Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖӘҮДӘТ АБЫЙ

 Промыселдан бер хат килде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә иде: «Сезгә Малбагыш таулары кадәр сәлам. Озак хат язмавым өчен ачуланмагыз. Вакыт дигәнең эш арасында сизелми үтә дә үтә. Яза башлау белән авылда электр сүнде. Әни каяндыр керосин лампасы табып яндырды. Минем кара малайлар, мәзәк итеп, лампа куыгына өрәләр. Авыз тутырып әйтерлек яңалыклар юк, дияр идем, «Әлкинефть» промыселлары идарәсенә Татсовнархозның Күчмә байрагын тапшырдылар. Шунда минем коллективка да мактау сүзе эләкте. Автоматлаштыру, электрлаштыру ягын үзегез дә күреп киткән идегез. Безнең егетләр хәзер, автомат скважиналарның эшен читтән күзәтеп, мыек сыпырып кына йөриләр. Оператор Барый, үзенең хатасын аңлады булса кирәк, майлаган кебек йөри. «Сатира тәрәзәсе»нә эләгүе өчен, художнигыбызны кыйныйм дип, ул болай ачуы чыгудан гына әйткән икән. Кыш та үтеп бара. Бөтен эшне бетереп (аның гомергә дә бетәсе түгел), язны егетләрчә каршыларга җыенабыз. Сәлам белән, Җәүдәт И с м ә г ы й л о в». Үзе текә, үзе биек Малбагышның таулары... Әйе, андый тау бар Малбагыш авылы янында. Тау итәгеннән, көмеш тасма шикелле булып, кечкенәрәк елга агып ята. Елга буенда гына нефтьчеләрнең культбудкасы. Аны, ж.ыйнак һәм матур итеп, тәрәзәләрен көньякка каратып, ак таштан салганнар. Өлкән оператор Җәүдәт Исмәгыйлов белән без соңгы тапкыр авыл читендәге шушы будка янында очраштык. Җәүдәт, велосипедына атланып, скважина юлыннан төшеп килә иде. Өстенә^ак брезент пиджак кигән, чалбар балакларын носки эченә тыгып куйган. Башында кара фетр эшләпә. Көзге тынгысыз җил, аның маңгай чәчләрен тузгытып, эшләпә читен кал- кытып-калкытып куя иде. Исмәгыйлов культбудкага кереп тормады, велосипедын таш стенага сөяп куйды да, без, иске танышлар, якындагы скважинага юнәлдек. Яңа салынган кыргыч будкасы янында кулларына балта тоткан ике оператор күренде. Сары мыеклы, озын гәүдәлесе Мәгъдәнне исемле икән. Өлкәнрәк яшьтәгесе Нигъмәтуллин Гыйззәтулла. 4. .С. Ә.- № 5. 49 П 50 — Кара-кара Җәүдәт абыйны, — диештеләр алар икесе берьюлы,— Казаннан танымаслык булып кайткансың ләбаса. Өлкән оператор, эшләпә киюдән үзен бераз уңайсызланган итеп сизсә дә, сер бирмәскә тырышты: — Үземә яраклысын кибетләрдән эзләп-эзләп тә таба алмагач, бер җилкуардан сатып алдым, — диде ул, — өстәвенә майланып беткән кепкамны да биреп калдырдым. — Кибеттә табылмавы бер дә гаҗәп түгел, башың җир шары кадәрле бит... Мәгъдәниснең бу сүзеннән соң көлешеп алдылар. Исмәгыйлов нефтьче-уйлап табучыларның республика киңәшмәсендә булып кайткан. Бу турыда соратачакларын сизенепме, сүзне ул шул темага борды: — Башыгызны азрак уйлатасыз, егетләр, автоматлашкан скважиналарны әле һаман бер төенгә тоташтыра алмагансыз, диделәр киңәшмәдә. Менә шулай, мыек дус. Җәүдәт, елмаеп, Мәгъдәниснең аркасыннан кагып куйды. — Ансына без гаепле түгел ич, Җәүдәт абый. Мәскәү инженерлары җибәргән проект та ярамагач... — Әнә шул-шул. Күктән төшкәнгә авыз ачып торабыз... — Исмә- гыйлов шунда ук операторларның эшләрен тикшерергә тотынды: — Ишек нәкъ коеп куйган кебек. — Аннан соң ул кыргыч будкасына беркетелгән АДУ аппаратын какшатып карады: — Закуска кыстырырга кирәк астына... Өлкән оператор, тагын кайбер җитешмәгән җирләрне табып, иптәшләрен дусларча шелтәләгән булды. Кимчелекләрне төзәтергә ул шунда ук үзе тотынды. Эш арасында бер мәзәк тә сөйләп алды: — Аш ашап утырганда бер бала әнисенә әйткән: «Әни, әгәр быел сыер алсак, җәй көне бозавына атланып йөрермен, яме?», дигән, ди. Әнисе: «Билен сындырырсың, тиле», дип, малаеның башына кашык белән суккан, ди. Шуның шикелле, эш түгәрәкләнгәнче, алдан ук кисәтә бу дип, күңелегез кителмәсен тагы. — Сүзнең турысы яхшы, — диде моңа каршы Гыйззәтулла абзый, башын күтәрмичә генә. Аннан мәгънәле генә итеп, Җәүдәткә таба борылды: — Алмаш вахта килде дип, безне өркетмә инде, кем. Бер тотынгач, бүген эшне бетерик монда. — Әйе, — дип кушылды моңа балтасын җайлап тоткан Мәгъдәнне тә, — кулның кычытуы да басылмады әле, Җәүдәт абый. «Җәүдәт абый...». Бу олылап, яратып әйтелгән сүзләрне мин үткән килгәндә дә күп ишеткән идем. Исмәгыйловка үзеннән өлкәннәр дә, ни өчендер, «абый» дип дәшәләр. Минем бераз гаҗәпкә калуымны сизепме, Мәгъдәнис моңа ачыклык кертте: — Без — бу коллективтагылар — һәммәбез дә Җәүдәт абый шәкертләре. Операторлар мәктәбен без менә шушы скважиналарда үттек. Культбудкага кайтышлый, мин Җәүдәттән сорап куйдым: — Оператор һөнәренә ничә кешене өйрәттегез соң? — Саный башласаң, кул бармаклары җитмәс, — диде Исмәгый- лов, — алар арасында инде үзләре өлкән оператор булып эшләүчеләр дә бар. — Чистайдан кунакка килгән баҗагызны нефть эшенә өйрәтеп җибәрүегез дә хакмы? Исмәгыйлов үз алдына көлеп кенә җавап бирде: — Булган иде андый хәл... Моны миңа промыселда бер инженер сөйләгән иде. Ул оператор Әдһәмов Мәгъдәнистән разрядын күтәрү буенча имтихан алган. Мәгъдәнис барлык сорауларга да бик төгәл җавап биргән. Хәтта комиссия 4* 51 членнары да гаҗәпкә калганнар. — Каян бу кадәрле өйрәндегез?—' дип сорагач, оператор болай дигән: — Җәүдәт абый тик тотмый бит безне. Өйрәтер кешесе булмаса, эче поша башлый аның. Мәгъдәнне шунда өстәп тә куйган: — Ул Чистайдан кунакка килгән баҗасын да вахтага йөртте, аңа девон нефтен чыгару алымнары турында лекция укыды... Культбудкага килеп җиттек. Җыйнак кына бүлмә. Үз куллары бег лән салган бу бинаның тышын да, эчен дә нефтьчеләр бик пөхтәләп, сылыйсын сылап, агартасын агартып торалар икән. Өстәлдә, идәндә чүп затын күрмәссең. Культбудкада кулына кечкенә буяу пумаласы тоткан бер егет бар иде. Талгын гына радио сөйли: каяндыр җиңел музыка тапшыралар. — Оператор Газизов — художник та, — диде Җәүдәт, безне озынчарак йөзле мөлаем егет белән таныштырып. — Мәскәүдәге халык иҗаты мәктәбенә читтән торып укырга керергә кодалыйбыз үзен. Художникның кәефе кырылганрак чагы булып чыктымы, ул исәнләште дә, бер сүз дә дәшмәстән, бер ноктага карап торуында булды. Җәүдәт, аңа-моңа игътибар бирмичә, өстәлдә яткан «Сатира тәрә- зәсе»нә капланды. — Молодец, Сарим, — диде ул кызыклы рәсемнәргә күз йөртеп^ — ә Барый абзагыз нәкъ үзе, суйган да каплаган. ... Оператор Барый, малаен велосипедына утырткан да, алмаш килгәнен дә көтмичә, эшен автоматка тапшырып, өенә кайтып бара. Ул скважина саен язу кисәге калдырган: «эшли» янәсе. — Сез молодец дисез, Җәүдәт абый, — диде Сарим телгә килеп,— көләсез. Сез кушканны үтим дә тукмагы миңа эләгә... Әле генә шундый хәл булып алган икән. Оператор Барый, вахтага килешли, культбудкага сугылган һәм, «Сатира тәрәзәсе»ндә үзен танып алып, художникка янаган. Ул бик хәтәр тузынып чыгып киткән. — Коллектив эшенә күңеле утырып җитмәгән кешеләр юк дисәң дә бар әле, — диде Исмәгыйлов, бераз уңайсызланып. — Үзе скважина янында, ә күңеле — хуҗалыгы тирәсендә. Бераз тынып торганнан соң, ул сөйләп китте: — Коллективта унбишләп оператор, һәммәсе якын-тирә авылдан: ярым эшче, ярым колхозчы. Семьяда берсе колхозчы булса, үз хуҗалыгында сыерын, кәҗәсен дигәндәй тота, бәрәңгесен утырта. Менә шуннан, кем әйтмешли, теге каһәр суккыры индивидуализм чире баш калкыта башлый. — Ә сез аны ничек дәвалыйсыз? — Алымнары төрлечә, — диде өлкән оператор көлеп. — Менә шулай «Сатира тәрәзәсс»н ачып та җилләтәбез, кайберләрен, коллектив ләүкәсенә утыртып, әшәке тире чыкканчы чабындырабыз да. Коммунист Җәүдәт Исмәгыйлов үз операторларын коллектив рухында ничек тәрбияләве ^турында аерым мисаллар китерде: — Әнә бая күргән Гыйззәтулла абзыйны әйтим әле. Җан-фәрманга җигелеп, үзенә йорт салырга йөри бер заман. Эшкә килсә — йөзе арыган, талчыккан була. Шуннан нишләргә? Без, тот та, коллектив белән өмә ясап, Гыйззәтулла абзыйга өен салышып бир. Ярдәмгә килгән иптәшләрен күргәч, шатлыктан кулыннан балтасы төшеп китә язды... Оператор Нигъмәтуллин бүген балавыз кебек бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы өйдә яши. Иптәшләренә, коллективка карата рәхмәте чиксез, әлбәттә. Исмәгыйлов коллективы мастер Абдуллин җитәкчелегендәге нефть чыгару бригадасына керә. Җәүдәт бу бригаданың профсоюз җитәкчесе икән. — Менә профсоюз линиясе буенча оператор Мөшәррәповка авыз тутырып теш куйдырдык әле, диде ул телефон трубкасына тоты- 52 нып. — Өстәлең тулы ризык-нигъмәт булып та, тешләрең булмаса, күңелле түгел ич. Мәскәүгә җибәрергә дип хәзерләгән картиналарындагы ниндидер тапларны кыштыр-кыштыр кырып маташкан Газизов, эшен бетереп, саубуллашып, өенә кайтып китте. Радиоалгычны да сүндергәч, культбудка эче бөтенләй тынып калды. Исмәгыйловка «Шәһәр буш түгел» дип җавап бирделәр. Аның кара күзләре, ничектер, уйчанланып, түр як стенага текәлде. Стенада төрле рәсемнәр, диаграммалар. Шулар арасында иң күзгә ташланган нәрсә — чия кызыл вымпел. Ул кызлар косынкасы зурлыгындарак. Чит-чнтлә- реннән гүя сары нурлар сибелеп тора. Уртасына алтын хәрефләр белән: «Коммунистик хезмәт коллективына» дип язылган... Өлкән операторның йөзе яктырып киткәндәй булды бу минутта. Җәүдәтнең үткән тормыш юлы да, киләчәге дә, көзгедәге шикелле, гүя, шушы вымпелда чагыладыр иде... Җәүдәт Исмәгыйловның хезмәт юлы бик иртә башлана. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Җәүдәтнең әтисе фронтка китеп югала. Әнисе янында бсрсеннән-берсс ваграк дүрт бала кала. Иң өлкәне — Җәүдәткә нибары унбер яшь. Семьяда ул бердәнбер ир бала. Аның бер аягы мәктәптә, икенчесе — кырда. Буе сабаннан да узмаган малай, үгез җигеп, елый-слый җир сөрә, тырма тырмалый. Тракторлар ягулыкка тилмергәндә, Җәүдәт, әнисе Сәкинә апа һәм башка колхозчылар белән бергә, урманда чурка әзерләшә. Юан-юан агачларны кисеп чыгарганчы, ул бер күгәренә, бер агарына, әмма сер бирмәскә тырыша. Әтисе урынына калган яшүсмер тора-бара укуын да ташларга мәҗбүр була, баштанаяк колхоз эшенә чума. «Сеңелләрем укысын», дип тырыша ул. Газаплы авыр еллар артта кала. Ил җиңү сулышы белән сулый. Тормышның әчесен-төчесен үз җилкәсендә яшьли татып үскән Җәүдәт буйга җитә. Тагын берничә елдан Совет Армиясе аны үз сафларына чакыра. Ул, солдат булганы хәлдә дә, әнисенә, сеңелләренә ярдәмен өзми. Улының бик еш килеп торган хатлары ана йөрәген җылыта, өметләндерә. Җәүдәт Исмәгыйлов Совет Армиясеннән хезмәт итеп кайтуга, Малбагыш авылы кырларында биек-биек вышкалар калкып чыккан була инде. Туган җирнең өстендә, кара туфрагында гына түгел икән байлык. Бик тирәндә, девон амбарларында әле кул тимәгән запаслар яшеренеп ята икән. Исмәгыйлов, ил чакыруына кушылып, яңа оешкан промыселга эшкә килә. Ул башта ремонт бригадасына гади эшче булып керә. Аны кечкенәрәк гәүдәле кореең — Хагай исемле мастер каршылый: — Солдат сүзе бер була, бөтенләйгә килдеңме? — Әйе, бөтенләйгә... Балалар кебек беркатлы, нечкә күңелле Хагай искиткеч гадел, кешелекле һәм таләпчән мастер булып чыга. Турысын әйтсә дә, кимсетеп әйтми. Мастерның шул гадәтләре, аның гадилеге Җәүдәткә бик ошый. Нефть эшенә мәхәббәт уятучы беренче остазы аның шул яшь инженер Хагай була инде. «Җир асты хирурглары» дип йөртә торган булган Хагай операторларын. — Ремонтчы хирург белән бер,—ди ул Җәүдәткә дә.—Скважинаның хәлен син бер карауда сизәргә тиешсең. Әнә, фонтан торбасы эчендә гөлт-гөлт иткән тавыш ишетеләме? Димәк, пидер бар дигән сүз бу... Хагай киңәше буенча, Җәүдәт әллә никадәр техник брошюралар актарып чыга; кичләре лампа яктысында, китап янында үтә... 53 Тиздән аны коммунист Василий Тарабрин бригадасына оператор итеп күчерәләр. Ул чагында әле бригадада нибары өч скважина. Промысел белән телефон элемтәсе юк. Бөтен эш кул көченә көйләнгән була. Сугыш еллары сынавын, солдат чыныгуын үткән Җәүдәт, көн белән, төн белән исәпләшеп тормый, үзе әйтмешли, җен кебек эшли. Исмәгыйлов үзенең икенче остазын да гел яхшы сүз белән генә искә ала: — Василий Николаевич институт тәмамлаган инженер булса да, бездән, нефтьнең әле әлифбасына яңа тотынган авыл егетләреннән, үзен бервакытта да өстен куймады. Беренче осталарының менә шундый ягымлы, чын совет кешеләренә хас сыйфатлары Җәүдәт күңеленә гүя шифалы яңгыр булып ява. Ул үзе өчен яңа бер хакыйкать ача: йөрәк җылыңны, сәләт көчеңне, бар белгәнеңне иптәшләреңә өләшүдән син ярлыланмыйсың, киресенчә, байый гына барасың. 1957 елның маенда Җәүдәт Исмәгыйловны өлкән оператор итеп билгелиләр. — Сезнең анда үзенә бер автономия булачак, — ди промысел мөдире, өлкән операторны кабинетына чакыртып алып. — Участок үзәктән утыз километр, һәммәгез бер авылдан диярлек. Күңелсез булмас... Җәүдәт, мөдир яныннан чыгу белән, беренче эше итеп, китапханәгә юнәлә. Ул аннан бер кочак китап алып чыга. Малбагышка кайткач, өенең түр як бүлмәсендә күчмә китапханә ачып җибәрә... Өйрәнчекләр өчен бригада күләмендә техминимум курслары оештырыла. Җәүдәт авылдашларын үз шефлыгына ала... Илдә коммунистик хезмәт ташкыны... Коллективта шул гүзәл хәрәкәткә багышланган беренче җыелыш... Яңа йөкләмәләр... Күп нәрсәләр турында сөйли бу чия кызыл вымпел. Участоктан төяп озатылган йөк-йөк металл ватыклары, скважиналар янына шул ук машиналар белән кайтып төшкән яңа автоматлар; өмә ясап, күрше колхозлар өчен таш чыгару... Төннәр буе йокы бирмәгән уйланулар, яңа тәкъдимнәр... Промысел ярышында коллективның беренче җиңү даулаган көннәре; оператор Гыйззәтулла Нигъмәтуллинга, үрнәк эш күрсәткечләре өчен, Татарстан ЛАннистрлар Советының Почет грамотасы тапшырылуы... Җәүдәтнең Коммунистлар партиясе сафына кандидат итеп алынуы... Җәүдәт яңадан телефон трубкасына тотынды. — Шәһәрме бу? Горкомны бирегез әле... Исмәгыйлов, промысел җитәкчеләре белән сөйләшеп, Әлмәттән лектор чакыртырга булган. Ул берьюлы ике куянны атарга уйлаган: нефтьчеләр белән бергә (алар Әлмәткә карый) Азнакай районына кергән Малбагыш халкы да лекция тыңлаячак. — Лектор юлга чыкты... — дип җавап бирделәр телефоннан. — Шәп була бу, — диде Җәүдәт үз алдына сөенеп.. Ул, эшләпәсенең түбә өлешен көймәгә охшатырга тырышып, кыскалый-кыскалый, ишеккә таба атлады. * Лекция көтелгәннән дә җанлырак үтте. Ул халыкара хәл темасына да булгач, бигрәк тә операторлар сорауларны яудырып кына тордылар. Пропагандист буларак Исмәгыйловның коллектив күңеленә алдан оеткы салып куйганлыгы ачык сизелә иде монда. Җәүдәт үзе, күтәрелгән кулларга карап, елмаеп кына, бер читтән күзәтеп утырды. Авыл өйләрендә оер-бер артлы электр утлары кабынды. Лекциядән соң Җәүдәт мине үзләренә алып китте. 1 54 — Менә шунда яшибез инде,—диде ул, түбәсе толь белән ябылган алты почмаклы йорт янына килеп җиткәч. — Рәхим итегез... Өй тирәсе ике яклап бакча белән уратып алынган. Гөлҗимеш куакларыннан яфраклар инде саргаешып күптән коелган, тик чәнечкеле ботакларда гына кып-кызыл җимешләр торып калган. Өй эченнән гармонь тавышы ишетелде. — Малайлар мавыга,— диде Җәүдәт, ботинкаларын әйбәтләп кыракыра... Чыннан да шулай булып чыкты. Чибәр генә икс кара малай, койкага аякларын бөкләп утырганнар да, әтисенең яңа гармонен тарткалыйлар. Җәүдәтнең әнисе, улыныкы шикелле үк чөенке борынлы, яшь чырайлы Сәкинә апа, безне ачык йөз белән каршы алды. Ул шунда ук аяк киемнәрен җылыга — мич башына алып куйды. Килен кеше юынгычка җылы су салу турында хәстәрли башлады. Җәүдәт гармоньны кулына алды да җиңелчә генә бер көй уйнап җибәрде. Кече улы Тәлгать, шуны гына көткәндәй, идәнгә төшеп, ата каз шикелле тыпырдарга да тотынды. Әти кеше үзе уйный, үзе такмаклый: Бииләр, бииләр, Биемибез, димиләр... Сәкинә апа, түр як бүлмәгә чыгып, күз ачып-йомганчы карават тирәләрен төзәткәләдс, өстәлдәге китапларны бер урынга өеп куйды. — Кая тотынсаң кулың китапка тия,—диде ул елмаеп. — Җәүдәт юкта да сорап киләләр, тәмам ияләштеләр. — Үзем укып чыкканын берен мактый-мактый иптәшләремә би- рәм, — диде Җәүдәт, әнисенең сүзләренә кәефе килеп, — соңыннан тагын бер җыелып бәхәсләшәбез. Җәүдәт үзенең бәхәсе белән тирәнгә, адашырлык җирләргә алып кереп китә ала икән шул. Аның укымаган китабы сирәк булып чыкты. — Монда промысел китапханәсеннән алынган китаплар аз, — диде Исмәгыйлов,— аларын укып бетердек, хәзер кибеттән сатып алам. Шүрлек янына килгәч, таушалып беткән бер калын дәфтәр күземә ташланды. — Әнинең истәлек дәфтәре, — диде Җәүдәт, дәфтәрне кулына алып. Моны ишетүгә, Сәкинә апа да килеп җитте. Аның йөзенә яшьләрнеке шикелле оялчанлык билгесе чыкты: — Булгандыр инде заманында. Ана кеше дәфтәрен каядыр җыеп куярга уйлаган иде, үтенеп сорагач, аның кайбер битләрен укып күрсәтергә булды. Ниләр генә юк бу дәфтәрдә: халык җырлары дисеңме, авторлары күрсәтелмәгән шигырьләр, китаплардан өзекләр... Җырларның шундыйлары бар: Кала икән тац нурлары Алмагачка бәйләнеп. Исән булсак, бер кайтырбыз Кояш кебек әйләнеп. Бөгелмәдән бадьян алдым, Сары шул тартмалары. Гомерлеккә ничек түзим, Саргайта атналары. Җәүдәт әнисе укыганнарны елмаеп кына тыңлый, авторы куелмаган шигырьләрнең кемнеке икәнен дә әйтеп бара: _ Монысы Кандалыйдан, монысы Тукай поэмасыннан... Арада Сәкинә апаның үз шигырьләре дә бар икән. Менә аның, ире Мияссәр фронтта һәлак булгач, балаларына карата язган юллары: Малбагышның чишмәсеннән Ага суның салкыны. Киләчәктә бәхетемне Көтәм сезнең аркылы. Улы Армиядә чакта Сәкинә апа аңа да шигырь белән хат язган: Сиңа дигән бияләйне Бер бәйлим дә бер сүтәм. Киткән якларыңа карап, Көн дә кайтуың көтәм. Әнисенә Җәүдәт тә шулай ук шигырь белән җавап биргән: Авырлыклар күргән газиз әнкәм, Сабыр бул сип, көт син улыңны. Гомерлеккә диеп вәгъдә бирәм — Якты итәрмен картлык көнеңне... Тышкы як баскычта аяк тавышлары ишетелде. Җәүдәт шул арада тиз генә юкка чыкты. Улы чыгып киткәч, Сәкинә апа, дымлы күзләрен дәфтәрдән алып, болай диде: — Безнең бәхеткә генә туган икән бу бала. Җәүдәтем аркасында дүрт кызым укып, кеше булды. Хәзер җимертеп эшләп йөриләр... Җәүдәтнең дуслары — бер төркем операторлар килеп керде. Кемдер үз итеп, бераз шаянланып ишектән кергәндә үк сорау бирде: — Китапханә ачыкмы, Җәүдәт абый? — һәрвакыт ачык, әйдәгез, әйдә... Яхшы костюм кигән, ялт итеп чистарынып чыккан нефтьчеләр, кыстауны көтмичә, түргә — якты якка уздылар. Кечкенә Тәлгать таныш абыйларына йөгертә-йөгертә урындыклар ташырга тотынды.