Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЕЛ ЯРАСЫ

Кылыч ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс

Халык әйтеме

Кояш тегермән канатлары өстенә. күтәрелеп, авыл урамнарына үзенең шәфкатьле нурларын сибә башлаган иртәнге сәгатьләр иде. Чишмәдән - көянтә белән су алып 1кайтып баручы бер кыз бөгелә-сыгыла тыкрык авызыннан килеп чыкты. Аның кар- шысына югары очтан көянтәсенә буш чиләкләр аскан өлкән бер хатын килә иде. Алар очраштылар. — Карале, балам Нәфисә, — диде югары оч хатыны, — халык белеп лыгырдыймы? Бабагызны бүлнискә яткызгансыз, имеш? Ни булды аңа токтом алдан гына? Күл камышыдай нечкә Нәфисә, -иңбашларын кыймылдатып, көянтәсен төзәтте. Чиләктәге су чайпалып китте. — Бабабыз чирләде шул, — диде. — Кичә больницага илтеп салдык. Кыз бала мөлдерәмә тулы зур-зур ак чиләкләрне нәзек-өзек буе белән шундый матур, шундый җиңел күтәреп тора иде, хатын соклануын әйтмичә булдыра алмады. — Әбәү, Нәфисә балам, күз тимәсен, бик чибәрләнеп киткәнсең әле син! Бу сүздән Нәфисәнең битләре генә түгел, иңендәге ак чиләкләре дә алланып китте бугай. Югары оч хатыны барсын да ишеткән, бөтенесен белә, шулай да, белмәгәнгә салышып, сораштыра иде. — Бабаңны әйтәм, — диде ул, — әле кичә генә таягын болгый-бол- гый кемнедер ачуланып, бөтен урамны пыр туздырып кайтып бара иде, ничек алай кинәт кенә авырыйсы иткән? — Колхоз кәнсәләрендә Шәңгәрәй абый белән бик каты сүзгә килгәннәр, — диде кыз. — Бабай тузынып кайтып киткән дә, өйгә кайткач, әллә нигә хәлем китеп тора дип, бакчага чыгып яткан. Без, әби белән, чөгендердә идек. Кайтсак, үлгән дип торабыз: чырайлары качкан, җирдә сузылып ята... Мин тиз генә медпунктка Зәкия апа янына йөгердем. Больницага салдык. — И бичаракай... Терелә генә күрсен инде. Бик авыр түгел диме соң хәле? Шулай укмыни? Алай икән... Әйбәт түгел икән... Заманында К 76 бик күп кешегә яхшылыгы тиде инде синен, бабаңның. Иткән игелекләре өчен генә булса да, әҗәл бер юлга тими торсын үзенә. Габделкадыйр абзыйны инде аны үлгәннән соң да... тфу, тфу, мин әйтмәдем, газраил ишетмәде, үлә күрмәсен берүк, үлгәннән соң да күммичә сөяп куярлык бар, шул хәтле әүлия кеше... Хәерле булып бетсен, кызым. Бар, иңбашларың талгандыр күтәреп тора-тора... Көянтә-чиләкләрен уңайладылар да икесе ике якка китеп бардылар. Кичә колхоз председателе Шәңгәрәй Маликов районга барды. Аны эш белән райбашкармага чакыртканнар иде. Кергән җирендә Шәңгәрәй- не байтак тоттылар. Чыккан чакта аның төсләре киткән, күзләре иләс- миләсләнгән иде. Ул райбашкарма баскычыннан исерек кеше шикелле- рәк төште дә беркавымга басып калды, аннары үзен көтеп торган ат янына барам дип, бөтенләй икенче якка китеп барды. Кергән җиреннән аны бик каты әрләп чыгарганнар иде. Шактый киткәч кенә ул, үзенең әллә кая таба баруын төшенеп, урам уртасында туктады, ачуыннан бер төкерде, борылып, кире кайта башлады. Аның күңеленә: «Әллә райкомга кереп, секретарь Акимовка жалу биримме икән?» дигән уй килде. Ләкин, шундук: «Кызган килеш я әллә ниләр әйтеп ташлармын» дип, кермәскә булды. Ни туй, ни бәйрәм чакта эчеп йөрүне яратмаса да, ачуым басылмасмы дип, чәйханәдә берне кәгеп чыкты, аннары баганага чалып куйган дилбегәне чиште, бушаткан аркалыкны күтәрмәк булып, ат алдыннан узганда, яшь бия, уйнапмы, әллә гел машинада йөргән, бүген очраклы рәвештә генә атка утырган председательне ятсыныпмы, аның җиңеннән тешләмәкче булды, Шәңгәрәй кизәнеп биянең авызына сукты. Аннары тарантаска, ваемсыз кешедәй кырын төшеп, атны авыл юлына борды. Ни генә итсә дә ачуы басылмады, киресенчә, күңеле һаман ярсый барды: «Ни хакы бар аның шулай сүгәргә? — дип, эченнән гел райбашкарма работнигы белән бәхәсләште. — Дөрес, силос базларына түшәләчәк таш чыгарылып бетмәгән, комбайнның да берсе ремонтланмаган, чөнки электродлар табып булмый, электродны PTC кайгыртырга тиеш, ә алар «юк»ны гына бәрәләр. Ярый, гаепле дә булсын ди, ләкин бит кешечә генә әйтергә, өстәл төймәскә, әллә ниләр белән янамаска була лабаса... Имеш, сине акылга утыртасы бар... Күрербез кем кемне утыртыр икән... Мин унҗиде яшемнән Гитлер явына каршы мылтык күтәреп киткән малай, син ул вакытта кая булгансың бит әле... Рәтләп кенә әйтәсе урында, акылга утыртырбыз, авызың пешмәгәндер әле, имеш...» Бия, танавына алгач, үпкәләде бугай: һаман пошкыра, тип-тигез җирдә абынып-абынып куя, хуҗа дилбегәне селеккәч юырткандай итә дә шундук тагын атлап кына бара башлый. Серкәгә утырып килә торган арыш басуына чыктылар. Кинәт-кинәт исеп куйган кайнар җилдән басуда яшел дулкыннар йөгерә, һавада тургайлар сайрый, тилгән әйләнә... Дөнья шундый тыныч, гүя күңелсез сөйләшү бөтенләй булмаган, гүя Шәнгәрәйне тотып әрләмәгәннәр... Гүя ул колхоз председателе дә түгел, ә кечкенә Шәңгәрәй, атасы кушып, каядыр йомыш белән барган, йомышы уңышлы чыккан, ул тыныч кына кайтып бара... — На, нәрсә адымыңны кызганып кына атлыйсың! Бүген бит әле Чәби күперен дә карап кайтасы бар, ашлык ташыр вакытлар җитә. На диләр сиңа! Ул дилбегәсен селекте, тәгәрмәчләр астыннан тузан очарга тотынды. Машинада йөреп гадәтләнгән Шәңгәрәйгә ат белән йөрү бик акрын булып тоела иде. Завхозны, «Москвичжа утыртып, күрше районга җибәргән иде. Аларда электрод табып була дип сөйләгәннәр иде. 77 Инде бераз тынычландым дигәндә, тагын райбашкарма кешесенең гарьләндергеч сүзләре исенә төште. Тегенең кызарган йөзе, өстәл кырыендагы зур йодрыгы күз алдына килде, һәм ул янә күңеленнән бәхәсләшергә тотынды. Тегенең сүзләренә каршы берсеннән-берсе катырак җавап сүзләре күңеленә килә башлады. Кырык беренче елны унөч яшьлек Шәңгәрәй, хатыннар белән бергә «ух алла» чанасына җигелеп, язгы юлда бата-чума, ничәме пот симәнә генә ташышты. Сугыш заманасы булмаса, рәхәтләнеп уйнап кына йөрисе малай иде бит әле... Кичен өйгә кайткач, аяклар шешенгән, чана бавы җилкәне чиләндергән, әнкәсе аны мич башына менгезеп, кайнар кирпеч өстенә яткыза, үзе умач уарга керешә... Җир сөргәндә атлар хатыннарны тыңламыйлар, сабанны тартырга теләмичә, әллә тарта алмыйчамы, буразнада туктыйлар. Әнкәсе шунда атка суга да: «Бер дә сукмас идем, хайван җаным, бармыйсың бит, нишләтим сине!» дип, аттан гафу үтенгән кебек сөйләнә иде. Ансы Шәңгәрәй суккач атлардан гафу сорап тормады, аты да, үзе дә, эштән чыгып арып, җир башында егылып яткан чаклары еш кына була иде. Сугыш бетәсе елны аның үзен дә армиягә алдылар... Ә син акылга утыртырбыз, имеш... Каян килгән начальник... Тәгәрәп эшләп йөрүченең күңелен сындырды да ташлады. — На, нәрсә син кыймылдыйммы икән, юкмы икән дип кенә барасың! Бия койрыгын селтәде дә чабып китте. Күрше авылның җил тегермәне, урман өстендәге »ак болытлар Шәнгәрәйгә таба йөгереп килә башладылар. Ул райбашкарма кешесенә бик рәнҗесә дә, үзенең дә кайчак колхозчыларга тупас-тупас кычкырып салгалый торган гадәте юк түгел. Тышкы күренеше белән дә шактый кырыс, шактый коры табигатьле кеше. Юка иреннәре кысылган, кашлары җыерылган, күз карашлары да бик каты. Идарәгә йомыш белән килүче хатын-кызлар Шәнгәрәйнең янына керергә куркып торгалыйлар... Ләкин ул үзе кеше белән дорфа кылануын белмиме, белеп тә тыелуны кирәк санамыймы... Ә менә үзенә каты бәрелгәч, сугыш елларында «ух алла» чанасы белән симәнә ташып йөрүләренә хәтле исенә төшерде. Янәсе, ул әнә кай заманнардан бирле җанталашып эшләп йөри, ә бүген аны силос базларына таш чыгарып өлгермәгән өчен генә дә шундый каты тиргәделәр... Дөресен генә әйткәндә, Шәңгәрәй бүген шуның өчен генә тиргәлмәде, бүтән сәбәпләр дә бар иде, ләкин ул алар турында никтер эчтән тынуны кирәк таба... Мал'ай чагында Шәңгәрәйне югары оч Нәҗмиләрнең этләре талаган иде, шуннан соң малаегыз югары очка бөтенләй менмәс булды. Ә бит райбашкармага ул бармыйча булдыра алмый, аның йомышы башкарма кешеләренә гел төшеп тора. Бар бит әй дөньяда әрем телле дорфа кешеләр... Завхоз кичә үк киткән иде, әле һаман кайтмаган икән. «Мооквич»сыз Чәби күперенә кадәр җиргә ничек барасың? Иртәгә кала инде. Бия, башын борып, Шәңгәрәйнең артыннан карап калды. «Әй-яй, авызга (кундырырга бик остарган бу», диде бугай... Шәңгәрәй, биянең үпкәсен сизмичә, идарәгә таба китте. Күңеле тыныч чак булса, завхозның бодай «дөньясын онытып» йөрүенә әлләни исе китмәгән дә булыр иде. Бүген кәефе бик кырылды. Җитмәсә идарә йортында үзен кешеләр көтеп утыра икән. Юлдан соң кайтып чәй эчәсе урында, кешеләрнең йомышларын тыңларга, кайсылары белән бәхәскә дә керергә туры килде. Ул каты сөйләшүен хәтта үзе дә сизде, әмма ничектер һаман тыела алмады, киресенчә, торган саен ярсый барды. Түбән оч Нәҗми хатыны: «Караганда шахталарында эшләүче туганыбыз кунакка кайткан иде, берәр кил а бал җибәрттерә алмассың микән, Шәңгәрәй энем?» 78 дип, 'бер дә вакытсыз бал дәгъвәләгәч, ул: «Бетмәде инде сезнең кунакларыгыз!. — дип кычкырды. Кибеттән әнә шикәр ал, бал күрмәгән кеше түгелдер әле кунагыгыз!» Җитмәсә күрше ‘бүлмәдә кайсыдыр телефонда 'бик кычкырып сөйләшә: — Син болан иттер, тәкме? Бик кыза башласа, икесен заглушайт ит, ну, сүндер штоли. Тәкме? Вәт шул. Шалтыратып -мине -борчыма, ишеттеңме? Кемгә сөйли соң бу моны? Ә, тегермәнче Сәмиткәдер... Бүтән вакытта телефоннан каравыл кычкырсалар да исенә кер:мм, ишетми торган иде. Бүген үч иткән шикелле бөтенесенә дә ачуы кабара. Нәҗми хатыны үпкәләп чыгып киткәннән соң, алтмыш алты яшьлек Габделкадыйр карт таягына таянып килеп керде. — Шәңгәрәй наным, — диде ул, ишек төбеннән эчкәрәк узарга кыймыйча, бусага тирәсендә таптанды. — Мин пинзә чыкмас микән дип язу яздыртып синдә калдырган идем, хәтереңдәме? — дип тотынды. — Берәр әтбит-мазар булмасмы миңа? Ради а дан тыңлап-тыңлап ятам: өч баламны укыттым, ди, берәү сөйли, бер малаем инжинир, ди, берсе врач, ди, үзем пинзә алам, ди... Менә шул йөрәккә кадалды бит, кем, Шәңгәрәй наным. Бөтен авылның күз алдында, Гапкадыйр абзагыз да мич башында таракан санап ятмады. Әүвәл килеп, калхуз башлануга бер атын, бер ябагасын җитәкләп, калхузга (барып керде. Кешеләр сатып керделәр, ә мин җитәкләп кердем, Шәңгәрәй энем, э-э, җитәкләп... Хәзер Гапкадыйр абзагыз картайгач, пинзә сорый башлагач, туры әйткәнгә үпкәләмә, наным, э-э, үпкәләмә, синең дә менә чыраең сытыла... Җыелыш булды ләбаса... сайлау көннәрендә, исеңдәдер... сине сайлаганда... Гомер калхузда эшләгән картларга, менә минем ишеләргә, бирергә ясадылар ич пинзәне, язу яздыртып, дәкүмин барлап китерергә куштылар... Шәнгәрәйгә сабыр гына тыңлап бетерергә, әйбәтләп кенә җавап кайтарырга кирәк иде, ә ул тотты да картны колхоз җилкәсенә менәргә теләүдә гаепләде, янәсе, балаларың эшлиләр ич, әтиләре белән әниләрен генә туйдырып торырлык рәтләре бар, ник алар сине колхоз муенына атландырмакчы булалар, колхозның үзенең дә әле очы очка ялганып кына бара... Шәнгәрәйнең мондый җавабыннан соң, картның да сабыры сабыннан ычкынды, Габделкадыйр бабагыз таягы белән идәнгә төрткәли башлады. Ахырда тәмам тузынып китеп, танк башы белән урындыкларга, эскәмьяләргә шалт-шалт бәрә-суга, ишектән чыгып югалды... Өйләренә кайтып кергәнче урам тутырып шаулап кайтты. Әллә кемнәрнең йонтач әнчеге, йомгактай бөтерелеп килеп, картның калош үкчәсенә ябышмак булган иде, Габделкадыйр бабагыз гаҗәп зур җитезлек белән аны таякка алды... Тәрәзәдән башларын тыгып, кызыксынып карап калучы бала-чага, хаты-ннкызга ачу белән кизәнәпкизәнөп үтте. «Янәсе, ни пычагыма күзләрегезне тасырайттыгыз? Җегәрле чагында Гапкадыйр абзагыз барыгызга да кирәк иде, -хәзер кирәге калмадымыни? Малайлар ашатырлар, үз аталарын ник ашатмасыннар, э-э, - аларныкын ашыйсы килми шул Гапкадыйр бабагызның, э-э, ашыйсы килми... Калхузда Гапкадыйрнын өлеше юкмыни? Ул тавык фермасына керешкәндә йа рабби тизәк иде бөтен фермалвры, кем адәм рәтенә кертте ферманы? Ярапланда Казан өстендә кемне очырдылар? йомырка чутыннан районда кем икенче урынны тотты? Ул вакытта Гапкадыйр абзый да Гапкадыйр абзый гына дип тордылар, гәҗиттә пәртритне басып чыгардылар, янәсе, тавыкны әнә кем шикелле хәсиятләргә кирәк... Хәзер хә- җате калмады Гапкадыйр картның, ээ, кирәге бетте... Имеш, алар сугышларда страдайт иткәннәр, ә соң Гапкадыйр гражданскида итмәдеме? Имеш, граждански сугыш сугыш булганмыни ул,.. 79 ындыр артында куян мылтыгыннан ятын яткансыз... Шул-шул менә... Атам дисәң мылтыгы да юк, нуләмәз таньины чыгармак булып, чалт- чалт кул чабын, дошманны өркетеп йөрдек... Шулай да җиңдек! Ә сезнең нәрсә? Минамит, сәмнлют, көтюпюлөр азын торганда кем җиңмәс... Мылтыксыз җиңеп кара - син... Көтюшәләр белән аны... э-э... Каршысына очраган, капка төбендә басын гаҗәпләнеп .карап калган (кешеләрнең берсенә дә турыдан туры мөрәҗәгать итмичә, барсына берьюлы сөйләп, бөтен урам/а шаулап, таягы белән коймаларга, читәннәргә шалт та шолт сугыи, юлдагы ташларга тибоп-тибеп җибәрел, этләргә, ата казларга кизәнеп, бөтен ачуын әнә шул кычкырып зарлануга һәм кизәнүләргә сарыф итеп, үзләре өе каршына кайтып җиткәнна карчыгы чөгендердән кайтканчы ятып ял итәргә чыкты. Шәңгәрәйнең дә кәефе бик кырылды. Дорфа кылануын күңеленнән аңласа да, үзен акларга тырышып, сылтау эзләп тапты: янәсе, Шәңгәрәйнең дә нервылары бар, ул да кеше... Әле менә «аны бөтенләй сүгеп тә кайтардылар, ничева, түзә... Габделкадыйр картның йон ягына сыйпамаган икән, ул да түзсен, ничу... Хатыны чәй янына йомырка тәбәсе куырып китергән иде, тоз салырга оныткан булып чыкты. Андый онытулар элек тә булгалый торган иде, бу юлы Шәңгәрәй абыегыз тәбәне савыты-ние «белән үз алдыннан этеп җибәрде, савыт, ясап куйган чәй чокырына бәрелеп, чокырны аударды, шакмаклы эскәтергә юеш тап җәелде. Шәңгәрәй, күзләренең агы белән генә хатынына карап алып: — Тәбә пешерергә дә өйрәнә алмадың бит, —диде, кашыгын ташлап, урныннан торды һәм чөйдәге кепкасына үрелде. Ишек алдындагы эскәмьягә чыгып, авызына папирос капты. Шырпыларны сындыра-сындыра, көчкә өченчесе белән кабызды да күкрәге тулганчы әче төтен суырды. Басыла башлаган ачуы дулкын-дулкын кире кайта иде әле. Сиңа анда, башкарма өстәле артында утырып, команда биреп ятарга ансат... Син -меңә бер генә көн колхозда эшләп кара... Кикригеңне бик тиз шиңдерерләр... Берсе бер нәрсә дәгъвәли, икенчесе икенче... Барсы да үпкәли... Монда бер Шәнгәрәйгә бишкә ярылырга, берьюлы биш җиргә чабарга туры килә. Шунда да, Шәңгәрәй, сиңа кыен бит диюче юк. һаман син начар... Кемнеңдер йөгереп килүен шәйләп, башын күтәреп караса, халат җиңнәрен дә төшерергә оныткан фельдшер Зәкия капка төбенә җитеп туктады. — Шәңгәрәй абый, машинаңны алып торыйксана, Габделкадыйр бабайны район больницасына илтәбез. — Машина өйдә юк, — диде Шәңгәрәй эскәмьядән күтәрелеп. — Идарә каршында тора, кайткан. «Күперне карарга барасым бар» димәкче иде ул, Зәкиянең очып китәргә җыенган кош кыяфәтендә талпынып торуын күрде дә кулын гына — Ал. тт Озакла ” ый урамнан зәңгәр «Москвич» тузан туздырып узып китте. Ни булган тагы бу картка? Ул да әнә Шәңгәрәйне начарга чыгара торгандыр әле. 1апкан оит килеп керер чак, үземне-үзем күрәсем килмәгән дә, ул инде бераз тынычлана башлаган иде. Кайтып кергәч ул таягын атты да, бәйләнеп китәр нәрсә таба алмыйча, ишек алдында арлы-бирле сугылып йөрде. Карчыгы чөгендер утарга киткән иде. Зарланып тәмам тынычланырга өйдә кеше булмагач, тәмәкесенә тотынды. Нигезгә чүгәләп, берне бик юанны төреп тартты. Күңеле басылмады. Калтыр-калтыр иткән бармаклары белән икенчене чолгады, ансыи да тартып бетерде, өченчегә кереште... Кинәт чырайлары агарды, хәле китте... Көчкә күтәрелеп, бакча ягы 80 вакытта, пенсия дәгъвәләп йөри. Катырак бәрелеп ташладым бугай шул үзенә... Тегесе кайтуын кайткан да электродлар төшерә алдымы икән? Килеп әйтү юк, тизрәк катыны янына чәй эчәргә йөгерә... Шәнгәрәй кереп пинжәген киде дә идарәгә китте.* Габделкадыйр картның авырып калуына эче поша башлаган иде аның. Авыл теленә бер «керсәң, чәйнәп туймыйча ташламыйлар инде. Үлә-питә калса, картайган иде димәсләр, Шәңгәрәй тиргәп чыгарган, карт шул хурлыкны күтәрә алмаган диярләр. Урамда каршы очраган хатыннарның күз карашларында чыннан да нәрсәдер бар шикелле тоелды. Исәнләшүләре үк әллә нинди... сүрән. Менә сиңа, диде ул үз-үзеиә, аяк астыннан чыккан бәла: кем уйлаган бит аны карт шулай, җиңел ташлы тегермән кебек, юктан да дулап китәр дип... Идарәгә килеп кергәч үк, больница белән сөйләшмәкче булып, телефонга ябышты. Әмма «чыбыкны» күрше «Динамо» колхозы алып өлгергән, райбашкармага сводка бирә иде. Көтеп-көтеп карады да, тегеләр сөттән йомыркага, аннары иткә, аннары йонга күчкәч, бетмәде боларныкы дип, трубканы куйды. Завхозның өенә барып кайтмакчы булды. Электродлар аның җанына тынычлык бирми иде. Өйдә эчеп бетерми чыгып киткән чәйне завхозда эчеп ’бетереп, электродлар сөенеченнән Габделкадыйр картны онытып, урамга килеп чыкса, тузан өерелдереп кайтып килүче «Москвич»ны күрде. Зәкия аның соравына каршы: «Хәле шәп түгел», диде. Элек бик ачык сөйләшә торган фельдшер кызның салкын гына җавап кайтаруын, Куян Гыйльмуллалар малаена пенициллин кадыйсым бар дип, ашыгып китеп баруын ул начарга юрады. Бусы да мине гаепли икән, дип уйлады. Телефон инде бушаган иде. Врач туры килмәде, сестралар гына сөйләште. Алар өзеп берни әйтә алмадылар. Шәңгәрәй, иреннәрен кысып, өстәлдәге чут төймәләрен тарткалый-тарткалый, -сигез километрдагы кызның беҗелдәгән тавышын тыңлап торды да машинасы катына урамга чыгып китте. Күпергә барышлый Ыргылма дагы таш чыгаручылар янына сугылды. Утын шикелле итеп, күч-күч өеп куелган ташлардан бер кырыйдарак, ломнар тоткан, биялиләр кигән, тирләгән кешеләр таш куптарып яталар иде. Алар тирәсенә чүгәләп, бер тәмәке тартты да яңадан машинасына утырды. Күпернең байтак кына такталарын алмаштырырга кирәк булып чыкты. Кайтышлый такта яру сараена кереп, балта осталары бригадиры Озын Сабир белән сөйләште. Иген ташый башлаганга кадәр күперне «ямап ташларга» кушты. Кич белән башы мендәргә тигәч, озак кына уйланып ятты. Яңа булмасалар да, бу уйлар Шәңгәрәйгә күптән килгәне юк иде инде. Бүгенге вакыйгалардан соң, аның күңеле «уянып» киткән иде: сайланган чакта авыл кешеләренә биргән вәгъдәләрен, дларның көнкүрешен яхшырту өчен эшләнергә тиеш булып та эшләнми яткан эшләрен исенә төшерде. Җәйли электростанция токны соң бирү сәбәпле, халык Казан радиосын тыңлый алмый, ут кабынганда инде Казан сөйләп тә, сайрап та туйган була. Хатынкыз, татарча җыр, музыка ишетми тилмерәбез дип, бик зарлана. Махсус мотор алырга дигән акча икенче урынга керде дә китте: авыл тагын музыкасыз, җырсыз калды. Каберлекне койма белән урарбыз дип алган баганалар да икенче хәҗәткә тотылды: ата-бабаның кабере һаман терлек аягы астында... Картлар-карчык- лар үпкәлиләр. Ансы-ансы, балаларга шәһәр яслесе кебек үк димәсәң дә шундыйрак урын кирәк: калдырыр җир юкка, әниләре эшкә чыга алмый. Югары очтагы картаеп беткән карчыкларга инештән мичкә берлән чәй суы илттерү йоласын кертермен дигән вәгъдәсе дә бар иде Шәнгәрәйнең. Ансын да үти алганы юк. Район тирәсендә мондый нужалар хакында сөйләгәнне яратып бетермиләр. Аларга планың тулсын да йөкләмәң үтәлсен. Шуңа күрә Шәңгәрәй дә, мондый эшләрне вакка санап, алар турында айда бор дә, кайда бер генә исенә төшерә... Аннары тагын көндәлек мәшәкатькә чумып, яңадан оныта. Ул Габделкадыйр карт янына больницага барып килүне дә бөтенләй онытып җибәрде. Ничә тапкыр районда булып, бер тапкыр кермәде, авылда фельдшер Зәкияне, яисә картның оныгы Нәфисәне очратканда гына: «Ах, тагын баштан чыккан» дип, үз алдына әйтеп куя иде дә, «Икенче барганда тәгаеи кереп чыгам» дип, күңелендәге пошаманны басып куя иде. Шулай ыгы-зыгы эчендә байтак кына вакыт үтеп китте. Уракка төшәр алдыннан Шәнгәрәйне райкомга киңәшмәгә чакырдылар. Бу юлы да онытып кайтып китмим тагы дип, Шәңгәрәй киңәшмә төшке ашка туктаган арада больницага китте. Колхоз җыелышының: «Сөләйманов Габделкадыйрга фәлән кадәр пенсия биреп торырга» дигән карарын күптән кесәсендә йөртә иде инде. Карт белән араны төзәтмәкче булып, карарны кулына тотып, кибеттән бер банка кара карлыган вареньесы да алып, машинасы белән больница каршысына барып туктады. Ят исләр белән тулы больница коридорында шактый көтәргә туры килде. Ак халатлы больница хезмәтчеләре, барсы да диярлек хатын- кызлар, аның яныннан үтеп-үтеп торалар иде. Шәңгәрәй, хезмәтчеләрнең тышкы кыяфәтләренә карап, «бусы нәнкә», «бусы сестра» дип чамалап утырды. Варенье банкасын учлап тоткан кулы тирләп бетте. Рөхсәт сорарга кереп .киткән няня әле һаман кж иде. Менә коридор авызында озын халат кигән нечкә кыз күренде. Шәңгәрәй аны сестрага юрап куйган иде, ул Габделкадыйр абзыйның оныгы Нәфисә булып чыкты — төннәр буе бабасын саклап утырганга, кызның йөзе агарган, йокысызлыктан күзләре кызарган иде. Шәңгәрәйнең карт янына үзенең кереп чыгасы килгән иде, кыз, «ярамыйны» аңлатып, сүзсез генә башын чайкады. Шәңгәрәй «Ник ярамый?» дип сорап тормады, ярамагач берни эшләп булмый, пенсия турындагы кәгазьне, вареньены кызга сузды, бабасына кертеп бирүне үтенде. Нәфисә... кинәт аркасы белән борылды да үксеп елап җибәрде. Габделкадыйр карт моннан бер сәгать чамасы элек дөньяны куйган иде.