Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЫ

Рәхмәт!

1 Мин монда. Хәзергә кайтуымнан бик мәмнүнмен12 13. Киләчәктә дә хәзән14 булмас кеби. Казанның арты бигрәк кара. Берничә авылга кереп күрдем. Минем хәзерге торган мулла братымда 15 ир вә кыз балаларга иҗек укытырга мәҗбүр. Бу якта һәркайда мәхәллә халкы мулланы авызлыклаган. «Ялт-йолт» чыккач миңа җибәрерсез әле. Русча көлке журналлары җибәрегез. Иншалла, рәсем маузуглары 16 вә мәкаләләре җибәрсәм кирәк. Түбәндә адресым булыр. Фатихтан 17 бер дә ялыкмыйча «Ялт-йолт»ка язгалаштыруын просить ит18. Колагын тондырганнан соң гаҗиз калып 19 берике нәрсә язса да файда. Габди20 тавышы ахыры ни булып калды? Ул бер көн бик шәбәеп «Ялт- йолт»ның соңгы номерын эзләп йөридер иде. Ник эзләгән? Нәтиҗәсе юкмы әле? Берәр җирдә журналга бәйләнеп язарга җөрми микән?.. Журналдагы сез ычкындырган... сүзенә бәйләнүе ихтимал. Хат вә матбугат көтеп: Габдулла Тукаев. 1 нче гыйнвар. 1912 сәнә21 22 . Адресым: Дер. Малый Верезей. Казанской губ. и уезда. Ново-Кишитской волости. Указному мулле К. Кабиру Амирову. Астына татарча язып, миңа тапшырылуын үтенәсез. Бу адресны, кем сораса да, бирмәгез. Гыйльметдингә 11 дә шулай яздым. Әхмәт! Син калушны кәрзинкәгә салган кебек идең. Ул, ничектер, монда килмәгән. «Шәрык» 23 та калмаганмы? Аннан соң минем паспорт «Шәрык»ка килергә тиеш. Килгән булса, зинһар тизлек белән миңа җпбәр. Әллә, мин булмагач, кире авылга кайтарганнармы? Белеш әле.