Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре ХАЛЫКАРА КОММУНИСТИК ХӘРӘКӘТНЕҢ ГАЯТЬ ӘҺӘМИЯТЛЕ МАРКСИСТИК-ЛЕНИНЧЫЛ ДОКУМЕНТЛАРЫ

Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләренең 1960 елның ноябренда Мәскәүдә булып үткән Киңәшмәсе көн нән-көн үсә һәм ныгый барган коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенең яңа этабын гәүдәләндерде, бөтен дөнья күләмендәге иң зур тарихи вакыйгаларның берсе булды. Бу Киңәшмә халыкара коммунистик хәрәкәтнең дөньяның хәзерге үсеш юнәлешенә, барлык кешелек дөньясының язмышына тәэсире чиксез зур булган иң йогынтылы политик көч икәнлеген күрсәтте. Мәскәү Киңәшмәсендә кабул ителгән Белдерү һәм бөтен дөнья халыкларына Мөрәҗәгать — хәзерге заманның гаять әһәмиятле марксистик-ленинчыл документлары, коммунистик хәрәкәтнең политик һәм идея платформасы, бу хәрәкәтнең сугышчан байрагы һәм җитәкче кулланмасы булып торалар. Бу ике документ коммунистларны, эшчеләр сыйныфын, хезмәт ияләрен, барлык илләр халыкларының прогрессив көчләрен бөек максатлар өчен көрәшкә рухландыра һәм оештыралар. Марксизм-ленинизмның -шушы бөек документларына хәзер бөтен кешелек дөньясының игътибары юнәлгән. Киңәшмәнең идеяләре җи- ңүчән көч булып бөтен җир шары буйлап атлый. Бөтен халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте, бөтен дөнья, дусларыбыз һәм хәтта дошманнарыбыз да Киңәшмә документларын зур игътибар белән өйрәнәләр, алардагы тирән мәгънәнең асылына ныклап төшенергә тырышалар. Бу идеяләр байрагы астына хезмәт ияләренең яңадан-яңа отрядлары туплана, бу идеяләр дөньяның бөтен үсешенә торган саен көчлерәк йогынты ясыйлар.. Мәскәү Киңәшмәсе коммунистик хәрәкәт тарихында иң зур киңәшмә булды, анда 81 марксистик-ленинчыл партиянең делегацияләре катнашты. Чагыштырып карау өчен Коммунистик Интернационалның 1919 елда үткәрелгән Беренче Конгрессына 30 илнең коммунистлар партияләре һәм сул социалистик оешмалары вәкилләре катнашуын, ә коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең 1957 елның ноябренда Мәскәүдә үткәрелгән киңәшмәсенә 64 илнең коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләре катнашуын искә төшерү дә җитә. 1960 елның ноябренда Мәскәүдә үткәрелгән Киңәшмәнең марксизмленинизмны иҗади үстерүнең яңа үрнәге булган, коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең коллектив зирәклеге гәүдәләнгән Белдерүе һәм Мөрәҗәгате Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX һәм XXI съездлары йогынтысы астында дөньяда туган яңа үзгәрешләргә ҺӘМ" алга хәрәкәт итүгә йомгак ясыйлар, 1957 елдагы Декларация пәм 1ынычлык манифесты идеяләрен һәрьяклап үстерәләр. оммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләренең 1960 елның ноябренда Мәскәүдә булып үткән Киңәшмәсе көн- 105 Белдерүдә күрсәтелеп үтелгәнчә, бу елларның төп йомгагы шуннан гыйбарәт — бөтен дөнья социалистик системасының куәте һәм халыкара йогынтысы бик тиз үсә, мил- ли-азатлык хәрәкәте ударлары астында колониаль система котылгысыз таркалу процессы кичерә, капиталистик дөньяда сыйнфый бәрелешләр көчәя, бөтен дөнья капиталистик системасы тагын да ныграк черүгә һәм таркалуга бара, бөтен дөнья мәйданында империализм көчләренә караганда социализм көчләренең, сугыш көчләренә караганда тынычлык көчләренең өстенлеге торган саен ачыграк күренә. Безнең заманның төп аерымлык билгесе бөтен дөнья социалистик системасының кешелек җәмгыяте үсешендә хәлиткеч факторга әверелә баруыннан гыйбарәт. Эчтәлеге чиксез киң булган менә бу марксистикленинчыл характеристика халыкларның тынычлык, милли бәйсезлек, демократия һәм социализм өчен көрәше авангардында бара торган халыкара коммунистик хәрәкәтнең теориясе һәм политикасында принципиаль әһәмияткә ия булып тора. «Төп эчтәлеге капитализмнан социализмга күчүдән — Бөек Октябрь социалистик революциясе белән башланган күчүдән торган безнең эпохабыз, — диелә Белдерүдә, — капмакаршы ике иҗтимагый системаның көрәше эпохасы, социалистик революцияләр һәм милли-азат- лык революцияләре эпохасы, империализмның җимерелүе, колониаль системаның бетүе эпохасы, яңадан- яңа халыкларның социализм юлына күчүе, социализмның һәм коммунизмның бөтен дөнья күләмендә тантана итүе эпохасы». Бу билгеләмәнең көче шуннан гыйбарәт, ул халыкара революцион һәм азатлык хәрәкәтенең төп казанышларын дөрес характерлый, коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте алдында коммунизм өчен көрәшнең һәм шул көрәштә җиңеп чыгуның киң перспективаларын ача. Хәзерге эпоханың характерын дөрес билгеләү халыкара коммунистик хәрәкәтнең дөрес стратегиясен һәм тактикасын, шулай ук социалистик илләрнең дөрес тышкы политикалары курсын эшләргә мөмкинлек бирә. В. И. Ленин төрле эпохаларның төп аермаларын төгәл белгәндә генә «без үз тактикабызны дөрес төзи алабыз, һәм шушы эпоханың төп сыйфатларын белү генә теге яки бу илнең үзенчәлекләрен тулырак исәпкә алу өчен нигез булып хезмәт итә ала» *, дип өйрәтә. Белдерүдә ике иҗтимагый системаның —социализм белән капитализмның хәзерге хәленә тирән анализ ясала. Социалистик система өзлексез һәм тиз алга барган һәм кешелек дөньясының үсешендә хәлиткеч факторга әверелгән вакытта (бу хәл заманыбызның төп аерымлык билгесе булып тора), бөтен дөнья капиталистик системасы һаман да көчәя барган кыенлыклар кичерә һәм түбән тәгәри. Капитализмның гомуми кризисы үсешендә яңа этап башланды, аның үзенчәлеге шунда: ул этап бөтен дөнья сугышы уңае белән түгел, бәлки ике системаның ярышы һәм көрәше обстановкасында, көч чагыштырмасының социализм файдасына һаман күбрәк үзгәрә баруы, империализмның барлык каршылыклары бик нык кискенләшүе обстановкасында, тынычлык, демократия, милли-азатлык һәм социализм өчен киң катлау халык массалары көрәшенең күтәрелүе обстановкасында туды. Европа һәм Азия илләренең зур бер группасында социализмның тантанага ирешүе һәм аның иҗтимагый үсешнең хәлиткеч факторына һаман саен ныграк әйләнә баруы, милли-азатлык көрәшенең бик нык күтәрелүе, бөтен капиталистик системаның тотрыксызлыгы үсүе, аңардагы каршылыкларның , кискенләшүе, буржуаз демократиянең кысылуы, буржуаз политиканың һәм идеологиянең тирән кризисы — болар барысы да капитализмның гомуми кризисында яңа этап башланганын күрсәтәләр. Капитализмның черүе империализмның төп таянычы, иң зур 1 В И Ленин, Әсәрләр, татарча басма, 21 то.м, 137—138 битләр, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел. 106 халыкара эксплуататор, оөтен дөнья реакциясенең төп терәге булган Америка Кушма Штатларында аеруча көчле күренә. Америка Кушма Штатларының экономикасы сугыштан соңгы 15 ел эчендә өч тапкыр экономик кризис кичерде һәм ул хәзер яңа экономик тетрәүләр чорына кереп килә. 1960 елның декабренда Америка Кушма Штатларының корыч кою промышленностеның җитештерү аппараты фәкать 48,7 процентка гына файдаланылган. Капитализмның башка илләрендә дә экономика һаман һәм тагын да ныграк тотрыксызлана бара. Барлык революцион көчләр империалистик изүгә һәм эксплуатациягә каршы берләшәләр. Белдерүдә күрсәтелгән, шулай ук соңгы вакытларда матбугат битләрендә китерелгән мисаллар империализмга каршы көрәшнең, сыйнфый көрәшнең, миллиазатлык көрәшенең һәм сугышка каршы көрәшнең дулкыннары һаман югарырак күтәрелүен, капиталистик илләрне торган саен күбрәк чолгап алганлыгын сөйлиләр. Бөтен дөнья социалистик системасының тагын да үсүенә бәйләнешле актуаль проблемалар буенча Киңәшмәнең теоретик һәм политик йомгаклары гадәттән тыш әһәмиятлеләр. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләре Советлар Союзының беренче буларак кешелек дөньясы өчен коммунизмга юл салуын, аның бөтен дөнья халыкларының азатлык көрәше өчен иң яхшы үрнәк һәм бик көчле таяныч булуын, Кытайдагы халык революциясе империализмның Азиядәге позицияләренә җимергеч удар ясаганын һәм бу ударның бөтен дөнья көчләре нисбәте социализм файдасына үзгәрүенә бик нык ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Европа һәм Азиянең Советлар Союзы белән бергә куәтле социалистик лагерь тәшкил иткән халык демократиясе илләре тарихи яктан алганда бик кыска вакыт эчендә социализм төзү эшендә гаять зур уңышларга ирештеләр. 1956— 1959 еллар эчендә социалистик илләрнең промышленность продукциясе 51 процентка үсте. Социалистик илләрнең промышленность продукциясенең өч ел эчендәге үсеше елына уртача 14,8 процент тәшкил итте, ә капиталистик илләрдә ул нибарысы 3,5 процент кына булды. Бөтен дөнья промышленносте продукциясендә социалистик илләрнең өлеше 1959 елда 35 процентка кадәр җитте. Советлар Союзы халык хуҗалыгы үсешенең җидееллык планы үтәлеп һәм арттырып үтәлеп баруы, шулай ук халык демократиясе илләре экономикасының югары темплар белән үсүе нәтиҗәсендә социалистик дәүләтләрдә бөтен дөнья промышленность продукциясенең яртысыннан күбрәге эшләп чыгарылачак. Социализм хәзер бөтен дөнья масштабында хәлиткеч җиңүләргә иреште. Хәзер инде СССРда гына түгел, ә бәлки социалистик лагерьның барлык илләрендә дә капитализмга реставрация ясауның со- циаль-экономик мөмкинлекләре бетерелде. Социалистик лагерьның берләшкән көчләре һәрбер социалистик илне империалистларның кул сузуларыннан ышанычлы рәвештә гарантиялиләр. Шуңа күрә дә Белдерү «социалистик дәүләтләрнең бердәм лагерьга туплануы, бу лагерьның бердәмлеге ныгуы һәм куәте туктаусыз арта баруы тулаем бөтен система рамкаларында социализмның тулы җиңүен тәэмин итә» дип билгеләп үтә. Киңәшмә коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең марксистик- ленинчыл интернационалистик политикасы базасында социализм илләре арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен һәм дуслыкны тагы да ныгыту кирәклеген, барлык хезмәт ияләрен интернационализмның патриотизм белән ярашуы рухында, буржуаз милләтчелек һәм шовинизм калдыкларын бетерү өчен кискен көрәш рухында тәрбияләргә кирәклекне аеруча басым ясап әйтеп үтте. «Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең, социалистик илләр халыкларының тупланганлыгы, бердәмлеге, алариың марксизм-ленинизм тәгълиматына турылыклы булуы, диелә Белдерүдә, — һәр социалистик ил һәм бөтен социалистик лагерь көченең Һәм җиңелмәслек булуының төп чыганагы». 107 Киңәшмә безнең заманның иң әһәмиятле проблемасына — сугыш һәм тынычлык проблемасына зур игътибар бирде. Ул Америка империализмыннан һәм Көнбатыш Европа империалистларыннан килә торган яңа бөтен дөнья сугышы куркынычы әле бетмәгәнлеген күрсәтте. Империализм әле сакланып калганда агрессив сугышлар өчен җирлек тә яшәячәк. Ләкин империализмның агрессив табигате үзгәрмәгән булса да, аның мәкерле планнарын өзәргә сәләтле реаль көчләр барлыкка килде инде. Империалистлар сугышны булдырубулдырмау мәсьәләсен үзләре теләгәнчә билгели алган заманнар үтте инде. Хәзер бөтен дөнья социалистик лагереның, халыкара эшчеләр сыйныфының, милли-азат- лык хәрәкәтенең, сугышка каршы чыгучы барлык илләрнең һәм барлык тынычлык сөюче көчләрнең берләштерелгән тырышлыклары белән бөтен дөнья сугышын булдырмаска мөмкин. Бөтен дөнья халыкларына Мөрәҗәгать коммунистларның нәкъ менә халык массалары интересларын иң эзлекле һәм иң актив яклаучылар булуын, коммунистларның яңа сугышны булдырмау һәм бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытуның бердәнбер дөрес юлын — империализмның агрессив планнарына каршы барлык тынычлык сөюче халыкларның актив рәвештә һәм берләшеп көрәшүе юлын халык массаларына күрсәтүчеләр икәнлеген яңадан бер тапкыр раслый. «Коммунистлар үзләренең тарихи миссияләрен бөтен дөнья күләмендә эксплуатацияне һәм хәерчелекне бетерүдә һәм теләсә нинди сугыш мөмкинлеген кешелек җәмгыяте тормышыннан бөтенләйгә алып ташлауда гына түгел, бәлки хәзерге эпохада ук кешелек дөньясын яңа бөтен дөнья сугышы фаҗигасыннач коткаруда да күрәләр. Барлык илләрнең коммунистлар партияләре бу бөек тарихи миссияне тормышка ашыруга үзләренең бөтен көчләрен һәм энергияләрен багышларлар». Мөрәҗәгатьнең рухландыргыч бу сүзләре бөтен дөньяга яңгырады. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте төрле социаль стройдагы дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәүләрен яклаган ленинчыл тышкы политиканы бик эзлекле рәвештә үткәреп килә. Я дәүләтләр янәшә тыныч яшиләр, я җимергеч сугыш — хәзер мәсьәлә бары тик шулай гына тора. Башка юл юк. Капиталистик илләрдә сыйнфый көрәшне җәелдерү өчен, колониаль һәм бәйле илләрдә милли- азатлык хәрәкәтен җәелдерү өчен тыныч яшәү шартларында уңайлы мөмкинлекләр туа. Революцион- сыйнфый һәм миллиазатлык көрәшенең уңышлары үз чиратында янәшә тыныч яшәүнең ныгуына булышалар. Янәшә тыныч яшәү хәлбуки социалистик һәм буржуаз идеологияләрне килештерү дигән сүз түгел, ул — социализм белән капитализм арасында экономика, политика һәм идеология өлкәсендә сыйнфый көрәшнең бер формасы. Мәскәү Киңәшмәсе милли-азатлык хәрәкәтенең басымы астында колониаль коллык системасының җимерелүе үзенең тарихи әһәмияте ягыннан бөтен дөнья социализм системасы барлыкка килүдән кала икенче күренеш икәнен билгеләп үтте. Белдерүдә милли демократик дәүләт турында бик әһәмиятле теоретик положение куела. Бу положение артта калган илләрдә азатлык революцияләренең гадәттән тыш үзенчәлекләре турында В. И. Ленин күрсәтмәләренең дөреслеген һәм актуальлеген раслый. «Халкы ягыннан чиксез бай булган һәм. санап бетергесез социаль шартлар төрлелеге белән аерыла торган Көнчыгыш илләрендә киләчәктәге революцияләрнең, — ди В. И. Ленин, — Россия революциясенә караганда, үзенә бер төрлелеге, һичшиксез, күбрәк булачагы безнең европалы ме- щаннарыбызның төшләренә дэ керми» '. Бәйсез милли демократик дәүләтнең үзенчәлекләре шуннан тора, ул үзенең политик һәм экономик бәй- сезлеген эзлекле рәвештә яклый, колониализмның яңа формаларына һәм империалистик капиталның үтеп 1 В. И. Ленин, Сайланма әсәрләр ике томда, II том, Татгоснздат, 1957 ел, 956 бит. 108 керүенә каршы көрәшә, идарә итүнең диктаторлык һәм деспотик методларын кире кага, халыкка киң демократик хокуклар һәм ирек бирә, аграр реформаны үткәрүгә, демократик һәм социаль үзгәртүләр өлкәсендәге башка таләпләрне тормышка ашыруда, дәүләт политикасын билгеләүдә халык массаларының катнашуы мөмкинлекләрен тәэмин итә. Барлык социалистик илләр, халыкара эшчеләр һәм коммунистик хәрәкәт империалистик һәм колониаль изелүдән котылу өчен көрәшүче халыкларга барлык яктан мораль һәм материаль булышлык күрсәтүне үзләренең интернациональ бурычлары итеп саныйлар. Белдерүдә капиталистик илләрдәге эшчеләр демократик хәрәкәтенең актуаль проблемалары яктыртыла, алар алдында торган тарихи мәсьәләләрне хәл итүнең яңа мөмкинлекләре ачыла. Белдерү социализмга тыныч һәм тыныч булмаган юллар белән күчү турындагы, төрле илләрнең конкрет шартларына бәйле рәвештә пролетариат диктатурасы формалары турындагы марксистик- ленинчыл положениене раслый; революцияне экспортлауга коммунистларның һәрвакыт каршы булганлыкларын һәм империалистларның контрреволюцияне экспортлауларына коммунистларның кискен рәвештә каршы көрәшәчәкләре турындагы положениене зур көч белән әйтеп үтә. Коммунистик хәрәкәттә ревизионизмга, шулай ук догматизм белән сектантлыкка каршы кискен көрәш коммунистлар партияләренең бик әһәмиятле бурычы икәнен Мәскәү Киңәшмәсе аеруча күрсәтеп үтте. Ревизионистлар марксизмленин- измиың мәгънәсен бозарга, аның революцион рухын алып ташларга, шул юл беләи эшчеләр сыйныфының ихтыярын бетерергә, эшчеләр сыйныфын буржуазия файдасына коралсызландырырга тырышсалар, догматиклар һәм сектантлар партияне марксизм-леиииизмны иҗади үстерүдән мәхрүм итәргә, -коммунистларны халыктан аерырга азапланалар, халык массаларын пассив көтеп торуга яки революцион көрәштә суллыкка, авантюристик хәрәкәтләргә дучар итәләр, үзгәреп торучы обстановканы һәм революцион тәҗрибәне вакытында һәм дөрес бәяләргә мөмкинлек бирмиләр. Киңәшмә марксизм-ленинизм һәм пролетар интернационализм принциплары нигезендә халыкара коммунистик хәрәкәтнең бердәмлеген кискен төстә яклау, бу бердәмлекне какшата алырлык нинди дә булса хәрәкәтләргә юл куймау милли бәйсезлек, демократик һәм тынычлык өчен, социалистик революция, социализм һәм коммунизм төзү бурычларын уңышлы хәл итү өчен көрәштә җиңүнең мәҗбүри шарты икәнен күрсәтте. Бу күрсәтмә бөтен дөнья коммунистик хәрәкәтне һәм социалистик лагерен ныгыту өчен гадәттән тыш әһәмиятле. «Халыкара коммунистик хәрәкәтнең бердәмлеген ныгыту турында даими кайгырту,— диелә Белдерүдә, — һәр марксистик-ленинчыл партиянең интернациональ бурычы». Киңәшмә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тәҗрибәсенә бик югары бәя бирде. «КПСС үрнәге һәм аның туганнарча бердәмлеге барлык коммунистлар партияләрен тынычлык һәм социализм өчен көрәшләрендә рухландыра һәм пролетар интернационализмның революцион принципларын практикада куллануның чагылышы булып тора». Халыкара коммунистик форумның шундый югары бәя бирүе совет коммунистларын, барлык совет кешеләрен социалистик лагерь илләре коммунистлар партияләре һәм халыклары белән, бөтен дөнья компартияләре һәм хезмәт ияләре беләи берләшү һәм иң якын дуслык элемтәләрен ныгыту өчен уртак көрәштә тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра. Советлар Союзы халыклары белән Кытай Халык Республикасы халыклары, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе белән Кытай Коммунистлар партиясе арасындагы дуслык бөтен дөнья социалистик системасын тагын да ныгыту өчен гаять зур әһәмияткә ия. 109 «Кытай белән Советлар Союзы халыклары арасында ныгыган һәм марксизм-ленинизмга һәм пролетар интернационализмга нигезләнгән бөек дуслык һәм бердәмлек Кытай һәм Советлар Союзы халыкларының бөек интересларын да, шулай ук бөтен дөнья халыкларының бөек интересларын да гәүдәләндерә, — дип яздылар Мао Цзедун, Лю Шао-ци, Чжу-дэ һәм Чжоу Эньлай Октябрьның 43 еллыгы көнендәге котлауларында. — Кытай белән Советлар Союзы арасындагы бу монолит дуслыкны һәм бердәмлекне бернинди «өчләр дә җимерә алмаслар». «Совет халкы кытай халкын үзенең туганы, дусты һәм союздашы итеп карый,—ди Н. С. Хрущев иптәш. — Безнең халыкларның дуслыгы бөтен дөньяда социализмның, тынычлыкның җиңүе өчен уртак көрәштә ныгыды. Дуслыкны тагын да ныгыту өчен, бөтен социалистик лагерьның бердәмлеген һәм тупланганлыгын ныгыту өчен совет халкы, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе алда да кирәк булганның бөтенесен эшләячәкләр». Мәскәү Киңәшмәсенең йомгаклары һәм башында Лю Шао-ци иптәш булган Кытай партия-хөкү- мәт делегациясенең Советлар Союзы буйлап йөреп кайтуы КПСС белән КПК арасындагы, Советлар Союзы белән Кытай халыклары арасындагы көчәйгәннән көчәйгән элемтәне һәм ныгый барган дуслыкны тагын бер тапкыр һәм тагын да ачыграк расладылар. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләренең Мәскәү Киңәшмәсе хәзерге заман шартларында буржуаз идеологиягә каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Бу Киңәшмә безнең идеология һәм тәрбия эшебездә бик әһәмиятле бер маяк һәм ул безнең алдыбызга яңадан-яңа һәм бик җаваплы бурычлар куя. Киңәшмәнең документларын коммунистлар һәм бөтен халык арасында киң пропагандаларга һәм аңлатырга, аларда марксизмленинизмның теоретик проблемалары, хәзерге заман халыкара үсеш һәм коммунистик хәрәкәт мәсьәләләре белән кызыксынуны тагын да көчәйтү чараларын күрергә кирәк. Шуңа күрә Мәскәү Киңәшмәсе материалларын киң пропагандалауга иҗат интеллигенциябезнең барлык сәләтле һәм иң хәзерлекле көчләрен тартырга кирәк. Мәскәү Киңәшмәсенең черек буржуаз идеологиянең калдыкларыннан һәм рухи кабаласыннан массаларны коткарырга кирәклекне белдерүе безнең идеология эшебезне тагын да җәелдерү өчен киң перспективалар ача. Билгеле булганча, кешеләр аңында капитализм калдыклары социалистик строй урнаштырылганнан соң да озак вакытлар саклана әле. Бу хәл массаларны коммунистик тәрбияләү, кадрларыбызны марксистик-ленинчыл хәзерләү һәм чыныктыру буенча партия оешмаларының, шулай ук партиябезнең якын ярдәмчеләре һәм булышчылары булган язучы- ларыбыз, журналистларыбыз һәм башка иҗат эшчеләребезнең эшләрен даими камилләштерүне таләп итә. Барлык кешеләрне хезмәттә тәрбияләүне, хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтне үстерүне партиябез һәрвакытта да тәрбия эшенең үзәгенә куеп килде һәм куя, чөнки совет кешесенең бөек мораль сыйфатлары иң элек хезмәттә, коммунизмның җиңүе өчен актив көрәштә формалаша. Коммунистлар партиясенең, урыннардагы партия, совет, комсомол, профсоюз һәм иҗат оешмаларының гаять зур эше нәтиҗәсендә хезмәт ияләрен .коммунистик тәрбияләүдә без зур уңышларга ирештек. Совет кешеләре югары аңлылык һәм активлык беләи яңа җәмгыять төзиләр, безнең кешеләребезнең бер- берсенә һәм гомумән җәмгыятькә карата булган мөнәсәбәтләре бик нык үзгәрде. Коммунистик хезмәт бригадалары һәм коллективлары хәрәкәтендә хезмәткә һәм җәмгыятькә яңа мөнәсәбәт үзенең иң матур гәүдәләнешен тапты. Совет халкы бөек җидееллык планны тизрәк тормышка ашыру өчен бөтен көчен, бөтен сәләтен биреп көрәшә. Менә шул бөек эштә безнең кешеләребез чын хезмәт тәрбиясе алалар. Безнең язучыла- рыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз һәм художникларыбыз менә шул бөек эштә яңа әсәрләре өчен чиксез илһам табалар. Азучыларыбыз һәм гомумән барлы-к иҗат эшчеләребез чынбарлыгыбызның уңай героен тирәннән һәм һәр яктан дөрес сурәтләү һәм арабызда әле сакланып калган искелек калдыкларын шул фонда бик үткен фаш итү өчен барлык көчләрен һәм сәләтләрен биреп эшләргә тиешләр. КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгыбызның тагын да тизрәк үсүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне тагын да күтәрү мәсьәләләрен тикшергән январь Пленумы партия һәм хуҗалык эшчеләре алдына яңа һәм бик җаваплы бурычлар куйды. КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы күрсәтмәләрен уңыш белән тормышка ашыру авыл хезмәт ияләренә идеологии һәм культура йогынтысы ясауның барлык рычагларыннан тагы да яхшырак файдалануны таләп итә. Азучыларыбыз, композиторларыбыз, художникларыбыз авылны, аның кешеләрен тагы да яхшырак өйрәнергә, авыл хезмәт ияләрен яңадан-яңа хезмәт батырлыкларына рухландыра торган югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә тиешләр. Мәскәү Киңәшмәсенең хезмәт ияләрен социалистик интернационализм рухында, халыклар дуслыгы рухында һәм буржуаз милләтчелек һәм шовинизм күренешләренә ки- лешмәүчәилек рухында тәрбияләү турындагы аңлатмасы бик әһәмиятле. Иҗат эшчеләребез, аеруча язу- чыларыбыз һәм шагыйрьләребез, безнең күп милләтле Татарстан республикасы шартларында бик әһәмиятле булган бу мәсьәләләргә иҗатларында нык игътибар бирергә, халыклар дуслыгы, интернационализм темаларына идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы яңа әсәрләр иҗат итәргә тиешләр. Партияле принциплылык һәм марксистик-ленинчыл идеялелек, анализ ясала торган тормыш күренешләренә сыйнфый күзлектән якын килү, марксизм-ленинизмның сафлыгы өчен, буржуаз идеология рецидивларына каршы актив көрәшү барлык әдипләребезнең эшчәнлеге үзәгендә торырга тиеш. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең Мәскәү Киңәшмәсе, анда кабул ителгән тарихи документлар — бөтен дөнья халыкларына Белдерү һәм Мөрәҗәгать — партиябез кулына, барлык партия һәм иҗат эшчеләре кулына алга, коммунистик җәмгыятькә баруыбызны тизләтү өчен кирәк булган бик әһәмиятле идеология коралы бирде. Барлык практик эшебездә шушы куәтле коралдан мөмкин кадәр тулырак һәм ныграк иҗади файдалану — бу безнең намус эшебез.