Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фәнни китапханә кулъязма тасвирламаларының яңа басмалары

Моннан өч ел элек Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, үзенең фондында сакланучы бай кулъязма мирасын кин катлау укучылар арасында пропагандалау максаты белән, шул кулъязмаларның тасвирламаларын төзергә керешкән иде. Алар- дан 1957— 1959 елларда дүрт тасвирлама — «Фольклора, «Лингвистика», «Археология, этнографика һәм нумизматика» буенча кулъязмалар һәм күренекле мәгърифәтче Каюм Насый- ри кулъязмалары тасвирламасы — чыгарылды. Хәзер кулъязмалар тасвирламасыннан тагын бер брошюра чыкты. Бу тасвирламага татар халык шагыйре Г. Тукай, М. Гафури, күренекле татар совет шагыйре һ. Такташ; шагыйрьләрдән С. Рәмиев, Ә. Сәгъди, Н. Думавый, М. Укмасый, Ф. Ибраһимов; язучылардан Ф. Әмирхан, М. Фәйзи, Ә. Уразаев-Кур- маши, Я. Вәли, Ф. Халиди; галимнәрдән Ш. Мәрҗани, Г. Гобәйдуллин, Г. Фәезхан, X. Вәдигъның —барысы 22 авторның кулъязмалары кертелгән. Тасвирламаның бишенче чыгарылышына кергән кулъязмалар тулысынча диярлек авторларның уз куллары белән язылган автографлар. Алар арасында әле бервакытта да матбугатта басылып чыкмаган материаллар да күп кенә. Алар арасында X. Вәдигъның татар теле үсеше турындагы зур күләмле фәнни тикшеренүе, Н. Дума- выйның хикәяләре, Ф. Ибраһимовның поэмалары, С. Рәмиевнең, Ә. Сәгъдинең шигырьләре, М. Фәйзи, Ф. Әмирханның хатлары һ. б. бар. < { < ФӘННИ I $ КИТАПХАНӘ < КУЛЪЯЗМА > ТАСВИРЛА- $ МАЛАРЫНЫҢ • ЯҢА БАСМА- $ ЛАРЫ г I Тасвирламада һәр кулъязманың китапханәдә саклану номеры, күләме күрсәтелгән һәм һәр кулъязманың кыскача эчтәлеге, язылу датасы, матбугатта басылуы-басылмавы турында белешмәләр, китапханәгә кайдан керүе, кыскасы, кулъязма турында тулы фәнни аңлатма бирелгән. Төзүче А. Фәтхи иҗат эшчәнлеге матбугатта аз чагылдырылган әдип һәм галимнәрнең тормышы һәм иҗаты турында белешмәләр дә биргән. Бу—тасвирламаның әһәмиятен тагын да күтәрә. Тасвирлама китапханәдә сакланучы бай кулъязма мираска фәнни юлкүрсәткеч булып тора. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә' киләчәктә дә үз фондында сакланучы кулъязмаларның тасвирламаларын чыгаруны дәвам итәчәк. Тиздән татар әдипләре һәм галимнәре кулъязмалары тасвирламасының икенче бүлеге тә- мамланача^. Татар халык авыз иҗаты буенча булган кулъязмаларның тасвирламасы инде төзелеп беткән, рус телендәге кулъязмалар арасында Казан губернасы тарихына караган материаллар тикшерелә башланган. Аларның тасвирламаларын 1961 елда басып чыгару күздә тотыла. Билгеле булганча, татар язучыларының һәм галимнәрнең кулъязмалары университет китапханәсендә генә түгел, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы китапханәсендә, Казан педагогия институты китапханәсендә, Татарстан дәүләт архивында, Татарстан дәүләт музеендә һ. б. урыннарда да саклана. Ул кулъязмаларның да тасвирламаларын төзү, аларны бастырып чыгару эше башланыр дип өмет итәсе килә