Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗ ИРТӘСЕ

Җыр А*ояш чыга җирне балкытып, Яз иртәсе килә дөньяга. Сайрый кошлар, сайрый, шул чакта Тәрәзәне язгы җил кага. Бүген Ленин туган көн, Илгә шатлык булган көн. Җылы яңгыр яуган көн, Агач яфрак ярган көн. Бүген Ленин туган көн. Ялкын төсле кызыл әләмнәр Алсулата урам йөзләрен. Яшәсәң дә салкын якларда Яз җылысын сизә йөрәгең. Бүген Ленин туган көн, Илгә шатлык булган көн. Җиргә орлык төшкән көн, Гөлчәчәкләр үскән көн. Бүген Ленин туган көн. Безгә Ленин бәхет китергән, Азат булып гомер итәргә. Кояш чыга җирне балкытып, Мин дә җырлыйм шушы иртәдә. Бүген Ленин туган көн, Илгә шатлык булган көн. Бозлар агып киткән көн, Кыр казлары килгән көн. Бүген Ленин туган көн.