Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫЛЫЧЫҢ СЫНМАДЫ

ҮСин җыйнадың көч белән гүзәллекне һәм күрсәттең җырлап яшәү үрнәген, һәр адымың бүләк булды халкыңа, Россиягә багышланды йөрәгең. Халык үчен чагылдырган хисләрең, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, тынармы?! Көрәшләрдә кайралган булат кылыч, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, сынармы?! Гомер буе мактап, зурлап җырладың Халкың көткән нурлы, азат таңнарны. Алгы сафта килә рухлы җырларың, Дуслар тыңлый, хөрмәт итә аларны. Янып типкән йөрәктәге хисләрең, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, тынармы?! Халык моңына кайралган кылычың, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, сынармы?!