Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЕРЖАНТ БЕЛАФОНТЕ БАЛАЛАРЫ

 

 Революция турында хикәя

Сержант Даниэль Белафонте өенә кайтып керде. — Эулалия, өйдәме син? — дип кычкырды Даниэль. Уф, ниткән эт тормышы булды бу миңа! Кухнядан хатыны Эулалия килеп чыкты. — Син дә кайтып керерсең икән. Юлдан гына кайтышыңмы әле? — диде ул. — Юлдан гына. Тагын китәм. Шул «маңка студентлар артыннан йөрибез! — Китмәссең, бәлки? Авырыйм, диярсең? — Мин хәрби кеше, приказны үтәргә тиеш. Кая, ашарга китер әле, — диде Даниэль. Эулалия ире алдына бананлы омлет, дөге боткасы, бер кисәк ананас һәм кофе китереп куйды. Даниэль, минут саен сәгатенә карый-карый, ашарга кереште. — Эт хезмәте!—дип ачу белән сөйләнеп куйды ул. — Менә хәзер ятып ял итеп кенә алыр идем, — китәргә кирәк. Җитмәсә, эссе тагын. Даниэль өеннән чыгып, джипка утырды. Машинаның моторын кабызды да .кире сүндерде: өй чатыннан кызы килеп чыкты. Сержантның унсигез яшьлек кызы Лидия биредәге лицейда укый. Белафонтеның кызыннан өлкәнрәк Луис исемле улы да бар. Анысын ул НьюЙоркка укырга җибәргән иде. — Эшләрең ничек, Лидия? — дип сорады әтисе. — Әйбәт. Син тагын китәсеңмени? — Әйе. Иртәгә иртән кайтам. — Ашыгыч эшегез бармыни? — Әй! һаман шул инде. Коунтрига полицейскиларны озата барабыз. Алар анда маңка малайларның эзләренә төшкәннәр. — Белафонте ризасыз бер кыяфәт белән башын бутап куйды. — «Сакаллыларына» чынлап торып керешергә вакыт инде. — Коунтрига барасызмыни? — дип гаҗәпләнеп сорады Лидия ______ Коунтрига... —дип кабатлап куйды. — Карале, әти, мине аптекага чаклы гына утыртып бармассыңмы? Кайбер әйберләр аласым бао иде Машина китеп тә барды. Бераздан ул кечкенә генә провинция шәһәренең бердәнбер аптекасы каршына килеп туктады. — Ярый, сау бул, Лидия! — Хуш, әти! С 11 а,™"3 , $ержа',',т Б'лафонте начальнигының приказын үтэ„. 1Ә ашыга, ә кызы Лидия Коунтрига телефоннан шалтыратып иптәш Л ренә куркыныч барлыгын әйтергә ашыга иде. ' ’ Шлә " Аптекадан чыккач, Лидия бакчачы кызы Марина янына йөгеоде Аларның йорты шәһәр читендә иде. 14 ‘ — Әйтсәк тә соң инде хәзер. Мин Хуанны эзләп кайтам Беә сәгатьтән очрашырбыз, — диде Марина. ’ Е ...Лидия яңадан Мариналарга килгәндә анда Маринаның абыйсы Хуан белән аның дусты Альмус утыра һәм, бер сүз дә сөйләшмичә, радиодан тапшырылган махсус хәбәрне тыңлыйлар иде. «Полиция отряды Коунтри районында бер төркем баш күтәрүчеләргә һөҗүм итте. Атыш вакытында ике студент — Карлос Риомар белән Элисер Диом үтерелде», — дип хәбәр итте диктор. — Булмас! Әле күптән түгел генә шалтыраттым мин, беркем дә җавап бирмәде. Димәк, анда берәү дә калмаган. Полицейскийлар ялганы гына ул. Аларның андый хәбәрләрне беренче тапкыр бирүләре түгел, — диде Лидия. Тагын радио сөйләп китте. Үтерелгән студентларның тышкы билгеләрен әйтә башлады. — Карлитос шундый батыр егет иде ул! Куркуның нәрсә икәнен дә белми иде, — диде Марина. — Икесе дә кыю егетләр иде, — дип әйтеп куйды Хуан. — Саграк эш итегез, дип ничә әйттек бит аларга! Альмус урыныннан торды. — Коунтри егетләре өчен дип саклап тоткан листовкалар белән патроннарны хәзер үк моннан алып китәргә кирәк. — Безнең эзгә дә төшкәннәр, дип уйлыйсыңмыни син?—диде Лидия салмак кына. Карлос белән Элисерны үтерүчеләр арасында үз әтисе дә барлыгын уйлап ул борчылып утыра иде. Альмус аңа җавап бирмичә: — Карале, Хуан. Хәзер мин автоматка барып, сезгә шалтыратырмын. Лицей өчен пальмалар сорармын.. Сез пальмалар белән бергә патроннарны да төярсез. Листовкаларны Лидия белән икәү бергә алып китәбез. Машина белән Диего килер, — диде. Ишектән чыгып барганда Альмуска Хуан белән Маринаның әтисе Лаго карт очрады. Ул чәчәкләр алып кереп килә иде. — Я, укулар ничек? — дип сорады Лаго һәм, җавап та көтеп тор- мастан, гадәтенчә, үзенең яшь чакларын искә алып сөйли башлады. Карт төрле илләргә сәяхәткә баруы, изелгәннәрне яклап көрәшүе, забастовкаларга һәм митингларга катнашуы турында сөйләргә ярата иде. Кинәт телефон шалтырады. Хуан аппарат янына килде. Лаго яшь вакытлары турында сөйли бирде. — Әти, лицейны бизәр өчен ун данә Филиппин пальмасы сорыйлар. Хәзер машина килә, — диде Хуан. — О, бик яхшы! Лицей башлыклары пальманың нәрсә икәнен беләләр алар. — Лаго, торып, чыга башлады. — Утыр, әти, утыр. Үзебез эшләрбез. Лидия дә булышыр, диде Марина. Карт, тәмәке кабызып, бүлмәдә утырып калды. Яшьләр чыгып киттеләр. Берничә минуттан өй катына кечкенә генә йөк машинасы килеп туктады. Кабинадан Диего төште. Лаго карт .машинага пальмалар төягәнне тәрәзәдән карап торды. Яшьләрнең пальмаларны үзләре генә төявендә берәр хикмәт бар иде, күрәсең: Диего моторны кабызгач, карт, дулкынланып, тышка йөгереп чыкты. 12 — Туктагыз әле, мин дә барам. Бензинны күбрәк сал... Диего, ишетәсеңме? — Йөрмә инде, әти. Көн бик эссе бит. Башыңа кызу кабар, — диде Марина. — Әгәр үзегезне полиция эләктерсә, минем башым авыртмас дип беләсеңмени? Сез бит лицейне дә узасыз әле. Сез -барган төштә мине солдатлар да беләләр. — Димәк, безнең бөтен серне белә ул, — диде Хуан иптәшләренә. «Менә сиңа картлач! Минем әти ише түгел икән», дип уйлады Лидия. Сержант Белафонте өйләре янына килеп туктады. Ишек төбендә Эулалия басып тора. Ул инде ирен байтактан, радиодан хәбәр тапшырылганнан бирле көтә иде. — Уф, кайтып җиттем! Ике көнгә җибәрделәр. — Аллага шөкер, исән-сау икәнсең. Ул-бу булмадымы? — Ничек дип әйтергә? Ике студент үлде. — И алла! Ике кеше үлгән! Син барган җирдә булдымы ул хәл? — Алай ук түгел. — Белафонте тавышын акрынайта төште. — Коунтрида без берәүне дә тота алмадык. Ул студентларны башка төштә үтергәннәр. Коунтрига аларны махсус китерделәр. Аннары ата башладылар. — Син дә... син дә аттыңмы? — Минме? Юк, бездән берәү дә атмады. Эулалия көрсенеп куйды: — Алайса аллага шөкер! Син заданиегә киткәч, минем ничек борчылганымны белмисең. Ничек синең шундый эшкә?.. — Мин приказ гына үтим. — Даниэль тәмәке кабызды. — Егерме биш ел хезмәт итеп, бер тапкыр да шелтә алганым юк. — Егерме биш ел, — дип җөпләп куйды хатыны. — Сиңа хәзер отставкага чыгарга да вакыт инде. — Ни сөйлисең син? Хәзер отставкага чыксам, миңа куркак җан дип әйтәчәкләр бит. Эулалия, күңеленнән: «Теге хат турында әйтим микән?» дип, иренә карады. — Даниэль... — диде. — Баш күтәрүчеләрне кырып бетерик, менә шуннан соң отставкага чыгармын, — дип сөйләнде Даниэль. — Миңа нидер әйтмәкче идең бугай? — «Ашарыңа хәзерлимме?» — димәкче идем. — Хәзерләсәң дә, хәзерләмәсәң дә ярый. Лидия кайда соң? — Бүлмәсендә дәресләрен хәзерләп, утыра. Эулалия кухняга чыгып китте. Телевизор өстенә Лидиянең китаплары өеп куелган иде. Белафонте шуларның берсен алып, укымыйча гына битләрен актара башлады- ул комиксларны гына укырга ярата иде. Кинәт бер китап эченнән идәнгә берничә кәгазь төшеп китте. Белафонте кәгазьләрне алып карады Революцион листовкалар иде бу. 0, бу листовкаларны бик яхшы белә үл! Стеналарга бик еш ябыштырып китәләр аларны. у Белафонте берничә минут тынсыз торды. Генерал Батистаныц I турылыклы солдаты — сержант Белафонтеның кызы Лидиядә мондый листовкалар булыр дип кем уйлар!.. I Генерал Батиста — Кубадагы элекке диктатор.  —аларвы һамма — һәммә кеше? Әмма мин укымыйм! Белафонтеның йортында 6v ләгънәт листовкалар беркайчан да булмас! Моның өчен Лидияне төрмәгә утыртачаклар, мине армиядән куачаклар, аңлыйсыңмы шуны?) ‘ — Кычкырма ул хәтле. Тавышың бөтен урамга ишетелә. Әмма сержант чыгырыннан чыгып бара иде инде: — Нинди оятсызлык! Лидия! Шайтан алгыры нәрсә, кайда син> — Ни булды, әти? Нигә ул кадәр кычкырасың? Белафонте листовкаларны күрсәтте: — Синекеме болар?

Кыз, куркусыз-нисез, туп-туры әтисенә таба, листовкаларны алырга килә башлады. — Ах, шулаймы? Син әле, минеке түгел, дип, яшерергә дә уйламыйсың икән! Кара аны! — Белафонте листовкаларны ерткалап ташлады:— Менә, менә, менә ул синең листовкаларың! Сезнең революцио- нерларыгызның да менә шулай башларын борып ташлыйбыз без. — Беләм, кеше үтерергә булдырасыз сез. Ләкин безне аның белән куркыта алмассыз. Дөрес, листовкалар белән генә бу режимны бетереп булмый. Безнең аннан да көчлерәк нәрсәләребез бар. Сержант, ярсудан үз-үзен белештермичә, кызына таба ташланды. Лидия баскан урыныннан кузгалмады. Ата белән кыз арасына, кулларын җәеп, Эулалия килеп керде. Белафонте, туктап, кулларын кесәсенә тыкты да катгый бер тавыш белән өзеп әйтте:

— Әйе. — Яхшы. Нишләтергә белермен мин сине. Иртәгә иртүк паспорт алып кайтам да абыең янына Нью-Йоркка озатам. Иртәгә үк озатам! Ишеттеңме? Эулалия, бер сүз әйтмичә, бүлмәдән чыгып китте, хат алып керде. — Мә, укы, Даниэль, улыңның кайда икәнен белергә вакыт инде, — дип, иренә хат сузды. Белафонте хатка тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты. Хатта Луиснең Кубага кайтканлыгы, аның баш күтәрүчеләр армиясендә, таулар арасында икәнлеге язылган иде. — Шушы хәлне миннән яшереп йөрдеңме син? — Белафонте хатны учына йомарлады. — Бөтен гомерем буена балаларым өчен тырыштым, ә алар миңа каршы хәзер! — Юк, Даниэль, балаларың —халык белән, син үзең аларга каршы барасың, — диде Эулалия.

Яхъя Халитов тәрҗемәсе.