Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ХАЛЫК ИҖАТЫ ТУРЫНДАГЫ ФИКЕРЛӘРЕ

Тукайның эстетик идеяләрендә халык иҗаты турындагы фикерләре зур урын ала. Билгеле булганча, 1910 елда Тукай Казанда халык әдәбияты турында махсус лекция белән чыга. Бу лекциядә халык иҗаты эстетикасының күп кенә мәсьәләләре кузгатылса да, шагыйрь халык иҗаты турында әйтергә теләгән барлык фикерләрен дә әйтеп җиткерә алмый; моңа мәсьәләнең үзенең бик яңа булуы да мөмкинлек бирмәгән булса кирәк. Ләкин без шагыйрьнең фольклор мәсьәләләрен фәнни эшләүгә бик таләпчән булуын күрәбез. Тукай халык әдәбияты турында лекция укыганда, әлбәттә, бар нәрсәне дә әйтеп җиткерә алмый, «Җырларыбыз вә көйләребезнең тарихын вә мәнбәгъләрен тикшерергә бер заман махсус хезмәт куярмын да, шаять халыкка шул турыда әсаслырак мәгълүмат бирермен дигән өметем бар әле», ди. Халык әдәбияты турында сөйләргә җыенганда, Тукай кичергән хисләрне элекке заманнарда илебезнең алдынгы иҗтимагый фикер ияләренең күпләре кичергәннәр. Алар фәнгә университет кафедралары аркылы килмәгәннәр, академик курслар укымаганнар, әдәбият тарихы турында бик мәгънәле итеп куелган исемле зур китаплар чыгармаганнар, ләкин халык иҗатын гаҗәп бер мәхәббәт һәм эрудиция белән өйрәнгәннәр. Мәсәлән, В. Г. Белинскийның рУс халык иҗатын һәм гомумән әдәбият тарихын өйрәнү буенча язган хезмәтләрендә без нәкъ шуны күрәбез. Билгеле булганча, бөек рус тәнкыйтьчесе, халык иҗатын тикшерүгә шактый күп урын биреп, рус әдәбияты тарихын язу турында гомере буе хыялланган. Гыйльми эруди Т циясе, фәнни методының мөкәммәллеге ягыннан Белинский шул замандагы танылган галимнәрдән күп югары торса да, ашыгыч журнал эшләре белән мәшгуль булуы, тормыш-көнкүреш шартлары бик кыен булуы сәбәпле, ул рус әдәбияты тарихы буенча бөтен бер хезмәт яза алмаган. Белинский болай ди: «Лирик поэзия турында бик күп нәрсә сөйләргә, бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин шул тикле киң предметны ныклап һәм җентекләп тикшерү өчен тиз-тиз генә һәм ашыгыч кы.на язылган журнал мәкаләсе түгел, бәлки ныклап өйрәнелгән һәм уйланган хезмәт — махсус трактат кирәк...» 4. Татар фольклористикасында Тукайның роле, рус халык иҗатын өйрәнүдә Белиискийның роле кебек үк, зур. Тукай башлыча публицист шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, ләкин аның халык иҗаты турында әйткән фикерләре фәнни яктан да бик әһәмиятле. Ул халык иҗатын өйрәнүнең, белем бирү һәм эстетика максатлары белән поэзиядә халык иҗатыннан файдалануның төп проблемаларын бик анык билгеләп үтә. Халык авыз поэзиясендә Тукай халык идеаллары чагылганын күрә, замандашларын фольклорны сакларга, кадерләргә, әдәби иҗатта аның традицияләрен үстерергә, милли форманы, халык телен камилләштерергә чакыра. Тукайның халык әдәбияты турындагы лекциясендә фольклор теориясенең кайбер гомуми һәм хосусый мәсьәләләре дә куела. Шагыйрь халык поэзиясенең ул заман өчен дә бик кызыклы билгеләмәсен бирә. «Халык әдәбияты, халык шигырьләре дип, инша итүче шагыйре беленмәгән, яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя вә масалларга әйтеләдер. Бу нәүгы әдәбият, әле дөньяда язу сәнгате булмаган чакта ук авыздан авызга сөйләнеп, бабадан атага ишетелеп, буыннан буынга килгән әдәбияттыр» 2 , ди ул. Тукай чын халык поэзиясен аны эшкәртүләрдән яки иҗади файдаланган язмалардан аера белергә кирәклекне әйтә. Әгәр дә, мәсәлән, халык иҗат иткән әкиятне шагыйрь эшкәртеп язса, 4 В. Г. Белинский, Тулы әсәрләр җыел- 2 Г. Тукай, Академик басма, 2 том, Та- масы, 5 том, СССР Фәннәр Академиясе тарстан дәүләт издательствосы, 1948 ’ 913 басмасы, 450 бит. бит. ул әкият инде халык әдәбияты булудан чыга дип, Тукай Пушкинның «Алтын әтәч» һәм «Балыкчы турында әкият»не иҗат итүенә туктала. Поэтик яктан һәм эчтәлекләре ягыннан бик гүзәл әсәрләр булсалар да, аларның инде халык иҗаты әсәрләре түгеллекләрен әйтә. Тукай фикеренчә, фольклор белән әдәбият арасында шул ук вакытта тыгыз бәйләнеш тә яши. Алай гына да түгел, шагыйрь, фольклор әдәби иҗат өчен нигез булып хезмәт итә. ди. «Табигый» поэзияне «ясалма» поэзия үсеп чыга торган нигез санаган Белинский шундый ук фикерне үз заманында ук әйткән иде инде, һәм ул фикерне СССР халыклары әдәбиятларының күп кенә күренекле вәкилләре дә яклап, үстерә киләләр. Татар шагыйренең халык җырларына якын формада язылган әсәрләрнең «халык күңеленә бигрәк тә тәэсир итүе вә урнашуы» турындагы фикере бик кыйммәтле. Тукай, шундый әсәрләрне мисалга алып, Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыры» дигән шигырьләрен күрсәтә. Монда шуны да әйтергә кирәк, Тукай үзенең «Мужик йокысы» дигән шигырен Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?» шигыренә ияреп язган. Күренә ки, халык иҗатының һәм әдәбиятның бер-берсенә мөнәсәбәте Тукай өчен, теоретик мәсьәлә булу белән бергә, иҗат тәҗрибәсе мәсьәләсе дә булган. Халык иҗатына зур хөрмәт белән караган Тукай аны сакларга чакыра. «Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә, — ди ул, — аларга әһәмият бирергә 58 кирәк. Аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк. Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр»1 ... Татар классигының бу искиткеч дөрес һәм гаҗәп оста әйтелгән сүзләре, безнеңчә, халык иҗаты турындагы дәреслекләргә керергә хаклы. Ул сүзләр бер татар фольклорының гына түгел, бәлки гомумән халык иҗатының тарихын, мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлау өчен кыйммәтле, ул сүзләр халык иҗатының социаль роле турында безнең бүгенге билгеләмәбезгә дә бик якын торалар. Тукайның халык әдәбияты турындагы лекциясенең кайбер урыннары һәртөрле рухи иҗат чыганагы булган иҗатчы, фикер иясе халыкка дан җырлау булып яңгырый, «...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», — ди ул һәм, шул иске заманнарда халык массаларының изелүенә тукталып, шунда ук: «Ул әле, әллә нинди кара көчләр брсканга күрә генә бу күренештә йөри, ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер»5 6 , — дип куя. Тукай хезмәт ияләрен нинди кара көчләр изгәнен ачык белә, һәм халыкның үзенә дөрес юл табачагына нык ышана. Монда шуны да истә тотарга кирәк, халык иҗаты турында шундый оптимистик карашта булып, халыкның ролен һәм әһәмиятен дөрес аңлавы белән Тукай рус революцион демократларыннан Белинский, Герцен, Чернышевский, Добролюбов концепцияләренә кушыла. Рус халык иҗатын тикшергәндә, Белинский, мәсәлән, фольклор әсәрләрендә — былиналар, әкиятләр һ. б. ларда халыкның азат тормышка органик омтылуын күрергә тырыша. Тукай да халык иҗатында үзенең алдынгы революцион идеалларын раслауны эзли, шуңа күрә дә ул вакытлы гына кара көчләр басымы астында булган иҗатчы халык турында шул тикле илһамланып сөйли. Тукай халык әкиятләрендәге тылсымлы мифлар яңа тормышның зифа буйлы гүзәл образларына әвереләчәк көннең киләсенә ышана. Шул хыял чынбарлыкка әйләнер, һәм халык җырлары өчен шундый хас булган кайгылы моңны шатлык һәм дәрт хисләре алыштырыр, ди ул. Тукайның халык иҗаты турындагы фикерләре, аның үз заманы өчен-һәм татар фольклорын аңлау өчен кызыклы һәм кыйммәтле булу белән бергә, гомумән фәнни фольклористиканы үстерүдә дә зур байлык дип каралырга тиеш.