Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР ТУРЫНДА

Коммунистик җәмгыять төзүче халкыбыз язучылардан сәнгатьчә эшләнгән югары сыйфатлы әсәрләр көтә. Романнар, повестьлар белән беррәттән кыска хикәяләрне дә яратып укучылар бик күп. Кыска хикәяләрнең урыны— тормышның алгы сызыгында. Беренче карашта, кыска хикәя жанрында эшләү шактый җиңел кебек, һәрхәлдә кыска хикәя — роман язу түгел. Мәгәр кыска хикәянең дә үз кыенлыклары бар. Барыннан да элек, бу жанрда күләм кыска, тел үткен, әйтелгән фикерләр ачык һәм укучыны дулкынландырырлык булырга тиеш. Җәмилә апа — бу Ләбибә Ихсановаиың шул исемдәге хикәясенең төп персонажы. Кем ул? Гади бер укытучы. Холкы ничек? Әсәрдә Җәмилә апа характеры тулы сурәтләнгән. Ул — олы җанлы, ярдәмгә хәзер торучы кеше. Җәмилә апаның үз-үзен тотышын билгеләүче төп сыйфат язучының даими игътибар үзәгендә тора. «Дөресен әйтим, бу юлы командировкага барасым килеп чыгуым түгел иде. Беренчедән, менә икенче көн инде яңгыр явып тора. Икенчедәй, чираттагы отпускыма китәргә вакыт җиткән. Шуңа күрәдер, шәһәрдән китәргә бер дә аягым тартмады. Тик директор бик үтенгәч, синнән башка җибәрер кешебез юк дип кат-кат әйткәч кенә риза булдым» («С. Ә.», № 10, 60 ел). Бу — хикәянең кереш өлеше. Биредә буяуларга саранлык, хикәяләүдә кыскалык күзгә күренеп тора. Югарыда күренгәнчә, хикәяләүче — кәефсез. «Яңгыр явып тора», «ялга китәргә вакыт җиткән», ә аңарга командировкага барырга кирәк. Өстәвенә «вагон эче шыгрым тулы, эскәмья саен дүртәр-бишәр кеше». Утырырга да урын юк. Көрсенергә, кәефсезләнергә нигез бар. Ниһаять, менә тагын бер штрих: — «Бу урын бушмы?.. — Хәзер иптәшләрем керә... Әйберләре күп. Утыра алмый торалар... Минем өчен җавапның беренче өлеше бик җиткән иде инде; калганын тыңлап азапланмадым, сөйләшеп торырга кәефем дә юк иде, кысыла-кысыла, алгарак үттем». Нәкъ менә шушындый хәлдә — хикәяләүченең кәефсезлеге укучы каршында тәмам ачыкланган хәлдә, хикәянең төп персонажы хәрәкәткә килә: « — Кил, утыр, сеңелем. Сыярбыз әле». Бу сүзләр укучыларны шунда ук үзенә тарта. Күрәсез, әлеге көрсенү, кәефсезләнү фоны ничек Җәмилә апа сыйфатын беренче адымда ук тәэсирле итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә. Дөрес, биредә әлеге сыйфат күренеп кенә китте. Ләкин инде ул хәзер игътибар үзәгендә. Моннан соң бу сыйфат сюжет агышында үстерелә. Хикәянең сюжеты кыска, җыйнак. 134 Типиклаштыру чаралары да катлаулы түгел. Вагонда кайту шартларына хас булган үзара сөйләшү, персонажның эше, аның тышкы кыяфәтен сыйфатлаучы берничә деталь генә бар. Ләкин алар бик урынлы кулланылганнар. «Әле генә миңа урын тәкъдим иткән түгәрәк ак йөзле, бик мөләем зәңгәр күзле, батист яулыгын артка чөеп бәйләгән апа, аңа таба карап- карап торды да: — Әйберләрегез бик күп икән ШУЛ. Носильщикка әйтәсегез калган, — дип куйды». Бигрәк тә шунысы әһәмиятле: характерның сыйфатланышы бер генә минутка да игътибардан төшеп калмый. Хәер, бусына инде башлыча икенче төрле чара — хикәянең төзелеше — композициясе ярдәм итә. Әсәрнең башында сюжетны ике төрле тойгы алга әйди: беренчесе — көрсенү, борчылу булса, икенчесе исә авыр хисләрне читкә куу, кешегә җиңеллек китерү омтылышы. «Үзләре белән алып кергән зур катыргы әрҗәләрне урнаштырганда да, тузгыган юеш чәчләрен рәткә китереп азапланганда да ул үз алдына сукрануыннан туктамады». Менә бу — беренче тойгы. « — Әйберләрегез бик күп икән шул. Носильщикка әйтәсегез кал- г ган». Бусы — Җәмилә апаның мөнәсәбәте. Ә менә аңар җавап: « — Носильщикка бирергә яраса, анысын үзебез дә белгән булыр идек...» Нинди кырыслык. Ләкин Җәмилә апа моңар карап кәефсезләнми, һаман кайгыртучан- лык күрсәтүдә дәвам итә: « — Төшкән җирегездә каршы алучы бармы соң, ичмасам?».. Ниһаять, кәефсезләнү, көрсенү тойгылары бетә, югала. Моннан сон персонажны сыйфатлау икенче планга күчерелә: Җәмилә апа эш башкара— әлеге кырыс җавап бирүченең әрҗәләрен станциядә төшерешергә булышчылар китерә. Төшкәч тә тик тормый. Әллә кайдан атлы кеше табып, тегеләрнең йөкләрен арбага төяшә, аннары үзләрен озатып кала. — «Сөйләмәгез әле юкны. Җәяү йөрмәгән кешеме мин? Катя, әйдә, мен! Я, караңгыда аеры-саеры килеп, берберегезпе югалтып йөрерсез тагы! Утыр, утыр! Бер дә уңайсызланма. Менә шулай. Я, Галәви агай, кузгал әйдә». ■ Бу — хикәянең үзәк эпизоды. Биредә Җәмилә апаның төп сыйфаты тулысыпча ачыла: ул игелекле, кешеләргә яхшылык эшләүче, берәр- сепә авырлык килгәндә үзен аямыйча ярдәмгә әзер торучы иптәш, эчкерсез дус! Ләкин хикәяне укып чыккач, укучы Җәмилә апаның бу сыйфатын таныпбелү белән генә чикләнми. Ул әлеге сыйфат нигезендә хикәядә бөтенләй чагылыш тапмаган характер бизәкләрен дә күзаллый башлый. Әйтик менә Җәмилә апа эштә. Ул биредә фидакарь • хезмәт үрнәген күрсәтүче, көнкүрештә пөхтә, тату, иҗтимагый тормышта халыкка, партиягә чын күңелдән бирелгән кеше. Бу инде схема түгел. Бу шактый җитлеккән образ, ярыйсы гына төгәлләнгән характер. Ә бит язучы хикәядә Җәмилә апаның ,бары тик бер генә сыйфатын сурәтләде. Димәк, бер сыйфат аркылы да гомумилеккә ирешергә, тормыш хакыйкатен тулы гына чагылдырырга мөмкин икән. Әлбәттә хикәянең эчке һәм тышкы формасы да бик зур әһәмияткә ия булып тора. Барыннан да элек, хикәянең сюжеты конкрет кеше, индивидуаль характер тарафыннан билгеләнергә тиеш. Алай булмаганда сурәтләү тукымасы котылгысыз рәвештә автор кубызына биюче таш курчаклар мәйданына әйләнә. Мондый хәлдә инде тар мәйданда зур эчтәлек бирү мөмкин түгел. Моңа мисал итеп Барлас Камаловның «Совет әдәбияты» журналында басылган «Күңел ярасы» исемле хикәясен алырга була. Хикәя башта уңышлы гына дәвам итә. Ләкин финалга җиткәч эш көтмәгәндә бозылып китә, ситуация характерга тәңгәл килми башлый. Нәтиҗәдә хикәягә ясалмалылык шәүләсе төшә, образ бөтенлеге җимерелә, эчтәлеккә зарар килә. Хикәядә сурәтләнгән образларның берсе — Зөлфия. Ул йомшак 135 холыклы, күндәм, әдәпле, намуслы, эшчән кыз. Ләкин аңарда ихтыяр көче бик сүлпән. Сөтне унөч урынына унга гына хисаплап бирүнең ярамавын ул аңлый. Ләкин алдашуны шунда ук фаш итәргә булдыра алмый. Куркуданмы? Юк, ихтыяр көче җитмәүдән. Шуңа күрә дә аның барлык яхшы омтылышлары тышка чыкмыйча, эчтә калалар. «Зөлфия чамасыз аз сүзле булып чыкты. Су буе итеп сорау бирсәң дә бер сүз белән җавап кайтара да тынып кала, карашын өскә теки, аскы иренен тешләштергәләп тик утыра. Чит кешедән тартынган сабый диярсең, кызарабүртенә, җайсызлана». («С. Ә.», № 2, 61 ел.) Ни өчен Зөлфия үзен болай тота? Очраклы хәлме бу? Юк. Автор биредә Зөлфиянең рухи халәтен оста күрсәтә. Зөлфия борчыла, аның намусы баш күтәрә. — «Уңышларыгызның сере нәрсәдә соң, Зөлфия?.. — Сере дип... — Зөлфия җавабында тукталып кала. Гүя ул менә хәзер, шушы минутта ук чын серне ачып салыр кебек. Аның тукталып калуыннан укучы менә шундый омтылышны сизә. Ләкин юк шул, сүзләр икенче юнәлеш алалар: — бернинди сере дә юк инде, абый». Зөлфиянең драмасы шунда ки, ул ихтыяр көче җитмәүдән Төхфәт Ташбулдпн йогынтысына эләгә һәм шулай итеп намуслыдаи намуссызга, турылыклыдан ялганчыга әйләнә. Хикәядә бу хәл оста бирелгән. Ниһаять, менә финал. Автор Зөлфияне төнге өчтә кеше өенә китерә, шау-шу күтәртеп, кешене йокыдан уяттыра һәм хәбәрчегә ялганны фаш итү турында сөйләтә. Дөресен әйтергә кирәк, бу—кузгә бәрелеп торган ясалмалылык. Зөлфия алдашуны фаш итү өчен һич кенә дә мондый сәер ситуацияне сайламаячак. Юк, бу аның характеры түгел. Тар мәйданда зур эчтәлек бирү бурычыннан чыгып, сюжетка якын килгәндә, тагын бер мәсьәләгә игътибар итәргә туры килә. Еш кына шулай була: сюжетны характер билгеләгән, характер сюжетта ачылган. Ләкин хикәя дәртсез укыла, кызыксыну уятмый. Сәбәп нәрсәдә? Я характер көчсез, я ситуация тонык, я булмаса сурәтләү чырайсыз. Башлап язучы Әбрар Шәмин үзенең «Серле төргәк» исемле хикәясен бик әһәмиятле мәсьәләгә багышлаган. Ләкин автор күтәргән мәсьәләсен сәнгатьчә тирән һәм үтемле, җитди һәм тәэсирле итеп чишә алмаган. Эш болай тора. Җәмгыять милкен саклау турында көндәлек кайгыртучаплык күрсәтү— бу коммунизм төзүчеләрнең Иңкүркәм әхлак сыйфаты. Хикәядәге Хәй- буш бабай әнә шундый кешеләрнең берсе итеп уйланылган. Биредә персонажның әлеге сыйфатны күрсәтерлек эше дә бар. Ул заемга 25 мең сум акча ота һәм отышның 20 меңен колхоз идарәсенә тапшыра. «Электр станция расходларына тотыгыз», — ди Хәйбуш бабай. (Ә. Ш. «Чәчәкле яулык». Казан, 1961 ел, 44 бит.) Шуңа да карамастан, Хәйбуш бабай образы укучыны дулкынландырмый. Сәбәп шул: образ көчсез. Совет кешеләренең бүгенге буыны, партиябезнең яңа Программасы к ү р сәт кә н ч ә, ко м м у н и ст и к җә м - гыятьтә яшәячәк. Ул көннәр башланырга күп калмады. Бүген совет халкы менә шул җәмгыятьтә — кешелек дөньясы гасырлар буенча хыял л а и га н ком мун исти к җәм гы ятьтә яшәргә хәзерләнә. Шунысы да дөрес, тормышта әле киртәләр дә очрый. Шулариың берсе — хосусый милекчелек психологиясе калдыклары. Алар әле һаман, анда-санда булса да, күренгәлиләр һәм алга баруга комачаулыйлар. Шуңа күрә дә яңа Программа хосусый милекчелек психологиясе чүп- чарларын хезмәт ияләренең аңыннан тәмам алып ташлауны коммунистик тәрбиянең җитди бурычы дип саный. Ләкин менә шул яңалык өчен көрәшне сәнгать әсәрендә һичбер каршылыксыз гына чишәргә мөмкин түгел. Киресенчә, кешеләрдә җәмгыять милке турында даими кайгыртучан- лык сыйфатын сәнгатьчә тирән раслау — ул кешенең үзендәге хосусый милекчелек психологиясе калдыкла- 136 ры өстеннән җиңеп чыгуын күрсәтү дигән сүз. Әбрар Шәмин хикәясендә мондый җиңү юк. Димәк, мәсьәләне тирән чишү дә юк. Бу яктан Аяз Гыйләҗевның «Карт» исемле хикәясе игътибарга лаеклы. Әйтергә кирәк, биредә дә сүз кешеләрдә җәмәгать милкенә карата кайгыртучанлык тәрбияләү турында бара. Ләкин «Серле төргәк»тән аерымлы буларак, хикәядә персонаж тулысынча диярлек ачыла. Ул — гади һәм тормышчан. ...Хөснулла абзый — әсәрнең төп персонажы сырхаулап китә. Аны шифаханәгә алып бару өчен ат җигеп кияве килә. «Хөснулла абзый капкага бәйләнгән атны, коры печән тутырылган такта арбаны күргәч, Галәвине туктатты да: — Бә-ә, син такта арба җиккәнсең икән, — диде. — Каты булыр дисеңме әллә, бабай? Ферма ягыннан үткәндә азрак печән өстәрбез, — диде Галәви. — Каты булмас, — диде сузып кына Хөснулла абзый. — Бәрәңге ташырга арбалар җитмәс бит, кияү. Шәһәрдән студентлар да килгәннәр. Арбасыз интекмәсеннәр, дим. — Озак тормыйбыз бит, — диде Галәви, — «ә» дигәнче әйләнеп кайтырбыз. — Шулаен шулай да, кияү, син берәр җиңелрәк арба җигеп кил инде... — диде Хөснулла абзый һәм капка янындагы бүрәнәгә утырды. Галәви, риза булмаса да, аны-моны әйтмәде, атны борып китә башлады. Бераз киткәч Хөснулла абзый аны яңадан туктатты: — Галәви! Печәнеңне онытма әле! — Юк-юк, өстәрмен. — Өстәмә инде син аиы, кияү, — дип кычкырды Хөснулла абзый, — әйбәтләп кенә фермага бушатып кил. Аска тун-фәлән генә салырбыз». (А. Г. «Яшьлек юлларында». Казан, 60 ел, 104—105 бит.) Хөснулла абзый менә шулай юл буенча җәмәгать милке турында кайгыртучанлык күрсәтеп бара. Аның урынында икенче берәү һич нигә илтифат итмәс иде. Чөнки «үз хәле хәл». Ә менә Хөснулла абзыйны «үз хәле» генә кызыксындырмый. Билгеле, моидый хәлдә сурәтләнгән Хөснулла абзый укучыны битараф калдырмый — үз артыннан ияртә. Фатих Хөснинең «Чуар йөрәк» хикәясе дә кызыксыну беләи укыла. Моңар язучы ничек ирешкән соң? Башка чаралар белән беррәттән ситуацияне оештыру осталыгы аркылы. Мәгълүм ки, хикәядә ашыкмый гына урын-вакыт сурәтләнеп килә дә, кинәт менә шундый җөмлә яңгырап китә: «...Миндә кинәт ясен очраса, җеннең үзе белән дусларча бер лыкылдап аласы килү теләге кузгалды». (« С. Ә.», № 10, 60 ел.) Әле генә язучыга ияреп, әйләнәтирәгә күз ташлап йөргән укучыны бу җөмлә шунда ук кытыклап куя. Ниһаять, менә сердәш, «...минем өстәл янына, нәзәкатьле рәвештә рөхсәт? сорап, озын гәүдәле... кояшка таба яхшы ук сузылып үскән «яшь имән», безнеңчә әйтсәк, сөйкемле бер яшь егет килеп утырды». Нинди кеше бу? Кем ул? Укучы детальләргә игътибар итә: «...артка чөеп таралган куе кара чәчләре арасында, сирәк-сирәк кенә булса да, ак «көмешләр...» күрәсең, «яшь имән» дигәнем бик алай яшь тә түгел, җилләрне, салкынны күргән, хәер, бу турыда аның озын керфекләре астына качкан һәм, сиңа томырылып караудан бигрәк, үз дөньясын үзендә яшереп сакларга тырышкандай уйчан күренүче, яшерен карашлы һәм гаясәеп матур, ир кешеләрдә сирәк очрый торган сөрмәле зәңгәр күзләре дә сөйләп тора иде». Китерелгән юлларга сибелгән бизәкләргә карап, укучы әлеге «яшь имәи»гә карата уңай мөнәсәбәткә килергә өлгердем дигәндә генә, язучы аның уйларын кинәт икенче якка юнәлтә. «...Мин сокланган «яшь имән»ме бу? Әллә бишкә алганны уйга озатып, туры килгәндә минем ише ачык авызларны «дагалап» йөрүче гади бер аферист кынамы?» Кыскасы, «Чуар йөрәк»не укыганда, бер генә минутка да тыныч кына сюжет агышын күзәтеп торыр- 1— ----------------- башлана. Аның күләмен билгеләүче «чик баганасы» һәрвакытта да бер урында гына тормый. Берәүләр аны берничә юлдан соң ук утыртып куялар. Мәсәлән, Габдрахмаи Минский үзенең «Балаларыбыз үскәндә» 8 исеме астында басылган икенче хикәясенең кереш өлешен биш юлга сыйдырган. Гариф Галиевиең «Авыл күренешләре» 9 циклына кергән парчаларында да экспозиция соц дәрәҗәдә кысылган. Ә менә Фатих Хөсни чик баганасын утыртырга ашыкмый. Аның «Чуар йөрәк» исемле хикәясендә 56 юлга сузылган керештән соц гына сюжет очы калкып чыга. Болар- нын кдйсы яхшы? һәркайсы үз урынында. Ниһаять, керештән соң персонажның характерын ачуга хезмәт итүче бер яки берничә эпизод сурәт- ның «Балаларыбыз үскәндә» исемле нәни хикәяләрендә бу эпизодлар саны бердән артмый. Бу хәл әлеге парчаларның күләмен соң дәрәҗәдә кысарга мөмкинлек бирә. Кыскалык чыганакларының берсе тагын шул: сурәтләү тукымасын төпченүләрдәй, "бормалы-сырмалы сүз әйләнешләреннәи, чуклы бизәкләрдән арчу, тазарту. Кыска хикәяләр язучыдан зур осталык таләп итә. Моның өчен язучы тормыш эчендә кайнарга, кешеләрнең эчке кичерешләрен өйрәнергә һәм белергә тиеш.