Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЫҢ ТУУЫНА 75 ел

Татар профессиональ театрының беренче нигез ташларын салышкан талантлы оештыручы, күренекле артист һәм драматург Габдулла Кари- евның тууына шушы елның маенда 75 ел тулды. Габдулла Кариев бөтен талантын, иҗат энергиясен татар хезмәт иясе халкына, аны якты, бәхетле тормышка чыгаруга багышлады. Татар профессиональ театрын үстерү, аны югары идеяле, әдәби яктан ка- миль репертуар белән баету, театрга талантлы артистларны туплау буенча Г. Кариев тәкъдир итеп бетергесез зур эш башкарды. Аның бай һәм шактый катлаулы иҗат эшчән- леге һәрьяклап ' тирән өйрәнүне сорый. Габдулла Кариевның тууына 75 ел тулу уңае белән, журналыбызның бу санында аның татар театрының җитәкчесе буларак эшчәнлеген яктырткан кайбер хатларын урнаштырабыз. Ул материалларны редакциягә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты эшчесе Хәсән Гобәйдуллик тапшырды. ДРАМАТУРГ ШӘРИФ КАМАЛГА ЯЗЫЛГАН ХАТ өрмәтле Шәриф әфәнде Камал җәнапләренә! 15 нче декабрьдә җибәргән ачык хатыгызны 28 нче декабрьдә алдым. Бәйрәм арасы булганга, кибетләр ябык булу сәбәпле, мәктүб 1 «Гасыр»да41 42 ябылып яткан. «Хаҗи әфәнде өйләнә»не гыйнвар башларында җибәрергә вәгъдә кыйлдыгыз берлә безне шатландырдыгыз. Үтенечебезне илтифатка алып, «Сәйяр»га рөхсәт итүегез өчен труппа исеменнән тәшәккер итәм 43 . Инде үзегез мөмкин тапкан вакытта җибәрүегезне генә көтеп калабыз. Шулай да гыйнвар эчендә җибәрелсә, яхшы булыр иде. Рөхсәтегезне җибәргән вакытта сәхнәгә кую шартларын белгертеп язылган язуны да эченә салып җибәрерсез. Сәлам илә Г. Кариев44 . 41 Мәктүб — хат. а «Гасыр» — Казандагы китап нәшрияты һәм китап кибете. 43 Тәшәккер итә м— рәхмәт укыйм. 44Г. Кариевның 1915 елның 24 декабренда Ш. Камалга язган бу хаты Ш. Камал музеенда саклана. Х АРТИСТКА ФАТИМА ХАНЫМ ИЛЬСКАЯГА ТЕЛЕГРАММА Ташкент. «Националь» отеле. Фатима Якуповага45 . Хатыңны алдым. Әгәр син миңа җибәргән хатыңны күңелеңнең бер минутка тузынып, кабынып алган чагында гына язганлыгыңа ышандыра алсаң, мин бик бәхетле булыр идем. Шуңа да карамастан, сине артык үз иткәнгә күрә, синең бердәнбер иң якын дустың мин һәм шулай булып калачакмын да. Кайгыңны да һәм шатлыгыңны да чын йөрәктән уртаклашкан һәм ярдәмләшкән... кеше генә чын дус була. Сиңа юллык акча салдым. Әгәр дустыңның — артистның шәхси бәхете туган театрны үстерү өчен чын күңелдән, килешеп һәм аңлы рәвештә синең белән бергә хезмәт итүдә генә була алачагы белән килешәсең икән, ул чакта, акчаны алу белән, Казанга кайтырга чык. Антрепренер К а р и е в.