Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН КҮҢЕЛЕМНӘН ТИРӘН РӘХМӘТ!

Егерменче гасыр башында, Урта Азия халыкларыны- кына караганда, татар халкының культурасы күп алда иде. Ул заманнарда казакъларга да, үзбәкләргә дә, төркмәннәргә дә татар культурасының, әдәбиятының тәэсире, уңай йогынтысы зур иде. Октябрь таңы атар алдыннан күп элек татар халкы дөньяга шактый санда данлыклы әдипләр биреп өлгергән иде инде. Алар арасыннан иң элек Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимовны күрсәтәсем килә. Мин, әле поэзия өлкәсендә кулыма каләм алмастан элек үк, Тукайның дулкынландыргыч, тирән әсәрләндергеч шигырьләрен күп укыдым. Прозаның чынлыгы нәрсәдә икәнен мин Ибраһимовның романнарын, повестьларын укыганнан соң төшендем. Урта Азия халыкларының, шул җөмләдән төркмән халкының да. әдәбиятының үсүендә татар әдәбиятының хезмәте күп һәм зур. Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим. Габдулла Тукайга булган бурычымны үтәү теләге белән мин аның ике мең юллап шигырен төркмән теленә тәрҗемә иттем: алар якын араларда аерым китап булып чыгалар. Бөек шагыйрьнең данлыклы юбилее көнендә мин татар халкына чын күңелемнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Тугандаш татар совет культурасының, әдәбиятының тагын да һәм һәрьяклап үсүен телим. Тукайның варислары булган хәзерге татар әдипләрен дусларча кочаклыйм