Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАНАТЛЫ ХАЛЫК

Очучы-космонавтп майор Юрий Г аг а р инга Дыьъкга Ленин туган ай — Апрель ае таңында, Боз акканын караганда Идел — диңгез ярында, Күреп мин зәңгәр офыкта Таңның ал болытларын, Уйладым җирне уяткан «Аврора» залпларын. Ленин. Октябрь. «Аврора». Бу сүзләр изге безгә. Алар мәңгелек азатлык Бирделәр илебезгә. Азатлык канат үстерде, Гел алга җилкендерде; Бәхетебезне хәтта Айга, йолдызларга менгерде. Азатлык биргән канатта Галәмгә очты кеше; Канатлы халык егете, Даһи Ленин бөркете. Әйе, ныгый, үсә безнең Кыю һәм көчле канат. Очабыз һаман яктыга,— Кояшка туры карап. 12 апрель, 1961 ел