Логотип Казан Утлары
Публицистика

 КАЗАН АРТЫ ҮСӘ, ҮЗГӘРӘ

Казан арты. һәркемгә билгеле, кадерле һәм якын бер төбәк ул. Казан артында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган. Ул да монда иген иккән, сукалаган, тырмалаган... Чыннан да Казан артында гомер-гомергә иген иккәннәр. Бу якның экономикасында авыл хуҗалыгы өстенлек иткән. Крестьян, арык аты белән көчкәкөчкә җирне тырнап, арыш, бодай чәчкән. Көне-төне, иртә таңнан кара төнгәчә, бил бөккән, ләкин үз хуҗалыгын ел әйләнәсендә туйдырырлык та икмәк җыеп ала алмаган. Авыр налоглар гомере буе түләнеп бетмичә аның болай да бөкрәйгән аркасын тагын да аскарак игәннәр. Үз җирендә чиләнеп җәфа чиккән, тәмам бөлгән татар крестьяны ап- тырагач-йөдәгәч көзен-кышын Оренбург, казакъ һәм кыргыз далаларына барып эш эзләгән. Кайсы бай туры килсә, шуңа ялланган; кем ачык чырай бирсә, шуңа сыенган. Ләкин ачлы-туклы тормышын һаман рәтли алмаган. Патша Россиясенең караңгы, бик караңгы бер почмагы булган ул Казан арты. Халык туган телендә белем ала алмаган, надан, кара булган. Туберкулез, чәчәк, бизгәк, тиф авырулары ел саен әллә никадәр хезмәтчелләрнең гомер юлларын кисеп, кара кабергә алып киткән. Ярдәм кулын сузарга бер генә врач та булмаган Казан артында. Әйе, Казан артында туып үскән туры Тукай болай дип җырламыйча түзә алмаган: Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, Аһваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың; Көчләү сине сарих золым иман белән, Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың. Якташларының ачы, үзәкне өзгеч язмышы, каргалган, бәхетсез тормышы чагылган бу юлларда. Шушы коточкыч хәерчелектән акрынлап үлеп бетәргә хөкем ителгән татар халкын якты юлга — коммунистик җәмгыять юлына — бөек Ленин төзегән Коммунистлар партиясе чыгарды. 43 ел тарих өчен бик кыска чор. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә элекке Казан арты — хәзерге Тукай районында булган үзгәрешләргә күз салсаң, чыннан да гаҗәпкә калырсың. Гаҗәпләнмичә мөмкин дә түгел. Шул җирләрме бу, кашык сабы буе гына сирәк-сирәк тарылар, камылы тездән дә узмаган ач башаклы арыш-бодайлар үсә торган җирләрме? Чепи күзле, тәбәнәк һәм кыйшык өйләрдән башканы күрмәгән шул авыллармы? Вакытсыз картайган, нужа эчеп күз нурын югалткан шул татар абыйларының, апаларының уллары һәм кызларымы бу? Уйласаң уйга калырлык шул. Әйе, хәзер дә Тукай районында иген игәләр, җир сөрәләр, терлек асрыйлар. Хәзер дә район экономикасында хәлиткеч рольне авыл хуҗалыгы уйный. Ләкин никадәр аерма! Югары культурады, хәзерге заман техникасы белән механика- лаштырылган социалистик хуҗалык 21 инде бу. Агач сука белән кабык тубалдан башканы күрмәгән кырларда 300 трактор эшли. Урып-җыю эшләрен меңләгән катлаулы машиналар башкара. Колхозларга һәм совхозга ике PTC һәм бер механика мастерское югары квалификацияле ярдәм күрсәтә. Чыра, аннан соң сукыр лампа янган өйләрдә инде Ильич лампалары балкый. Узган ике ел эчендә районның 10 колхозы, дәүләт энергия системасына тоташтыру хисабына, электрлаштырылды. Казан артында электр! Район урталыгында — Күшәр авылында куәтле электр подстанциясе төзелеп беткән! 1961—62 елларда электр кермәгән бер генә авыл да, электрлаштырылмаган бер генә производство да калмаячак. Бу бит үз чиратында халыкның көнкүреш шартларын бермә-бер яхшыртачак, аның культурасын тагы да үстерүгә юл ачачак, хезмәтне җиңеләйтәчәк, аны җимешлерәк, файдалырак итәчәк. Хәзер безнең районда хезмәткә яраклы һәр кешегә 3,5 ат көче машина энергиясе туры килә. Якындагы 2—3 ел эчендә бу санның икеләтә артачагын да әйтеп китәргә кирәк. Якын елларда колхозчыларның һәм совхоз эшчеләренең кул хезмәтен машиналар алачагын күрсәтеп тора бит бу. Механикалаштыруның бүгенге дәрәҗәсе дә кыр эшләренең 89% ын, терлекчелектә авыр кул хезмәте таләп итә торган эш процессларының 50% тан артыграгын машиналаштырырга мөмкинлек бирде. Колхозлар Һәм совхоз үз средстволары хисабына дәүләт ярдәме белән күп санлы стандарт җәмәгать һәм производство биналары салдылар. Күп кенә авылларда терлекчелек һәм производство биналары шәһәрчекләре барлыкка килде. Соңгы 2 елда гына да 118 стандарт типтагы терлек һ. б. производство биналары, 57 мәктәп, интернат, клуб, китапханә, балалар бакчалары һ. б. шундый киң җәмәгатьчелек файдалану урыннары, 805 яңа индивидуаль йорт салынды. Хәзер колхозларның бүленми торган төп производство фондлары алты миллион сум тәшкил итә. Элек ачлы-туклы гомер кичергән вак крестьян хуҗалыклары бердәм күмәк хуҗалыкларга берләшеп колхозлар оешкач, артта калган бу якның экономик йөзе дә үзгәрде. Колхозлар күп тармаклы товарлыклы эре хуҗалыклар булып әверелделәр. Бигрәк тә КПСС Үзәк Комитетының 1953 ел сентябрь Пленумыннан соңгы чорда, партия ҮК һәм Совет хөкүмәтенең зур ярдәме аркасында, районның авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр булды. Мәсәлән, бу еллар эчендә ит, сөт җитештерү һәм сату 4 тапкырдан күбрәккә, йомырка җитештерү һәм сату 3 тапкыр, йон җитештерү һәм сату 1,5 тапкыр артты. КПССның XXI съезды коммунистик җәмгыятьнең экономик базасын төзү өчен авыл хуҗалыгы алдына да гаять зур бурычлар куйды. Бу бурычларны хәл итүдә безнең район хезмәт ияләре дә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән катнашалар. Иптәш Н. С. Хрущев әйткәнчә, җидееллык планны срогыннан алда үтәү өчен ярышка кушылып, эштә мактауга лаеклы маякларыбыз үсеп чыкты. «Северный» совхозының Шушма бригадасында эшләүче Тайба Баһавиева җитәкчелегендәге сыер савучылар коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу дәрәҗәсенә ирештеләр. Ә Тайба үзе узган ел ААәскәүдә булган коммунистик хезмәт ударникларының Бөтенсоюз съездында катнашты. Ул үзенә беркетелгән 14 сыерның һәрберсеннән 3900 кг. сөт савып алды. Шул ук совхозда бозау караучы Рәсүлә Якупова эшендә югары күрсәткечләре, тормышындагы тыйнаклыгы, җәмәгатьчелек алдында активлыгы белән— Татарстан АССР Верховный Советы депутаты булу ышанычын казанды. Сыер савучылардан «Искра» колхозыннан Раушания Хафизова, Камил Якуб исемендәге колхоздан Сафина, Галимуллина, Ленин исемендәге колхоздан сарык караучы өч туган Гайнетдиновалар, дуңгыз симертү һәм үрчем алуда эшләүче Закирова, Шәрифуллина, Кадыйро- ва һәм башка күп кенә иптәшләр 22 үзләренең үрнәк эш нәтиҗәләре белән башкаларны җәлеп итәрлек чын маяклар булып торалар. КПСС ҮК ның январь Пленумы авыл хуҗалыгына җитәкчелек итүдә булган кимчелекләрне бик нык тынкыйтьләп, җидееллык задаииеләрен срогыннан алда үтәү юлларын конкрет билгеләп, зур бурычлар куйды. Пленум карарларын тормышка ашыру өчен безнең район хезмәт ияләре дә актив көрәшкә кушылдылар. Беренче чиратта, бөртекле ашлыкларның тулай җыемын 4 миллион потка җиткерү бурычы куелды. Бу бурыч, чәчү мәйданнарын, бигрәк тә борчак, карабодай кебек кыйммәтле культуралар чәчүне киңәйтү һәм, башлыча, уңыш алуны һәр гектарга 2,5—3 центнерга арттыру хисабына хәл ителәчәк. Хәзер инде барлык хуҗалыкларда да бу җаваплы бурычны хәл итү өчен киеренке эш җәелдерелде. Терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру һәм аның товарлылыгын күтәрү буенча җидееллыкның ахырына — 1965 елга куелган бурычларны срогыннан алда 1963 елга хәл итү өчен дә комплекс чаралар уздырыла. Беренче чиратта терлекләрнең баш санын үстерү һәм бигрәк тә сыерлар санын арттыру күздә тотыла. Ә ит җитештерү бурычын хәл итүдә төп чыганакларның берсе — дуңгызчылык булачак. Продукция бирүне арттыру өчен хуҗалыкка нәселле терлекләр кертелә, производствода алдынгылар һәм фән казанышларын куллану киң күләмдә алып барыла. Бу һәм башка күп кенә чаралар, эчке резервлардан тулы файдаланганда, январь Пленумы куйган бурычларны уңышлы хәл итәргә тулы мөмкинлек бирәчәк. Районның культура тормышы да танымаслык булып үзгәрде. Халык арасында укый-яза белмәүчелек күптән инде бетерелде. Мәктәп яшендәге барлык балалар укуга тартылды. «СССРда мәктәпнең тормыш белән бәйләнешен ныгыту һәм халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турында»гы закон буенча сигезьеллык гомуми мәҗбүри укуга күчү тормышка ашырыла бара. Хәзер район авылларында производствога өйрәтүче 2 урта гомуми белем хезмәт политехника мәктәбе, 3 урта мәктәп, 4 сигезьеллык, 21 җидееллык, 65 башлангыч, 2 махсус мәктәп, 1 балалар йорты һәм 1 интернат-мәктәп эшли. Шуның өстенә производствода эшли торган егетләр һәм кызлар өчен 8 урында кичке мәктәпләр ачылды. Аларның барысында 500 гә якын укытучы эшли. Укытучылар арасында 236 югары һәм тәмамланмаган югары, 240 махсус урта белемле иптәшләр эшлиләр. 1950—1960 уку елларында гына да район мәктәпләрендә VII классларны барысы 9213 укучы тәмамлады. Шунысы аеруча күңелле, — район мәктәпләрен тәмамлаган кешеләрнең барысы да диярлек үзләренең сәләтләренә карап халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшлиләр. Мисал өчен түбәндәге саннарны китерергә мөмкин. 1939— 1960 еллар арасында районда урта мәктәпне барысы 2159 укучы тәмамлаган. Шулардай 43 инженер, 57 врач, 224 укытучы, 6 фәнни эшче, 23 агроном, 72 партия-совет эшчесе һ. б. белгечләр җитешкән. Районда хезмәт ияләренә политик, фәнни һәм техник белемнәр бирә торган культура-агарту учреждениеләренең киң челтәре эшли. Бездә 62 авыл һәм колхоз клубы, 206797 гомуми китап фонды булган китапханә һәм уку йорты, 31 киноустановка бар. Чагыштыру өчен шуны гына әйтү дә җитә, 1913 елда бөтен Казан губернасында нибарысы 10600 китаплы бер массовый китапханә, 11 клуб, 9 киноустановка булган. Район хезмәт ияләренең рухи яктан үсешен түбәндәге мисаллардан да күрергә мөмкин. 1951 елда кинофильмнар караучылар саны 117800 кеше булса, 1960 елда ул “425492 гә җиткән. Шул ук елны район китапханәләрендә 21 мен укучы булып, алар 400 меңгә якын китап укыганнар, 300 меңнән артык кешегә концерт, спектакль һ. б. төрле культура хезмәте күрсәтел- гән. Халыкның культура тормышында радио бик зур әһәмияткә ия. Соңгы биш ел эчендә генә дә радионокталар саны 2,5 тапкырдан артыгракка үсте. Шуның өстенә хуҗалыкларда 300 дән артык радиоалгыч һәм телевизорлар бар. Районда үзәк, яки өлкә һәм район газеталары, журналлары алдырмаган бер генә хуҗалык та юк. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте илебез хезмәт ияләренең көнкүреш шартларын яхшырту турында өзлексез кайгырталар. Шуның нәтиҗәсендә безнең район хезмәт ияләренең дә материал-көн- күреш шартлары яхшырганнан яхшыра бара. Халыкның товар сатып алуы елдан-ел арта. 1960 елда гына да район хезмәт ияләренә 76 миллион сумлык товар сатылган. Бу 1957 елга караганда 16 миллион сумга артыграк. Шуның эченнән йорт җиһазлары сату 2,5, китап сату 2, велосипедлар һәм мотоцикллар сату 2 тапкырга арткан. Шуның белән бергә, саклык кассаларында саклана торган вкладлар сумасы да һәм вкладчылар саны да артканнан арта. 1955 елның 1 январена 3621 вкладчы булып, 1961 •елның беренче январена вкладчылар саны 6052, ә вкладлар сумасы 270% ка үсте. Элекке заманнарда бу як авылларында халыкка медицина ярдәме күрсәтү гадәттән тыш начар булган. Хәзер безнең районда 4 больница, 46 фельдшерлык һәм акушерлык пункты эшли. Аларда 16 врач, 165 урта медицина персоналы бар. Сәламәтлек саклау эшенә дәүләт елдан-ел күбрәк акча'бирә, 1961 елда ул 3847 мең сум тәшкил итә. Патша Россиясендә җирсез, икмәксез, караңгылыкта интегеп яшәгән татар халкы тулы, тигез хокуклы социалистик милләткә әйләнде. Хәзер аның лаеклы вәкилләре дәүләт белән идарә итүдә актив катнашалар. Тукай районының 6 хезмәт иясе Татарстан, РСФСР һәм СССР Верховный Советында депутат. Аларның 3 се хатын-кыз. Җирле Советларга депутат итеп 555 хезмәт иясе сайланды, шулардай 248 е хатын-кыз. Партиябезнең XXII съезды коммунистик җәмгыять төзү эшен тагын да тизләтәчәк бөек программа эшләячәк. Бу программаны тормышка ашыруда безнең район хезмәт ияләре дә үзләренең актив эш үрнәкләре белән катнашып, илебезнең байлыгын, куәтен арттыруга лаеклы өлеш кертерләр. Хәзер Казан арты илебезнең иң гүзәл почмакларының берсенә әйләнеп бара. Бүгенгесе матур, киләчәге тагын да матуррак аның. Казан арты һәркемгә билгеле, кадерле һәм якын бер төбәк ул. Тукай йөргән ул җирләрдә адым саен бөек шагыйрьнең истәлеге саклана. Районда ике урында — Кушлавыч һәм ТукайКырлай авылларында шагыйрьгә һәйкәл куелган. Аның исеме белән колхозлар, мәктәпләр, китапханәләр аталган. Авыл саен диярлек Тукай урамнары бар. Иң мөһиме — Тукай халык күңеленә, аның йөрәгенә мәңге кереп урнашкан...