вакыты-вакыты белән бик ачы һәм фаҗпгалы булуына да карамастан, халыкка ап-ачык итеп сөйләп бирде, һәм халык, шулай Ленинча сер яшерми сөйләве өчен. Үзәк Комитетка рәхмәт кенә әйтте, чөнки ялгышларны йомып калдыру тагын да зуррак бәлаләргә китерүе мөмкин иде. Тәҗрибә шуны күрсәтә. Съезд Коммунистлар партиясенең табигатенә бөтенләй ят һәм туры килми торган шәхес культын ахырынача фаш итте, Молотов, Каганович, Маленков һәм башкаларның партиягә каршы оештырган явыз фракцион группнровкасын үтергеч тәнкыйть утына тотты. Бу группировка. халыкка, партиянең һәм дәүләтнең күренекле эшчеләренә карата үз вакытында бик зур җинаять эшләгән һәм, соңыннан шул җинаятьләренең фаш булуыннан куркып, Үзәк Комитетның ленинчыл линиясенә каршы бик каты көрәш алып барган. Бигрәк тә XX съезддан соң азынып киткән ул группа. Үзәк Комитет Президиумының күпчелеген үз ягына аударырга маташкан. Ләкин ахыр килеп, бу маташулардан берни дә чыкмаган, алар ярык тагарак янында торып калганнар. Шунысы характерлы, Молотов соңгы вакытка кадәр үзенең ялгыш фикерләреннән кире кайтмаган. Съезд алдыннан ул «Коммунист» журналына бер мәкалә язып җибәргән һәм анда яңа Программа үзенең рухы белән революциягә каршы килә дип әйткән. Молотов төрле стройдагы дәүләтләрнең янәшә торып тыныч яшәвенә каршы чыга, Ленинга яла ягып, бу турыда ул беркайчан да, беркайда да әйтмәде, дип, ялганлый. Ул үзен мин Ленинны бик яхшы беләм, мин — теоретик, дип күрсәтергә маташа. Әмма Владимир Ильич Ленин Молотовиың «теоретик хезмәтләре» турында телдән әйтеп тә, язып та калдырмаган, чөнки Молотовның андый хезмәтләре гомумән булмаган. Үзенең «Васы- яте»ндә дә В. И. Ленин Молотов турында әйтми. Аның каравы Молотовның бюрократлык чире белән авыруы турында В. И. Ленин язган. Молотовның үзенә җибәргән бер хатында Владимир Ильич болай ди: «Яки Сездә статистикага бер ахмак мөдирлек итә, яки шушы «бүлекләрдәге»... мөһим постларда ахмаклар һәм педантлар утыра, ә Сезнең алар эшенә күз салырга вакытыгыз юк, бугай». Молотов ул вакытта нәкъ шушы эшләр өчен җаваплы кеше була. Халыктан һәм партиядән тулысымча аерылган Сталин, Каганович, Молотов, Маленков, Ворошиловларның законсыз эшләгән коточкыч җинаятьләре турындагы мисалларны съездда сөйләүчеләр күпләп китерделәр. Аларның гаепсезгә хөкем ителгән кешеләрнең хөкем карарларына салган оятсыз резолюцияләре, үзләре белән бергә эшләгән элекке иптәшләренең актык сүзләрен тыңларга теләмәүләре, таш бәгырьле булулары, күренекле партия эшчеләрен, галимнәрне, тарихчыларны, культура һәм әдәбият эшлеклеләрен уйдырма гаепләр аркасында юк иттерүләре, һәр кешегә шикләнеп караулары,— болар һәммәсе дә бу җитәкчеләрнең, партиянең сәламәт организмыннан аерылып төшеп, тереләй черүләрен- күрсәтә. Алар халыкның ии беләи һәм ничек яшәвен белмәгәннәр, ә җитәкчеләрнең урыннарга чыгып йөрүләрен, Каганович мыскыллап әйткәнчә, «ил буйлап кагылып-сугылып йөрү» дип кенә санаганнар. Украина, Ленинград, Мәскәү, Белоруссия делегацияләре Каганович, Молотов, Маленков һәм Шепиловны партиядән чыгарырга кирәк дип 5 әйттеләр. Съезд Сталинның гәүдәсен Ленин мавзолееннан икенче урынга күчерү турында махсус карар чыгарды. Ленин — зур хәрефтән языла торган Гаделлек ул. Шуңа күрә аның янында, үткәндә кайбер яхшы эшләре булуга да карамастан, гомеренең соңгы елларында исемен гаделсезлек белән таплаган кешенең гәүдәсен моннан соң да тоту һич ярый торган эш түгел иде. Без, делегатлар, шушы карарны яклап мандатларыбызны күтәргәндә, сугыш еллары күз алдына килеп, «Ватан өчен, Сталин өчен!» дип кычкырып атакага баруларыбыз, актык сулышларын алганда сугышчыларның Сталинга сәлам әйтүне амәнәт итеп әйтеп калдырулары искә төште. Нинди үкенеч! Сталин халыкның шушы иң зур ышанычына хыянәт иткән. Ләкин безне ленинчыл Үзәк Комитетның җиңеп чыгуы шатландырды. Үзәк Комитет, фракцион группировками тар-мар иткәч тә, партия һәм дәүләт тормышында ленинчыл нормаларны яңадан торгызды. Моннан соң шәхес культы заманындагы кара көннәр инде һичкайчан, һичкайчан кабатланачак түгел. Үзәк Комитетта ленинчыл юнәлешнең җиңүе безнең халкыбызны әйтеп тә бетергесез яңа бәлаләрдән саклап калды, гаепсезгә хөкем ителгән кешеләрнең яхшы исемнәре акланды. Карт большевиклар, аннары иптәш Хрущев золым аркасында һәлак булган иптәшләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен Мәскәүдә һәйкәл салу мәсьәләсен тәкъдим иттеләр. Съезд бу тәкъдимне бердәм яклады. Золым үз заманында безнең Татарстан язучылары оешмасына да үзенең каты кулы белән кагылып узды. 1937 нче елдан соң татар әдәбияты җәйге челләдә корып, кибеп беткән елгага охшап калды. Әмма партия гаепсезгә хөкем ителгән Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф. Бур- наш, Ф. Сәйфи, Г. Гали, Г. Толымбайский, X. Туфан, С. Атнагулов һәм башкаларның исемнәрен аклап, әсәрләрен халыкка яңадан кайтаргач, әдәбиятыбыз яңадан көч җыеп, яңадан Иделдәй мул булып ага башлады. XX нче съезд ачкан яңа юл безнең дошманнарыбызга ошамады. Көнбатышта хәзер Советлар Союзы Коммунистлар партиясендә кризис, совет строе таркала дип шаулыйлар. Эшләре шәп булганга ялган сатмыйлар инде. Алар үзләре теләгәнне чынбарлыкта да күрергә ашкыналар. Ләкин ялганның гомере кыска. Ялган белән беркемне дә ышандырып булмый шул. Хәзер безнең партиябез моңарчы һичкайчан булмаганча бердәм, нык һәм көчле. Моны Программа һәм Устав проектларын тикшерү дә бик ачык күрсәтте. Бу тикшерүдә 9 миллионнан артык коммунист, ягъни бөтен партия катнашты. Хезмәт ияләренең 500 мең җыелышы үткәрелеп, анда 73 миллион кеше катнашты. Программа проекты буенча 4 миллион 600 мең кеше чыгыш ясады. Ә газета-журнал һәм радио-телевиде- ние редакцияләренә 300 меңнән артык хат һәм мәкалә килде. «Хәзер, партиягә каршы группа тар-мар ителгәннән соң, — диде съезд делегаты Шелепин, — нинди яхшы заманнар килүен, безнең партиядә һәм илдә атмосфераның нинди саф булып китүен, сулыш алулары чын-чынлап җиңеләюен һәм эшкә күңел күтәрелүен аеруча тирәнтен сизәсең, иптәшләр». Менә шушы саф атмосфераны без съездда да гел тоеп килдек. Анда тулы мәгънәсендә XX нче съезд рухы, ленинизм тантана итте. Съездның барлык утырышларында дз күзгә күренмичә генә В. И. Ленин утырды кебек. Аның даһилык нуры съездның бөтен эшен яктыртып барды. Съезд көннәрендә пролетариатның бөек юлбашчысы һәм остазы Карл Маркска һәйкәл ачылды. Мәгълүм ки, бу һәйкәлнең нигезе әле 1920 елның 1 маенда ук салынган булган. Беренче ташны В. И. Ленин 6 үзе куйган булган. Ләкин соңыннан, шәхес культы заманында, Карл Маркс исеме,В. И. Ленин исеме кебек үк, күләгәдә калдырылып киленде. Хәзер шушы гаделсезлек тә бетерелде. Мәскәү үзәгендә соры граниттан мәһабәтмонумент тора. Анда, ташны уеп, тирән ихтирам белән: «Коммунистларпартиясеннән һәм Советлар Союзы халыкларыннан», дип язылган. XXII нче съезд иң демократик съезд иде. Анда тавыш бирү хокукы белән 4394һәм киңәш бирү хокукы белән 405 делегат катнашты. 65 милләтнең һәм халыкныңделегаты булды. Татарстан оешмасыннан 62 делегат барган пде. Съезд эшендәисемнәре бөтеи илгә атаклы новаторлар, коммунистик бригада җитәкчеләре һәмкоммунистик хезмәт ударниклары, күренекле галимнәр, беренче космонавтлар,сәнгать һәм әдәбият эшчеләре катнашты. Хатын-кыздан 1073 кеше булды. Советларt Союзы Геройларыннан 99, Социалистик Хезмәт Геройларыннан 478 кеше иде.Бездән ике Герой: Александра Ивановна Николаева (Буа районы) белән АлександрТимченко барган иде. Тимченко исеме съездда махсус телгә алынды һәм аңа съездбик озаклап кул чапты. Аның бригадасы нефть вышкаларын күчерү эшендәмогъҗизалар күрсәткән. ,Бу эшне алар бөтен илдәге уртача нормадан 72 тапкыр тизрәк башкарып чыкканнар.Моны язуы гына ансат бит! Моның артында ниләр торганын уйлый башласаң,хәйран каласың. Никита Сергеевич Хрущевның армый-талмый эшли алу сәләтенә, дәртенә һәмполитик сизгерлегенә соклануыбызны әйтмичә үтү мөмкин түгел. Ул ике көн буенчатоташтай 4—4,5 сәгать тәнәфессез сөйләде һәм яшь кеше кебек һич тә арымады. Тикбер генә тапкыр йөткереп алды һәм шаяртып, чәйгә төелдем, дип әйтте. Улкызмыйча, сабыр һәм тигез тавыш беләи сөйли. Кулларын бутамый. Үзтормышыбыз, үз кешеләребез турында сөйләгәндә күбрәк имән бармагы беләнтөртеп күрсәтә, андый чакта аның тавышы шаян һәм аталарча йомшак. Капиталистлар, дошманнар турында сөйләгәндә нык йомарланган кулын югары күтәрә һәмкөч белән аска төшерә, әйтерсең, вата, җимерә. Тавышы катылана, тимердәйчыңлый. Партия, халык, Программа, Ленин, тынычлык турында сөйләгәндә аныңтавышы тагын үзгәрә, тантаналы төс алып, бик дәртле яңгырый. Никита Сергеевичны тыңлап утырулары бер рәхәт. Теле бай, шигъри. Халыкмәкальләре һәм әйтемнәре җәүһәрләреннән бик оста файдалана, бөек русязучыларының сүзләрен бик урынлы китерә, һәм гомумән аның әдәбиятнышулкадәр яхшы белүенә шаккатасың. 27 октябрьдә без аның йомгаклау сүзен тыңладык. Съезд башында ясаган бикматур докладлардан соң, йомгаклау рече өчен шундый ук тирән көчкә, шундый уктирән мәгънәгә ия булган сүзләрне табуы аңа бик кыен булыр дип тоелган иде безгә.Әмма Никита Сергеевич, украин язучысы делегат Олесь Гончар язганча, шундыйкөчле, шундый кешелекле, шундый дөрес Һәм шул хәтле саф күңелдән чыккансүзләр әйтте, алар безнең йөрәкләребезнең иң тирән урыннарына үтеп кереп, бөтентормышыбызны гаҗәеп көчле бер нур беләи балкыттылар. XXII нче съезд Октябрь бәйрәме көннәре алдыннан тәмамланды. Яңакоммунистик Программа беләи яшәвебезнең беренче ае Октябрь революциясе аенатуры килүе бер дә очраклы түгел кебек. Безнең яңа Программабыз үзенең сүнмәснурын, яктысын нәкъ менә Октябрь кояшыннан ала бит. Бер уйласаң, бу—бик күпматур шигырьләр һәм поэмалар өчен искиткеч гүзәл тема. Минемчә, безнеңшагыйрьләр бу теманы читләтеп үтмәсләр. XXII нче съездның тарихи әһәмияте барыннан да элек шунда, ул Бөек Октябрьэшеп дәвам иттереп, коммунизм төзү Программасын’кабул итте, киләчәккоммунистик җәмгыятьнең ачык, якты перспективасын билгеләде, аңа баруның акюлын сызды. 7 Партиянең икенче Программасы кабул ителгән чакта кайберәүләр бу Программада ук коммунизмга характеристика бирик дип тәкъдим ясаганнар иде. В. И. Ленин ул чакта моңа каршы чыкты. Ул социализмны сала торган кирпечләр әле сугылмаган, без әле аның нинди буласын анык кына белмибез, диде. Шуннан соң күп еллар үтте. Халкыбыз, партия җитәкчелегендә, үзенең батыр хезмәте белән социализмны төзеп, аның гамәлдә ничек буласын күрсәтеп бирде. Бу хакта Морис Торез иптәш бик шәп итеп әйтеп китте: «Борынгы хикмәт иясе, — диде ул, — хәрәкәтнең чын икәнен үзе йөреп күрсәтеп исбат иткән. Совет халкы социализмның чынлыгын аны төзеп күрсәтеп исбат итте». XXII иче съезд кабул иткән яңа Программа марксизм фәнендә беренче буларак коммунистик җәмгыятькә тулы характеристика бирә. Бу Программаның теоретик әһәмияте бик зур. Ул иҗтимагый фәнгә бәя биреп бетергесез өлеш кертә. Бик күпләр яңа Программаны марксистик фикернең бай хәзинәсе, төпле хезмәте, дип атадылар. Өченче Программа, партиябезнең элекке ике Программасыннан аермалы буларак, егерме ел эчендә коммунизмның материаль-техник базасын төзү проблемасы белән беррәттән икенче бик мөһим, бик катлаулы проблеманы — коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләү проблемасын куя һәм коммунизм төзүченең әйбәт мораль кодексын бирә. Программаның бу өлешен без, язучылар, аеруча тырышып, җентекләп өйрәнергә тиешбез. Партия язучыларны яңа кеше тәрбияләү эшендә үзенең ярдәмчеләре дип атый. Болар тикмәгә генә әйтелгән сүзләр түгел. Язучыларның төп материалы — кеше. Әдәбият ул кеше күңеле серләрен ачучы җыр. Аның кешегә йогынты ясау көче бик зур һәм бик тирән. Партия шуны күздә тота. Съездда сиксән илдән килгән марксистик-ленинчыл партияләрнең делегацияләре катнашты. Аларның чыгышлары бердәмлек һәм оешканлык демонстрациясе булды. Тугандаш партияләрнең Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә, аның ленинчыл курсына, аның интернационализм принципларына турылыклыгына күрсәткән мәхәббәт һәм хөрмәтләрен аз*гына булса да күз алдына китерер өчен аларның сүзләрен үзеңә тыңларга кирәк. Кәгазьдә аларның ничек итеп трибунага чыгулары да, ничек дулкынланып сөйләүләре дә, йөрәк җылылары да югалып кала бит. Без, делегатлар, аларның чыгышларын чиксез әсәрләнеп һәм сүз белән аңлатып булмый торган бер горурлык белән тыңладык. Аларның уртак фикере бер: — Сезнең Программагыз — безнең Программабыз ул, безнең өметебез ул. Индонезия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитет председателе Айдит: «Сезнең яңа Программагыз бөтен кешелек өчен юл күрсәтүче йолдыз ул»,— диде. Италия Коммунистлар партиясенең генеральный секретаре Пальмиро Тольятти да аңа кушылды. «Сезнең яңа Программагыз,— диде ул, — эшчеләрнең һәм халык массаларының аңына барып җитеп ал арны бик тирән дулкынландыра, ал арны үз тормыш проблемаларын хәл итү буенча коммунистлар күрсәткән юл бердәнбер^дөрес юл икәненә, кешене һәртөрле эксплуатациядән, изүдән һәм җәоердән коткара торган бердәнбер юл икәненә ышандыра». Кытай Коммунистлар партиясе вәкиле Чжоу Энь-лай үзенең чыгышын: «Безнең ике ил халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге, Янцзы һәм Идел елгалары мәңге аккан кебек гасырларда яшәр», —дип тәмамлады. XXII иче съездда коммунистик партияләрнең гомуми эшенә, интернациональ дуслыкка хыянәт иткән Албания хезмәт партиясе җитәкчеләре каты тәнкыйть ителде. Албания хезмәт партиясе җитәкчеләре, һичбер нигезләре булмыйча торып, Советлар Союзы Коммунистлар партнясе- 8 нә яла ягалар, «без генә марксизм-ленинизм юлыннан барабыз, башкалар һәммәсе дә ялгыша», —дип шапырыналар. Чжоу Энь-лай үзенең чыгышында: «Албан җитәкчеләрен ачыктан- ачык тәнкыйть итәргә кирәкмәс», иде, бу хәл тугандаш партияләрнең бердәмлегенә зыян китерер, дошман тегермәненә су кояр дигән фикерне әйтте. Әмма калган барлык тугандаш партияләр вәкилләре аның белән килешмәделәр һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең фикерен яклап сөйләделәр. Бу уңай белән Коста-Риканың Халык авангарды партиясе председателе Оскар Варгас иптәшнең чыгышы бигрәк тә минем истә калган. «Безнең^ил, — диде ул, — Албания кебек кечкенә ил. Әгәр безнең партия КПССка һәм башка тугандаш партияләргә кинәт очып куна башласа, без генә чын марксистик-ленинчыл партия, ә бүтәннәр һәммәсе дә ялгыша, дип шапырына башласа, бу көлке булыр иде дип уйлыйм. Шундый ахмаклык күрсәтүдән алла сакласын». Тугандаш партияләрнең сәламләүләрен тыңлаганда тагын бернәрсә аеруча күзгә ташланды. Аларның күбесе үзләренең речьләрен рус телендә яки башладылар, яки тәмамладылар. Кайберәүләр тоташ русча сөйләделәр. Судан компартиясе Үзәк Комитетының политбюро члены Ибраһим Мостафа үзенең речен Маяковский сүзләре белән русча тәмамлады: Ленин и теперь живее всех живых. Наше знанье, сила и оружие. Яна Зеландия Коммунистлар партиясе милли комитетының председателе Джорд Джексон болай диде: «Моннан бик күп еллар элек сезнең бөек язучыгыз Максим Горький болай дип әйткән иде: «...акылдан шашкан дөньяның бөркү караңгылыгында Ленин тарафыннан күтәрелгән факелның яктысын күләгәли торган көч дөньяда юк. һәм Ленин кебек чыннан да мәңгелек ихтирам казанган кешенең дөньяда булганы юк әле». Ленин исемен Җир шарының барлык почмакларыннан килгән барлык делегацияләр дә иң олы мәхәббәт, иң зур хөрмәт белән генә телгә алдылар. Африкалылар аны образлы итеп, яңа дөньяның пәйгамбәре, дип атадылар. Хо Ши Мин картның тәбрикләве бик җылы булды. Ул русча сөйләп киткәч, съезд аңа бик озак кул чапты. Кубаның революцион оешмалары вәкиле Блас Роканың чыгышы безне бик дулкынландырды. Көчле алкышлар астында Куба кызы Рита Диас съезд президиумына Куба революциясенең данлы байрагын тапшырды. Бу минутта: — Яшәсен революцион Куба! — Вива, Куба! — дигән тавышлар бөтен залны яңгыратты. Америка Компартиясенең милли комитеты председателе Элизабет Флинн речен делегатлар бик зур игътибар белән тыңладылар. Элизабет Флинн инде олы яшьләрдәге чал чәчле хатын. Ул бөтен гомерен көрәшкә багышлаган. Безне бигрәк тә аның негр Генри Уистонга атап әйткән туганнарча җылы сүзләре сөендерде. Генри Уистон—коммунист. Америка төрмәсендә бик каты җәзалардан соң аның күзләре сукырайган һәм шуннан соң гына аны иреккә чыгарганнар. Төрмәдән чыккач, Генри Уистон: «Күзләрем сукырайса да, политик яктан мин сукыраймадым», — дигән. Менә бервакыт президиум членнары залның уң ягына карап кул чаба башладылар. Шул чакта анда бөтен буена баһадир негр торып басты. Алкышлар давылдай көчәеп китте. Элизабет Флинн Уистон яны* на килеп аны кочып аркасыннан сөйде. XXII нче съезд трибунасыннан Америка Компартиясе Көнбатыш ярымшарда социализмга бара торган юлга кыю рәвештә һәм ныклап аяк баскан кубалы иптәшләрне тәбрикләде. Бу момент шулай ук бик озакка хәтердә уелып калды. Безнең күпләребезне бернәрсә шактый гаҗәпләндерә торган иде: — Америка шундый зур башы белән ничек итеп бәләкәй генә Кубаны җиңә алмый соң? — дия идек без. Съездда без моның мәгънәсен ачыграк төшендек. Барлык компартияләр, шул исәптән Латин Америкасы илләре компартияләре дә, империалистларны бертавыштан кисәтеп куйдылар: — Кубага кул сузмагыз! Чили Компартиясе Үзәк Комитетының генеральный секретаре иптәш Корвалан: — Империалистлар белеп торсыннар! — диде.—Латин Америкасы халыклары кул кушырып тик ятмыйлар. Әгәр империалистлар Кубаны яңадан буарга маташа башласалар, Пабло Неруда образлы итеп әйткәнчә, континентның барлык почмакларында Сьерра-Маэстра ялкыны бәреп чыгачак. Панаманың халык партиясе Үзәк Комитеты секретаре Рубен Кастельянос: «Куба халыкара жандармның бер күзен чокып алды, һәм империализм, әйләнә-тирәсендә ниләр барын яхшылап күрми башлады Без, кечкенә ил булуыбызга да карамастан, аның икенче күзен төртеп чыгарырга тиешбез», — диде. Ерак Африка илләреннән килгән тугандаш партия делегатларының тәбрикләүләрен тыңлаганда күңелләр аеруча ташып, аеруча шатлык белән тулды. Гасырлар буенча европалылардан җәбер-золым гына күреп килгән, колонизаторларның «дөньядагы барлык бәлаләр коммунистлардан чыга», «коммунизм өрәк ул», дигән чеп-чи ялган сүзләрен генә ишетеп килгән кара негрлар бүген XXII нче съезд трибунасына чыгалар да, горур тавыш белән: — Юк, коммунизм ул өрәк түгел, ул — туганлык, тигезлек, бәхет, гаделлек синонимы! —диделәр. Җир шарында хәзер коммунизм идеяләре барып җитмәгән бер генә почмак та юк. Кайдадыр һинд океанында, Африкадан көнчыгыштарак һәм Мадагаскардан да көнчыгыштарак Реюньон дигән бер бәләкәй генә утрау бар. Аның бөтен халкы 263 мең кеше. Ул утрау Франциянең диңгез арты департаменты дип тә йөртелә. Менә шушы Реюньон утравы Коммунистлар партиясенең беренче секретаре иптәш Поль Вержес чыгышын тыңлаганда мин нәкъ шул турыда уйлап утырдым. Хәер, бу турыда Америка журналы «Лаиф»та шушы араларда: «Хәзер дөньяда иң куәтле ракета — коммунизм тәэсире барып җитә алмый торган бер генә почмакта юк», — дип кайгырып язып чыкты. Дошманның дөреслекне тануы шәп нәрсә ул югыйсә, ләкин ярсуыннан кара көйгән шайтанның бәйдән ычкынып китү ихтималын да онытырга ярамый. Шуңа күрә дә безнең халкыбыз Совет хөкүмәтенең һәм Үзәк Комитетның илебез оборонасын ныгыту буенча күргән чараларын яхшы дип тапты. Съезд да моны дөрес дип хуплады. Тугандаш партия делегатлары да бу эшләр бик вакытлы эшләнә дип әйттеләр. Без сугыш теләмибез, безнең бөтен уебыз тынычлыкта гына! Съезд кабул иткән тарихи Программада хәзерге вакытта сугышны булдырмаска мөмкинлек бар дип әйтелә. «Сугышларны юк итү җир йөзендә мәңгелек тынычлык урнаштыру — коммунизмның тарихи миссиясе», — дип Программа тантаналы рәвештә бөтен халыкка белдерә. 10 XXII съезд башкарган эшләрне, ул калдырган тәэсирләрне бер утыруда гына сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Мин аның меңнән бер өлешен дә яза алмадым буган. Съезд әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә бик киң урын бирде. Программада да бу мәсьәлә бик тулы һәм әтрафлы яктыртылган. Моңарчы әле партия Программасында әдәбиятка мондый зур урын бирелгәне юк иде. Ләкин бүген ул гаҗәп түгел. Чөнки суз гомумән әдәбият һәм сәнгать турында түгел, бәлки коммунизмның бөек сәнгате турында бара. Бу сәнгать җәмгыятьнең рухи тормышына, яңа кешене формалаштыруга торган саен көчлерәк тәэсир итеп барачак. Шуңа күрә бүген әдәбият турында кайда гына сүз чыкса да, бары тик «зур счет буенча гына» сөйләшергә мөмкин. Бу сөйләшү ярым-йорты итеп, җеп очып яшереп түгел, бәлки ачыктан-ачык, дулкынланып, хакыйкатьне ярып салып сөйләшү булырга тиеш. Бүген безгә язучының халык каршындагы бурычы, аның көрәш сафындагы урыны, талантның барыннан да элек халык байлыгы булуы, язучының шушы байлыкны үз белдеге белән вак-төяк нәрсәләргә әрәмшәрәм итәргә хакы юклыгы турында аеруча җитди сөйләшергә кирәк. Талант актык тамчысына кадәр халыкка кайтарып бирелергә тиеш. Бүген дә элеккечә' генә, янмый-көйми һәм селкеиер-селкеимәс кенә эшләүче язучы үзенең халык алдындагы бурычын үти алмаячак һәм коммунистик корабльдән төшеп калачак. Коммунистик җәмгыять язучысы ул зур хәрефтән языла торган Кеше, ул коммунизм идеалларына бөтен күңеле белән бирелгән, мораль яктан саф һәм хезмәт сөючән кеше. Шундый язучының геройларыннан гына яшь буынга үрнәк алырга мөмкин булачак. Шундый язучы гына, сәнгатьнең кешене дөреслек һәм матурлык белән тәрбняләвен аңлап, һәртөрле төссезлеккә, фәкыйрь характерларга, стандарт сюжетларга вөҗданы белән каршы торачак, һәм ул бервакытта да чын сәнгатьне халтура белән алмаштырмаячак! Партия тарафыннан шәхес культы кыю фаш ителүе һәм аның калдыкларының бетерелүе, партия һәм дәүләт тормышында ленинчыл нормаларның торгызылуы, социалистик демократиянең тагын да үсүе, халык инициативасының гөрләп ташып торуы — болар һәммәсе дә барлык халыкларның, шул җөмләдән татар халкының да, әдәбияты үсешенә шундый зур этәргеч бирәчәк, якын елларда без әдәбиятыбызның бик нык үсеп китүенең шаһитлары булачакбыз. Инде бүген үк күп кенә яңа әсәрләр язылып бетеп килүен әйтә алабыз. И. Гази, Г. Бәширов, Г. Ахунов, Р. Ишморат, С. Баттал иптәшләрнең зур күләмле яңа әсәрләре төгәлләнде. Ф. Хөсни, Г. Минский, Р. Төхфәтуллин, X. Туфан, С. Хәким, X. Вәхит, Ш. Галиев, И. Юзеев һәм башкаларның яңа әсәрләре басылып чыкты, сәхнәгә куелды. Бүтәннәр җиң сызганып эшлиләр. Акыл ияләре: кемлегеңне беләсең килсә, үзеңне бүтәннәр белән чагыштыр, диләр. Мин еш кына бүгенге совет әдәбиятын бүгенге буржуа әдәбияты белән чагыштырам. Бу чагыштыруда аеруча күзгә бернәрсә ташлана: безнең әдәбиятыбыз бөек гуманизм белән сугарылган, ә бүгенге буржуаз әдәбият гуманизм дигән төшенчәнең хәтта үзен дә аяк аска салып таптый. Шушы араларда Көнбатыш Германиядә чыккан һәм буржуаз әдәбият өчен бик характерлы булган бер әдәби китап «Кешелекле үтерүче» дип атала. ЛАопдый чакта комментарий кирәкми, диләр. Алдан күрүчән хәстәрле нәшриятчыларның китап тышлыгына махсус оя ясап нервларны тынычландыра торган порошоклар тыгып куюларын әйтсәк, шул җитәр шикелле. Ике дөнья, ике әдәбият, аермалары җир белән күк! Съездның якты залында утырып, Н. С. Хрущевның искиткеч докладларын һәм шулай ук теге-бу күләмдә әдәбиятка тукталган П. Г1. Демичев, Н. В. Подгорный, Е. А. Фурцева, М* А. Суслов, С. П. Павлов, П. А. Сатюков, А. И. Аджубей, Ф. И. Голиков, язучылардан М. Шоло- 11 х°в, А. Корнейчук, А. Твардовский, Н. Грибачев һәм В. Кочетов иптәш- кичердем ГЬ1шлаР Ь1н тыңлаганда менә шушылармы кайта-кайта уемнан М. Шолохов халык арасында бик популяр язучы, — съезд моны тагып )ер тапкыр күрсәтте. Фойега чыкса, аны шунда ук уннарча кешеләр урап ала, алдан хәзерләп куйган китапларын сузып автограф сорыйлар, фотокорреспондентлар төркемнәре белән килеп ябырыла. Председательлек итүче иптәш сүз Михаил Шолоховка бирелә дигәч, залда бик көчле алкышлар купты. Аның бөтен рече буенча кул чабулар яңгырап юрды. Бик күңелле булды, бик куп көлдек. Шолоховның речен, җәйге эсседә салкын су эчкән кебек, рәхәтләнеп «эчтек». Ул вакыт ягыннан оашкалар хәтле үк сөйләде, әмма тыңлаучыларга аның рече бик кыска- сымаи тоелды. Уртачадан да бераз тәбәнәгрәк буйлы, аксыл чәчле, аксыл мыеклы Шолохов трибунадан киткәч тә делегатлар аңа бик озак кул чаптылар әле. Кайберәүләр: Шолоховтан без күбрәкне көткән идек, диләр. Шулай булмыйча соң! Шолохов — исеме бөтен дөньяга билгеле язучы, тере классик. Андыйлардан, әлбәттә, ниндидер үтә зур, үтә акыллы сүзләр көтелә. Мин Шолоховның речен тыңлап кына калмадым, игътибар белән укып та чыктым. Шолохов үзенә хас алым белән безнең әдәбият җәмәгатьчелеген дулкынландыра торган күп кенә мөһим мәсьәләләр турында турысын әйтеп сөйләде. Аның фикерләре тирән, безнең әдәбиятыбызның киләчәге өчен борчылып кайгыртуы бик урынлы һәм вакытлы. Безнең заманның икенче зур язучысы А. Твардовскийның чыгышы үзенең тотнаклылыгы, фикер йөртүенең тирәнлеге белән аерылып торды. Кул чабулар азрак булса да, аны бик зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Н. Грибачевның чыгышы да ярыйсы гына тәэсир калдырды. А. Корнейчук әдәбиятка аз тукталды, ул тынычлык өчен көрәшүчеләрнең эшләре турында сөйләде. В. Кочетовиың речендә дә мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Әдәбият турындагы иң тирән, иң принципиаль, иң мөһим фикерләр, әлбәттә, иптәш Н. С. Хрущев речьләрендә һәм яңа Программада бирелде. Анда безнең бүгенге бурычлар да, иртәгәге бурычларыбыз да шул хәтле ачык һәм төгәл итеп әйтелгән, хәзер шул нигездә җиң сызганып эшләргә генә кала, һәм мин уйлыйм — безнең язучы, әдәбиятчы һәм тәнкыйтьчеләребез, вакытны әрәм итмичә, бөтен әдәби хуҗалыгыбызны, аның традицияләрен җентекләп өйрәнергә керешерләр. Бигрәк тә бүгенге көн әдәбиятыбызны игътибар үзәгенә алырлар дип ышанасы килә. Биредә тагын шул фикерне дә әйтеп узасы килә: әдәбият белән шөгыльләнүче безнең кайбер иптәшләр чиктән чиккә ташланырга яраталар. Бүген бер әйберне күккә күтәреп мактасалар, иртәгә, җилләр бүтән яктан,исә башласа, шул ук әсәрне бәреп төшерергә дә кыйбат алмыйлар. Шуңа күрә, әдәбиятта шәхес культы калдыкларына каршы көрәшәбез дип, аерым кешеләрнең безнең озак еллар дәвамында прешелгән барлык уңышларыбызга төкереп карарга маташулары мөмкин. Совет әдәбиятының идея нигезләренә карата нигилизм карашлары чагылуы да ихтимал. Без болай да тарихтан каты сабак алдык инде, яңа ялгышларны кабатламыйк. Дөоес шәхес культы заманыннан калган кимчелекләрдән арынып беттек инде дип әйтү иртә булыр иде әле. Автоматик рәвештә фикер йөртү схематизм алай-болай булмагае дип артка карау, чын хакыйкатьне хакыйкать булып күренгән нәрсәдән яхшылап аера белмәү, - болар, кызганычка каршы, бүген дә яши әле. Аларга каршы аяусыз көрәшергә киоәк Ләкин әдәбиятта, кабатлап әйтәм, тәртә күтәреп, уңлы-суллы бәреп’егып йөрергә ярамый. Әдәбият мәйданы андый мәйдан түгел, 12 тәртә — тәнкыйть коралы түгел. Безгә тикшерү, җентекләп өйрәнү, оригиналь фикер йөртә белү кирәк. Югыйсә, цитата артыннан цитата китерәбез дә, стандарт буенча кабатлыйбыз: язучы тормыш белән элемтәне ныгытырга, бүгенге матур тормышыбызны дөрес һәм югары осталык белән чагылдырырга тиеш дип тезеп китәбез. Ләкин йөз тапкыр әлвә дип әйтү белән геиә авызда әлвә булмый бит. Бүген һәр иҗат кешесе, читтән чакыруфәлән көтмичә, үз-үзенең мөмкинлекләрен барларга, көчен бергә тупларга һәм үзенә уңай юнәлештә эшкә керешергә тиеш. Тик тору, көтү, сабыр итү заманнары үтте инде. Язучыга чын илһам белән эшләргә комачаулый торган конфликтсызлык, дистанция, идеаль герой һәм башка шуның кебек эреле-ваклы ясалма «теорияләр» барысы да юлдан себереп ташланды инде. Хәзер максат һәм бурычлар ачык. Шәхси иҗади инициатива, югары осталык, иҗади формаларның, стильләрнең һәм жанрларның төрлелеген күрсәтер өчен безнең алда чиксез киңлек җәелеп ята. Программа турындагы докладында иптәш Н. С. Хрущев съезд трибунасыннан тагын бер тапкыр: «Партия барлык әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен хәзерге заманга бәйләнешле темаларны новаторларча кыю эшләргә чакыра», — диде. Бу чакыруны без бөтен халык соравы дип аңлап, аңа бөтен коллективыбыз белән кушылырга тиешбез. Элегрәк елларда бүгенге көн темасына язу ансат эш дип карала иде, хәзер бу эшнең аерата читен икәнен һәркем күрә. Хәзерге заман — ул бүгенге көн генә түгел. Әгәр әсәрдә иртәгәге көн нуры булмаса, ул әсәр инде хәзерге заман әсәре дип атала алмый. Ә иртәгәге көн нинди булачак? Әгәр дә тормыш юлын үтүне дә, аю кебек уңга-сулга карамый урман ерып бару дип күз алдына китерсәк, әлбәттә, иртәгәге көн турында әллә нәрсәләр язарга мөмкин. Әмма язган һәр сүзең өчен укучы алдында җаваплылык тоеп, җитди булсаң, әлеге иртәгәне язып бирүе шактый кыен ул. Берәү дә узм&ган юлдан барырга туры килә, һәр адым — яңа бер ачыш. Менә шундый чакта тәнкыйтьче йөзендә яхшы киңәшчең булуы никадәр мөһим. Ә ул синең яныңда басып тора, синең олы юлдан тар сукмакка кереп китүеңне күрә, әмма, авызына йөзек капкан кебек, эндәшми, кая барып абыныр дип көтә. Бәлки, мин бераз арттыра торганмындыр, һәрхәлдә тәнкыйтьнең ваемсызлыгына бик күпләрнең күңеле әрни. Бу— факт. Еш кына Карелия урманнарында ерак разведкага барган чаклар искә төшә. Барасың, барасың, юлның очы да, кырые да юк. Адашуың да бик мөмкин. Шундый чакта өстә самолетыбыз килеп чыга да, юл күрсәтеп, үз җаена китеп бара. Ә син инде ышаныбрак атлыйсың. Чөнки самолетка югарыдан яхшырак күренә, ул дөрес юлны күрсәткәндер, дисең. Тәнкыйтьчеләр белән язучылар арасында да менә шундый дуслык булсын иде. Гомуми эш интересы шуны сорый. Съезд залында партиянең күңел җылысын тоеп утырганда мин үзебезнең язучылар арасындагы бүтән хәлләр турында да уйландым. Бернәрсә белән дә кызыксынмый торган ваемсыз иптәшләр арасында эшләве язучыга бик кыен. Принципсызлык, эчкерлелек, иптәшеңнең әсәренә карата чын фикереңне әйтмәү — иҗат эшебезгә никадәр зыян китерә. Ваемсызлыкны иҗат эшчеләре арасыннан куарга күптән вакыт. Иҗат чын дуслыкка мохтаҗ. Шунда ук минем уема икенче бер фикер дә килеп китә иде: ә без мещанлык фәлсәфәсе — син мине макта, мин сине мактыйм дигән иң әшәке фәлсәфә белән араны тәмам өздекме? Чирне яшерер хәл юк: шушы фәлсәфәнең кайбер чыбык очлары юк- юк дигәндә дә язучылар арасында очрап куя, партиячел принципиальлек әшнәлек өчен корбан ителә һәм нәтиҗәдә беркемгә дә кирәге бул- 13 П'АПД 1 ! чиле ’ пешле әсәрләр әдәбият мәйданына килеп чыга. Ул чиле- Jrrun" ""ӘР ЛӘР Дәүләт акчасын ашап, бик кирәкле кәгазь фондын йотып кына калмыйлар, бәлки әдәбият мәйданын чүпләп, әдәбиятның кыйм- ииерәләр. Барыннан да бигрәк, укучыларның эстетик зәвыкларын бозып, аны рухи имгәтәләр. Бу бик зур зыян һәм мондый күренешләргә каршы тәнкыйть кенә түгел, барыбыз да аяусыз булырга тиешбез. Ә тәнкыйтьнең ролен бик нык күтәрергә кирәк. «Тәнкыйть тирәсендә, — ди Н. Грибачев югарыда телгә алган речендә, — җәмәгать хөрмәте атмосферасы тудырырга кирәк. Икенче яктан, безнең тәнкыйтьчеләрне объектив, илһамлы, эчтәлеге белән дә, формасы белән дә акыллы эшкә чакырырга кирәк». Бик дөрес фикер! Съездда, ягъни тормышның иң кайнап торган җирендә утырганда, әдәби геройларыбыз турында да күп уйландым, аларны тормыштагы прототиплары — Гагановалар, Гиталовлар, Смирновлар һәм башкалар беләичагыштырдым. Барыбызга күз йоммыйм: Г. Бәширов, И. Гази, Ф. Хөсни, И. Исәнбәт, С. Хәким, Ә. Еники, М. Әмир, Р. Төхфәтуллин һәм башкаларның әсәрләрендә җанлы гына образлар яши. Ләкин, беренчедән, алар аз әле, икенчедән, халык тормышының үзәк типлары һәм күренешләре һаман да әле әдәбиятта тирән һәм тулы итеп чагылмыйча калып киләләр. Вак темалар һәм күләгә образлар безнең тен- кәне корытып бетерәләр. Мәскәүдә чакта Татарстан делегатларына якыннанрак күз салырга, аларны күзәтергә мөмкинлек булды, һәрберсе диярлек чын алтын. Менә югарыда инде бер тапкыр телгә алынган Александр Тимченко. Карап торырга какча гына бер кеше, тыйнак, аз сүзле. Эштә — арслан егет. Иптәшләре аны — дирижер, диләр. Кырык метр биеклектәге тимер вышкаларны җиде-сигёз трактор белән икенче урынга күчергәндә машина гөрелтесеннән кеше тавышы ишетелерлек булмый. Тимченко бөтен боерыкларын, дирижер кебек, кул ишарәләре белән генә бирә икән. Бала вакытында аңа рәтләп мәктәпкә йөрергә туры килмәгән. Сугыш булган, әтиәниләрен югалткан. Ә хәзер аның бригадасы Азнакай районының ике мәктәбенә шефлык итә. Бу гаҗәп матур һәм бары тик безнең тормышта гына булуы мөмкин күңелле күренеш бит. Бондюг заводының өлкән аппаратчигы, уйлап табучы һәм үзешчән артист Рәхим Хәлиуллин, бораулау мастеры инженер Камил Нәҗипов, куян караучы Харис Сафин, атаклы кукуруз үстерүче Мирзагали Шәй- хелгалиев, колхоз механизаторы Әмирҗан Әюпов, сыер савучы Талия Минһаҗова, төзүче Гали Гыймазов, кош караучы Асия Садыйкова, кранчы Валя Егорова, укытучы Тая Пушкарева, партия һәм совет эшчеләре бик озакка минем хәтердә калдылар, яңа образлар иҗат иткәндә маяк булып торырлар. Съездда без Юрий Гагарин белән Герман Титовны да һаман саен күреп тордык. Карап торырга алар да бик гади кешеләр кебек, өсләрендә гадәти хәрби кием. Андый хәрбиләрне урамнарда көн саен очратабыз. Ләкин әгәр уйласаң, алар бит бүгенге көн кешеләре генә түгел, киләчәк кешеләре дә. Моңарчы һичбер адәм баласы булмаган җиһанда очып йөргән Җир шарына йолдызлар, ай-кояшлар ягыннан торып өстән караган,’ Җирнең җиһандагы берәү дә күрмәгән искиткеч матурлыгын үз күзләре белән күргән кешеләр бит алар! Чит ил язучылары арасында искиткеч талантлы һәм фантазиягә чиксез бай кешеләр бар. Әмма кайсы ил язучысы тормышта безнең менә шундый прообразларыбыз бар дип горурлана ала?! Evrei-i шундый киләчәк кешеләре белән Совет иле генә, совет язучы- чары‘гына мактана ала. Әмма бу хәл совет язучыларына моңарчы бул- 14 маганча зур бурычлар да йөкли. Безнең әдәбиятыбыз киләчәк кешеләре образларын бирергә тиеш, чөнки бүтәннәр бүген моны эшли алмый әле. Менә шул бурычтан килеп, без әдәбиятыбыз турында фикер йөртәбез, зур максатка комачаулаучы аның кимчелекләрен курыкмый тәнкыйтьлибез. Делегат П. Демичев кайбер әсәрләрдә үз заманыннан һәм үз җирлегеннән тыш сурәтләнгән төссез характерлар очравын әйтте. Миңа калса, бу бик дөрес тотып алынган күренеш. Нәкъ менә шул чир белән күп кенә әдәби образларыбыз җәфалана да бит. Кайбер китапларда гражданнар сугышы кешеләре дә, утызынчы еллар кешеләре дә, Бөек Ватан сугышы еллары кешеләре дә, ниһаять, коммунистик бригада кешеләре дә бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган булалар. Хәтта кайвакыт бу кайсы заман, кайсы җир кешесе сурәтләнә икән — революциягә ка- дәргеме, бүгенгеме? — днп аптыраган чаклар да булгалый. Рус тәнкыйтьчеләре әдәбият мәйданында социаль бәйләнеше бөтенләй булмаган, хәзерге Көнбатыш Европа һәм Америка романнарының геройларына охшаган «табигать баласы» образы да күренгәли башлады дип язып чыктылар. Татар әдәбиятында мондый образлар күзгә чалынганы юк шикелле. Әгәр күренә-нитә калса, шунда ук тәнкыйть утына тотып тамырларын көйдерергә кирәк. Чүп үләне әрсез була бит. Мондый ясалма әсәрләрне тормышны яхшы белмәгән, тәҗрибәләре җитенкерәмәгән, сәнгатьтә ялган новаторлык һәм формализм беләи мавыгучы яшьләр күбрәк язалар. Без яшь драматургларыбызга ныграк күз салырга тиешбез. Алар язган байтак кына әсәрләрнең уңышсызлыкка очравының төп сәбәбен тпрәннәнрәк ачасы иде. Югыйсә, аларның пьесалары күз ачып йомганчы языла, күз ачып йомганчы сәхнәгә менә-һәм шундый ук тизлек белән тәгәрәп тә төшә. Миңа калса, язучы Мирсәй Әмир: начар пьесадан яхшы постановка көтмә, дип турысын әйтте. Пьесаларны драматурглар яза. Ә бездә бу эшне дә театрга йөкләү тенденциясе сизелә шикелле. Булмый алай, драматург — язарга, театр әсәрне сәхнәгә куярга тиеш. Икесе ике эш, һәм бик зур, бик катлаулы, талант һәм илһам сорый торган эш. Иптәш Е. А. Фурцева бер ел эчендә сәхнәгә 1114 яңа пьеса куелды дип әйтте. Шул уңай белән күренекле казакъ язучысы Г. Мөсрепов бо- лай дип язып чыкты: «Бу сан, — диде ул, — сәнгатьне кадерле нәрсә итеп санаган һәркем күңелендә борчу тудырмыйча калмый. Бөтендөнья драматургиясе дә бөтен тарихы буена шулкадәр санда чын сәнгать әсәрләре калдырмады бит. Бу сан сыйфат ягын сан белән капларга тырышу тенденциясенең әле дә бетеп җитмәвен күрсәтә». Съезддагы чыгышларда кайбер язучыларның ялган новаторлык пәрдәсе беләи үзләренең талаитсызлыкларын һәм тырышып эшләргә теләмәүләрен капларга маташулары да әйтелде. Бу — бик урынлы кисәтү. Без шулай гадәтләнгәнбез: язучының таланты турында әйтәбез, әмма аның тырышып эшләве яки эшләмәве турында ләм-мим юк. Дөресме соң бу? Талант кешегә табигать тарафыннан бүләк ителә. Ләкин кеше аның турында кайгыртмаса, ягъни тырышып эшләмәсә, ул талант бик тиз шиңә. Бары тик хезмәт беләи, тагын да ачыграк итеп әйткәндә, зур көч, тырышлык сорый торган хезмәт белән берлектә генә талант җимеш китерә. Хәтерләгез Г. Тукай белән Г. Ибраһимов никадәр көч түккәннәр. Л. Н. Толстой белән А. М. Горький турында әйткән дә юк инде. Алар уннарча кешеләр эшли торган эшне бер үзләре башкарганнар. Ә безнең хәзерге язучыларның тырышлыклары кай тирәдәрәк? 15 1 т Т аб И1ать зларны таланттан мәхрүм итмәгән, әмма тырышлыклары пи I тә җитенкерәми кайберәүләрнең. ХРЧМ ^ 3У ЧЬ1 хезмәте нәрсә соң ул?—дип сораулары мөмкин. Язучы . ^...әте ул өстәл артында утырып язу гына тугел, язучы хезмәте, барыннан да элек, чынбарлыкны тирәнтен өйрәнү. Тормышны белмәгәндә нурлы талант та тоныклана, югала, сүнә. Ә тормышны өйрәнүгә күпме көч түгәргә кирәк — моны язучы бер үзе генә белә! Үлчәве юк аның. Безнең кайбер яшьрәк язучылар хезмәт куймыйча да дан казанып, гонорар табып була, дип уйлыйлар. Иҗат көчләрен таркаталар. Бөтен жиргә килеп кысылалар, әмма бер урында да юньләп эшләмиләр. Алар оөтеи нәрсә турында язалар, әмма юньләп язган әсәрләре юк. Бу — Җил куу, кирәксез эш. Ләкин аның кирәксезлеген еллар үткәч кенә аңлыйсың Һәм ул вакытта соң була инде. Крепостьны яулап алыр өчен барлык көчләрен бергә туплыйлар, аннары бер юнәлештә бәрәләр. Яхшы әдәби әсәр язу да—крепость алу белән бер ул. Аны көч түкмичә генә яулап алып булмый. Яшь язучыларның Матбугат йортына ябышып ятулары күңелле хәл түгел. Мин инде әйткәнем дә бар бугай. Бу Матбугат йорты яшь талантларны күтәреп кенә калмый, бәлки үзенең кысынкылыгы белән имгәтә дә. Юк, яшь талантка күбрәк саф һавада — төзелешләрдә, кырларда, тормыш кайнаган җирләрдә йөрергә кирәк. Гариф Ахунов мисалы бик^характерлы. Әгәр ул Казанда калып, шул Матбугат йортыннан чыкмый яшәсә, берәр рәтле әсәр яза алыр идеме икән? Нефтьчеләр арасында берничә ел торгач, ул өстәлгә роман хәтле роман китереп куйды: мәгез, укыгыз! Бездә үз биографияләре булган яшь язучылар бик аз. Язучыга исә биография бик кирәк. Чөнки иҗат җәүһәрләре ята торган сихри тартманың алтын ачкычы нәкъ шунда яшерелгән бит. СССР Фәннәр академиясе президенты М. В. Келдыш үзенең речендә: «Фәнгә чыннан да талантлы кешеләрнең генә, үз эшенең энтузиастлары булганнарның гына килүенә ирешергә һәм сәләтсезләрдән, иҗат итә белмәүчеләрдән кыю рәвештә арынырга кирәк»,—диде. Әдәбиятта да шулай булырга тиеш. Кем теләсә шул түгел, сәләте, таланты булганнар гына язучы була ала. Мин кем булырга теләмәм, әмма кулымнан берни дә килми икән, буталып йөрүемдә ни файда? Мин — художник яки музыкант булам, дип әйтергә күпләр базмыйлар, әмма протокол гына яза белүче кайберәүләр язучы булам дип әйтүне табигый эш дип саныйлар. Соңыннан андый кешеләр әдәбият мәйданына бер кереп алсалар, бөтен иҗат коллективының аягына гомергә таккан гер булып йөриләр. Чын талант тиз генә ачылмый, диләр. Бу — дөрес. Чын талант һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә һәм гомер буе ачыла бара. Ләкин сүз үзендә талант чаткысы булган яшьләр турында оармый, алар! а һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк һәм андый ярдәм ителә дә. Сүз әдәби эшкә аслаи сәләтсез кешеләр турында бара. Алардан никадәр тизрәк котылсак, талантлы яшьләр белән эшләве шулкадәр җиңеләер иде. Иптәш Гиталов рече вакытында Н. С. Хрущевның тел турындагы репликасын һич онытасым юк. «Мин, —диде Никита Сергеевич Хрущев — бер газетада безнең авыл хуҗалыгы машиналары исемнәрен тәнкыйтьләгән мәкалә укыган идем. Менә әйтеп һәм аңлап карагыз әле бу НӘРСӘ- «ка-хе-два», «Ка-хе-ка» һәм тагын шайтан оелсен нәрсә'* Нинди эт теле безгә тагалар. Аңлаешлы гына итеп, кешечә генә әйтеп’биргәндә ни була. Телне төрле «ка - хе - ка» һәм «ха - ха»- лар белән чүпләргә ярамый». ‘Миңа калса, иптәш Н. С. Хрущев сүзләренең принципиаль әһәмияте 16 бар. Безнең газета-журпаллар һәм журналистлар моннан үзләренә нәтиҗә ясарлар дип ышанам. Без тел турында вакыт-вакыт бәхәсләшеп алгалыйбыз. Нәрсә турында бәхәсләшәбез әле? Гадиләштерә төшеп әйткәндә, сүз күбрәк аерым сүзләр, аерым хәрефләр турында бара. Әмма шул ук вакытта күп кенә мәкаләләр күңел кайтара торган агач тел белән язылган була, аларга каршы берәү дә бер сүз әйтми. Әлбәттә, телебезне киң укучылар катлавына аңлашылмый торган иске гарәп сүзләре белән чүпләүнең сукыр бер тиенлек тә кирәге юк. Әмма телебезгә бабайлар заманында ук кергән, үзебезнеке булып беткән, бик күп еллар халыкка туры хезмәт итеп килгән һәм моннан соң да туры хезмәт итәчәк гарәп сүзләрен тел байлыгыннан чыгарып ташлау— формалистлар өчен генә кирәк булса кирәк булыр. Җанлы тел, матур тел, тасвирлы тел — менә безнең басма телебездә нәрсә җитми. Шушының булмавы укучыларга зур зыян китерә. Тагын әдәбиятның үзенә кайтыйк. Коммунизм чоры әдәбияты алдында торган зур таләпләрне үтәп чыгар өчен, без коммунизмның үзе нәрсә икәнен, коммунизмда кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләрен күз алдына ачык китерергә тиешбез. Шунсыз аны әдәбиятта чагылдырып булмый. Күп еллар буенча коммунизмга обывательләрчә караш яшәп килде: янәсе, аз гына эшләрбез, күбрәк ял итеп, кәеф-сафа корып йөрербез. Шуннан нәтиҗә килеп чыга иде: димәк, коммунизмда халык тормышында төп нәрсә хезмәт түгел, бәлки ял булачак. Бәс шулай булгач, янәсе, сәнгать тә, радиолокатор кебек, әкренләп шул дулкынга таба борылырга тиеш. Бу хата караш иде. Яңа Программа коммунизм җәмгыятенең чынбарлыкта нинди булуын да, анда кешеләр нәрсә белән шөгыльләнәсен дә бик ачык итеп аңлатып бирде. Коммунистик җәмгыятьтә кешенең төп ихтыяҗы — хезмәт булачак. Ләкин хезмәт — хезмәт өчен түгел, бәлки аңлы һәм иҗади рәвештә яшәүне тәэмин итү өчен, Ватан байлыгын үстерү, халыкны бәхетле итү, үзеңнең дә матур итеп, кызыклы итеп яшәвеңне тәэмин итү өчен кирәкле хезмәт. Коммунизмны хезмәт, миллионнар хезмәте төзи һәм шул хезмәт аны мәңге яшәтәчәк тә. Димәк, коммунизмда ял түгел, ә эш сәгатьләре кыскаруга да карамастан, төп ихтыяҗ — хезмәт булачак. Кеше үзенең бөтен буш вакытын техник һәм башка белемнәрне үзләштерүгә, үзен рухи яктан баетуга һәм спорт белән шөгыльләнүгә бирәчәк. Шуннан инде сәнгатьнең һәм әдәбиятның бурычлары килеп туа. Алар коммунистик җәмгыять кешесенең төп ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Күбәләкләр һәм чәчәкләр турындагы шигырьләр, мелодраматик интригалар, кухня фәлсәфәсе, фикер ярлылыгын каплар өчен генә кулланыла торган купшы сүзләр һәм башка шуның ише әдәби шалтыравыклар коммунистик җәмгыять кешесеи дулкынландыра һәм илһамландыра алмас. Киләчәк сәнгате иң югары һәм саф кешелек хисләре белән аерылып торачак. Кеше күңелен бөтен нечкәлекләренә кадәр ачып, аның искиткеч матурлыгын күрсәтү — менә ул киләчәк сәнгате. ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре иптәш С. Павлов әдәбият турында бик әһәмиятле фикерләр әйтте. Ул кайбер әсәрләрдә төп игътибарның «төче зәхмәте» кагылган аз санлы мәми яшьләр төркеменә бирелүенә каршы чыкты. «Мораль имгәкләрнең азып-тузып йөрүләре турында авыз суларын корытып язу, — диде ул, — ансат, әмма хөрмәткә лаеклы эш түгел, һәм бу эшне кешене тәрбия итү флагы астында эшләргә ярамый да». Чыннан да, безнең чын яшьләр хәрәкәткә, иҗади хезмәткә, батыр- ыкка чакырган, коммунизм идеаллары өчен көрәшкә әзер булырга өндәгән әсәрләрне көтәләр бит. Булды инде, җебегән малай-шалай турында күп язылды. Әсәрдә алар ахыр килеп төзәлгән булалар, ә тормышта черек йогынтылары торып кала һәм саф йөрәкләрне агулый. Ләкин моның белән мин кире образлар турында бер дә язарга кирәкми дигән фикерне әйтмим. Болай дип әйтү — ахмаклык, сәнгатьне корыту булыр иде. Сүз фәкать матур әдәбият түренә кемне утырту турында бара. Моңарчы әдәби әсәрләрнең түрендә җыен әрәм-тамаклар, җыен ялкаулар, җыен тунеядлар, мещаннар һәм башка шуның ише адәм актыклары булды. Алар, чүп үләне кебек, әдәбият кырын бастылар. Аларга әдәбиятта да тормышта тоткан уз урыннарын бирергә кирәк, аннары барысы да тиешле җиренә утырыр. Шул уңай белән Дм. Фурмановның бер фикерен искә төшереп үтәсем килә: «... Һәр нәрсәгә үзенең урынын, вакытын билгели белү, — кирәк кадәр көч, хис һәм игътибар сарыф итә белү — бу бик читен, бик зур эш», ди ул. Күп вакытта без чаманы онытабыз һәм соңыннан үзебез үк: нигә бу болай килеп чыкты әле? — дип аптырап калабыз. Чама химия кебек фәннәрнең генә түгел, сәнгатьнең дә төп баганаларыннан берсе. Съездда милли әдәбиятларның үзенчәлеге турында махсус сөйләшү булмады. Ләкин партиянең яңа Программасында, иптәш Н. С. Хрущев докладларында милли мәсьәлә бик киң яктыртылды, СССР халыкларының үзара милли мөнәсәбәтләре, телләр, гомум интернациональ культура турындагы мәсьәләләргә, ягъни милли әдәбиятларның асыл нигезләрендә яткан мәсьәләләргә тулы ачыклык кертелде. «Милләтләрнең үсеше, — диелә Программада, — капитализм вакытында булган кебек, милли дошманлыкны, милли чикләнгәнлекне һәм эгоизмны көчәйтү юлы белән түгел, бәлки милләтләрнең якынаю, туганнарча ярдәмләшү һәм дуслык юлы белән бара». Татарстан республикасы моңа бик яхшы мисал була ала. Нефть промышленносте кадәр нефть промышленностен без үзебез генә, үз көчебез белән генә аякка бастыра алыр идекме? һич юк. Хәзер безнең нефть районнарында 44 милләт кешеләре эшли һәм барсы да бер туганнардай яшиләр, Тагын шунысы бик мөһим: «Төрле милләттәге совет кешеләренең рухи йөзенең яңа тип иҗтимагый мөнәсәбәтләр тудырган һәм үзендә СССР халыкларының иң яхшы традицияләрен гәүдәләндергән уртак сыйфатлары барлыкка килде». һәрвакыт була торганча, кайбер кайнар башлар бу дөрес күрсәтмәләрдән, әһә, милли аерымлыклар беткән икән, хәзер татар дип сөйләнүнең кирәге бармы икән, дип хата нәтиҗә чыгарулары мөмкин. Партия кисәтеп куя: «...милли аермаларның бетүе, бигрәк тә тел аермаларының бетүе, сыйнфый аермаларның бетүенә караганда, шактый дәвамлырак процесс», ди. Әле 1921 елда ук Татарстан АССРның ҮБК председателе С. Г. Сәетгалиев В. И. Ленинга хат язып, аңардан Татарстан кебек вак автономияле республикаларның яшәве кирәкме, әгәр «кирәк» булса, «күпме вакытка кирәк», дип сорый. Ленин аңа болай дип җавап бирә: г — «Беренче соравыгызга — кирәк; икенче соравыгызга — әле бик озакка...» Программада да шул фикер кабатлана. Шул ук кайнар башларның, икенче чиккә ташланып, милли үзенчәлекләрне күпертүләре мөмкин. Программа мондыйларны да алдан кисәтеп‘куя: «Партия, — диелә анда, — милли үзенчәлекләрне санга сукмауга да, аларны күпертүгә дә юл куймый». 17 2 »С. Ә.“ № 12. г:-. ” '■ ’ ч V.. Безнең илебездә совет милләтләренең интернациональ культурасы чәчәк ата. «һәр милләтнең культура хәзинәсе, — диелә Программада.— интернациональ характер алырлык иҗат әсәрләренә һамаи күбрәк байый бара». Коммунистик җәмгыятьнең гомум кешелек культурасы нигезләре көннән-көн ныгытыла. Бу эштә рус культурасының, рус теленең роле чиксез зур. Рус теле хәзер безнең икенче ана телебез булып әверелеп килә. Әгәр без татар әдәбиятына күз салсак, аның үткәнен һәм бүгенгесен уйдан кичерсәк, аның бервакытта да башка милләтләрдән аерылып, үз кабыгына төренеп кенә үскәнен күрмәбез. Бүген дә ул үз кабыгына гына төренеп яшәми, киләчәктә дә бу тар сукмакка борылмас. Аның юлы — барлык тугандаш әдәбиятларның юлы — якынаю һәм бер-берең исәбенә баю. Татар әдәбиятында барлык тугандаш әдәбиятларның хәзинәсеннән алынган нурлар бар. Бигрәк тә бөек рус әдәбиятының уңай тәэсире зур. Якты талантлары һәм киң колачлары белән дөньяны таң калдырган рус сүз художникларыннан берөзлексез иҗади өйрәнү нәтиҗәсендә татар язучылары тарихи кыска бервакыт эчендә зур уңышларга ирештеләр, барлык халыклар да яратып укый торган әсәрләр яздылар. Бу дуслык, бу бергәлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шушы араларда гына әле без Мари республикасыннан татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгын үткәреп кайттык. Бу атналык бик зур уңыш белән барды. Без күп санлы укучыларыбыз — эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция вәкилләре, студентлар һәм мәктәп балалары белән очраштык, һәр җирдә әдәбиятыбызга карата, җылы-җылы сүзләр ишеттек. Иң мөһиме — халык безнең китапларны укый. Ерак Бәрәңге районында да безнең һәр язучыбызны, һәр китабыбызны диярлек беләләр. Ләкин тере язучыларны аларның беренче күрүләре икән. Турысын әйтергә кирәк, без мари әдәбиятын да, бүтән ян күршеләребезнең әдәбиятларын да рәтләп белмибез. Ә безнең алда бер үк бурычлар. бер үк мәсьәләләр тора бит. Аларны бергәләп, бер-береңнең тәҗрибәсен уртаклашу юлы белән генә хәл итәргә мөмкин. Сонгы елларда без Чувашстанда, Башкортстанда, Удмуртиядә булып кайттык. Бу әйбәт башлангыч. Барган бер җиребездән күп нәрсәләр алып кайтабыз, өйрәнәбез, беләбез. Киләчәктә бу эш шулай эзлекле дәвам итсен иде. Тик шау-шу күтәрмәскә, парад ясамаска гына кирәк. Хәзер бөтен совет халкы бер дәрт, бер омтылыш, бер теләк белән яши. һәркем коммунизм төзү Программасын тормышка ашыру өчен үзеннән өлеш кертергә ашыга. Без, язучылар да, бу гомуми хәрәкәттән читтә кала алмыйбыз. Хәзер без үзебезгә бер генә таләп куябыз: иҗат эшебез кайнап торсын, революцион романтика, яшьлек канат җәйсен! Мәскәүдә, съезд көннәрендә без, «Юность» гостиницасында, элек Казан оешмаларында эшләгән карт большевиклар белән очраштык. Аларның берсе миңа шундый бер вакыйга турында сөйләде: әллә унсигезенче, әллә унтугызынчы елда, Октябрь бәйрәме алдыннан, Казанда кар ява. Нинди эш ул кызыл бәйрәмдә ак кар! Яшь коммунист һәм комсомолецларның табигатькә ачулары килә һәм алар төнлә белән урамнарга кызыл буяу сиптереп чыгалар. Иртән демонстрациягә дип килсәләр, бар урамнар да кыпкызыл! Менә шундый нык бирелгәнлек кирәк безгә хәзер! Салкын һәм ваемсыз йөрәк белән чын коммунистик китаплар язып булмый. Ә халык бездән дөреслек һәм матурлык, чын күңеллелек һәм чын хисләр белән сугарылган китаплар көтә. Җиңел бурыч түгел, ләкин үтәргә мөмкин бурыч. Эшкә, иптәшләр!