Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӘМӘКЕ ЧӘЧӘГЕНЕҢ ИСЕ

Яшенләп яңгыр явып узды. Мин тәрәзәләрне ачтым. Бүлмәмә түрдәге гөл бакчасының яңгырга коенып сафланган чәчәкләре исе ташып тула башлады. Күңелне ачып җибәргән бу хуш исләр ташкынында бигрәк тә тәмәке чәчәгенең исе көчле аңкый иде. Мин үзем тәмәкесен дә, папиросын да авызга алган кеше түгел — җенем сөйми, әмма чәчәгенең исен бик яратам. Ләкин бу вакыйгада сүз минем нинди чәчәк ярату-яратмавым турында бармый. Сүз... Хәер, вакыйгадан алга китмик әле. Мин аларны тәрәзәмне ачуга күреп алдым. Коеп яуган яңгырдан соң бушап калган аулак урамда алар үзләре дә күзгә ташланырлык иде. Моңарчы күргән, кешеләрем түгел. Өс-башларына, кулларындагы төенчек, чемоданнарына караганда ерак юлдан килүчеләр болар. Кай яклардан икән? һәрхәлдә шәһәр җиреннән түгел. Авыл кешеләренә дә охшамаганнар, берәр район үзәгеннәндер әле. Хатынның аягында биек кунычлы резин итек, өстендә вак-вак бала итәкле шакмаклы яшькелт күлмәк, күлмәк өстеннән күгелҗем шевиот костюм, башында чуар косинка, барысы да яңа. Бер кулында чемодан. Култык астына бәләкәй төенчек кыстырган, икенче кулы белән дүрт-биш яшьлек бер бала җитәкләгән. Баланың өс-башы да яңадан һәм нәкъ балаларча сәер итеп киендерелгән: башында җәйге панамка, өстендә сырма бишмәт, итәге астыннан шәрә ботлары күренеп тора, аягындагы кызыл күн чүвәкләре яңгырдан чыланырга да өлгергәннәр. Баланың теләр-теләмәс атлаган төсле, шыңшый-шыңшый өстерәлебрәк килүенә һәм турсайган иреннәренә караганда, хәзерге хәленнән ул үзе дә бик үк риза түгел. Җитмәсә тагы кулына төенчек тоттырганнар. Шул, хәерсез нәрсә, атлаган саен аяк арасына кереп, егарга гына тора. Шунысы да ачуын китерә булса кирәк баланың. Ләкин ниндидер бер якын теләк аларның икесен дә, бу минутларда, бернинди авырлыкларга да карамастан, алга ашыктыра. Хатын алдарак бара һәм балага әледән-әле нәрсәдер әйтә. Шуннан соң бала да, җиңеләеп киткәндәй, адымнарын ешайтканнан! ешайта... Алар станция ягыннан киләләр иде. Бая яңгыр койганда, паровоз тавышы ишетелеп алды. Без яшәгән шәһәрчек яныннан көн дә, иртә- кич, Свердлов, Барнаул поездлары уза. Шуларның кайсысыннан булса да төшеп калганнар, күрәсең. Нишләп үзләре генә соң алар? Берәү дә каршыламадымы икәнни? Кайдан һәм кемгә киләләр икән? Әллә хәбәр итмичә генә килеп төшкәннәрме? Шулай, килә торгач, безнең турыга да җиттеләр болар. Быел язын Я 15 улым белән икәүләп бакчабыз киртәсенә тепәтеп ясаган утыргычны» ланЕым БаТпТаП ™ ИТӘрг?/Ра11 КуЮЫН күреп> мин'чы^ынлап ша" ландым. Бала да куанды. Әнисе күтәреп утыргычка утырткач теле дә ачылып китте аның. Хәзер инде мин алариың ни сөйләшүләрен дә ише- — Әнием, җитәбезме инде? — Җитәбез, улым, җитәбез, күз нурым... Хатын бу сүзләрне көйли төшебрәк, куанычлы хәбәр әйткән төсле ягымлы сузып әйтә, ә үзе кесәсеннән нидер эзли. Эзләгәне көзге икән Көзгегә карап, косинкасы кырыеннан алкаланып чыгып торган чәч бөдрәләрен төзәтә ул, кашларын сыпыра, күлмәк якасын рәтли. — Әнием, ашыйсым килә, — ди бала. — Килер шул, улым, килер, алтыным, — дип кушыла аңа әнисе һәм төенчекләрнең берсен чишә башлый, — хәзер мин улыма тәмле әйбер биримче... Мин, шулай, күкрәгем белән тәрәзә төбенә яткан хәлдә, әнисе бирәчәк тәмле әйбергә баланың ничек куаначагын күрергә ашыгып күзәтәм. Башыма төрле-төрле уйлар керә. Гүя минем үз балам да, әнисе белән чит шәһәрдә, шулай, туктарга урын таба алмыйча, каңгырып йөри... Мондый ямьсез уйларны мин башымнан куып чыгарырга тырышам... Минекеләр әбиләренә ияреп киттеләр бит. Аннары, аларны анда каршы төшеп алырлык дәү-дәү егетләр дә бар бит әле. Ә боларның без яшәгән бу шәһәрчектә беркемнәре дә юк, күрәсең... Хатын төенчектән «тәмле әйбер» чыгарырга өлгермәде, бала, утырган җирендә, янындагы йомшак төенчеккә ауды да, йоклап та китте. Ашыйсы гына түгел, йоклыйсы да килгән аның. — Улым... улым!.. Йоклама, алтыным! Менә, карачы, мин сиңа нинди тәмле сушки бирәм. Карыймы соң!.. Хәзер инде син аны сушки түгел, пушка белән дә . ■ уята алмыйсың. Бала'йокысы шундый бит ул. Хатын борчыла, бала панамка кигән башын салып йоклый һәм бер дә уяныр төсле күренми. — Әй, ходаем!.. Нишлим инде мин синең белән?! Торчы, тор, улым! Хатын үзе баланы уята, үзе төенчекләрнең барысын берьюлы күтәрү әмәлен эзли... Менә ул барлык әйберләрен дә кулына ала. Дөрес, җайсыз җайсызын, әмма барып булачак. Тик менә баланы ничек алырга? Хатын, шулай, әйберләрен күтәреп басып торганы хәлендә, баланы уята. — Улым, улым, тор, җаным! Үзем дә сизмәстән хатынга эндәштем: — Уятмагыз! йокласын... Арыган ул! Хатын, тавышымны ишеткәч, күтәрелеп миңа карый. — Безнең барасы бар бит әле. — Хәзер! — дим мин, беркая да китми торырга кушкандай итеп һәм тиз генә өстемә плащымны киеп, алар янына чыгам. Әйе, нәкъ мин уйлаганча, ерак районнарның берсеннән килүчеләр икән. Бая узып киткән поезддан төшеп калганнар. — Әтиебезгә киләбез... Менә адресы... Хатын, кесәсеннән чыгарып, адрес язылган кәгазь кисәге күрсәтә. «Лесная урамы, 7 нче барак». Беләм мин бу урамны, барагын да беләм... Белмәскә! Сугыш елларында төзелә башлаган безнең шәһәрчектә бүгенгедәй өч-дүрт катлы таш өйләр булмаган. Кешеләр аннан-монна гына бараклар корыштырып яшәп торганнар. Аннары, яңа и р»р өлгергән саен, ул баракларны сүтеп туздыра барганнар. Бу х ләп килгән барак шундыйларның соңгыларыннан берсе. Безнең урамнан ерак түгел ул. — Әтиегез булгач, нишләп каршы алырга төшмәгән соң. — Кем белә инде анысын. Смена белән тәүлекләп эшлибез дип яза иде хатында... Бәлки сменаларына туры килгәндер... Квартирын таба алсак кайгы бетәр иде анысы... — Әйдәгез, мин беләм ул баракны, — дим мин һәм кулындагы чемоданын алмакчы булам... — Рәхмәт инде... Әнә, баланы күтәрсәгез әйбәт булыр иде. йоклап китте бит хәерсез. — Алай димәгез... Бик хәерле малай булып чыгар ул үскәч, менә күрерсез. Ничәдә үзе? Өч тулдымы? — Тула шул... Бүген числоның ундүрте бит әле? Иртәгә өч тула. Туган көнен әтисе янында булыйк дип ашыгуыбыз иде... Мин хатын кулындагы чемоданны да алам. Бер кулыма баланы, икенче кулыма ипләп кенә чемоданны тоткач, без кузгалабыз, йокы рәхәтендә изрәгән сабый, куллары белән муенымнан кочып ала да, башын иңсәмә куйган килеш, салкын борын очын битемә терәп, мыш- ный-мышный йоклый. Миңа күңелле дә, рәхәт тә бу минутларда. Мин артымнан дүрт-биш адымда ияреп килүче әнисенә сиздермәскә тырышып, яшереп кенә баланың кабарынкы йомшак битенә иреннәремне тидерәм. Әллә сизенә инде, бала мине тагы да кысыбрак коча һәм бердән күзен ача. Шулчакны мин аның балаларча саф күз карашында гаҗәпләнү дә, куану да, рәхәтләнү дә — кыскасы, шуларның барысының да бергә чагылуын күрәм. Ләкин, йокысыннан айный алмаган бала яңадан күзләрен йома һәм бите белән битемә сырыла. Колак төбемдә мин аның «Әткәй!» дип пышылдаган куанычын ишетәм. Без Лесная урамындагы җиденче баракка килеп җитәбез. Эштән кайтып, ашапэчеп алган кешеләрнең ял сәгатьләре булгангамыдыр, барак тирәсе бик җанлы. Бер читтәрәк, үзләре җайлаган такта өстәлдә, бер төркем ирләр шак та шок домино сугалар, калганнары кемнең отуын, кемнең оттыруын карап басып торалар, «судьялык» итәләр. Икенче читтәрәк, тәбәнәк озын утыргычта, казлар төсле тезелешеп утырган хатын-кыз ишек алды әңгәмәсе куерта, шунда ук бала-чагасы мәж килә. Барак халкы безне күреп алды булса кирәк, барысы да, «кемнәр булыр икән болар?» дигән төсле бермәлгә сүзсез карап тордылар. Мин алар янынарак җитеп туктадым да кулымдагы чемоданны корырак җиргә куйдым. — Яңа күченүчеләрме әллә? — дип сорады бер абзый. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмичәрәк торганда, абзыйларның икенчесе телгә килде: —Әйдәгез, узыгыз, уз! Сезнең өчен саклаганнар икән алайса ул бушаган бүлмәне. — Юк... без күченеп килүчеләр түгел, — дим мин һәм артыма әйләнеп әлеге хатынга күрсәтәм, — менә, ул ире янына килә... Бу хәбәрне ишеткән хатын-кызлар да, домино сугучы ирләр дә гаҗәпләнүдән ахрысы, күзләрен зур ачып бер-берсенә карашып алдылар. Аларның сораулы күз карашларын күреп мин хатынга борылдым Ул кесәсеннән адресны чыгарды һәм: — Җиденче баракмы бу? —дип сорады.— Менә ич, җиденче бапак диелгән... 1 — Әйе, җиденче барак,— диде бер апа һәм өстәп тә куйды — Ялгышмагансың ялгышуын да, тик безнең җиденче баракта хатыиня рын көтүче ирләр юк бит, җаным. ‘ — Ирләребезнең барысының да хатыннары өйдә! Моны бер усал теллесе төрттерә төшеп әйтте, шырык-шырык көлеп If, әлеге аТпаВ чы»«пДа ИШеТеЛӘ башлага11 ”«■ »ма бик тиз сүияе. Чекки әлеге апа чынчыннан ачуланды. ли — Нәрсә авыз ерасыз! Аннары, ул хатыннан сорады: — Кем соң ирең? Ни атлы? Хатын иренең исемен әйтеп тә өлгермәде, моңарчы тыныч кына тыңлап торучылар бердән хәрәкәткә килгәндәй булдылар. — Ә?! Боряны әйтәсеңме әллә? Карагыз әле, Боряны әйтә ич 6vl — Китче! Нишләп Боряны әйтсен? ‘ у — Фамилиясе ничек, фамилиясе? — Баткаев. — Эттә генәм... — диде теге, — шул ич! Билләһи шуны әйтә!! — Борһан Баткаевмы?! — Әйе, шул үзе инде. — Я хода! Ничә хатыны бар соң аның?! Ярсып та, ачуланып та әйтелгән бу сүз мине өшетеп җибәрде. Хатынның поезддан төшкәч, төенчекләр асып, бала белән тинтерәп йөрүе, баланың мондый газаплы юлдан интегеп ачыгуы, ашарга биргәнне дә көтмичә йоклап китүе, барысы да берьюлы аңлашылды... — Бу бала да сезнекеме? — дип сорады теге апа. Хатынның чырае үзгәргән, күзләрендә ачу да, рәнҗү дә, хурлану да чагыла иде аның. — Әйе, минем балам... Тирә-як авыр тынлыкка бата. Бу тынлыкта мин безне чолгап алып карап торучыларның йөрәкләрендәге уяна барган ачу тавышын ишетәм төсле... Менә ул тавышларның берсе тышка да бәреп чыга: — Вот бәдбәхет, ә! Каһәрләүләр көчәя бара, әйтерсең лә барысының да башына бер кайгы төшкән. Тик мине кочаклап, битен битемә куеп йоклаучы бала гына дөньяның бу гыйбрәтле хәлләреннән хәбәрсез килеш йоклый бирә. Аның тигез сулышы муен тамырларымны җылыткандай итә минем. Мин шуның рәхәтен сизәм..„ Теге апа алгарак чыга: — Әйдә! Килгәнсең инде — кер! Кеше башына ниләр генә төшмәс! Барысы да рәтләнер әле... Без дә булышырбыз... Ялгыз итмәбез... Әйдә! — Ю... юк... Мин аның бусагасына аяк басмыйм!—ди хатын. Аның бу сүзләрендә мин кинәт туган бер кискенлек һәм горурлык тавышын ишетәм, шул бик ошый миңа. — Әйдә, әйдә, бер дә тартынмыйча кер! Ул бу баракта тормый хәзер. Күчеп китте дисәк, качып киткән икән җир бит! Өйләнеп бер-ике атна гына торды... Әйдә, кер, бүлмә синеке хәзер... — Юк, юк. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Бүлмәсе дә, үзе дә. — Кермәсәң, үзебездә яшәп торырсың, — диде апа, — әйдә, семьябыз ишле түгел. Үзем дә ирем. Бүлмәбез дә бик алай кысан түгел. Күңел киң булганда, бүлмә кысанлыгы нәрсә ул... — Юк, юк... — Аннары ул, кинәт, әйләнеп миңа карады: — Әйдәгез, киттек! Мин ризалыгымны белдереп, ым кактым. Ул кулына әйберләрен алды һәм шул арада, ялынган да, гафу үтенгән дә төсле итеп тагы миңа карады: — Безне станциягә генә илтеп куярсыз бит?.. һәм без, беркемнең сүзенә дә карамастан, борылдык та, килгән юлыбыз белән китеп тә бардык... Без баягы урынга, минем бүлмә тәрәзәсе каршындагы утыргычка килеп җитәбез. Ләкин хатын, баягы кебек, туктап алырга чамаламый. 17 2. „с. ә." № 2. 18 Мин кинәт кенә хатынның пычракка батып беткән резин итекләренә күз төшерәм. Ул аякларын чак сөйрәп су ятмаларына туп-туры барып керә. х й„„ — Беләсезме нәрсә? — дим мин, баядан бирле оашымда әйләнгән бер уемны әйтү вакыты җитүен күреп, — әйдәгез әле минем квартирага! Югыйсә болай йөреп баланы газаплап бетерәбез. Ыидә кем дә юк, хатыным да, улым да кунакта, әбиләренә киттеләр... Зарар юк. Ул җавапсыз гына миңа иярә. Мин аларга икенче кечкенә бүлмәне бирәм. Килеп керүгә, иң элек диванга ястык салып, баланы яткырабыз. Башта аны утыртып чишендерәбез. Ул чишенгән саен рәхәтләнә бара, күрәсең, ара-тирә киерел- гәләп ала, бик сәер итеп авызын ачып исни... Аннары аягыннан салдырам, оекбашлары юешләнгән мескеннең. Чишендереп бетергәч урынга сузам һәм үссен-үссен итеп күкрәгеннән сыйпыйм. Бала күзләрен ача. Ача да миңа карап тора... Менә, күзләре ачылганнан-ачыла бара аның... Иреннәре елмаерга әзерләнгән төсле тарткалаша... Аннары ул бердән минем муеннан кочып ала. — Әткәй!.. Шулай, бала кочагында хәлемдә, күзләремне күтәреп, басып торган хатынга карыйм мин. Ул арты белән борылган да яшен сөртә. — йокла, йокла, улым!—дим мин... — йокла, йокла, бәгърем! — ди хатын. Мондый бәхеттә эрегән бала, куанычына сыеша алмыйча, әнисенә сыена... Мин аларның икесен генә калдырып бүлмәдән чыгам һәм шул вакытта, ишекне япкан арада, баланың «Әтием кая китте?» дип соравын ишетеп туктап калам. Мине барыннан бигрәк хатынның нинди җавап бирүе тынычсызлый... — Килер, әтиең килер, улым! — ди хатын пышылдап. Мин ишетмәсен ди торгандыр инде. Аның урынында мин булсам, мин дә шулай дияр идем... йомшак урынга чишендереп яткырган бала, бераз шулай иркәләнгәч тә, яңадан йоклап китә. Тик без генә йокламыйбыз... Бу кичне без бик озак сөйләшеп утырдык. Чәй кайнатып эчтек... Тагы эчтек. Төннең яртысы да узды, ә ул миңа башыннан узганнарын сөйләде. Бала турында да озак сөйләштек без... Шулай озак сөйләшкәч, кайгыларыннан бераз бушанды булса кирәк, ул үзен бик тыныч тотты. Әйтерсең лә кичә кич кенә түгел, ә моннан ничә еллар элек булып узган вакыйганы сөйләгәндәй итеп сөйләде. Без, сөйләшә торгач, шундый уртак бер фикергә киләбез — иртәгә алар туган якларына кайтып китәрләр, ә мин станциягә тикле озата барырмын... Минем улымның боргач очып әйләнә торган самолет уенчыгы бар. Шул уенчыкны мин бу нәни юбилярга, туган көнен котлап бүләк итәрмен... Мин шуларны уйлап ятам... Күзгә никтер йокы керми. Тыш яктыр- ганнаняктыра бара, ләкин таң атарга бер тикле вакыт бар әле. Тирә- як тып-тын. Күрше бүлмәдән сәгать йөргән һәм шуңа кушылып тыныч сулыш белән йоклаучының әкрен тавышы ишетелә... Яңгыр явып узган саен мин тәрәзәләрне ачам. Бүлмәмә түрдәге гот бакчасының яңгырда коенып сафланган чәчәкләре исе ташып тула бант лыи. Күңелләрне ачкан хуш исләр ташкынында тәмәке чәчәгенең неё аеруча дулап аңкый... «и-пиң нис Ә тәмәке чәчәгенең исе миңа гел әнә шул вакыйганы хәтерләтә.

Сентябрь, 1960.