Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИНДИ ЗУР ШАГЫЙРЬ!

Нинди зур шагыйрь! — дигән Сергей Есенин Тукай турында. Хатыны Софья Андреевна белән бергә чәй эчеп утырганда ул минем тәрҗемәмдә чыккан «Өзелгән өмет» дигән (русча тышлыгына да рус хәрефләре белән «Узюлган умид» дип куелган) җыентыктан Тукайның «Эштән чыгарылган татар кызына» исемле шигырен укыган. Есенин да, Тукай да — икесе дә зур халык шагыйрьләре, дөньядан алар бик иртә киттеләр, ләкин тугандаш әдәбиятларда, рус һәм татар әдәбиятларында, алар зур эз калдырдылар. Тукай кимсетелгән, хәкарәтләнгән кызга: Сизмисең дә бит син дә синең яннан Нечкә күңел шагыйрь узганын. Синең болай мескенләнгән хәлең Аның күңлен ничек өзгәнен! — ДИ. Нечкә күңелле, сизгер Тукай белән Есенин һичкайчан да сулмас лирик шигырьләр иҗат иттеләр. Есенинның әнкәсенә карап язган: Ты жива еще, моя старушка? i _ дигән юлларын укучы һич онытмас. Тукай үлгән елда (1913 елда) мин Казанда яши, 2 иче реальное учи, лищеда әдәбият укыта идем. Ул вакытта әле мин Тукайны белми идем. Училищеда укучы татар яшьләре миңа үзләренең яраткан щң. гыйрьләре турында сөйләп, аңың кайбер әсәрләре белән таныштыр- дылар. Габдулла Тукайның үлүе бөтен татар халкына тирән Һәм авыр кайгы булып төшкәнен мин 1913 елның 2 апрелендә бик ачык сиздем. 1920 елда Тукай шигырьләреннән берничәсен мин беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә иттем. Бу тәрҗемәләрем Тукайның бөек эшенә, Советлар Союзы халыкларының туганнарча культураларының бөек эшенә кечкенә генә бер хезмәтем булып керде дип уйлыйм. . Мәскәү. 1 Әнкәй карчыгым, син исәнме әле?