Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЛӘ ИДЕ КЫРЛАЙ ЮЛЫННАН

• удниклардан килгән өн шикелле, Тау катламын үткән җырсыман, Тау йөрәге — кайнар чишмәсыман Җанлы тавышын аның — юксынам... Ул янәшә! Әнә бишек җыры Тирбәлдерә каен сиртмәсен. Россиядә туган, аның улы: Язмыш аны кая илтмәсен, Дулкын аны кая какмасын да Нинди генә сулар акмасын,— Ул, Ватанның сөйгән улы булып, Чиртә бүген шигырь тәрәзәсен, Кага бүген заман капкасын. ...Заман таный аны: Кәләпүштән Килә иде Кырлай юлыннан... Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка Әверелгәнен авыл улыннан.... Шигырь язган, аннан — пьедестальгә... Сүздә генә җиңел сөйләнә... Азатлыкны даулап көрәшкәндә, Кан савыла, йөрәк җөйләнә. Көрәш сафларында шигырьләрнең Солдат булып калсын һәр сүзе; Еллар аша, утлы байрак булып, Киләчәккә барсын һәр сүзе... Шигъри сафлар! Сезне даулы кырга Шагыйрь күнеле күпме үткәрде!., һәйкәл итеп, мәрмәр пьедестальгә Безнең йөрәк аны күтәрде. Ил күңеле җылы аның өчен, Нинди йомшак аңа ил ташы! Туфракларым гөлне мул үстерә, Нинди көләч Илем кояшы!.. Россиядә туган, аның улы, Язмыш аны кая илтмәсен — Ул янәшә! Әнә бишек җыры Тирбәлдерә каен сиртмәсен... Заман таный аны: * Кәләпүштән Килә иде Кырлай үреннән. Якты булып, аңа шул үрләрдән. Киләчәге матур күренгән...