Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ АЛФАВИТ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ ТАРИХЫ" КИТАБЫ ТУРЫНДА

\7ткән ел матбугат мәйданына ж СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми эшчесе X. Курбатовның «Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы» XI исемле китабы чыкты. Татар телендә бу темага язылган хезмәтләр булса да (Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Г. Алпаров хезмәтләре) һәм алар тарихи белешмә чыганаклары булып хезмәт итә алсалар да, бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә алмыйлар иде. Беренчедән, гарәп хәрефләре белән басылган ул китапларның күбесе бүгенге укучыга таныш түгел; икенчедән, язу һәм орфографиябезнең соңгы 20—30 еллык чоры аларда бөтенләй чагылмый. Шуңа күрә дә язу һәм орфография тарихын тулы яктырткан бер хезмәтнең кирәклеге үзен нык сиздерә иде. Кулыбыздагы китап билгеле дәрәҗәдә әнә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерә диясе килә. Татар теле алфавиты һәм орфографиясенең йөзләрчә елларга сузылган озын һәм катлаулы тарихы бар. Бу турыда язу өчен автордан төрле телләрдә язылган күп санлы һәм каршылыклы чыганаклардан оста файдалану, табылган материалны тарихи эзлеклелектә тәртипкә китерү, алфавит һәм орфографияләрнең үзгәрешен китереп чыгарган иҗтимагый-тарихи факторларны дөрес аңлату һәм ачу шикелле бик зур һәм җаваплы хезмәт таләп ителә. Яшь автор әнә шушы авыр Һәм җаваплы хезмәтне башкару эшенә җитди караган, бу зур эшкә күп көч салган. XI X Курбатов, Татар теленең алфавит һәм орфография тара- х ы, Татарстан китап нәшрияты, 1960. Махсус’ редакторы Л. Яфаров. Исеменнән үк аңлашылганча, китапның «Кереш» өлеше укучыны әсәрнең алдагы бүлек һәм бүлекчәләренә алып керә. Аны әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне һәм шул мәсьәләләргә кагылышлы аерым моментларны аңларга хәзерли. Монда автор язуның, тел шикелле үк, аңлашу чарасы булуы, язу тәгъри- фе, билге, хәрефләр һәм алфавитларның килеп чыгуы, язуның төрләре турында кыскача мәгълүмат биргән һәм үрнәкләр күрсәткән. Шуның белән бергә орфография принциплары мәсьәләсенә дә тукталган. Авторның беренче бүлектә басым ясап әйтергә теләгәне — дәүләт булып яшәгән һәм бай культура тудырган Идел буе болгарларының, ислам динен һәм гарәп язуын кабул иткәнче үк, үз язулары булуын һәм ул язуның рун язуы булуын раслаудан гыйбарәт. Аның бу карашы югарыда исемнәре телгә алынган галимнәрнекен- нән шактый аерыла. Мәсәлән, Г. Алпаров «Хәреф вә имламыз» (1912) дигән китабында болай дип язган иде: «Моннан 1300 еллар элек безнең төрек вә татар халкының да үзләренә башка хәрефләре булган. Алар язуны өстән аска таба барып яза торган булганнар... Безнең борынгы язуларымыз ике төрле булган: урхун язуы, уйгур язуы» (8 бит). Шуңа охшаган фикерне филология фәннәре докторы, профессор 149 Г Сәгъдинең «Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре» исемле зур күләмле һәм эчтәлекле хезмәтендә дә күрәбез: «Димәк, бу вакытларда төрекләр берберсенә якын булган ике төрле әлифба кулланган булалар: берсе— урхун, икенчесе — уйгур әлифбасы» (204 б.). Күренә ки, бабаларыбыз болгарларның, гарәп әлифбасына күчкәнче, үз әлифбалары булган. Бу турыда авторлар арасында каршылык юк. Ләкин нинди әлифба булган ул? X. Курбатов әйткәнчә, рун язуымы, әллә, Г. Алпаров һәм Г. Сәгъди язганча, урхун-уйгур язуымы? Чыннан да, яшь галим бик кызык мәсьәлә күтәрә. Тик шунысы гына кызганыч, аның бу тезисы җитәрлек дәлилләнмәгән, ышандырып җиткерми. Китапта авторның үзенең үк тезисын йомшарта торган урыннар да бар: «Шул рәвешчә, татарларда, дөресрәге, Алтын Урда сарайларында, уйгур язуының кулланышта булуы да тарихи документлар, фактик материаллар белән раслана» (13 бит). 20 биттә тагын мондый юллар укыйбыз: «Ул язу (рун язуы—• Ф. X.) Орхон-Енисей алфавиты белән бер үк чыганакка кайтып кала. Алар арасында теге яки бу аермалар бар, ләкин нигезләре бер үк». Бу юлларны укыгач, авторлар арасындагы каршылык терминнарга гына кайтып калган кебек аңлашыла. Монда авторлар тарафыннан файдаланган чыганаклар төрлелеге тәэсире булырга да бик мөмкин, Г. Алпаров, Г. Сәгъди күбрәк гарәп, фарсы, госманлы-төрек телләрендә язылган чыганаклардан файдаланган булсалар, X. Курбатов башлыча рус һәм Европа телләрендә язылган хезмәтләргә таяна. Авторга Идел буе болгарларында, гарәп әлифбасы кергәнгә кадәр, рун язмасы булган дигән тезисын исбатлау тагын шуның белән дә кыенлаша, ул заманнарның язма истәлекләре бөтенләй диярлек сакланмаган. Чөнки ул вакытларда кәгазь шикелле язу материаллары булмаган. Язу өчен башлыча агач яки балчык такталар кулланылган. Ә алар, заманнар үтү белән, черегәннәр, җимерелгәннәр яки янгынга эләгеп һәлак булганнар. «Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе—язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас»,— ди автор, икенче бүлекне язганда. «Гарәп алфавитының төп үзенчәлекләре» дип исемләнгән бүлекчәдә гарәп хәрефләре, аларның гомуми саны, андагы сузыклар һәм тартыклар, хәрефләрнең исемнәре һәм язылышлары, төрле почерк үрнәкләре һәм текстлар бирелгән. Гарәп хәрефләре белән таныш булмаган укучы, бу бүлекне җентекләп укып чыккач, алар турында шактый гына мәгълүматка ия булачак дип әйтергә мөмкин. «Иске имла» дигән бүлекчәдә автор фонетик һәм грамматик яктан бөтенләй башка системага кергән, төрки телләрнең табигатенә һәм төзелешенә һич тә туры килми торган өч сузыклы гарәп имласының татар теленә йөзләрчә еллар буена һичнинди үзгәрешсез тагылып килүе, татар сүзләренең теләсә ничек язылуы, шуның аркасында бердәм әдәби тел нормаларының урнаша алмавы турында ачынып сөйли. Аерым рәвештә дә, текст эчендә дә татарча сүзләрнең кеше укымаслык итеп бозылып бирелүен күрсәтә. Бүлекчәне укыгач, татар орфографиясе тарихында озак яшәгән «Иске имла»ның нәрсә икәнлегенә, аның татар теле үзенчәлекләрен бөтенләй бирә алмавына төшенәсең. «Имла төзәтү» бүлекчәсе, хаклы рәвештә, К. Насыйридан башлана. «Татар язуындагы читенлекләр һәм буталчыклар турында беренче башлап җитди фикер йөртүче Каюм На- сыйри була»,—ди автор (35 бит). Бу бүлекчәдә автор моңа чаклы орфография тарихы турындагы әдәбиятта чагылмаган кайбер яңа фикерләр дә әйтә. Мәсәлән, ул татар телендә сузыкларның тугыз яки ун булуын башка милләт галимнәренең элегрәк әйтүләрен искәртә. Мәсәлән, үткән гасырның 60 елларында профессор Н. И. Ильминский христиан диненә күчерелгән татарлар өчен төзелгән алфавитка рус 150 телендәге а, о, у, ы, и, е, (э) янына а, о, у хәрефләрен өстәргә тәкъдим итә, ди. К. Насыйриның гомумән рус галимнәре белән аралашуын, аеруча Ильминский белән якын мөнәсәбәттә торуын искә алганда, бу проектның К. Насыйрига билгеле йогынты ясаган булуы да мөмкин. Шул ук вакытта бөтен гомерен татар теле өстендә тикшеренү эшенә багышлаган һәм «Әнмүзәҗ», «Ләһҗәи татари»... шикелле капиталь хезмәтләр иҗат иткән 1\. Насыйриның татар телендә сузыклар-' ның 10 булуы турында мөстәкыйль фикер әйтүе һичбер нинди шик тудырмый. Монда имла төзәтү хәрәкәтендә катнашкан бик күп кешеләрнең исемнәре һәм карашлары китерелгән. Шулар арасында, Каюм На- сыйридан кала, мактаулы урын «Йолдыз» газетасы редакторы һәм татар теленә карата язылган күп кенә китапларның авторы һ. Мак- судига бирелә: «Һади Максудиның хәреф-имла мәсьәләсендәге эшчән- легенең бик әһәмиятле ягы шунда, ул «Имлада ишетелгәнчә язу тиешле» кагыйдәсен көн тәртибенә куя һәм аны тормышка ашыру өчен зур тырышлык күрсәтә» (38 бит). Имла-хәреф төзәтү тарихын белгән кеше авторның бу фикеренә каршы бәхәс ачмастыр. Имла-хәреф төзәтү хәрәкәтендә актив катнашучылар арасында Г. Ибраһимов, М. Корбангалиев, Ш. Таһиров, Г. Сәгъди, Дәрдемәнд, Н. Думави, Г. Шәрәф исемнәре дә үз урыннарын алганнар, һәм алар- ның эшләре үз күләмнәрендә дөрес күрсәтелгән. Бүлекчәдә төрле вакытларда һәм төрле урыннарда имлахәреф мәсьәләләрен карар өчен чакырылган съезд, конференцияләр, аларда булган кайнар көрәшләр, фикер алышулар турында да җитәрлек мәгълүмат бирелгән. Имла хәрәкәтендә һәрвакыт диярлек орфография белән янәшә куелып тикшерелеп килгән хәреф реформасы мәсьәләсе дә, мөстәкыйль бүлекчәгә аерылып, шактый тулы һәм конкрет бирелгән. Монда хәреф реформасы хәрәкәтендә актив катнашкан кешеләрдән Г. Алпаров, Г. Нугайбек, Г. Шәрәф, һ. Максу- ди, М. Идрисов, Закир Һәм Шакир Рәмиевләр Һәм башкаларның исемнәре, алар тарафыннан тәкъдим ителгән яңа хәрефләрнең проектлары һәм шул хәрефләр белән басылган текстлар бирелгән. Монда хәзерге көндә табуы читен булган кызыклы материал тупланган һәм билгеле тәртипкә салынган. 1927 елда татар халкы, хөкүмәт карары нигезендә, рәсми рәвештә яңалифкә күчә. Шул рәвешчә татар культурасы тарихында зур борылыш була. Билгеле, бу борылыш шома гына үтми. Ул төрле каршылыкларга да очрый. Ләкин көчле яңа хәрәкәт андый каршылыклар алдында гына тукталып калмый. Латин хәрефләрен татар теленә яраклаштыру, яңалиф нигезендә яңа орфография төзү буенча проектлар эшләнә, съездлар, конференцияләр чакырыла, аларда әлифба һәм орфография проектлары тикшерелә, телчеләр, имлачылар арасында яңа шартларда фикер бәрелешләре, бәхәсләр була. Китапның өченче бүлегендә автор әнә шушы хәрәкәтләрне чагылдырган тарихи материалларны шактый тулы итеп биргән. X. Курбатов бу хәрәкәтләр турында үзе күп сөйләми, бәлки шул вакытларда чыгарылган карар һәм тәкъдим ителгән проектлардан сөйләтә. Икенче төрле әйткәндә, алардан өзекләр китерелә, яки аларның эчтәлекләре ачыла. Дөрес, ул сүз барышында проектлардагы аерым моментларга карата урынлы һәм кискен тәнкыйть фикерләр дә әйтә. Мәсәлән, М. Фаз- луллин һәм С. Атиагулов тарафыннан төзелгән орфография кагыйдәләре турында сүз барганда, автор мондый фикер әйтә: «Бу кадәр катлаулы, бу кадәр чуалчык язылышлы кагыйдәләр җыентыгы үзе уку процессын «җиңеләйтү», язуда «экономия ясау» дип аңлата. Ләкин нигез максат, әлбәттә, анда түгел, бәлки, югарыда күрсәтелгәнчә, татар сүзләрен башка система телләр кысасына җайлаштырырга тырышуда» (90 бит). Татар телендәге сингармонизм законын бөтенләй алып ташлауны, ы н д ы р, bi ң г ы р ч а к, ы р г а к - эскәк шикелле сүзләрне н д ы р, ң г ы р ч а к, р г а к, с к ә к формасында язуны һәм башка шундый мәгънәсез кагыйдәләр буенча язуны алга сөргән проектларны кем генә тәнкыйть итмәс икән?! Халыкчанлык принцибын яклаган, мәгънәсез тенденцияләргә бирелмәгән, сәламәт акыллы һәр кеше халык теленә карата эшләнгән андый тупаслыкны тирән нәфрәт белән тәнкыйть итәчәк яки итәргә тиеш! Яңалиф нигезендә төзелгән беренче орфография проектларында киткән шундый төгәлсезлекләр һәм җитешсезлекләрне киметүдә яки аларны татар теленең үз үзенчәлекләренә якынлаштыруда Г. Алпаровның уңай хезмәтләре урынлы рәвештә телгә алынган. 1933 елны профессор Г. Алпаров редакциясендә чыккан орфография кагыйдәләренә карата автор мондый бәя бирә: «Әйтергә кирәк, бу кагыйдәләр татар әдәби телен стандартлаштыруда, аны ныклы бер нормага салуда зур роль уйный, татарча язуны югары дәрәҗәдәге төгәллеккә, эз- леклелеккә китерә. Шуңа күрә ул кагыйдәләр рус алфавитына күчкәндә дә орфографиянең нигезенә салыналар һәм бүгенге көндә дә артык зур үзгәрешләр таләп итмиләр» (96 бит). Соңгы, 4 нче бүлектә рус графикасына күчү һәм шул нигездә яңа алфавит һәм орфография төзү хәрәкәте тарихы бирелгән. Монда да автор фактларны тулы итеп ачып салырга омтылган. Тиешле урыннарда, телче буларак һәм бу чор орфография хәрәкәтендә актив катнашучы буларак, әлифба проектларындагы һәм орфография кагыйдәләрендәге кимчелек һәм бөгелешләрне татар теле үзенчәлекләрен саклау позициясендә торып тәнкыйтьләгән. Соңга таба, каткат эшкәртелү аркасында, проект һәм кагыйдәләрнең төзәтелүе, кытыршылык һәм төгәлсезлекләрнең шактый киметелүе турында автор канәгатьләнеп сөйли. Тулаем алганда, китап уңай тәэсир калдыра. Автор, нигездә, максатына ирешкән дип әйтәсе килә. Бу хезмәт педагогия училищеларында һәм югары уку йортларының татар бүлекләрендә укучы студентлар һәм гомуми белем мәктәпләрендә укытучылар өчен файдалы бер кулланма булачак. Ләкин бу әле әсәрдә төгәлсезлекләр, кимчелекләр юк дигән сүз түгел. Алар, күп бул- маса да, бар. Китапның зур кимчелеге итеп культура тарихыбызда әлифба һәм орфография мәсьәләләрендәге зур борылышларны тудырган иҗтимагый-политик факторларның канәгатьләнерлек ачылмавын күрсәтергә кирәк. Конкрет әйткәндә, иске әлифтән яңалифкә, яңалифтән рус графикасына күчү шикелле зур тарихи борылышларны китереп чыгарган иҗтимагый-политик шартлар калку итеп, көчле тонда бирелмәгән. Ә һәр чор өчен андый характерлы факторлар, әлбәттә, бар. һәм алар, һәр чорның обстановкасына бәйләнешле рәвештә, бирелергә тиеш иде. Кайбер урыннарда чыганакларның исемнәре, файдаланылган газета һәм журналларның номерлары күрсәтелми (39 бит). Кайбер гарәпчә китап исемнәре һәм сүзләр ялгыш язылганнар, ара- тирә кытыршы тәгъбир һәм җөмләләр очрый. Китап ахырында бирелгән әдәбият исемлегендә гарәп, фарсы һәм төрекгосманлы телләрендә бу мәсьәлә буенча язылган бай әдәбиятның күрсәтелмәвен дә бер кимчелек дип карарга туры килә. Чөнки бу телләрдә гарәп әлифбасы, гарәп язуы тарихына караган бай гына материал бар.