Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ» КИТАБЫ ТУРЫНДА

III 3 үптән көтелгән «Татар совет әдәбияты тарихы» (очерклар) басылып чыкты. Китапның кереш сүзендә бу тарих «татар халкының культура- сәнгать үсешендә социалистик революция идеяләре ничек итеп тамыр җәя баруы турында сөйли» (7 бит) диелә. Бу сүзләрне укыгач, авторлар коллективы үзләренең бурычын кечкенә итеп күрсәтергә уйлаган булса кирәк, дигән фикер кала. Китапның эчтәлеге белән танышкач, ул бурычларның рамкалары киңәя. Бу зур хезмәт татар халкының Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә һәрьяктан үсеп, күтәрелеп баруын сәнгать чаралары белән гәүдәләндерү эшенә йомгак ясый; димәк, совет власте елларында барлыкка килгән, үскән, чәчәк аткан татар совет әдәбияты казанышларына, әдәби-художество байлыгына йомгак ясый, татар совет язучыларының художество эшчән- легеңә бәя бирә. Китап татар совет әдәбиятының халык тормышыннан аерылгысыз булып үсүен күрсәтә. Совет әдәбияты һәр чорда — бөек социаль үзгәрешләр, тетрәүләр вакытында да, бөек сынаулар кичергән заманнарда да — халык интересларын яклады, аның политик активлыгын, гражданлык пафосын чагылдырды, әдәпәхлак нормаларының бөек сыйфатлар белән байый баруын күрсәтте, художество зәвыгының катлаулана һәм күтәрелә килүен хәбәр итеп торды, узган вакыйгаларга, бүгенге һәм иртәгәге көнгә карашларын яктыртты. Чөнки, авторлар бик хаклы рәвештә күрсәтеп узганча, «революция яңа, азат әдәбиятның үсүе III СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институты хәзерләгән. Татарстан китап нәшрияты басмасы. I960. Редколлегия: М. Гайнуллин, А. Гумеров (редактор), X. Хәйри, Г. Халит. өчен чикләнмәгән киңлекләрне ачып, халык арасыннан чыккан һәм үзләрен сәнгатькә багышлаган талантларга иҗат итәргә зур мөмкинлекләр бирде. Язучы белән дәүләт, язучы белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр дә тамырыннан үзгәрде» (6 бит). Татар совет әдәбияты тарихы әле беренче тапкыр дөньяга чыга, шуңа күрә аның белән кызыксыну да, аның авторларына таләпләр дә зур һәм рәхмәт тә олы. Ничек кенә булмасын, бу китапны тәбрик итмичә мөмкин түгел. Бу хезмәт — зур бер коллективның озак еллар буе гыйльми тикшеренү алып барган иҗади җимеше. Дөрес, алдагы вакытта совет әдәбияты тарихы бер генә тапкыр язылмас һәм алар монысына караганда җитешлерәк, тирәнрәк тә язылган булырлар. Тик ал арның яхшылыгы барыбер шушы китапка нигезләнәчәк, чөнки бу хезмәт башка китапларның тууына этәргеч бирәчәк. 50 басма табактан арткан зур китапта, бйлгеле, тирәнлеге белән уйландыра һәм сокландыра торган урыннар да күп кенә, шуның белән К 127 бергә бәхәс тудыра һәм канәгатьсезлек уята торган урыннар да юк түгел. Төрле стильдә, төрле каләм көче белән язылган хезмәттә мондый чуарлык табигый күренеш булса кирәк. Авторлар коллективы (Гали Халит, Бәян Гыйззәт, Габделхәй Хисмәтуллин, Хәсән Хәйри, Нур Гыйззәтуллин, Хисам Мөхәммәдов, Мөхәммәт Гайнуллин, Мәдинә Җәләлиева һәм Хәмит Ярми) хәзер бу хезмәтнең русча басмасын хәзерли, шуңа күрә тарих китабының көчле һәм көчсез якларьш күрсәтү алдагы эш өчен дә файдасыз булмас кебек. Әдәбият тарихының аерым этапларын билгеләү — бик җаваплы һәм мөһим эш. Без тикшерә торган хезмәтнең бу ягы бәхәс кузгатырлык түгел: татар совет әдәбиятының чорлары илебезнең, халкыбызның экономик, политик һәм культура үсешенә нигезләнгән. «Утызынчы елларда әдәби хәрәкәт» дигән бүлек кенә бер сорау тудыра: ни өчен җәяләр эченә 1930—1937 дип язылган? Бәлки, бу төгәлсезлек хәреф хатасыдыр, чөнки бу бүлек Бөек Ватан сугышы елларына кадәр булган әдәбиятка күзәтү ясый. Юкса, тарихның уртасыннан өч елны сызып ташлауның мәгънәсе юк. Авторлар коллективы тикшерелә торган чорда иҗат ителгән (басылган яки сәхнәдә куелган) әсәрләрнең барсын да искә алырга һәм һәркайсына бәя бирергә тырышалар. Димәк, язучыларның иҗат җимеше аларның игътибарыннан читтә калмый. Моның, әлбәттә, уңайсыз ягы да бар, вак-төяк арасында эреләренең күмелеп калуы яки укучыларның үзләренә аларны билгеләве авыр булуы мөмкин. Ләкин шул ук *вакытта, барлык иҗат продукциясен күздән кичергәндә, авторлар, әдәби хәрәкәтнең төп агымын, магистраль юлын онытып, аны томалап калдырмаганнар. Үзәк мәсьәләләр, этапный әсәрләр, чорның зур әдипләре тарихта тиешле урынны алганнар. Чорның үзенчәлеген билгеләү, язучыларга һәм аларның әсәрләренә бәя бирү белән дә күпчелек очракта килешергә мөмкин. Димәк, тарихны язучылар гыйльми карашны якларга, объектив булырга тырышканнар. Революция белән бергә туган яңа әдәбиятның үзәк мәсьәләләреннән берсе — аның методы. Бу мәсьәлә тарихта ничек яктыртылган? «Гражданнар сугышы елларында әдәби хәрәкәт» һәм «Егерменче елларда әдәби хәрәкәт» дигән бүлекләрне язган Гали Халит бу мөһим мәсьәләнең революция елларында нинди хәлдә торуын шактый киң алып күзәтә һәм кыю фәлсәфи фикерләр әйтә. Гали Халит социалистик реализм методының элементлары барлыкка килү катлаулы бер процесс икәнлеген күрсәтә. Ул социалистик реализмның беренме чаткыларын гражданнар сугышының героик көрәше көннәрендә үк күрә башлый һәм бу идея-эстетик сыйфатларны Горькийның романтикасына бәйләнгән төстә таный. Гражданнар сугышының беренче көннәреннән үсә башлаган социалистик реализм принциплары бик авырлык белән үзенә юл сала. Бу авырлык, Г. Халит күрсәткәнчә, традицияләрнең чуарлыгына бәйләнгән, язучыларның үз эстетик карашлары үсешендәге каршылыкларга да нигезләнгән иде. Иске традициядән калган, феодальхаилык заманнарын идеаллаштырып, милләтчелекне җырлый торган реакцион романтизмга каршы көрәштә, формализмның төрле чагылышларына каршы көрәштә, милләтчелек һәм милли чикләнүчелеккә каршы көрәштә, пролеткульт нигилизмына каршы көрәштә социалистик реализм принциплары ныгыды һәм үсте. Яна кеше, яңа герой образы өчен дә, яңа этик һәм эстетик нормалар өчен дә көрәш барды. Әдәбият тарихы очеркларында шушы көрәш һәм социалистик реализм принципларының җиңүе баштагы бүлекләрдә шактый тулы һәм җанлы күрсәтелә. Соңгы бүлекләрдә исә бу мәсьәләгә аерым тукталу күренми. Конкрет әсәрләргә анализ ясаганда, соңгы бүлекләрдә дә социалистик реализм методы принциплары ничек тирәнәя, тармакла- 128 на баруын күрсәтү бик мактаулы эш булыр иде, безнеңчә. Социалистик реализм методының критик реализмга мөнәсәбәтен билгеләү — бик мөһим мәсьәләләрнең берсе. Критик реализм нинди прогрессив мирас калдырды, аның нинди сыйфатлары бу якка күчте? Әдәбият тарихы авторлары үткәндәге «алдынгы татар әдәбиятына тарихи оптимизм, халыкка теләктәшлек һәм патриотизм идеяләре характерлы» (15 бит) булуын күрсәтеп, ике реализм арасында Кытай стенасы тормаганлыгына ишарә ясыйлар. Г. Камал белән М. Гафури революциядән соң критик реализмның революцион башлангычларын киң ачып җибәрүчеләр итеп күрсәтеләләр. Алар Тукайның сатирик лирика традициясен үстереп алып китүчеләр төсендә тәкъдим ителәләр. Мәҗит Гафурига багышланган монографиядә «Эшче» поэмасының элекке рамкалар эчендә калуы аңлатыла. Бу поэмада, Октябрьга чаклы чордагыча, «тормышны бөтен тулылыгы белән үсештә-үзгә- рештә аңлау һәм сурәтләү җитми» (361 бит), диелә. Димәк, критик реализмның тенденцияләре алга таба дәвам итмәгән. «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын принскасын- да» кебек повестьларга бәя биргәндә дә шундый ук саклык сизелә. Тарих очерклары аңлатуынча, бу повестьлар критик реализмга бернинди яңалык өстәмәгәннәр, шул рамкада гына калганнар. Татарстан язучылары союзында, тарих очеркларын тикшергән вакытта, Г. Сайганов нәкъ әнә шул «Кара йөзләр» повестен социалистик реализм әсәре итеп тәкъдим ителү хата дип чыкты. Безнең аңлавыбызча, тарих авторлары, киресенчә, «Кара йөзләр»ие дә, «Шагыйрьнең алтын приискасыида» повестен да социалистик реализмга һичбер өлеш кертмәгән әсәрләр итеп күрсәтәләр. М. Гафури, Ш. Камал һ. б. ш. кебек Октябрь революциясенә чаклы ук формалашкан язучыларның совет чорындагы иҗатларына күзәтү ясаганда, ике чорда өлгергән җимешләрнең (критик реализм һәм социалистик реализм чорында язылган әсәрләрнең) берсен икенчесенә бәйли торган сыйфатларны ачыграк һәм киңрәк яктыртырга кирәк иде! Г. Сайганов «Кара йөзләр» повестен гына түгел, бәлки Г. Ибра- һимовиың «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми» повестьларын да социалистик реализм әсәрләре дип танымаганын белдерде. Ул, халык хәрәкәте күрсәтелмәгән- лектән, болар социалистик реализм әсәрләре булып санала алмыйлар, дип раслый. Бу яңа фикер түгел. Берничә ел элек бәлки бу фикер белән килешергә дә булыр иде. Хәзер инде, социалистик реализм проблемалары төрле яклап тикшерелгән бер заманда, критик реализм белән социалистик реализмның арасындагы чәнечкеле чыбык кадаклаган коймалар алып ташланганда, мондый карашларга бераз саграк килергә кирәк! «Кара йөзләр», «Казакъ кызы», «Татар хатыны ниләр күрми» — өчесе дә революциягә чаклы яшәгән хатын-кыз язмышын сурәтлиләр. Ләкин алар революциядән соң язылганнар, совет язучысы карашыннан чыгып язылганнар. Революциягә кадәр язылган һәм хатынкызлар язмышын сурәтләгән әсәрләрдән алариың принципиаль аерымлыклары бар. Очерклар китабы бик дөрес күрсәткәнчә: «Кызгану, мелодраматизм һәм сентиментализм рухы белән сугарылган бу тема ңүп вакыт хатын- кызга мөнәсәбәттә гомумән кешелекле булуга өндәү белән чикләнде, явызлыкның иҗтимагый тамырларын тәмам шәрәләндереп, ачып салган реализм формалашып өлгерә алмады әле (сүз революциягә чаклы әдәбият турында бара — Г. /(.). Шуңа күрә дә иске җәмгыятьтәге татар хатыи-кызларынын авыр язмышын сурәтләүгә, гомумән алариы изгән явызлыкның чын йөзен фаш итүгә Октябрьдан соңгы әдәбиятта зур урый бирелү, бу теманы яңа карашлар, социалистик реализм ноктасыннан хәл итүгә игътибар көчәю бик тә законлы 129 9. _С. Ә." № 2. һәм табигый иде» (335—336 битләр). Бу фикерләр белән килешмәскә мөмкин түгел. «Кара йөзләр» повесте да критик реализм рамкаларында гына калган әсәр түгел. Галимә дә мелодраматизм рухы белән генә сугарылып язылган образ түгел. Язучы динне һәм кыргый гадәтләрне тәнкыйть итү белән генә чикләнми, бәлки дингә каршы, аның законнарына каршы ачы протест белән чыга, диннең, шәригать кануннарының яшьлеккә, хөр яшәүгә, бәхетле тормышка дошман булуын, җанлы кешене үтерүгә алып килүен сурәтләп, аңа каршы укучының фикерен оештыра. Бу әсәрнең авылда культура революциясе барган чорда язылуын истән чыгармаска кирәк. ЛА. Гафури, совет язучысы буларак, хезмәт ияләре массасын диннән һәм кыргый йолалардан аерып алу өчен көрәшә. Шул чакта активлашып киткән динчеләргә каршы чыга, культура революциясенә юл чистарта! Бу повестьның революциядән соң язылуы нәкъ шул хәл белән аңлатылырга тиеш. Социалистик революциянең бөек идеаллары язучыны рухландырган, һәм автор, узгандагы караңгылыктан алып, кыргый вакыйгаларны кояш яктысында караган. Дөрес, «Кара йөзләр»не социалистик реализмның барлык нурлары белән балкыган әсәр дип берәү дә расламас, ләкин аның башлангыч сыйфатлары булуына, рухы белән үк социалистик революциягә хезмәт итүенә шулай ук шикләнүче булмас. Халык хәрәкәте мәсьәләсенә килгәндә, шуны әйтергә була: халык хәрәкәте повестьта юк шикелле, ләкин Бәдри'кебек халыкның күркәм сыйфатларын үзенә туплаган киң күңелле, караңгылыкка каршы торучы кеше бар, дин фанатиклары Галимәне мәсхәрәләгәндә, аны яклаучы кеше бар һәм ул повестьның үзәк урынында тора. Аннан соң, социалистик реализм һәрбер әсәрдә киң халык массасы сурәтләнүне зарури закон итеп куймый. Художество иҗатына андый таләп белән, әзер рамкалар куеп килергә ярамый. «Шагыйрьнең алтын приискасында» • повесте турында шуны ук әйтергә кирәк. «Татар хатыны ниләр күрми», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә килгәндә, очерклар авторларының фикерләренә кушылмаска мөмкин түгел. Дөрес, «Казакъ кызы» повесте социалистик реализм әдәбияты диелмәгән. Ләкин «әсәрнең эчтәлеге һәм сәнгатьчә көче язучының Октябрьдан соңгы иҗат үсешенең күрсәткече итеп каралырга» (321 бит) тиешлеген әйтеп, халык тормышын, халыкның милли изелүгә каршы көрәшен реалистик итеп җанландырган әсәр буларак бәяләнгән. Повестьның «хикәяләү стиленең, эпик форманың халыкчан табигатен эзләү һәм табу юлында әһәмиятле тәҗрибә» (324 бит) булуы укучы каршына яңа бер нәрсә китереп бастыра, һәрхәлдә аны критик реализм белән чикләнеп калган бер әсәр дип карап булмый. «Казакъ кызы» — социалистик реализм методын байрак итеп алган теләсә кайсы язучы өчен дә горурлык булып исәпләнергә хаклы әсәр. Нәкъ шушы повестьта Г. Ибраһимовның художниклык көче ташып чыкты. Повесть казакъ халкының ирек сөючән рухын тирәннән һәм тарихи дөреслек белән ачты. Казакъ халкының патша чиновникларына каршы көрәшүе дә, ыруг ызгышлары да, ярлы һәм бай казакълар арасындагы килешмәү- чән бәрелешләр дә, барыннан да битәр казакъ халкының үз бәхете өчен алып барган тарихи хәрәкәте бер фокуска җыелып, гаҗәп соклангыч, пөхтә үрелгән сюжет җәтмәләрендә чагыла. Өстән караганда Арысланбай белән Карлыгачсылуның саф һәм кыю мәхәббәтләренең казакъ халкы йолаларына табигый тоелмаган адымнары гына сөйләнә кебек, ләкин Г. Ибраһимов мәхәббәтне халыкның тарихи язмышына бәйләп күрсәтә алган, казакъ халкының милли характерын көчле итеп күрсәткән, халыкның тарихи якты перспективасына да ишарә ясаган. Казакъ халкына тирән мәхәббәт белән язылган һәм бүгенге казакъ әдәбиятына нык йогынты ясаган, 130 ике халык арасындагы дуслык тойгысын үз йөрәге аша кичереп сурәтләгән бу әсәрне һич тә критик реализм ягында гына калдырасы килми. Коммунист язучының 1923 елда ук халыклар дуслыгы хәзинәсенә зур өлеш кертүе, уртак совет әдәбиятын үстерүдәге бер адымы дип карарга кирәк моңа! «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның 1929 елда басылган икенче варианты, Г. Ибраһимовиың художник буларак та, иҗтимагый вакыйгаларга объектив тарихи бәя бирүе белән дә, 1909 елда басылган вариантыннан күп көчле һәм өстен икәнлеге әйтелә. Бу әсәрдә киң тормыш, патриархаль мөнәсәбәтләр, кешеләр язмышы барлык фаҗигаләре белән сурәтләнә. Тарих очерклары авторлары аны социалистик реализм җирлегендә туган әсәр дип тәкъдим итәләр. Монысы шулай. Ләкин очерктагы бер момент белән бәхәсләшәсе килә. «Татар хатыны ниләр күрми»нең 1909 елда басылган вариантында Гөлбану, ирләр киеме киеп, ир егет кыяфәтендә йөри һәм хатын булу коллыгыннан кача. Гөлбануның мондый язмышы тарих авторларына ошамый, монда алар идеаллаштыру күрәләр. 1929 елгы вариантның өстенлеге: «Гөлбануның авыр язмышы да, рухи фаҗигасе дә элекке татар крестьяннары тормышының нигезендәге патриархаль мөнәсәбәтләр тудырган типик хәл итеп бирелү»дә, (338 бит) дип күрсәтәләр. Гөлбануның фаҗигале язмышы элекке тормыш өчен никадәр типик булмасын, ләкин аның чишелешен күрсәтүдә Г. Ибраһимовиы мактау урынсыз. Безнеңчә, 1909 елдагы вариантында Г. Ибраһимов караңгылык патшасында коллыкта яшәгән хатын-кызларга, халыкның үз авыз иҗатына таянып («Җиде кыз бәете»), котылу юллары булганлыгын искә төшерә. Сәнгать ягыннан эшкәртелеп бетмәсә дә, Ибраһимов- ның ул вариантында идеаллаштырусыз бирелгән якты юл сурәтләнә. 1929 елда язылган яңа, совет чоры вариантында Г. Ибраһимов тарихи перспективаны томан астында калдырган; татар хатыны язмышы күгендәге нурларны күрми киткән. Шуңа күрә татар хатыны язмышының яктыга таба борылу мөмкинлеген әйтүче дә юк. Бу — Г. Ибраһимов реализмының шушы әсәрендәге йомшак ягы! Йомшаклык тагын шуның белән дә сизелә: повестьта мелодраматизм бик нык күзгә бәрелеп тора һәм әсәргә ямьсез бер төс бирә. Мелодраматизм әдәби әсәрне югары күтәрми, тарих китабын язучылар моны бик яхшы беләләр һәм, М. Фәйзи иҗатына күз салу уңаенда, мелодраматизмга теләктәшлектә тормауларын сиздерәләр. М. Фәйзинең мәхәббәтне идеаллаштыруы, демократик иллюзияләр белән мавыгуы чыннан да бәхәссез нәрсә, бу хәлне күрсәтеп, тарих очерклары рәхимсез хаклыкны белдерә торган нәтиҗә ясаганнар: «язучы чор куйган үзәк әдәби мәсьәләләрдән һәм зур идеяэстетик бурычлардан ерактарак калды» (47 бит) диләр алар. Димәк, М. Фәйзинең романтизмы никадәр «халыкчан-гуманистик» (45 бит) юнәлештә бармасын, ул социалистик революция яктысында туып, тамырланып килгән яңа мораль- этик мөнәсәбәтләрне, социаль бәрелешләр вакытында чыныккан яңа кеше образын бирерлек дәрәҗәдә булмый. Фәтхи Бурнаш иҗатындагы романтизм юнәлеше китапта дөрес аңлатыла һәм аның «Айсылу», «Габделмән» кебек поэмалары социалистик революция алып килгән зур үзгәрешләрнең чын мәгънәсен аңламау нәтиҗәсендә язылган әсәрләр дип бәяләнә. Шуның нәтиҗәсендә, аның «беренче поэмаларында үткәнгә әйләнеп карау һәм милләтчелек настроеииеләренә бирелү» (47 бит) белән мавыгу барлыгы күрсәтелә. Шуның белән бергә, Бурнаш, шагыйрь буларак, эзләнү- чән, тынгысыз кеше. Ул революцион чынбарлыкны, батыр көрәшчеләрне халык иҗаты үрнәкләрендә тәэсирле итеп сурәтләргә омтыла, патриотизм хисенең олылыгын, көрәшнең изгелеген, шәхси тойгыларны Ватан һәм 131 9 азатлык өчен буйсындыру матурлыгын җырлый. Ф. Бурнаш иҗатын тикшерү уңаенда, очерклар романтизмның кимчелекле сыйфатларын да ачып бирәләр. Форма белән эчтәлек арасындагы дисгармония, риторика, схематизм һ. б. искә алына. Гражданнар сугышы чоры әдәбиятына гомумән романтик ашкыну, илһамлану, дөнья күләм эшләрне башкарып чыгарга җилкенү хас нәрсә. Бу сыйфатны очеркларда басым ясап әйткәндә дә начар булмас иде. Мәхмүд Максуд нәсерләрен тикшергәндә моны азсызыклап күрсәтү юллары тулысынча файдаланылган дип булмый әле. Без тикшерә торган очеркларда бу мәсьәлә икенчерәк яктылыкта ачыла төсле, авторлар, ни өчендер, бу романтик сыйфатларны пролеткультчылыкка гына кайтарып калдырганнар: «Өйрәнелә торган чордагы татар поэзиясендә (гражданнар сугышы елларында — Г. К.) рус пролеткультчы шагыйрьләре иҗатына якын торган сызыкларны да төсмерләп була. Гадәттә аларга бәйләп карала торган шундый мотивлар: очсыз- кырыйсыз шатлыклар, ашкынулар, тантаналы тойгылар, бөтен дөньяны, галәмне яңарту теләге белән янулар, шигъри настроениеләрнең гадәттән тыш күтәренкелеге, гиперболизм һ. б. — татар поэзиясендә дә урын алды» (55 бит). Татар совет әдәбияты практикасында социалистик реализмның идея-эстстик принциплары милләтчелеккә, солтаигалиевчелеккә, формализм һәм декадентлык калдыкларына каршы көрәштә ныгый. Очеркларда, татар революцион поэзиясе өчен хас булган һәм социалистик реализмны җәелдерергә комачаулап торган гыйсъянчылык мәсьәләсенә, футуризм, имажинизм, символизм белән мавыгуларга тукталып, бик тапкыр һәм кызыклы фикерләр әйтелә. Билгеле, һәрбер күтәрелгән проблеманың ничек чишелүен күрсәтеп бетерү мөмкин түгел: китап бик зур, ә рецензиянең мәйданы бик тар. Шуңа күрә без кайбер үзәк мәсьәләләргә генә кагылып китә алабыз. Шундый үзәк мәсьәләләрнең берсе һәм әһәмиятлесе — әдәбиятларның берберсенә йогынты ясаулары. Бер әдәбият та үзенә башка 1ына, бүтән әдәбият һәм культура казаиышларыннап аерылып хәрәкәт итми. Әдәбиятның җитлеккәнҗитлекмәгән булуы да аның башка әдәбиятлардан иҗади файдалана белүе һәм башка әдәбиятларга уңай йогынты ясый алуы белән билгелә- нә, безнеңчә. Очеркларның авторлары, әдәбиятның аерым этапларда үсешен тикшергәндә, совет әдәбиятының һәр чордагы күренекле әсәрләрен искә алалар. Беренче чиратта рус совет әдәбиятында танылган әсәрләр телгә алына. Бу — кирәкле һәм бик мәгънәле эш. Гәрчә китапта аерым сүзләр белән язылмаса да, без татар совет әдәбиятының гомуми уртак совет әдәбияты күтәргән төп проблемаларга, кечерәк күләмдә булса да, үзенчә тукталуын, заман сулышы белән яшәргә, чор белән бер аякка басарга тырышуын күрәбез. Ныклап уйлаганда, моның тирән мәгънәсе бар. Әле кайчан гына без татар әдәбиятының рус әдәбиятыннан йөз елга яки артыграк та артка калуы турында ачынып сөйләүчеләрне ишетә идек. Ә хәзер ул гомуми совет әдәбиятына үзеннән өлеш кертә алу дәрәҗәсенә җиткән! Моның белән бөек рус әдәбияты кечерәйми. Ул һаман өлкән әдәбият булып, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үрнәк булып кала. Шул ук вакытта, бөек рус әдәбиятының җылылык көче гаять үскәнен һәм дистәләрчә яңа әдәбиятларның туып, үсеп китүе өчен кояш нуры хезмәтен үтәвен кем белми! Тарих очеркларының рус әдәбиятына хөрмәт белән карап, аның уңай йогынтысына басым ясап торулары бик табигый күренеш. Татар азучыларының алдынгы рус әдәбиятына якты мөнәсәбәттә булулары аларга иҗтимагый проблемаларны үткен итеп күтәрергә, гуманизм, патриотизм һәм халыклар дуслыгы идеяләрен үтемле итеп һәм тирәннән > сурәтләргә булыша. Татар азучыларының идея-эстетик үсешләрендә, татар әдәбиятындагы жанрларның 132 камилләшүендә бөек рус әдәбиятының, аерым алганда, М. Горький, В. Маяковский, М. Шолохов һ. б. рольләре аеруча зур. Бу язучылар очеркларда хаклы рәвештә макталалар, үзләренә тиң бәя алалар. Шул ук вакытта әдәбият тарихы очерклары С. Есенин иҗатының да татар совет поэзиясенә нинди йогынты ясавына туктала. Есенин иҗатына бер яклы гына килү күренешләрен тәнкыйть итеп, очеркларда Есенин иҗатының уңай яклары эзләнә (127 бит) һәм бик дөрес бәяләнә. «Есенин поэзиясендәге халыкчан гадилек һәм лирик эчкерсезлек Такташның игътибарын нык җәлеп иткәнлеге» (128 бит) бик хаклы һәм дөрес әйтелә, һ. Такташның художниклык хисе көчле булуын, һәрбер күренешкә тирәннән карый белүен күрсәтә ич бу! Бу бит эпигонлык түгел, бәлки чын поэзиянең яңа яралгылар үстерүе! Шул ук вакытта, безнеңчә, Маяковский поэзиясенең йогынтысы турында сөйләгәндә, Г. Кутуй үзенә тиешле бәяне ала алмый кала шикелле. Г. Кутуйның татар революцион поэзиясенә күрсәткән хезмәте бик зур бит! Маяковский поэзиясенә дөрес бәя биргәннән соң, «аның үрнәгендә» эш итүче яшьләрнең берсе төсендә генә Г. Кутуйны да санап китү белән килешәсе килми. «Сулф» төркемчеге Маяковский поэзиясендәге һәм декларацияләрендәге күп мәсьәләләрне өстән генә кабул итте» (73 бит), диелә очеркларда. Билгеле, бу дөрес әйтелгән. Шулай ук беренче карашка түбәндәге юллар да бәхәссез кебек тоелалар: кҮзенең беренче кимчелекләрен һәм формалистик уйдырмаларын ташлый барып, мәсәлән, Г. Кутуй торган саен Маяковский поэзиясенең идея-эстетик кыйммәтен дөрес аңлый башлады һәм бөек шагыйрьнең лаеклы шәкерте булуны максат итеп куйды» (74 бит). Чынында исә шушы дипломатик җөмлә Кутуйның башлангыч иҗатын бик кечерәйтеп күрсәтә. «Дөрес аңлый башлады» сүзе белән «дөрес аңлады» арасында мәгънә ераклыгы ярылып ята. Безнеңчә, Г. Кутуй дипломатик җөмләләр белән бәяләнүгә мохтаҗ түгел. Маяковскийның революцион шигъри новаторлыгын татар әдәбиятына да күчерергә омтылуы Г. Кутуйны формалистик тәҗрибәләр ясаучы гына итеп түгел, бәлки милләтчелеккә каршы, реакцион романтизмга каршы кискен көрәш башлап җибәрүче итеп танытырга тиеш. Шигырьләрендәге художество кимчелекләренә карамастан, Г. Кутуй пролетариат поэзиясенә гашыйк булучылардан иде һәм ул партия турында, партиячел поэзия турында ачык һәм тулы аваз белән язды. Бу поэзиянең күләме әллә ни зур түгел, ләкин яшьләр идеологиясенә уңай тәэсир ясавы шулай ук шиксез. Шуның өчен Г. Кутуйның яшьләргә, яшь әдәбиятка ясаган йогынтысын да күрсәтеп китү—тарихи зарурлык булыр иде. Совет чорында башка әдәбиятларның да үзара туганлашуына элекке киртәләр алып ташландылар. Киләчәктә бу мәсьәлә гаять кызыклы гыйльми өйрәнү проблемасы булып торырга тиеш. Чыннан да, украин әдәбиятының безнең поэзиягә дә, драматургиябезгә дә әй бәт йогынтысы булуын сөйләргә мөмкин. Яки әзербайҗаи, казакъ, грузин һ. б. халыкларның теге я бу язучысы татар язучысының илһамына азык бирә икән, моны өйрәнергә кирәк. Мин инде башкорт-татар язучыларының бер-берсе белән иҗади дуслыклары, күп кенә проблемаларны бергә тикшереп, бер- берсенә иҗади ярдәм күрсәтеп торуларын әйтеп тормыйм. Болар алдагы вакытта, тарихны яңадан язганда, искә алынырга тиешле проблемалар. Үз чиратында татар әдәбиятының да башка әдәбиятларга' уңай йогынты ясавы турында сөйләргә вакыт җитте шикелле. Г. Тукай, Г. Иб- раһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан кебек язучылар да, Һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Кутуй, А. Шамов. Г. Бәширов, М. Җәлил, Ф. Кәрим. Н. Исәнбәт, X. Туфан, Г. Әпсәлә- мов, Ф. Хөсни, И. Гази һ. б. революциядән соң гына кулларына каләм алган язучылар да тугандаш х а л ы к л а р н ы ң укучылары а р а с ы и д а популярлык казандылар. Татарстан 133 язучыл арының IV съездында катнашкан казакъ, үзбәк, төркмән. удмурт, чуваш, мари һәм башка милләт язучылары татар әдәбиятының уңай традицияләре кардәш әдәбиятларның үсешенә сизелерлек йогынты ясавы турында сөйләделәр. Бу фактны читләтеп узарга ярамый. «Совет әдәбияты» журналында соңгы елларда бик мөһим документлар басылды: татар әдәбияты үрнәкләренең чит ил телләренә тәрҗемә ителүләре турында, чит ил укучыларының татар әдәбиятына биргән бәяләрен белдерүче хатлар турында да, Советлар Союзы халыкларының татар әдәбиятына карашлары турында да мәгълүматлар бар. Муса Җәлилнең поэтик каһарманлыгы дөнья матбугатында нинди резонанс ясавын аеруча әйтергә мөмкин! Болар бит һәркайсы — социалистик реализм әдәбиятының җиңүе, безнең горурлыгыбыз дигән сүз! Алдагы вакытта мондый фактларны читләтеп узарга тиеш түгелбез. Очеркларда иң элек әдәби хәрәкәткә гомуми күзәтү ясала, аннан соң жанрлар буенча (проза, поэзия, драматургия) тикшерелә һәм һәрбер чорның иң күренекле язучысына аерым монография бирелә. Гражданнар сугышы чорындагы әдәбият гомуми күзәтү беләи чикләнә, һәм бу табигый. Ул чорда әле жанрлар үсеше ул кадәр күзгә бәрелеп тормый. «Егерменче елларда әдәби хәрәкәт» исемле бүлектән соң аерым рәвештә бары тик драматургия генә тикшерелгән, башка жанрлар «хәрәкәт» эченә сыйганнар. Утызынчы еллардан соң инде өч жанрга да киң урын бирелә. Ләкин әдәбиятның үсеше алга киткән саен жанрлар санын да ишәйтә бару кирәк иде. Мәсәлән, балалар әдәбиятына аерым күзәтү ясалса яки тәнкыйть фикеренең торышына күз салынса, бер дә начар булмас иде! Авторлар моны эшләмәгәннәр. Алай гына да түгел, утызынчы еллардан соңгы әдәби хәрәкәт бөтенләй өйрәнелмәгән, бәлки басылып чыккан китапларга күзәтү генә ясалган. Шуның нәтиҗәсендә әдәби хәрәкәттәге эчке агымнар, иҗат бәхәсләре, җәмәгатьчелек фикере, теге я бу иҗат процессына тәнкыйть һәм вакытлы матбугат карашлары искә алынмый калганнар. Бу яктан, безгә Г. Халит тарафыннан язылган баштагы ике бүлек ошады: анда чын мәгънәсендә әдәби хәрәкәт күзәтелә. Автор әдәби хәрәкәтне, шул чорның зарури бер күренеше итеп, тарихчы күзлегеннән кичерә. Ул әдәби хәрәкәтне сыйнфый көрәш фонында, яңа идея-эсте- тик принципларның үзләренә мәйдан даулаулары яктылыгында карый; тема, эчтәлек һәм әдәби осталык проблемалары ягыннан да күзәтү ясый һәм үзенең бәясен биреп китә. Дөрес, аның фикерләре белән тулысынча килешмәскә дә мөмкин, ләкин бәхәс кузгату һәм укучыда яңа фикерләр уяту — үзе үк мактаулы күренеш. «Утызынчы елларда әдәби хәрәкәт» исемле бүлек тә (авторы Габделхәй Хисмәтуллин) шул ук принцип белән язылган. Бу бүлектә партия карарларының әһәмияте, язучылар җәмәгатьчелегенең иҗат мәсьәләләрен тикшерүдәге активлыгы үсүе, социалистик реализм проблемалары һ. б. турында дөрес һәм урынлы әйтелгән фикерләр бар. Шуның белән бергә күп кенә мәсьәләләрне куеп та, аны тирәннән тикшермәү күренеп тора. Шул чорда язылган әсәрләрнең нинди проблемалар күтәрүе һәм ул проблемаларны нинди әдәби чаралар белән ачуы түгел, бәлки нинди темаларны кузгатулары мәсьәләсе төп игътибар үзәгенә куела. «Беренче бишьеллыклар чорында совет әдәбияты тематикасы, идея эчтәлеге һәм образлар системасы ягыннан, 20 нче еллар әдәбияты белән чагыштырганда, нык үзгәрә», — дип бик күпне вәгъдә итә торган тезис куела һәм «нык үзгәрү» түбәндәгечә күрсәтелә: «Социалистик индустрия эшчеләре һәм колхозчы крестьяннар тормышы — бу чор әдәбиятында төп тема булып китә. Язучылар чынбарлыкка яңа- ча карый һәм аны яңача сурәтли башлыйлар. Үзенең туган илен кайнар рәвештә сөйгән, иҗади хезмәттә кыю һәм батыр, дошманнарга карата рәхимсез булган һәм килә- 134 чәккә тулы ышаныч белән караган совет кешесенең әдәби образлары иҗат ителә» (194—195 битләр). Менә шушы өзек бу бүлек өчен генә түгел, калган бүлекләр өчен дә характерлы. Якалык турында сөйләп тә, аның нәрсәдән гыйбарәт булуын әйтми калдыру, кызганычка каршы, башка бүлекләр өчен дә хас. Бу бүлектә күп кенә әдәби геройлар санап чыгыла, ләкин аларны берберсеннән аера торган сыйфатлар, характер үзенчәлекләре әйтелми. Шундый кимчелекләре булуга да карамастан, бу бүлектә утызынчы еллар әдәби хәрәкәтенең төп, мөһим чагылышлары күрсәтелеп бара. Яңа кешенең әдәбиятта формалашуы, балалар әдәбиятының җәелеп үсеп китүе, халык авыз иҗатына игътибар көчәю, интернациональ бердәмлек һәм халыклар дуслыгы темасының тирәнәя баруы кебек мәсьәләләр авторның игътибарыннан читтә калмаганнар, хәтта әдәби тәнкыйтьтәге җанлана башлау да телгә алынган. Югарыда әйтелгәнчә, башка чорларның әдәби хәрәкәте күзәтелмәгән. Әдәбият тарихы булып әверелү өчен әдәби процесстан ераккарак китеп карарга, материалларын архив киштәләреннән генә актарып алырга кирәк! — дигән караш, күрәсең, безнең тикшерүче авторла- рыбызиың канына бик нык сеңгән булса кирәк! Менә, мәсәлән, Нур Гыйззәтуллин тарафыннан язылган «Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты» исемле бүлек. Ул үзенең кыскалыгы белән аерылып тора. Газетада белешмә өчен басыла торган гомуми күзәтү характерында язылган бер мәкалә. Ләкин бу чордагы әдәби хәрәкәт башка чордагы хәрәкәтләрдән ким түгел һәм кызыксыз да түгел. Иң элек, бу чор вакыт ягыннан бик күп елларны эченә алмаса да, үзе ике чорга бүленергә мөмкин: барлык көчләрне до ш м а н и ы җиңүгә м о б и л и з а ц и я л ә ү чоры һәм һөҗүм итү, җиңү чоры! Илнең гомуми хәрби сулышы әдәбиятта үзенең көчле тавышын яңгыратып калдырды. Чакыру, агитация, җиңү өчен барлык көчеңне туплап стройга басу кебек мотивлар дошманны эзәрлекләүче образның мораль бөеклеген җырлауга күчә. Бу чор әдәбиятындагы үзәк мотивлар: батырлык үрнәкләре, фидакарьлек, олы җанлылык, Ватанны саклау гына түгел, бәлки фашизм коллыгында тилмерүче барлык халыкларны азат итү идеясе белән яну, интернационализм бурычларын үтәү өчен ашкыну! Совет халыкларының дөньяда тиңе булмаган чыдамлылыгы, батырлыгы кайбер язучыларны узган тарихка этеп кертте. Алар узган тарихтан бүгенге батырлыкның серен эзли башладылар һәм... хаталар да ясадылар. Сугышның беренче а йл арында, фашистлар явы туган илебезнең күп кенә өлкәләрен басып алганда һәм совет кешеләрен канга батырып, барлык нәрсәне ватып-яиды- рып, кырыпсебереп килгәндә, безнең язучыларда әле фашист солдатларының бик тиз хаклыкны күрә- чәкләренә бер катлы ышану яшәде. Янәсе, социалистик стройның бөеклеге, совет кешеләренең тынычлыкны сөю характеры, аның иҗади хезмәт белән мавыгып, бәхетле тормышта яшәве дошман солдатларының күзен ачар һәм алар коралны Гитлерга каршы юнәлдерерләр, дигән ышану бар иде! Шундый беркатлылык иллюзиясе яшәгәндә «Партизан Иван» (М. Әмир), «Төнге сигнал» (Т. Гыйззәт) кебек гитлер солдатларының партизаннарга булышуына ышанып язган сәхнә әсәрләре мәйданга килде. Ләкин бу иллюзия озакка бармады, язучылар нәфрәт мәктәбен тиз уздылар һәм Бөек Ватан сугышы вакытында матур әдәбиятны гаять югары баскычка күтәрделәр. Бу мәсьәләгә драматургия бүлеген язучы Бәян Гыйззәт иптәш туктала һәм мондый күренешне фронт хәлләре белән таныш булмаудан дип аңлата (477 бит). Безнеңчә, ул—төп сәбәп түгел. Монда язучыларның үзләренең гуманистик хисләре көчле булуы, оөек идеаллар һәркемгә уңай йогынты ясар дигән тирән ышанычлары, фашистларны да кеше итеп күрергә теләүләре җитәкчелек итә. 135 Ә фашист—кешелек хисеннән мәхрүм. Мәсьәлә — менә шунда! Сугыш елларында әдәбиятның барлык жанрлары җанланды. Нәсер, баллада, мәсәл, очерк, публицистика һ. б. электә булмаганча җанландылар һәм сугышчан рух белән сугарылдылар. Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек шагыйрьләребез безнең поэзияне дөнья аренасына алып чыктылар. Нәкъ менә шушы чорда татар совет әдәбиятының интернациональ миссиясе турында сөйләргә кирәк иде! Шушы елларда татар совет әдәбиятының тагын бер мөһим сыйфаты артты: аның тематик рамкалары, географик мәйданы киңәйде. Чөнки язучылар халыкара вакыйгаларда күзәтүчеләр түгел, актив катнашучылар булдылар, тарих тәгәрмәчен үзләре тотып әйләндерделәр. Милли интересларны гомум пролетар интереслар белән, уртак Ватан интереслары белән цементлап берләштерә алу югарылыгында тордылар. Татар совет язучылары халык белән бер йөрәктән суладылар, бер адымга бастылар. Алар өчен профессия рамкаларына сыймаган эш төре бетте: алар разведчик та, минометчик та, сапер да, журналист та, комиссар да булып эшләделәр. Алар окоп та казыды һәм, көрәк өстенә блокнотын куеп, шигырь дә язды, һәрбер дүрт язучының өчесе алдынгы ут сызыгында торды һәм дәһшәтле сугыш операцияләрендә солдат булып, командир булып катнашты. Кат-кат яраланды, яңадан сафка килеп басты. Дөрес, корбаннар да күп булды. Алар очеркларда саналган исемнәр белән генә чикләнмиләр. Талантлары яңа ачылып килә торган яшьләрнең купмесе һәлак булды! Әнә шундый авыр шартларда да «Совет әдәбияты» журналы чыгудан туктамады. Милли республикаларда тукталмыйча чыгып килгән бердәнбер журнал ич бу! Соңыннан Үзәк Комитетта бу журналның чыгып баруын язучыларның батырлыгы дип "бәяләделәр. Татарстан партия оешмасы 1943 елның декабрен дә Язучылар союзының эше буенча махсус карар кабул итте. Гатар совет әдәбияты тарихында татар язучыларының фронт елларындагы батыр хезмәтен алариың зур масштабта эшләүләрен, әлбәттә, булганча күрсәтергә мөмкинлек бар иде. Моның өчен әле архив тузаннарына күмелмәгән протоколларны, язучыларның фронттан язган хатларын, вакытлы матбугат битләрен актару да җитәр иде! Кереш бүлектә эшләнмәгән бу эшләр жанрларны тикшергәндә искә алынгандыр бәлки, дип уйлыйсың. Кызганычка каршы, бу чорда туган әсәрләр тиешле югарылыкта тикшерелмиләр. Әдәбиятның үсеше күз алдына басмый. Дөрес, поэзия (авторы Хисам Мөхәммәдов) һәм драматургия бүлекләре (авторы Бәян Гыйззәт) чор өчен характерлы үзенчәлекләрне билгеләп үтәләр, ләкин аларны тирәнәйтеп, тулырак анализ бирү җитми. Мәсәлән, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш кебек язучыларның иҗатлары бик хаклы рәвештә «поэзиядә алга таба бер адым» (457 бит) дип бәяләнә, тик шул адымның нәрсәдән гыйбарәт булуы ачыкланмый. Нәкъ менә шушында поэзиянең эмоциональ көче һәм фәлсәфи тирәнлеге белән дөнья күләМенә чыгып басуы турында җәелеп сөйләргә мөмкин иде! Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, массовый георизм татар совет шагыйрьләренең поэтик арсеналларын баетты, аларга риторикадан, абстракциядән айнырга булышты ич! Гуманизмны яңача аңлаган- лыкларын, үлем-яшәү проблемасын үстерүләрен, шәхсииҗтимагый-дәү- ләт интересларының шагыйрь һәм халык проблемасына бәйләнеп җырланулары, фольклорны эшкәртүдәге яңалыклар — болар барысы да тарихчыларны уйландырырга тиеш иде! Алдагы хезмәтләрдә болар онытылмаслар дип ышанырга кирәк! Сугыштан соңгы әдәбиятның байлыгы, төрлелеге, күтәрелгән проблемаларның күплеге искиткеч зур. Моны, әлбәттә, гыйльми күзлек аша уздырып, әдәби процессның төп характерларын, үсү тенденция 136 ләрен, яңа проблемаларын күрсәтеп китү кирәк иде. Тик кереш мәкалә бу функцияне өстенә алмаган. Н. Гыйззәтуллин (кереш бүлек), сугыштан соңгы әдәбиятка күз йөгертеп чыкканнан соң, төп игътибарын проза әсәрләренә анализ ясауга юнәлткән. Бу, әлбәттә, начар түгел. Сугыштан соңгы прозабыз бик бай, прозаикларыбыз җимешле, һәркай- сы, үз авазы, үз теле, үз зәвыгы, үз материалы белән шөгыльләнеп, бер-берсен кабатламыйча, олы әдәбиятыбызны баету юлында уңыш казанып торалар. Бу чордагы әсәрләргә рецензиятәнкыйть мәкаләләре дә шактый язылды. Боларны һәркайсын карарга кирәк, билгеле. Әнә шул катлаулы эшне Нур Гыйззәтуллин иптәш сугыштан соңгы прозаны тикшергәндә уңышлы башкарган. Автор Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Г. Бәширов, К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, И. Гази, Ә. Еники һ. б. язучыларның үзенчәлекләрен күрсәтә, шул язучыларның әсәрләренә карата чыккан тәнкыйть мәкаләләрен истә тотып, үзенең бәясен биреп китә, әдәби проблемаларны искә ала, кимчелекле якларны да дөрес ача. Бу әле, билгеле, әйтеләсе сүз әйтелеп беткән, башка фикер өстисе калмаган дияргә юл куймый. Әмма, эшләнгән кадәресе канәгатьләндерерлек. Алдагы вакытта, бу бүлекне төзәткәндә, автор, билгеле, кайбер моментларга игътибар итәргә тиеш булыр. Мәсәлән, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романына, Г. Бәши- ровның «Намус» романына, Г. Әпсәләмов романнарына, Ф. Хөсни повестьларына карата төрле характерда тәнкыйть мәкаләләре булды (татарча һәм русча), шулай ук чит ил укучыларының хатлары матбугатта басылды. Бу фактлардан күз йомып кына китәргә кирәкмәс иде. Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романында төп образ — Хәлим. Ләкин, ничектер, очерк авторы аны күрмичә узган. Шулай ук «язучы крестьян психологиясенең каршылыкларын ачуга артык зур урын бирә, кирәксез вак детальләр белән мавыга» (604 бит), дип И. Газиның «Онытылмас еллар» романына бәя бирү бик сәер яңгырый. Бәлки, Хәлим образы да шул «кирәксез вак деталь» булып күренгәндер?! Драматургия бүлекләре башыннан ахырына кадәр Бәян Гыйззәт тарафыннан язылганнар. Билгеле, 40 елдан артык вакыт эчендә мәйданга килгән, күбесе үз вакытында сәхнәгә менгән дә төшеп югалган (кулъязмасын да инде табуы мөмкин булмаган) драмалар турында күзәтү ясау бик авыр һәм гаять җаваплы эш. Чынын әйткәндә, революциянең баштагы елларында сәхнәгә куелган әсәрләрнең хәзер исемнәре генә калганнары да бар. Бәян Гыйззәт, драматургиягә мәхәббәт белән карап, бик күп эзләнгән, бик озак архив тузаннары арасында актарынган һәм, ниһаять, төбендә бу зур өлкәне күз алдына бастырырлык хезмәт биргән. Төрле чорларда язылган, төрле стильдә, төрле вкус белән куелган сәхнә әсәрләре турында байтак кызыклы фикерләр әйтелгән. Сәхнә, драматургия өлкәсендәге көрәш күрсәтелгән, драматургиянең гомуми әдәби процесстан, халык тормышыннан аерылмыйча хәрәкәт итүе бирелгән. Дөрес, теге я бу әсәргә карата әйтелгән фикерләр белән кушылырга яки бәхәсләшергә мөмкин, күп кенә әсәрләрнең бәяләнми калуы белән дә килешергә яки килешмәскә мөмкин (чөнки авторның ул әсәрләрне табып укый алмавы ихтимал. Шул җөмләдән, мәсәлән, совет чорында баш калкыткан яңа мещаннарны аһ-ваһ китергән С. Рахманколый- иың «Упкын», «Дулкын», «Су астында дулкын» кебегрәк исемле серияле драмаларына да бүгенге бәяне бирү өчен — ул пьесаларның инде югалган булулары мөмкин...). Ниһаять, тагын бик күп таләпләр куярга була, ләкин эшләнгән кадә- ресеиә дә бер күз салырга кирәк. Драматургия — әдәбиятның мөһим жанпы булу белән бергә, ул партиянең массаны тәрбияләүдә ышанычлы, тәэсирле коралларыннан берсе булып санала. Революция елларында, яңа гына ирек алган, ләкин иске мирастан — наданлыктан котыла алмаган, укый-яза да белмәгән миллионнарга партия сәх- 137 нә теле белән дә мөрәҗәгать итте; революциянең бурычларын массага аңлату өчен сәхнәне файдаланды. Ләкин әле советның үз театры туып өлгермәгән иде, дөресрәге, аның драматургиясе юк иде! Репертуары әзер түгел иде. Чыннан да, Бөек Октябрь социалистик революциясен М. Горькийның «Мещаннар» әсәрен сәхнәгә куеп каршылаган татар театры революция булгач, сәнгать массага якынайгач, нәрсә куярга тиеш иде? Кызганычка каршы, драматургия очеркларының авторы мондый сорау турында уйланмаганга охшый, чөнки ул татар совет драматургиясе тарихын нәкъ Октябрьның бер еллыгына куелган спектакльдән алып китә. Дөрес, Октябрьның икенче көнендә үк яңа — совет әсәре языла алмаган, язылган булса да аны сәхнәгә хәзерлексез мендереп булмас иде. Ләкин Октябрьның икенче көнендә үк революцион масса сәхнә сорый, ә сәхнә массага якыная. Мондый чакта, билгеле, элек массадан аерылып торган классика һәм тәрҗемә әсәрләр кулланышка керә. Театр хәзер тук мещаннар өчен түгел, кызыл көрәшчеләр, революцион масса өчен хезмәт итә. Бик тиз вакыт эчендә ерактагы караңгы авылларда да «тиятер», «эспиктакел» куя башлыйлар. Мондый спектакльләрне халык массасы революция китергән беренче культура бүләге итеп каршылый! Андый театрларны мин бик күп күрдем. Анда сәхнә әсәре дә була, җыр да була, бер-ике көйне гармонь яки скрипкада сыздырып җибәрәләр һәм, әлбәттә, декламацияләр була. Декламацияләр, шул ук декламацияләргә тартым «кайнар речь» көннең кадагына суга торган, мобилизацияли торган оратор сүзе — ул программада төп номерлар иде! Менә шундый вакытта Галиәсгар Камал һ. б. декламацияләре юкка гына язылмаганнар! һәм татар театрының атасы Г. Камал бу яктан татар совет театрын да башлап җибәрүче дип исемләнергә хаклы! Аның үз декламацияләрен автомашиналар өстенә басып, митинглар вакытында, урамнарда үзе үк башкарып йөрүе дә бик күп нәрсә сөйли. Шуңа күрә драматургия турындагы очеркларны нәкъ шул күренешләрне ачудан — анализлаудан башларга кирәк кебек тоела! Бу — бер момент. Икенчедән, М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын революцион масса өчен язылган беренче совет драмасы дип таныйсы килә. Дөрес, ул 1916 елда ук язылган, ләкин ул дата белән чикләнеп булмый. Нәкъ менә социалистик революциянең савыктыргыч идеяләре драматургка бу әсәреп яңадан карап чыгарга кушкан һәм либераль пацифистлык карашларның кулына корал алган масса өчен никадәр зарарлы икәнен художество теле белән, сәхнә чаралары белән сурәтләргә мәҗбүр иткән. Кулак Исмә- гыйл белән ярлы Хәлил арасындагы көрәш шуны күрсәтә. Хәлил Исмә- гыйлнең кулыннан револьверны тартып ала һәм соңыннан аны читкә атып бәрә. Әсәрнең соңы ни белән бетүе һәркемгә билгеле. Финалда никадәр мелодраматизм булмасын, анда шулай ук кулыңнан коралны ташлама, дигән бик ачык хакыйкать, революцион көрәш ярылып ята. Революция солдатларының моны чын күңелдән кабул итүләре һәм винтовкаларын ныграк кысып Исмәгыйлләр — аклар бандаларына каршы көрәшкә ташланулары очраклы нәрсә түгел. Безнең карашыбызча, тарихчының бурычы әсәрнең кайчан язылуын һәм нинди темага язылуын әйтү белән чикләнми, бәлки ул ни өчен язылганын да һәм ничек, нинди художество чаралары белән язылуын да күзәтергә тиеш! «Егерменче еллар драматургиясе» дигән бүлекчәдә бик күп пьесаларның ни өчен язылуларын аңлавы кыен. Драматургларны нәрсә борчый, алар ни өчен сәхнәгә куелалар? Печән базары мещаннарына, нэпманнарга ташлама ясап репертуарны чуарлау совет драматургиясенә нинди зарар китерә? — Мондый сорауларга җавап табасы килә. Дөрес, чор гаять катлаулы, чуар, чынбарлыкны драма әсәрләрендә 138 гәүдәләндерү җиңел түгел; яшь үсеп килә торган язучыларда алга карын белү җитми, сәхнә техникасын, сәнгать законнарын өйрәнү процессы бара. НЭП бик күп буталчыклык кертә, милләтчеләр җанлана, бик зәгыйфь булган репертуар тагын да чүпләнә төшә, Печән базары әһелләре советчыл әсәрләргә һөҗүм итәләр. Ләкин татар совет драматургиясенең абруен күтәрә торган нәрсә — ул аның милләтчеләргә, буржуаз идеологиягә, мещанлыкка, обывательчелеккә каршы рәхимсез көрәш алып баруында; тамашачыларның игътибарын шуларга каршы туплауда. Бу эш — бик күп «фаш итә» торган әсәрләр тууга сәбәп булды, ләкин эш моның белән генә чикләнмәскә тиеш иде, Горький әйткәнчә, «яңа чынбарлыкны өйрәнү» һәм аны чагылдыру да кирәк иде. Бу фикерләрне очерклардан табарга була, тик алар бик сибелгәннәр яки ачык әйтелмәгәннәр, алар- ның эзлекле юнәлешен күзәтүе кыен. Очеркларның башында ук «...Ш. Усманов, Г. Ибраһимов татар совет драматургиясендә чорның? алдынгы уңай герое образын иҗат итеп, сәхнәгә күтәрәләр» (140 бит), диелә. Сүз Гражданнар сугышы чорының уңай геройлары турында бара. «Ба- тырхан чынчыннан татар совет әдәбиятында уңышлы ижат ителгән беренче большевик образлары рәтендә тора» (146 бит). Бераз алга- рак киткәч, инде 1919—20 еллар турында түгел, бәлки 1927 ел турында шундый җөмлә укыйбыз: «1927 еллардагы яшь татар совет әдәбиятын күз алдына китергәндә, Мансур кебек революция эшенә, халык бәхете өчен көрәшкә бөтен тормышын багышлаган большевик образы иҗаг ителү фактын зур әдәби вакыйга итеп карамыйча мөмкин түгел» (166 бит). Бу җөмлә үзе бер ирония булып яңгырый. Автор, үзе сайлаган драматургия жанрына бик нык мәхәббәт тотканлыктан, татар совет әдәбиятының ун еллык казанышын сызып ташлавын сизми дә кала. Андый большевик образлары татар әдәбиятында күп иде инде, автор үзе раслаганча. Ш. Усманов, Г. Ибраһимов әсәрләрендә дә, Ш. Камалның 1926 елда басылган «Таң атканда» романында да һ. б. бар иде! Утызынчы еллар драматургиясенә багышланган бүлек, кайбер төгәлсезлекләр, кабатлаулар, аз-маз бәхәсле яки ара-тирә хата фикерләре булуга карамастан, төбендә әйбәт язылган: театрдагы чуар зәвыкларны да, драматургиядәге чын хәлне дә күз алдына бастыра торган, кыю гомумиләштерүләр ясаган хезмәт булып чыккан. Сугыш елларындагы драматургиягә багышланган бүлек, кызганычка каршы, бик ашыгыч язылганга охшый, әдәби процесска автор үтеп керә алмаган, тематиканы күзәтү белән чикләнгән. Сугыштан соңгы драматургия буенча авторның кызыклы күзәтүләре бар, драматургиядәге җитешсезлекләр дөрес күрсәтелгән, д р а м а ту р гл а р и ы ң ко н - фликт сайлаудагы үзенчәлекләре, идеяне гәүдәләндерү юллары күрсәтелергә уйланган. «Бу елларда язылган кайбер әсәрләрдә персонаж тар интереслы итеп бирелә, аның философик, психологик тирәнлеге, аның кешене уйланырга мәҗбүр итә торган фикерләре булмый» (665 бит), ди автор. Бу бик дөрес әйтелгән һәм безгә бары «кайбер әсәрләр»ие эзләп табасы гына калган. «... еш кына әсәрнең идеясен декламация формасында берсе әйтеп сала, бу идея персонажларның көрәше, үсеше аша бирелми. Кайбер драматурглар исә бу бәладән котылу өчен, иске психологик («елак драмалар» дип йөртелгән) драмалар схемасына күчәләр һәм шуннан бары шәхси тормыш, квартира рамкасына чикләнгән, вакыйгалардан, иҗ- ти м агы й и ите ресл а р д а п аерылган образлар килеп чыга» (665 бит). Менә шундый бик кызыклы һәм кыю фикер нәтиҗәсенең кыйммәте, күзгә карап әйтә алмаганлыктан, югала. Кемнәр соң ул «кайбер» драматурглар? Тарихи очерклар табышмак ясарга тиеш түгелләр. Ә бу нәрсә кайбер очеркта сизелә. 139 /Драматургия очеркларын укып чыкканнан соц бер фикер кала: сугыштан соңгы драматургиядә иц зур урынны Г. Ыасрый алып тора икән, аннан кала Р. Ишморат! Бу драматургларның хезмәтен һич тә кечерәйтергә уйламыйм, алар, аеруча Р. Ишморат, тарихта үз урыннарын алырга хаклылар. Р. Ишморат 30—35 еллык иҗат дәверендә бик күп хезмәт иткән язучы һәм аның үзенчәлеген ачып күрсәтү тарихчының бурычы. Бу әле эшләнмәгән. Ләкин тарихчы үзенең симпатиясе Һәм антипатиясе кушуы буенча гына эш итәргә тиеш түгел. Аның каты законы бар: ул — объектив булырга тиеш! Безнең карашыбызча, татар совет театры сәхнәсен тотып килгән драматургларга игътибар ныграк юнәлергә тиеш иде. Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт— менә совет чорындагы төп фигуралар, сәхнәне алып баручылар. Дөрес, бу исемлекне Ш. Камал, Г. Кутуй, һ. Такташ, Р. Ишморат, М. Әмир, Ф. Хөсни, С. Баттал, Г. Ыасрый кебек язучылар белән тутырырга мөмкин. Аларның шулай ук үзенчәлекле йөзләре, алымнары, конфликт сайлау юллары, характерлар көрәшен күрсәтүдәге уңышлы яки йомшак яклары, диалог эшкәртүдәге осталык дәрәҗәләре бар. Аларны ачарга, сәхнә культурасына керткән хезмәтләренә тулы бәя бирергә кирәк. Ләкин бөтенесен бер рамкага куя башлагач, драматургиянең үсеш юлын билгеләү авырлаша. Очеркларда Н. Исәнбәт үзенә тиешле бәяие алмаган. Аның драматургии осталыгы әле тиешенчә тикшерелмәгән. Моның белән килешеп булмый, билгеле. Тагыи бер нәрсә безне борчый. Очеркларда совет власте елларында 400 дән артык сәхнә әсәре иҗат ителүе күрсәтелә. Бу чыннан да гаҗәп зур хезмәт. Ләкин, кызганычка каршы, союз аренасына күтәрелгән сәхнә әсәрләрен күрсәтүе кыен. Казан рус драма театры сәхнәсенә Ш. Камал, Н. Исәнбәт, Р. Ишморатның берәр әсәре менеп төшә. Кайбер әсәрләр башкорт, үзбәк, казакъ, чуваш, мари, мордва сәхнәләрендә куела. Ләкин бер генә әсәр дә Союз күләмендәге сәхнәләргә күтәрелә алмый! Ни өчен? Очерк китабы моңа җавап бирергә тиеш иде! Сүз русчага тәрҗемә ителү турында бармый, сүз рус халкының үз сәхнәсе культурасына ятышлы итеп тану- таиымавы турында бара. Бу бик җитди мәсьәлә. Хикмәт нәрсәдә? Идея-художество ярлылыгындамы? Сәхнә законнарын үзләштереп бетерә алмаудамы? Нинди дә булса бер милли чикләиүчәнлек бармы? Конфликтлар сайлауда кыюсызлыкмы, бәлки характерлар көрәшен күрсәтү җитмидер? Ә бәлки без әле драма жанрын үзләштереп бетерә алмыйбыз, аны семья рамкаларыннан чыгарырга куркабыз?! Тагын бик күп сораулар туа, очерклардан аларга җавап табасы килә. Алдагы вакытта бу мәсьәләләр очерк авторын да борчып торсын иде! Утызынчы еллар поэзиясе (авторы Габделхәй Хисмәтуллии) очеркы да бик матур тезислар куя, тик аларны ачып кына бирми, очерк гомуми күзәтү төсен ала. Анда шагыйрьләр үзләренә тиешле бәяне алалар, һәркемнән уңышлы гына өзекләр дә алына, ләкин күбесенчә күмәк исемнәр санау белән чикләнелә. Язучының үзенчәлеген ачу, аның иҗатындагы матурлыкны күрсәтү— шул ук язучының кимчелеген әйтүдән бик күпкә авыррак. Урыиы- урыны белән очеркларда шул җиңел юл белән китү күренешләре дә бар. Мәсәлән, утызынчы еллар поэзиясендә массовый җырлар бик нык үсте, бу юлда Муса Җәлилнең, Ә. Ерикәйнең ' һ. б. хезмәтләре аеруча зур. Әнә шул сыйфатлар ачылмый, бәлки Ерикәй шигырьләреннән пессимизм мотивлары эзләнә (225 бит). Характерлымы соң ул Ерикәй поэзиясе өчен? Түгел. Аңа характерлы сыйфатларны ачу, кимчелегенең дә характерлысыи күрсәтү — отышлырак булыр иде. «Киң колач белән коммунизм төзү чорында татар совет әдәбияты» (авторы Мөхәммәт Гайнуллин) бүлеге әле яңа башланган чор турында кыскача обзор ясый. Ул бүлек безнең бүгенге көндә басыла бар 140 ган әсәрләребезнең үсү тенденциясен дөрес билгели, аларга дөрес бәя бирә; үсеп баручы яшь каләм көчләренә сак һәм таләпчән килә. Бүгенге көннең актуаль бурычларын партия документлары нигезендә күрсәтә. Әдәби мирас, традицияләр турында да, социалистик реализмның характерын да искә төшерә. Очеркларның иң соңына «Татар совет халык иҗаты» турында Хәмит Ярми очеркы урнаштырылган. Безгә бу очерк ошады, анда халык авыз иҗатының нинди формада үсү юллары күрсәтелгән. Алдагы вакытта ачыклыйсы бер нәрсә бар: бәет жанрының үзенчәлеген, рухын ачып күрсәтү кирәклеге сизелә, чөнки совет чорында бәет жанры үлүгә таба бара, дигән карашны яклаучы иптәшләр бар. Бу чыннан да шулаймы, әллә түгелме? Ниһаять, монографияләр турында берничә сүз. Очеркларда Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Һади Такташ утызынчы елларга урнаштырылып бирелгәннәр. Муса Җәлил белән Фатих Кәрим монографияләре Бөек Ватан сугышы елларына бирелгән һәм сугыштан соңгы монографияләргә Кави Нәҗми, Таҗи Гыйззәт һәм Гомәр Бәширов сайланганнар. Болар ничек язылганнар дигән сорау монографияләр нинди принциптан чыгып сайланганнар дигән мәсьәләдән аерылмый. Д4енә ни өчен! Аерым очракта, мәсәлән, Фатих Кәрим (авторы Габделхәй Хисмәтуллин), Гомәр Бәширов (авторы Мәдинә Җәләлиева) кебек язучыларның башкалардан югары күтәрә торган художниклык сыйфатлары ачылып җитми. Әдәбиятны ни дәрәҗәдә алга илткәилекләре, поэтик зәвыгыбызны ни дәрәҗәдә үстерүләре күрсәтелми. Димәк, иҗат табигате ачыкланмый. Ф. Кәрим иҗатындагы үзәк мәсьәлә нәрсәдә? Аңа җавап юк. Барлык иҗатына иллюстратив очерк булып кала. Интернациональ бердәмлек, патриотизм, совет кешеләренең мораль сыйфатлары югары торганлыкны күрсәтү, туган илне сөю, сугыш елларында җиңүгә ышану һ. б. нәрсәләр Фатих Кәрим иҗаты өчен генә хас түгел ич! Дистәләрчә, йөзләрчә шагыйрьләргә уртак сыйфат бит бу! Ә менә Фатих Кәрим үзе нәрсә белән аерыла, аның поэтик канвалары нинди, нинди поэтик чаралар белән эш итә, чор сулышын, гражданлык пафосын, тормыш фәлсәфәсен ничек сурәтли?.. Кызганычка каршы, андый сорауларга җавап бик йомшак, гомуми төстә генә бирелә. Шуңа күрә укучы, ә ни өчен фәлән шагыйрьне монографиядә бирмәгәннәр, дигән аптыраулы сорау астында калырга мөмкин. Моның белән без бөтен монографияне юкка чыгарырга теләмибез, анда бик дөрес әйтелгән фикерләр, күзәтүләр бар, ләкин гомуми сыйфатын үстерү кирәклегенә басым ясыйбыз. Гомәр Бәширов турындагы Җәләлиева очеркында бик матур фикерләр бар, «Намус»ка бирелгән бәя белән дә килешергә кирәк, «биографик материал фәкать бер стиль белән, язучының хикәя итүе белән генә бирелә икән, бу инде стильгә үзеннән-үзе монотонлык, сүлпәнлек алып килә» (749 бит) кебек теоретик карашлары игътибарга лаеклы. Ләкин бу Җәләлиева иптәшнең беренче зур хезмәте, аңа редколлегия булышырга тиеш иде, бу нәрсә эшләнмәгән. Нәтиҗәдә бик наивный фикерләр киткән: алар монографияне төшерәләр. Мәсәлән, «Бәширов коммунист образларын иҗат итүе, гомумән гражданнар сугышы күренешләрен реалистик хәлләрдә сурәтләве белән «Сиваш» повестенда партиялелек принцибын үткәрә» (742 бит). Партиялелек принцибын болай тар аңларга ярамый. Коммунист образын биргәндә дә партиялелек принцибы бозылырга мөмкин. «Әсәрдә вакыйгалар Украина туфрагында, Таврия далаларында барса да, «Сиваш» —татар әдәбиятының милли әсәре» (744 бит). Кем инде хәзер милли әдәбият сыйфатларын география белән билгели? Шуның кебек төгәлсезлекләр укыганда тешкә тия, ә аларны булдырмаска мөмкин иде! Талантлар тигез булмыйлар һәм тигез үсмиләр, без язучылар арасында дифференциация ясау ягында. Чыннан да, Г. Ибраһимовны кем белән тиңләргә мөмкин. Яки һ. Такташны? Сорауның икенче ягыннан карасаң, кем Муса Җәлил яки Фатих Кәрим белән тиңләшә ала? Ләкин безнең тәнкыйтьнең кимчелеге дә шунда, ул әле язучыларны үз урынына утыртканы юк. Шуңа күрә Н. Исәнбәт Г. Насрый белән бер тактада исәпләнә, Ә. Фәйзи дә башкалардан һичнәрсәсе белән аерылмый кебек күренә. Чынында исә тәнкыйть инде күптән Г. Кутуй, Ә. Фәйзи, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, И. Гази, А. Шамов, Ш. Маннур, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй кебек язу- чы-шагыйрьләргә үз сүзен әйтергә тиеш иде. Бездә алар хәзергә барысы да бер дәрәҗәдәге талант ияләре кебек бәяләнеп киләләр. Шушы әдәбият тарихы очеркларында да аларның иҗат йөзләренә, үзенчәлекләренә тиешенчә акцент ясалмый. Шуңа күрә монографик өлеш, гәрчә ул дөрес сайланган булса да, бик үк канәгатьләндерми, моны язучылар очеркларны тикшерүгә багышланган җыелышта әйтеп киттеләр. Безгә төбендә монографияләр өлеше ошады. Галимҗан Ибраһимов (авторы Г. Халит) аеруча көчле язылган. Мәҗит Гафури һәм Шәриф Камал (Г. Хисмәтуллин), Һади Такташ (X. Хәйри), Муса Җәлил (М. Гайнуллин), Кави Нәҗми (Нур Гыйззәтуллин), Таҗи Гыйззәт (Бәян Гыйззәт) монографияләре уңышлы, матбугатта булган тәнкыйть хезмәтләрен искә алып язылганнар. Алар мәхәббәт белән, язучының үзен дә, иҗатын да тирәннән хөрмәт итеп язылганнар. Без аларда артык бәхәсле моментлар күрмәдек, дөрес, аерым төгәлсезлекләр бар, уңышсыз җөмләләр бар, тик алар монографияләрнең гомуми сыйфатын төшерә алмыйлар. 820 битлек зур хезмәттә, әле беренче тапкыр эшләнгән тарихи очеркларда, билгеле, төшеп калган, онытылган исемнәр дә бар. Шул җөмләдән, мәсәлән, Сирин, Д. Фәтхи шигырьләренә бәя бирү начар булмас иде. Г. Иделле, Н. Булат хикәяләре дә искә алынмаган. Шул ук вакытта кайбер авторларга икенче кеше шигырьләре тагылган, драмаларның исемнәре буталган... Бик үк әдәби яңгырамый торган җөмләләр дә юк түгел. Без болар- ны, урын юклыктан, күрсәтә алмыйбыз. Ләкин барлык көчле яклары белән тарих очерклары бик кирәкле китап, мактаулы хезмәт булып исәпләнергә хаклы! Алдагы басмаларында, билгеле, ул тагын да яхшырыр, тирәнәер, дип өметләнергә бөтен нигезләр бар.