Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫНДА ҺӘМ СССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНДА КПСС

Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы Ленин премияләре бирү эшен тагын да яхшырту турындагы мәсьәләне карадылар. Совет фәнен, техникасын, халык хуҗалыгын һәм культурасын үстерүгә зур өлеш кертүче галимнәрне, инженер-техник работникларны, язучыларны һәм сәнгать эш- леклеләрен кызыксындыру максаты белән, КПСС Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Министрлар Советы һәр елны бирелә торган Ленин премияләре санын фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләр өчен 42 дән 60 ка һәм әдәбият, сәнгать, журналистика һәм публицистика өлкәсендәге әсәрләр өчен 10 нан 16 га арттырырга карар бирделәр. Барлык союздаш республикаларда иҗат ителгән фәнни хезмәтләрне, унлап табуларны. әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен тагын да тулырак аныклау һәм һәрьяклап тикшерү өчен, фән һәм техника өлкәсендә Ленин премияләре буенча СССР Министрлар Советы янындагы комитетка, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре буенча СССР Министрлар Советы янындагы комитетка союздаш республикаларның фән һәм техника өлкәсендәге зур белгечләрен, әдәбият һәм сәнгать эшлеклелә- рен комитетларның секцияләре һәм пленумнары эшендә катнашуга киңрәк тарту бурычы йөкләтелде. Ленин премияләре бирүгә тәкъдим ителгән әдәбият, сәнгать, журналистика һәм публицистика әсәрләрен караганда аларның күп милләтле социалистик культураны үстерүдәге, яңа кеше— коммунистик җәмгыять кешесе тәрбияләүдәге әһәмияте исәпкә алынырга тиеш. Фән һәм техника өлкәсендә Ленин премияләре буенча СССР Министрлар Советы янындагы комитет, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре буенча СССР Министрлар Советы янындагы комитет составына өстәмә рәвештә союздаш республикаларның фән һәм техника, әдәбият, сәнгать һәм журналистика өлкәсендә танылган эшлеклеләре кертелде. ИДЕОЛОГИЯ РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ 29—30 мартта Казанда идеология работникларының республика киңәшмәсе булды. «КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарлары һәм идеология эшенең бурычлары» турындагы докладны КПСС Өлкә Комитеты секретаре иптәш М. 3. Т у- т а е в ясады. Шулай ук «Хезмәткә коммунистик караш тәрбияләү — хезмәт ияләре арасында пропаганда һәм масса-политик эштә иң әһә- миятлесе» дигән темага КПССның Казан Шәһәр Комитеты секретаре иптәш И. И. Ибраһимов, «Предприятиеләр партия оешмаларының колхозлардагы һәм совхозлардагы шефлык эше турында» КПССның Әлмәт Шәһәр Комитеты секретаре иптәш Н. 3. Закирова, «Алдынгы тәҗрибәне пропагандалауны һәм производствога кертүне оештыру турында» КПССның Кукмара райкомы секретаре иптәш А. А. Савин өстәмә докладлар ясадылар. Киңәшмә, эшендә катнашу өчен партиянең район һәм шәһәр комитетларының идеология эше белән шөгыльләнүче секретарьлары, район һәм шәһәр комитетларының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдирләре, район газеталарының, шәһәр һәм күп тиражлы газеталарның редакторлары, республика газеталары һәм журналларының редакторлары, бүлек мөдирләре һәм хәбәрчеләре, радио һәм телевидение эшче ләре, югары уку йортларының партия оешмалары секретарьлары, директорлары, кафедра мөдирләре. Культура һәм Мәгариф министрлыкларының җаваплы эшчеләре, язучылар, художниклар, сәнгать эшчеләре чакырылган иде. Киңәшмәдә КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев, ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев, ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары Д. С. Шакир- җанова, профсоюзларның Татарстан Өлкә Советы председателе А. Б. Бадигов, КПССның Казан Шәһәр Комитеты беренче секретаре II. И. Козлов иптәшләр катнашты. Доклад буенча фикер алышуларга КПССның Октябрь райкомы секретаре К а м а- лиева, Татарстан Журналистлар Союзы председателе, «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы X а м м а т о в, ТАССР авыл хуҗалыгы министры Б и к т и м е р о в, КПССның Биектау райкомы секретаре С е- м е н о в, язучы Гази К а ш ш а ф, КПССның Кайбыч райкомы секретаре Федоров, Минзәлә районының «Знамя Ленина» газетасы редакторы X ә к и м о в а, художник Фәттахов, КПССның Тәкәнеш райкомы секретаре Лифантьев, КПССның Ширәмәт райкомы секретаре Н у г а й б е к о в, ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Батыев иптәшләр катнашты. Райком һәм шәһәр комитетларының идеология работниклары киңәшмәсендә катнашкан секретарьлар, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдирләре, район һәм шәһәр газеталары редакторлары, өлкә газеталарының хәбәрчеләре 30 мартта КПСС Өлкә Комитетында булдылар. Бу очрашуда КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев речь белән чыкты һәм идеология эшләрен КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумы карарлары нигезендә алып бару буенча партия оешмалары, матбугат һәм культура учреждениеләре алдына практик бурычлар куйды. Аннары КПСС Өлкә Комитетының мәктәпләр һәм фән бүлеге мөдиренең урынбасары А. А. Кременская, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н. А. А н д- р и а н о в һәм ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары Д. С. Шакир- җанова иптәшләр чыгыш ясадылар. Очрашуда КПСС Өлкә Комитеты секретарьлары М. 3 Тутаев һәм М. М. Р е- пеев иптәшләр дә катнашты. 156 Идеология работниклары киңәшмәсендә катнашучылар халыкара хәл турында КПСС Үзәк Комитеты лекторы иптәш Ю. М. Б у з у л у к о в лекциясен тыңладылар. ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 7 мартта Тукай исемендәге клубта язучыларның, Журналистларның һәм Татарстан китап нәшрияты эшчеләренең Халыкара хатынкызлар көненә багышланган тантаналы кичәсе булды. Халыкара хатын-кызлар көне — 8 март турында докладны «Яшь ленинчы» газетасы редакторы В. Вәлиева ясады. Кичә Консерватория студентлары концерты белән тәмамланды. ТАТАР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ МӘСКӘҮДӘ Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2 марттан башлап 10 мартка кадәр Мәскәүдә гастрольдә булды. Кремль театрында башланган концертлар башкаланың төрле культура сарайларында дәвам итте. Мәскәү тамашачылары ансамбль коллективының чыгышларын яратып карадылар. Ансамбль СССР буйлап гастрольгә чыкты. Ул Донбасс, Кавказ, Астрахань, Оренбург, Ульяновск һ. б. урыннарда булып, Казанга 15 майда кайтачак. «ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ ЛИТВА СӘХНӘСЕНДӘ Күптән түгел Литва дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күренекле татар совет композиторы Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты премьерасы булды. Әсәрне сәхнәгә Луначарский исемендәге Мәскәү театр институты дипломанты, яшь балет- мейстр И. Гудавичюса куйды. Баш рольләрне Литва ССРның атказанган артистларыннан П. Свентицкайте, Г. Кунавичюса һәм Г. Баниса башкарды. ОЧЕРК ЯЗУЧЫЛАР «ДРУЖБ/\ НАРОДОВ» ЖУРНАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕНДӘ Мәскәү һәм тугандаш республикаларның очерк язучылары вәкилләре «Дружба народов» журналы редакциясендә кинәш- 157 мәдә булдылар. Алар КПССның чираттагы XXII съездын хезмәттә лаеклы каршылау өчен көрәшүче кешеләрнең героик эшләрен матбугатта киң яктырту турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Бу иҗади сөйләшүләрдә Татарстаннан Г. Ахунов һәм Ф. Мостафин катнашты. КУЛЬТУРА УНИВЕРСИТЕТЫНДА Казан шәһәренең «Спартак» комбинаты эшчеләре Горький исемендәге клуб каршында оештырылган культура университеты дәресләренә зур кызыксыну белән йөриләр. Монда алар язучылар, композиторлар, артистлар белән очрашалар. Университет узган елның октябрь аенда ачылган иде. Шуннан бирле анда егермедән артык лекция үткәрелде инде. Татар совет әдәбиятына багышланган кичәләрдә шагыйрь 3. Нури һәм филология фәннәре кандидаты Н. Гыйззәтуллин лекцияләре булды. Язучылардан М. Әмир, С. Хәким, Ә. Ерикәй, Г. Минский, Ә. Еники, М. Садри, Н. Арсланов, Ш. Галиев үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Тыңлаучылар 8 мартта татар театры тарихы белән таныштылар. Бу темага лекцияне күренекле татар артисты Габдулла Кариевның шәкерте Касим Шамил сөйләде. СӘХНӘ ВЕТЕРАННАРЫ КЛУБЫНДА 14 мартта РСФСР Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге татар сәхнәсенең танылган артистларыннан Хәсән Катеевның тууына алтмыш, Мөхәммәт Ва- лишинныц тууына җитмеш, Габдрахман Камал II нченең тууына алтмыш биш һәм Әсгать Мәҗитовнын тууына алтмыш ел тулуга багышланган кичә үткәрде. Актерлар йорты каршындагы сәхнә ветераннары клубында уздырылган бу кичәгә килүчеләр докладны һәм шул актерларның чордашлары сөйләгән истәлекләрне яратып тыңладылар. «ТАТАР ТЕАТРЫ ТАРИХЫ ОЧЕРКЛАРЬЬН ТИКШЕРҮ 7—з мартта Татарстан китап нәшриятының редакцион советында X. Гобәйдул- лин, Р. Усманова һәм X. Кумысников яза торган «Татар театры тарихы очерклары» дигән хезмәт тикшерелде. Фикер алышуларда сәнгать фәннәре докторы профессор Г. Гоян, СССР халык артисты X. Әбҗә- лилов, РСФСРның халык артисты Г. Ша- муков, Г. Кашшаф, Р. Ишморат, Г. Минский һ. б. лар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр, бу хезмәттә шактый бай материал тупланганлыгын, аерым артистлар турында уңышлы гына язылган монографияләр булуын күрсәтү белән бергә, аның әле кимчелекләре зур булуын әйттеләр. Китапта татар театрының үсешен тулы яктырткан проблематик очерклар җитәрлек түгел. Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән кайбер драматурглар һәм артистлар бөтенләй диярлек телгә алынмаган. Хезмәтнең сыйфатын яхшырту буенча күп кенә тәкъдимнәр әйтелде. ХАЛЫК ДЕМОКРАТИЯСЕ ИЛЛӘРЕ ӘДӘБИЯТЫ Казандагы 13 номерлы китап кибетендә халык демократиясе илләре әдәбияты белән сәүдә итү бүлеге эшли. Анда немец, чех, поляк, румын, кытай, венгр һәм болгар телләрендә басылган әсәрләр сатыла. Бу бүлек шулай ук институтларга, республикабыз районнары мәктәпләренә китаплар җибәрүне оештыра. ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ Әле моңа кадәр тәнкыйть жанрында үз сүзен әйтергә омтылучы яшьләрнең иҗатын тикшерүгә багышланган семинарлар булганы юк иде. Шушы кимчелекне бетерү юлында беренче адым буларак, Татарстан Язучылары Союзы идарәсе 1 мартта яшь тәнкыйтьчеләр семинарын уздырды. Анда Ф. Миннуллин һәм А. Әхмәдуллин- ның тәнкыйть мәкаләләре тикшерелде. Семинар көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча фикер алышуларда Г. Кашшаф, X. Хәйри, И. Гази, Ф. Хөсни, И. Нуруллин һәм Р. Мостафин катнашты. Алар Ф. Миннуллин һәм А. Әхмәдуллинның матбугат битләрендә басылып чыккан тәнкыйть мәкаләләренә анализ ясап, ул мәкаләләрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына шактый киң тукталдылар. Киләчәктә аларга кыюрак һәм активрак эшләргә, әдәбиятыбызның әһәмиятле проблемаларын яктырту турында уйланырга кирәклеген әйттеләр. ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ Татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүчеләр секциясенең чираттагы утырышы 17 мартта үткәрелде. Утырыш көн тәртибендә тәрҗемәчеләрнең иҗади эшләре, Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз 158 элемтәдә тору, аның планы нигезендә иҗат итү кебек мәсьәләләр каралды. Секциянең киләчәктә уздырылачак утырышларында тикшерелергә тиешле мәсьәләләр буенча конкрет эш планы төзелде. ИҖАТ ТҮГӘРӘГЕНДӘ Актаныш районында чыга торган «Колхоз ударнигы» газетасы редакциясе каршында әдәбият-иҗат түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк членнары иҗаты белән оештырылган әдәби сәхифәләрдә яшь авторлардан Ә. Моталлапов, Г. Сабиров, Л. Әхметова, X. Миңлегалиев һ. б. ларның очерклары, хикәяләре, шигырьләре басыла. -4 февральдә, түгәрәкнең нәүбәттәге утырышында Г. Сабировның Аеш сигезьеллык мәктәбе пионерлары тормышыннан алып язылган очеркы тикшерелде. Утырышта яшь тәнкыйтьче Н. Гыйззәтуллин катнашты һәм, конкрет мисалларга нигезләп, очерк жанрының кайбер үзенчәлекләре турында сөйләде. КОМПОЗИТОР А. КЛЮЧАРЕВНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ 17 мартта язучыларның Г. Тукай исемендәге клубына музыка сөючеләр җыелды. Алар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Александр Ключа- ревның иҗат кичәсенә килгәннәр иде. Кереш сүзне музыка белгече М. Җиһаншина ясады. Соңыннан композиторның һәм артистларның чыгышы булды. БӘТЕНРОССИЯ ТЕАТР ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ ТАТАРСТАН БҮЛЕГЕНДӘ Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршында драматургларның даими семинары эшләп килә. 18—19 мартта семинарның чираттагы дәресләре уздырылды. Анда Мәскәү тәнкыйтьчесе һәм театр белгече Н. И. Громов «Хәзерге заман пьесаларында конфликт мәсьәләләре» дигән темага лекция укыды. Бу лекция драматургия белән кызыксынган иптәшләрдә куп кенә бәхәсләр кузгатты. ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР 14 мартта Матбугат йортында журналистлар 13 нче тасма туку фабрикасының коммунистик хезмәт бригадасы членнары белән очраштылар. Фабрика директоры иптәш Филиппов бу предприятиенең эше.„ кешеләре турында сөйләде. Кунаклар журналистларның күп кенә сорауларына җаваплар бирделәр. * * 24 февральдә Г. Тукай исемендәге клубта үткәрелгән әдәби җомгада Бауман районы предприятиеләре эшчеләренең А. Шамов. X. Туфан, /М. Әмир, И. Гази, Г. Хуҗиев. һ. б. лар белән очрашуы үткәрелде. Очрашуда катнашучылар язучыларның чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар. Соңыннан Ф. Биккинин һәм Консерватория; студентлары концерты булды. 27 февральдә Казанның В. И. Ленин исемендәге Культура сараенда Ленин районы хезмәт ияләренең татар язучылары белән. очрашу кичәсе уздырылды. Анда М. Әмир, И. Гази, С. Хәким, Ф. Хөсни, Г. Хуҗиев, Н. Дәүли, Г. Латыйп һ. б. лар килгән иде. С. Хәкимнең кыскача кереш сүзеннән соң, язучылар яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары турында сөйләделәр. Кичәнең, икенче билегендә Культура сараеның үзешчән сәнгать коллективы членнары көче белән зур концерт куелды. Г. Хуҗиев һәм яшь шагыйрь А. Сәләхетдинов Бондюг районында булып кайттылар. Биредәге әдәбият түгәрәгенең алар катнашы белән уздырылган утырышында Д. Снраев, Е. Уткин, К. Гыйльмуллин,. М. Гимазетдинов, И. Кирамов, М. Рәх- мәтуллин һәм Э. Әхметова иптәшләрнең кулъязмалары тикшерелде. Түгәрәк членнарының уңышлы дип табылган әсәрләреннән оештырылган әдәби сәхифә район газетасында басылып чыкты. Г. Хуҗиев, А. Сәләхетдинов шулай ук Сталин һәм Тукай исемендәге колхозларның, эше, алдынгы кешеләре белән таныштылар, Бәзәкә урта мәктәбе укучылары һәм район агитаторлары белән очрашуда үзләренең әсәрләрен укыдылар. 10 мартта Казан шәһәренең 113 нчс- номерлы урта мәктәп укучылары «Ана бөек исем» дигән темага әдәби кичә узды!> дылар. Кичәгә И. Юзеев һәм М. Хөсәен үзләренең шигырьләрен уку белән катнаштылар. Казанный 74 иче номерлы мәктәбендә Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте буенча укучылар конференциясе булды. Конференциягә китапның авторы да чакырылган иде. Н. Дәүли совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде һәм укучыларны соңгы вакытта язган шигъри әсәрләре белән таныштырды. Март аенда Н. Дәүли шулай ук Киров районының 1 нче номерлы мәктәбе укучылары һәм җитен комбинаты эшчеләре белән очрашты. Мамадыш районының Югары Ушла җидееллык мәктәбендә патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. А. Эмирова, И. Хәби- буллина, Ф. Рәхимов, А. Газизов һ. б. укучылар шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен яттан укыдылар. Авыл китапханәсе М. Җәлил әсәрләренең күргәзмәсен оештырды. 18 мартта Казан финанс-экономия институтының беренче курс студентлары язны каршылау бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмгә алар язучыларны да чакырганнар иде. «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы А. Гумеров студентларга татар язучыларының иҗатлары һәм журналның алдагы саннарында басылачак әсәрләр турында сөйләде. Г. Хуҗиев һәм Р. Гәрәй студентларга яшьлек, яз, мәхәббәт темасына язылган яңа шигырьләрен укыдылар.