Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЯШИ

Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуы ул күп милләтле бөтен совет әдәбияты тарихындагы зур бәйрәмнәрнең берсе. Рус теленә тәрҗемә ителгән җыентыклары аркылы Тукайның әсәрләре СССР халыклары арасында киң таралганнар. Безнең бөек Ватаныбызда Тукайның шигырьләре укылмаган, бу шагыйрьнең исеме ишетелмәгән берәр җир юк дисәк ялгышмабыз. Тукайның ялкынлы шигырьләрен Ерак Көнчыгышта — Тува, Хакасия, Якутия, Кавказда— Грузия, Армения, Азербәйҗан, Урта Азиядә — Үзбәкстан, Таҗикстан, Казагстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Балтика буенда — Эстония, Литва, Латвия, Көньякта һәм Көнбатышта — Украина һәм Белоруссия укучылары яратып укыйлар. Тукайның әсәрләре кыргыз халкына бик күптәннән таныш инде. Татарстан белән Кыргызстан арасындагы дуслык һәм культура элемтәләре дә, туганлык элемтәләре дә бик күптәннән үсә һәм ныгый килә. Гасырлар буе богауланып яткан, байлар, манаплар, патша түрәләре табаны астында икеләтә изелгән кыргыз халкына Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк татар халкы ике кулын сузып ярдәм иткәне һәркемгә билгеле. Ул заманнарда кыргыз балалары һәм яшьләренең татар мөгаллимнәреннән укып белем алуларын, кыргыз укымышлыларын татар укытучылары тәрбияләп үстерүләрен безнең өлкән агаларыбыз һаман әйтә киләләр. Кыргыз әдәбиятының аксакалы өлкән акыныбыз академик Аалы Токомбаев. күренекле әдипләребез К. Баялинов, У. Абдукаимов, К. Җантөшев, М. Токобаев, М. Абдукаримов, Т. Өметбаев, К. Маликов һәм башкалар әле гарәп хәрефләре белән чыккан басмаларыннан Тукай әсәрләрен укып өйрәнгәннәрен сөйлиләр. Ул чорда Тукай шигырьләрен рус әдәбиятын өйрәнгән кебек үк өйрәнгәннәр. Мин үзем Тукай әсәрләрен 1936 елны, Ош шә- һәрепдә авыл хуҗалыгы техникумь> студенты чагымда, шул ук техни- кумда укыган татар егете Мәхмүд Гафаров (ул хәзер «Совсттик Кыргызстан» "газетасында эшли) кулында күреп алып укыдым. Менә шул чакны Тукайның искиткеч көчле һәм соклангыч гүзәл шигырьләре йөрәгемә тирән кереп калды. Мәхмүд миңа Тукай кем икәнен сөйләде, шигырьләрен укып аң-, латты. Тукайның «Гомумең бакчасында...» дигән шигырендәге Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалык надим, Тәрәккый вә тәгали юлларына уладым . кадим, — дигән юллары хәтеремә аеруча кереп урнашты. Мәхмүднең миңа «Шәкерт яхут бер тәсадеф», «Пушкинә»,. «Татар кызларына», «Теләнче», «Туган илемә» дигән һәм көлкеле «Егет илә кыз» дигән шигырьләрне көннәр буе укып аңлатып утырганы әле дә хәтеремдә. Ул елларда мин шигырь язмый идем, бәлки шигырьләрне яратып, бирелеп укучы гына идем. Менә Тукайны күбрәк укыган саен ул миңа якыннан якынракка әйләнә, аның ялкынлы таланты иҗат иткән әсәрләре мине үзләренә тартып, йөрәгемне уята башлады. Соңыннан мин газета-журнал- ларда Тукайның кыргыз теленә тәрҗемә ителеп басылган әсәрләрен укый башладым. 1948 елны Кыргызстан дәүләт нәшрияты язучылардан К. Баялинов, У. Абдукаимов һәм Р. Жумалиев тәрҗемәсендә Тукайның сайланма шигырьләре җыентыгын басып чыгарды. Бу китап Тукайны кыргыз халкына шактый тулы күрсәтә алды. Токтогул- ның җырлары Кыргызстаниың Ала тавына тикле яңгыраса, Тукай шигырьләре, киң канатлы кош шикелле, бар җиргә дә җитә башлады. Кыргыз әдәбияты белән татар әдәбияты тыгыз элемтәдә яшиләр- һәм үсәләр. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса- Җәлилнең сайланма шигырьләре Г 45 җыентыгы 1957 елны кыргыз теленә гәржемә ителеп чыгарылды һәм укучылар аны бик яратып каршы алдылар. Аны К. Маликов, Т. Шамшиев, Т. Байзагов һәм мин тәрҗемә иткән идек. Моннан тыш бездә Гомәр Бәшировның «Намус» романы һәм Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы кыргыз теленә тәрҗемә ителгәнен һәм кыргыз укучылары аларны яратып укыганнарын әйтергә була. Билгеле, әдәбият- ларыбызның бу дуслык бәйләнеше болар белән генә чикләнми, ул үс- кәннән-үсә бара. Тукайның кыргыз телендәге сайланма җыентыгының беренче •басмасында аның төп әсәрләре барсы да урнаштырылмаган иде әле. Шуңа күрә, кыргыз телендә Тукай әсәрләренең күп өлеш тулырак яңа басмасын чыгарырга кирәк дип табылды һәм аны төзү эше миңа тапшырылды. Мин Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү буенча ике ел буе эшләдем. Нигездә мин татарча оригинал һәм 1957 елда Мәс- кәүдә Гослитиздат рус телендә чыгарган сайланма җыентык буенча тәрҗемә иттем. Тукайны тәрҗемә итү ул җиңел эш түгел. Пушкинны һәм Байронны тәрҗемә итүче үзен бик җаваплы сизеп эшләсә, Тукайны тәрҗемә итүгә дә шундый ук җаваплылык белән килергә кирәк. Шунсыз Тукайның гаҗәеп аһәңле һәм тиңсез тирән мәгънәле әсәрләрен үз ана телеңдә бирү мөмкин түгел. Шул якларын искә алып, мин шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күп кенә китапларны һәм Тукай әсәрләренең татарча басмаларын ныклап, кат-кат укып чыктым. Шуннан соң гына тәрҗемәгә тотындым. Юбилей көннәренә ул китапны без чыгарып өлгертергә тырышабыз. Тугандаш татар халкы үзенең сөекле шагыйренең тууына 75 ел тулуны тантана белән билгеләп үтә. Халык җырчысы Тукай халкы белән бергә яши, коммунизм бинасын төзүгә катнаша.