Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КАЕН ЯФРАГЫ яфрагы тирбәлә Ягымлы җиләс җилдә. Яфракларның берсе булып, Тирбәләм төсле мин дә. Тирбәләм, чөнки бу каен — Россиям, Туган җирем, Яшәү өчен азык биргән Тамырым шунда минем. Әйе, мин бер яфрак кына Бу каен ботагында. Тормыш биргән язны мактап Җырлыйм-җырлыйм тагын да. Төшәсе килми түбәнгә, Төшәсе килми әле: Язы гына түгел җирнең, Көзе дә аның ямьле. ҮГЕТ •Л^инем улым булу гына җитми сиңа, Бу заманда синең өчен аз әле ул. Исеңдә тот туган халкың барлыгын да, Син аның да ышанычлы баласы бул. ТАНЫШ ӨЯНКЕ Йөзнең авыл шундый матур ул, Безнең тугай тәмле җиләкле... Кайткан саен туган авылга Каршы ала таныш өянке. Хәтеремдә: малай чагымда, Җәй аеның эссе көнендә, Яткан идек күккә карап без Шушы өянкенең төбендә. Өянкедән безнең өсләргә Кар шикелле мамык коелды. 31 Учка куеп өрдек мамыкны, Шул да безгә кызык тоелды. Калын өянкегә сырышып, Үрмәләдек үргә җилкенеп, Ботаклардан күчеп ботакка, Җилфер-җилфер йөргән җил кебек. Таныш безгә монда һәр яфрак, йолдызларның көләч йөзләре. Монда безнең өшеп йөрегән Чабаталы яшьлек эзләре. Ә өянке һаман исән ул, Яфраклары җилдә коела. Яфрак түгел, гүя, буыннар Алмашынган төсле тоела. Әй, кайда сез, яшьлек дусларым, Кош та кайта туган җиренә. Җыеласы иде тагын бер Шушы өянкенең төбенә. Күргәнемне сезгә сөйләргә Тели күңел, тели, якташлар... Ленин йөзгән данлы елгабыз Биш диңгезгә барып тоташкан. Карт өянке Идел ярында... Ай нур сибә аның өстенә. Хәзер инде монда ул безнең Оныкларны сөеп үстерә. Гомер, гомер! Синең юлыңда Күпме шатлык, кайгы күрмәдем... Ә бит әле минем күкрәктә Тибә һаман шул ук йөрәгем. ЗАВОД САКЧЫСЫ ■Кышкы җилләр аяк астыннан Яңа яуган карны себерә. Тротуарда кешеләр артыннан Энҗе карлар җәяү йөгерә. Зур заводның капка төбендә Таштан салган нәни өй тора. Будка-өйнең җыйнак түрендә Минем яшьтәш Гыймай утыра. Күптән таныш миңа бу күзләр... Заводның ул гади сакчысы. Аның ышанычлы кулында Завод капкасының ачкычы. Сакчы гына димә син аны, Иркен тота монда ул үзен. Ул салышты ташчы чагында, Бу заводның ныклы нигезен. Ул елларда ташчы Гыймайның йорты да юк иде торырга. Чабаталы авыл егете Карар кылды эшче булырга. Чыныктырды аны төзелеш, Яңгырын да күрде, карын да. Өшергә дә туры килгәндер Җылы цехлар салган чагында. Искә алып иске Уралны, Сорау биргән чакта сизелә: Үзе төзгән цехлар белән ул Горурлана хәзер үзе дә. Ул үзенең тынмас җанына Шул цехлардан ала азыкны, һәм ул саклый Урал буенда Нигезен үзе салган заводны.