Логотип Казан Утлары
Повесть

Йолдызым

 

XXIV

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Ул килеп кергәндә уку өе гөжләп тора, уртадагы озын өстәл тирәсе дә, стена буйлап тезелгән урындыклар да тулы иде. Уң як почмактагы әңгәмәнең аеруча җанлы баруын Төлзифа керә-керешкә күреп алды һәм бу җанлылыкның сәбәбен дә шунда ук сизде, һәм ялгышмаган икән. Шаушулы төркем уртасында 'Мөнир Гарәпшин үзе утыра, гадәтенчә күзләре белән генә елмаеп нәрсәдер сөйли, дөресрәге, сөйләми, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә төркемдә- геләр сөйли, ә Мөнир әңгәмәгә әледән-әле бераз сүз кыстыргалап куя иде. Ул Гөлзифаны күрүгә аягүрә басып, кул биреп күреште, елмаюлы күзләрендә бер генә мизгел бик үк шатлыклы булмаган ниндидер башка чаткы, бүтән бер очкын да чагылып үтте... — Пар атка утырып кына йөри ахры бу начальник, — диде ул. урынына кире утырып. Гөлзифа биредә тукталып тормады, кайсына кул биреп, кайсына баш ымы кагып исәнләшә-исәнләшә алга, президиум утырырга тиешле өстәл янына узды. Үзе язгы җил беләнме чамадан ашыбрак алсуланып киткән бит алмаларына кулларын куеп-куеп ала иде... — Киләсе кеше килеп бетте бугай инде, Гөлзифа, башласак нишләр икән? — диделәр. Гөлзифа, елмаеп, бармагы белән кул сәгатенә төртеп күрсәтте: — Тагын нәкъ дүрт минут калды, Гайфетдин абзый. Президиум сайланып, шуннан соң ук урындыклар шыгырдавы, дәррәү генә гөж-гөж сөйләшеп алулар, карандаш белән графинга чың-чың сугып куюлар кебек гадәттәге җыелыш алды ыгы-зыгысыннан соң, Гөлзифа көн тәртибен шулай да гадәттәге булмаганчарак төстә тәкъдим итте: — Әле яңа гына Гайфетдин абзый түземсезләнеп сорап куйды,— дип, сизелер-сизелмәс кенә елмая төшеп сөйләп китте ул.— Киләсе кеше XXIV Башы 3 нче санда. У 88 килеп бетте, җыелышны башласак нишләр икән, дп. Ул чагында сәгать сигез тулырга дүрт минут бар иде әле. Шунда минем күз алдыма икенче бер күренеш килеп басты. Барыгыз да хәтерлисездер, иптәшләр,, әле кайчан гына җыелышутырышларны бер сәгать, ике сәгатькә кичегеп башлаулар бездә гадәти бер хәлгә әверелгән иде. Берәр җыелышны сәгать ничәгә билгеләү турында сүз чыкканда ук турыдан-туры әйтә идек. Әйдә, җидегә^дип билгелик, бәлки сигездә башларга мөмкин булыр, шунсыз барыбер җыелмаслар, янәсе... Шулай иде ич, иптәшләр, барыгыз да хәтерлисездер? Залдагылар да, бу әллә ни ерак калмаган үткәнне хәтерләп, шаулашып алдылар: — Шулай иде инде... — Белдерү язып элү генәме соң... Сөлге буе исемлек тотып, үтәүче көн озын имза җыеп йөри иде. — Җыелышка килмәүчеләр штрафка тартыла дип өркетүләр дисеңме, ахырдан бушлай кино була дигән хәйлә-мазарлар дисеңме... — Хәзер боларның берсе дә кирәкми, — дип дәвам итте Гөлзифа.— Радиодан гына хәбәр салабыз. Вакытның кадерен белергә, төгәллеккә өйрәнеп киләбез. Ләкин, иптәшләр, вакытны сәгатьләп исәпләргә өйрәнсәк тә, алай минутлапсекундлап ук исәпләргә өйрәнгәнебез юк әле. Гайфетдин агайның әлеге түземсез соравы миңа шушы турыда искә төшерде. Чөнки вакыт ул акча дигән сүз бар бит. Шуның шикелле, минутлар белән исәпләшеп торырга яратмаган күк, безнең тиеннәр белән дә бик хисаплашып торасыбыз килми. Шул тиеннәрдән сумнар җыелганын онытып җибәрәбез. Партбюро бүгенге ачык партия җыелышының көн тәртибенә нәкъ, менә шушы мәсьәләне тәкъдим итә. Продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм колхозда хуҗалык исәбенә күчү мәсьәләсе. Көн тәртибенә карата фикерләр ничек булыр?.. Алайса тавышка куям. Сүз шушы мәсьәлә буенча доклад өчен колхоз председателе иптәш Булатовка бирелә. Булатов президиум өстәленең трибуна янындагы кырыенда гына утыра иде, үзенә сүз бирелүгә ялт итеп чыгып та басты. Ул чытыр ак күлмәктән, кара галстуктан һәм кара костюмнан иде. Аз гына бөдрәрәк кара чәчләрен бер якка өебрәк тараган, йөз чалымнары нәфис һәм сөйкемле. Бу пөхтәлеге, бу чибәрлеге белән ул нечкә күңелле берәр музы- кант-фәләнне хәтерләтә, ләкин кискенкискен хәрәкәтләре, сүзләрен өз- дереп-өздереп, хәтта бераз ачулырак та тонда сөйләве аның характерында андый нечкә күңеллелеккә бик үк урын булмавын, яисә шулай ■булырга тырышуын күрсәтә иде. Җиһангир Булатовның әтисе дә, әнисе дә врачлар иде, озак еллар буе шушы ук районда эшләделәр. Җиһангир мәктәптә иң яхшы укучылардан санала, хәтта укытучылар аңа «бик зур математика галиме булмагае» дип тә өмет баглыйлар, ләкин еш кына мондый сәләтле һәм сөйкемле балалар кебек үк, Җиһангирны да бик үзсүзле һәм иркә-шук диләр иде. Урта мәктәпне төгәлләүгә ул финансэкономика институтына укырга китте. Аны тәмамлагач, шәһәрдә ниндидер управлениедә эшләп йөрде дә көтмәгәндә генә бирегә банк управляющие булып кайтты. Моннан ике ел элек Җиһангир, үзен кайсы колхозга булса да (партия кая кирәк дип таба) председатель итеп җибәрүләрен сорап, райкомга гариза тотып килде. Мөнир башта аптырабрак калды, һәм дөресен генә әйткәндә, бу чибәр егеткә ышанып та җитми иде. Аннары, Мөнир үзе урта мәктәпне бик зур кыенлыклар белән генә тәмамлауга ирешкәнлектәнме, мондый бернинди юклыккыенлык күрмичә унбиш ел буе белем эчеп кенә яткан егетләрне, гомумән, өнәп бетерми иде. Дөрес, районга кайтканнан бирле Җиһангир райком поручениеләрен бик төгәл үти (ул партиягә институтта укыганда ук кергән), иң күп вакытын банк канцеляриясендә түгел, ә колхозларда үткәрә иде. Шулай да... Егетнең. 89 бу яхшы омтылышы ниндидер матур хыяллар белән кинәт кабынган яшьлек талпынуы гына булуы, беренче кыенлыкларга очрауга шунда ук сүрелүе дә ихтимал ич. Мөнир егетне бик үк гадәти булмаган кечкенә бер сынау аша үткәрде. Ул Җиһангирның гаризасын өстәл тартмасына яшерде дә шактый озак аңа бернинди дә җавап бирмәде, бюрога да куймады. Җиһангир көн аралаш үзенең гаризасы турында белешә, һаман да ниндидер билгесез җавап алгач, артыгын сорашып тормый, ялвармый да, кайберәүләр кебек «мин алайса обкомга язам, фәләнтөгән» дип сыртын да кабартып маташмый иде. Бары тик чибәр йөзе күзгә күренеп кәефсезләнеп китә дә яңак мускуллары сизслер-сизелмәс уйнаклап куя... Бер көйне Мөнир егетне раймагта очратты. Җиһангир керза итек алып тора иде. «Очраганда алып калмасаң, кирәк вакытта гына табып та булмый аны», — диде ул. Егетнең гаризасы турында белешкәндә үз-үзен тотуы Мөнирдә аңа карата акрын-акрын ышаныч уята башлаган иде инде. Кибеттәге шушы кечкенә геиә вакыйга бу ышанычны тагын да ныгытып җибәрде. Алдагы бюрода ук ул Җиһангирның гаризасын карауны да куйды. Гаҗәп, бюро членнары да, бу егет колхоз председателе булу өчен бик үк лаеклы кандидатура булыр микән, дигән шик белдерделәр. Ләкин Мөнир үзе инде Җиһангирның үтенечен канәгатьләндерүне иң нык һәм, ихтимал, бердәнбер яклаучы булды. Бик озак бәхәсләрдән соң Җиһангир Булатовны «Игенче» колхозына председательлеккә тәкъдим итәргә дигән карарга килделәр. Ни өчен нәкъ менә «Игенче» колхозына тәкъдим итүдә дә Мөнирнең үз исәбе бар иде. Бюро членнарына ул үзенең бу тәкъдимен «Игенче»дә менә икенче ай инде председатель булмавы, партбюро секретаре һәм колхоз агрономы Гөлзифа Кәримовага хәзер председатель вазифасы да йөкләнеп, аның колхозда «тулы властьлы самодержавна» булып калуы белән аңлатты. Ләкин башка бер сәбәбе, хәзергә әле үзен генә бик нык дулкынландырган сәбәбе дә бар иде. Гөлзифа, югары белемле агроном, районда иң зур колхоз партоешмасының җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгәнче, елларның һәм шәхси тормышының никадәр авырлыкларын кичерде, зур сынаулар аша үтте. Җиһангир исә мондый авырлыкларны күрмәде. Ул елларны мәктәп эскәмиясендә, аннары институт аудиторияләрендә үткәрде ул, әти- әнисе аны материаль яктан да бик юмарт тәэмин итеп тордылар. Хәзер менә шушы икесе ике шартларда үскән, тормыш тәҗрибәләре бөтенләй капма-каршы диярлек булган шушы ике коммунистка партия гаять җаваплы эш тапшыра. Алар, икесе кулга-кул тотынып, шактый зур хуҗалыкны бик тиз арада аякка бастыруны оештырырга, зур гына колхозчы коллективны мул һәм бәхетле тормышка алып килергә, китапчалап әйткәндә, аларны коммунизмның материаль базасын тудыру өчен көрәшкә тупларга тиешләр. Үтәп чыга алырлармы алар шушы зур бурычны, аннан да бигрәк, алар, икесе ике шартларда үскән, яшьләрендә артык зур аерма булмаса да, һәрхәлдә, илебез үсешендә икесе ике чор вәкиле, шушы зур сынауны үтүдә уртак тел таба алырлармы? Әнә шул сорау бик кызыксындыра, бик дулкынландыра иде Мөнирне. «Яшәеш аңны билгели, ә боларның тормыш шартлары бала чакларыннан ук икесенеке ике төрле. Антагонистик каршылык түгел бу, әлбәттә, үсеш каршылыклары гына. Шушы каршылыкларны янәшә кую гомуми үсеш өчен бик файдалы бер зарурилык түгел микән?» Мөнир үзен дулкынландырган сорауны шул рәвешчә теоретик нигезләп тә куйды. ... Менә хәзер Мөнир бюро членнарының да һәм баштарак үзенең дә, барысыннан да бигрәк, күп кенә колхозчыларның да Җиһангирга 90 ышанып бетмәүләрен җиңеп чыгып, аның биредә председатель булып сайлануына ирешүеннән чын-чыннан эчке бер горурлык кичерә иде. Олырак нәтиҗә чыгарырга әле иртәрәк иртәсен, шулай да егет моңарчы үзенә ышанучыларның йөзенә кызыллык китергәне юк, ә ышанмаучылык бозын көннән-көн эретә бара. Мөнирне аеруча куандырганы шунысы иде: бик еш кына бәхәсләшсәләр дә, нигездә, Гөлзифа белән Җиһангир эштә бик тиз уртак тел таптылар. Икесеннән дә аерым-аерым бер-берсе турында фикерләрен сорашканы бар Мөнирнең. — Беләсезме, Мөнир Сафиевич,— диде Җиһангир, — әгәр ниндидер сентиментальлек, бер тилелек дип карамасалар, мин һәр көн иртән гыйбадәткә килгән кебек Гөлзифа апа янына килер идем дә аның алдында маңгаем җиргә тигәнче башымны ияр идем. Ихластыр әгәр! Юкса, болай бит... Мин бирегә әзергә хәзер диярлек кенә килдем. Ә Гөлзифа апа никадәр авыр еллар аша колхозыбызның шушы көннән-көн чәчәк ата баручы бүгенгесен хәзерләп килгән, никадәр бетмәс- төкәнмәс түземлек һәм тирән ышаныч белән көрәшеп килгән. Бик зур бурычлы без аның алдында, бик зур бурычлы. Ләкин егетнең кара кыйгач кашлары шунда ук бик кырыс җыерылып та өлгерде: — Только, иптәш Гарәпшин, Гөлзифа апаның үзенә бу турыда сиздерә күрмәгез тагын. Ату... Кичә генә әйтешеп алдык әле. Агролабора- тория мәсьәләсендә. Аның кирәклеген бик яхшы беләбез дә бит, ничек барысына да берьюлы средство җиткезәсең?.. Кызып китеп, катырак әйтелде. Менә сиңа кирәк булса, гыйбадәт! — Кайсыдыр галим әйткән бит, — диде Гөлзифа үз нәүбәтендә,— һәрбер бөек фикер гади арифметикадан башлана дигән. Шуның ише, Җиһангир да хуҗалыкны һәр вак-төягенә кадәр төгәл исәп-хисапка корып җибәрде. Ничек дип кенә әйтергә?.. Хуҗалык итү культурасы алып килде димме, әллә хуҗалыкны фән нигезләренә кора бара дияргәме? Моңарчы бездә нәкъ шушы як аксый иде дә. Ничектер, теге борын- борыннан килгән «кара исәп» дигән нәрсәгә генә күнеккәнбез. Башлы, бик башлы егет булып чыкты председателебез. һәм, Җиһангир кебек үк, кисәтеп куйды: — Булатовның үзенә җиткермәссездер ич минем сүзләрне? Юкса, масаеп китмәгәе дим егет. Эштә төрле чак була... ... Булатовның бик күп саннар, ләкин һич тә алай ялыктыргыч саннар түгел, ә берсеннән-берсе мавыктыргычрак, һәрберсе күңелдә ниндидер тынычсыз да, куанычлы да очкын уятып җибәрә торган саннар тулы доклады дәвам иткән арада, Мөнир әнә шуларны хәтереннән кичереп утырды. Җиһангирның бу докладын ул инде алдан ук укыган, өйрәнгән иде. «Игенче» колхозы әле хуҗалык исәбенә районда беренче булып күчә, шунлыктан бу тәҗрибә Мөнирне аеруча кызыксындыра иде. Докладтан соң фикер алышулар башланды. Бу чыгышларда да саннар һәм саннар әледән-әле яңгырап торды. Мин бер чыгышны сүзгә-сүз язып китми булдыра алмыйм. Асия чыгышы иде бу. Ул күп еллар буе инде сыер савучы булып эшли, ә мондый җыелыш-мазарларда аның әле үз гомерендә иң беренче тапкыр сөйләве иде. — Мин дә бер генә сүз әйтим әле, — диде ул кулын күтәреп. Аны трибунага чакырдылар, ләкин Асия, моны бөтенләй дә ишетмичә, урыныннан торуга ук тотлыга-тотлыга сөйли дә башлады. — Менә монда ни... иптәш Булатов әйтеп китте... Эһм. Берәмлек... Ни... һәр азык берәмлегенең күпмегә төшүен исәпләп чыгарырга кирәк ди. Белмим, чөгендер дә ул берәмлеккә керә торгандырмы?.. Анысын белмим. Бер 91 'елны без бакчабызга утыртырга бәрәңге җитмәгәч, калган урын буш тормасын дип, чөгендер чәчеп куйган идек. Теге елларны иде әле ул, ипи урынына да, ит урынына да бәрәңге ашаган еллар. Менә шул. Аптыраганнан гына чәчкән идек, хәрап та уңдык без ул чөгендердән. Берсе- берсе бозау башы хәтлеләре бар иде, һич арттырусыз менәтерә. Турыйбыз да бирәбез сыерга, турыйбыз да бирәбез. Үзебез дә пешереп ашыйбыз. Күптәннән кибеткә шикәр кайтканы юк иде ул елларны, татлыга рәхәтләндек кенә. Әмма мин монысы турында түгел әле. Сүзем бүтән нәрсә турында иде. Болай... Шул елны сыерның сөте хәрап та күп булды менәтерә. Үзе шундый куе була торган иде, кичтән савып калдырган сөтнең өстенә ярты чиләк калынлыгы булып каймак утыра торган иде, һич арттырусыз менәтерә. Шул елны бәрәңгебез дә яңа өлгергәнче бик иркен җитте. Нигә дисәң, сыерга күбрәк гел чөгендер ашаттык. Турап та бирәбез, пешереп тә, башакка кушып та. Башка елларны ярты кыштан ук бәрәңгебез бетә иде. Менә шул. Чөгендер аркасында сыер да тук булды, үзебез дә... Шул ук бер җир ләбаса үзе! Әлеге берәмлек дигәннән әйтүем. Чөгендер дә ул берәмлеккә керә торгандырмы, анысын белмим. Әмма ни... Исәпләп карарга иде, бераз бәрәңге җирен киметү хисабына димме, чөгендер чәчсәк нишләр икән? Әйтәм ич, теге елны без бик уңдык аннан, югыйсә. Орлыгын Шәрәфи абзый биргән иде аның, авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең. Менә шул. Исәпләп карыйсы иде... Минем бетте. Аңа бик күңелле генә шаулаша-шаулаша кул чаптылар. (Мондый эшлекле җыелышларда, гомумән, алай кул чабу гадәте юк иде үзе.) Барысыннан да катырак һәм озаграк кул чабучы Гөлзифа булды. Асиянең язмышы күп еллар буе Гөлзифаны бик борчып, күңелен бик әрнетеп килде. Моннан җиде-сигез ел элек ул Югары Ташлыярда тимерче булып эшләүче, үзеннән шактый өлкән яшьтәге берәүгә кияүгә чыкты. Тимерченеңшуннан элек кенә хатыны үлеп, ике баласы белән тол'калган иде. Асия үзе тормышыннан әллә ни зарланмый, шулай да ул елларда күзгә күренеп ябыкты. Ире бик эчә диделәр, берсеннән-бер- се ике малае үги әниләренә гел җәберләрен салып, дөньяга килмәгән әшәке сүзләр ишеттереп торалар икән, диделәр. Асиянең үз баласы да тугач, хәлләр тагын да авырайган. «Үзең бер әрәмтамак, инде тагын әрәмтамаклар арттырасыңмы», дип, ире эчеп кайткан саен Асиягә кул да күтәрә икән, диделәр. Гөлзифаның авыл хуҗалыгы мәктәбендә укып йөргән еллары иде бу, боларның барысын да ул ялга кайткан араларда гына ишетә, үзенең балалык һәм яшьлек дустына ярдәм итә алмавына бик әрни иде. Хәзер инде хәлләр бөтенләй үзгәрде. Асиянең үги уллары ФЗӨлар төгәлләп, шәһәрдә эшлиләр. Асия колхозда сыер савучы, аена җиде йөз-сигез йөз сумнан ким алганы юк. Әйтеп карасын хәзер аңа ире әрәмтамак дип! Менә бүгенге тәүге чыгышы белән Асия Гөлзифаны тагын да куандырды. Ни генә булмасын, Асиянең алай җиңел булмаган тормыш юлында яңа бер баскычка күтәрелүен күрсәтә ич бу. Чыгып сөйләргә теләүчеләр бик күп иде әле, ихтимал, төн уртасы авышканчы утырсаң да бетәсе түгел иде. Шунлыктан, чыгышларны хәзергә туктатырга, бу турыда сөйләшүне бригада җыелышларында дәвам иттерергә булдылар. Җыелыш ябык дип белдерелгәч тә, кешеләр тиз генә таралышмыйча төркемтөркем булып бер-берсенә үз дәлилләренең дөреслеген, кемнәрнеңдер ялгышуын кыза-кыза исбат итеп тордылар. — Күрәм, у килештән сез барлык колхозчыларны экономистларга да философларга әверелдереп бетерәсез тиздән, — диде Мөнир Гөл- 92 — Ә бит, Мөнир Сафиевич, крестьян ул элек-электән шактый үткен экономист һәм үзенчә философ та. — Анысы шулай. Тик без аның ул сыйфатларын һич тә тиешенчә уятып, кузгатып җибәрә белмәгәнбез әле... Йә, өч көн торгач исәнме әле, кодагый, дигәндәй, тазалык-саулыклар ничек соң? — Зыянсыз. Үзегез авырышмыйсыздыр? — Җен кебек. Кайчандыр миңа берәүләр шулай дип җавап бирәләр иде бит. Икесе дә күңелле генә көлешеп алдылар. — Ул чагында Мөнир Сафиевич та чәченә чал төшкән райком секретаре түгел, ә япь-яшь Мөнир иде шул, — диде Гөлзифа һәм, ул вакытлардан бирле үткән гомерне исәпләгәндәй, сорап куйды:—Дания белән Рәфикъ дәү булганнардыр инде? — Аларның ни арада үскәннәрен дә сизми каласың. Дания быел икенче класста инде. Әти кеше булганга да кайчан гына әле үзе... Ә Йолдызның уңышлары ничек? — йолдыз да икенчедә. Бу арада бик курка башладым әле. Очын китмәгәе дим кызын. — Әллә! ДҮондый хәсрәт бик иртә төшкән түгелме соң әле башыңа? — Беркөнне Айсылу исемле иптәш кызы белән идарәгә йөгереп килгәннәр. Күзләре ут күк яна, сулулары капкан. Әни, ди, без болай дип килештек хәзер, ди. Менә Айсылу, айның сылуы булгач, айга оча, ә мин, йолдыз булгач, йолдызга очам, ди. Мөнир шаулатып көлеп җибәрде. — Кара син аларны, ә! Әнә бит нәрсә турында хыялланалар. Шәп! — Менә шуннан бирле эчкә пошаман төште... Мөнир, һаман да уйчан гына елмайган килеш, «даа» дип сузып куйды. — Мин үзем дә бик хыялый идем кечкенә чакта, — диде Гөлзифа.— Хәзер хыял канатларыма утырып, әллә кайларга, бик еракларга очып китәргә генә тора идем. — Ә бит хыяллана белү искиткеч яхшы нәрсә ул! — Мөнирнең күзләре бөтенләй сабыйларча очкынланып китте. — Хыяллансыннар алар, балалар, күбрәк хыяллансыннар. Хыялларыннан суыта күрмә тагын син аларны. Минемчә, кешедә иң мөһиме—хыял канатларының бөркетнекедәй куәтле булуы һәм хезмәткә чын мәхәббәт. Кешене, иң беренче,, шушы сыйфатлар көчле итә. Кеше, барыннан да бигрәк, шушы сыйфатлары белән авырлыклар сынавыннан тагын да көчлерәк, матуррак булып чыга. Ә инде шушы сыйфатлардан мәхрүм икән кеше, авырлыклар мондыйларның канатларын бик тиз сындыра, гарипләтә... ... Алар шулай сөйләшеп торган арада уку өе бушап та калган икән. Тышта җыелыштан таралучыларның күңелле шау-шуы, башка бригадалардан килгәннәрне өйләренә алып кайтучы машиналарның уздырыштан гүләүләре ишетелә иде. Ә ерак та түгел өздереп-өздереп берсе гармонь суза. Сизелеп тора — гармонь телләренә бар йөрәк моңын салып, үзенең иң нечкә хисләрен кушып, онытылып та уйный егет. Машиналар гүләве, урам шау-шуы бу моңны, бу нәфис аһәңне каплый алмый; гармонь телләре үз сүзен барыбер күңел түренә үк җиткерә, башка бар ят авазлар ничектер ишетелмәс була... — Менә бит ничек, — диде Мөнир үзенең әле генә сөйләгәннәре- нәме, әллә шушы тынгысыз-моңсу гармонь көенәме җавап биргәндәй, уйчан гына әйтеп куйды. Алар сүзсез генә ишеккә таба атладылар. Ни арада гына таралышып беттеләр соң әле барысы да? Әле генә бүлмә эче шау килеп тора, Җиһангир да шушында гына, аларның сөйләшүләрен бүлдерергә базмыйчамы читтәрәк кенә басып тора иде бит. 93 Нәрсәдер турында сөйләшәсе, киңәшәсе бар, дигән иде ул, кай арада гына чыгып та киткән соң әле? Гармонь һаман да моңлана, сыза иде. Җыелышта әле генә яңгыраган бар бәхәсләрдән тыш, менә хәзер генә сөйләшкән бар хыяллардан тыш, дөньяда әле бернинди сүзләр белән дә әйтеп биреп булмый торган башка бер куаныч, бүтән бер сагыш та барлыгын хәтергә төшерә, шуны көйли иде гармонь. Ул турыда нәкъ менә гармонь телләре генә әйтеп бирә ала да шул... Гөлзифа белән Мөнир ишектән чыгуга, машинадагы кызлар кулларын болгый-болгый шаулашып алдылар. — Гөлзифа апа, Гөлзифа апа! Сине көтәбез. — Әйдә, Гөлзифа апа, безнең белән! — Толыпка төреп кенә апкайтабыз үзеңне. Булатов та җитез генә кабинка ишеген ачып куйды. — Рәхим итегез! Ләкин Гөлзифа кызларга да, Булатовка да, тегеләрне озатып кал- гандагыдай итеп, тиз-тиз кул болгады. — Барыгыз, бар! Мин җәяү генә кайтам. Булатов ялт итеп Мөниргә, аннары Гөлзифага карап куйды да кабинка ишеген дөрселдәтеп япты. — Мәйлегез, алайса, — диде һәм тиз генә өскә менеп китте, аннан Мөхлисәттәйне кабинкадагы буш урынга куып төшерде. Машина кузгалды. «Бер дә ике сөйләшеп тормас үзе, әйтер дә кисәр», дип, Гөлзифа Җиһангир турында үз алдына гына елмаеп уйлап куйды. Ләкин шунда ук нидер исенә төшеп һәм шуны хәтерл-әргә тырышып, кашларын җыерды. Нәрсә соң әле? Ах, әйе, Җиһангир нәрсә турындадыр сөйләшәсе- киңәшәсе бар дигән иде бит. Мөнир белән сүзгә мавыгып китеп, бая да аның шулай нидер көтеп басып торуына игътибар итә алмый калды, инде менә тагын... Бәлки, юлда сөйләшеп кайтырга уйлагандыр ул. һай, шул кызулыклары... Бер дә ике әйтеп тормас! Бер караганда, бик әйбәт тә аның ул гадәте. Вак-төягеннән алып олы мәсьәләләргә кадәр принципиаль. ...Ә гармонь һаман да өздереп-өздереп сыза иде... II Инде менә Югары Ташлыяр утлары да күренмәс булды, шушы үрне күтәрелүгә үзләренең Түбән Ташлыяр утлары да җемелди башлар... Ә гармонь тавышы һаман да колак төбендә генә яңгырап тора. Юк, нигә инде әллә кайдагы гармонь тавышы бирегә хәтле ишетелә алсын ди? Булмаганны... Шулай ишетелгән күк булып тоела гына инде ул, күрәсең. Шагыйрьләр ниндидер күңел кыллары турында язарга яраталар. Бу көй дә^ шулай күңел кылларын тибрәтептибрәтеп яңгырый микәнни? Нинди көй әле ул? «Кыр казлары», «Юксыну», «Айлы төн»... Юк, болар- ның берсе дә түгел, ниндидер бөтенләй башка көй бу. Бик таныш та, моңарчы һичкайчан ишетелмәгән дә көй. Тыңлаган саен тыңлыйсы да килеп тора ул көйне, шул ук вакытта, тизрәк кенә туктасын, ишетелмәс булсын иде инде... «Авырлыклар мондыйларның канатларын бик тиз сындыра». Кемне күздә тотып әйтте икән соң Мөнир бу сүзләрне? Шулай ук, Давыт турында әйтте микәнни? Әйе, бигрәк тә инде канаты сынган кошка охшаган иде шул Давыт ул көнне. Терсәкләрен шулай бик уңайсыз тырпайтып, башын хәлсез генә салындырып басып торулары һич күз 94 алдыннан китәсе юк — нәкъ инде канаты каерылган бичара бер кош иде... Әй, нәрсә яшерергә, Гөлзифаның үзенең дә Давыт яныннан кайткан ул көннәрендә шундый бер мескен кошчыктан әллә ни артык җире юк иде лә. Бөтен дөньясында аны һичбер нәрсә кызыксындырмый, аз гына да күңелен кузгатмый иде. Әллә бармы бу фани дөнья, әллә барысы да асты-өскә килеп җимерелеп беттеме, Гөлзифа үзе дә яшиме бу дөньяда, әллә инде хәзер ул үзе дә юкмы — барыбер иде. Болары барыбер, ләкин бөтен зур дөньясында бар нәрсәләрдән өстен, бар җаннардан да җанлырак, барысыннан да кадерлерәк бер җан бернигә карамый һаман да яши иде. Ул — аның йөрәк пәрасе Йолдыз! Гөлзифа көннәрен дә, төннәрен дә үзенең нәние белән булашып үткәрә — ничәме тапкырлар гына чүпрәкләрен алмаштыра, ничәме тапкырлар гына бәйләвен чишеп төрә, иртәсенкичен озаклап коендыра, врач әйткән вакытның минутын да уздырмыйча имезә, — кыскасы, бу эш мәшгуле тәүлек буена җитә иде. Бәйләвен алмаштырырга чишеп ташладымы, кызчыгын шашып-ша- шып сөя, үбә башлый, йотылыпйотылып бу бар исләрдән дә тәмлерәк парлы бәбәй исен исни, үзе, «бу кадәр дә сөеп, сөт сөякләрен имгәтмәгәем тагын» дип тә шүрләп куя. Имезергә утырдымы, тагын бар саклыкларын онытып, бәбәен елатканчы сөяргә тотына, шунда ук коты чыгып, нишләргә белмичә юата башлый, беразга нәниен өф итеп кенә күтәреп йөри дә тагын онытылып китеп, кысып-кысып сөяргә тотына иде... Беркөнне бик әдәпле генә ишек шакып, аларга Хәмдисв килеп керде. Иеләбәгелә исәнләште, бик төче елмаеп нәрсәләрдер сөйләде, нәрсәләрдер сорашты. Хәзер инде аның бер генә сүзе дә истә калмаган, тик әнә шул төче елмаюы гына хәтердә. Аннары ул, ничектер сүз арасында, гына Гөлзифаның алдына әлеге дүрт битле акт кәгазен китереп куйды, кулына автомат каләм тоттырды. Гөлзифа бер сүз дә әйтмичә, берни дә уйламыйча кул куеп җибәрде... Әйе, алай сынып ук чыкмаса да, Гөлзифаның да канаты имгәнеп алган булган, күрәсең. Юкса, нигә инде шулкадәр дә карусыз-нисез бу күрәләтә хаксыз актка кул куярга иде? Дөрес, аңа, Гөлзифаның үзенә генә кагылышлы яктан караганда, бу кул куюдан әллә ни зыян килмәде. Күпмедер хезмәт көне белән штрафка тарттылар да шуның белән эше бетте. Хезмәт көненең бәясе дә күпме генә иде инде ул елларны... Ә менә Хәмдиев өчен бу кәгазь аның бөтен тормышы, бөтен карьерасы иде. «Күксагыз игү планын өзүчеләрне каты җавапка тартырга» дигән күрсәтмә бик югарыдан килгән иде. Әгәр дә ки Хәмдиев, район җир бүлеге .мөдире, үз өстеннән бар җаваплылыкны, бар гаепне кемнәрдер өстенә, атап кына әйткәндә, менә Гөлзифа өстенә аудармаса. үзенең бу ияләнгән постыннан очып төшәчәген бик яхшы сизенә иде. Постыннан мәхрүм булып кына да калыр иде микән әле... О, нинди дә булса башка берәр эшкә сәләтләре шикле булса да, югарыдан искән җилнең кая табарак искәнен, бу җилнең үз җилкәләренә (һәм кесәләренә) нәрсә вәгъдә иткәнен сизү сәләте гаять үткен була мондый кешеләрдә. Гөлзифа болары турында, әлбәттә, белми иде. Ләкин күңел дигәнең хаксызлыкны болай да сизеп алучан. Димәк, аның ел буе хәзерләгән бодай җирләренә быел да Хәмдиев кебекләр теләсә нәрсә чәчәргә план җиткерә ала, колхозның байлыгы, кешеләрнең хезмәте белән теләгәнчә идарә итә ала? Шулай булып чыга һәм Гөлзифа нәкъ әнә шул турыда кул куйган булып чыга түгелме соң?.. Давытны, аның Давытын аныкы түгел иткән, аны канаты сынган кошка әверелдергән сәбәпләрнең дә- берсе менә шушы түгел идеме соң инде? Юк, моны болай гына калдырырга һич тә ярамый. Нәрсәдер эшләргә, ниндидер чарасына керешергә кирәк. Әй, Давыт, Давыт... 95 Күңел әрни, нәрсәдер эшләргә, ниндидер чарасына керешергә кирәк икәнен дә белә, ләкин үзе нәрсә дә булса эшләрлек хәлдә түгел иде әле. Ә Йолдыз әнә бик тырышып, мыш-мыш килеп,арып-талып имде- имде дә күкрәккә борынын төртеп йоклап та китте, йомшаккаем минем, кадерлем!.. ... Нәкъ менә шушы көннәрне аның исеменә зәңгәр конвертлы бер хат килеп төште. Дәфтәр битенә тәгәрәп торган бик ачык хәрефләр белән язылган кыска гына хат иде бу. «Исәнме, Гөлзифа! Бу хатны. Сезгә иң яхшы теләкләр теләүче, үзегез белмәгән, ләкин Сезне шактый әйбәт белүче берәү яза. Беләм, Сезгә бу көннәрдә бик авырдыр. Ләкин ниндидер алама бер болыт кисәге каплаганга карап, кояш яктыртудан туктамый. Нинди генә әшәке бураннар дуламасын, язның килүен туктата алмый. Болыт кисәге таралып юкка чыгар, бураннар дулап мат ашыр-мат ашыр да туктар. Кояш елмая бирер, матур язлар килер... Хәер, Сезгә бу турыда артык сөйләп торуның кирәге дә юк. Моңа Сез үзегез дә чын күңелдән ышанасыз. Шулай да башыгызны югарырак, Гөлзифа! Сезгә иң изге теләкләр теләп калучы — таныш булмаган дустыгыз.» Кем икән соң ул, таныш булмаган дус? Кызык, үзе таныш булмаган, үзе дус. Кем булыр бу? Зәңгәр конвертта кире адрес юк иде. Ләкин марка өстенә чапылдатып китереп баскан кара почта печатеннан хат үзенең юлын райүзәктән башлаганлыгы аңлашыла. Әй, үзебезнең үк яшьләр маташтыра торгандыр әле. Беркөнне генә Кадрия кереп чыккан иде бит. «Колхоз комсомол оешмасыннан» дип нәни-нәни күлмәкләр, җәймәләр һәм дөнья чаклы конфет-прәннекләр төяп китергән... Бу хатны да шулар оештыргандыр әле, тик юлны адаштыру өчен генә райүзәккә барып салганнардыр. — Ниндидер бер алама болыт кисәге каплаганга карап, кояш яктыртудан туктамый. Нинди генә әшәке бураннар дуламасын, язның килүен туктата алмый. Әйе, әйе, мөмкинме соң кояш яктысын капларга! Ә яз, әнә, инде килеп тә җиткән ләбаса. Түбә кыегы буйлап асылынган җемелдек бозлардан зың-зың килеп энҗе-зөбәрҗәттәй тамчылар тама. Барысы да берьюлы таммыйлар алар, үз нәүбәтләрен бик белеп кенә, матур бер көйгә салып тамалар. Абзар түбәсе белән тигезләнә язган ап-ак көрт, инде күгелҗем-көрән төскә кереп, ястык зурлыгы гына булып калган. Юк, ястык түгел, каядыр сикерергә хәзерләнеп җиргә сеңгән шаян песине хәтерләтә бу көрт кисәге, ‘һәм ул, чыннан да, менә-менә кисәк кенә талпынып сикереп китәр дә юкка чыгар кебек... Күрче, әнә сыерчык та килгән икән ич. Өй түрендәге карт миләш агачы ботагына баскан да җилпенеп-җилпенеп тә сайрый. — Әнә, кызым, сыерчык килгән. Күрәсеңме? Чүт-чүт-чүт, йолдызкаем, үс-үсүс, ди. Чүт-чүт-чүт, йолдызкаем, үс-үс-үс! Халидә түти дә тәрәзә янына килеп басты. Гөлзифа, бер урамнарны әйләнеп, һавалар алмаштырып керәсең бар. Бигрәк матур көне! Бу арада беркая чыкканың юк. Әйе шул. Әни, миң иртәгә райүзәккә барып кайтсам нишләр икән? Бала белән сиңа бик кыен булмас микән? Бар, кызым, бар. Барасы җирең булса, бер дә аптырап торма, ичмасам. Сускине^ авызга кабып алабыз да әнине бар дип тә белмибез без. Шулай бит, Йолдызым? Тайт сине!.. 96 — И, кара инде, көлгән була бит. Чүт-чүт-чүт, үс-үс-үс! Әни, иртәгә җыеныйм әле мин, алайса. Райкомга керәсем бар иде. Мөнир Гарәп- пшнның үзе янына. Гөлзифа килеп кергәндә, Мөнир тәрәзә янында ишеккә арты белән басып тора, нидер күзәтәме, әллә берни дә күрмичә уйланадыр иде микән? Гөлзифа кереп сәлам бирүгә, ялт итеп борылып карады, чак кына сискәнеп тә китте шикелле... — Гөлзифа? — диде ул ничектер сәерсенеп кенә һәм шунда ук яңакларын уем-уем бик таныш җыерчыкландырып, күңелле елмаеп җибәрде. — Нинди шәфкатьле җилләр ташлады әле болай? Бик вакытлы булды әле бу. Юкса, мин үзем сезгә барырга җыена идем инде. ... Әйе, Мөнир, чыннан да, Түбән Ташлыярга, нәкъ менә Гөлзифа янына барырга уйлап тора, дөресрәге, барыргамы-юкмы дигән, болай карауга бик гади генә, әмма тормышның һич уйламаган четерекләре белән шактый катлауланып өлгергән шушы мәсьәләне һичничек хәл итә алмыйчарак тора иде. Бу җаваплы постта беренче генә көннәре иде әле Мөнирнең. Язмыш нәкъ менә шушы көннәрендә аның алдына бу кадәр дә көтелмәгән сорау китереп куяр дип кем уйлаган? Хәер, төптәнрәк уйлап караганда, бик үк көтелмәгән сорау да түгел иде бу. ...Берьюлы бик күпләрнең йөз-кыяфәтләреи күз алдына китерү, хәтерләү сәләте гаять көчле иде Мөнирдә. Бу йөз-чырайлар ниндидер бер үк кыяфәттә генә дә тормыйлар, ә һәрвакыт йә көләләр, йә бик җитди булалар, йә бик моңсу, йә ташып торган ачулы төстә күз алдына киләләр. Ниндидер исемсез, каядыр күреп кенә калган йөзләр дә түгел алар, һәрберсенең исеме, язмышы, кайгы-шатлыгы да бик хәтердә. Мондый тынгысыз сәләт бик яшьтән уянды анда. Сугыш башланып киткән елны яшь комсомол оешмасы секретаре Мөниргә бригадир да, кладовойчы да булырга, шактый вакытлар кол- хоз председателе вазифасын да үтәргә туры килде. Утырып ашауны, чишенеп йоклауны онытты егет ул көннәрдә. Ирләрен, әтиләрен фронтка озаткан, бүген озатучы, иртәгә озатырга җыенучы апалар, үсмерләр белән уракны тизрәк төгәлләргә, ашлык тапшырырга кирәк, туңга сөрү, көзге чәчү килеп җитте, ул арада көнбатыш районнардан эвакуацияләнеп олау-олау бала-чага, хатын-кыз кайтып төште. Уртак һәм һәркемнең үзенчә кайгы-хәсрәте, бердәм һәм һәркемнең үзенчә уйомтылышы, эш тырышлыгы. Шушыларның һәммәсе, һәммәсе авылда кайсыдыр ягы белән Мөнирнең дә хәсрәте, Мөнирнең дә уй-омтылышы булып әверелде һәм, барыннан да бигрәк, болар барысы да теге-бу дәрәҗәдә Мөнирнең дә сизгерлегенә, аның да оештыру осталыгына, аның да теге-бу мәсьәләне ничегрәк хәл итүенә бәйләнгән иде. Бик күпләрнең язмышы, бәхете өчен чын җаваплылык хисе нәкъ мейә шушы көннәрне уянды Мөнирдә. Бу олы хис аның бөтен тормышының чын мәгънәсе, чын яме булып әверелде. Комсомолда эшләгән елларыннан башлап, бер бик таныш йөз Мөнирнең күз алдына аеруча ачык булып килеп баса торган булды. Ул — Гөлзифа, һәрвакыт хәрәкәттә күз алдына килә ул, һәрвакыт нидер эшли Гөлзифа. Әнә ул ирләрчә киң-киң селтәнеп, шул ук вакытта иңбашларын бик нәфис-сөйкемле уйнаклатауйнаклата, печән чаба... Әнә дилбегә очын баш өстендә зыр-зыр әйләндерәәйләндерә атын куалап, басу юллары буйлап чаба... Әнә ул шул елмаюын яшереп кенә офтангандай итеп, «әй, апалар, апалар, ни күрмәсә сыер башы белән хатын башы күрә инде. Әйдәгез, булмаса, тагын бер селкенеп алыйк», дип, төрле шаян сүзләр белән бригадасын эшкә дәртләндерә... Әнә бик тыныч та, килешмәс ачу да белән колхоз җитәкчелегенә үрләгән карак лар турында, хезмәткә-түләүдәге хаксызлыклар турында сөйли... Әнә басуда кулына бер уч туфрак алган да аңа шулкадәр дә изге итеп, чын ярату, ихлас соклану белән карап тора... Туган ягына райком секретаре итеп тәкъдим ителгән көннәреннән үк Мөнирнең күз алдыннан берәм-берәм дә, төркем-төркем булып та тагын таныш йөзләр үтә башлады. Кайсылары Мөнирнең кайтуына чын-чын- лап шатлана бу йөзләрнең, кайсылары бик сынаулы карый, ә кайбе- рәүләрдә бик оста яшеренгән астыртын дошманлык, ниндидер сагаю да сизелә... һәм шул бик күп таныш йөзләр арасыннан аеруча ачык, аеруча чын булып Гөлзифа килеп баса. Аның ни уйлаганын инде һич ялгышусыз шунда ук белеп була. Көлмәгәндә-елмаймаганда да әллә кай җирендә генә һәрвакыт ниндидер шук очкыннар сизелеп торган бу чөм-кара күзләр эчкерсез-саф ышану белән карыйлар, шунда ук бу ышанычны тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк аклыйсы килә башлый. Районга кайтып, колхоз, авыл Советы, партоешма җитәкчеләре белән беренче танышып чыкканнан соң ук, Мөнирнең күз алдына яңадан Гөлзифа килеп басты. «Колхоз председателе итеп тәкъдим итәргә дә бик лаеклы кандидат бит ул! — дип, бу фикеренә үзе дә чын-чынлап шатланып уйлап алды Мөнир.—Җиргә булган бу чиксез мәхәббәте, кешеләр белән бик тиз һәм бик табигый уртак тел таба алу сәләте, өстәвенә, ничә еллар буе бригадир булып эшләү тәҗрибәсе... Бик лаеклы кандидат ул!» Ләкин язмыш Гөлзифага башка юллар да хәзерләп куйган булып чыкты. Тиздән Мөниргә Гөлзифаның гаилә фаҗигасен сөйләделәр. Бу хәбәрне аңа Хәмдиев җиткерде. Аннары ул Кәримованың политик яктан дөрес булмаган ниндидер сүзләр ычкындыруын, югары оешмаларга карата зарарлы фикерләр белдерүен, ниндидер күксагыз чәчүлекләре турында сөйләп китте. Ләкин Мөнир инде боларның берсен дә юньләп ишетмәде... Гөлзифаның бу күңелсез язмышында кай ягы беләндер үзен дә гаепле сизде ул. Шушы үкенечле авыр хис аны бер мәлгә тәмам миңгерәтеп җибәргәндәй булды. Мөнир Гөлзифаның Давытка булган саф мәхәббәтен бик яхшы белә һәм... яшерен-батырын түгел, бераз көнләшә дә иде. Бу мәхәббәтне ул комсомолда эшләгән елларында ук, әле Давытның армиядән кайтмаган чакларында ук сизеп йөрде. Кызның Давытка булган шулчаклы да саф, шулчаклы да мул мәхәббәтен күргән саен Мөнир аңа сокланып бетә алмый, шунда ук күңел түрендә әлеге әрсез көнләшү дә уяна иде. Уяна, ләкин бу ямьсез хискә ирек куярга ярыймы соң! Мөнир иң каты, иң аяусыз сүзләр белән үз-үзен тирги башлый иде. Ни хакың бар синең кеше бәхетеннән көнләшергә! Кайдан килеп туды әле синдә мондый шыксыз хис? Аңа аз гына да уянырга ирек кую җинаять ул! Моңа хакың юк синең, хакың юк!.. Давыт армиядән кайтып, райүзәктә эшли башлагач, Мөнир аны, табигый рәвештә, бик җентекләп күзәтә, сыный торган булды. Шушы кадәр дә зур мәхәббәткә лаеклы микән соң бу егет? Төскә-буйга бик чибәр, зифа. Үзен шактый тыйнак һәм әдәпле генә тота. Яхшы ук зирәк тә бугай. Ләкин... Юк, шулай да ошап бетми бу егет Мөниргә. Кайсы ягы беләндер Гөлзифаның зур һәм саф мәхәббәтенә бик үк лаеклы түгелдер кебек... Мөнир егетне күзәткән, сынаган саен әнә шундый уйга килә, ләкин тагын мондый нәтиҗәсе өчен үз-үзен тирги башлый иде. Акылыңа кил, төптәнрәк уйлап кара, тиле! Бу синең әлеге яшерен көнләшүең һаман да бетеп җитмәгән дигән сүз түгелме соң? Синең бу егетне өнәп бетермәвең нәкъ әнә шуның аркасында килеп чыкмый микән? Сәламәт акыл 7. ,с. ә.м № 4. 97 98 белән фикер йөртергә кирәк, секретарь иптәш... Кеше бәхетеннән көн* ләшергә, кеше бәхетенә тыгылырга хакың юк синең, хакың юк!.. Үзендәге бу каршылыклы хисне җиңү, дөресрәге, ул хискә артык, көчәергә ирек куймау никадәр газаплы икәнлеген, моңар ничәме йокы-; сыз төннәр корбан ителүен Мөнир бер үзе генә белә. Ләкин... Хисләреңә һәрвакыт акылны гына баш итеп кую һаман да дөрес кенә булып бетми икән шул ул, һай, дөрес кенә булып бетми икән. ... Үз вакытында каршылыклы хисләр белән көрәшү никадәр газаплы булса, инде менә бу авыр үкенү икеләтә кыен иде Мөниргә... Иртәгесен ул һичшиксез Гөлзифа янына барып кайтуны бу көннең, иң кичектергесез бурычы итеп билгеләп куеп, чигәләре һаман да туктаусыз зыңлап торган хәлдә эшкә килде. Ләкин кичә Хәмдиев сөйләгәннәр Гөлзифа турында сөйләшүнең башы гына булган икән әле ул. Кабинетына кереп өстен чишенүгә, райсовет председателе урынбасары Зимагулов килеп керде, һәрвакыт каядыр ашыгучы, һәрвакыт «мәсьәләне кабыргасы белән куярга» яратучы бу кеше бүген дә ишектән керүгә үк үз йомышын сөйләп бирергә дә кереште. — Мин бер генә минутка, иптәш Гарәпшин... Шундый бер мәсьәлә бар. Мин аны сезгә кадәр дә күтәргән идем инде, сезнең белән дә киңәшеп карамыйча булмый... — Ул тагы да битәр рәсми-җитди тонга күчеп, дәвам итте: — Авыл хуҗалыгы алдынгыларына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирүнең, орденнар һәм медальләр белән бүләкләүнең шартлары турында СССР Верховный Советы Президиумының 1947 ел апрель Указы нигезендә бүләкләнүгә лаеклы кешеләр безнең районда да бар. Мәсәлән, «Игенче» колхозы бригадиры Гөлзифа иптәш Кәримованың уңыш алу күрсәткечләре Социалистик Хезмәт Герое исеме бирүгә лаеклы. Ләкин... Зимагулов, кулындагы папкасын әйләндергәләп, тотлыгып калды. — Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм,—диде Мөнир бик тыныч кына. — Ләкин... Беләсезме, иптәш Гарәпшин, кайбер шартлары килеп җитми. Колхоз дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары тапшыру планын үтәп бетермәгән. Бу бер. Икенчедән, Указда күрсәтелгән санга җитәр өчен Кәримованың уңыш алу күрсәткече һәр гектардан утыз, алты килограммга кимрәк. Беләсезме, нибары утыз алты килограмм... — Шуннан? — Беләсезме, иптәш Гарәпшин... Мин бу мәсьәләне сезгә кадәр дә бер күтәргән идем инде. Ни бит... — Зимагулов кулы белән мәгънәле генә бер хәрәкәт ясап куйды. — Мондый формальность якларын ни... Көйләргә була бит аны! — Конкретрак әйткәндә, нәрсә тәкъдим итәсез? Зимагулов, өстәл аша иелә төшеп, Мөниргә ялварулы төстә карап куйды. — Безнең районның да бер Социалистик Хезмәт Герое булсын иде, иптәш Гарәпшин! Көйләргә була бит моны... — Димәк, күз буяу, алдау тәкъдим итәсез? — Иптәш Гарәпшин... Мөнир Зимагуловның ялварулы күзләренә яңадан бер карап куйды да, үзе дә сизмәстән, ничектер бер юату белән әйтте: — Кая, документларыгызны калдырыгыз. Уйлашырбыз. Зимагулов җиңел-җиңел атлап чыгып китте. Районның һәвәскәр тарихчысы иде Зимагулов. Аның кабинетында зур бер шкаф тулы һәртөрле тарихи экспонатлар саклана. Күгәргән ярты кылыч, сөнге очын, ук башларын хәтерләтүче тимерләр (Зимагуловның бик кайнар раславына караганда, Пугачев явы елларыннан калганнар), болардан тыш ямь-яшел бакыр акчалар, яньчелгән шәмдәлләр, тагын әллә нинди тимер-томырлар... 99 Ә инде Зимагулов мәшһүр кешеләрнең биографияләрендәге шушы районга кагылышлы яклары турында сөйли башласа, никадәр тарихи урыннарда яшәвеңне белеп, үзең дә шаккатырсың. Пушкин Казаннан Оренбургка барышлый безнең фәлән юлдан үткән, Тукай да Уфага барганда биредә туктап ял иткән. Каюм Насыйри берничә җәй рәттән безнең якларда булып киткән. Аннары, беләсезме, фәлән авылда шундый да сөйкемле бер әби бар, беләсезме, заманында шул әби Такташ белән мәхәббәт хатлары алышкан... Инде менә Зимагулов районның борынгы тарихын өйрәнү белән бергә, күрәсең, өр-яңа тарих белән дә шөгыльләнә башлаган. Районның яңа тарихын иҗат итмәкче... Мөнир, Зимагуловның мондый сәер гадәтләрен яхшы белгәнгә күрә, бу сөйләшүгә әллә ни әһәмият тә бирмәгән иде. Ләкин шушы ук көнне булган икенче бер сөйләшү аны җитди уйланырга мәҗбүр итте. Туктаусыз телефон шалтырауларыннан, бер-бер артлы чыгып торган кичектергесез эшләрдән бераз айнып, инде Түбән Ташлыярга чыгып китәм дип урыныннан кузгалуга, ишек шакып-нитеп тормыйча ук район МГБ начальнигы Идрисов килеп керде. Кереп ишек катына баскач кына калын-кырыс тавыш белән: «Мөмкинме?» диде, шак-шок басып килеп күреште дә шундагы диванга хуҗаларча җәелеп килеп утырды. Бераз гына хәл-әхвәлләр, тегесе-монысы турында сөйләшеп торды. Боларны сөйләшкәндә аның тавышы шактый йомшак, үзе гел елмая иде, ләкин тиздән ул яңадан катгый-кырыс тонга күчеп өлгерде. — Киләсе бюрога куярга миндә бер персональ эш бар, исегездә тотыгыз әле, — диде ул боерык биргәндәй өзеп-өзеп кенә. — Нинди эш? — В1\П(б) членлыгына кандидат Гөлзифа Кәримованың политик тотнаксызлыгы турында. — Нидән гыйбарәт инде аның политик тотнаксызлыгы? — диде Мөнир, Идрисов алдындагы портсигарга үрелеп. — Менә, танышырга мөмкин. — Идрисов планшетыннан җитез генә берничә бит бик шома кәгазь алып, Мөнир алдына китереп куйды. Мөнир, тончыгып китеп йөткерә-йөткерә (ничә еллар инде суырган юк иде бу зәһәр төтенне), тиз-тиз генә алдындагы кәгазьләргә күз йөртеп алды: «Югары оешмаларга карата политик дөрес булмаган караш... Оборона әһәмияте булган күксагыз чәчүлекләрен җинаятьчел төстә һәлак итү...» Кайда, кайчан ишеткән иде соң әле Мөнир бу сүзләрне? Ах, әйе, кичә Хәмдиев сөйләгән иде ич... — Сез боларны инде ныклап тикшердегезме? — диде Мөнир, бу шома кәгазьләрне читкәрәк этеп куеп. — Сигнал бик ышанычлы чыганаклардан алынды. — Нинди нәтиҗә ясадыгыз? Идрисов Мөниргә «бу нинди сабиларча сорау инде?» дигән кебек, гаҗәпсенеп кенә карап куйды. — Кәримова ВКП(б) членлыгына кандидат булганлыктан, башта бюрога куярга тиешмен һәм... — Ул кулы белән бик кискен бер хәрәкәт ясады. — һәм мондый политик тотнаксызлык җәзасын алырга тиеш. — Ә сез беләсезме, Кәримова әле партия членлыгына кандидат түгел. Хәзерләнә генә. Идрисовның күзләрендә бер генә мәлгә бик гаҗәпсенү чагылып үтте, ләкин шунда ук аның йөзе элеккедән дә гамьсезрәк төс алды. — Бу кадәресен миңа бик үк дөрес информировать итмәгәннәр, күрәсең, диде ул. Ну что-же... Алайса, мәсьәлә более җиңелрәк. — Ничек җиңелрәк? н — Бюрога куеп мәшәкатьләнәсе генә кул изәп куйды. — Эше бетте! дә юк. — Идрисов баягыча кискен 100 Мөнир, Идрисовның күзләренә туп-туры текәлгән хәлдә, ярсуын көчкә тыеп, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән әйтте: — Кәримова партия члены түгел, ләкин аның каравы, сез партия члены. Аңлыйсызмы? Идрисов инде мәсьәләне хәл кылынганга санап, чыгып китәргә дә җыенган иде, Мөнирнең үзенә текәлгән сыиаулы карашы белән очрашып, ялтыр козыреклы фуражкасын кулына тоткан килеш кире урынына утырды. — Төшенеп җитмим, иптәш Гарәпшин. — Ә сез төшенергә тырышыгыз. Кеше язмышы турында чын коммунист күзлеге аша фикер йөртеп карагыз. Аларның күзләре яңадан очраштылар. Ниндидер сагаю да һәлм кинаяле кисәтү дә чагыла иде Идрисовның йомылу белмәс соры күзләрендә. — Хезмәт вазифам таләп иткәнчә эш итәчәкмен, — диде ул, хәзер инде каядыр читкә караган килеш. — Ә сез хезмәт вазифагызга да, иң беренче, партия күзлеге аша карагыз. — Рәхмәт... акыллы киңәшегезгә, — диде Идрисов һәм урыныннан торды. Аннары ачыктан-ачык ясалма-мыскыллы итагать белән саубуллашып чыгып китте. Мөнир кулындагы сүнгән папирос төпчегенә җирәнү белән карап торды (Идрисов портсигарыннан алды түгелме соң ул аны?), аннары ашыга-ашыга тәрәзә янына килеп, төпчекне ачу белән форточкадан атты. Өстәл янына килүгә, телефоннан шалтыратып, Хәмдиевне үз янына чакырды. Хәмдиев бик тиз килеп җитте. Аның иелә-бөгелә исәнләшүенә баш ымы белән генә җавап биреп, Мөнир беренче сүз үк итеп, туп-туры сорады: — Кәримова өстеннән доносны сез яздыгызмы? Хәмдиевкә, әйтерсең, бик зур мактау сүзләре әйттеләр. Ул эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп, урындыгын өстәлгә якынрак тартып килеп утырды. — Мәсьәлә менә болай тора бит,—диде ул ләззәтле елмаюын һаман да җыеп бетерә алмыйча. — Беренчедән, аның югары оешмаларга карата булган фикерләре политик дөрес түгел. Бик зарарлы фикерләр. Икенчедән, халыкта бик әшәке сүзләр йөри. Кәримованың гаилә әхлак- сызлыгына Сезнең исемне дә буяп сөйлиләр. Имеш, баланың әтисе Давыт түгел, имеш, Сез икән, дигән хәбәр таратканнар... — Шуннан? — Мин мондый әшәке сүзләргә чик кую өчен, Сезнең авторитетка тап төшермәү өчен кискен чаралар куллану кирәк дип таптым. — Хәмдиев ниндидер чүп-чардан арынгандай җиңелчә генә кул изәп куйды. — Бик шаярмасын алай! һәм менә шушы кул изәү, шушы мәгънәсез һавалы хәрәкәт Мөнирнең бар сабырлыгын, моңарчы ни тыеп торган бар ярсуын кинәт ташы- тып җибәрде. — Чыгып кит моннан хәзер үк!—дип үз-үзенә хисап бирмәстәй ачыргалану белән кычкырып җибәрде ул. Хәмдиев өстәл кырыена таянган кулын корт чаккандай кинәт артына яшерде, чынаяк чокырыдай булган күзләре күренеп китте... Икенче бер мизгелдә ул инде бүлмәдә юк иде. Мөнир шушы зур кабинетка сыеша алмагандай кызу-кызу йөренергә тотынды Иөри-йөри дә каршы як стенадагы зур портрет каршына килеп баса, кулына трубка тоткан бу таныш йөзгә бераз карап тора, ул арада, кинәт нәрсәдер исенә төшепме, тиз-тиз атлап түрдәге китаплар шкафы янына килә, шкафтагы кызыл тышлы томнардан, том тьь 101 шиндагы кадерле силуэттан күзләрен ала алмыйча озак кына шунда басып кала иде... Әйе, бу томнар, бу бөек хаклык томнары, аннан, Мөнирдән дә шундый ук бөек хаклык таләп итәләр. Бу хаклыкның әле генә шушы ук кабинетта яңгыраган коточкыч административ сүзләр белән, аннан да бигрәк, әлеге астыртынҗиңелчә, оятсыз рәвештә җиңелчә кул изәү белән һичнинди уртаклыгы юк. Әйе, Владимир Ильич, һичнинди уртаклыгы юк! Ух, бу кул изәү! Кеше язмышына карата никадәр коточкыч җиңел караш... Зимагулов бер кул изәүдә Гөлзифаны герой ясамакчы, Идрисов бер кул изәүдә Гөлзифаны дошман итмәкче, Хәмдиев бер кул изәүдә ниндидер шәхси гайбәтләрдән арынмакчы... Ниндидер шәхси гайбәтләр... Туктале, ниләр сөйли ул Хәмдиев? Имеш, баланың әтисе Давыт түгел, имеш, сез икән дигән хәбәр таратканнар диме? Монысы ни дигән сүз инде тагын? Чыннан да, бик күңелсез сүзләр бит әле бу. Әгәр бу сүзләр Рәшидәгә дә барып ишетелсә, аның бүген-иртәле ана булырга җыенган көннәрендә бик ямьсез тәэсир итүе ихтимал ич... Их, туктале, секретарь иптәш, син биредә үз шәхси хәлеңне беренче чиратка куя башладың түгелме? Рәшидә акыллы хатын, дөреслекне ничек тә аңлар, һәрхәлдә, ничек тә уртак тел табарлар. Монда әле аннан мөһимрәк эшләр тора. Кичекмәстән хәл ителергә тиешле эшләр. Ләкин ничек хәл итәргә соң? Иң беренче, Гөлзифаны Идрисов кулындагы әшәке кәгазьләрдән арындырырга кирәк. Үз властена масаеп, ниндидер киная, ниндидер янау сиздереп маташа Идрисов. Маташа бирсен! Ни генә булмасын, нинди генә күңелсез каршылыклар тормасын, Мөнир Гөлзифаны яклаячак. Монысы шулай, монысы нәкъ шулай дөрес булачак. Ләкин бит моның белән Мөнир Гөлзифаның бүгенге авыр көннәренә бернинди җиңеллек китермәячәк, бары тик ул авыр көннәрнең тагын да авыраюыннан гына саклап калачак. Ничек тә бу авыр көннәрендә чын ярдәм кулын сузасы иде бит аңа. Аннан да мөһимрәге, киләчәгенә таба иң дөрес юл күрсәтәсе иде. Зимагулов әйткәнчә, герой ясаргамы? Юк, Гөлзифаның бернинди ялганга, һичнинди кыек эшкә урын булмаган саф күңеле моңа үзе үк каршы килә... Колхоз председателе итеп тәкъдим итәргәме? Үзенең дә шушындый авыр көннәрендә аңа шактый зур хуҗалыкның да бар кыенлыкларын йөкләү шулай ук дөрес булыр микән? Гөлзифаның кешеләргә һәм җиргә булган ышанычы, мәхәббәте чиксез зур, монысы аның җитәкче булыр өчен иң кыйммәтле сыйфатлары. Ләкин үзенең дә, колхозның да бик авыр көннәрендә аңа бу зур җаваплылыкны йөкләп, нәкъ менә шул ук кыйммәтле сыйфатларына төзәлмәс җәрәхәт тә ясарга мөмкин ич... Әйе, иң мөһиме нәкъ әнә шунда — Гөлзифаның кешеләргә һәм җиргә булган чын ышанычын, чиксез мәхәббәтен саклап калуда. О, гаять зур, гаять куәтле көч ул — кешеләргә ышаныч һәм мәхәббәт! Ә мәсьәләгә конкретрак килгәндә, нишләргә соң? Тотарга да, менә хәзер үк Гөлзифаның үзе янына барып кайтырга. Бергәләп аңлашырга, бергәләп киңәшергә. Барып кайтырга... Бу исә әлеге гайбәт сүзләренең тагын да көчәюенә сәбәп булмас микән? Шуның белән Гөлзифаның болай да кителгән күңеленә яңа җәрәхәт кенә өстәмәсме?.. Икенче яктан, Рәшидәгә дә бу хәбәр, әлеге гайбәт белән аралашып, бик ямьсез тәэсир итүе ихтихмал ич. Бүген-иртәгә ана булырга җыенучы Рәшидәгә... Нишләргә соң? Бүлмәдә әледән-әле телефон шалтырады, берничә тапкыр ишек тә шакыдылар бугай. Ләкин Мөнир шактый вакыт боларның берсенә дә җавап бирмәде. Шулай да бер бик сак кына, йомшак кына ишек шакуга ул шунда ук җавап бирде. Әйләнеп караса, ишек төбендә Гөлзифа басып тора иде... 102 HI Үзе турындагы бу сөйләшүләрне Гөлзифа, әлбәттә, белми иде. Ә шулай да нинди эш, ни йомыш белән килде соң әле ул бирегә? Тез тиңентен язгы ташу суларын ерып, тубыктан үзле былчыракка бата- бата тугыз чакрым буе нигә шулкадәр дә ашкынып-ашкынып атлады? Уйсуларда күз күреме кадәр тирә-юньне елга-ташу сулары баскан, әле кар яткан юллар да солы кесәледәй батып китәргә тора, калкудагы- рак юллар исә аягыңны тартып ала алмастай былчырак иде. Ә яз кояшы^ шундый шат-көләч елмая, аңа карап, үзең дә күңелле елмаеп җибәрмичә түзә алмыйсың; күк йөзе шулкадәр саф зәңгәр, шулкадәр иркен-биек, менә хәзер үк очып кына менеп китәсе иде дә шул зәңгәрлеккә башың белән чумып-чумып чыгасы иде... — Ниндидер бер алама болыт кисәге каплаганга карап, кояш яктыртудан туктамый. Нинди генә әшәке бураннар дуламасын, язның килүен туктата алмый. Нинди сихерле сүзләр булды соң әле бу? Кичә «таныш булмаган дус»ның хатын алганнан бирле, Гөлзифаның уенда ничә тапкырлар гына кабатлангандыр? Шулай кабатланды-кабатланды да, нигәдер бу сүзләрне Мөнир белән, нигәдер нәкъ менә Мөнир белән уртаклашасы килде аның. Әй, бу күңел дигәнең... ... Ул елны да шушылай яз көннәре иде бит. Юк, моннан бераз соңрак иде. Шомыртлар шау чәчәк атканнар иде. Каядыр туплар гөрселди, канлы сугышлар бара, ә Ташлыярда тып-тын айлы кич, шомырт чәчәкләре исе аңкып торган язгы кич иде. — Әйтерсең, бернинди сугыш та, башка әшәкелеге дә юк, бары тик шушы тып-тыныч матурлык кына бар диярсең дөньяда, — дигән иде бит Мөнир, күкрәк киереп иркенләп сулый-сулый. Сыңар култык таягы белән титак-титак аксаклап йөри иде әле Мөнир ул вакытта. Шулай култык таягын шыгырдата-шыгырдата Гөлзифа артыннан куган иде бит. Әй, җүләр дә вакытлар диген, авыру кешене шулкадәр йөгертергә ярыймы соң инде! Белмәссең, кайткач сызланып та яткандыр әле... Хәзер инде ул алай аксакламый. Шуңа күрәме, гәүдәгә зураеп, җилкәләре киңәеп киткән кебек. Чигәләрендә көмеш бөртекләр дә җемелди. Анысы, олыгаер да, ул вакытлардан бирле шактый сулар акты бит. Әмма яңакларын уем-уем җыерчыкландырып ягымлы елмаюы, артка тараган кара чәчләренең бер буе мәзәк кенә булып алкаланып торуы һаман да элеккечә, һәрхәлдә, теге көнне республика киңәшмәсендә очрашканда, нәкъ шулай иде. Нәрсәләр турында сөйләштеләр әле алар ул көнне? Теге еллардан бирле райондагы үзгәрешләр турында, иген-тарулар, явым-төшемнәр турында. Аннары Мөнир күңелле генә итеп үзенең Мәскәүгә баргач ниләр күрүе турында сөйләп китте... Тагын ниләр турында сөйләштеләр әле? Әйе, аннары Мөнир шулай күңелле елмаеп сөйләп барды-барды да җитди генә итеп сорап куйды: — Ә син партиягә кермәдеңме әле, Гөлзифа? — диде. — Юк әле, — диде Гөлзифа. — Ничектер, ул зур адымга үземне лаеклы итеп сизә алганым юк әле минем. Бу турыда шуннан артык сүзне озайтмадылар. Хәер, шуннан артыгын сөйләшергә дә туры килмәде. Мөнир, трамвайга утырып, үз квартирына кайтып китте, Гөлзифа гостиницага кереп калды. Юл бераз озынрак булганда да ярар иде югыйсә. Нидер әйтәсе, нәрсә турындадыр сорашасы бар иде әле... Бүген исә тагын нәрсә турында сөйләшергә килде инде? Нинди эшл ни йомыш белән тугыз чакрым буе ашкынып-ашкынып атлады? 103 Мөнир, тәрәзә янында басып торган җиреннән шул ук таныш елмаюы белән балкып, аңа таба атлауга, Гөлзифаның йөрәге нигәдер авырттырыпавырттырып тибеп куйды. «Нәкъ шул, нәкъ элеккечә үк елмаюы... Әлеге бер буй түбә чәченең үзе мәзәк, үзе килешле генә алкаланып торуы да нәкъ шул. Авыр гына басып эре-эре атлаулары да нәкъ үзе...» -— ...Әйдүк, Гөлзифа, әйдүк, — диде Мөнир, Гөлзифаның күрешергә сузган кулын җибәрмичә җитәкләгән килеш, түргәрәк уздырды. Кунакка диванда урын тәкъдим итеп, үзе урындык алып аның каршынарак килеп утырды. — Я, Гөлзифа, ни хәлләр соң сезнең анда, ни эшләр бетереп ятасыз? — Хәлләр... бер көе генә инде шунда,—диде Гөлзифа һәм тукталып • калды. Бер көе генә... Юк инде, алай «бер көе генә» икән, бирегә килеп тә йөрмиләр. Ни җитте генә йомышлар белән, «бер көе генә» кереп чыга торган җир түгел бу. Гөлзифа бу бүлмәнең бусагасын үз гомерендә әле беренче тапкыр атлап керде. Дөрес, бу йортның аскы катында райбашкарма урнашкан, анда еш керергә туры килә. Икенче башта райкомол бүлмәсе, анысына да йомыш төшеп тора. Әмма бу ишекләрне, өстендәге «Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) партиясенең район комитеты» дигән ачык һәм нык хәрефле язуы ук күңелдә галибәнә бер хис уятып җибәрә торган ишекләрне, Гөлзифаның әле гомерендә беренче тапкыр ачып керүе. Бу ишекне ачып керерлек үк зур эше, олы йомышы булганы юк иде әле аның, һәрхәлдә, бу ишекне ачып керергә лаеклы дәрәҗәдә үк зур эш кешесе итеп санамый иде әле Гөлзифа үзен. Менә ул бүген бу ишекне ачып керде. Керде дә «хәлләр бер көе» дип бушка тел әйләндереп утыра. Юк бит, бер көе генә түгел хәлләр... һәм моннан ары алай бер көе генә яшәргә мөмкин дә түгел. Нәкъ әнә шуның өчен, моннан ары алай бер көе генә яшәргә ярамаганлыгы өчен дә килде түгелме соң инде ул монда? ... Әнә Мөнир, кинәт уйчанланып китеп, акрын гына бармаклары белән чәчләрен сыпырып куйды. Бу чәч сыпырулары, бу уйчанлыгы да нәкъ элеккечә. Элеккечә, ләкин шул ук вакытта бик үк элеккечә дә түгел. Элек ул комсомол башлыгы иде, әле җәй көне очрашканда гына да, Гөлзифа, кебек үк, республика киңәшмәсе делегаты иде. Хәзер ул бөтен район коммунистларының җитәкчесе. Районда иң зур коммунист. Элеккечә генә була алмас шул! — Әйбәт инде ул, алай бер көе генә булгач, — диде Мөнир һәм һич көтмәгәндә бик күңелле көлеп җибәрде. — Ничек дип җырлыйлар дигән идең әле син? «Трактор сөрер әле, комбайн урыр әле...» Эшләр көйле шул болай булганда!.. Гөлзифа да аңа кушылып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Трактор сөрер инде ул, анысы. Ул ягына аптырау түгел хәзер,— диде ул һәм елмайган килеш үк тирән генә сулап та куйды.—Ләкин менә ул сөргән җирләргә нәрсәләр чәчәрбез дә ничегрәк чәчәрбез икән? Шунысына гына аптырашрак. — Ни өчен алай әле? — Чәчүлек орлыгыбыз җитми, минераль ашламалар алырга кесә ягы сай. һаман да ярлылык көчле. — Әнә шул ярлылыктан котылу өчен нишләргә икән соң?.. Әнә Ашытбашныкылар бик әйбәт кенә тернәкләнеп килә бит. «Игенче» кешеләре нәрсә уйлый бу турыда? Үзең ничегрәк уйлыйсың? Уйлыйсы юк инде, болай да билгеле. Уңышны күп алсак, баер да идек. Дәүләткә тапшырырга да, натурплатага да җитәр иде, үзебезгә дә мул калыр иде. ик менә серләрен генә белеп бетермибез ахры җирнең. Наданлык куәтле..ч к н н 104 Мөнир, Гөлзифа сөйләгән арада, кинәт кенә урыныннан торды да идән буйлап йөренергә тотынды. Аннары, шулай ук кинәт кенә урындыгын Гөлзифа янынарак тартып килеп утырды. — Хәтерлисеңме, Гөлзифа, син бит укырга, институт тәмамлаганчы укырга хыяллана идең? Бу хыялыңнан кайтмагансыңдыр үзе? — И, хәзер инде, белмим шул... Бала белән... Быел сигезенче класс өчен имтихан бирергә хәзерләнеп тә беткән кебек идем дә бит... — Ә без болай итик, Гөлзифа. Әле сентябрьгә кадәр шактый вакыт бар бит. Аңарчы бала да үсә төшәр. Ә сентябрьдә тотарга да сигезенчегә түгел, авыл хуҗалыгы мәктәбенә китәргә. Өч елдан соң, рәхим итеп, син инде агроном! Теләсәң аннары институтка да китәргә була. — Белмим шул. Әйтүе генә җиңел. — Беләсеңме, Гөлзифа... Син менә үзең үк әйтәсең бит, колхозыбыз’ ярлы дисең. Ярлылыктан чыгу өчен уңышны мул үстерергә кирәк, тик менә җирнең серләрен белеп бетермибез дисең. Димәк, укырга, укырга кирәк. Аннары^сер итеп кенә әйтим, партия тиздән колхозларны ныгыту буенча тагын бик зур чара үткәрүне күздә тота бит. — Нинди чара? " — Безнең районда гына да илле сигез колхоз бар. Аларның күпчелеге әнә сезнең «Игенче» кебек вак, экономик көчсез хуҗалыклар. Җир ^мәйданнары да кечкенә. Ә бит техника үсә, агрономия фәне дә байый бара. Боларның барысын да иркенләп, күкрәк киереп файдалану өчен эре, зур хуҗалыклар, иркен, киң басулар кирәк. Шуңа күрә дә партия тәкъдим итә: әйдәгез, ди, вак колхозлар бергә-бергә оешып, көчләрне бергәрәк туплыйк та киң кырларда куәтле техникадан иркенләп файдаланыйк, фән казанышларын да бергәләп кулланыйк, ди... Менә бит! — Чыннан да... — Менә шунда инде һәр колхозның үз агрономыннан, үз зоотехнигыннан, үз инженерыннан башка мөмкин түгел. Шуның өчен дә һәр колхоз менә бүгеннән үк үз белгечләрен булдыру турында кайгыртырга тиеш. Бәлки бу турыда син дә ныклабрак уйлап карарсың, ә, Гөлзифа? — Ай, белмим шул... Әйтүе генә җиңел. — Ә тормышта гел җиңел юлларны гына сайламыйлар. Җиңел юл- дан баручыларны тормыш җиңел генә читкә дә алып ыргыта ул тагын. Шулай ич? — Бу сүзләрне әйткәндә Мөнирнең тавышы инде бөтенләй кырыс, хәтта ачулы иде. — Анысы шулай, — диде Гөлзифа, үзе бармакларын берәм-берәм авырттырЫп-авырттырып тарткалый, гүя ниндидер гаепләре өчен алар- ны шулай җәзалый иде. Авыр юл, җиңел юл... Юк, Гөлзифа өчен юлларның авырлыгыҗиңеллегенең һичнинди әһәмияте юк иде. Бары тик ул юл күңел түрендәге менә бу өзлексез авырттырып, сызлап торган төенне генә язсын- җиңсен иде дә ул үзен яңадан сайрар коштай бәхетле, хөр сизсен иде. Авырмы ул юл, әллә җиңелме — анысы барыбер. Гомумән, бәхет юлының нинди авырлыгы булырга мөмкин ди?! Их, әле кайчан гына, Давытның шәһәргә яңа гына киткән көннәрендә, аның юлы дөрес түгеллеген берьюлы расларлык, ниндидер башка юлның дөреслегенә үзен дә, Давытны да берьюлы ышандырырлык зур эш, зур дәлил эзли иде бит Гөлзифа. Бу зур эш, бу зур дәлил нәкъ менә шушы — аның эреләндерелгән колхозга агроном булып укып кайтуы түгел микән? Дөрес, Давыт белән дә алар гел уку турында хыялландылар. Ләкин Давыт уку өчен һаман да ниндидер шартлар, ниндгь дер җиңел юллар эзләде. Хәер, ул шартларны, әнә, тапкан да бугай инде... Тапсын! Ә Гөлзифаның юлы бүтән. Туган авылы белән, ил белән бергә атлый торган юл. Партия әнә эре колхозларга берләшеп, техни 105 каны, фәнне колач җәеп эшкә җигәргә чакыра. Гөлзифаның юлы әнә шул зур чакыруга тап килә түгелме? Мөнир, Гөлзифаның уйларын бүлдерергә теләмичә, өстәле янына китте дә ниндидер кәгазьләрен караштырырга тотынды. Ул арада телефон шалтырап, озак кына сөйләшеп торды. Аннары яңадан Гөлзифа каршына килеп утырды. — йә, ничегрәк уйлыйсың бу турыда? — диде ул, ничектер моңсу гына, эчке бер борчылу белән елмаеп. Гөлзифаның йөрәге, нәкъ килеп кергәндәге кебек, авырттырып тибеп куйды. Их, барысына да өстәп, тагын әле менә бу моңсу күзләр чын куанычлы елмайсын өчен дә тизрәк, тизрәк агроном булып укып кайтасы иде бит! Бу моңсу күзләр шатлыклы елмайсын, ә Давыт... үз ялгышын аңласын, белсен! — Әлбәттә, уйлармын, — диде Гөлзифа бик җитди итеп. Аннары алар «Игенче» колхозын кайсы күрше колхозлар белән берләштерү яхшырак булачагы турында сөйләшеп киттеләр. — Эреләндерелгән колхозларның тагын бер бик әһәмиятле өстенлеге бар, — диде Мөнир. — Ул чагында һәр колхозда шактый зур партоешмалар барлыкка киләчәк, хәзергә әле шактый таркау көчләр бергә тупланачак. ... Гөлзифа баядан бирле инде үзен ниндидер биек бер тауга менеп баргандай хис итә башлады. Юк, баядан бирле генә дә түгел, өйдән чыгып киткәннән бирле дәвам итә инде шушы билгесез ашкынулы хис. һәм менә шушы билгесезлек.кинәт кенә ачыкланып китте. Юк. тикмәгә генә булмаган икән бу ашкыну. Хәтта моны ашкыну дип кенә дә әйтеп булмый, бик олы омтылыш, бик зур адым һәм чыннан да биеккә таба менү икән бу. — Мөнир!—диде ул нәкъ шулай биеккә сикерергә җыенгандай бик тирән сулыш алып. — Инде миңа да вакыт түгел микән?.. Әнә беркөнне сөйләшкән теге... Миңа да партия сафына басарга вакыт түгел микән? Мөнир җиңел генә урыныннан торды, баягыча бик таныш елмайды. — Вакыт, Гөлзифа, нәкъ вакыты килеп җитте. Котлыйм! Ә үзе һаман елмая иде... Елмайсын, ешрак елмайсын иде бу акыллы күзләр! IV Укырга китәргә нык карар ителгән, китәргә тәмам күңел кузгалган, аның китүен Мөнир дә бик хуплый, идарә дә алай аркылы төшми, хәтта ярдәмен дә күрсәтергә әйтә, ләкин каршы сәбәпләр дә җитәрлек иде әле. Барыннан да бигрәк, бала... Ярый ла, уңайлы гына фатиры табылып торса. Әйтик, ялгыз-ярым бер карчыкка керсәң, Гөлзифа дәресләрдә чакта ул баланы карап торыр иде, дәресләрдән кайткач, Гөлзифа тегенең эшләренә булышыр иде. Монысы, бәлки, шулай җайланыр да аның. Ләкин менә Халидә түти ничек ялгыз торыр икән? Сәламәтлеге дә бик какшады, аннары, быел гел бала мәшәкате белән, җәй буе ни бер уч печән хәзерләп булмады, ни утынын кайгыртырга вакыт тимәде... Халидә түти үзе Гөлзифаның китү-китмәвенә карата бер сүз дә әйткәне юк. Берни булмагандай йөри бирә, иң күп вакытын бала белән булышып үткәрә. Инде менә китәргә дә вакыт җитеп килә иде, Халидә түти сүз арасында гына, бик гадәти генә итеп әйтеп куйды: — Кызым, алдагы базарга баручы берәр ир-ат белән сыерны да биреп җибәрәсе иде. Безнең кайсыбыз гына сатып йөри алсын инде аны... Гөлзифа аптырабрак калды. 106 — Нигә, әни, кышлатып булмас дисеңмени? — Кышлатырга дип... Укырга сыерыңны да җитәкләп бармассың ич. — Юк, мин, ни... Анысы, бер караганда, бигрәк тә яхшы булыр ул, әни. Бер ялгызыңа... — Ничек ялгызыңа?.. Әллә мине ялгыз калдырып китмәкче буласыңмы? Тиле! Үзең сабакта чакта ул баланы кем карар дисең? Имчәк балаңны күтәртеп, җиде ят арасына үзеңне генә чыгарып җибәрер хәлем юк. Уйлама да! Халидә түтинең йөзе кырыс-ачулы төс ала бара, Гөлзифа исә шатлыгыннан ни әйтергә дә белмичәрәк тора иде. Аннары, түзмәде: — һай, әнием, җаныем! — диде дә бөтенләй үсмер чакларындагы гадәтенчә очынып килеп, әнисен җилтерәтеп кочаклап алды. — Ни рәхмәтләр генә әйтим, әни. — Чү-чү! Шашма. Сөякләрем хәзер таралып китәргә генә тора... Менә бер кызык! Бер үземне ялгыз калдырып китмәкчеләр. Ошамаганны... Ни күрсәк тә бергә-бергә күрербез. — Сау-сәламәт кенә булыйк, әни. Башкасы берни түгел. Халидә түтинең тик тормас куллары өстәлдәге, карават башындагы ипсезрәк яткан-эленгән нәрсәләрне рәтләп куярга, ул арада юеш чүпрәк алып, болай да ялт итеп торган гөл яфракларын сөртергә тотынды. Бераздан соң, үзенең бетмәс эшләре белән мәшгуль көе, әйтте: — Теге төкереккә тайган нәрсә судьялыкка укырга кергән диме? Судья хатыны буласы килгәндер инде җанашының. Бөтен нәсел-нәсәбе тулы кибет күселәренә дә үз судьялары кирәктер... «Төкереккә тайган нәрсә» дигәне Давыт иде. Халидә түтинең аны әлеге көннән бирле бер генә тапкыр да үз исеме белән телгә алганы юк. «Төкереккә тайган нәрсә», «Әлләзи», «Теге бәндә»... Гөлзифа исә яхшыдан-яманнан кушылып бер сүз дә дәшми, бу турыда сүзне озайтмаска тырыша иде. Давытның юридик мәктәпкә укырга керүен Гөлзифа да ишеткән иде. Күптән түгел өлгергәнлек аттестатына имтиханнар тапшыруын да җиткерделәр. Үзе ниятләгәнчә, бар институтларның да ишекләрен шар ачып куючы «түп-түгәрәк биш» кенә булмаган бугай булуын. Шулай да, теләсә институтка керү имтиханнары бирү дә әллә ни кыен булмас иде инде аңа. Нигә бу мәктәпне генә сайлады икән?.. Кем белә, Халидә түти әйтмешли, җанашының судья хатыны буласы килү дә дөрестер... Әй, Давыт, Давыт... Халидә түти инде бишек янына килеп, бәбәй белән булыша иде. ‘— Булсын, әйдә, үзен хөкем итә белмәсә дә, кешене хөкем итүче булып карасын. Күрербез әле анда, имә, йолдызым?.. Ә без менә үзебезнең җир гыйлеменә укырга китик. Имә, Йолдызым? Үс-үс-үс!.. Шул көннән башлап, чынлап торып китү хәстәрләрен күрә башладылар. Кара сыер күп сөтлелеге, сөтенең куелыгы белән авылда мәшһүр иде. Алып калырга теләп, икенче көнне үк ике-өч кеше килде. Ләкин Халидә түти, Гөлзифаны тәмам гаҗәпкә калдырып, кара сыерны алып- салып яманларга, бик тырышып авылдашларын «бу дүрт аяклы афәт»- тән ераграк торырга үгетли башлады... Якшәмбе көнне Мөхәррәм карт кара сыерны арба артына бәйләп, базарга алып китте. Инде бар хәзерлекләр күреп бетерелгән, зуп-зур сыер кеп-кечкенә саклык кассасы кенәгәсенә әверелеп калган, өчесенә дә җылы оекбашлар бәйләнеп, апак итеп юылып, мич кашагасына киптерергә тезеп элеп куелган, җәй кайткач ашарга дигән бәрәңге Сабира апаларның идән астына кертеп салынган, бар төенчекләрдән дә олысы — баланың кием-салымы, чүпрәк-чапрагы да төйнәп куелган, кайсы гөлне кайсы күршегә кертеп калдырырга икәнлеге дә хәл ителеп беткән иде. 107 Гөлзифа абзар-лапасларны да себереп җыештырып калдырырга дип кенә кергән иде. Керсә... ^Баскан урынында катып калды. Халидә түти кара сыерны арканлап йөрткән сүс бауны кулына тоткан да, арата киртәсенә капланып, пышык-пышык елый иде. .— Әни! Әнкәй... Халидә түти тыела алмыйчы үкси үк башлады. — Көтүдә күзем төшәр,дә йөрәгемә ярамас дип кенә... авылда саттырмаган идем. Ишми Мөхәмәтшасы ни тилмереп сорады... йөрәгемә ярамас дидем шул. Менә хәзер... киткәндә бер саубуллашып кайтыр идем, ичмасам. Нигә генә авылда саттырмадым... Кемнәр кулына гына тап булды икән инде? Бигрәк тә инде игелекле малкай иде. Сөйләшергә теле генә юк иде җанашымның... Гөлзифа әнисенең гаять саран күз яшьләренә юлыккач, үзе дә тыела алмыйча елап җибәрергә җитешкән иде. Ул арада Халидә түти үзен кулга алып өлгерде. — йә, ярар, арты хәерле булсын, — диде ул бөтенләй кырыс тавыш белән. — Кая, бир әле монда себеркене. һәм алар, икәүләп, ни арада абзарын, лапасын ялт итеп җыештырып куйдылар. ...Өй буендагы зифа миләш, өч ел буена, көзләрен кып-кызыл мәрҗән теземедәй тәлгәшләрен моң гына җилпеп, аларны ерак юлга озатып кала, язлар җитеп җирләр кибүгә, аксыл-саргылт чәчәк чуклары белән балкып, аларны шатланып каршы ала иде. Беренче киткәндә өченче юлдаш зәңгәр юрганга төрелгән килеш, әбисенең кулында иде әле. Яз кайткач, ул, әнисе арбадан күтәреп төшерүгә, яшел чирәм буйлап туп-туп үзе атлап китте. Тирбәлә-тирбәлә үзенә сәлам бирүче бу купшыйомшак чук чәчәкләргә карап елмайды да «тәт-тәәәт» диде... Әнисенеке кебек чөм-кара күзле, алма битле, чәченә бәйләгән зәңгәрсу бантигы да, үзе дә күбәләктәй кызчык иде ул. Икенче кайтканда инде ул арбадан да үзе сикереп төште, капкадан да узган елдагыча әлпән-тәлпән генә атлап түгел, йөгерә-йөгерә керде. Сүзләре дә күбәйгән икән. Үзен сагынып көткән, кайтуына тагы да купшырак итеп чәчәк атып кунган зифа миләшкә карап: «чәчәк, чәчәк», — диде. Өченче кайтуында инде ул бөтенләй дәү кыз булган, бит алмалары тагын да алсуланган, үзе тагын да җитезләнгән, урак очыдай гына тырпаен торган нәни чәч толымнары да бар иде. Арбадан төшүгә йөгерә- йөгерә әнисенә төенчекчемоданнарны өйгә алып керергә булышып йөргән булды. Үзен тагын да сагыныбрак көткән, тагын да чибәрләнебрәк чәчәк аткан миләшен дә онытмаган икән. «Әни, калале, әби! Миләшебез чәчәк аткан. И-и, ничек матул!» — диде... Өлкән хуҗаларның да ел саен ничектер үзгәребрәк кайтуларын күрә иде миләш. Киткәндә кызчыкның әнисе никадәр шат булып күренергә тырышса да, күзләре эчке бер борчылу белән карыйлар иде. Кабаланып кына арбага менеп утыргач, кире төште дә, нәрсәдер оныткан, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, бер мизгел ишек алды уртасында басып горды. Аннары, яңадан ашыга-ашыга арбага менеп утырды, олаучы малай кулыннан дилбегәне үзенә алып, атны чытыр чаптырып куалап китте... Өстендә гади генә кыска жакет, башында мамык шәл, аякларында ап-ак җылы оекбаш белән ялтырап торган резин галошлар иде аның. Язларын кайтканда аның күзләрендә әлеге яшерен хәвеф инде сизелми иде шикелле... Өс-башы да ничектер шәһәрчәрәк була барды. Аякларында тәбәнәк үкчәле матур туфлиләр, өстендә үзенә бик килешле генә җиңелчә пальто була иде. Әбисе дә үзгәрде. Чал^ чәчләре киткәндәгегә караганда арта барса да, аяк атлаул ры шактый җиңеләйде кебек. Сөйләшкәндә моңарчы 108 гомерендә ычкындырмаган ят-ят сүзләр кыстыргалый башлады, «Астаружно, йолдыз, түп итә күрмә», — ди. «Мария Ивановна бигрәк әйбәт сосед булып чыкты безнең анда», — ди. «Икзамин, зачут, каникул» дигән сүзләрне дә бик еш телгә ала иде. Киткәндә аларның төенчекләре арасында китап-фәлән алай күзгә ташланмады. Кайтканда инде, һәр яз саен, аларның йөкләре арасында бәйләмбәйләм китаплар да була иде. Бу китап бәйләмнәре һәр кайткан саен зуррак, авыррак була барды. Өйләре шактый тузган иде инде. Хуҗаларын ул елдан-ел моң гына бер якка таба янтая төшебрәк каршылады. Зифа миләш, үз шатлыгы белән балкып, бу шатлыгын күршесе белән дә уртаклашырга тели, аны йомшак ботаклары белән сыйпый, әмма күршесе алай бик ачылып китәргә ашыкмагач, үзе дә бик күңелсезләнә башлый иде... Бер җәйне аларның капка төбенә зур гына машина килеп туктады. Кабинкасы кырыена «К/х «Игенче»» дип язып куелган бу машинага озын-озын бүрәнәләр төялгән иде. ЛАашина җил капка баганаларын чытырдата-чытырдата аерыбрак, гүелди-гүелди ишек алдына үтте дә бүрәнәләрен тузган нигез буена сузып салып бушатып китте. Бөтен ишек алдына таза, нык нарат чәере исе аңкыды. Алма битле кызчык кулларын чәбәкли-чәбәкли йөгереп килеп, бүрәнәләр өстенә үрмәләп менеп тә китте. «Егылып китә күрмә, кызым» диделәр аңа әнисе белән әбисе икесе берьюлы. Ә үзләре туктаусыз елмаялар иде... Зифа миләш, шатлыгы тәмам түгәрәкләнеп, чук чәчәкле ботаклары белән күршесен кочаклап алды, горур башын түбән үк иеп, тирә-юнендәге бу уртак шатлыкны сәламләде. Моңарчы аңа нәкъ менә шушы таза, нык нарат исе, аннары менә тирә-юнендәге шушы уртак шатлык җитмәгән, аның үз шатлыгын нәкъ әнә шулар китекләп торган булган, күрәсең... V Өч ел шулай итеп сизелмичә дә үтеп китте. Аннары читтән торып институтта уку еллары... Илебезнең якты киләчәккә таба яңа зур сикереш ясаган еллары иде бу. Партиянең берсеннән-берсе мөһимрәк мәсьәләләр күтәргән Пленумнары булып үтте, юлыбызда якты маяктай балкыган тарихи егерменче съезд узды. Авыл хуҗалыгын күтәрүдә аеруча зур, кискен чаралар үткәрелде. Гөлзифа, техникумда укыган елларында ук, үзләренең эреләндерелгән «Игенче» колхозының агрономы хисаплана иде инде. Язгы чәчү җиттеме, имтиханнарны алданрак тапшыра иде дә тизрәк «Игенче»гә кайтып китә, җәй айлары да эштә үтә иде. Шул елларда ук колхозда тәҗрибә кыры булдырды. Анда әллә ничә төрле сорт арыш-бодайга, кукурузга, башка культураларга тәҗрибә үткәрә, туфракны әллә ничә төрле итеп эшкәртеп карый иде. Институт лабораториясеннән, шәһәр кибетләреннән бик күп төрле химик ашламалар җыеп алып кайта, җирне шушы ярма-ярма тозлар, ак, көрән, коңгырт төстәге порошоклар белән дә «сихерли» иде. Авылдан ерак түгел коры елга буенда, моңарчы чәчү әйләнешенә дә кертелмичә ни туры килсә шул чәчелеп килгән, гомергә юньләп тирес тә күрмәгән шушы җирләр тиздән Гөлзифаның чын юанычы да, горурлыгы һәм шатлыгы да булып әверелде. Газаплы эзләнүләр, тынгы белмәс өмет һәм дөньяңны оныттырырдай илаһи рухлану аша килә торган чын ижат куанычы бирде Гөлзифага бу җирләр, тормыштагы шушы иң зур шатлыкны бүләк итте. ...Өстәлләребезгә итен, маен мул итеп китерүдә үзенең хәлиткеч сүзен әйткән данлы кукурузның зур вәгъдәләре һәм аннан да зуррак мә- 109 тәкатьләре белән безнең басуларга да беренче тапкыр горур атлап килгән елларында, Гөлзифаның тәҗрибә кырына сукмаклар аеруча ишәеп китте. Мәсьәлә шунда, бөтен тирә-юньдә әле беренче генә кунак булган бу назлы культура, Гөлзифаның тәҗрибә кырында инде хуҗаларча ияләшеп, шактый үз булып өлгергән иде. Җыелыш саен сөйләшеп, газета саен укып та кукурузның үзен әлегә рәсемнәрдә генә күргән күп кенә агайлар, бу телләрдән төшмәс культураны үз күзләре белән күрү, куллары белән капшап карау өчен килделәр бирегә. Шулай итеп, Гөлзифа, үзе дә сизмәстән, кукуруз игү буенча районда иң беренче остаз булып китте... Ләкин кукурузны түтәлләрдә үстерү белән зур һәм берьюлы чамадан да ашыбрак киткән токтымалга зур мәйданнарда игү — ай-һай, икесе ике нәрсә шул ул. Хәзерге кебек кукурузны тип-тигез квадратларга гына тезеп утыртып китә торган акыллы машиналар юк иде әле ул елны. Шул зуп-зур мәйданнарда һәр ояны көрәк белән казып, чиләк белән ашламасын салып, оя саен берәмтекләп орлыгын төртеп, кыскасы, билне бөгеп, җиде кат тир агызып утыртырга туры килде кукурузны ул елда. Бу эшкә мәктәп балаларын да ярдәмгә чакырырга, счет салып, каләм шытырдатып утыручы кулларга да көрәк тоттырырга, борын төбеңә «духтыр справкасын» болгый-болгый чәр-чәр килүче апаларны да басуга чыгарга үгетләргә туры килде. Ул арада билләр бераз язылырга да өлгермәде, бу баллы шытымнарга өер белән каргалар һөҗүм итә башлады. Кулларга пумалалар алып, карга куарга чыгулар китте. Инде бу афәтеннән тынар-тынмас ук, әле кылыч очыдай борын гына төртеп чыккан бу нәзберек уҗымны бик яман чүп басып өлгерде. Тагын кулларга көрәк- китмән алмыйча, тагын мәктәп балаларын да ярдәмгә чакырмыйча, тагын әлеге «духтыр справкалы» апаларны да үгетләп алмыйчы булмады... Бу үз сүзле культураның язмышы өчен районда иң нык җаны айкалган, төн йокылары качкан кешеләрнең берсе Гөлзифа иде. Бу эштә әлеге остазлык даны да бар, өстәвенә, бу турыда үзенең үк әйткән акыллы сүзләрен эш белән раслыйсы да бар иде шул аның... Урман күк булып үскән итеп төшләргә кергән кукуруз беренче елда ук алай шаккатырырга ашыкмады ашыгуын. Күп кенә колхозларда тез тиңентен генә булып калды ул, ә кайбер урыннарда көзен «тагын бераз күтәрелеп китмәсме» дип, һаман да өметне өзмичә җыймыйчарак торалар икән, табигать бу соңгы өметтән дә ачы көлде: бер төнне бик каты кырау төшеп, болай да суган кыяклары гына күк яфракларны чучка койрыгыдай итеп куырып китте. Шулай да «Игенче» кукурузлары районда чагыштырмача иң югары уңыш бирде. Кышын «Игенче» кешеләре кукурузны тагын бүтәнчә дә данлыкладылар. Күрше колхозларда кукурузның уңышына күрә силосы да юньле булмады ул елда. «Игенче» дә исә бу силос гаҗәп шәп чыкты. Араннарда шушы тозлаган алма һәм мәтрүшкә исләрен хәтерләткән хуш ис аңкыдымы, сыерлар бияләйдәй телләре белән иреннәрен ялый-ялый урыннарында ук биергә тотыналар, борын тишекләрен киерә-киерә түземсез мөгри үк башлыйлар иде. Бу тәмле сыйга рәхмәтләрен дә бик тиз сиздерделәр: сөтләрен көннән-көн арттыра бардылар. Район җыелышларында «кукуруз» сүзе белән рәттән үк «Игенче» колхозы да телгә алына башлады. Шуңа ялгап ук бик еш Гөлзифаның да исемен әйтәләр иде. Тиздән Гөлзифаның исеме газета битләренә дә менде. Район җыелышларында гына түгел, республика киңәшмәләрендә дә аның исеме янгырыи башлады. Министрлык һәм обком кешеләре дә Гөлзифаны 110 әллә кайдан танып алып, аның белән кул биреп күрешә торган булып киттеләр. Гөлзифа бу даныннан бик уңайсызлана да, ояла да иде. Хәтта газеталарда үз исемен күрдеме, ачуы да чыга торган иде аның. Нигә инде шулкадәр дә күп кабатлыйлар? Юк бит, һич тә күңелдәгечә итеп үстерә алмады әле ул кукурузны. Чыннан да кинәндерерлек, чыннан да урман күк итеп үстерәсе иде бит аны! Әнә тәҗрибә кырыйда сокланырлык уңыш биргән икән, нигә басуларда да шундый ук уңыш үстермәскә? Әнә шуңа ирешәсе иде бит, әнә шуннан соң инде, бәлки, мактаса* лар да урынлы булыр иде... Макталган саен җан тынычлыгы югала гына бара, аның саен үзен чын бурычлы саный иде Гөлзифа. Бу зур бурычыңны үтәми торып, җаның ничек тынычлык күрергә мөмкин?.. ...Ә шулай да күңелнең әллә кай төше генә яшерен бер горурлык та кичерә иде. Ни генә булмасын, исеме еракларга яңгырый аның. Әйдә, ишетсеннәр, күбрәк ишетә торсыннар Давытлар, Зөлхәбирәләр аның исемен. Моннан ары да ишетерсез әле сез бу исемне!.. һич көтмәгәндә генә аңа әлеге «таныш булмаган дус»тан һаман да хатлар килгәләп торды. «Әнә шулай таралып юкка чыга бара алама болытлар, — дип язды ул бер хатында. — Бөтен җир йөзенә яз тантанасы көннән-көн җәелә- Шушы олы, бик олы язның горур карлыгачларыннан берсе син, Гөлзифа!» Күбесенчә шул ук зәңгәр конвертлы була иде бу хатлар. Шул ук тәгәрәп торган эре-эре ачык хәрефләр. Кире адресы, гадәттәгечә', күрсәтелми. Кара почта печате төрле вакытта төрлечәрәк: хат йә Казаннан, йә станциядан, йә райүзәктән башлап юл ала. Нинди изге җан икән соң бу «таныш булмаган дус»? Нигә исемен яшерә икән ул?.. Ничә еллар бит инде... Еш кына Гөлзифа үзен аяклары җиргә дә тимичә гел каядыр очып барадыр кебек итеп тоя башлый иде. Көнозын бер генә минут та буш вакыты юк иде аның. Барысына да өлгерәсе бар. Амбарда чәчүлек бодайны кояш күзенә таратучы апалар янына барып, эшләренә күз салырга, анализ өчен орлык алырга кирәк, ә орлыклык кукурузны ничек кояшта җылытасын үзең күрсәтеп бирмичә булмый. Басуга тирес чыгаручыларның эшенә дә күз булмыйча ярамый. Әнә язгы чәчү планын төзеп бетерүне дә бүгеннән калдырмыйсы иде... Ул арада һич көтелмәгән эшләре дә чыгып кына тора. Моңарчы ни карусыз эшләгән ОСТ-3 сортировка машинасы көйсезләнә башлаган, механик чакырмыйча булмас. Ул арада райкомнан шалтыраталар: ашыгыч төстә бик мөһим киңәшмә үткәрелә, хәзер үк килеп җитегез. Көннәре генә түгел, атналары, айлары да алдан ук бүлеп куелган иде аның. Институтка кышкы сессиягә киткәнче, чәчүлек орлыгын чистартуны ничек тә төгәллисе иде. Аңарчы менә тагын өч контроль эш язып бетерәсе бар. «Үсемлекләр географиясе» буенча зачетка ныклабрак хәзерләнеп барасы булыр, профессорын бик каты кеше диделәр.., Хәтта институтка барышлый поезддагы буш вакыты да алдан ук тутырылып куела иде. «Журбиннар» дигән яңа романны бик мактыйлар, шуны укып чыгасы булыр юлда. Шәһәргә килгәч, лекцияләрдән, зачет-имтиханнардан бушаган вакытларга да бик тиз план төзелә: фәлән театрга, фәлән музейга барырга, яңа чыккан фәлән фильмнарны карарга. Дөньяда аның бетмәс-төкәнмәс эш-омтылышы бар, ирешәсе максатлары бар, укып чыгасы исәпсез-хисапсыз китаплары бар — әнә шулар* 111 нын барысына да өлгерү өчен ашыга ул, әнә шуңа аяклары җиргә дә тимичә очып барадыр кебек... Тора-бара Гөлзифа үзенең бу һич туктаусыз очыну-ашыгуының тагын бер сәер сәбәбен сизә башлады. Барысына да, барысына да өстәп, тагын әле нәрсәдәндер качып та шулай ашыга, оча түгелме соң ул? Нәрсәдән кача соң әле ул? ...Булмады түгел, техникумда укыган елларында ук япь-яшь егетләрнең, күргән саен колакларына кадәр кызара-кызара, аңа гыйшык тотып йөргән чаклары булды. Булмады түгел, бик тиң кебек егетләр дә аңа үзләренең иң жылы хисләрен сиздереп-сиздереп карадылар. Яшерәсе юк, Гөлзифа, гомумән, ир-егет халкының үзенә төбәлгән сок- ланулы-сәер карашларын бик еш сизә иде... Әмма Гөлзифа боларның берсен дә күрмәмешкә-сизмәмешкә' салыша, бу турыда аз гына сүз кузгалса да, хәзер моны уен-көлкегә борырга тырыша иде. Шул ук вакытта Гөлзифа җыелыш-киңәшмәләрдә булсын, клубта, театрларда булсын, һәрвакыт хатын-кыз түгәрәгенә караганда, ирләр- егетләр түгәрәген артыграк күрә, көндәлек әңгәмәләрдә дә гел ирләр белән уртак телне җиңелрәк таба иде. Гомумән, аны һәрвакыт дуслары, иптәшләре әйләндереп алсын да тирәягында күңелле шау-шу яңгырап торсын — әнә шуны ярата, шуңа омтыла иде ул. Ни генә булмасын, Гөлзифаның бетмәс-төкәнмәс көч-куәт ташып торган дәртле табигате аңа аз гына да картаерга ирек бирми, ул һаман да яшь, һаман да бөркелеп торган таза, һаман да шулай шат-көләч иде. Әмма кем генә булса да берәрсе — ир-егет халкымы ул, хатын-кызларданмы — кем генә булмасын шушы турыда аның үзенә читләтеп кенә дә берәр сүз чыгарса, Гөлзифаның чын-чынлап кәефе кырыла, хәтта ачулана ук башлый иде. Әллә шулай үзенең сүнмәс яшьлегеннән качамы ул? Ләкин үз-үзеңнән качып котылырга мөмкинме соң? Бервакыт Гөлзифа Йолдызның койма буенда иптәш кызлары белән сөйләшеп утыруын ерактан ук күреп алды да ашыга-ашыга атлый башлады. Бер тотып сөясе, озаклап сөйләшәсе иде үзе белән. Кайчаннан бирле инде вакыт та тими... Якынрак килгәч, Гөлзифа ниндидер сагаю белән тукталып калды. Шулкадәр дә дөньяларын онытып, нәрсә турында сөйләшәләр соң алар? — Ә минем әни... Минем әни, беләсегез килсә, әти кеше дә! — ди йолдыз горур бер тантана белән. — Әти кешеләр кебек атка гына утырып йөри минем әнием. Атны шундый итеп чаптырып китә, әти кешеләр дә алай итеп чаптыра алмый әле, беләсегез килсә!.. Гөлзифа, үзен күрмәгәйләре дип коты чыгып, аяк очларына гына баса-баса кире борылып китте. Бакча артына борылгач, уфылдап сулап куйды. Әти кеше... Ә^ йолдызның хәзергә кадәр өйдә бу турыда ләм-мим сүз сөйләшкәне, бу турыда бервакытта да сорашканы юк. Ләкин кайчан да булса сорар бит ул... Сорамыйча мөмкин түгел. Бала күңелендә, бала уйларында һәрвакыт, табигый рәвештә, әни белән бергә, әтинең дә үз урыны бар шул. Моны башка бер нәрсә белән дә алмаштыра алмыйсың. Әти кеше... Дөресен генә әйткәндә, Гөлзифаның үзенең дә бу турыда уйламыйча, һич югында, күңелдә шуңа кагылышлы берәр уй, берәр хатирә, берәр тойгы чагылып узмый калган көне сирәк, ихтимал, юк та бугай. Башта Гөлзифа Давытны гел шулай канаты каерылган коштай мескенләнеп калган кыяфәттә күз алдына китерә дә, аны чын-чынлап кыз 112 гана иде. Ләкин шунда ук әлеге җәенке кызыл иреннәр, мимылдап торган күкрәкләр күз алдына килеп баса, бу иреннәр, бу күкрәк Давытка килеп сылана... Гөлзифаның, бөтен тәне шунда ук чирканулы чымырдап китә һәм әлеге кызгану хисенең әсәре дә калмый, бөтен барлыгын әрнүле нәфрәт кенә биләп ала иде. Вакытлар үтү белән бу кызгану да, нәфрәт тә көчләрен югалта барды. Кызгана да алмый иде ул Давытны, аңа карата нәфрәте дә юк иде инде, һаман да еш кына искә төшерә иде әле ул аны төшерүен, ләкин бу хатирә күңелне әллә ни кузгатмый иде инде. Соңга табарак Давытның төсе-кыяфәте дә, йөреш-торышы, әйткән сүзләре дә ничектер күңел түреннән төшеп үк калдылар. Ләкин һаман да бар, һаман да яши иде әле ул үзе. Төсе-кыяфәте, йөреш-торышы, сөйләр сүзләре хәзер бөтенләй Давытныкына да охшамаган иде аның, шул ук вакытта бу Давытта иде. Хәтта элеккедән дә чибәррәк, сөйкемлерәк иде бу Давыт. Әллә Давытның үзе дә түгел, бөтенләй башка берәүме бу? Ләкин хыялдагы шушы кешенең Давыт түгел икәнлегенә дә ышанасы килми иде. Хәер, бергә булуларының соңгы көннәренә охшамаса да, элеккерәк вакыттагы, аеруча егет чакларындагы Давытка бик охшаган иде хыялдагы бу образ... Ә Давытның үзе белән еллар буе очрашырга туры килмәде. Юкса, Тзшлыярга кайткалый диләр иде аны. Артыннан, кара күләгә кебек, Зөлхәбирәсе дә кайта, Давыт кая гына чыкса да, бер адым калмый тагылып йөри диләр иде. Җәйге сессияләрдән кайткан саен, Гөлзифаны әнә шундый хәбәрләр еш каршылады. Алай сорашып-белешеп тормаса да, Давытларның бөтен тормышлары да мәгълүм иде Гөлзифага. Давыт шулай да юридик мәктәпне тәмамламады. Ярты елдан соң ук укуын ташлап, кайсыдыр заводка эшкә керде. Зөлхәбирә белән алай начар тормыйлар иде шикелле. Бер уллары бар диделәр. Өс-башлары да затлыдан диделәр. Тәкый абзый белән Кәримәттәй дә киленнәреннән канәгать иделәр бугай. ...Очрашу һич көтмәгәндә һәм бөтенләй дә уйламаганча, башка да китермәгәнчә булды. Җәйге имтиханнарны бик уңышлы һәм вакытыннан шактый алда тапшырып, күтәренке күңел белән шәһәрдән кайтып кына төшкән көне иде аның. Кичен клубта кино буласы диделәр. Гөлзифа, бөтен барлыгында юлда ук уянган ашкынулы бер җиңеллек тоеп, клубка чыгарга җыенды. Шәһәрдән яна алып кайткан ачык көрән төстәге костюмын киде, озын толымнарын аеруча пөхтәлек белән матурлап артка җыештырды, сандыктан күптәннән кимәгән әйбәт туфлиләрен алып киде. Урамга чыгуга ук күрше кызлары очрады, йөгерә-йөгерә килеп Гөлзифа апалары белән күрештеләр. Бераз китүгә аларга тагын бер төркем яшьләр килеп кушылды. Шау-гөр килеп, урамны иңләп атладылар, алар. Яшьләр, бер-берсен бүлә-бүлә, Гөлзифа югында авылда булып алган мәзәк хәлләр, төрле яңалыклар турында сөйләделәр, Гөлзифа үзенең шәһәр тәэсирләре белән уртаклашты. Бер караганда, Гөлзифа үзен дә шушы шау-шулы яшьләргә бөтенләй тиң, бөтенләй япь-яшь итеп тоя башлый, ул арада, үзен укучыларын иярткән кече күңелле бер укытучыга охшата да, аңа ничектер бик уңайсыз булып китә иде... Менә клуб тирәсенә әле соңгы елларда гына утыртылган яшь сәрви агачлары яныннан үтәләр. Арырак ботакларың киң җәйгән карт сәрвиләр. Алары элек үк, Гөлзифа кыз чагында ук бар иде... Юк шул инде, бу яшь төркемнең тиң бер катнашчысы булуга караганда, әнә шул карт сәрбигә күбрәк охшый түгел микән ул?.. Мондый охшатуга, һай, бер дә күнәсе дә килми... Клуб ишеге ачылып ябылган саен, эчтән гармонь тавышы, күңелле гөрелдәү яңгырып китә иде. Менә бу таныш, бик таныш авазлар да кү- иелгә бөтенләй башкача тәэсир итә икән шул хәзер. Элек ул күңелләргә нәрсәдер вәгъдә итүче дәртле бер җилкенү сала, аяк атлаулары ук җиңеләеп китә иде. Хәзер бу авазлар нәрсәләрнедер искә төшереп, йөрәктә яшерен генә ниндидер моң. уята... Алар ишектән көлешә-көлешә килеп керделәр. Түбән очның тракторчы егет кичә ничек итеп Ашыт суыннан беләк буе чуртан тота язып калуы, чуртаны кармактан ычкынгач, ничек башы белән суга мәтәлеп төшүе турында сөйләп керә, барысы да шуңа бик көлешәләр иде. Әмма күңелнең әлеге яшь сәрвиләр һәм гармонь тавышы уяткан яшерен моңы да юкка гына кабынмаган икән... Түрдәге эскәмияләрдә үзләренең киемнәре белән дә, бик итагатьле- һавалы гына кыяфәтләре белән дә башкалардан күзгә бәрелерлек аерылып, Давыт белән Зөлхәбирә утыралар иде. Гөлзифа үзенең яшьләр белән күңелле әңгәмәсен дәвам итте. Ә эчтә нәрсәдер урыныннан кузгалды, нәрсәдер кайный ук башлаган күк иде... Юк, болай итеп күз алдына китерми иде Гөлзифа Давытны, йә әлеге канаты сынган коштай мескен кыяфәттә, йә егет чагындагыча шат- чибәр көе күз алдына килә иде ич ул. Ә бу... Әнә бик затлы костюмнан, бик эре генә утыручы Давыт боларның берсенә дә охшамаган. Элеккедән тазарып, калынаеп киткән ул, йөзендә үзеннән чын канәгатьләнүме, әллә бер нәрсәгә дә исе китмәүчән гамьсезлекме чагыла. Ә янында Зөлхәбирәсе утыра. Өстендә кара бәрхет күлмәк анысының, түшендә шул ук зөбәрҗәт брошкасы. Әллә кайдан күзгә бәрелеп, әле яшькелт, әле кызгылт нурлар чәчеп җемелди аның ул брошкасы. Бик тә кыйммәтле таштандыр инде, күрәсең... Гөлзифа һаман да көлә-көлә яшьләр белән сөйләшүендә дәвам итә, боларны исә ул бер күз кырыен төшерүдә генә күреп алды. Шул мизгелдә Давытның әллә ничек бик төче генә елмаеп, Зөлхәбирәгә иелә төшүе, аңа нидер пышылдавы да күзгә чагылып калды. Гөлзифа көлә, ә эчтә нәрсәдер аның саен кайный бара кебек иде. Давытның әнә шул бик төче елмаеп Зөлхәбирәгә таба иелүе, тегесенең түшендәге брошкасы күзләрне чагылдырып җемелдәве әллә нишләтеп җибәрде аны... Залда яшьләр сүлпән генә танцевать итәләр иде. Гөлзифаны да танцыга чакырдылар. — Әй, кызлар, ничек туймыйсыздыр шул танцыдан, — диде Гөлзифа.— Без яшь чакта клубны дер селкетеп бии идек, әллә ничә төрле уеннар уйный идек. Ә сезнең хәзер бар белгәнегез танцы да танцы... — Әйдәме, биибез!—диде Гөлзифа апасының һәр сүзен эләктереп алырга гына торган Рәмзия. — Син дә биисеңме, Гөлзифа апа? — Нигә, тузаннарны коеп, бер биеп алсаң да ярый. Гөлзифа бу сүзләрне әллә ни уйламыйча гына әйткән иде. Ул арада гармоньчы бию көен сыздырып та җибәрде, ни арада түгәрәге дә оешты һәм Рәмзия уртага чыгып бии дә башлады. Түгәрәкне әйләнеп бераз биюгә, Рәмзия Гөлзифа каршына килеп тыпыр-тыпыр бии-бии, аны уртага чакырырга тотынды. Барысы да һич көтелмәгәнчә булды. I өлзифа, көлә-көлә «һай, сеңелем, бар, яшьләрне чакыр» диебрәк торды да, ул арада, бик җиңел-салмак кына басып, биеп тә китте. Их, нигә бер, чыннан да, тузаннарны коеп алмаска! Моннан күпмедер еллар элек тә шулай дөньясын онытып биегән иде бит ул. Ул чагында әле Давыт та болай ясалма-төче елмаймый, барысы да үзенчә иде, барысы да чын иде аның. Әгәр йөрәген май каплап бетермәсә, менә хәзер шуны хәтерләсен, шуны төшенсен әле ул! Шул елтыр брошка колы булып, гамьсезләнеп кенә утырмасын!.. 8. „с. ә.- № 4 - цз Гөлзифа бии башлауга клубтагылар барысы да берьюлы җанланып китте. Аның оста биюе турындагы дан авылда күптәннән яши, әмма яшьрәкләрнең моны әле үз күзләре белән күргәннәре юк диярлек, ә өлкәнрәкләр өчен исә бу бию сагынылган—тансык иде. Өстәвенә, биредә Давытның да утыруы бу кызыксынуны аеруча көчәйтә иде. Алай кыз чагындагыча аяк астындагы идәнне дә тоймастан дәртле- очынулы бию түгел иде инде бу үзе. Шулай да, аякларның чын җиңел- җитез тыпырдавы, иңбашларының сизелер-сизелмәс кенә сикергәләп куюы, кулларның салмак кына саран хәрәкәтләре барысы да үзенә килешеп тора, һәр басуында тыйнак нәфислек чагыла иде. Менә Гөлзифа биеп-биеп килде дә, Давыт янына җиткәч, көйнең ахырына туры китереп, тып итеп аның алдында биюен туктатты. Шуның белән уртага Давытны чакыруын аңлатып, инде хәзер биемичә генә, бик тыныч атлап залның икенче башына китеп барды. Ишектән Җиһангир килеп кергән иде, Гөлзифа, берни булмагандай, аның белән сөйләшеп тора башлады. Шундагыларның барысы өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булды ахры бу. Бөтен зал күңелле генә гөрелдәп куйды. Барысыннан да бигрәк, моны Давыт үзе һич көтмәгән иде бугай. Ул кинәт агарып киткәндәй булды. Үзе елмаерга тырыша, кулларын селти, үзе һич яшерә алмастай шүр- ләүле төстә Зөлхәбирәгә карапкарап куя, ә тегесенең исә зәһәр ачуы чыраена ук чыккан иде. Яшьләр аның саен Давытны кыстый бирделәр. — Әйдә, егет, сынатма! — Шәһәрчә итеп кенә биеп күрсәт әле бер! Давыт, бу кыстауларга түзәр әмәле калмагач, урыныннан торырга да талпынып куйган иде, Зөлхәбирәсе аны пиджак чабуыннан тартып, шап итеп урынына утыртты. Моны күрүгә, һаман да күңелле гөжләп* торган зал ачыктаначык шаркылдап, шаулатып көләргә тотынды. — Биер иде дә, арт як баса. — Койрыгы бозга каткан. Гөлзифа, боларга аз гына игътибар итмичә, Җиһангир белән сөйләшеп торуында дәвам итте. Шул ук вакытта ул Давытның хәлен бик яхшы күреп, сизеп, ишетеп тора, эчтән генә чын тантана кичерә иде. «Бик канәгать булып кына гамьсезләнеп утыра иде, әнә ничек көләләр үзеннән.» Җиһангирның үзенә аеруча игътибарлы, аеруча ягымлы булуы Гөлзифаның бу тантанасын тагын да көчәйтә иде. Эштә гел бик кырыс һәм бик җитди булса да, Җиһангир бүген гаҗәп сөйкемле, хәтта артык сөйкемле иде. Ай буена күрешми торганлыктан, сөйләр сүзләре дә ничек күбәйгән аның... Дөресен генә әйткәндә, Гөлзифа үзе дә бик сагынып кайтты бу кырыс-чибәр егетне. Бергә чакта бик еш бәхәсләшәләр, ачуланышалар иде, аерылышып торгач, шул ачуланышуларга кадәр үк сагындыра башлады... Ул арада кино башланырга звонок булды. Гөлзифа белән Җиһангир, сөйләшә-сөйләшә, кино булачак эчке залга таба атладыар. Шунда Гөлзифаның күзенә чагылып калды: Зөлхәбирә, җилтер-җилтер атлап, клубтан чыгып китте. Давыт та бу як залда күренмәде. Иртәгесен, Давыт белән Зөлхәбирә бик каты ачуланышканнар икән, өйдә бик зур тавыш купкан икән, дигән хәбәр ишетелде. Гөлзифа, моны ишеткәч, бик уңайсызланды. Ул гына сәбәпче булды түгел микән бу бозылышуга? Нигә инде шулай кыланырга иде... йөрәк газаплы үкенү белән тибә, әмма кичәге тантананың да җиңелеп бетәсе килми, шул ук вакытта Давытны чын-чынлап кызганып та куя иде ул... 8* 115 VI Кайчандыр, Гөлзифа бригадир чакларда, аның эш көне өй борынча йөреп кешеләрне эшкә чакыру, өндәү-үгетләү, еш кына сүзгә дә килешүләр белән башланып китә иде. Хәзер мондый күренешләр онытылды. Бүген кемнәр кайда эшләргә тиешлеге радиодан гына хәбәр ителә, кичләрен, көндәлек эшкә йомгак ясап, радио-киңәшмә дә үткәрелә. Басуга пар атка ике төрәнле сабан җигеп чыгулар, тракторын юллап МТС бусагасын таптаулар да юк инде ул хәзер. Күпчелеге урта белемгә ия булган егетләр колхозның үз тракторларына утырып, җирен эшкәртә, чәчүен чәчә, ягулыкны да машина ташый. Гөлзифаның айлар буе бөтен җан тынычлыгын ала, йокыларын качы- . ра торган, борын-борыннан авылда иң киеренке көннәр булган урып- җыю чоры гына да хәзер бөтенләй башкача. Чалгы-ураклар, ло.богрейка •ургычлар турында әйтеп тә тормастан, әле кайчан гына төп таянычыбыз булган, әмма ватылгалап ятарга күп сорамый торган «Коммунар» комбайннарын да күрмисең хәзер басуда. Җитез лафетлар, үзйөрешле җый- гыч-комбайннар бөтенләй яңача урыпҗыялар игенне. Әвенгә кайтсак, биредә тагын бөтенләй яңа күренеш. Кайда монда дыңгырдыңгыр атлы сугу машинасы, кайда монда тузаннан сакланып авыз-борыннарына яулык ураган салам селкүче апалар? Кылтыр-кылтыр җилгәргеч әйләндерүчеләр, арбаның әле бер ягына, әле икенче ягына йөгереп чыгып, иңбашлары белән олау төзәткәләп шабыр тиргә' баткан көлтә ташучылар, тузанга манчылган салам эскертләүчеләр кайда?.. Ул дыңгыр-дыңгыр атлы суккыч күптән инде мартен мичләрендә эреп, өр-яңа бүтән машиналарга әверелде. Хәтта кайчан гына әле МТС- тан бик үтенеп сорап- ала торган әлеге олы сугу машинасының — «служни»ның да кирәге юк монда. Ник дисәң,' гади чабагачтан алып шул катлаулы сугу машинасына кадәр никадәр озын юл үткән, игенченең күпме җан тирләрен агызган ашлык сугу эше авыл хуҗалыгында юк диярлек ул хәзер. Ашлык әвенгә көлтәләрдә түгел, җыйгыч комбайн бункерыннан автомашина кузовына бушатып кына алып кайтыла. Шуның белән көлтә бәйләү, чүмәләкибән кую, көлтә ташу кебек эшләрне дә әлеге яшел тышлы норматив китабыннан сызып ташладык. Хәзерге әвен исә зур бер завод цехын хәтерләтә. Моторлар гөрли, машиналар килә-китә, куәтле зернопультлар, өлгер ашлык киптергечләр сәгатенә тонналап .ашлыкны эшкәртеп элеваторга озатып тора. ...Уйлый башласаң, күп, бик күп алар, колхоз авылына илебезнең якты киләчәккә таба куәтле адымнары белән бергә килгән шатлыклы үзгәрешләр. Гөлзифа да болар турында дулкынланмыйча гына уйлый алмый. Ләкин шушы рәхәт дулкынлану, ни арададыр, башта сизелер-сизелмәс, аннары акрынакрын һаман көчәя баручы әллә нинди бер тынычсызлык, әллә нинди бер ипсезлек белән алмашынып өлгерә... Әйе, эшләнгәннәре күп, эшлисе эшләр, ^менә хәзер үк, һич кичекмәстән хәл ителергә тиешле нәрсәләр дә шактый шул әле. Бу җан тынычсызлыгы, бу күңел ипсезлеге әнә шуңадыр инде ул... Тизрәк башкарасы эшләр, кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр капкадан чыгып, урам буйлап бер-ике адым җир китүгә үк үзләрен сиздерә башлый. Әле өйдән чыкканда гына ялт итеп юып кигән резин итекләр көзге былчыракта инде күз төшермәслек булып буялып та өлгергән. Урамнарга тактадан гына булса да тротуар җәйдерү’мәсьәләсен югыйсә җәйдән үк күтәргән иде инде Гөлзифа. Әмма көн саен чыгып торган кырык төрле эш-мәшәкате белән моны чын-чынлап яңадан да кузгатырга вакыт тимәде... инә шау килеп кайтып баручы ферма кызларын күргәч, искә төште әле. кайчаннан бирле инде Казанга Академия театрыңа тагын культпох д -штырыик дип сорап йөриләр алар. Сузмыйсы иде 116 моны да... Питомникка яңадан бер машина җибәреп кайтарасы булыр. Урамнарга да, өй арты бакчаларга да агачларны күбрәк утыртып каласы иде. Күз алдына узган ел экскурсиядә булып кайткан «Радянська Украина» колхозының авыллары килеп баса. Асфальт тротуарлар, яшеллеккә күмелгән урамнар. Әллә ничә бүлмәсе, ваннасы, уңайлы кухнясы булган иркен матур йортлар. Бай зиннәтле Культура сарае, колхозның үз санаторие, ясле-бакчалары, музыка мәктәбе, һәр өйдә диярлек телевизор, пианино, телефоннар. Күпләрнең «Волга», «Москвич» машиналары. Гөлзифа тиздән «Игенче»нең дә шушындый ук дәрәҗәгә ирешәчәгенә аз гына да шикләнми иде. Аның тәҗрибә кырлары хәтта «Ряданська Украина» колхозы басуларына караганда да ике-өч өлеш артык уңыш биргән икән, тиздән барлык мәйданнарда да шундый ук уңыш үстерер көннәр җитүенә шикләнергә мөмкинме соң! Тик менә һаман да күңелен күреп бетерә алмыйбыз әле җирнең, барыннан да бигрәк, ашламаларны җитәрлек кертеп бетерә алганыбыз юк. Ашламалар дигәннән, соңгы вакытларда бу мәсьәлә Гөлзифаның иң нык теңкәсенә тигән нәрсә булып тора. Гел күз-колак кына булмасаң, тирес чыгаручылар ук штабельгә дөрес өймичә, эшләренең бар кыйммәтен югалткалап куялар, инде Сельхозснабка барып минераль ашламасын юллый башласаң, «разнарядка» дип җитәрлек бирмичә тагын каныңны корыталар. Шушы ашламалар аркасында хәтта Булатов белән дә бик каты әчелешле булдылар. Узган ел Гөлзифа бер фәнни-тикшеренү институтыннан үзенең тәҗрибә кыры өчен гербицид, гибберилмин дигән яңа төр ашламалар соратып алган иде. Исемнәре шулай сәеррәк булса да, болар гаҗәеп көчкә ия булып чыктылар: үзләре үк чүп үләннәрне корыта, ә игеннәрне ай үсәсен көн үстерә диярлек икән. Быел исә Гөлзифа шушы тылсымлы ашламаларны тәҗрибә кыры өчен генә түгел, басулар өчен дә күпләп алдыру мәсьәләсен куйды. Ләкин ул ашламалар хәзергә әле институт лабораториясендә генә хәзерләнгәнлектән, шактый кыйммәт иделәр. Бу дүрт урынлы саннан торган суманы күргәч, Булатовның күзләре маңгаена менде. — Җиргә алай лаборатория дарулары чыгарып сибә башлагач, кая китә ул, што син! —дип кырт кисте. Гөлзифа алынган уңышның бар расходны бише белән кайтарачагын кызыпкызып расларга тотынды. — Ярар, уңышны күтәрергә теләмисең икән, кирәкми бер тиенең дә! Үз акчамны түләп алам, — диде Гөлзифа ахыр чиктә. — Кычкырып торган акчаң бар икән, пажалысты гына, — диде Булатов шул ук какшамас тыныч кыяфәттә. Гөлзифа «пальто алырга җибәрмәкче идем» дип кешеләрдән бурычка акча җыйды да барыбер ашламаларга заказ бирде. Булатов икенче көнне үк Гөлзифа белән, берни булмагандай, элеккечә үк ихтирамлы-әдәпле мөгамәләдә калды. Гөлзифа бурычларын тиз генә түли алмыйча йөрде. Тик күптән түгел, өстәмә түләү алгач, бурычын түләргә дип кемгә генә килсә дә, бу әҗәтне инде аңа колхоз бухгалтеры күптән китереп биргән булып чыкты... ...һәр көн шулай үз мәшәкатен, үз борчуын, үз шатлыгын алып килә тора. Кичләрен ул кайтканда еш кына йолдыз да, Халидә түти дә йоклаган булалар. Гөлзифа үз-үзенә хәйран калып уйланып утыра, йолдызны уяу килеш кайчан күрде дә кайчан соңгы мәртәбә аның белән сөйләште соң әле ул? Үзенең шунда кыймылдый алмас дәрәҗәдә хәлдән таюын сизә, чигәләре чатный башлый. Ә эчтә нәрсәдер сызып-сызып сыкрап куя... Ул аякларын көчкә сөйрәп урынына барып ята. Тизрәк кенә йоклап китәргә дә шуның белән барысын да, барысында онытырга теләп, ашыга-ашы- 117 га өченнән генә санарга тотына... Һәм еш кына бу сыналган чараның чын-чынлап шифалы ярдәме дә тия. Арыган тән изрәп йокыга да тала. Әмма мондый самими чара белән генә һаман-һаман котылып та булмый иде шул... Менә ничә тапкырлар инде кабатланды бу. Гөлзифа, тагы да шулай эштән соң гына кайтса, Йолдызның караваты янына килеп тезләнә дә йоклап яткан кызын шашып-шашып үбәргә, аның чәчләреннән, кулларыннан, аркасыннан сөяргә тотына, йолдыз йокы аралаш мыдыр-мыдыр килеп уянырга итә башласа, болан житез- леге белән тизрәк читкә тайпыла, кабаланып килеп утны сүндерә һәм караңгыда идән уртасында хәрәкәтсез басып кала. Аннары яңадан килеп кызын үбәргә, сөяргә тотына. Керфекләренең чылануын сизә. Иреннәр, аның саен, берәм-берәм бу нәни бармакларны, бу нәни терсәкләрне, тезләрне, үкчәләрне үбә. Үпмәгән жире аз гына да калмасын дигәндәй* тезеп-тезеп үбә. Әмма кайнар ана мәхәббәтенең шул рәвешчә ургып-ургып ташуын болай гына да басар әмәл юк. Гөлзифа кызын жай гына күтәреп ала да, иң иркә, иң назлы сүзләр пышылдый-пышылдый, аны үз караватына илтеп сала. Кызын бөтенләе-бөтенләе белән үз кочагына сеңдереп бетерергә теләгәндәй, күкрәгенә кыса, яңакларын алмаш-тилмәш кызының чәчләренә куя. йолдыз да йокылы килеш әнисен кочаклап ала, жылы тезләрен бик сөйкемле кыяфәттә иягенә диярлек жыерып китереп, әнисенең кочагына елышканнан-елыша. Менә йолдызның ефәктәй йомшак чәчләре Гөлзифаның колакларын рәхәт кытыклый, мыш-мыш жылы сулышы Гөлзифаның муенын кайнар сыйпый, кызының леплеп тибүче йөрәге ананың дөп-дөп тибүче йөрәге турысында ук... Шушы халәт Гөлзифаның бөтен барлыгына сирәк эләгә торган иксез-чиксез бер тынычлык, бар дөньясын оныттырырлык рәхәт бер ою бирә. Бөтен тән, сиздермәстән генә, чын онытылулы йокыга тала... Ләкин бу олы тынычлык минутлары озакка бармый. Бераздан соң Гөлзифа кинәт кенә дерт итеп сискәнеп уянып китә... Бөтен тән кыйна- лулы талчыгу белән авыраеп калган. Калынаеп киткән күз кабаклары эчке чәнчешү белән сызлый. Табан аслары кызыша... Башта Гөлзифа бар дөньясына битараф рәвештә аз гына да кыймылдамыйча ята. Менә тәннең бар авыртуларын берьюлы оныттырып, күңел түрендәге әлеге ачы-нечкә яшерен сыкрау сулык-сулык үзен сиздерә башлый. Бу сыкрау көчәйгәннән-көчәя... Гөлзифа бик сак кына, сулышларын да тыеп кына алып, кызын күкрәгенә кыса төшә, йолдыз, бу сагаюлы һәм эчке борчу тулы назны әллә кайдан сизеп алып, әнкәен юаткандай, йомшак-жылы нәни куллары белән йокы аралаш Гөлзифаның битләреннән сыйпап куя... һәм менә шунда инде ананың баядан бирле бер кайнар мәхәббәт белән ташып, бер тыелулы-яшерен сыкрау белән сызлап торган күңеле артык түзә алмый. Моңарчы әле бик саран гына чыланып-чыланып алган озын керфекләр аша кайнар күз яшьләре сытылып чыга... Күпме вакытлардан бирле гомуми олы эш, гомуми олы куаныч белән бөтәеп, шуның белән онытылып килгән күңел, шул олы куаныч өчен бөтен көчен, бар дәртен биргән тап-таза тән кинәт үзенең, бары тик үзенең генә бәхетен тели. Күңел иң тирән юксыну белән әнә шул китекне тоеп ала... Әле бая гына, кызын шулай шашып-шашып үпкәндә, кысып-кысып кочаклаганда, бу китеклек тә бөтәйгән кебек булган иде ләбаса. Шул онытылулы бөтәю хисе белән ни рәхәт кыска гына йокыга да талып алды ич. Ләкин юк икән, by әле күңелнең чыннан да шулай онытылып оюы гына булган икән... Баягынак ^аның күңелендә бернинди уй-борчу калмаган, бөтен барлыгы тоташ оер шашынулы-кайнар хискә әверелеп калган кебек иде. 118 Инде менә аны акрын-акрын әллә ничә төрле уй-борчу, моңарчы һәрвакыт үзеннән куалап килгән әллә нинди кирәкмәс истәлекләр биләп алды. ...Нигә, нигә инде болай булып күз алдына килә ул? Давыт, кинәт агарып китеп, бик уңайсыз елмая, кулларын селти... Ул арада булмый, күз алдына нигәдер Җиһангир килеп баса, һәрвакыт җитди, һәрвакыт ачулырак һәм шушы җитди-ачулы карашы ук үзенчә сөйкемле булган бу ачык зәңгәр күзләр нәкъ теге көнне клубтагы кебек, бик ягымлы елмаялар... Гөлзифа, бу һич көтелмәгән күзаллаудан качарга теләгәндәй, йөзтүбән каплана да мендәргә сеңә... Бераздан, яңадан башын күтәреп, бик сак кына йолдызны сөеп куя. һәм менә... Тагын, нигә тагын хәтергә төшә инде? Бу юлы Давытның әлеге- канәгатьләнүлегамьсез кыяфәтенең әсәре дә калмаган. Ниндидер үпкәләү-, хәтта рәнҗү дә чагыла хәзер аның күзләрендә. Элегрәк, егет чакларында, еш кына нәкъ әнә шулай итеп карый иде ул. Әмма Гөлзифа көлә-көлә аның яңакларыннан сыйпый иде дә, бу үпкәсе шунда ук юкка да чыга иде... Менә хәзер дә аны тагын шулай яңакларыннан сыйпыйсы килеп китә... Чыннан да үпкәләде бугай шул ул теге көнне клубта. Нигә инде шулай кыланырга иде Гөлзифага да?.. Үпкәләр дә шул. Бигрәк уңайсыз хәлдә калды ич... ...Ул очрашудан соң яңадан да айдан артык вакыт үткәч, «Давытлар җиңел машинага "гына утырып кайтканнар икән, бу машинаны Давыт, төрле иске частьлардан җыеп, үзе ясаган икән» дигән хәбәр ишетелде. Давытның машинаны үзе ясавына ышанмыйчарак караучылар да булды. Ләкин Гөлзифаны бу хәбәр аз гына да гаҗәпләндермәде. Күптәннән, авылда чакта ук бар иде шул аның андый хыялы. МТСка барган саен әллә никадәр тимертомыр җыеп кайта иде ул. «Беләсеңме, Гөлзифа, күпме малны чүплеккә чыгарып ташлап әрәм иткәннәр,—ди иде. —Аз гына реставрацияләп җибәрсәң, менә дигән мотор оештырырга була бит болардан. Менә карбюратор гына тапсам, минем бер моторлык частьларым җыела да инде. Моторы булгач, машинаның калган җирлә; рен әмәлләү берни түгел аның», ди иде. Әнә хәзер шул хыялына ирешкән дә инде, күрәсең. Булыр да, андый- га кулы бик ябыша иде шул аның. Заводта эшләве дә ярдәм иткәндер... Кулыннан килердәй иде, бер дә гаҗәп түгел... Шул көнне кичкырын Гөлзифа Югары Ташлыяр бригадасыннан кайтып бара иде, арттан өзеп-өзеп кенә машина кычкырткан тавыш ишетелде. Гөлзифа артына борылып карамыйча гына юлдан читкәрәк тайпылды. Машина тагын кычкыртты, тагын... Менә куып та җитте. Менә янәшә үк бара түгелме?.. Әмма Гөлзифа һаман да ул якка таба карамый, эчке бер сизенү карарга кушмый иде... Менә машина бөтенләй колак төбендә генә чышылдап килеп туктады да ян ишеге керт итеп ачылып та китте. — Әйдә, Гөлзифа, утыр, алып кайтам үзеңне, — диде Давыт. — Рәхмәт, аякларымнан зарланганым юк, — диде Гөлзифа адымнарын аз гына да акрынайтмыйча. Шулай да бу юлы бер күтәрелеп карап куймыйча булдыра алмады. Шунда, карамаган гына булсачы!.. Давыт машинасыннан яртылаш чыккан килеш, бер кулы белән кечкенә ишек тоткасын кысып тоткан да аңа туп-туры карап тора, күзләре, бөтен чырае, алай, гына да түгел, бөтен барлыгы чын эчкерсез шатлык, бик зур куаныч белән балкый иде. Хәтта егет чакларында да болай ук олы куаныч белән балкыганы юк иде бугай аның... Гөлзифа, йөрәгенең шулкадәр дә каты-каты тибеп куюыннан колаклары зыңлаган хәлдә, адымнарын кызулатты. — Гөлзифа! Гөлзифа туктамады. Менә машина ишеге шап итеп ябылды да Давыт дөп-дөп басып аның артыннан йөгереп килде. 119 Гөлзифа, ичмасам, әнә шул ялгыз чыршыга кадәр генә булса да v-гырып бар инде, ә? Гөлзифа!.. _ Юк, Давыт, кирәкмәс, җәяү генә кайтам. Их, Гөлзифа, беләсеңме... Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, Гөлзифа, беләсеңме...-Мин бит бу машинаны сиңа багышлап ясадым! Сине утыртып шушы юллардан бер әйләнү турында хыялландым мин. Ничә еллар буе хыялландым... Ышансаң ышан, ышанмасаң юк... Гөлзифа дим, һич югында, бер җир буе гына утырып бар инде!.. — Юкка тырышкансың, Давыт. Утыртып йөрер кешеләрең миннән башка да бар бит инде синең. Шунда аларны икенче бер машина — колхозның йөк машинасы куып җитте. Гөлзифа кулын күтәрүгә, машина туктады. — Юкка тырышкансың, — дип кабатлады Гөлзифа. — Менә бит безнең үз машинабыз бар. һәм ул бик җиңел генә өскә, кузовтагы капчыклар өстенә менеп тә утырды. Машина кузгалды. Әнә Давыт бер кулын нигәдер алгарак сузган килеш баскан урынында хәрәкәтсез калды. Аннары кинәт кенә борылып, кызу-кызу машинасы янына килде. Килә-килешкә әллә нинди тыелгысыз бер көч белән машинасының көпчәгенә тибеп җибәрде. Тагын, тагын типте... Гөлзифа шигәеп үк куйды: әллә, ярсуына чыдый алмыйча, машинасын ватарга керештеме ул?.. ...Ул көнне дә кичен соң гына кайткач, Гөлзифа менә хәзерге кебек йолдызны шашып-шашып сөяргә, үбәргә тотынган иде. Ул көнне дә шулай ук аның мендәре яшерен күз яшьләре белән чыланды... ...Иртәгесен Давыт, машинасына утырып, авыл урамнарын, ындыр ч арты юлларын ничә генә тапкырлар әйләнгәндер?.. Юл тузанына күмелеп ятарга бик яратучы Ташлыяр тавыкларына, юл чите чирәмен аеруча тәмләп ашаучы Ташлыяр казларына һич тә тынычлык булмады ул көнне, һәр машина артыннан һау-һаулап калу вазифаларын аеруча төгәл үтәүче Ташлыяр маэмайларының исә ул көнне тәмам тамаклары карлыгып бетте... «Машинамны күрмәгән кеше кала күрмәсен тагын дип кылануыдыр инде бу тыратай батырның», диделәр үзләренең каз бәбкәләре исән калу- калмавына чынчынлап хафага төшкән апалар. Янгын сарае буенда гәп ' сугып утыручы бабайларның да чал кашлары җыерылып-җыерылып куйды. Гөлзифа ул көнне үзенең кара туры атын җикте дә Югары Ташлыяр артындагы иң ерак басуга китте. Басу юлына чыгуга атын шундый итеп куаларга тотынды, ихтимал, артыннан бернинди машина да" куып җитә алмас иде... Иртәгесен бу тынгысыз машина Ташлыяр урамнарында күренмәс булды. Шуннан соң шактый вакытлар Давыт турында яхшыдан-яманнан бернинди дә хәбәр ишетелмәде. һәм, һич көтмәгәндә, өр-яңа хәбәр: Давыт бар туганнары белән әчелешле булып, өйдә бик зур тавыш кубарып, яшь хатынын ташлап киткән икән, диделәр. Дөрес булса, Давыт, чыгып киткәндә, әллә никадәр өй җиһазларын да ватыпкырып бетергән икән, дип сөйләделәр. Бу хәбәрне ишетүгә Гөлзифаның күз алдына, иң беренче булып, нигәдер менә мондый күренеш килеп басты: стенадагы әлеге ат чаклы пар аккош рәсеме йөзтүбән әйләнеп китә. Зөлхәбирәнең түшендәге күзләрне чагылдырып җем-җем итүче зөбәрҗәт брошка идәнгә төшеп чәлпәрәмә килә... Нигәдер, искә төшкән саен, шушы брошка Гөлзифаның җан ачуларын чыгара, нигәдер, барысына да нәкъ менә шушы брошка гаепледер кебек тоела иде аңа... 120 Нигә шулкадәр дә тынычсызлап хәтергә төшеп торалар соц әле болар? Гөлзифа, бу кирәкмәс истәлекләрдән айнырга теләп, чытырдатып күзләрен йома да башын селкеп куя. Тизрәк кенә онытылып йоклап китәргә тырышып, менә ничәнче тапкырлар инде, эченнән генә кызу-кызу саный башлый, йөз дә бер, унбер, унике, йөз дә өч, сиксән өч... Ә Давытның өстендә эре-эре зәңгәрсу һәм кызгылт шакмаклы күлмәк иде теге көнне, җиңнәрен сызганган иде. Күтәрелеп карауга, иң элек, машинасы ишеген кысып тоткан таза кулы, шул шакмаклы күлмәге күзгә ташланды... Егерме җиде, туксан Я\иде, туксан тугыз... һәм кинәт идәнгә төшеп чәлпәрәмә килгән брошка... Туксан җиде, туксан сигез, йөз... Юк, күзләргә һич кенә дә йокы керер исәбе юк бүген... ..Озакламый Давыт ялгызы гына авылга кайтып төште. Машинасы юк иде инде. Машинасын саткан икән, диделәр. Зөлхәбирәнең җыен туганнары ябырылып, моның машинасын бирмәгәннәр, басып алып калганнар икән, дигән сүзләр дә йөрде. Бу хәбәр Гөлзифага бик сәер, гаҗәп каршылыклы тәэсир итте. Шатландымы ул бу хәбәргә, әллә Давытны яңадан кызгана башладымы? Шатланды дип тә, кызганды дип тә әйтеп булмас иде... Ләкин бик еш кына үзенең Давыт турында уйлавын, уенда «нишләр икән, ничек яшәр икән соң инде ул моннан ары?» дигән бер үк сорауның кабатлануын сизеп ала иде ул... Үзенең еш кына көзге каршында басып торганлыгын, өс-башына бик игътибарлы була башлавын да сизә иде. Сизә дә моңа бик уңайсызлана, чынчынлап оялып куя иде. Ләкин шунда ук көзгедәге үзенең һаман да яшь, һаман да шулай янып торган йөзенә, таза-зифа буена эчке бер канәгатьләнү, яшерен соклану белән яңадан озак кына карап тора иде. «Шулай да, картаерга исәбең юк әле синең. Әйдә, әнә Давыт картайсын...» Давыт, чыннан да, бу кайтуында сизелерлек картаеп киткән, авыз кырыйларында салынкы җыерчыклар хасил булган, күзләре талчыгулы карый, чигәләрендә чал бөртекләре дә җемелди иде. Урамда еш очрый иде ул хәзер. Гөлзифа ашыгып кына сәлам бирә дә тиз-тиз үтеп тә китә иде. Ләкин Давытның болай гына үтеп китәсе килмәве, нәрсәдер әйтәсе, ни турындадыр сөйләшәсе килгәнлеге аермачык сизелеп тора иде. Хәер, моны ул үзе дә яшерми, очрашкан саен «Гөлзифа, бер генә минутка...», «Гөлзифа, тукта әле» дип дәшеп кала иде. Ләкин Гөлзифа моны ишетмәмешкә салына яисә «вакытым юк» дип тиз-тиз китеп бара иде. Бервакыт, Гөлзифа өйдә юкта, кичләтеп кенә өйләренә дә килгән. «Сүгеп җибәрдегл үзен, ишекне шап итеп япканда чак кына борыны кысылмый калды мескеннең» дип сөйләде Халидә түти. Шулай да алар бер кичне очраштылар. Соң гына идарәдән кайтып барганда, Давыт әллә кайдан гына килеп чыгып, Гөлзифаның каршысына ук килеп басты. — Кем бу?.. Фу, котымны алдың!—диде Гөлзифа. Гәрчә Давытның күләгәсе күренү белән үк аның кем икәнлеген танып алган иде инде. — Гөлзифа, гафу ит... Бер генә минутка. — Син нәрсә?.. Җиде төн уртасында... — диде Гөлзифа һәм ашыгып китә башлады. Давыт аның юлына аркылы төште. — Гөлзифа, бер генә минутка... — Нәрсә син...— Гөлзифа аңа исеме белән дәшәргә теләде, ләкин тотлыгып калды. — Нишләвең бу?.. Җибәр тизрәк, кайтырга ашыгам. — Гөлзифа!.. Тотып кыйнасаң иде син мине... Җиңелрәк булыр иде миңа... һич югында, әнә шул әшәке гайбәткә ышанганым өчен генә дә тотып кыйнарлык мине... 121 — Белмим шул, Давыт, — диде Гөлзифа, бу юлы аңа исеме белән дәшмичә булдыра алмады, —Бары тик шул гайбәт кенә сәбәпче булды микән соң? — Булгандыр инде... Уйлый башласам, йөрәкләрем бишкә ярыла, һичнәрсә аңлый алмый башлыйм... Бәлки, Гөлзифа... Анысы, беләм, сорарга хакым да юк... Шулай да... Бәлки, гафу итәрсең, ә, Гөлзифа?.. Давыт Гөлзифаның кулларыннан тотып алмакчы булды. Гөлзифа йөгерә үк башлады диярлек. — Юк инде... — диде ул кинәт тыны кысылып. — Юк инде... Бер киселгән икмәк телеме кире ябышмый. Ичмасам... Улыңны ятим итмә, Давыт. Әйбәт кенә торыгыз инде... — Их, Гөлзифа, белсәң иде... — Юк, юк, Давыт... Кая, тоткарлама мине. Кайтырга ашыгам... һәм ашыга-ашыга китеп тә барды. Давыт тагын нәрсәдер кычкырып бераз аның артыннан килде дә, аяк тавышлары артык ишетелмәс булды. Шуннан берничә көн үткәч, кибет яныннан үтеп барышлый, Гөлзифа кемнәрнеңдер бик әшәке сүгенә-сүгенә сугышырга итүләрен, кешеләрнең аларны аерырга, тынычландырырга маташуларын күрде. Якынрак килсә, исе китте. Сугышучылар Давыт белән Мортаза иде. — Син генә башыма җиттең минем! Син... Җаныңны учыңа тоттырып җибәрәм хәзер. Измәңне изәм! Син!.. Давыт, сүгенә-сүгенә, Мортазага таба ыргыла, кулларына дүрт-биш егет асылынган да аны җибәрмиләр, ләкин теге, ни арада гына ычкынып китеп, дошманының фонарь аса торган җиренә менеп төшәргә дә өлгерә иде. Мортазаны алай тыеп азапланмыйлар, ул читтәрәк Давытка йодрыгын селкиселки үкерә: — Уу, боламыктан оешкан нәрсә! Ит яхшылык, көт яманлык. Вәйт син, ә! Тешләрең авызыңа сыймый башлагандыр, кил, кесәңә тутырып җибәрим. Җан көеге!.. Давыт шулай бик дуамалланып яңадан бер-ике көн эчеп йөрде дә, шәһәргә кител барды. Шул көнне кичен йолдыз зур гына бер курчак тотып кайтып керде. — Бер абый бирде миңа моны, — диде - ул. — Шундый да кызык абый. Үзе зуп-зур, үзе кечкенәләр кебек елый. Бигрәк кызык абый. ...Бераз вакыттан соң, Давыт каядыр еракка, Амур ягына ук язылып киткән икән дигән хәбәр ишетелде. VII Шулай тынычсыз үткәргән төннәрнең көне дә хәерле булмый иде. Йә эштә берәр күңелсезлек чыга, йә үзе кемне булса да бөтенләй хак- сызга шелтәли башлый да, соңарак үзе үк моны сизеп ала һәм аның саен кәефе кырыла бара иде. Нәкъ менә шундый көннәрне, көтмәгәндә генә аңа әлеге «таныш булмаган дус»тан тагын хат килеп төшә иде. Шул ук зәңгәр конверт, шул ук тәгәрәп торган ачык хәрефләр. Хәтта бер үк сүзләр дә еш кабатлана иде—«Башыңны югарырак, Гөлзифа!» Соңга таба хат башкачарак языла башлады. Мондый юллар бик хәтердә: «...Нинди куәтле, никадәр көчле ул Кеше! Табигатьтә аннан да өстен көч юк. Нәрсә шулкадәр куәтле, шулкадәр өстен итә соң аны? Минемчә, Мәхәббәт шулай, көчле итә аны. 7 ормышка булган мәхәббәт, туган илгә мәхәббәт, гашыйк кешеңә мәхәббәт. Болар өчесе дә бер-берсе белән бик тыгыз ^диА^ нгд^' ?дР г ^ 1иь^йк кешеңнең тормышка булган мәхәббәте, туган илгә у хә өәте синдәгедәй көчле икән, бу инде лаек мәхәб 122 бәт, тигез мәхәббәт. Бары тик шул чагында гына олы мәхәббәтнең зая- га сарыф ителүенә юл калмый. Әнә шундыйлар инде тормышта иң бәхетле, иң көчле кешеләр. Бу сүзләрем сиңа бик сәер тоелуы да ихтимал, Гөлзифа. Ләкин тормыш гаять катлаулы булган кебек, бу олы Мәхәббәтнең дә тормыштагы чагылышы гаять күп төрле. Кайбер гашыйклар бер-берсенә тиң түгелләр икән һәм шуны уз вакытында сизеп алалар икән, моңа лаек булу өчен аңа кадәр көчләреннән килмәстәй эшләрне башкаралар, окрщеп булмастай каршылыкларны җиңеп чыгалар. Яки моны шактый соңрак аңлап алучылар, шуның белән зур күңелсезлекләргә очраучылар да була. Ләкин чын мәхәббәт барысын да җиңә!» Тагын да бер икенче хатында «таныш булмаган дус» язды: «Беләсеңме, Гөлзифа, мин дә бит синең олы мәхәббәтеңә лаек булу өчен никадәр каршылыклы юл үттем һәм инде үзем өчен шактый зур булган җиңүләргә дә ирештем. Мин боларны хәзер горурлык белән әйтә алам. Шулай да әле мин синең олы мәхәббәтеңә лаек булу, синең дә мине сөя алуыңны өмет итәрлек дәрәҗәдә түгел. Ләкин мин моңа ирешәчәкмен! Әнә шуннан соң инде син дә таныш булмаган дустыңның чын исемен белерсең». Бу сүзләрне укыгач, Гөлзифа, ялгышлык белән генә утлы күмер алгандай. хатны кинәт читкәрәк этеп җибәрде. Бүлмәдә ялгызы гына булса да, үзенең комачтай кызаруын сизде. Аннары хатны кулына кире алып, бик җентекләп адресын карарга тотынды. Әллә ялгышлык белән кемгә дә булса бүтән берәүгә язылган хатны ачып укыдымы ул? Юк, адрес дөрес. Хатны да кат-кат укып чыкты. Әйе, шул ук сүзләр. Ләкин моңарчы язган сүзләренә һич тә охшамаган... Моңарчы әле Гөлзифа «таныш булмаган дус»ның кем икәнлеге турында әллә ни баш ватмый, хәтта моның шулай серле булып калуыннан үзе үк кызык та таба иде. Кемдер Гөлзифага рухи ярдәм кулын суза, күңелен күтәрә. Килер бер көн, үзе кирәкле тапкач, исемен дә килеп әйтер әле. Шундый да олы җанлы, саф күңелле һәм бик акыллы кешедер ул. Гөлзифа аңа гомер буе рәхмәт әйтер, яхшылыкка каршы яхшылык белән жавап кайтарыр. Кайчан эшләр Гөлзифа ул яхшылыкны?. Моны да «таныш булмаган дус» үзе белә. Гөлзифа ул кешене әнә шулай барысын да белүче, барысын да булдыручы кеше итеп, кыскасы, алласымак бер илаһи жан итеп тоя башлаган иде инде. һәм менә шушы илаһи җан көтмәгәндә генә Гөлзифаның үзен никадәр олы куеп, дөресен генә әйткәндә, ниндидер... тиле сүзләр яза. Моңа бөтенләй ышанасы да килми иде. Ышанасы килми, ә шулай да гел укып кына торасы килә бу хатны. Хәтта әнә бөтенләй укымыйча кулда гына тотып торуы да нигәдер күңелле... Кызык! Шуннан соңгы хатларында «таныш булмаган дус» бу турыда бер сүз дә язмады. Тормыш турында үз уйларын, фикерләрен яза иде. Җирнең беренче ясалма юлдашы җибәрелгән, илебез бу зур җиңү тантанасы кичергән көннәрне «таныш булмаган дус» язды: «Бу зур уңышны без совет халкының бөек ок^иңүе дип атыйбыз. Ләкин бу сүзләрне ишетеп, кемнәрдер җиңүчеләрнең данын уртаклашырга, үз-үзләреннән кәефләнеп елмаерга ашыкмасыннар. Ж,иңү' өчен көрәшергә кирәк, ләкин әле безнең арада чын көрәшнең нәрсә икәнен дә белмәүчеләр бар. Андыйлар бүген «без!» дип никадәр генә күкрәк сукмасыннар, аларның бу бөек җиңүдә һичнинди өлешләре юк. Әйе, җиңү өчен көрәшергә кирәк, ә көрәшчеләрне, элекке хатларымда язганча, Мәхәббәт көчле итә. Тормышка мәхәббәт. Ватанга мәхәббәт. Гашыйк кешеңә мәхәббәт. Галәмне яулаудагы бүгенге о/(иңү, ул — шу- 123 lubt бөек Мәхәббәтнең 01(иңүе. Бу бөек мәхәббәт хәзер о$ир йөзенә генә сыешмыйча, галәм киңлекләренә юл алды. Җиңүчеләрнең алгы сафларында мин сине дә күрәм, Гөлзифа! Чын күңелдән котлыйм һәм кулыңны кысам. «Таныли булмаган дустың». Кайвакыт Гөлзифа «бу хатларны Давыт язмый микән?» дип тә уйлап куя иде. Соңгы елларда Давытның читкә киткән җирендә кичке төзелеш институтына укырга керүен, эшендә дә макталуын ишеткән иде ул. Алдына шулай зур максатлар куеп, шуларга ирешкәч кенә үземне белдерермен дип йөрүе түгел микән? Ләкин күңел моның шулай булуын бик теләсә дә, ышануы да кыен иде. Давыт бит хәзер еракта, ә хатлардагы почта печате алай ерак җирләрне күрсәтми... Әллә инде... Әллә инде ул хатларның хуҗасы Мөнир микән? Монысының ихтималы аеруча ерак иде, ләкин күңелгә нигәдер шундый юләр уй да килә иде. Бу уй бер вакыйгадан соң аеруча күңелгә килә торган оулды. Институтның соңгы курсларында укыган еллары иде Гөлзифаның. Кышкы сессиядән кайтып барышлый, ул станциядә Мөнирне очратты. Мөнир дә шәһәрдән, обком бюросыннан кайтып килә икән. Юлдашлар булуларына икесе дә бик шатланыштылар. Шыкырдап торган салкын көн иде, өстәвенә, төньяктан искән ачы җил битборыннарны ап-ак итеп ялап алырга тора, күптәннән кар яума- ганлыктан, юл бик чалулы-сикәлтәле иде. Янбаш-касыкларын ап-ак бәс сырып алган кара айгыр бик тырышып юырта, олаучы абзый исә аның адымнарына һаман да канәгатьсезлек белдерү, юл чалуларын сүгү, каршы очраганнарның кайсы авылдан икәнлекләрен сорашу белән мәшгуль иде. Ә Мөнир белән Гөлзифаның боларда һичнинди гамьнәре юк, алар толып якалары белән җилне каплап утырган килеш юлның үзе кебек үк озын әңгәмәләрен суза бирделәр. Обком бюросында район колхозларында кукуруз игүнең торышы турында Мөнирнең доклады тыңланган икән. Кукурузның әлеге тез тиңентен генә үсеп, озын-озын силос чокырлары буш калган гыйбрәтле ел иде бу. Секретарьның башыннан сыйпамаганнар, әлбәттә. Каты шелтә чәпәгәннәр үзенә. Шулай да Мөнирнең күңеле бик күтәренке иде. — Шелтәсен дә эләктердем, «саботажник» дигән, «оппортунист» дигән әллә нинди сүзләр дә ишетеп бетердем. Ләкин барыбер үземнекен иттем, икенче елга кукуруз игү планын үзебез төзегәнчә итеп раслаттым. Башта Министерствода агайларның күзләре маңгаена менде. «Нәрсә син, кукуруз игүгә каршы чыгасыңмы? Пленум карарын шулай үтисеңме? Фәләнме-төгәнме...» Юк, мин әйтәм, бу безгә Пленум карарын яхшырак тормышка ашыру өчен шулай кирәк. Быел шушы кадәр мәйданда игеп, кукурузның барлык серләренә төшеник, өйрәник, ә икенче елга кукуруз мәйданнарын икеләтә-өчләтә арттырачакбыз. Юкса, тагын быелгы хәлгә калабыз, файда урынына зыян гына күрәбез, игенченең дә гайрәтен чигерәбез, дим. Юк, якын да килмиләр... Их, әлеге ничә еллар җәфа чиктергән үзәктән планлаштыру чире һаман да бетеп җитми бит әле!.. Обкомның авыл хуҗалыгы бүлегендә дә кире борып чыгардылар. Шуннан соң беренче секретарьның үзе янына кердем. «Ә уңышны күпме алырга уйлыйсыз соң?» ди. «Быелгы егерме-утыз гектардан алган уңышны бер гектардан алачакбыз. Шуннан ким түгел» дим. «Әгәр сынатсагыз, карагыз аны!» ди. Чыкканда үземнең авыз колакларга җиткән, ә маң айдан салкын тирләр тама иде. «Ну, Гарәпшин, мин әйтәм, держись.» ичек уйлыйсың, Гөлзифа, сынатмабыз бит, ә? 124 — Сынатсак, безнең баш бетәмени, синеке ич! —диде Гөлзифа, шаян елмаюын толып якасына яшереп. — Әле син шулаймыни! — диде Мөнир. — Уйнама, абзацның башына алай җиңел генә җитә алмассың! — һәм ул дөпелдәтеп Гөлзифаның иңбашына сугып җибәрде. — Апаң да бирешә торганнардан түгел, — диде Гөлзифа да ААөнир- нең күкрәгенә кундырып. Ул арада чана чалулап китте дә икәүләшеп юл буена мәтәлеп барып төштеләр. Мыш-мыш килеп чанага менеп утыргач та әле алар бер-берсен үртәшеп бардылар. — Менә тотармын да өстеңнән акт язармын әле, — диде Мөнир. — Районда кукуруз уңмауга мин гаепле түгел, Кәримова гаепле диярмен. Тәҗрибәсе була торып, башкаларны җитәрлек өйрәтмәде диярмен. — Әйе шул. Бер язып караганнар иде ич. — Хәзер инде ул заманнар түгел, димәкче буласыңмы? Белмим шул,, яман чирнен тамырлары алай тиз генә корыр микән?.. Нишләп ята сон хәзер үзе, Хәмдиев? Исән-аманмы? — Умарталар бага Хәмдиев. Тирәләреннән үтәр хәл юк, кортлары да үзе кебек чагарга гына торалар... Үткән елдан бирле бик сукранып йөри әле. Миңа, ди, персональ пенсия бирергә тиешләр, ди. Мин иң җаваплы урыннарда эшләгән кеше, минем хезмәтләремне танырга теләмиләр, ди. Казанына, Мәскәвенә язмаган җире калмады бугай инде. — Әнә бит... һаман да кемнәрнеңдер башын катыруда дәвам итә, алайса... Кая соң, аякка таракан керә башлады монда, куып чыгармыйча булмый. — һәм Мөнир сиздермәстән генә Гөлзифаны чанадан төртеп төшермәкче иде, тегесе җитез генә үзе сикереп төште дә, юлдашына ат башы кадәр кар кәстәнкәсе белән тондырды. Мөнир дә җавапсыз калмады... Шулай бик күңелле кайттылар алар. Ләкин Ташлыярга җитәрәк, әңгәмә һич көтмәгәндә бүтән бер төс тә алып куйды. Дөресрәге, кечкенә генә, ләкин Гөлзифаның бөтен җанын айкаган истәлекле бер вакыйга булып алды. Караңгы төшеп килә иде инде. Җил басылды, әмма тагын да салкынайта төште. Чана табаннары чыжлавы ерак-еракларга яңгырый, һавага болай гына бер чиертсәң дә зыңгылдап китәр төсле. Мөнир белән Гөлзифа, инде әллә ни әңгәмә куертмыйча гына, чана артыннан җәяү баралар иде. Бара торгач, Мөнир нәрсәдер исенә төшепме, тиз-тиз толып төймәләрен чиште дә пальтосының күкрәк кесәсеннән ап-ак йон бияләй алды. Кулындагы күн перчаткасын салып, монысын киде. Алмаш-тилмәш шушы бияләйле кулларын бик назлы-йом шак сыпырып-сыпырып куйды. — Ай-яй, бигрәк кадерле бияләй ахры бу? — диде Гөлзифа елмаеп. — Бик кадерле! — диде Мөнир моңарчы дәвам иткән шаян-шук тавышына бөтенләй охшамаганча бик җитди итеп. Чанага менеп утыргач та Мөнир кулларына карап-карап куйды. — Фронт истәлеге бу, — диде ул. Гөлзифаның да бу бияләйләргә бик гаҗәпсенеп карап баруын күрепме, уйчан гына сөйли башлады. — Мин бит... Гомумән, безнең буын сугышка бик яшьләй киттек. Кемнәр ничектер, ләкин мин гашыйк булырга өлгермәгән идем әле ул чагында. Сагынып искә алырлык, рәсемен бөти итеп йөртерлек сөйгән кызым юк иде әле минем. Егетләр сөйгәннәреннән хатлар алганда, бергә үткәргән көннәрен сагынып сөйләгәндә миңа бик күңелсез була торган иде. Ә йөрәк тилмереп-ашкынып мәхәббәт тели иде. Була бит шулай, уракка яңа гына төшкән бик кызу көннәрдә чиясе, кура җиләге дә тәмам өлгереп җитә, ләкин пешеп китәргә аз гына булса да бер яңгыр кирәк аңар. Шуның шикелле... Минем йөрәк тә мәхәббәткә сусаган, ә мәхәббәтнең үзе һаман да килергә өлгермәгән иде әле. Бик еш кына 125 үзебезнең авыл кызларын, мәктәптә бергә укыган сабакташ кызларны берәмберәм күз алдымнан кичерәм, кайберләренә шулай^читтән торып чак кына гашыйк та булып куя идем. Ләкин бу чын мәхәббәт түгел иде әле. Юк, авылыбызның кызлары берсе дә миңа тиң түгел диюем, алар- га ничектер кимсетеп каравым түгел иде бу. Бик әйбәтләр, бик чибәрләр безнең авыл кызлары. Ләкин мәхәббәт көткән яшь йөрәк, моңа никадәр генә сусамасын, гаять таләпчән дә була икән. Хәер, таләп дигәне дә әллә ни зурдан түгел. Сиңа, бары тик синең үзеңә генә багышланган бер серле елмаю, сиңа, бары тик сиңа гына багышланган серле бер күз карашы, эчке мәгънәсен бары тик син генә аңлардай берәр җылы сүз кирәк мәхәббәт көткән йөрәккә. Әнә шундый очкыннан башка барыбер дөрләп китәргә ашыкмый икән әле ул мәхәббәт. Ә безнең авыл кызлары берсе дә минем йөрәккә шундый очкын салып җибәрә алмый калганнар, дөресрәге, үзләре дә мине сөяргә өлгерми калганнар, күрәсең... Мөнир, сөйләвеннән туктап, кинәт кенә үз алдына көлеп җибәрде. — Син, бәлки, уйлыйсыңдыр... Ул вакытта ук шулай акыл сатарга яратучы бик тәүфыйклы егет булган икән бу, дисеңдер. Юк, бу фәлсәфәләр миңа соңыннан гына килде алар, ул чаклардагы үз хәлемне менә хәзер генә шулай нигезләгән булып маташам... — Нигә алай дим?.. Хәер, белмәссең тагын, безгә райкомол секретаре булып килгәндә алай акылсыз да түгел идең кебек. — Менә бит!.. Анысы аның соңрак бит. Ул чагында инде миңа азмы- күпме акыл да керә башлагандыр, бәлки. Икенчедән, ни генә әйтмә, райкомол секретаре бит. Җаваплы кеше. Үзеңнән-үзең акыллы булырсың..: Ә теге вакытта, солдат чагында, хәл башкачарак. йөрәк шундый назлы, шундый саф мәхәббәт көтеп тибә, ә тыштан моны берәүгә дә сиздермисең. Киресенчә, солдатлар арасында еш кына сөйләнә торган катын-кыз турында шундый тупас, оятсыз мәзәкләргә авыз ерып көлеп утырасың. Үзең дә бу мәсьәләдә бик белдекле, әйтерсең, хатын-кыз белән шактый чуалган, күпне күргән адәмдәй булып күренергә тырышасың. Әллә кемнәрдән ишетеп калган мәхәббәт маҗараларын үз башыңнан кичкән хәлләр итеп сөйләп җибәргән чаклар да булгалый әле... — Сезнең халык андый маҗаралар сөйләргә бик ярата инде ул... — Бар андый йомшак як. Ләкин бик еш болар барысы да тышкы кабык кына була. Кайбер азган ирләрне исәпкә алмаганда, ир-егет халкы һәрвакыт иң саф, иң эчкерсез олы мәхәббәткә омтыла. Ә инде минем кебек әле ул вакытта мәхәббәткә сусап кына өлгергән үсмер-егетләр өчен бу бигрәк тә шулай. Әйе. Минем дә әнә шундый эчкерсез-саф олы мәхәббәт көтеп йөргән чакларымда, бер көнне комиссар сугышчыларга тылдан җибәрелгән бүләкләр өләште. Янчыклар, кәгазь-конвертлар дисеңме, конфет-шоколад- лар дисенме... Хәтта уенчык аюлар, курчаклар да бар иде. Алары әти кешеләргә. Балалар җибәргән. Ә миңа менә шушы бияләй эләкте. Комиссар да хәйләкәр. «Бу, ди, иң батыр, иң куркусыз солдатка багышланган бүләк, ди. Кызлар бүләге, кара аны, сынатма!» ди. Минем баш күкләргә тиде. Икенче көнне һөҗүмгә күчтек. Китапларда бик еш кына «сөйгән кызы аны батырлыкка рухландырды, көч-куәт бирде, үлемнән саклады» дип язалар. Ихтимал, мондый сүзләр матурлык өчен генә язылмыйдыр. Дөрес сүзләрдер ул. Шушы һөҗүмнән соң миңа орден бирделәр, командир кулымны кысты. Күрәсең, начар сугышмаганмын- дыр. Тик шунысын гына хәтерлим: аз гына буш вакыт булдымы, бу бияләйне алам да карыйм, аламада карыйм. Аны кулыма кимәдем, бик кадерләп күкрәк кесәмдә генә йөрттем. Син, бәлки, көләрсең дә... — Юк, юк, Мөнир, сөйлә әйдә, мин тыңлыйм. — Башта, пи пипеп беР Җылынып менәбез. Салкынга эчкә үтәргә ирек куярга ярамый аңа. Ү Р 126 йөгерешеп килеп яңадан чанага менеп утыргач, бераз сулу алганнан соң, Мөнир дәвам итте: — Шулай итеп, минем мәхәббәткә сусаган йөрәгемә бу бияләй чык шифалы дәва булды. Кыскасы, гашыйк булдым мин бу бияләйгә. Әлбәттә, бияләйнең үзенә түгел инде, аны бәйләп җибәргән кызга гашыйк булдым. Минем уемча, дөньядагы иң чибәр, иң саф күңелле, иң изге бер җан булырга тиеш иде ул бияләй хуҗасы. Аның төсе-бите, буе-сыны, үз-үзен тотышы, сөйләшү рәвешләре дә җанлы булып хыялымда бик тиз туып өлгерде. Дөрес, аның төсебите, буе-сыны еш кына үзгәргәләп тә тора иде. Ләкин барыбер минем өчен дөньяда аннан да чибәррәк, аннан да акыллырак кыз юк иде. Менә бит... Ничә еллар буе инде шушы бияләй минем күңелемне җылытып килде. Алай гынамы соң... Инде менә чәчләремә чал төшеп бара, ә һаман да бу бияләйләр минем өчен бик кадерле... Гөлзифа кинәт кенә Мөнирнең кулын тотып алды да үзенә тартты. — Кая, карыйм әле шул сихерле бияләйне, — диде ул һәм ашыга- ашыга Мөнирнең толып җиңен күтәрә төшеп, бияләйнең беләзеген кайтарып карады. һәм Гөлзифаның бөтен тәне буйлап көчле ток үткәндәй булды. Әйе, бу нәкъ шул иде, беләзек турысына, эчке яктан, зәңгәр ефәк җеп белән «Д. Г.» хәрефләре чигелгән иде. Аз гына да уңмыйча, аз гына да керләнмичә сакланган. «Давытка — Гөлзифадан»... Әнә бит кем кулына барып эләккән. — Мөнир, беләсеңме, бу бияләй... Шунда чана тирән генә чалуга тап килеп, янтаеп китте дә беразга бер як табаны белән генә шуып барды. Гөлзифа белән Мөнир, егылып төшмәс өчен, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә тотыныштылар. — Бу бияләйне... Чана эзгә төшкәч, Мөнир күңелле көлеп җибәрде. — Бу килештән, син минем бөтен серләремне алып бетерәсең инде. Ул хәрефләрен үк күрсәтмәм дигән идем. Дөресен генә әйткәндә, шушы хәрефләр минем хыялыма тагын да бай азык бирде. Ул хәрефләрне мин үземчә әллә ничә төрлегә юрап бетердем. «Дания Гәрәева», «Дария Гаврилова», тагын әллә нинди исем-фамилияләр уйлап бетердем. Берәр чибәррәк кыз күрәмме, хәзер аның исем-фамилиясен белергә тырышам. «Д. Г.» түгелме, янәсе... Газеталардан да караштырып барам. Шушы инициалларга туры килгән исем-фамилияле кыз очрамасмы? Бер газетада Домна Гелдышева дигән бер тукучы турында укып, озак кына хат та алыштык үзе белән.... һәм Мөнир, көлә-көлә, госпитальдән кайтышлый шушы Домна Гелдышева янына баруын, аны ничек эзләп табуын һәм... бу кызның алтмышка якынлашып килүче карчык булып чыгуын кызык итеп, сөйләп китте. Ләкин Гөлзифа инде моны юньләп ишетмәде. Ул үзенең йөрәге дөп- дөп тибүен сизә, никадәр салкын булмасын, аңа җылы, хәтта эссе иде. — Мөнир, беләсеңме, бу бияләйне... — Нәрсә? — Ни... Синең бу бияләең кебек, минем дә яшьлек хыялым бар иде. Күктә минем үз йолдызым бар. Шушы йолдыз ничә еллар буе хыялый юлдашым, хыялый сердәшем булып тора. — Ә бит кешегә, чыннан да, шундый бер хыял бик кирәк, Гөлзифа. Бер караганда, моның сәер бер тилелек кенә булып тоелуы мөмкин. Ләкин шушы сәер хыял кешенең бөтен өметләренә, омтылышына романтик канатлар бирә, кешенең тормышын ямьләндерә. Кирәк, бик кирәк кешегә андый сәер хыял. Шушындый бер хыялы булмаган кешеләрне мин турыдан-туры канатсыз кошлар дияр идем. Офык чите, бер караганда, кучкыл-кызыл кыя-тауларны хәтерләтә, ул арада, алтынсу нәфис ефәктәй, тый гына җилферди иде... 127 VIII ...Нинди тылсымлы көй булды соң инде бу? Бер туктап торган күк була да, күп тә үтми, әлеге шагыйрьләр уйлап чыгарган күңел кылларын яңадан-яңача чиертеп, моң гына тагын .яңгырый башлый. Бик таныш та, моңарчы һичкайчан ишетелмәгән дә көй... Менә юл чаты. Нәкъ шушы урында бит инде Гөлзифа Мөнирнең толып җиңен күтәрә төшеп, бияләй беләзеген кайтарып карады. Ичмасам, карамаган гына булсачы... Юкса, башта ук, Мөнир ул бияләйне күкрәк кесәсеннән алып кулына кигәндә үк, күңелләр әллә нишләп киткән иде аны... ...Гөлзифа адымнарын кызулатты. Ни булды соң әле аңа бүген? Нигә аны шулкадәр дә мул булып уй-истәлекләр биләп алды да нигә бөтен дөньясы шулай тын гына җырлый кебек? Әйе, барысы да йолдызның шул нараси соравыннан башланды. Нигә йолдыз дип куштыгыз исемемне, ди. Кайткач, бу турыда сөйләшергә сүз куешканнар иде ич. Көткәндер инде. Көткән-көткәндер дә тагын бик үпкәләп йоклап киткәндер. Әй, кызым, кызым, йолдызларга кадәр очачак кызым минем! Айга очу белән генә дә канәгать түгел, аңа ерак-ерак йолдызлар кирәк... Тагын сөйләшеп утырып булмады инде үзе белән. Озаккарак сузылды шул җыелыш. Төп-төгәл уз вакытында башлауга ирештек җыелышларны, ә менә чамасына җитеп кенә тәмамлау турында уйлап бетермибез әле. Бер сөйләшә башласак, дөньябызны онытабыз. Чын-чынлап күтәрәсе иде бу мәсьәләне дә. Ә иртәгә иртүк торып, Сельхозснабка барып кайтасы бар. Граңул суперфосфат кайткан диделәр, яхшырак сыйфатлысы булса, күбрәк алып каласы иде. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән иде инде. Авыл йоклый. Тик әнә аргы баштагы бер генә өйдә ут күренә. Мөхлисәттәйләр өе, Җиһангир квартиры бит бу. Нигә йокламый инде ул? Машина белән әллә кайчан кайтып җиткәннәр булырга тиешләр ич. Тынгысыз да егет инде үзе. Тагын ниндидер исәп-хисаплар, планнар белән утыруы микәнни? Ә иртәгә бар кешедән алда ул торып чыга. Артыграк та үзүзен оныта түгелме? Өйләнеп, гаилә корып җибәрергә дә бик вакыт инде аңа. Идарә бик әйбәтләп өй салып бирергә вәгъдә итеп тора үзенә. Әмма егет ашыкмый. Хәер, бу мәсьәләдә һәркемнең үз уй-нияте үзендә. Ә халык бик кызык- сынучан, әллә ниләр сөйли. Имеш, үз-үзенә биргән анты бар икән, шул антын үтәгәч кенә өйләнәсе икән... Имеш, сөйгән яры каядыр бик еракта, бик важный эштә икән дә шул эшен төгәлләмичә кайта алмый икән, шуңа кавыша алмыйлар икән. Тагын әллә ниләр... Ә бая, шулай да, нәрсә турында сөйләшергә-киңәшергә теләде . икән соң ул? Гөлзифа бу турыда онытып җибәргәч, бик кәефе дә кырылды шикелле. Шунда яңадан бер искә төшерсә, ни була инде. Ләкин һичвакытта да ике сөйләшмәс. Характер үзендә! Гөлзифа өйгә кереп, өстен чишенмәс борын .ук, Халидә түти аңа бер хат китереп тоттырды. — Әле баянак кына Мөхлисә кертеп чыкты моны. Бик ашыгыч хәбәр ахры. Ни булды икән? Гөлзифа хатны кулына алуга ук танып алды. Шул ук таныш зәңгәр конверт. Тәгәрәп торган ачык хәрефләр. «Гөлзифа! Мин Сезгә кем икәнлегемне белдерергә үземне азмы-күпме лаек дип санарга батырчылык иткән идем инде. Ләкин Сезне иптәш Гарәпшмн слән бергә күрү белән үк, моңа әле лаек түгел икәнлегемне шунда ук аңладым. Сезнең бу дуслыгыгыздан ниндидер мәгънә чыга- рырга һич җыенмыйм. Шулай да... Бу миңа әле үземнең олы мәхәббәткә лаек түгел икәнлегемне аңларга җитә калды. Мин Сезгә беренче хатымны җибәргән көннәрдән алып, шактый еллар үтте. «Таныш булмаган дустыгыз» дип яздым мин ул чакта ук. Ләкин шунда бу «дустыгыз»ның үзен күрсәгез, Сез нәрсә дияр идегез икән? Чөнки мин бөтенләй үсмер малай гына идем әле ул чакта... Башта әтигә ияреп, аннары үзем генә Ташлыярга бик еш килә идем. Көлсәгез көләрсез, шул чакта ук мина Сезне күрү әйтеп бетерә алмаслык куаныч бирә иде... Колхоз авылының шактый авыр еллары иде әле ул. Шул вакытта да Сездәге бетмәс-төкәнмәс ышанычка, Сездәге ихтыяр көченә, эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлеккә мин сокланып бетә алмый идем. Үземнең бар көчемне, белемемне, сәләтемне Сезнең кебек үк халык бәхете өчен багышларга шул чагында ук бар үсмерчак дәртем белән ант иттем. Менә бүген шул антымны үтәүдә азмы-күпме уңышка да ирештем кебек тоелды да Сезгә үземнең кемлегемне белдерергә батырчылык итәм. Таныш булмаган дустыгызның таныш дустыгыз булып калуын рөхсәт итәрсез дип өметләнүче Жиһангир». Гөлзифаның кинәт башы әйләнеп киткәндәй булды. Нәрсә бу? Их, Жиһангир, Жиһангир, тилекәй... Юк, чыннан да, нәрсә бу? Чыннан да Жиһангир язганмы моны? Ничә еллар буе... Җиһангир! — Нинди хат булды ул, кызым? Күңелсез хәбәр түгелме? — Ә?.. Теге... йолдыз кайчан йоклады, әни? — һай, кызым... Берәр хәл булганмы әллә? — Юк, әни, берни дә булмаган. Бер иптәштән бу хат... Мин хәзер кайтам, әни. Борчылып тора күрмә тагын, хәзер кайтам мин. Аяк астында ташу бозлары чытырдап кала, ул арада боз асларыннан су чәчрәп китә, ә Гөлзифа йөгерә дә йөгерә иде. Әнә утлары әле һаман да яна, сүнгәнче тизрәк барып җитәсе иде... Их, Җиһангир, Җиһангир!.. Юк, моңа ышануы кыен. Жиһангир... Тизрәк кенә барып җитәсе иде. Белмәссең, бәлки бик авыр кичерәдер ул моны. Юатасы иде, иң җылы сүзләр әйтәсе иде үзенә. Ничә еллар буе аңа, Гөлзифага, гаять зур рухи ярдәм итеп торуы өчен иң олы рәхмәтләр белдерәсе иде... Ә ’шулай да, бер туктап сулу алмыйча булмас. Болай сулулар кысылып барып керүе уңайсыз ич. ...Гөлзифа бер агач кәүсәсенә сөялеп, тирән-тирән суларга тотынды. Нинди агач соң әле бу? Тукта, өянке ич бу. Бик, бик таныш өянке. Аларның өянкесе. Менә Давытның истәлек итеп пәке очы белән уеп язган хәрефләре дә исән. «Г.— Д.» «Нигә рәнҗетәсең агачны, җәрәхәтләмә аны» дип Гөлзифа Давытны ачуланган да иде бит... «Г.—Д.» Инде яшь кайры каплап киткән бу хәрефләрне. Ләкин һаман да бар. Ай яктысында да аермачык күренә... Ә алдагы тәрәзәләрдә һаман да ут яна иде бугай әле. Тәрәзәләр үзләре биредән күренми, ләкин өй түрендәге алка-алка бөреле каен ботакларында алтынсу шәүлә уйный иде...

Бетте.