Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘВИЯНЕҢ БЕР КӨНЕ

Декабрь. Дөнья ап-ак. Ачык зәңгәр күк йөзендә ичмасам кулъяулык хәтле дә болыт әсәре юк. Тәрәзәләр күм-күк. Урамнар буш. Морҗалардан чыккан сыек төтен зәңгәр багана булып күккә аша. Коры кар баскан саен шыгырдап тора. Иртән радио аша «бүген кырык өч градус», дип хәбәр иттеләр... Сәвия балалар поликлиникасыннан чыгу белән, якасын күтәрде дә, башын берникадәр кырын салып, урам буйлап китте. Аз гына баргач та кызның озын керфекләренә бәс кунды, бит алмалары ут кебек яна башлады, борын очын чеметеп-чеметеп алды. Кыз адымын кызулата төште. Сәвиягә әле унтугыз гына яшь. Аның автобиографиясендә берничә генә юл: моннан ике ел элек унынчы классны тәмамлаган, ике ел медицина мәктәбендә укыган һәм менә хәзер ярты ел чамасы медсестра булып эшли... Кызның өмете башкачарак иде, әлбәттә. Мәктәптә укыганда ул, медицина институтына керергә, аннан хирург булырга хыяллана иде. Хирургның да теләсә ниндие түгел — йөрәккә операция ясый торганы булу иде аның теләге. Ә менә тормыш Сәвия йөрәгенә үзе операция ясады. Институтка түгел, ә медицина мәктәбенә керергә туры килде аңа: имтихан биргәндә балл саны җитмәде. Кыен булды аңа, иптәшләре институтка киткәндә, мәктәпкә барулары. Кыен булды аңа, иптәшләре институтның өлкән курсларында укыганда, эшкә тотынулары. Ә торабара... Әйе. Кеше дигәнең шундый икән шул: тора-бара Сәвия бөтенесенә дә күнде һәм эшкә чумды. Кулына кечкенә сумка тоткан, ап-ак йөзле, чая карашлы бу кызны тын алгысыз эсселәрдә дә, кар катыш яңгырларда да шәһәрнең иң читтәге урамнарында көнен дә, төнен дә очратырга мөмкин иде. Менә ул әле дә артыннан ияреп булмаслык тизлек белән атлый. Табаны шомарган ботылары аны тротуарның әле бер, әле икенче ягына шудырып алып китә. Кыз алга атлый, ә уйлары күптән инде өйдән-өигә кереп йөри. Әйе. Бүген аның эше көндәгегә караганда күбрәк. Өч бала авырый, ике бала яңа гына больницадан чыккан, бер хатын бала тудыру йортыннан кайткан, икәвесе соңгы айларын йөри... һәммәсенә дә вакытында өлгерергә, кайсысына укол кадарга, кайсысына киңәшләр бирергә кирәк. Тик менә кемнән башларга? Сәвиянең күз алдына Зәбир исемле малай килеп басты. Әйе, ул ч арада иң каты авырганы. Температурасы моннан ике генә көн элек з. „с. ә". № 2. 33 Д 34 кайтты. Димәк, байтак урау булса да, элек аның янына барырга кирәк. Аннан Зөлфияләргә... Сәвия әнә шулай уйланып барганда нәкъ аның турысына гына елт итеп «Волга» килеп туктады. __ Сәвия! Сәвия тавыш килгән якка таба борылды һәм үзе белән бергә эшләүче Тәгъзимәнең, машина тәрәзәсеннән үрелеп, кул изәвен күрде. — Әйдә, утыр! Бер секунд эчендә Сәвиянең күңеленнән төрле уйлар үтеп китте. Кеше ничек шул кадәр шартын китереп яши ала икән. 1әгъзимә дә эш хакын аңардан артык алмый — икесенеке бер. Ә шулай да аның өстендә көмешсу төлке якалы бостон пальто, башында менә дигән дебет шәл, аягында мех эчле кыйбатлы ботинка, бармагында асыл ташлар белән бизәлгән йөзек... Шуның өстәвенә... эшенә дә такси белән генә йөри. Кеше ничек барысына да җиткерә ала икән? — Рәхмәт! — дип кычкырды ул Тәгъзимәгә. — Хәзер күп калмады инде. — Әйдә! Әллә туңганыңны да сизмисең? Сәвия машинага таба атлады: — Ярый, азрак җылыныйм инде алай булгач. Тәгъзимә кырыйгарак шуышып, аңа үзе яныннан урын бирде. Аның, кыланып утыруыннан жәлләп түгел, ә мактанырга теләп чакыруы Сәвиягә ачык булса да, ул дәшмәде. —һе, шушындый көндә җәяү йөримме мин? — диде Тәгъзимә Сәвиянең салкыннан күгәрә төшкән иреннәренә карап. Сәвия бер минутка югалып калды. Ләкин җавабын тиз тапты: — Әй... салкынның ни зыяны бар, — диде ул. — Мин дә таксида гына йөри башласам, машина җитмәс. — Анда минем ни эшем бар? Җитте ни дә җитмәде ни! Сәвия аның бу сүзенә җавап кайтармады. Кинәт аның исенә квартира өчен түлисе барлыгы, шуның өстенә бер кыздан өченче көн генә йөз сум акча алып торуы килеп төште. Хезмәт хакы биргәнче әле атнадан артык вакыт бар. Очын очка ничек ялгарга? Тагы да карабодай боткасына күчәргә микәнни? Сәвия уйларга бирелеп бара иде, машина кинәт туктагач, сискәнеп исенә килде. — Без борылабыз, кызыкай, — диде аңа Тәгъзимә. Сәвия ишекне ачты. — Рәхмәт. Җылыдан чыгуга салкын куырып алды. Адымын кызулатырга теләве юкка гына булды: машинаның «тәнгә сеңеп барган» тизлеге алдында аның җәяүләве бөтенләй югалып калды. Берникадәр баргач кына ул үзенең кызу атлавын тоя башлады. Тиздән ул үзенә беркетелгән урамнарның берсенә килеп җитте. Җәйләрен матур урам ул. Барлык өйләр дә яшеллек белән каплана. Ә менә кышын, бигрәк тә бүгенге кебек сөяк сындырырлык салкын көндә, ул ничектер шәрә. Сәвия яшел коймалы бер өй турысында туктап торды. Дөньяда иң бәхетле кешеләр яши монда. Әйе, әйе. Чынлап та, алардан да бәхетлерәк кеше юктыр. Аның тәрәзәләренә кадәр киңрәк тә, яктырак та сыман. Ак тәрәзә капкачлары салкын көндә өйгә җылылык, караңгы төндә яктылык бирә кебек. Ә бит моннан биш-алты ай гына элек Сәвиягә менә боларның бөтенесе дә коточарлык ямьсез, кайгылы күренә иде Шу- лай шул, «Саулык — зур байлык» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр Бу йортта яшәүчеләрнең бердәнбер уллары Сәвия эшли башлаганда йөрәк чире белән җәфалана иде. Аңа җәй башында гына, үлем түшәгендә ятканда тәвәккәлләп, операция ясадылар. Уңышлы үтте операция Семьяны берничә еллар буе томалап килгән кайгы берничә ай эчендә з* 35 төтенгә әйләнеп очты, йортка бәхет нуры иңде. Ә Сәвия — баланы үз кулы белән больницага илтешкән Сәвия ничек шатланды! Ул бер көйне дә бу өй турыннан тыныч кына үтеп китә алмый. Менә хәзер дә, инде узып киткәч, артына берничә кабат әйләнеп карады. Менә тагын бер өй. Бу йорт та аңа бик-бик таныш. Хәзер тәрәзәләре кирпеч белән томалап куелган аскы катында күптән түгел генә өч яшьлек улы белән Фәридә исемле бер хатын яши иде. Күпме көч түкте Сәвия аларны юньле квартиралы итү өчен. Шулай да сүзен сүз итмичә калмады. Хәзер инде кечкенә Марат әнисе белән өр-яңа квартирада яши... Бер-бер артлы таныш өйләр торып калды. Менә Сәвия Зөлфияләр өеиә килеп җитте. Ул кыз да аягына баскан. Тиздән бөтенләй савыгып җитәр. Сәвиягә рәхәт иде бу минутта. Димәк, аның туңып йөрүләре юкка гына түгел. Нинди күңелле көннәр!.. Авыру кеше чирне җиңә. Кеше яшәү шатлыгы белән тагын кинәнә! Нинди әйбәт көннәр! Моннан соң Сәвия тагын бер квартал үтте дә икенче урамга борылды. Аз гына баргач та такта түбәле өй күренде. Зәбирләр өе әнә шул инде. Сәвия үзе дә сизмәстән адымын тизләтте: ни өчендер бүген Зәбирнең хәле начардыр төсле тоелды. Әнә ул капкага борылды. Мәдинә апа йөгереп баскычка чыкты. — Әйдәгез, сеңелем. Әйдә, керегез. Улым сезне көтә-көтә көтек булып бетте инде. Сәвия ашыгып эчкә үтте. Зәбир йөгереп килеп, аның аякларыннан кочып алды: — Ә минем яшел машинам бар! Малай сүз әйткәнне дә көтеп тормады, өстәл астында торган яшел машинасын алып килеп Сәвиягә күрсәтте: — Кирәкме, апа? Сиңа биримме? — Ай-Һай... Бигрәк матур икән. Минем аңа утырып йөрергә бер дә вакытым юк шул. — Син тагы да укол кадагач китәсеңме? Сәвия, пальтосын сала-сала, җавап кайтарды: — Бер дә китмәс идем дә бит. Минем синең кебекләрем күп шул... Сәвия шприцларын әзерләүгә Зәбир койкага үзе менеп ятты. — Мин курыкмыйм. Мин җыламыйм, — дип сөйләнде ул бу вакытта зур күзләрен йомгалап... Фатималарда Сәвияне ишеккә асылган зур йозак каршы алды. Сәвия урамга да чыгып карады, өй алдына килеп, аяк башларын да бәргәләп торды, әмма кайтучы булмады. Әллә кызны больницага салдылармы? Башына шундый уй килгәч, Сәвиянең тәне эсселе-суыклы булып китте. Тукта. Бәлки күршеләре беләдер. Юк, белмиләр икән. — Үзләре кереп йөрмәгәч, без дә кермибез, — диделәр алар. Сәвия урам белән баскыч арасын тагын да бераз таптагач, кичә генә больницадан кайткан Әхмәт янына китте. Аннан чыккач, тагын Фати- маларга килде. Аны һаман да салкын йозак кына каршылады. Кая киткәннәр болар? Эшкә дисәң... Фатнманың әнисе эшләми. Сәвия як-ягына каранып, капка төбендә торганда урам чатыннан гаяк таянган бер карт килеп- чыкты. Ул Сәвия турында тукталды да кулын кашына куйды: — Әллә кайтып та җиткәнсең инде. Иллә уңгансың да, Миңлезифа... — Юк, мин Миңлезифа түгел, бабакай... — Ә-ә, нихәл, кызым? Сәвия түгелме соң син? — Сәвия шул, бабакай. — Ә-ә-ә, Миңлезифаның кызы авырый диләр иде шул. Савыккан, балакай, савыккан. Әле генә әнисе белән универмагта йөри иде. Менә әле генә... Бабай киткәч, Сәвия аз гына торды да китеп барды. Бу юлы ул керәсе кешеләрен йөреп чыкмыйча килмәде... Менә көн дә кичекте. Өи түбәләреннән күккә сузылган аксыл төтен баганалары үзләреннән-үзләре эрепРюгалалар. Ерак тавышлар да бөтенләй якында - кпляи генә яңгырый башлады. к Сәвия соңгы өйдән чыккач, тагын Фатималарга таоа күренми. Димәк, кайтканнар... Фатима, Сәвияне күргәч, куанып китте: — Мин хәзер савыктым инде. Бүген укол кадатмыйм, —Юк, савыксаң да кадыйбыз. Дәвалануны җиренә^ җиткерергә кирәк. Аннан соң ни... сиңа әлегә тышта бу кадәр озак йөрергә ярамый. Күрмисеңмени, көн нинди салкын. Шул арада Миңлезифа апа күренде: —Юк, сеңелкәем, чыгып йөриме соң... Көн буена тәрәзәдән карап утырды. Сәвия аңа күз кырые белән генә карап алды. Ефәккә төренгән, янып торган яшь хатынның күзгә карап алдавын ишетү аңа бик кыен иде. — Юк. Мин бөтенләй чыкмасын, димим. Тыщта һава бик яхшы, дип киңәш бирде Сәвия биленә таянып торган Миңлезифа апага.„ Бик әйбәтләп киенеп, көненә берничә кабат чыксын. Тик өшегәнче йөрергә ярамый. Шуннан ул Фатимага борылды: — Я, сеңелем, мин әзер... — Мин бүген кадатмыйм. Мин савыктым инде. Миңлезифа апа Сәвиягә карады: — Ярар инде, булмаса кадамассың. — Бу ни дигән сүз, апа? Кадыйбыз. Бар, бар, ят, сеңелем, урыныңа. — Син курыкма, аяк ялыңны буш итмәм. Хакын алырсың... — Хакын?.. — һәр укол башына өч сум икән — өч сум, биш икән — бишне... Укол башына биш сум! Бу ни дигән сүз? Сәвиянең бөтен тырышлыгы, җан атып йөрүе биш сум торамы? Сәвиянең кинәт кенә йөрәге тетрәде, күз аллары караңгыланды. Әйе, «биш сум» диләр аңа. Аңа биш сум акча тәкъдим итәләр... Сәвиянең тамагына нидер килеп тыгылды. Күкрәге чәнеште. һәм ул тиз генә артына борылды да, әле генә чөйгә эленгән пальтосын алып тышка атлады, — Сау булыгыз!.. Ишек шап итеп ябылды. Бер квартал йөгерде Сәвия, икене, өчне... Аннан соң бер почмакта, маңгаен телеграф баганасына терәп, үксеп-үк- сеп еларга тотынды. Күзләре шешенгәнче, күңеленә кинәт кенә калыккан кара болыт тәмам явып беткәнче елады. Аннан соң Сәвия күзләрен сөртеп, якасын күтәрде дә кала үзәгенә таба атлады. Ләкин аның күз алдыннан бер генә минутка да Фатима китмәде. Әйе, Сәвия аңа укол ясамады. Бу ярыймы соң? Баланың нинди гаебе бар? Аиы бала кимсеттемени? Сәвия шып туктады. Артына борылды. Тик иллелек акча сузып топтан Миңлезифаны күз алдына китерү белән башын аска иде Миңлезифаның «Син курыкма. Аяк ялыңны буш итмәм. Хакын алырсың» лигәп сүзләрен ишеткәндәй булды. Ул тагы да шәһәр үзәгенә таба бопыллы Атлады һәм шунда ук Фатиманың, кипкән иренен ялмап көч-хәп беләи генә тын алып яткан чагын күрде. Моның артыннан ук Сәвия ФатимТ ның яшәү шатлыгы янып торган бүгенге карашын хәтерләде ШУЛ а й Д дәвалау курсы тәмамланмады бит. Сәвиянең аны тәмамламаска бала ның саулыгын шик астында калдырырга хакы бармы? Юк! Ул шунда ук кире борылды һәм кызу-кызу атлап, ӘЛе генә До чыгип киткән өйгә таба китте. юнә үзе чыгып Миңлезифа Сәвиянең холкын аңлый алмады. Акчадан баш тартып 36 колак төбендә атлады, Йозак — диде ул. чыгып китсен имеш. Әллә әзсендеме? Юк, әзсенүе мөмкин түгел. Сәвия эшли башлаганга кадәр ул Тәгъзимәгә укол саен өч сум биреп килде. Бер дә азсынмый иде. Бусының ихласлыгын, тырышлыгын исәпкә алып, Миңлезифа укол башына бишәр сум бирәсе булган иде бит. Шулай да нәрсә^ килешмәде икән Сәвиягә? Миңлезифа бүлмә тактасына сөялеп, шулай баш ватып торган арада тагын ишек ачылды. Өйгә Сәвия килеп керде. Пальтосын салып, чөйгә элде. Ак халатын рәтләде. Сумкасын ачып, шприцын алды. Фатима бер әнисенә, бер Сәвиягә карады да, диванга барып ятты. Сәвия аңа укол ясады һәм киенеп, тавыш-тынсыз гына ишеккә таба атлады. Ишек тоткасына кулын салгач кына: — Форточкагызны һәрвакыт ачык тотыгыз, Фатимага саф һава кирәк, — диде. Ишек ачылды да ябылды. Миңлезифа бүлмә тактасына сөялгән килеш калды. «Форточкагызны һәрвакыт ачык тотыгыз, Фатимага саф һава кирәк». Бу сүзләр аңа ни өчендер бик серле кебек, әллә нинди мәгънәләр аңлаткансымак тоела. Сәвия бу вакытта гәүдәсен берни кадәр кырын куеп, башын аска иебрәк шәһәр үзәгенә таба атлый иде инде. Декабрь җиле шулкадәр үткер, Сәвия бик еш кына артына әйләнә һәм әче җилне аркасы белән этәрергә теләгәндәй, арты белән барып карый. Үзендә ниндидер көч табып, Фатима янына кире баруына ул бик шат иде. Шуңа күрә аңа атлавы да җиңелсымак, салкын җил дә җылы төсле. Шәһәр урамында берәм-берәм утлар кабына башлаганда ул поликлиникага кайтып җитте. Коридорда аны кулына озын саплы щетка тоткан няня каршылады. — Әй, Сәвия-ә-ә! — диде ул сузып. — Битләрең... битләрең... — Нәрсә, апа? — Өшеткәнсең бит, кызыкай! — Няня, щеткасын стенага сөяп, Сәвиянең беләгеннән эләктереп алды. — Әйдә, тизрәк кар белән ышкы. Харап кына иткәнсең бит... Няня, бер уч коры кар алып кереп, Сәвиянең бит алмаларын кызу-кы- зу ышкый башлады. Сәвиягә башта тиресе янгансымак тоелды. Аннан үзәккә үтәрлек итеп чеметеп-чеметеп алды. Медсестралар эш башлаганда да, кичтән дә өлкән сестра бүлмәсенә җыелалар. Сәвия, туңган ботылары белән коридор идәнен шакылдатып, шунда таба атлады. Менә ул ишекне ачты һәм шунда ук диванга капланып яктан Тәгъзимәне күрде. — Тәгъзимә! — диде ул, бите әрнүен бөтенләй онытып, йөгереп аның янына килде. — Тәгъзимә! Тәгъзимә аңа җилкәсен җыерып пышылдады: —•- Сволочь! Сволочь! — Нигә, Тәгъзимә? Тәгъзимә тагы да берникадәр үксеп ятты да, чигә чәчләрен кыстыра- кыстыра, урынына утырды: — Мин кем өчен йөрим?.. Мин кем өчен болай суыкта тырышам?.. — Нигә, Тәгъзимә? — Нигә булсын? Такси хакын соравым булды, тотты да поликлиника мөдиренә шалтыратты. — Кем? — Кем булсын... Бер туң нәрсә инде! Ниндидер бер начальник... Ә мин аның баласына укол кадап йөрим... Сәвия шунда ук төшенеп алды. Менә кайда икән Тәгъзимәнең «бәхет чишмәсе»! Сәвия шул арада үзенең искерә башлаган юка пальтосына күз салды, күкрәгенең ачытканлыгын тойды һәм бүлмә тактасына сөялгән Миңлезифаны хәтерләп, иркен тын алып куйдЕк Әйе, бернәрсәгә дә үкенми иде ул...