Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗӘЙТҮНӘ АПАНЫҢ ШАТЛЫГЫ

 «...Газиз әнкәем, беләм: минем читкә чыгып китүемне яратып ук бетермәдең. Ләкин син борчылма. Мин бирегә җиңел тормыш эзләп килмәдем. «Эшкә чыкмасам, авыруга сабышам»,—дигән сүзләреңне яхшы хәтерлим. Мин ул сүзләрне беркайчан да онытмам». (Әлфиянең хатыннан). әйтүнә апа кибеттән чыкты да, ашханә янында әрле- бирле йөрүче ике карчыкны күреп, мәгънәле генә итеп елмаеп куйды. Кодагыйлар бик картайганнар инде. Картлык, озын гомердә кичергән әллә ничаклы дөнья мәшәкатьләре бик нык йончыткан аларны. Ләкин бу минутта алар картлык турында бөтенләй уйламыйлар бугай. Кодагыйларның хәзерге кыланышлары үз-үзләрен онытып уйнаучы сабый балаларны хәтерләтә. Әле кызу-кызу атлап ашханәгә таба китәләр, аннан соң кинәт туктыйлар да, кулларын селки- селки, нәрсә турындадыр бәхәсләшә башлыйлар. Инде бәхәсләшеп бетерделәр дип кенә торганда, яңадан култыклашып алалар һәм яңадан тыкрык башына кайталар... Алар Зәйтүнә апаның килеп туктаганын сизмичәрәк калдылар ахры, сүзләрен элеккечә дәвам иттерделәр. — Син алай димә инде, кодагый. Әле бүген генә кургашлы чәй башладым. Самоварым гөжләп утыра, — диде Хәдичә карчык. — Чакыруың өчен рәхмәт, кодагый. Керә алмыйм, гаеп итмә, — дип, каршы төште аңа Хәмдениса әби.—Үземә дә төпчек кызым күчтәнәчләр җибәргән әле. Безгә барыйк булмаса. Шул күчтәнәчләрдән авыз итәрсең, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз. Хәзер инде Зәйтүнә апага барысы да ачыкланды: кодагыйлар бер- берсен чәйгә кыстыйлар, шуңа күрә әле бер якка, әле икенче якка йөреп торалар икән. Хәдичә карчык үзе базар янында гына яши. Ул кадерле кодагыеның, әллә никадәр җирдән килеп тә, чәй эчәргә кермичә китәргә теләвенә үпкәли. Ә Хәмдениса әби үзен әле бик таза, cayЗ 130 сәламәт дип исәпли, базар белән өй арасын гына үтәрлек сихәтлеге булуына сөенә. Якын итсә, ул араны кодагые да үтә алыр, кунак булыр, дип аңа каршы төшә... Зәйтүнә апа мондый чакта кодагыйларның сүз көрәштерүләрен беренче тапкыр гына ишетми иде инде. Шуңа күрә ул аларны озак тыңлап торырга кирәк тапмады, бианасы Хәдичә карчыкка мөрәҗәгать итеп: — Әнкәй, чыннан да. нигә соң киреләнәсең әле син? Кунак ашы кара каршы, диләр бит. Без үткәндә дә, сүткәндә дә гел сездә булабыз. Бу юлы үзең кил. яме? — диде дә, аның җавап бирүен дә көтеп тор- мыича, яңадан кибеткә кереп чыгарга ашыкты. Зәйтүнә апаның үз әнисе Хәмдениса әби такта чәй, аның да кургаш кәгазьгә төрелгәнен генә ярата. Аның бу гадәте кодагые Хәдичә карчыкка да күптән таныш. Кунакка чакырганда шуңа күрә дә кургашлы чәйне телгә алды ул. Ләкин нишләп соң әле бу юлы әнисенә кургашлы чәй дә тәэсир итә алмады? Әллә ул аны яратмый башлаганмы, яратмаганын әйтмичә генә йөргәнме? Юк, булмас, аның күңелендәгесе һәр- закыт телендә. Кургашлы чәйне яратудан туктамаган ул, ә кодагыен үзендә кунак итеп күрергә теләгән... Әнисенең шушы теләген аңлау Зәйтүнә апаның күңелен рәхәтләндереп җибәрде. Хәзер инде ул бары тик аны шатландыру, куандыру турында гына уйлады. Ә моның өчен Зәйтүнә апага үзенең бианасын сыйлаудан да яхшырак чара юк иде. Бөртекле чәй булса, Хәдичә карчык та самовар яныннан китмичә ике-өч сәгать утырырга риза. Шуңа күрә кибеттән хәзер үк бөртекле чәй алып чыгарга кирәк иде. Зәйтүнә апа кибеткә кабат борылып керү белән сатучыдан грузин чәе сорады. Сатучы аның бу йомышын үтәгәч: — Бераз хәлвә дә үлчәп бирегез инде, — диде. — Аннан соң бер- ике лимон бирерсез. — Ай-Һай, Зәйтүнә апа, карчыкларны көйлисез дә инде. Карагыз аны, артык иркәләп, соңыннан үкенергә туры килмәсен. Хәлвә белән шоколад кына сорап утырмасыннар, дип әйтергә теләвем... Бу сүзләрдән соң Зәйтүнә апа үзе дә елмаеп куйды. — Зарар юк, алар азга да бик канәгать, — диде ул ишеккә таба борылып. — Гомерләре озын була күрсен берүк. $ * Зәйтүнә апаның әтисе дә, әнисе дә эш яратучан, берәр сәбәп аркасында эшсез торырга туры килсә, хәсрәткә бирелүчән кешеләр иде. Зәйтүнә апа семьяда бердәнбер бала булды. Кияүгә чыкканчы, ана тормыш авырлыгын бөтенләй диярлек татырга туры килмәде. һәрбер ата-ана шикелле үк, Гыйльметдин карт белән Хәмдениса карчык та үз кызларының бәхетле булуын теләделәр. Үзләре яшәүнен бөтен мәгънәсен, бөтен рәхәтен бары тик хезмәттә тойганлыктан, Зәйтүнә буйга җиткәч, аңа эшчән кияү табу турында уйлана башладылар. Төскә-биткә, буйга-сынга башкалардан бер дә ким булмаган, анын өстенә ил-мөлкәте имин семьяда үскән бердәнбер кызга уңган кияү табу бер дә читен эш булмаска тиеш кебек иде. Ләкин Гыйльметдин карт белән Хәмдениса карчык моңа җиңел генә карый алмадылар, атар Зәйтүнәне бик тә, бик тә бәхетле итү, аны кияүнең иң эшчәне- нә, иң булганына бирү турында уй йөрттеләр... ' Зәйтүнә апа авылдагы иң хөрмәтле семьяга — Вәҗетдин карт бе- -әп Хәдичә карчык йортына килен булып төште. Пре Мәүҗетдин баштарак'басынкырак кеше булып күренгән иде. Бергә гомер итә башла- 9* 131 гач, кулының эшкә уйнап торганлыгы, нәрсәгә алынса, шуны башкарып чыгарлык ир булуы беленде. Шуңа күрә алар, биатасының йортында торганда да, башка чыгып үзләре генә яши башлагач та, тормышта кысанлыкның нәрсә икәнен бөтенләй диярлек белмәделәр. Икесе дә яшь, таза, җиң сызганып колхозда эшлиләр, уңыш бүлгән саен йөк- ләп-йөкләп ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш алалар иде... Көтмәгәндә башланган сугыш бөтен тормышның астын-өскә китерде: ирне хатыннан, хатынны ирдән аерды, әллә никадәр толлар, ятимнәр калдырды, йортҗирне җимерекләр белән күмде... Зәйтүнә апаның әле бүгенгедәй хәтерендә. Ире сугышка китәсе көнне ул басуда, уракта иде. Мәүҗетдин колхоз председателе җигә торган айгырны ак күбеккә батырып, басуга килде. Әле дүрт ае да тулмаган кече кызы Әлфияне бәләкәй арбасы-ние белән тарантаска күтәреп алды да, Зәйтүнә апаны’үз янына утыртып, атын яңадан авылга таба борды. Зәйтүнә апа ул чакта үзенең тол, балаларының ятим калачагын башына да китермәгәндер, бары тик Мәүҗетдин белән озакка аерылышырга туры киләчәген генә уйлагандыр. Озак аерылып торганда бигрәк тә нык сагындыра, ә сагыну сәгатьләрендә бергә ^булуның соңгы минутлары күз алдына килә. Шуңа күрә Зәйтүнә апа бергә булуның соңгы кадерле сәгатьләрен эш киемнәрендә уздырырга теләмәде. Балаларын да әтиләренә көн дә кия торган күлмәкләреннән күрсәтәсе килмәде. Мәүҗетдин, басуга җигеп барган атын илтеп, колхоз идарәсеннән әйләнеп кайтканда, Зәйтүнә апа өр-яңа күлмәген кигән, уллары Мансур һәм Мөнәвирнең, кызы Гөлфиянең өс-киемнәре алмаштырылган, ә иң кечкенәсе булган Әлфия читләренә ап-ак челтәр теккән чиста җәймәгә төрелгән иде. Баштарак Мәүҗетдин моңа игътибар итмәгән иде. Ләкин барысы бергәләшеп өстәл янына утыргач, күңеле бөтенләй нечкәреп китте. — Әй, минем күгәрченнәрем, кара инде ничек тезелешеп утырганнар. Сагынырмын мин сине, Зәйтүнә, өзелеп-өзелеп сагынырмын мин сезне, кадерлеләрем, — диде ул. Аннары йодрыгы белән тезенә сугып, өстәп куйды: — Барып кына җитим. Күрсәтермен мин аларга!.. Ул өйдән чыгып киткәнче соңгы минутка кадәр бергә булдылар. Мәүҗетдин башта балалар белән саубуллашты: кайсын үпте, кайсының аркасыннан сөйде, кайсысының башыннан сыйпады... — Берсеннән берсе кечкенә дүрт бала белән каласың инде. Бик авыр булыр ялгызыңа, — диде аннары, Зәйтүнә апаның үзенә генә мөрәҗәгать итеп. — Кешеләрдән аерылма, Зәйтүнә, кешеләр белән бергә булганда, авырлыкны җиңелрәк кичерәсең ул. Илдә чыпчык та үлми, диләр. Эшләрсең, эшләсәң — йөдәмәссең... Нигә әйтте икән ул бу сүзләрне? Әллә эштән авырыксыныр дип шикләнгәнме? Әллә кайбер кешеләрнең, авылның базарлы булуыннан файдаланып, алыш-биреш, кәсеп белән шөгыльләнүләрен белеп, хатыным да шул юлдан китмәсен дип курыкканмы? Бераз хәтере калган иде булса кирәк, Зәйтүнә апаның ул чактагы җавабы да кискенрәк, корырак чыкты: — Нигә алай дип әйтәсең, Мәүҗетдин!? Кем дип белдең син мине? Эшсез торалмаганлыгымны беләсең бит. Эшләрмен... Йөдәмәбез... һәм ул эшләде до. Ирләр һәм егетләр фронтта булганлыктан, сугышның беренче көннәреннән үк колхозда эшче кулларның җитмәве сизелә башлады. Авылда барлык эш хатын-кызлар, карт-корылар һәм бала-чагалар кулына калды. Алар оер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, ә күп вакытларда төннәрен дә эшЛәп, илне икмәк, ит, май белән тәэмин итеп тордылар. Сугыш батырларына дан җырлана. Окопларда кан коеп, алар безнең тыныч тормышыбызны саклап калдылар. Ләкин тылда калып, 132 фронт өчен, җиңү өчен озын көннәр буена бил турайтмыйча ачлы-туклы эшләгән кешеләр турында да онытырга ярамый. Алар да батырлар, алар да хөрмәткә лаеклылар. Зәйтүнә апа хөрмәткә, мактауга лаеклы әнә шундый кешеләрнең берсе ул. ...Сугышның беренче елында әле азык-төлеккә ул кадәр зур мохтаҗлык беленмәде. Ни әйтсәң дә элекке запас мул иде. Зәйтүнә апа запас ашлыкның күпмедер өлешен Ижевскига баручыларга төяп җибәрде. Ашлык сатудан кергән акчаның бик азын гына үз кирәк-яракларына тотты, ә калганын армиягә ярдәмгә, Татарстан танк колоннасы төзүгә бирде. Калган ашлык әллә никадәр вакытка җитәр төсле тоелган иде. Ләкин, ишле семьяны туйдыру өстенә, йорт кирәкяракларына да шуны тоткач, сугыш алды елларындагы кебек өстәлеп тә тормагач, бик тиз кимеде ул. Тора-бара Зәйтүнә апа өчен чын-чынлап авыр көннәр башланды. 4 Дүрт бала белән бер ялгызы калган Зәйтүнә апаның сугыш елларындагы тормышын күз алдына китерү һич тә кыен түгел. Бу хакта аның үзеннән сорасагыз, ул сезгә: «Нигә ул турыда сорыйсыз, искә төшермәгез инде ичмасам. Күпне күрдек. Бик авыр булды. Ачлык интектерде. Әмма ач-ялангач булсак та кулыбыздан эш төшмәде», — дип җавап бирер. Ә аннан соң бераз уйланып торыр да нинди дә булса берәр вакыйга турында сөйли башлар. ... Сентябрь урталары иде бугай, урак бетмәгән, кояшлы, җылы көннәр тора иде әле. Әйе, ул хат көзгә таба килде. Зәйтүнә апа аны башта гадәттәгечә ялгызы гына укыды. Мәүҗетдиненең сау-сәламәт булуы турында ишетеп, бик шатланды ул. Тик Зәйтүнә апа бу юлы, башка вакытлардагы кебек, Мәүҗетдиннән килгән хатны күтәреп биана белән биата йортына да, үз әти-әнисе йортына да йөгермәде. Чөнки хатта гадәттә языла торган исәнлек-саулыктан башка, һәр ике йортка да кагыла торган, әмма ашыгып уртаклашырга ярамаган сүзләр дә бар иде. Бу сүзләр турында иң элек үзенә яхшылап уйларга кирәк иде. Зәйтүнә апа Мәүҗетдингә язган хатларында бер тапкыр да үз тормышыннан зарланмады. Киресенчә, ул аны һәрвакыт юатып, борчылмаска кушып язды. Ә менә Мәүҗетдин бу хатында, чын хәлне аңлап, бергә-бергә җиңелрәк булыр дип, ике якның берсенә кайтырга кушып язган иде. Билгеле, аның бу сүзләрендә бик зур гаделлек бар. Ни әйтсәң дә, авыр заманда бергә-бергә көн күрүе ансатрак була. Утын ягын алып карасаң да, өйдә балаларга күз-колак булыр кеше турында уйласан да — бергә яшәүнең уңайлы яклары көн кебек ачык. Ләкин үзе туып үскән йортка ничек кире әйләнеп кайтсын соң ул? Авыл халкы моны килештереп бетерерме? Ире белән бергә гомер иткән нигезне ташлап кайткан дип уйламасмы?.. Биата белән биана йортына кайтып керү дә уңайсыз. Шушындый авыр чакта сине, дүрт бала белән нишләп кочак җәеп каршыласыннар ди алар!.. Әти-әнисе, биатасы һәм бианасы янына хат күтәреп йөгергәнче менә нәрсә турында уйларга кирәк иде Зәйтүнә апага. Шактый озак уйлаганнан соң ул Мәүҗетдиннең теләгенә каршы килергә ярамый дигән фикергә килде һәм, ике кодагыйны бергә очраштырып, хатны аларга да укып чыгарга, киңәшләрен сорарга булды. Зәйтүнә апа юкка борчылган икән: Мәүҗетдиннең киңәшен ике кодагый да күңелләренә бик якын кабул иттеләр. Ә аннары, икесе дә Зәйтүнә апаны үз йортларына кайтарырга теләүләрен әйтеп, кызып- кызып бәхәсләшергә тотындылар. Ике-өч сәгать дәвам иткән бу бәхәс вакытында Зәйтүнә апа һаман елап утырды. Кайгыдан түгел, карчыкларның аны чит итмәүләрен күреп шатланудан. елады ул. Бәхәс ике якның да йорт хуҗалары һәм кодалар белән бергәләп киңәшкәннән соң тәмамланды. Зәйтүнә апага ялгыз калган карт белән 133 карчык янына, туган йортына кайтырга кирәк, дип таптылар. Бианасы белән биатасы Зәйтүнә апаның балаларын онытмаска, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торырга сүз бирделәр. Чыннан да алардан күргән яхшылыкларны Зәйтүнә апа беркайчан да онытмас. ...Сугыш бетү хәбәрен Зәйтүнә апа да башкалар шикелле үк чиксез шатланып каршылады. Ләкин шулай да күңеле китек иде аның. Исән кеше кайчан да булса бер әйләнеп кайтачак, ә аның Мәүҗетдине сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган иде. Шуңа күрә Зәйтүнә апа ул көннәрдә бары тик кеше белән бергә булганда гына кайгысын азмы-күпме оныта төшкәндәй булды, көлгәндәй итте һәм шаян сүзләр әйткәләде. Ә бер ялгызы калдымы, йөрәге тагын сулкылдый башлый иде. Иренен рәсеменә карап, сәгатьләр буена уйга чумып утыра торган булып китте... Әнә шундый кыен минутларда Зәйтүнә апаны юатучы, тормышында аңа булышучы, балаларының күңелен күтәрүче, аларны тәрбияләп үстерүче иң якын кешеләр — аның үз әти-әнисе һәм биата белән бианасы булды. Ул көннәрне искә төшерсәң, йөрәгең хәзер дә тибүеннән туктап калгандай була. Мескен сабыйлар күзгә күренеп олыгайдылар, акыллыланып киткәндәй булдылар. Колхоз идарәсе, җәмәгать терлекләрен саклап калу өчен, колхозчыларга тал чыбыгы кистерә, аның барәбәренә пешкән икмәк бирә иде. Менә шул икмәк өчен, зурысы-кечкенәсе бергәләп, көне буена кар-су ярып, бәләкәй чана белән тал чыбыгы ташыдылар- Ә инде җир-су кибә төшкәч, узган ел басуларда күмелеп калган бәрәңге ярдәм итте. Черек бәрәңгене киптереп, он итеп тарттылар һәм аннан крахмал алдылар. Крахмалдан пешкән коймакны Зәйтүнә апаның уртанчы улы Мөнә- вир аеруча нык яратты. Зәйтүнә апаның әле һаман да исендә, бер көнне ул иртүк торып, крахмалдан коймак пешерде. Үзе эшкә китәргә ашыкканлыктан, балаларны йокыдан уятып тормады, коймак салынган тәлинкәне өстәл тартмасына яшереп куйды. Эштән гадәттәгечә бик соң кайтты. Кайтып керсә, ни күзе белән күрсен, бер почмакта балалары, икенче почмакта әнисе елап утыралар, һәм нигә елыйлар диген? Мөнәвир һәм абыйсы, әбиләре өйдә юклыктан файдаланып, тәлинкәдәге барлык коймакны бер үзләре ашап бетергәннәр. Шуның өчен әбисеннән аларга шактый эләккән иде. Нәк*ь шул чакта ишек ачылып китте һәм өйгә Зәйтүнә апаның бианасы килеп керде. — Нәрсә булган тагын? Нигә елашасыз? — дип сорады ул, гадәттәге исәнлек-саулык урынына, һәм шундук кулындагы төенчеген чишеп җибәрде, өстәлгә иләнмәгән арыш оныннан әвәләп пешерелгән берничә крендель алып куйды. Зәйтүнә апа үзе дә, балалар да бу арыш крендельләрен әллә нинди күчтәнәчләрдән дә зуррак итеп кабул иттеләр. ... Моңа охшашлы вакыйгаларны Зәйтүнә апа бик күп сөйли алыр иде. Ләкин нигә аларны искә төшереп, тыныч күңелне яраларга? Әгәр инде шушы бер вакыйганы исенә төшерә икән, ул аны авыр елларда үзенең һәм балаларының ничек интегүләрен, кодагыйларның аларга ничек ярдәм итүләрен күрсәтү, аларны сыйлар өчен бүген ни өчен шулкадәр атлыгып торуын аңлату өчен генә сөйли. * * А Зәйтүнә апа өйне җыештырып бетерергә дә өлгермәгән иде әле, әнисе кайтып керде. Өстәлгә таратылган хәлвә, лимонны күргәч ул, сабый ба- лалар кебек сөенде. — Әй, кызым, өлгер дә инде үзең. Кай арада алып кайтып җитештең боларны? Монысын кодагый яратканны белеп алгансыңдыр 134 инде... — дип, чәй тартмасын ачып, иснәп карады. — Кодагый бер-икс сәгатьтән килеп җитәр. Килене Минзәләгә киткән. Ялгыз кеше бит... Малтуарны карап, оныкларымның тамагын туйдыргач та килермен, диде. Сыйхөрмәтне әйбәтләп әзерлик, йөзгә кызыллык килерлек булмасын... Хәмдениса карчык башта өстәлгә чиста ашъяулык җәеп, тәрәзә өсләренә түрләмәләр элеп йөрде, аннары тагын нәрсә эшләргә инде дигәндәй уйланып торды да: — Кайткан чакта гына исемдә иде әле. Бөтенләй оныта язганмын бит, — дип кычкырып җибәрде. Җилдер-җилдер атлап, ул өйалдына чыгып китте. Аннан зур чүлмәк белән каймак алып керде һәм май язарга утырды. — Юкка хафаланасың, әнкәй. Әллә син аны май ашап утырыр дип уйлыйсыңмы? Башка сый да җитәрлек бит, — диде Зәйтүнә апа. — Кит. кит, язмаганны сөйләмә, май да булмагач, нинди табын ди ул, — диде Хәмдениса карчык. — Табында барысы да булсын: мае да, балы да, чәкчәге дә, кагы да... Кешене әйбәтләп кунак итим дисең икән, сый-хөрмәт өстәлдән ашып торырга тиеш. Ул өстәлне чынлап та тутырырга теләде булса кирәк, йортта, өйал- дында, чоланда чәй янына куярлык нинди ашамлык бар, шулариың барысын да тезә башлады. — Кодагыйның эремчек-катык яратуын оныттыңмыни? Аның бөтен ашаганы сөт тә катык, — диде Хәмдениса карчык һәм Зәйтүнә апаның кулына керәч җамаяк китереп тоттырды. — Базга төшеп, катык алып мен. Ишетсен колагың, катык белән тутырма, өстенә каймак салырлык булсын... Зәйтүнә апа катык тулы җамаякны күтәреп, яңадан өйгә кергәч, елмаеп куйды: — Катык булды, әнкәй. Тагын нәрсә китерим? — дип сорады. Хәмдениса карчык самоварга күмер салып, чыннан да тагын нәрсә китерергә соң дигәндәй, бераз уйланып торды. Тик Зәйтүнә апа көлеп җибәргәч кенә: — Бәлеш, ни булды, нигә көләсең? — диде. — Бөтенесен өстәлгә куйганга аптыраган идем. Балалар кайтыр вакыт җиткәне исемә төште. Алар өстәлне тиз бушатырлар, шуңа кө- ләм, — диде Зәйтүнә апа. — Бушатмый торсыннар. Мин аларны өстәл янына якын җибәрмим, — диде Хәмдениса карчык. Зәйтүнә апа әнисенең, балаларга дигәндә үз ризыгын бирергә дә әзер торуын белгәнгә күрә, аның бу сүзләренә бөтенләй ышанмады. Иң элек Мөнәвир кайтып керде. Мөнәвир кече яшьтән үк ат яратты, һаман атлар тирәсендә чуалды. Җиденче классны тәмамлагач, яз җитү белән тырмага, сабанга йөри башлады. Хәзер дә һаман атлы эштә: җәен-көзен тракторга, комбайнга ягулык ташый, ә кышын фермага салам, печән китерә, ерак юлларда йөри. Әле менә бүген иртән дә печәнгә киткән иде. Саф һавада йөреп, бик ачыгып кайткан булса кирәк, кулындагы йөгәнен мич артындагы чөйгә элеп куйды да, өс-башын чишенеп, кулын юарга ашыкты- — Әһә, менә шәп! Бик ачыккан идем. Әй, рәхмәт, әби, ашарга шәп әзерләгәнсең,—диде ул, өстәл янына килеп утыргач, тигез ак тешләрен күрсәтеп һәм шундук катыклы җамаякны үзенә тартты. Хәмдениса карчык, катык булу-булмау табын күркенә үзгәреш кертмәс дип уйлады, ахры, Мөнәвирне өстәл яныннан куарга кирәк тапмады, бары тик: — Морәк күренмәдемени, нигә аны да алып кайтмадың? — дип сорады. 135 Өлкәне Мансур хәрби хезмәтне диңгез флотында үтте. Хезмәттә чагында, әнисенең һөнәргә өйрәнергә тырыш дигән киңәшен тыңлап, автомашина йөртергә өйрәнгән иде. Авылга кайткач, комбайнчы булып эшләде. Ә быел автомашинага утырды. Начар эшләми, ел саен икмәген булсын, ашлыгын булсын, семья членнарының барысына караганда да күбрәк ала. Мансур самовар кайнап чыккач кайтып керде. Ләкин ул, энесе кебек, өстәл янына килеп утырырга ашыкмады, сый-хөрмәтнең нинди вакыйгага багышланып әзерләнүе белән кызыксынды. Әбисе киләсен белгәч: — Шәп уйлагансыз. Әйбәтләп кунак итәргә кирәк, — диде һәм кесәсеннән хат чыгарды. Хат Зәйтүнә апаның төпчек кызы Әлфиядән иде. Төпчек гадәттә семьяның иң сөекле кешесе була. Кайбер очракларда өлкәннәр төпчекне артык иркәлиләр, аның өчен барлык эшне башкарырга әзер торалар. Шуның аркасында бала артык иркәләнә, кайчакта хәтта кеше хезмәте хисабына яшәргә исәп тота башлый- Әлфияне дә семьяда һәммәсе яраттылар. Ләкин, бәхеткә, әлеге начар гадәт аңа бөтенләй кагылмады. Зәйтүнә апа үзе дә, башкалар да аның эшкә өйрәнеп үсүен теләделәр, артык иркәләмәделәр, мәктәптә укыган чакта ук кыз үзен гел‘.яхшы яктан гына күрсәтте: тырышып укыды, тырышып эшләде. Апасы Гөлфия, авыру булу сәбәпле бер ел укый алмаганлыктан, Әлфия сигезенче класстан башлап апасы белән бергә укыды. Алар икесе дә өлгергәнлек аттестаты алу көнен түземсезлек белән көттеләр, колхозда калырга, фермада эшләргә сүз куештылар. Менә шуңа күрә Гөлфиянең колхоз идарәсенә эш сорап барырга җыенып йөргәндә, Әлфиянең: — Бөтен кешегә колхозда гына эшләргә димәгәндер. Мин авылда калмыйм, шәһәргә китәм,— дип әйтүе, барысы өчен дә көтелмәгән бер хәл булды. Бу сүзләр бигрәк тә Зәйтүнә апаның хәтерен калдырды. — Мин сине шуның өчен үстердемме? Әллә колхозда эшләп кеше үлгәнме? һәр җирдә бер кояш дигәндәй, шәһәрдә дә эшләмәгәнгә түләмиләр. Эшләгән кешегә генә һәркайда хөрмәт, һәркайда ихтирам. Бу уйларыңны башыңнан чыгарып ташла, — диде ул аңа. Ләкин Әлфия ныклы карарга килгән иде инде, аны әнисенең ачулануы да, абыйларының үгетләүләре дә уеннан кире кайтара алмады. Ул китте һәм «тискәре кыз»ның беренче хатлары туганнарының ялгышуларын ачып бирде: ул мебель фабрикасына эшкә урнашуы, иптәш кызлары белән бергәләп, читтән торып укырга керергә уйлавы турында язды. Чыннан да, әйбәт кенә эшләп йөргән, аның өстенә производстводан аерылмыйча укуын дәвам иттерергә ниятләнгән бу кызга ачуланырга мөмкинме соң? Әлбәттә, юк. Аның яхшы эшләвенә, якты теләкләренә ачуланырга түгел, ә сөенергә генә кирәк. Менә шуңа күрә Әлфиянең хатлары хәзер семьяда һәрвакыт көтеп алына. Менә шуңа күрә бу минутта, Мансур кесәсеннән хат чыгаргач та, барысы да аның янына /кыелдылар, хәтта Мөнәвир дә ашаудан туктады. Шулай да хатны укырга өлгерми калдылар: Гөлфия кайтып керде. — Тагын язганмы? — дип сорады ул һәм авыр көрсенеп өстәп куйды: — Их, дөньяларында!.. Ичмасам, Әлфия белән киткән булсам, шушы кадәр хурлыкка калмас идем. Җимерттереп эшләр идем, хөрмәте дә, почеты да булыр иде... Гөлфия кече яшьтән үк туганнары арасында гаделлеге, үз сүзендә нык торучан булуы белән аерылды. Аның характерындагы бу яхшы сыйфат сошы елларда бигрәк тә нык сизелә башлады. Әйтте — колхозда калды, теләде сыер савучы булды, һәм нинди сыер савучы әле! Дөрес, аңа оашта ышанмыйчарак карадылар, эшкә өйрәнергә ярап торыр дигән булып, гел аз сөт бирә торган карт сыерларны гына беркеттеләр. Берәү булса моңа хурланыр, эштән баш тартыр иде. Ә Гөлфия бер дә күңелен төшермәде: «Әйе, эшкә өйрәнү өчен карт сыерлар да ярап торыр», — диде. Ферма эшчеләренең социалистик йөкләмәләр кабул итү җыелышында чыгыш ясады, иптәшләренең, әнисенең, абыйларының кисәтүләренә карамастан, сөтне колхозның иң алдынгы сыер савучысы Наибә Бәшәровадан да ким саумаска вәгъдә бирде. Беренче ел гына эшли бит, баштарак, эшкә күнеккәнче, күп интекте, хәтта кулы сызлавына чыдый алмыйча йокламый үткәргән төннәре дә күп булды кызның. Әмма тырышлык, терлекләрне карауда һәм ашатуда алдынгы ысулларны, өлкән иптәшләренең эш тәҗрибәләрен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсез калмады. Ул былтыргы йөкләмәсен уңышлы үтәде, хәзер үз группасындагы сыерларның һәркайсыннан 6-7 килограмм сөт савып ала. Башка сыер савучылар 10—12 килограмм сауганда, бу әллә ни зур күрсәткеч тә түгел инде. Әмма Гөлфиянең сыерлары нинди булуын онытмаска кирәк: алар, ул эшли башлаганчы, сөтне кәҗә кадәр генә бирәләр иде бит.’ Гөлфия зарланган, хөрмәт, почет өчен шәһәргә китеп эшләү турында сөйләнгән булды. Аның зарлануына ышанырга ярамый. Гөлфия берәр килограмм сөт кимесә дә шулай зарлана инде. Бу—аның үз эше өчен яныпкөеп йөрүен раслый торган мисал гына. Аннан соң Гөлфияне колхозда да, районда да аз хөрмәтләмиләр: ул терлекчеләрнең республика киңәшмәсендә катнашты, аны мактап газеталарга язалар, анын турында радиодан сөйлиләр... Менә шуңа күрә, Гөлфиянең бу сүзләрен ишеткәч, хәзер барысы да елмаешып куйдылар. — Тагын нәрсә булды? Сыерларының сөте кимегәндер әле... Син җебемә, тырышыбрак эшлә. Сыерның сөте телендә диләр бит, яхшы ашатсаң, яхшы карасаң, кимемәс, — диде Мансур. — Кем сиңа кимеде дип әйтте әле? Кимеми, арттыра алмыйм, шуңа ачуым килә, — диде Гөлфия һәм шундук кече абыйсына таба борылды. — Я, нишләп утырасың инде? Хатны укы. — Укып торасы юк. Барыгызга сәлам. Элеккечә әйбәт кенә эшләп йөри. Посылкамны алдыгызмы, дип сорый, — диде Мөнәвир, Әлфиянең хатын аның үзенә сузып. — Мин аңардан укырга керү хәбәрен көткән идем... Аннары барысы, шау-гөр килеп, ишектән килеп керүче Хәдичә әбиләренә каршы йөгерделәр. Берсе шәлен чиште, икенчесе пальтосын салдырды, өченчесе аның күшеккән кулларына өрде. — Карап-карап торам да, сезне күреп, сөенеп бетә алмыйм, балалар,— диде Хәдичә карчык, бөтенесе дә өстәл янына тезелеп утыргач. — Зәйтүнә килен, балаларың берсе икенчесеннән уңган. Үзең тырышып үстердең, үзең игелекләрен күр инде. — Әйе, балалар әйбәт. Аларның шулай 'булуларына бик шатланам, — диде Зәйтүнә апа, горурланып. — Тик, әнкәй, синең үзең тырыштың, үзең игелеген күр дигән сүзләрең белән килешеп бетә алмыйм. Балаларны мин генә түгел, ил үстерде. Игелекләрен алар илгә күрсәтсеннәр. Минзәлә районы, «Ярыш» колхозы.