Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЛ БАРА

 Чөнья, ахры, һич тә белмәс тынгы... Конго... Тагын корбан көрәш юлында: Үтерелгән — Кара Африканың Кояш нуры — Патрис Лумумба. Гүя, Зур кайгыдан Бер минутка кояш тотылды да Җир траур күлмәк киенде... Колонизатор юкка сөенде. Кояш янә җылы нур чәчте, Сахраларда куллар тоташты. Кемнәр әйтә: Лумумба үтерелгән? Әнә ул конголының күзендә, йодрыгында, Байракларында терелгән. Әнә ул, өзеп коллык богауларын, бара, бара Палачларга, тираннарга таба. Әнә ул, Лумумба, дәвам итә Көн кебек якты карашлы улында. Әнә ул килә: Канлы гайрәтле байрак кулында. Ул китмәде, аның кайнар каны кояшта кипмәде. Сафлар үсә, аның аккан каны йөрәктән йөрәкләргә күчә. Әнә ул килә, кыздыра, эссе нурлар сибә. Яктыра күзләр, һәм йөзләрдә Килмешәкнең төкрекләре кибә.