Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗ ТАНТАНА ИТСЕН

Конго республикасының законлы премьер-министры, халык герое, патриот Патрис Лумумба империализмның кабахәт ялчылары тарафыннан ерткычларча үтерелде. Патрис Лумумба, Африканың күренекле политик эшлеклесе булу белән бергә, талантлы шагыйрь дә иде. ^ла, минем кара туганым, Гомерең үтте кайгы эчендә... Туфрагыңны сәмум җилләре Түшәп узды юллар читенә. Син — җирдәге комсыз затларга йорт-сарайлар төзеп бирүче; Көч хакимлек иткән һәр җирдә Кыйналучы, кан-яшь түгүче — Күп гасырлар буе коллыкта Тилмерүен тойдың кешенең. Качып-посып, калын урманнар Арасында тормыш кичердең. Үз корбанын тоткан ерткычтай, Үлем йөрде синең яныңда. Әзер иде кирәк минутта Кочагына тартып алырга. Килде бер көн. Килде йортыңа Үлемнән дә явыз дошманың. Байлыгыңны талап, өеңнең Актарды ул һәрбер почмагын. Хатыныңны, туган сеңелеңне Мәсхәрәләп кенә калмады; Улларыңны алдап исертте, Тар зинданга япты аннары. Авылларда тамтамI яңгырады Шомлы хәбәр булып таңнарда: — Чит кораблар тыныч иртәңне Урлап качты ерак ярларга. Ирегеңнән мәхрүм ителеп, Коллык йөген тарттың җилкәңдә. Тәннәреңне кояш яндырды Син богауда газап чиккәндә. Рәхәт тормыш вәгъдә итүче Хуҗаларың сыкты каныңны. Өметең өзгәч туар көнеңә, I Тамтам африкалыларның музыка инструменты. Күзләреңдә ачу кабынды. Әрнү катыш туган җырыңда Нәфрәт тә бар иде, ярсу да. Үз-үзеңне хәтта онытып, Биедең син учак каршында. Тойдың шунда, тондың көчеңне, Шатлык иңде, гүя, йортыңа. Яңа тормыш көе кушылды йөрәк тибеше һәм җыр ритмына. Бу минутта синең тавышың Әверелде көчле давылга. Горур әйттең хакың барлыгын Яшәү өчен хокук алырга. Таләп иттең җирдә хаклыкны, Бәйсезлеген туган илеңнең... Әйтерсең лә шулчак халкыңның Киләчәген күреп сөендең. ...Елгаларың аксын шат көнгә, Киң ярларга кагып суларын. Үз җиреңнең тулы, ирекле Хуҗасы бул, негр туганым! Кояш нуры синең балаңа Хәсрәт түгел, бәхет китерсен. Бабаларың түккән күз яшен Мәңгелеккә җирдән киптерсен. Михнәт чиккән тырыш халкыбыз Гомер итсен азат илендә, йөрәк өзгеч богау чыңнары Ишетелмәсен Конго җирендә! Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе.