Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 ҖИР ҖЫЛЫСЫ КҮЧКӘН ХИСЕМӘ Табаннарым җиргә тигән көнне Җир җылысы күчкән хисемә... Тургай, тургай, юллар озынлыгын Син төшердең минем исемә. Өметемне күккә күтәрдең дә Арыганчы көчле канатың, — Чиге юк ла бу дөньяның, диеп, Тере хәбәр булып син кайттың. Үз куенында аннан адаштырды Шаулап иген үскән аланым; Арышларым кебек, гүя, мин дә Туфрак аша сулыш аламын. Чулпан йолдыз күктә нурым булса, Серле аем миңа моң булды. Хыялларым таңнар каршысына Кояш нуры булып сузылды. Тормыш, тормыш, нинди күңелле син, Әй, татлы да синдә моңаю... Еларга да җирдә өлгермәдем, Мәңгелеккә бирдең елмаю. ТАШ КҮТӘРЕП ТАЛА БУЫННАРЫМ Таш күтәреп тала буыннарым — Ташлардан ук үзем көч алам. Яшьлек, яшьлек, синең сафларыңда Тау-ташларны ватып сыналам. Юллар төзим... Изге уйларымны Җилме килеп бүлә, буранмы, — Барын җиңеп, кайнар яшьлек хисем Матурласын, әйдә, урамны. Арып узыйм, талып узыйм әле, Янып узыйм юллар арасын. 22 һәр ташымны мин куанып салам, Уйлыйм моннан дуслар барасын. Киләчәктән килгән шатлык итеп Шуны әйтә аем-кояшым. Үз ныклыгын биргәч буыннарга, Күтәрмәскә нигә җир ташын. ИМӘН Бу буранда кемнәр юлга чыксын Икәү генә кырда: мин дә ул. Сынагандай, иелеп әле аңа, Әле миңа кагыла җилдавыл. Горур килеш утыра тау башында, Ничек тыныч узып кит инде! Тиле буран аңа ничә килеп, Ничә тапкыр кире чигенде. Каеннарны бөгеп дулады җил, Юлчыларга, гүя, янады. Күпме генә әле баралдың, дип, Эзләремне килеп санады. йөрәгемә күчереп горурлыгын Ерагая миннән карт имән... Җыр китерде буран: — Беркайчан да Очрашырга безгә соң димәм... Әнә ничек мине озата ул, Күрәсеңме безне, әй, авыл! Сынагандай итеп, әле аңа, Әле миңа кагыла җил-давыл. СӨЕНЕЧ КӨТЕП КЕНӘ 7*ар басмадан чыктым әле Тынгы эзләп җаныма. Ай миңа сукмак күрсәтте Сандугачлар ягына. Ай сукмагы ак чәчәкле, Киенмени уравы; Гөлгә гомер бирә монда Сандугачлар сулавы. Җил тия тирәкләремә, Серләрен алып китә. Мәхәббәт ерак икәнен Яфраклар хәбәр итә. Мәхәббәт юлын яктырта йолдызлар көлеп кенә. Бар гөлләр шул юлны күзли Сөенеч көтеп кенә. ЮЛДА НУР БАР ^агышым бар — Син беләсең түгелме? Беләсең, дип, бүгенгәчә Ышандырып яшәдем мин күңелне. Бер ярым бар — Сиңа охшаш түгелме? Охшаш, диеп, бүгенгәчә Ышандырып яшәдем мин күңелне. Юлда нур бар — Син киләсең түгелме? Килерсең, дип, бүгенгәчә Ышандырып яшим һаман күңелне.