Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ОСТАЗЫМ

Казакъ иленең киң даланы ларында да, гүзәл шәһәрләж жрендә дә Габдулла Тукайны беләләр, аның шигырьләрен, поэмаларын яратып укыйлар. Чыннан да, Габдулла Тукайның исеме казакъларга бик күптәннән билгеле. «Пушкин белән Лермонтовтан нур алган» Г. Тукайның әсәрләре һәрбер казакъ өенең, һәрбер казакъ кешесенең түрендә нурланып балкып тора. Казакъ халкы Тукайның шигырьләрен сокланып тыңлый, яратып укый. Аның «Шүрәле», «Яңа Кисекбаш», «Ысулы кадимче», «Кечкенә генә көйле бер хикәя» поэма лары, «Валлаһи», «Китмибез!», «Халык өметләре», «Пар ат», «Теләнче», «Мәхәобәт», «Исемдә», «Шагыйрь» дигән һәм башка шигырьләре казакълар арасында аеруча киң таралганнар. «Шагыйрь» исемле шигырен, думбра белән көйләп, күп кенә егетләрнең ядтан җырлаулары әле дә хәтеремдә саклана. Казакъ егете, думбрасын чиртеп: Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә: 47 «Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Жәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә,— дип җырлаганда, куп кенә казакъ картларының: «Гаҗәеп акын... Тагын да кабат җырла әле җырыңны!.. Тамаша акын!..» дигәннәрен үз колагым белән куп тапкыр ишеткәнем бар. Элегрәк заманнарда да казакъ-та- тар мәктәпләрен, уку өйләрен (кираэтханәләрне) «Габдулла Тукай исемендәге мәктәп», «Габдулла Тукай исемендәге уку өе» дип атау гадәткә кергән иде. Мин дә «Габдулла Тукай исемендәге» мәктәпләрнең берсендә (Кокчатау шәһәрендә) укыдым. Казакъ халкының бөек улы, зур фикер иясе һәм шагыйре Абай үләңнәре белән беррәттән без Тукай шигырьләрен дә яд- лый, комарланып укый идек. Тукайның «Туган тел»ен барлык шәкертләр җыелып, хор белән җырлап, мәктәбебезне гөрләтә идек. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, — дип җырлый идек без балаларга хас самимилек белән. Аеруча тантаналы, бәйрәм көн-N нәрендә: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген, Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,— дип куана, шатлана идек. Бу шигырьне барлык балалар музыкага кушылып җырлаганда, мәктәп эче шау килеп тора иде. Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. Тукайның шигырьләрен, мәкалә-фельетоннарын бирелеп укыйм, күбесен мин хәтта ядтан да белә идем. Балачагымда ук күңелемне дулкынландырган, бик күптән уйланып йөргән Тукай шигырьләре һәм поэмаларының кайберләрен мин казакъчага тәрҗемә иттем. Ул тәрҗемәләрем Казагстан нәшриятларында өч тапкыр аерым китап булып басылып чыктылар. Тукай шигырьләре һәрбер казакъ өенең түрендә, аның уз телендә яңгырый башлады. Казакъ укучылары Тукай шигырьләрен якты чырай, киң күңел белән каршы алдылар. Казакълар арасында элек-электән билгеле булган Тукай казакъ теленә тәрҗемә ителгәннән соң казакъ халкының үзенең төп акынына, халык акынына әйләнеп, киң Сәхраларда яңгырый башлады. Безнең казакъ халкы арасында Тукайны күргән, аның белән сөйләшкән, киңәшкән кешеләр аеруча Уральск каласында (Көнбатыш Казагстан өлкәсендә), Троицк, Кустанай тирәләрендә әле дә бар. Элек Троицкидагы «Вазифия» мәктәбендә, аннан соң Оренбургтагы татар халык мәгарифе институтында укыган, хәзер Казагстанның халык артисты, Сталин премиясе лауреаты, Казагстан ССР Верховный Советы депутаты Сергали (Серке) Коҗамкулов: — Балачагымда алган беренче матур тәэссоратларым Тукай белән бәйле, остазым да Габдулла Тукай булды. Аның «Пар ат» исемле шигырен өйдә утырганда да, далада булганда да, хәтеремә төшереп, укый йөрдем... Тукайның «Ысулы кадимче», «Кечкенә генә бер көйле хикәя» поэмалары шундый гаҗәпләр... Аларны кабаткабат укыйм...—ди. Күренекле казакъ язучысы Сабит Муканов үзенең «Минем мәктәпләрем» дигән әсәрендә Тукайны укып әсәрләнүенә, Тукайдан үрнәк алуына, Тукай иҗаты белән танышуына махсус тукталып үтә. Казакъ интеллигенциясе арасында мондый кешеләр күп. Алар барсы да Тукайны хөрмәт итә, аны кадерли. Тукай үлгән елны (1913 елны) шул вакытта Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөргән бер казакъ шәкерте, бу шагыйрьгә булган тирән хөрмәтен белдереп, кайгы хисе белән җыр язганы билгеле. Менә ул җыр: Татарда акын өтт! Токай "деген, Жет1м бәй жас басына н калган шемен. Сүм ишан, надан сопы, бай, саудагер, Өлең1н окыганда каккан елең... 48 Казанда окып ж үрген кез1м!эде Неше рет днцарластык Токай менән. Ак жаркын, К1ипней1я жшт едц Әр сөзд! отыратын сүрап сенен. Кыршынын күртауруы киганансоң, Үз1л1п кала берд1 хайран өлец. Казанда турган шакта уафат болды, Көп жылдар Теке — оралды мекендеген. Киюга жанын пида риза болып, Халыңтың, нашарлардың камын жеген. Әр сез1 гауһар тастай жаркыл- даган Ш1рк1н — ай, акык ед1, ойы терең,— Казанда укып белем алган шәкертләребезнең, хөрмәтле укытучыларыбызның күбесенең Тукай белән очрашып, аның белән сөйләшкәнлекләре дә бәхәссез. Тукайның нурлы, тыйнак һәм бик кыю шагыйрь икәнен дә без сизәбез, казакъ шәкертенең дә Тукай үлгәч кайгыруын, ачынып җырлаганын күрәбез. Аның югарыда китерелгән үләңе дә, сүзләре дә «җәүһәр таштай нур чәчкән фикерләре тирән акылга ия булган» шагыйрьне бик дөрес сурәтлиләр. Мин Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукайны үземнең бөек остазым, зирәк мөгаллимем саныйм. Мин дә Тукайдан өйрәндем, Тукайдан үрнәк алдым. Өемнең түрендә эленеп торган Тукай рәсеменә көн саен карап, һаман аны искә алам. Тукай да минем янымда утырып серләшкәндәй, «Зиләйлүк» көенә җырлагандай була. Аның: «Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә, — дигән сүзләре әле генә әйтелгәндәй яңгырап торалар. Тукай исән ул, аның исемен, искиткеч шигырьләрен, поэмаларын казакъ халкы, Тукай үзе әйткәнчә: «барлык нәрсәсе табигый, барсы да алдаусыз, риясыз» булган казакъ халкы мәңге-мәңге онытмас. Татар халкының киң канатлы улын, гадел баласын, казакъ халкының дустын, җәүһәр таштай нурлы сүзләр тезгән, рухландыргыч зирәк остазым Тукайны мин һич онытмам