Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘК СҮЗЕ

Тугандаш татар халкының бөек җырчысы Габдулла Тукайның шигырьләре белән мин Азербәйҗанда совет власте урнаштырылганнан соң гына ныклап таныша алдым. Бу ялкынлы, самими шигырьләр йөрәгемә тирән кереп урнаштылар. Мин Тукайның шигырьләре белән танышкач, күз алдыма йөрәге Ватанының, халкының дәртләре, кайгылары белән тулган, халкының киләчәген, туачак маТур көннәрен алдан күргән, аның якты өметләре тормышка ашачагына тирәнтен ышанган шагыйрь килеп басты. Габдулла Тукай азербәйҗан халкының бөек сатирик шагыйре Мирза Галиәкбәр Сабирның кардәше. Сабир белән Габдулла Тукай берберсең күрмәсәләр дә, икесе дә бер шагыйрь шикелле, бер максатка хезмәт итә торган фидакарь батырлар кебек, берберсенә бик якыннар. Бу ике шагыйрьнең әсәрләре чорларының уйтеләкләрен гаҗәп дөрес чагылдыралар. Бу ике шагыйрьнең кайгылары да,газаплары да, шатлыклары да бер булган дияргә мөмкин. Габдулла Тукайның берничә шигырен мин яшьлек елларымда ук күңелдән белә идем. Мин аның даһи рус шагыйре Пушкинга багышлап язган шигырен мәҗлесләрдә дусларыма укый идем. Габдулла Тукай да, Сабир кебек үк, әдәбиятка китаптан түгел, бәлки тормышның үзеннән килә, һәм ул да, аның кебек үк, көнчыгыш поэзиясенең әзер кануннары буенча язган шагыйрь түгел. Бу ике шагыйрь классик поэзия мирасын новаторларча файдаланганнар. Габдулла Тукай да, Сабир да тормышның иң ачы көннәрен кичергәннәр, үз чорларының кара Т 46 сәхифәләрен актарганнар, алпавытлар, байлар һәм патша чиновникларының дәһшәтле вәхшәтләрен үз күзләре белән күргәннәр һәм үзләренең хөр каләмнәре белән халыкны шул кара көчләргә каршы көрәшкә чакырганнар. Бер чорда яшәгән бу ике шагыйрьнең азербәйҗан һәм татар поэзиясенә иткән хезмәтләре тиңсез зур, бу хезмәтләр әле кайта- кайта өйрәнелергә тиешләр. Габдулла Тукай да, Сабир да онытылмас, сугышчан бөек шагыйрьләр, татар һәм азербәйҗан халыклары аларны зур мәхәббәт белән яд итә. Аларның иҗатларындагы якынлык бик табигый. Дини караңгылык, төрле хорафатлар, хаксызлыклар хөкем сөргән бервакытта Сабир һәм Габдулла Тукай, азатлык теләге белән янган халыклары исеменнән каләмнәрен чарлап,дошманнарга каршы чыктылар һәм бөтен барлыклары белән Ватан, халык, азатлык өчен көрәштеләр. Тугандаш татар халкының бөек сугышчан патриот шагыйре Габдулла Тукайның бүген әдәбият фронтында турылыклы шәкертләре шактый күп. Алар совет поэзиясенең данын күтәрә торган талантлы шагыйрьләр. Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның поэтик мирасы ул бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш республикалар шагыйрь ләре өчен дә кадерле һәм газиз. Бүген тугандаш татар халкының бик көчле сүз осталары бар, алар- га һәркем соклана. Бөек шагыйрьнең юбилее көннәрендә бер мәсьәләне дусларымның хәтеренә төшерергә телим Вакытында Азербәйҗанда да, Та тарстанда да бу ике тугандаш халыкның язучы һәм шагыйрьләренең әсәрләре әледән-әле тәрҗемә ителеп басылып чыга килә иде. Кызганычка каршы, шактый еллар дияргә була, Азербәйҗан шагыйрьләре татар теленә, Татарстан шагыйрьләре азербәйҗан теленә тәрҗемә ителми инде. Нәшриятларыбыз әһәмиятле һәм бик кирәкле бу мәсьәләгә ныклап төшенсеннәр иде. Хөрмәтле каләмдәш дусларым? Белегез, халкыгызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуы безнең өчен дә бәйрәм. Тугандаш татар халкының кодрәтле шагыйре Габдулла Тукай язып калдырган әсәрләрендә яши һәм мәңге яшәр. Аның шигырьләре телләрдә һәм йөрәкләрдә. Габдулла Тукай кебек искиткеч талантлар җитештергән татар халкына дан!