Логотип Казан Утлары
Очерк

Илсөя

 Кичкырын, еңгер-меңгер чак җиттеме, элек авыл караңгы- ЙҺ& лыкка чума торган иде. Ут алганы ала, алмаганы кичтән үк йокларга ята, кич утырасы килгәннәре ут алган өйгә җыелалар иде. Аның керосинын таба алмаган вакытлар да еш булды, йөз кызартып, көн саен күршегә шешә тотып чабып булмый бит. Юк чакта, йомышка болай да күп йөрелә ул. Керосин лампасының яктысы янына төшмәгән кебек, әле күптәнме Казан хәтле шәһәр тирәсендәге авыллар да кичләрен караңгы шәүлә астында калалар иде. Әйе, безнең буын кешеләре шул керосин нужасы белән дә байтак җәфа чикте. Аның каравы хәзер — җан рәхәте. Әйтерсең лә, дөнья һәркайчан гел шулай көне-төне якты булган! Карагыз сез аны, хәзер әнә шушы Маһиҗәләл түтиләрдә генә дә — дүрт лампа, аерым счетчик. Түрдә дә, ишек катындагы бүлмәдә дә, чоланда да, лапаста да электр лампасы. Бу яктылык өчен авыл кешеләре дәүләтебезгә рәхмәтләрен укып бетерә алмыйлар. «Әйтмәгез дә инде, бу яктан эшебез бик җайланды хәзер», дип ихлас күңелдән шатланалар. ...Менә кичке сәгать алты. Репродуктор чыжлый башлады, кәгазь кыштырдады. Ул да түгел: «Наряд бирүне башлыйбыз, иптәшләр», дигән сүзләр ишетелде. — Моны каян тапшыралар? — дип соравыма, — Тат. Әйшедән. Наряд бирү вакыты җитте. Бездә хәзер бу эш тә «механикалаштырылды», — дип көлештеләр өйдәгеләр. Иртәгә кем, кайда һәм нәрсә эшләргә тиеш булуны әйтеп чыкканчы байтак вакыт үтте. Бу яңалык та уйга калдырды мине. Элек бригадирларның, өй саен тәрәзә капкачын таяк белән кагып, эшкә куып йөрүләре күз алдыма килде. «Радионаряд» кына беткән иде, әдәби тапшыру һәм концерт башланды. Хромка гармоньда берәүнең сыздырып җибәрүе булды, аңа кушылып «Фазыл чишмәсе» чылтырап аккан көйгә җыр яңгырады... — Монысы да Тат. Әйшедәнме? — Әйе, үз артистларыбыз. Электр. Радионаряд. Җирле тапшыру, җирле концерт. Корымга батып беткән казан урынына ак эмаль эчле яшел һәм зәңгәр мискиләр. Тимер караватлар, өстәл. Челтәр пәрдәләр... 44 Болары аз гына арада күзгә бәрелгән хәзерге тормыш күренешләре. Ә колхоз кешеләренең рухи дөньясы! Коммунизм төзүчеләрнең якты хыяллары! Шундый тойгыларга чумып, йокларга яткан идек, төнге сәгать икеләр тирәсендә ян тәрәзәне кактылар. Кичен озак сөйләшеп утырганда Илсөянең шулай соң кайтасын әйтмәгән булсалар, төн уртасында бо- лай кем йөри икән дип уйлар идең. Маһиҗәләл түти, шул шакуга йокысыннан уянып, электр лампасын кабызып җибәрде дә, җылы өй эче ялт итеп китте. «Ул» кайткан икән. Көн буе эшләп арыган, төн буе йөргән кызның ишектән кергән мәлгә ярты төндә шаркылдап көлә башлавы сәеррәк тоелды. Яшьлекнең хикмәтләре инде, дим. Бу «Таң йолдызын» кем озата килде икән? Җәйгән урынга ишектән керүгә үк аварга кирәк чакта, аның тәмле йокысын кем шулай очырган. нәрсә шулай куандыра аны?.. Иртәнге якта, сәгать алтыларда, уянып китсәм, төн уртасында безнең йокыны бүлеп йөргән кыз өйдән чыгып киткән иде инде. «Таң йолдызы» тагын күздән югалды, күреп тә булмады үзен! «Илсөя! — дия, дия» идән уртасында эчтән генә ымлап йөргәндә ул үзе дә, апасы Лю- ңия белән буйга җитеп килә торган сеңелесе Гөлсөя дә кайтып керде. Кичтән кырып юган сапсары идәнле түр як, өч кыз кайтып кергәч, ниндидер нурлар белән тулгандай булды. Җан ияләре ишәйсә дә, өй һавасы сулыш алырга җиңеләйгәндәй тоелды. Өстәл өстендә гөрләп утырган ак самовар да кәефне күтәреп җибәрде. Илсөянең төнлә вакытсыз йөрүенә эче пошыпмы инде, табынга утыргач Маһиҗәләл түти сүзен шуннан башлады. — Әле шуны әйтмәкче булам, элек кызларыма карата бер дэ болай йомшак түгел идем, хәзер һич кенә дә каты була алмыйм шул, нигәдер, үзгәрдем. Кызлар бер-берсенең күзләренә караштылар да, әллә әниләре сүзенә риза булып, әллә чит кеше алдында үзләре турындагы сүзне тирәнгә җибәрмәскә теләп, Илсөягә таба борылдылар. Аңардан «Язылмаган законнар» спектакленең кичә Сасмак авылында ничек үтүе, күпме кеше килүе, Былбыл ро?;ен Илсөянең ничек башкаруы хакында сорашырга тотындылар. Илсөя үзешчән түгәрәктә җидееллык мәктәптә чакта ук катнаша башлаган. Җырларга да, биергә дә өйрәнгән. Ул яратып җырлый торган «Әнием», «Әйтелмәгән мәхәббәт», «Сыер савучы белән көтүче» көйләрен аңардан җырлатасым бик килсә дә, көпә-көндез, табын янында җырлауны үтенергә кыюлык җитмәде.’ Чәйдән соң өч кызның өчесе дә ак тукымага матур итеп татар орнаментларын чигәргә тотынды. Әниләре, табынны җыеп бетергәч, урындыгын алды да, мич янына барып, аркасын җылыга терәп, кызларына карап утырды. Бу якларда чигү эше белән элек-электән шөгыльләнәләр. Хәзер дә, колхоз эшеннән бушаган арада, ялт итеп киергегә ябышалар. Ирләр күлмәге, хатынкыз кофталары һәм башка әйберләр чигәләр. «йорт эшләре» китабындагы үрнәкләрне шушы алтын куллы кызлар үрнәгеннән күчереп алганнар дип белерсең. Әйтәм кибетләрдәге чигүле күлмәкләр бик матур, аларны шундый чибәр кызлар чигә икән. Әйбәт һөнәр. Ул — язучы, художник, композитор иҗаты кебек үк, сәнгатьнең бер төре бит. Мин бирегә, әлбәттә, Илсөянең чигүен карарга, ул чиккән бизәкләр белән сокланырга гына килмәдем бит, аның колхоздагы эше, ничек итеп мул кукуруз үстерүе турында сорашырга килдем. Бу турыда Илсөя үзе дә, колхоз җитәкчеләре дә шактый тәфсилләп сөйләп бирделәр. 45 Il Кукуруздан мул уңыш алу турындагы мәсьәлә кабыргасы белән куелгач, колхозда озак баш ваталар, һәммә кешене барлап чыгалар. Өч звеноның икесенә җитәкче табыла. Комсомоллар звеносының башлыгы булырга яраклылар тиз генә чыкмый. Уйлыйлар, эзлиләр, һәм, ниһаять, «Илсөя Хәсәиовадан да кулае булмас», дигән фикергә киләләр. Комсомол оешмасының бу җыелышына колхоз председателе Мансур Билалов, агроном Ярулла Гобәйдуллин һәм партоешма секретаре Вә- лиев катнаша. «Кызлар, әйдәгез, быел колхозга мул итеп кукуруз үстереп бирегез әле»,—диләр алар. Әйе, биш ел буена уңмаган урында мул уңыш ал! Әйтергә генә ансат. Барып өйрәнер, киңәшер өчен якын тирәдә атаклы, Озерный һәм Долинюк кебек, кукуруз «академиклары» да юк. Ләкин Илсөя гел киерге янында гына утыручы ак сөякле туташ түгел. Ул колхоз казанында кайнап үскән. Яшь булса да тормышның ачы- ’Сын-төчесен татыган, «Лаеш шулпасын» авыз иткән кыз. Әнисе алып барган тормыш арбасына Илсөя яшьли җигелгән. Кукуруз игү эшенә дә ул зур ышаныч белән алына. Звено төзелү белән эшкә керешәләр, укырга тотыналар. Колхоз председателе ни кирәк шуның белән ярдәм итә, агроном кукуруз игү юлларын өйрәтә. Әмма эшнең иң авыры алда була әле. Кукурузның гектарыннан сигезәр йөз центнер уңыш үстерергә сүз бирүен бирәләр, ләкин әлегә чаклы йөз центнер да чыкмаган, кукуруз анда бер, монда бер саргаеп утырган урында вәгъдәне үтәү җиңел булмауны кызлар яхшы беләләр. Яңа эш, яңа кешеләр. Звенога участок Тат. Әйше белән Тимерче авыллары арасындагы Казанка елгасының уңдырышлы үзәнлегеннән бирелә. Ләкин Казанка «ракларга сузыла бит. Ә ул үзәнлекләрдә гектарыннан меңәр центнер кукуруз алган колхозлар юк бит әле. Димәк, эш үзәнлектә генә түгел. Инде менә дымга бай булган шул үзәнлекне мул итеп ашлап та җибәрсәң, туфрак уңдырышлырак була. Звено кызлары һәм механизаторлар уңыш өчен көрәшне нәкъ менә җирле ашламаларны күп итеп хәзерләүдән башлаганнар. Унбиш гектарның һәрберсенә утыз бишәр тонна чамасы тирес катыш торф компосты чыгарылган. Җиргә органик ашламалар кертүнең тулы нормасы бу. Биш йөз тоннадан артык ашлама! Аны табу, ташу, компост итеп катнаштыру, өеп кую үзе никадәр эш көче таләп итә. Бер көнне колхоз председателе Мансур Билалов һәм агроном Ярулла Гобәйдуллин кукуруз җирен эшкәртүче кызлар янына киләләр. Кызларның каралып, буялып беткәнен, тәмам аруларын күргәч: — Әй, сез, кызлар, тирес корты булып беткәнсез бит инде. Бүген төнлә эшкә чыкмагыз. Әйбәтләп юыныгыз да туйганчы йоклагыз. Болай ярамый, бераз ял итегез, — диләр. — Ул төнне үлеп йокладык. Су коендырып, биләүсәгә салган сабыйлар кебек, яткач та эреп киттек. Өйдәгеләр, идәнгә аяк очы белән генә басып, шыпырт кына йөрделәр, — ди Илсөя. Иртәгесен, ман кояшы чыгып тәрәзәләргә карый башлаганда инде Илсөя дә, Гөлшат та, Әлфия дә, бүтәннәр дә тагын Казанка буенда, кукуруз участогында булалар. Җир өстенә барып керүгә кызлар хәйран калалар: төнлә чыгарылган тирес гел салам гына булган. Аны таратсаң, кукурузыңны, мөгаен, алабута томалап китәчәк. Сәнәк, көрәкләргә таянган килеш сөйләшеп алалар да моннан битәр, әүвәле һәм ахыры шушы булсын, бүтән беркайчан алай итмәбез, ялсыз эшләсәк эшләрбез, әмма салам туздыртмабыз, дигән фикергә киләләр. 46 ...Елгаларда язгы ташу ничек тиз артса, иңкүлекләргә ничек тиз җәелсә, су шундый ук тизлек белән китеп тә бара. Су кайтуга туфрак та өлгерә. Чәчү өсте. Нинди рәхәт! Тирә-як ямь-яшел. һавада тургайлар, буразна араларында сыерчыклар. «Дөнья тулы фәрештә — һәрберсе бер эштә» дигәндәй, бер җан иясе тырышып-тырышып һавада сайрый, икенчесе җирдә суалчан чүпли, исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр, көн күрергә тырышып, туфрак араларында мәш киләләр... — Ә бездә, — ди Илсөя, — ул чакта квадратлап-оялап чәчтерү кайгысы иде. Участок исә бик килбәтсез, карама агачы кебек, кәкре-бөкре. Казанка елгасы ничек бормаланып акса, аның ярлары да шулай керделе-чыктылы. Бер җире бүселеп чыккан, икенчесе ач кәҗә эче кебек батып кергән. Трактор туры йөри, чәчкеч дөрес көйләнгән шикелле. Ә җир башына чыгып карасалар, чәчкеч эзләре кыек-мыек күренә. Квадратларны тикшерәләр, ояларны казып карыйлар. Күңелләре ятмый бит кызларның. Ошамый. Алар әле тегеләр янына баралар, әле участок башына чыгалар. Тезләнеп тә, иелеп тә карыйлар, бормалы эзләр һаман күңелне болгаталар. Тагын тракторчы Әнвәргә һәм машинист Илдарга бәйләнәләр. — Квадратларыгыз чыкмый бит! Чыкмый! — Илсөя... Гөлшат... Аргансыз инде, җаннарым, барыгыз, зинһар кайтып ял итегез, — диләр Әнвәр белән Илдар. Кызганыч та булалар кызлар, егетләрнең ачуларын да кабарталар. Машина белән эш итүченең характеры шундыерак була бит: машинага ул гына хуҗа, аны ул гына белә. Әнвәр Мөхәммәдиев һәм Илдар Хәйруллин останың да остасы булып чыгалар. Зерә генә кызлар борчылып, бәйләнеп йөргәннәр икән чәчү өстендә аларга. Кукурузлар кына гөле кебек бик тигез һәм көр тишелеп чыгалар. Рәт араларын аларга ике юнәлештә өч кат эшкәртергә туры килә. III — Үч иткәндәй, кояшның да борчулы, ярсулы вакытлары без кукуруз үстергән заманга туры килде, хәсрәт. Элек җәен җылы, кышын суык була торган иде, яңгыры һәм кары үз вакытында ява торган иде, диләр картлар. Хәзер белмәссең, юри кыланган кебек, гел кирегә беткән. Ачуыбыз килгәндә ни дип тә әйтергә белми идек, — дип сөйли ул көннәр турында Илсөя. Әйе, узган җәй, нәкъ кукуруз үсү чорында, көннәр аяз, бөркү, эссе торды. Кызлар бу көннәрдә чын-чынлап кайгыга калалар. Ә кайбер яман хәтерле кешеләр-елмаеп йөри башлый: алырсыз, янәсе, мул уңыш, тотыгыз капчыгыгызны! Рәт араларын да йомшарталар, төпләрен дә өяләр, йолкынмаган чүп үләннәре дә калмый. Тукландырып та алалар. Агроном әйткәннәрнең, китапта язылганнарның һәммәсен эшлиләр звено кызлары. — Тагын ни кылырга? — дип торганда, араларыннан кайсыдыр: — «Әллә, кызлар, Казанка кырыендагы рәтләргә су сибеп карыйбызмы?»— ди. Шул сүзне ишеткәч Илсөя, Гөлшат, Әлфия, Суфия чиләкләрен алалар да су ташый башлыйлар. Шул арада җир башына бер җиңел машина килеп туктый. Юлдан күтәрелгән тузан басыла. Таныш машина, белгән кеше — партия райкомы секретаре иптәш Мартынов. Райком секретаре ерактан ук кул болгап килә. —Нишлисез сез болай?—ди ул. — Көч җитмәслек эшкә керешкәнсез бит сез. Кояш кыздырган сәгатьләрдә су сибүнең ни файдасы булсын. Эссе вакытта коры җиргә бер чиләк су сипсәң, ике чиләк дым 47 югалтасыз бит. Суың парга әйләнеп шунда ук очып бетәр. Кыздырсын кояш. Кукуруз өчен файдалы ул. Үзәнлектә дым бар әле. Мондый хәлдә иң яхшысы — калган дымны саклау. Чүп үләннәренә чыгарга ирек бирмәгез, туфракны йомшак тотыгыз... Ниһаять, яңгырлар да явып үтә. Кукуруз сабаклары кырыендагы үги җәпләрне чистартып җибәрә бу яңгыр. Яфраклар карасу төскә кереп күтәрелеп китәләр, сабаклары юаная бара. Кукуруз август урталарында инде кара урман кебек шаулап утыра. Узган-барган кеше гаҗәпкә кала. — Үссә дә үсәр икән! — Кемнәр эше бу? — диләр чит кешеләр. — Но, молодец кызлар булып чыктылар!—дип куаналар дуслар. Илсөя миңа бер фоторәсем күрсәтте. Өч метр ярым булып үскән кукуруз янында звенолары белән бергә төшкән рәсем. Аңа карагач әкияттәге теге «Үзе бер карыш, сакалы биш карыш» дигән нәрсә күз алдына килде. Шундый озын кукурузны бер дә шушы яшь кенә кызлар үстергәндер, дип уйламассың. Тәбәнәгрәк буйлы, тулы гәүдәле, зәңгәр күзле, алсу йөзле Илсөя һәм аның якын дусы — кара чәчле, кара күзле, энҗе тешле Гөлшат һәм звеноның башка чибәр кызлары рәсемдә көлеп торалар. Шатлыклы көннәре булган шул: һәр гектардан мең бер йөз центнер уңыш чыккан! Биектау районының шушы «Татарстан» колхозында кукуруз игүче өч звеноның икесе механикалаштырылган звено, өченчесе комсомоллар звеносы. Анысының җитәкчесе — әлеге безнең Илсөя. Менә шушы бик бердәм өч коллектив Татарстанның төньяк районнарының чирәмле көлсу туфракларында кукуруздан мул уңыш алуның гүзәл үрнәкләрен күрсәткәннәр. Шушы зона колхозлары өчен зур кукурузга беренче сукмак салганнар. Илсөя — коммунистларча эшләгән звеноның җитәкчесе ул. Кызларның бишесе дә — колхозның горурлыгы. Эш беткәч, бер еллык көрәшкә йомгак ясаганда, кызларның һәркайсына кул сәгате бүләк иткәннәр, аларның алда тагы да зуррак эш башкаруларына ышаныч белдергәннәр. Әмма быел кызларга кукуруз үстерү эшеннән китәргә туры килә. «Татарстан» колхозы күрше артель белән берләшә. Колхоз идарәсе Мүлмә авылына китә. Җитәкчелек алмашына, хәлләр үзгәрә. Илсөя звеносындагы биш кыз — Илсөя, Гөлшат, Дания, Әлфия һәм Суфия үзләренең Тимерче авылындагы комплекслы бишенче бригада карамагындагы йорт куяннары фермасында эшләргә күчерелә. Шулай итеп, бу звеноның да кукуруз эстафетасы механизаторлар кулына күчә. Ярый, бик әйбәт, хәерле булсын! Мартның азагы иде. Бу айның күз ачмаслык бураннары авыл кырыендагы куян фермасын кар белән күмә язып киткән. Капка төбенә барып җиткәч, бер кар тавы башыннан көч-хәлгә төшеп, фермага керер өчен, икенчесенә үрмәләп менәсең. Соңгы карлар, азаккы бураннар. Көндез лапас асларына керсәң, инде өскә салам буйлап сары тамчылар тама. Юлларда ат аяклары бата башлады. Казанка бозы өстенә сулар чыккан... Менә йорт куяннары фермасы. Башка эш төре, бүтән профессия. Тегендә зифа буйлы кукурузлар тезелеп үскән булса, биредә газированный су сата торган киоскалар шикелле түбәләренең козырегын күтәртеп ясалган .аяклы читлекләр тезелеп киткән. Алар бик күп, ферма зур. Фермада урак өсте үрчем алу чоры. Мәшәкать күп. «Куян үзе дә вак җәнлек, эше дә үзе кебек чүпләп бетермәслек вак һәм күп икән», — дип, кызлар зарланган кебек тә булдылар. Яңа эш бит әле. Биредә алар ничек эшләрләр? Эш кукуруз буразналарындагыча уңышлы барырмы? Кукуруз звеносы кызларының шушы эшкә күчүләрен ишеткәч, мин КПССның Биектау райкомы секретаре иптәш Мартыновтан: «Алар бу яңа тармакны күтәрә алырлармы икән?» — дип сораган идем. — һичшиксез, — дип ул бер сүз белән өзеп әйтте. Дөрес фикер. Ферма кызлары үрчем алу һәм аны үстерү буенча беренче кварталда ук районда икенче урынны алганнар. Ә бит Биектау районында республикабызда йорт куяннары асрау буенча беренче нигез ташлары күптән салынган. «Бөреле» совхозы булган районда алдынгы урыннарның берсен яулап алу җиңел эш түгел. Кызлар бит әле куян асраучылыкның серләрен дә белеп бетермиләр. Читлекләр дә җитми, фураж да чамалы. Әмма кызлар бу эшкә тотынган ел үзенчәлекле, тарихи ел. Октябрь аенда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең чираттагы XXII съезды булачак. Кызлар шул тарихи вакыйгага хәзерләнәләр. Күтәренке йөкләмә алганнар. Иллешәр ана куянның һәрберсеннән утызар бала үстерергә булганнар. Алар аны һичшиксез арттырып та үтәрләр. Колхоз идарәсе тиешле шартларны тудырса, кызлар республиканың атаклы куян караучылары Харрас Фәррахов, Әхмәдулла Абдуллиннардан да калышмаслар иде. Алар шуңа омтылалар, шул дәрт белән яналар. Фермадан чыккач, Илсөя үзләренең көнкүрешләре турында сөйләп кайтты, колхоз председателе булып эшләгән әтисе Мәхмүтнең моннан ун ел элек яшьлп үлеп китүен, дүрт яшь бала белән калган әнисенә авыр еллар үткәрергә туры килүен исенә төшерде. Үзләрен колхоз кеше иткәнне, комсомол тәрбияләп үстергәнне, мул тормышта яши башлауларын шатланашатлана сөйләде. Соңгы вакытларда ул үзен тирән дулкынландырган уен — йөрәк серен уртаклашты. — Монысы, Илсөя, бик-бик зур эш инде. Чын күңелдән котлыйм үзеңне! — дидем. — Съездны, абый, партия сафында каршы алырга исәплибез. — Бик әйбәт! — Гөлшат Зиннәтуллина, Дания Сафиуллина һәм Әлфия Гыйла- җова да шул нияттә. Партиягә керү кешенең тормышында зур үзгәреш, тирән кичереш тудыра, диләр. Дөрестән дә шулайдыр ахры. Без дә, шул уй белән йөргәч, очрашкан саен шуның хакында сөйләшми калмыйбыз. Әйе, коммунист булу — зур һәм бөек исем иясе булу бит ул. — Дөрес, Илсөя. Ленин турындагы бер җырда менә болай әйтелгән: Бөек исемең Синең җир шарында Торган саен яңгырар көчлерәк; Барган чакта данлы көрәшләргә Сине уйлап тибә һәр йөрәк.