Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ҖЫРЧЫСЫ

Габдулла Тукай әсәрләрен удмурт халкы үз ана телендә яратып укый. Аның шигырьләре күренекле удмурт шагыйре Гай Сабитов тәрҗемәсендә бездә кат-кат басылып киләләр. Моннан берничә ел элек «Молот» журналында «Шүрәле» поэмасының удмурт теленә тәрҗемәсе басылды. Хәзер Гай Сабитов Тукайның «Государственная Думага», «Җир йокысы», «Кышкы кич», «Ай белән кояш» һәм башка шигырьләрен тәрҗемә итте. Халыклар дуслыгын җырлаган, бөтен гомерен, искиткеч бай талантын халыкка хезмәткә багышлаган Габдулла Тукайның иҗаты удмурт язучылары өчен зур бер үрнәк.