Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. Т у к а й с ү з л ә р е

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. «Туган тел». 1910. * ❖❖ • Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. «Туган авыл». 1909. .-.Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. «Халык әдәбияты». 1910, Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. 1910. Әйдә халык — ка хезмәткә, Хезмәт эчен — дә йөзмәккә. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?». 1906. Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. «Халык әдәбияты». 1910.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. «Халык өмитләре». 19L3 * * Яшә, тугры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт! «Иһтида». 19ц, * * Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми, Гаталәт хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми. «Гомер юлына керүчеләргә». 1910. ❖❖ Ашкынамын мин әбәт бетмәс урынга, мәңгегә, Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге рухлы ямьлегә! Алда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; Бу кояш сүнсен, җиремә мин кояш булмак телим. «Ваксынмыйм». 1912. ❖ '* ❖ Мин бит... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә... Хаттан өзек. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш «Кыйтга». 1913. Күклемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый. «Шагыйрь». 1908. ❖ * ❖ Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәс нән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. ч «Уянгач беренче эшем». 1913.