Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ XXII СЪЕЗДЫН ЧАКЫРУ ТУРЫНДА

КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ ПЛЕНУМЫ КАРАРЫ 

10 январь 1961 ел 1. КПССның чираттагы XXII съездын 1961 елның 17 Октябренда чакырырга. 2. Съездның түбәндәге көн тәртибен расларга: 1) КПСС Үзәк Комитетының отчет доклады — докладчы КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре иптәш Н. С. Хрущев. 2) КПСС Үзәк ревизия комиссиясенең отчет доклады — докладчы ревизия комиссиясе председателе иптәш А. Ф. Горкин. 3) КПСС Программасы проекты — докладчы иптәш Н. С. Хрущев. 4) КПСС Уставында үзгәрешләр турында — докладчы КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш Ф. Р. Козлов. 5) Партиянең үзәк органнарын сайлау. КПСС Программасы проектын һәм КПСС Уставы проектын матбугатта игълан итәргә. 3. КПССның XXII съездына вәкиллек нормаларын түбәндәгечә билгеләргә: партиянең 2 000 членыннан тавыш бирү хокукы белән бер делегат һәм партия членлыгына 2 000 кандидаттан киңәш бирү хокукы белән бер делегат. 4. Партия Уставы нигезендә, КПССның XXII съездына делегатлар партиянең чираттагы өлкә, край конференцияләрендә һәм союздаш республикалар компартияләре съездларында ябык (яшерен) тавыш бирү юлы белән сайлана. Украина, Белоруссия, Үзбәкстан һәм Казахстан компартияләреннән КПСС съездына делегатлар, бу республикалар компартияләре Үзәк Комитетлары карамагы буенча, партиянең өлкә (край) конференцияләрендә яки компартияләрнең съездларында сайлана. Совет Армиясе, Хәрби Диңгез Флоты, эчке һәм конвой сакчылыгы һәм чик буе частьлары партия оешмаларында торучы коммунистлар КПССның XXII съездына делегатларны, партиянең башка оешмалары белән берлектә, партиянең өлкә, край конференцияләрендә яки союздаш республикалар компартияләре съездларында сайлыйлар. Совет Армиясенең һәм Хәрби Диңгез Флотының чит илләрдәге частьлары партия оешмаларында торучы коммунистлар партиянең XXII съездына делегатларны тиешле гаскәри берләшмәләрнең партия конференцияләрендә сайлыйлар. 5. Партиянең өлкә, край конференцияләрен һәм союздаш республикалар компартияләренең съездларын 1961 елның сентябрендә үткәрергә һәм аларда, отчетлардан, җитәкче партия органнарын сайлаудан һәм КПССның XXII съездына делегатлар сайлаудан тыш, КПСС Программасы проектын һәм КПСС Уставы проектын да тикшерергә.