Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘКТӘ ЯШӘҮЧЕ

Без йолдызлар астында, халыкларның шигъри даһилыгы тудырган йолдызлар астында яшибез. Поэзия күгендә гасырлар сөреме дә, сугышлар-ян- гыннар корымы да кагылмаган, җир йөзендә азатлык мәйданнары киңәйгән саен яктыра барган плеядалар бар. Көнчыгышта — Рудәки, Хәйям, Хафиз, Низами, Руставели, Нәваи һәм Кол Гали (Кашани)... Көнбатышта — Данте, Гёте, Гейне, Байрон, Пушкин... Шулар кебек үк, заман үткән саен яктыра барган икенче плеяда — Шевченко, Бернс, Петефи, Некрасов, Хетагуров, Мәх- түмколый һәм Абайлар — демократик шагыйрьләр плеядасы бар. Безнең Тукай шул яңа плеяданың мәңгеләшкән яшь бер йолдызы ул. Нинди аз яшәде ул. Ә нинди бөек легендар вакыйга булып калды аның кыска гомере. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы: дөньяга аяк басуы белән ятим калган бу талантлы баланы халык кулдан кулга күчереп йөртә, Туган иле аны үзенең йөрәге янында үстерә. Халыктагы мәгънәви байлыкларның барысын да үзенә җыяҗыя, бик кыска вакыт эчендә тормыш университетын үтә һәм үз чорының эрудицияле егете хәлендә иҗат мәйданына чыга. Халык үзенең бу бөек улын, аның беренче адымнарында ук, ышанычлы яклаучысы, нида- чысы итеп, үзенең мәгънәви вәкиле итеп таный. Әдәбиятка Тукай белән бергә килгән дистәләрчә шагыйрьләр бар бездә. Ләкин Тукай тор Б 49 мышны үзгәртеп коруга, үзендәге барлык көчне тулысынча багышлап, һаман арта барган иҗади илһам белән катнаша һәм башкаларның барыннан да югарырак күтәрелә. Тормышны үзгәртүгә актив катнашуы дөньяның, табигатьнең, халык җанының чиксез матурлыкларын тулы рәвештә үзләштерүенә ярдәм итә. Тукай үзенә йөкләнгән миссиянең җиңел түгел икәнен яхшы белгәне хәлдә, аны янаяна, балкый- балкый үтәде. Тукай диңгез кебек тирән, киң һәм катлаулы шагыйрь ул. Без аны тулысынча белеп җиткергәнебез юк әле. Үзенең бер шигырендә: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан иктибас иткән бу баш,— ди ул. Үзен Пушкиннар белән тиңләвеме бу? Юк, Тукай андый түгел. Үз плеядасындагы Шевченко, Петефи- ләр кебек үк, һәрбер сүзенә иҗтимагый бурычлар йөкләүче шагыйрь ул. Тукай чорында татар халкының зур күпчелеге, гадәт буенча мөселман диелгәннәрдән гыйбарәт булса, фактта Тукай сүзләренә колак салучылардан тора иде. Ә Тукайның мөселман булмаган Көнбатышка, беренче чиратта Россия демократик культурасына тәрәзә генә түгел, капка ачасы бар иде. Тукай, йөзләрчә эшләренең берсе буларак, Пушкин һәм Лермонтовны үзе ачкан капка аша татарлар арасына алып керергә тели һәм бу эшне бик оста башкара. Бездә «хәзрәт» сүзе мөселман кешегә карата гына кулланыла иде. Ә Тукай бу сүзне Пушкин һәм Лермонтовка карата кулланды. Тукайның тирән мәгънәле бу эше панисламистлар һәм пантюркистлар өчен бик зур көферлек иде. Ә безнең өчен ничек иде? Без Тукаебыз ихтирам иткән Пушкиннарның исемнәрен, рус телен белгәнгә кадәр үк, йөрәкләребезгә алдык. Тукай аларның безгә нәрсә бирәчәкләрен ачык белгән булган. Ул китергән Пушкин безгә үзенең мәгънәви «Ханҗәр»ен бирде. Лермонтов исә залимнарның — үзләрен зәңгәр канлы дип уйлаган кара канлыларның — кемнәр икәнен әйтте, адресатны күрсәтте. Толстой, Горький, Гейне, Байрон, Шиллер һәм башка бик күпләрнең исемен беренче мәртәбә Тукай китерде безгә. Татар большевикларының якын дусы булган Тукай, халыкчан иҗаты белән, татар хезмәт ияләрен революцион көрәшкә әзерләште. Иске Россиядә, самодержавиенең халыкны * гасырларча сыкратуын сизү белән бергә, яңа азат Россиянең туачагын алдан күрде. Тормышчан сатирасы һәм лирикасы аша безнең йөрәкләрдә азат Россиягә патриотлык хисләрен үстереште. Тукайның шәкерте булган Җәлил һәм аның иптәшләре остазлары исемен акладылар. Россиян- нар дигән бөек исемне, совет халыклары улы дигән исемне данлы байрак кебек югары тоткан хәлдә көрәштеләр. Мин тере Тукайны күрмәдем. Безнең авыл Казан губернасының бер читендә иде. Авылдашларымның алдагы тормыш юлы да Тукай яшәгән — ул чактагы индустриясез Казанга түгел, ә без туганчы ук инде Урал артына, Себер тарафына сәфәр итәргә дип язмышланган иде. Ләкин мин халык йөрәгендәге Тукай белән һәркайда очраштым һәм әле дә очрашам. Тукай үлгән дигән хәбәр килгәч, шул кайгыны сизгәнсыман, авылның кичке күге кара болытлар белән капланды. Сабан туена хәзерләнүчеләрнең җырлары, гармонь- нары кинәт тынып калды. Без, малайлар, шактый чая затлар булсак та, кысуларга, кайгыларга тиз генә бирешмәсәк тә, язның яңа чирәменә ятып, һәм нигәдер җирне кочаклап, үксергә керештек. Бу матәм бик авыр иде күрәсең. Халыкның культурасы үскән саен Тукай зурая, яңара, яктыра бара. Әгәр ул бүген исән булып, аңа берәр төрле рекомендация кирәк була калса, һәм кемнәр шуны бирә ала, диелсә, барыннан да элек татар 4. „с. Ә“. № 4. 50 пролетариаты ветераннарының сөял эзләре һәм кайберләрендә богау эзләре дә калган куллары күтәрелер иде. Без Тукайны үткәндә калган кеше итеп түгел, ә киләчәккә баручы, безнең белән баручы туганыбыз итеп төсмерлибез. 1905 еллардан башлап бу көнгә кадәр ул, гүя киләчәктән килеп чыга да, һәрбер тарихи привалда безне каршы ала һәм яңа биеклекләргә илтешә. Тукай ул — сүнмәс йөрәген факел итеп күтәргән Данкобыз безнең. Әдәбият мәйданына килеп кергән көннәрен: Без бишенче елда бер көнне уяндык таң белән, — дип хәбәр итә ул безгә. Шул көнгә генә түгел, ерактагы көннәргә — тарихка да, киләчәккә дә күз сала: — Күрәм булган, буласы — барча яхшы һәм яманнарны...— ди ул. һәм беренче шигырьләрендә үк: Минем чын мәсләгем — юлым Бөтенләй социаллардай!— дип, юнәлешен кискен рәвештә билгеләп куя. Яшь Тукай шул юлда соңгы сулышына кадәр фидаилык илһамы белән янып яши. Бу фидаилыкның эчтәлеге — демократик эчтәлек иде. Тукайның байтак шигырьләре, аның әдәби манифесты булып, исемнәре белән үк шуны раслап яңгырап торалар: «Дусларга бер сүз», «Алтынга каршы», «Татар кызларына», «Соры кортларга», «Тавыш хакында», «Китмибез!» һ. б. Аның «Хөрриятә» («Азатлыкка») исемле шигыре — шундыйларның берсе. Бу шигырьдә ул Александр Македонский, Гомәр Хаттап кебек легендарь шәхесләрне дә, Ганка, Гозза кебек мифологик исемнәрне дә, шулар белән бер- рәттән шинель, палач, дума кебек реаль сүзләрне дә бик урынлы куллана. Менә бу шигырьнең бүгенге телебезгә күчерелгән строфасы: Юнәлдер инде, Хөррият, реаль, чын тәңрегә безне: Моңарчы эстәдек а мы ирекне үзгә алладан. (Тукай, гомумән, шигырьләренең күбесендә, аңа гына хас осталык белән, дин һәм алла дигән төшенчәләрнең «канатларын» йолка. Бу строфада ул мәсьәлә аллада түгел, ә азатлык алуда икәненә ишарә итә). Безнең бүгенге поэзиябез — Такташлар, Җәлилләр аша әдәбият каеннарының иң биекләренә күтәрелгән поэзиябез Тукайның бөек таланты алдында, аның җан тетрәткеч көчле сүзләре, әле кайнар хәлдәге сүзләре хозурында тирән ихтирам белән баш ия. Нинди ялкынлы хисләр, фикерләр белән балкый аның бу сүзләре: Синең капкаң янында без — Бөтен ачлар, ялангачлар; Азатлык! — безгә күз сал да, Өлеш бир мул азыклардан! Тукай кайбер шигырьләрендә хәзерге яшьләргә аз таныш булган сүзләрне кулланса да, «Шүрәле», «Печән базары» кебек поэмаларын һәм төп иҗатын: Читен тормыш капиталга чукынмасаң! — дигән рәвештә, саф ана телендә яза. Никадәр яңалыклар кертә ул безнең туган телебезгә, аның искиткеч гүзәллекләрен ачып бирә! ...Такташ әйтмешли, ахры мәңге оныта алмамын... Юк, Кармәт урманнары уртасында да, Тамбовтагы шикелле үк шаулап торган усакларны гына түгел, Урал урманнарын да, урманнар эчендәге бакыр шахтасында Тукай сүзләре белән очрашу көннәрен дә мәңге оныта алмамдыр, ахры. Ул менә болай булды: Үлгән туганнарымны да исәпкә алганда, унынчылары — иң кечеләре булганым өчендерме, олы абый шактый ярата иде мине. Бирешми торган чая кеше булсын диптер, сугышырга һәм сүгенергә өйрәтү ягын бик нык кайгыртса да, китаплар белән мавыгуымны ошатып җиткерми иде, мәрхүм... Җәйге төн... Күктә — тулган ай, керосин сорамый торган расходсыз лампа бу 4* 51 лып балкый. Абый күрмәсен дип, түбәдә, морҗа артында китап укырга тырышып утырам. Әгәр сизсә, урамга чыга, кулына кирпеч ала да, «җайлап» кына эндәшә ул: — Төш аннан, кяфер, лунатый (лунатик), төш диләр сиңа, мокыт! — ди ул. Үзе ишеләр очрый-нитә калса, миннән зарлана: — Китапның бисмилласызын, — янәсе, — укып йөри, кяфер. Забой ишелгәндә ташлар астында калган фонарьны хәтерләтеп, айны куе болытлар күмә. Күңелсез... Урамның аргы башыннан кемнеңдер илергән авазы килә. Кемнедер, тагын бүген дә, талыйлар анда, гүя. Кемдер караул сала, ярдәмгә чакыра кебек тоела. Тавыш якыная бара. Юк, караул кычкыру түгел, җыр — бу, җырлый ул, җырлавы шулай аның, бу — тавыш күтәргән кешенең. Көе шундый йөрәк өзгеч моңлы, зарланулы, әллә нинди яңа бер көй. Ә сүзләре миңа да таныш. Тик бераз үзгәртеп, кабатлаттырып җырлый ул аларны: — һай!., ак күгәрченне... ак күгәрченкәемне кулымнан... алдылар... алдылар... козгын... козгын биреп... һай... Ак кирәк дип... пак кирәк дип... һай... күпме күз яшь... күпме күз яшь түкмәдем!.. («Ак күгәрченне кулымнан алдылар козгын биреп... Ак кирәк дип, пак кирәк дип, күпме.күз яшь түкмәдем»). Бу сүзләрне җырлаучы кеше — миңа таныш агайларның, олы, өлкән зимагурларның берсе ул. Әкият батырларысыман дәү, эре, көчле. Заводлардагы, шахталардагы хезмәттә йөзләрчә тапкыр таланган кырыс кеше иде инде ул. Бунтларга катнашкан өчен асылырга хөкем ителгәндә дә, кулларын артка бәйләп дарга бастыргач, башына капчык кидергәндә дә, асылуны 12 еллык каторга белән алмаштыру хәбәре укылганда да күзләренә яшь килмәгән, диләр иде аның турында. Юк, әле дә күзендә яшь юк аның: яшьләре җиргә түгел, йөрәгенә тама күрәсең. Ә бусы — яшь түгүгә караганда күп тапкыр авыррак бит. Җырга әверелгән шигырьне язган Тукай белән бер характерда иде күрәсең бу агай. Мин соңыннан, байтак еллар узгач кына, төшендем: аның бу җырлары — яклауны, аралауны сорап, үз сыйныфына килүе, Тукай сүзләре аша «гариза» бирүе булган икән... Октябрьны бу агай үзенең йөрәгендә яшәгән Тукае белән бергә каршылап, яңа дөнья төзүгә дә катнаша алды. Тукайга кадәр дә бәлки, — Маяковский әйтмешли, — «Улица корчится, без языкая: ей не чем кричать и разговаривать» — дияргә мөмкин булгандыр. Ләкин без үскәндә инде татар эшчеләре яшәгән урамнар Тукай шигыре аша сөйләшә һәм эндәшә иде. Безнең «суык- аяк» һәм «алаканат»лар дип куша- матланган агайларыбыз да инде үзләренең сыйныфлары янына, большевиклары ягына килгәндә, йөрәкләрендәге зарларын, теләкләрен., сорауларын Тукай сүзләре аша әйтә башлаган иделәр. — Мин дә «залимнарны, өстеннәрне яклый алмадым!..» Шуңамы, нигә «Җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!» «Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне!» — дигән сүзләр шактый еш ишетелә иде инде. Уралда да, Себердә дә, революциягә кадәр үк, халык күңелендәге Тукай белән очраша-очраша яшәдем мин. Тукай татарларныкы гына түгел иде. Урал заводларындагы башка тугандаш телләрнең вәкилләре дә Тукайны үз итәләр, ул чордагы күп санлы «өммиләр» — язу танымаучылар да аны күңелдән белә иделәр. Тукай шигырьләре җырлана, мәкаль һәм дәлил ителеп йөртелә иде. * £ * Октябрьга кадәрге чорда мин белгән татар һәм башкорт эшчеләренең аңы үсә барган катлавы арасында авторитетлы, ихтирамлы сүз — аятьхәдис түгел, ә Тукай сүзләре иде. Күргән михнәтләре дә, 52 михнәтләр аша алган гынбрәт-хикмәтләре дә шактый зур стажлы булган бу «яланаяклы философлар» Тукайның үзләренә кирәкле сүзләрен күңелдән беләләр һәм сүзнең козыре итеп («алла козырь тузны яба аламы» рәвешендәге «аксио- ма»лары белән беррәттән) кулланырга ярата иделәр. Эштән буш кичләрдә дөнья хәлләре турында бәхәсле әңгәмә кузгала. «Алаканатлар» сүзне ж.ир мәсьәләсенә боралар. Сүз кыза бара. Халык телендә йөрийөри бераз үзгәргән Тукай да сүзгә катнаша башлый: — Ничек әйтә әле ул... безнең Габдулла? — Безнең ише мужикларга Кайда ирек, кайда җир?.. Бирәм дигәч, вәгъдә биргәч, Кайда җирең? —давай! — бир! — дип әйтә ул. Алпавытлардагы җирләр безнең ярлы бабайларныкы булган элек дип, аларны кызыл үгездән (уттан) сөздереп, җирне кайтарырга чамалаганда, сыртында казак камчысы эзе калган бер «алаканат»: — Бирде, ди, бар, сорап кара... тоттырыр... — дип кул селтәп куя. Заводларда яши-яши сыйнфый аңы үсә төшкән һәм «сатсиял» дигән сүзне телгә алырга ярата торган «суыкаяк»ларның берсе: — Бирер! — бирми хәле юк! — бирдерербез. Тулке алпутны яндыргандагы кебек аерым-аерым түгел, алпутларын да, боларын да сүз куешып, бергәләшеп нитәргә кирәк. «Патша безне алдады... но, якты көн алда әле... (онытылган сүзне искә төшергәндәй, бүреген капшап куя да дәвам итә)... Бүлик без бер алманы, биш кисәккә, адәмнәр... (Аның телендә «җәһел безне алдалый» дигән юл «патша безне алдады»га, ә «бәдәвам» сүзе «адәмнәр»- гә әверелгән). Картыракларга аңлашылып җитми бугай. — Ничек бер алманы бишкә? Бүлсәң аны, икегә бүләсең инде. Җырда да шулай, урталай бүленә ул, — дип куя бабайларның берсе. «Алаканатның» бу репликасы Тукай сүзен санга санамау, аны «ревизияләү» була дип уйлады, бугай, зимагур агай, кыза ук башлады: — Син безнең Габдулланы нитәргә нисми! Аның сүзе как закон. Бишкә дигән, значит бишкә! Җирнең кисәге ничә? Биш: Яурупа, Асия, Әфрика, Әмрика... аннары... Аты коргыры... Китап белән маташкалаучы яшьләрнең берсе аңар ярдәмгә килә: — Астралья, Зиннәт абый, Астралья. — Бишенчесе, значит, Астралья. Бишесендә дә безнекеләр — сатсиял адәмнәр, зимагурлар, ну... значит пролетарлар бар... «Алаканатлар» да бар канишны. Алма — безнең сатсиял дигән нәрсәбез инде анысы. Алманы тигез итеп бүлгән кебек, бер сүздә булырга кирәк. Менә бит ул—безнең Габдулла нәрсә турында әйтә. Аның бусы (башына ишарә итеп куя Зиннәт агай) безнеке ише генә түгел, бабакай. Значит, нишләргә кирәк безгә? Ул васыят иткәнчә, нитәргә кирәк: «Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне, Бетер! Сындыр! — Кырып ташла! мәгаль урра, вә бил- банзай!» Бу сүзләр, йөрәгендә тигезсез дөньяга нәләт һәм ачу кайнаган бабайга да ошап куя: — Шулай кирәк шул... безнең бу мәлгыннарне бил баглап пөскетергә кирәк иде шул!.. «Мәгаль ура, вә бил-банзай»нын «мәлгыннарне бил баглап туздыр» дигән сүз генә түгел икәнен аңлатырга кирәк дип уйлады бугай Зиннәт агай: — Безнекеләрне генә түгел, бабакай. Канишне, Тукай әйтмешли: «боларның корсагы Кавказ, яки Каф таулары хәтле. Болар ни йотмаган инде! — сизәмсең, Миннебай бабай?». Йоткан. Себерне дә, Се- бердән арыны да йоткан. Ә шулай да туймый, бирән. Безне япон патшасы белән сугыштырды. Японның бит, тоже, зимагурлары бар. «Алака- натлары» да бар, канишне. Безнең «ура»ны алар «банзай» диләр. Телләрдә генә аерма. Хәлләребез барыбер. Алар да юксыллар, без дә. Нигә безгә бер-беребезне үтерергә? Давай, значит, байларны бергәләп... Без монда байларны, патшалары- ниләре белән барысын бергә уптом урралыйк, ә сез, япон зимагурлары, значит, банзайлап каезлагыз үзегездәге мәлгыннәрне! Кулга-кул значит давай, ага-эне пролетарлар!.. Безнекеләр менә шул рәвештә аңлый иделәр үзләренең Тукайларын. Халыкның Тукайны яратуы тикмәгә түгел. Белеп ярата ул аны. Заман үтә. Заман үткән саен, Тукай шигырьләрендәге мәгънә бөреләре ачылганнан-ачыла баралар. Самодержавие сатрапларының, «бөек Россияне яклау» дигән сүзгә төренеп, халык хисен шовинизм шаукымы белән тупасландырырга тырышулары турында әйтә В. И. Ленин. Эре буржуазия шул рәвештә халыкларны дошманлаштырырга маташкан чорда, безне интернациональ бердәмлеккә чакырып: «Мәгаль ура, вә бил-банзай!» дип, халыклар дуслыгын яклый Тукай. Бу сүзләр моннан ярты гасыр элек, бишенче елларда ук әйтелгән. Ләкин алар бүген дә бөек көрәшкә күтәрелгән япон хезмәт ияләренең байрагына языла алырлык сүзләр булып торалар. Тукайның кем икәнен, безнең тормышта нинди урын тотуын чагылдырган бер факт бар. Аны шул чорда цензорлык хезмәте үтәгән профессор Катанов язып калдырган: «Икенче апрельдә, — ди ул,— чехотка белән авырып, татар шагыйре Тукаев вафат булды. Бу шагыйрь үзенең туган халкы арасында зур шөһрәт казанган кеше. Татар газеталары Тукайны халык шагыйре дип атыйлар иде... Шагыйрьнең үлеме бөтен халык өчен гомуми бер милли хәсрәткә әверелде. Ләкин, шушы җеназаны озата баручы биш меңнән артык халык арасындагыларның күпмесе шагыйрьнең татар халкы өчен булган әһәмиятен аңлады икән?.. Моны әйтүе кыен. Дөресе шул: татарлар, Тукаев үлү мөнәсәбәте белән күтәргән шулкадәр шау-шуны мотлакан, үзләренең милли хисләрен күтәрү өчен генә эшләделәр... Россиянең төрле тарафдарларыннан һәм чит илләрдән шагыйрьнең вафаты мөнәсәбәте белән нык кайгырганлыкларын аңлаткан чиксез күп хат һәм телеграммалар килеп тордылар. Бу хат һәм телеграммаларның мәгънәләре бертөрле: аларның барысы да Тукаев вафаты белән татарның зур бер халык шагыйрен югалтканлык- ларын таныйлар» — ди профессор Катанов. Күренә ки, Тукайның кем икәнен бик яхшы төшенгән ул. Аның нәрсә әйтергә теләве—искәрмәсез дә аңлашыла. Казан уртасында, бакчада бронза Тукай басып тора. Шул тирәдәге эскамьяләр җәй көннәрендә Тукай янына килгән кешеләрдән бушамыйлар. Пьедестальгә һәрвакыт'яңа чәчәкләр куелган була. Чәчәкләрнең күбрәге кырлардан, болыннардан, урманнардан, ерактан килгәннәрен әйтеп торалар. Тукайга халык эченнән килгән сукмаклар киңәя баралар. Туган телебез турындагы сөекле сүзләре үлмәс гимн булып яңгырыйлар.