Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТӘҢКӘ КАРЛАР ЯВА УРАМДА

Узәниәрдәи килеп, битләремне Назлап исә көткән җилләрем... Яна елга атлап кергән чакта Сорау бирә миңа йөрәгем: — Иске елны җылы сүзләр белән Озатырга җырың әзерме? ...Узылган юл безне куандырган Вакыйгалар белән кадерле. Җиребезгә күпме шатлык килде, Сөенеч килде таңнар артыннан: Батмас өчен чыккан кояшыбыз Киләчәккә карап балкыган! Тынычлык һәм бәхет сүзе булып, Дулкынлана безнең хисебез... Ягез, җилләр, сугыш томаннарын Бөтенләйгә куып исегез! Шуны теләп, бүген планетада Кем генә соң тавыш бирмәгән! Җир күтәрмәс яңа корбаннарны, Глезослар чыксын төрмәдән. Газинурлар тыныч йокласыннар Гөлләр үскән дотлар өстсидә. Язлар белән сердәш чәчәкләрнең Җил өзмәсен кабат берсен дә. ...Хәтерем юктан түгел, иске елга Хуш, дияргә телем бармады: Тормышыма якты маяк булып, Янып калды аның таңнары. Шушы таңнар өчен рәхмәт укып, Юлларына гөлләр сибәрлек... Туачак ел килә каршыбызга Чыршылары белән тирбәлеп. Ылысларын туймый иснәп йөрим, Тәңкә карлар ява урамда... Нинди рәхәт, дуслар, җирдә яшәү. Нинди рәхәт, Заманалар имин торганда!

 МУСАЛАР ИСКӘ ТӨШКӘНДӘ...

Сибгат Хәкимгә бүктәге болытлар киртләч, Җирдәге таулар кебек... Яуга киткән җырчыларның Барсы да саулар кебек. Мусалар бер кайтыр кебек, Чикләрне үтәүтә. Күңелләр шулай юксына, Күңелләр шулай көтә. Безне юатып яшәргә Җырлары гына калган... Аларның үзләрен күргән Дусларны эзлим һаман. — Сагиуларымны басарлык Сүзләре бардыр,—димен. ...Ярты гомерең алар белән Бер сафта узган синең. Җырлап үскәнсең Җәлилләр, Кәримнәр арасында. Кутуйларның елмаюы Бар, гүя, карашыңда. Утлы далаларны кичеп Кайткансың туган якка... Җырыңа һәм иңнәреңә Таянып кыен чакта, — һаман да сиңа дәшәм мин Әткәмдәй якын күреп: — Күктәге болытлар киртләч, Җирдәге таулар кебек. Шул болытларга күз текәп Уйланам кабат-кабат... Яуда үлгән җырчыларны Юксынам сиңа карап. Бик якынсың: уйга чумып Йөргән чакларың белән; Чишмәләрен үзең тапкан Туган якларың белән. Дусларым бер дә көнләшмәс, Сөйгән кешем — син, дисәм... Мусалар искә төшкәндә, Ярый әле, син исән.

УНСИГЕЗ ТУЛЫП килгәндә

Сабан туена кунакка Кузгалдылар шәһәрләр... Чиләбедән кызлар кайткан, Матур да соң, каһәрләр! Берсе дустымның балдызы, Куе зәңгәр күлмәктән. Кай арада егетләрнең Мәхәббәтен дөрләткән! Таң саеп безнең тирәне Җыр белән уяталар. Ул суга барган чагында Җыр белән озаталар. — Бездәге кебек чишмәләр Бар микән Чиләбедә?.. Кыз дәшми... Су тутыра да Бизәкле чиләгенә, — Чирәмле сукмаклар буйлап Борыла килгән якка. Җыр авазы, җавап эзләп, Тирбәлеп кала артта: — Сүнмәс мәхәббәтем итеп, Күңелдә йөртәм сине. Үземә дә сиздермичә, Яшьлегем көткән сине... Ургылып аккан хисләрен Кем соң җырга салмаган; Унсигез тулып килгәндә Кем соң шулай янмаган?! Янарсыз, дөрләп янарсыз Иртә дә, кич тә әле. Чишмә юлларын саклаган Көннәрем истә әле. Чибәрләргә гашыйк иткән Егет чак, кайчан уздың? ...Тормыш күге зәңгәр булсын Зәңгәр күлмәкле кызның.

ҖИЛЛӘР ИСӘ ТАЛГЫНГА

Ялгыз үскән тирәктер, Яфраклары сирәктер. Бөдрәләнеп китәр өчен Җылы яңгыр кирәктер. Явар әле, көттермәс, Зарыктырып бетермәс. Яңгыр көткән тирәк кебек Сине көтәм, үз күргәч. Шулчак инеш ярында Җилләр исә талгынга. Япь-яшь тирәк, нидер әйтеп, Шаулый минем янымда. Моңнар чолгый күңелне, Моңсыз күңел — күңелме? Табигатьне куандырып, Болыт килә түгелме?.. Янгыр ява тирәккә, Шифалары кирәккә. Җылы сүзең, яңгыр булып, Яз китерсен йөрәккә.