Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ЗАМАНЫБЫЗНЫҢ ҖИТДИ ТАЛӘБЕ 6 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге клубта Татарстан Язучылары Союзы каршындагы партия оешмасы ачык җыелыш үткәрде. Җыелышта КПССның XXII съездына хәзерлек һәм шул уңай белән Татарстан язучылары алдында торган бурычлар тикшерелде. — Съездны яңа иҗади уңышлар белән каршылау, бу тарихи вакыйганы хәзерге көннең алдынгы кешесе образын сурәтләгән югары художестволы әсәрләр иҗат цтү белән билгеләп үтү, коммунистик киләчәк өчен батыр көрәшүче халкыбыз тормышы белән бәйләнешне ныгыту — җыелышта катнашучылар әнә шундый таләпләргә. карата үзләренең конкрет фикерләрен әйтеп сөйләделәр. Җыелышны партия оешмасы секретаре Хәй Вахит ачты. Ул әдәбиятыбызның һәр жанрындагы соңгы елларда ирешел- гән уңышлар һәм кимчелекләр турында сөйләде, язучыларны хәзерге көн проблемаларына кыюрак мөрәҗәгать итәргә чакырды. Г. Минск и й Татар дәүләт академия театрында бара торган кайбер әсәрләргә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты һәм XXII съездга хәзерлек көннәрендә үзенең иҗат планнары турында сөйләде. — Мин хәзерге яшьләребез тормышына багышланган яңа повестемны тәмамладым, — диде ул. — Съездга кадәр хәзерге көн темасына яңа пьеса язарга исәплим. Шул максат белән республикабыз авылларына иҗади командировкага кнтәм. «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы А. Гумеров җыелышка катнашучыларны журналның XXII съездга хәзерлек юнәлешендәге эш планы белән таныштырды. Журнал редакциясе бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләрен яктырткан кыска хикәяләргә һәм очеркларга шактый зур урын бирә, Татарстан Язучылары Союзы идарәсе ярдәмендә авторларны очерклар язу өчен республикабыз колхозларына, нефть районнарына командировкаларга җибәрә. Коммунизм төзү өчен көрәштә башкаларга маяк булырдай алдынгы кешеләрнең фидакарь эшләрен, алар- 155 ӘДӘБШЖ^ СДШ7ШҺ ның эчке тойгыларын, омтылышларын сурәтләгән әсәрләргә журнал үзенең алдагы саннарында аеруча киң урын бирергә җыена. Әмма моның өчен барлык язучылар коллективының бердәм һәм актив тырышлыгы кирәк. Г. Минский үзенең чыгышында Академия театры сәхнәсендә Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасы баруын «Бүгенге көн таләпләренә җавап бирми», — дип бәяләгән иде. Тәнкыйтьче X. X и с м ә т у л л и н аның бу бәясенә каршы чыгып болай диде: — Г. Минскийның «Яшьләр» пьесасына мондый карашы зур ялгышуга китерергә мөмкин. Андый караштан чыгып эш иткәндә, барлык классик мирастан баш тарту юлына төшәргә мөмкин. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи һ. б. классикларның бик күп әсәрләре узган заман өчен генә түгел, бүгенге көн өчен дә зур әһәмияткә ияләр. Аннары ул драматургларның бүгенге көн мәсьәләләренә аз мөрәҗәгать итүләрен тәнкыйтьләде. М. Елизарова Татарстанда яшәүче рус язучыларының соңгы вакытларда иҗат иткән әсәрләре турында сөйләде, ә Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире С. Сабиров XXII съездга нәшрият бастырып чыгарачак әсәрләр планы белән таныштырды. Г. X у җ и е в яшь язучылар иҗатына тукталды. «Язучылар Союзы,—диде ул,— яшь авторлар коллективы катнашы белән берничә җыентык хәзерли. Ул җыентыкларга күп кенә яшь язучыларның яңа хикәяләре, шигырьләре кертелә». Г. Хуҗиев төзүчеләр тормышыннан яңа поэма тәмамлап килүен әйтте. X. Туфан партиябез Үзәк Комитетының январь Пленумыннан соң хезмәт ияләре арасындагы зур күтәренкелек турында дулкынланып сөйләде, Г. Әпсәләмов, М. Садри белән Удмуртия АССР башкаласы Ижевск шәһәренә барып кайтуларын әйтте һәм анда алган тәэссоратлары белән уртаклашты. — Халкыбыз, аның көнкүреше, культурасы турында тирән кайгыртучанлык күрсәтүе өчен Коммунистлар партиясенә зур рәхмәт әйтәсе килә, — диде ул чыгышының дәвамында. — Партиябезнең XXII съездын 156 халкыбызның коммунизм төзүдәге батыр хезмәтенә лаеклы яңа әсәрләр белән каршылыйк! Мин бу тарихи вакыйганы гади хезмәт кешесенең изге омтылышларын сурәтләгән яңа поэма белән каршы алачакмын. Аннары X. Туфан бу әсәреннән кайбер өзекләр укыды. — Татарстан Язучылары Союзы үзенә 70 тән артык язучыны һәм 900 дән артык булачак язучыны берләштерә., — диде Г. К а ш ш а ф. — Бик җитди һәм зур бурычларны хәл итәрлек зур көч бу. Бездә яңадан-яңа романнар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр языла. Хуҗалыгыбыз шактый зур безнең. Безгә чынбарлыгыбызның иң актуаль мәсьәләләрен яктыртып бара торган сугышчан публицистиканы үстерергә кирәк. Бу турыда җитди уйланырга тиешбез. Татарстан Язучылары Союзы идарәсе председателе А. Шамов болай диде: — Бөтен совет халкы КПССныц XXII съездына зур күтәренкелек белән хәзерләнә. Бу күтәренкелек язучыларыбызны яңа иҗади омтылышларга канатландыра. Г. Бәширов, И. Гази, Ф. Хөсни, Г. Минский, Г. Ахунов һ. б. лар зур күләмле әсәрләрен тәмамлау алдында торалар. Әмма безгә очерк, кыска хикәя һәм бер пәрдәлек пьеса жанрларын нык активлаштырырга, язучыларыбызның промышленность предприятиеләре, колхозлар һәм совхозлар белән бәйләнешен ныгытырга кирәк. Жыелыш ахырында язучыларны коммунизм төзү өчен барган көрәштә искиткеч батырлык үрнәкләре күрсәтүче халкыбыз тормышын тирәнтенрәк өйрәнергә, хезмәт ияләренә эстетик һәм патриотик тәрбия бирерлек югары художестволы әсәрләр иҗат итәргә чакырып, бертавыштан карар кабул ителде. ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ Республикабыз хезмәт ияләре, Советлар Союзындагы тугандаш халыкларның җәмәгатьчелеге, әдәбият сөючеләр апрель аенда татар халкының сөекле шагыйре, халыклар дуслыгы җырчысы Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуны бик зур итеп билгеләп үттеләр. Югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә, клубларда һәм китапханәләрдә, колхозларда һәм совхозларда шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби кичәләр, китап күргәзмәләре оештырылды, газета һәм журналларда бик күп материаллар, радио һәм телевидение буенча бик күп тапшырулар бирелде. Бу уңай белән фәнни конференцияләр үткәрелде. 15 апрельдә В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт университетының Актлар залына студентлар, укытучылар, язучылар һәм журналистлар җыелды. Анда ул көнне Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган кичә булды. Университетның доценты, филология фәннәре кандидаты Я. Агишев шагыйрьнең иҗаты һәм һәм тормышы турында доклад ясады - Соңыннан университетның үзешчән түгәрәге һәм Казан театрлары артистлары көче белән Тукай әсәрләреннән зур концерт бирелде. 20—21 апрельдә СССР Фәннәр Академиясе Казан Филиалының Тел, әдәбият, тарих институты, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарихфилология факультеты белән берлектә, КФАНныц конференц-залында Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга карата берләштерелгән гыйльми конференция үткәрде. Конференция Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми эшчесе, философия фәннәре кандидаты К. Фа- сеевнең кереш сүзе белән ачылды. Анда филология фәннәре кандидаты Г. Халит «Тукай иҗатында халык темасы», Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент X. Госман «Тукай һәм татар шигырь төзелеше», филология фәннәре кандидаты X. Хәйри «Татар совет поэзиясендә Тукай традицияләре», Казан дәүләт педагогия институты өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Җ. Вәзиева «Тукайның Уральск чоры иҗатына караган кайбер мәсьәләләр», университет укытучысы В. Хаков «Тукай публицистикасының үзенчәлекләре», университет доценты, филология фәннәре кандидаты И. Нуруллин «Тукай турындагы мемуар әдәбиятны җыю һәм өйрәнүгә карата», университет доценты, тарих фәннәре кандидаты Р. Нәфигов «Тукай биографиясен өйрәнүгә бәйләнешле яңа чыганаклар турында», университет укытучысы С. Юлметьева «Тукайның очерк иҗаты һәм Г. Гейне», Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты Р. Башку- ров «Хәзерге татар әдәбиятында Тукай образы», Алабуга педагогия институты укытучысы, филология фәннәре кандидаты К. Рәшидов «Тукай, Сабир һәм Туктар- гази», Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты Г. Әмиров «Тукай теле сүзлегенең принциплары», Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты X. Хисмәтуллин «Тукай әсәрләренә искәрмәләр хакында», М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Р. Ганиева «Тукайның сатирик поэмалары» дигән темаларга докладлар белән чыктылар. 11 — 12 апрельдә Казан дәүләт университетында студентларның Габдулла Тукайга багышланган вузара гыйльми конференциясе үткәрелде. Бу конференциядә «Тукай иҗатында уңай герой образы», «Ә. Фәйзинең «Тукай» романында Тукай образы», «Татар милли теле өчен көрәш һәм Тукай», «Г. Тукай публицистикасының тел-стиль үзенчәлекләре», «Г. Тукай иҗатын 8 еллык мәктәпләрдә өйрәнү», «I. Тукай һәм балалар әдәбияты», «Г. Тукай һәм рус әдәбияты», «Г. Тукай иҗатының Урта Азия халыклары белән бәйләнеше», «Г. Тукай һәм чуваш әдәбияты», «Г. Тукай һәм 157 үзбәк әдәбияты», «Рус әдәбияты һәм Тукайның балалар өчен язган әсәрләре», «Г. Тукай һәм татар революционерлары» дигән темаларга Казан дәүлә.т университеты студентлары һәм Уфа, Чабаксар, Ташкент, Алабуга шәһәрләреннән килгән студентлар фәнни докладлар белән чыктылар. 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында бөек халык шагыйренең тууына 75 ел тулуга карата тантаналы җыелыш булды. Җыелышны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Батыев ачты. Философия фәннәре кандидаты К. Фасеев, шагыйрь С. Хәким, филология фәннәре докторы И. Пехтелев һәм Казан дәүләт университеты студенткасы Ф. Камалова үзләренең чыгышларын Г. Тукайның гүзәл иҗатына багышладылар. Соңыннан республикабызның күренекле артистлары катнашында зур концерт булды. 26 апрельдә Казан шәһәре җәмәгатьчелеге вәкилләре Островский урамындагы 11/6 йорт янына җыйналдылар. Халыкның сөекле шагыйре Г. Тукайның истәлеген мәңгеләштерү өчен бу йортка мемориаль такта куелды. Мемориаль тактаны Татарстан АССР Культура министры X. Рәх- мәтуллин ачты. Митингта Ә. Исхак, 3. Нури, СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни эшчесе Г. Эмиров, Казан яшьләре исеменнән Саттаров Тукай һәм аның иҗаты турында речьләр белән чыктылар. Шул ук көнне шәһәребезнең төрле оешмалары, учреждениеләре коллективлары исеменнән Г. Тукай һәйкәле янына һәм шагыйрьнең каберенә җанлы чәчәкләр салынды. Г. Тукай һәйкәле янында үткәрелгән шигъри митингта С. Хәким, 3. Нури, Ә. Исхак, Г. Латыйп, Ш. Галиев, Г. Пауш- кии, һ. б. лар яңа әсәрләрен, Я. Агишев Г. Тукай шигырьләрен укыды. 27 апрельдә Мари АССРның башкаласы Йошкар-Ола шәһәренең республика китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган зур кичә үткәрелде. Кичәне Мари Язучылары Союзы председателе Сергей Николаев ачты. Казан дәүләт университеты доценты Я. Агишев шәһәр җәмәгатьчелеген бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Мари шагыйрьләреннән Александр Ток, Осмин Йыван, Макс Майн, Александр Михайлов Габдулла Тукай шигырьләрен мари телендә укыдылар. Кичәдә. Татарстан язучыларыннан А. Шамов, Н. Дәүлп, И. Юзеев катнашты. Татар язучылары мари дусларга Габдулла Тукайның бюстын бүләк иттеләр. 27 һәм 28 апрель көнне татар язучыларыннан бер төркем республикабызның Тукай һәм Дөбъяз районнарында булдылар. Алар анда Г. Тукайга багышланган әдәби кичәләргә катнаштылар. Философия фәннәре кандидаты К. Фасеев Г. Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында доклад ясады. Ф. Хөсни, X. Туфан, Г. Ху- җиев, Г. Минский, Г. Латыйп, Ш. Галиев яңа әсәрләрен укыдылар. Татарстанның халык артисты X. Сәлимҗанов, И. Шакиров, Ә. Афзалова һәм Р. Гумеров катнашында үткәрелгән концертта Г. Тукай әсәрләре, татар халык җырлары башкарылды. Г. Тукай истәлегенә багышланган әдәби кичәләр М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, Уфада, Оренбургта, Уральскида һәм илебезнең башка шәһәрләрендә дә булып үтте. ЯЗУЧЫ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИОНЕРНЫ ИСКӘ АЛУ 4 майда күренекле татар язучысы һәм революционеры, бөек халык шагыйре Габдулла Тукайның якын дусты Гафур Коләхметовның тууына 80 ел тулды. Бу уңай белән республикабызның шәһәр, район китапханәләрендә язучының иҗади һәм революцион эшчәнлеген сурәтләгән күргәзмәләр оештырылды, әдәби кичәләр үткәрелде, лекция һәм докладлар укылды. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты каршындагы фәнни китапханә залында оештырылган күргәзмәгә. язучы иҗат иткән әсәрләрнең беренче басмалары, ул татар теленә тәрҗемә иткән большевистик листовкаларның үрнәкләре, революцион брошюралар, анын революцион эшчәнлегенә кагылышлы төрле рәсемнәр куелды. Татарстан Язучылары Союзы идарәсе һәм СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты 11 майда үткәргән әдәби кичәдә язучы — революционерның тормышы, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Баян Гыйззәт доклады тыңланды. Соңыннан үзешчән сәнгать коллективлавы көче белән Г. Коләхме- товка багышланган концерт булды. СӘРВӘР ӘДҺӘМОВАГА 60 ЯШЬ 5 апрельдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында балалар язучысы һәм күренекле тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага 60 яшь тулу уңае белән әдәби кичә булды. Әдһәмованың иҗаты һәм тормыш юлы турындагы докладны Л. Ихсанова ясады. С. Әдһәмова башлангыч һәм урта белемне туган шәһәрендә — Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә ала. Казанда хокук институтында укый. 18 яшеннән аның хезмәт тормышы башланып китә; ул балалар укыта, балалар йортында тәрбияче булып эшли, Үзәк крестьян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире була. Аның беренче әсәре 1925 елда, Томск балалар йортында эшләгәндә, «Авыл тормышыннан бер күренеш» исеме астында Казанда басылып чыга. Шул еллардан башлап ул балалар өчен күп кенә, хикәяләр, шигырьләр яза. Аның «Песи белән чыпчык», 158 «Минем апалар», «Дуслар» исемле жыентыкларын нәни укучылар яратып укыйлар. С. Әдһәмова рус һәм башка тугандаш халыкларның һәм дөнья әдәбияты классикларын татар теленә тәрҗемә итү буенча зур эшчәнлек күрсәткән язучы. А. С. Пушкинның, А.М. Горькийның, Л. Толстойның, А. Чеховның күп кенә хикәяләре, М. Әуе- зовның «Абай» романы. Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д. Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә» исемле китабы һ. б. бик күп әсәрләр татар теленә аның тарафыннан тәрҗемә ителгән. Кичәдә төрле иҗади оешмалардан, учреждениеләрдән юбилярга адреслар тапшырылды, дусларыннан, иптәшләреннән килгән күп санлы телеграммалар укылды. Кичәнең икенче бүлегендә зур концерт булды. УДМУРТИЯ ЭШЧЕЛӘРЕ ЯНЫНДА КУНАКТА Апрель башларында Г. Әпсәләмов, X. Туфан, М. Садри Ижевск машина төзү заводы эшчеләре һәм Удмуртия Язучылары Союзы идарәсе чакыруы буенча Удмуртия АССРның башкаласы Ижевск шәһәрендә кунакта булдылар. Тугандаш республика җәмәгатьчелеге аларны бик җылы каршылады. Якташларыбыз анда, Андрей Бутолин, Аркадий Клабуков һәм башка удмурт язучылары белән бергә, завод эшчеләре янында, шәһәрнең Культура сараенда, механика институтында, 20 нче урта мәктәптә булдылар, очрашуларга, әдәби кичәләргә катнаштылар. Бу очрашуларның барысы да зур дуслык рухында үтте. Алар кайтканнан соң Татарстан Язучылары Союзы идарәсенә Ижевск шәһәреннән түбәндәге хат килдең «Габдрахман, Хәсән һәм Мөхәммәт иптәшләргә кайгыртучанлыклары, яхшы күңелле булулары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Аларның барлык чыгышлары бик яхшы узды, халык бик канәгать булып калды. Алар үзләренең безгә килүләре белән татар әдәбиятына һәм безнең дуслыгыбызга зур хезмәт күрсәттеләр. Моның өчен сезгә иптәшләрчә бик зур рәхмәт». СИБГАТ ХӘКИМ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАП 23 мартта Казанның 35 номерлы урта мәктәбендә Сибгат Хәким иҗатына багышланган кичә уздырылды. Р. Гәрәй укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырганнан сон, сүз Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артистларына бирелде. Алар С. Хәкимнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шул ук көнне бу мәктәп укучылары янында балалар язучысы Ә. Бикчәнтәева булды һәм аларга үзенең яңа шигырьләрен укыды. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ Татарстан Язучылары Союзы идарәсенең 28 мартта үткәрелгән утырышы «Җиз кыңгырау», «Киек каз юлы» пьесаларының авторы Аяз Гыйләҗевне Язучылар Союзы членлыгына кабул итте. ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ Шагыйрьләр секциясенең 21 мартта булып үткән утырышы Ә. Рәшитов һәм М. Хәкимов шигырьләрен тикшерүгә багышланган иде. Ә. Рәшитов иҗаты турында башлап сөйләгән Ә. Исхак болан диде: — Бу яшь автор үзенчә язарга тырыша. Аның кызыклы-кызыклы фикерләре бар. Ләкин ул кайбер шигырьләрендә иҗтимагый әһәмияткә ия булган зур фикерләр әйтә алмый, күпчелек очракларда интим хисләрне җырлау белән мавыга. Үзенең бу сүзләрен дәлилләү өчен Ә. Исхак яшь шагыйрьнең күп кенә шигырьләренә анализ ясады. X. Туфан, 3. Нури, Г. Латыйп, Г. Ху- җиев һ. б. лар, Ә. Рәшитов шигырьләренең техник яктан шактый камил эшләнгәнле-. ген күрсәтү белән бергә, ул шигырьләрнең әле хисләргә, ярлы, бүгенге кешеләребезнең хезмәтләрен, уйтеләкләрен чагылдырмый торган ясалма шигырьләр булуын тәнкыйтьләделәр. — Миңа М. Хәкимовның үзенә якыннан таныш булган кешеләр, тормышның матур яклары турында гади һәм образлы итеп язуы ошый, — диде 3. Мансур. Аннары ул яшь шагыйрь әсәрләрендәге кайбер төгәлсезлекләр гә, эшләнеп җитмәгән строфаларга тукталды. X. Камалов, 3. Нури, Г. Хуҗиев һ. б. лар да М. Хәкимов шигырьләренең уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп, авторга күп кенә тәкъдимнәр әйттеләр. ТЕОРЕТИК СЕМИНАРЛАР Татарстан Язучылары Союзы партия оешмасы язучылар һәм кызыксынган башка барлык иптәшләр өчен теоретик семинарлар үткәрүне планлаштырган иде. Шул план нигезендә «Сәнгатьтә форма һәм эчтәлек», «Милли әдәбиятның үзенә хас булган үзенчәлекле яклары» дигән темалар буенча уздырылган семинарда X. Туфан, С. Хәким, Р. Гәрәй докладлары тыңланды. Семинар эшендә В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университеты проректоры, философия фәннәре докторы, профессор М. Абдрахманов та катнашты. 23 мартта уздырылган теоретик семинар «Коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләре киңәшмәсе» дигән темага багышланды. Анда А. Хәсәнова, Г. Хуҗиев һәм А. Гыйләҗев докладлары буенча фикер алышу булды. ! МАНСУР МОЗАФФАРОВКА 60 ЯШЬ Республикабыз композиторларының өлкән буыны вәкиле, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эш- леклесе Мансур Мозаффаровка 60 яшь тулды. Шул уңай белән 21 мартта Идел буе районы Культура сараенда М. Мо- заффаровның иҗат эшчәнлегенә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Кичәдә юбиляр исеменә килгән күп санлы котлаулар, телеграммалар укылды, җәмәгать оешмалары вәкилләре композиторга адреслар һәм бүләкләр тапшырдылар. Концертта М. Мозаффаровның халык тарафыннан яратылып тыңлана торган иң популяр көйләре башкарылды. ӘЛМӘТ ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ Әлмәт әдәби берләшмәсенә нефть районнарындагы берничә әдәбият түгәрәге карый. Берләшмә бюросы, урыннардагы яшь авторларга ярдәм итү йөзеннән, февраль һәм март айларында күп кенә чаралар үткәрде. Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, Ә. Маликов март башында Азнакайда булдылар. Күчмә бюро район газетасы редакциясенә килгән кулъязмаларны тикшереп, авторлар өчен консультацияләр оештырды, Пионерлар йорты һәм татар урта мәктәбе каршындагы әдәбият түгәрәкләре членнары белән очрашу үткәрде. Укучылар әдәбият мәсьәләләре буенча язучыларга күп төрле сораулар бирделәр. Район китапханәсендә нефтьчеләр, төзүчеләр, колхозчылар белән булган очрашуда Г, Ахунов татар әдәбиятының бүгенге торышы турында сөйләде. # Берләшмәнең күчмә бюросы, шагыйрь. Гали Хуҗиев катнашында, Лениногорск шәһәрендә яшь язучылар семинары үткәрде. Анда Баулы әдәбиятчылары да килделәр. Ике түгәрәк членнары үзара тәҗрибә. уртаклаштылар, яңа әсәрләрне укып тикшерделәр. Язучылар һәм семинарда катнашучы яшь авторлар Тимәш авылындагы беренче девон фонтаны операторларның эшләре, тормышлары белән таныштылар. * * * Г. Ахунов, Ә. Маликов, рус секциясе членнары И. Винокуров, М. Зарипов, Д. Матвеев 5 нче номерлы мәктәп пионерлары янында булдылар. Ике телдә үткәрелгән бу очрашуда балалар өчен язылган хикәяләр, шигырьләр укылды. * * * 21 мартта. Әлмәттәге Горький исемендәге клубта үткәрелгән поэзия кичәсе пат- риотшагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» исемле шигыре белән башланып китте. Татар поэзиясе турында кереш сүз белән Ә. Маликов чыкты. Әлмәт драма театры артистлары К. Камалетдинов, Г. Камалов, КСәетов. кочегар кыз Хәлиуллина, клуб эшчесе Әхәт Гатауллин М. Җәлил,, һ. Такташ, X. Туфан, С. Хәким, Ә. Давыдов һ. б. шагыйрьләрнең шигырьләрен уңышлы башкардылар. Әлмәт әдәби берләшмә. членнарыннан ташчы Р. Әхмәтҗа- нов, слесарь С. Шәйдуллин, И. Әхсәнов үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Горький исемендәге клубның үзешчән сәнгать коллективы членнары татар совет шагыйрьләре сүзләренә язылган җырларны башкардылар.