Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ТУКАЙ

Габдулла Тукай — якын күршебез һәм туганыбыз татар халкының даны һәм мактанычы, аның иң кыю, иң намуслы һәм иң талантлы улларыннан берсе. Тукай халыкның уйларын, өметләрен, кайгыларын һәм шатлыкларын гаҗәп бер көч белән чагылдыра. Россиядә яшәгән төрле милләт халыклары царизм табаны астында ыңгырашкан ерактагы үткән караңгы заманнарда Тукай, көрәш һәм азатлык факелын күтәреп, Ватанның тормышын һәм кешеләрен тулы тавыш белән сурәтләп җырлаган. Тукай безгә дә — Идел буенда яшәүче барлык халыкларга да кадерле һәм якын. Марилар да, чувашлар да, мордвалар да, удмуртлар да бу зур шагыйрьнең .әсәрләрен яратып, чын хөрмәт белән үз итеп укыйлар. Тукайны без, марилар, үзебезнең шагыйребез, дибез. Мари Сергей Чавайн, чуваш Константин Иванов белән бергә Габдулла Тукай безнең культурабызны баета, дуслык элемтәләребезне ныгыта, әдәбият ул чикләрне белми бит. Тукай иҗат иткән искиткеч гүзәл поэтик энҗеләр мари укучылары кулларында да күптән җемелдиләр инде. Тукай әсәрләрен бездә мари теленә Михаил Якимов, Анатолий Бик, бу юлларны язучы һәм башка иптәшләр тәрҗемә иттеләр һәм итәләр. Якын көннәрдә без бу бөек халык җырчысының әсәрләренең мари телендә тагын да тулырак яңгырый торган җыентыгын күрер- гә өметләнәбез. Халыкларыбыз арасындагы дуслык тагын да ныгысын, Тукай шигырьләре барлык телләрдә дә тагын да көчлерәк яңгыра” сын!