Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛИДА

Шушы көннәрдә генә Юрий Пирожковтан кош теле хәтле генә хат килеп төште: «Әни, шулай итеп, өч кием итек туздырдым да, — дигән. — Тиздән өйдә булырмын»,—дигән. Башка ләм-мим. «Бигрәк тә сәер бала булды инде, — дип борчылды әнисе бу хатны алгач. — Ни төсе кешенеке кебек булмады, ни буе... Аның шулкадәр әвернә буе булуыннан ни файда? Мәктәптә яныннан кызлар кача иде... Хәзер менә, ичмасам, берәр сипкелле битлесе каршы алсын иде үзен, солдат күңеле шуңа да эрер иде...» Көзге караңгы төннәрнең берендә Александрихалар ишек алдына бер ят кеше килеп керде. Менә ул баскычка менде, ишек янындагы аралыктан кулын тыгып, нидер эзләнде. Иләмсез шыгырдап ишек ачылып китте. Авыр итекләре белән дөберди-дөберди, әлеге ят кеше өйгә узды. Бусагадан атлауга тукталды да йөткереп куйды: — Исән-сау торасызмы? — Кара, бу син ич, Юрий!—дип, әни-карчык выключательгә барып тотынды. Өй эче яктырып китүгә, күрешү кая — карчык улы өчен дип саклап җыеп килгән барлык яңалыкларын, эч серләрен тезәргә дә тотынды: — Ярый, кайттың әле менә. Япа-ялгыз калган идем бит. Анюта кияүдә. Георгийны Олы Кужнур мәктәбенә күчерделәр. Ә мин берүзем... Юрий зур кулларын әнисенә сузды. Әнкәсенең артык дулкынланып, иләсләнеп китүеннән шүрләдеме: үпмәде дә, кочакламады да. Әнисе, яулык чите белән генә күзләрен сөрткәләп, самовар тирәсендә кайнаша башлады... Юрийның армиядән кайту хәбәрен күрше-күлән иртән үк ишеткән иделәр. Кичен Юрийлар турыннан, түбән очка, кызлар җырлап узды. Беравыктан җыр яңадан ишетелде. Юрий, ут алынмаган караңгы өйнең тәрәзәсе төбендә, шул җырга колак салып утырды. Кызлар такмак әйтәләр иде. Көзге аяз кичләрдә һава аеруча яңгыраучан була: тавыш бик еракка тарала. Авылның бер очында җырласалар, икенче очында аерым-ачык ишетелеп тора: Чишмә юлы кыска түгел, Ял итмичә кайтырга. Егет күңеле су түгел, Тәмен ничек татырга. ...Тыштан гына күреп булмый Кызларның да йөрәген... ’ Тыңлый торгач, бер бик якын тавышны аерып алды- Юрий. Бу бит Лида! Күрәсе иде хәзер үзен, нинди икән ул?.. Ш 32 Караңгы бүлмәдә Юрннның: «Әни!» дип дәшкән тавышы яңгырады. — Нәрсә! Ни булды? — диде әнисе, йоклаган урыныннан ашыгып торатора. — Әни, бу Никитиха кызы Лида бит. Тыңла әле... Әнисе, яланаяктан гына, идән уртасындагы урындыкларга бәрелә- сугыла килеп, тәрәзәне ачып җибәрде. Шул минутта яңадан җыр кабатланды. Минем янып сөйгән ярым Солдат түгел, офицер!.. Җырның соңгы юллары, көзге караңгылык пәрдәсен ертып, озак кына яңгырап торды да, ниһаять, каядыр, авыл читенә китеп, эреде. — һай, бу Никитиха кызын,—диде әнисе башын чайкап. — Кеше төсле генә булмады. Авылда күпме гармонь харап булгандыр шул юньсез аркасында. Күпме кызлар егетсез калды... Юрий шинеленә үрелде. Карчык, тәрәзәне шартлатып япты да, сукра- насукрана, урынына юнәлде. Юрийның киенеп маташканын күргәч, ул түзмәде, чынлап торып Лиданы яманларга кереште: — Ул бит укытучы янында бөтерелә. Бүген иртәгә кияүгә чыга, диләр. Әле шәһәрдән дә шуның өчен кайткан икән. Әйтерең бармы. Ә үзе һаман урамда. Я, килешәме инде бу? Ай-Һай, белмим, белмим, бу килештән кая гына барыр да кемгә генә ярар икән... Ләкин карчык Юрийны туктата алмады, егет урамга ашыкты. Йөрәге нигәдер җилкенә, нәрсәдер күкрәген кыса, һава җитми иде. Колак төбендә генә берөзлексез «ярым... офицер» дигән сүзләр чыңлап торды. Әйтерсең, кызларга кемдер әйтеп тә өлгергән. Юрий килеп җиткәнче, алар инде таралып та беткәннәр. Анда-монда этләр өрә, шыгырдап ябылган капка тавышлары ишетелә — авыл төнге йокыга талып килә иде. Юрий тирләгән маңгаен шинель җиңе белән сөртеп алды. «Тукта, ни дип монда интегеп йөрим соң мин? Такмак тыңлар өченме? Лидага ачуым килгәнгәме? Миңа нинди начарлыгы тигәне бар аның? Кияүгә чыга икән, чыксын... Ичмасам, егетләр бераз тынычланыр. Юк... Иң яхшысы хәзергә институтында укысын әле. Бәлки, бераз акыл да керер. Тик көндез кергән акылны кичләрен югалтып кына бетермәсен иде...» Армиядән кайткач, Юрий шактый вакытын кунакка йөреп, корыны бушка әйләндереп уздырды. Әнисе торган саен бернәрсәгә ныграк ышана барды: юк, малайга авыл тормышы ошамый. Нигәдер колхоз идарәсеннән дә беркем килми. Бригадир өй түреннән генә үтеп йөри бит, соң бер генә мәртәбә кереп чыкса ни була? Колхозчыларга нәрсә аларга, солдат, янәсе, ял итсен имеш. Тәмам аптырагач, ихтыярсыздан, аллага ялвара башлады карчык. — Иа, рабби, ходаем! Ярдәмеңнән ташлама бәндәңне, бердәнбер улымны читкә җибәрә күрмә. Берчакны карчык келәттән курыс белән аркылы-торкылы бәйләнгән китаплар алып керде. Ишек катында яткан себерке белән тузаннарын себереп төшерде дә: — Менә болар синең китапларың, — диде, тузанга буылып йөткерэйөткерә. — Армиядә йөреп, син китап укуны да онытып бетергәнсеңдер инде? Укы, улым. Ә мин ничек булса да торырмын әле. йорт бар, аны карыйсы бар дип нигә кайгырып торырга? Аллага шөкер, барысы да җитеш әле... МИнем яшәрәсем юк инде. Ә син, кара аны, килер шундый көн, укымасаң, җир сөрергә дә ярамассың. — Әни, мин шулай артык кешемени инде?—дип елмайды Юрий.— Ачуланмасаң, менә өйләнеп җибәрим, Йортны сипләтербез. ли алсагыз, шул җиткән... — Килен итеп Лиданы апкайтып куйыйм әле менә, ул сиңа үлем зурында авыз ачарга да бирмәс, — диде Юрий көлә-көлә. Бу сүзләрне ишетүгә, карчыкның аеруча кәефе китте. Бик гарьләнде ул улының сүзләренә. Сәбәбе дә юк түгел иде, хәер. Юрийның әнисе белән Лиданың әнисе — Никитиха яшь чакта бер егетне яратып йөргәннәр. Җае туры килгән саен бер-берсеннән үч алырга тырышканнар. Алар шуннан бирле берберсенә ачу саклыйлар, имеш. — Лиданы бусагамнан атлатканчы, сине өйдән куып чыгарам,— дип ярсыды карчык, йодрыкларын болгый-болгый. — Аннан, йортның ишектәрәзәләрен кадаклап, үзем чыгып олагам. Бернигә ярарлык нәрсә түгел бит ул Лидаң. Ни уку, ни эш! Карарга чирканыч бит үзенә. Чәчләрен бөдрәләндереп ятудан бүтәнне белми бит, юньсез. Бик чәпчеп киткән карчык, шулай да улының хәтерен калдырудан шүрләде, күрәсең, бераздан йомшый төште: — Синең эшең, кара тагын, — дип куйды. Иртәгесен Юрий идарәгә китте. Үзенең колхозда калырга теләгәнлеген, армиядә шоферлыкка өйрәнгәнен әйтте, машина бирүләрен сорады. Аны иске генә бер автомашинага шофер итеп беркеттеләр... Көзге яңгырлы, ямьсез көннәрнең берендә Юрий машинасы белән хәзерләүләр пунктына бәрәңге илтергә китеп тә барды. Барасы җир шактый: 40 километр. Кабинада берүзе. Яшь шофер, эч пошуын басарга теләп, гомер юлы турында уйлана башлады: «Ун классны бетерүгә армиягә алдылар. Анда 3 ел гомер үтте. Хәзер, әнине ялгыз калдырып, берәр яры укырга керсәң, уңайсыз... Әллә өйләнеп җибәрәсе. Начар булмас иде шул... Тик минегч кебеккә нинди кыз чыгар икән?..» Алда чокыр-чакыр очрый башлады. Менә машина чак кына утырып калмады. Якын тирәдә бер генә җан әсәре дә күренми иде. Бу пычрак дәрьясыннан ялгызың гына чыгып кара. Яныңда менә берәр ир кеше, инде һич югында юкка-барга да аһ-ваһ килеп торган хатын-кыз заты булса икән, күңеллерәк тә булыр иде, үз-үзеңә ышанычың да артыр иде... — Исәнлекме? Син, егет, нәрсәдер бик эреләнеп киткәнсең. Кайтканыңа күпме гомер, күзгә-башка да күренмисең. Инде башка чара калмады, Юрий борылды, Лидага сул кулын сузды (уңы пычрак иде). Кыз, перчаткасын салып, Юрийның пычранган уң кулын кысты. Берничә минут, кулларын ала алмыйча, берсүзсез күзгә-күз карашып тордылар. үч иткәндәй, нәкъ менә кирәк чакта, телгә кирәкле сузе дә килми ич. р 33 Әйттең сүз: өйләнеп җибәрим, имеш. Хәзерге хатын-кыз белән яшәү җиңел дип уйлыйсың мәллә? Кыз чагында алар барысы да ал да гөл, аннан... — Дип, нәрсә турындадыр төрттереп куйды әнисе. «Кара син аны карт төлкене,— дип уйлады Юрий,—беләм мин сине. Бакчалык җирең күп булсын да ат урынына җигелеп эшләрлек килен белән улың булсын сиңа, һаман шул җир корты икә-нсең әле». Әнисе, әйтерсең лә, аның уйларын укып барган диярсең. — Миңа нәрсә. Миңа берни дә кирәкми. Үлгәч, кеше төсле итеп җир Юлның аз гына рәтлерәк җиренә җиткәч, Юрий, машинасын туктатып, шәмнәрне тикшерергә тотынды: нигәдер аларның берсе иртәдән бирле киреләнә иде. Әйләнеп кайтуга, алыштырырга туры килер. һич көтмәгәндә артта: — Бәлки, алып барырсыз,—дигән, ачу китергеч дәрәҗәдә мыскыллаучан хатын-кыз тавышы ишетелде. Юрий сискәнеп китте. Бу — Лида иде. — Ярар, җайлап барырбыз әле,—диде Юрий, шәмнәрне актарган булып. 34 Нинди чибәр кыз! Шундый кыз турында начар уйларга мөмкинме- ни?! Кара бу күзләрне. Тик менә ни өчен кайвакыт бу күзләр усал карыйлар икән? Бу минутта аның күзләре бик гөнаһсыз итеп, матур итеп карыйлар. Әйтерсең, нидер сорап ялваралар, ялыналар. Бер генә саксыз сүз ычкындыр, кызый шунда ук елап җибәрер кебек. Кайчак шулай, көчле яңгырдан соң, бакчага чыгып, сирень ботакларына кагыласың, шунда өстеңә эре яңгыр тамчылары коела. Бу минутта Лида да нәкъ шул халәттә иде. Юрий, шәмнәрдән зарланып: — Берсе эшләми. Кайткач, алыштырырга туры килер, — диде. Лиданың керфекләре аска төбәлде. Кыз, дулкынлануын яшерергә тырышып булса кирәк, аскы иреннәрен тешли-тешли, баскан урынында таптанып торды. Шулай тиз генә җебеп тә төштемени әле бу? Тукта, ашыкма! Тиз генә җиңелер дип уйлама син андый чая кызны. Менә Лида боеручан тавыш белән әйтеп тә салды: — Я, ярар, тиз генә илт тә куй! Юрий сискәнеп китте бу тавышка: — Лида, нигә гел үчегәсең син миңа? Юлыңа аркылы төшкәнем юктыр бит? — Төшсәң, яхшырак булыр иде! Җиңелрәк булыр иде... Башына суктылармыни Юрийның. Ул фуражкасына тотынды, аннан соң шунда ук кулларны җәһәт кенә чалбар кесәләренә тыкты. «Солдат кеше алдатмас. Чит илдә хезмәт иттем. Синең кебекләр турында күп ишеттем. Бик бирешә торганнарга туры килмәдең шул...» дип уйлады Юрий. Шунда Лида, тагын да серлерәк итеп: — Син кайтканнан бирле йокым качты. Үземне кая куярга белмим, — дип куйды. — Нигә? — Ә менә «нигә», — Лида кулындагы чемоданын җиргә куйды.— Кузиков Толикка яздыңмы? — Я, яздым. — Миңа сәлам әйтә идеңме? — Мин классташларымның барысына берьюлы сәлам әйтә идем. — Ярар әйтсәң. Алайса, кузгат арбаңны. Ручкаң бармы моторны кабызырга? — Кайгырма, ручкасыз да кабызабыз аны. Мине тыңлый ул,—дип шаярткан булды тегесе. — Булды алайса, — дип, Лида, әйберләрен күтәреп, кабинага ук кереп утырды. Үч иткәндәй, мотор кабынмады. Ни дисәң дә, иске машина шул. Арба дип бик дөрес әйтәләр. Ручка белән борып кабызудан башка юл калмады. Тәмам тиргә батты Юрий. Әллә ниләр уйлап бетерде ул бу кыз турында: «Ни пычагыма бәйләнде соң әле? Бер җүләр шунда. Нәкъ әнисе инде. Ничек котылырга әле бу бәйләнчектән?» — Югары Уша аркылы барырга туры килә. Аннан юл яхшырак,— диде Юрий, еракта караеп, нокта гына булып күренгән күперне күрсәтеп. — Ярар... Миңа дисә, ник Түбән Уша аша бармыйсың. Юрийның тагып ачуы чыкты. Нигә һаман шаярта әле? Гел нәрсә турындадыр төрттереп барган була. Әйе, Юрий Лидага да сәлам әйтә иде. Үзе дә кызлардан сәлам ала иде. Шулай да, Толя Кузиков, юньсез, кызык иткән аны. Лидага дип аерып кына әйтми иде бит ул сәламнәрен. Бар, аның үзенә атап сәлам җибәреп кара. Лида иптәш кызлары арасында мактанып йөрер иде бугай. — Ни уйга баттың? — диде Лида, елмаеп. 3* 35 — Сине ничек итеп шоссега илтеп ташларга икән, дип уйлап барам..ч — Булдыра алырсыңмы икән? — диде Лида бик гади генә итеп. - Карап карарбыз. — Шуннан кая куясың инде мине? — Ничек кая? Шәһәргә. Ә анда... — Нәрсә, «анда»? — Хәер, хәзер әйтмим, — диде Юрий. — Әйт, нигә яшерәсең, — Лида кызарынды. Сүз шул урында өзелде. Алар Югары Ушага якынлашып киләләр иде. Күпер янындагы сазлыкка бер машина утырырга да өлгергән. Арттан боларның куып җиткәнен күргәч, әлеге шофер моторын сүндерде дә, кабинадан чыгып, кулын күтәрде: тукта, янәсе. — Син, дус кеше, бу тирәгә керә күрмә. Батарсың. Валлаһи дим, батарсың,—диде ул. — Башың исән чакта, ычкын бу тирәдән, — Алай?.. — Булыр менә «алай»! — Ярар, карап карыйк. Бәлки, үтеп булыр әле,—диде Юрий. Сипкелле шофер Лиданы үчекләп: — Ә син, чибәркәй, нәрсә? Пычрак изәсең килдемени? — дип көлемсерәде. — Без килмәсәк, иртәгә кадәр сазлыкта утырыр идең әле, — диде Лида егеткә, мыскыл катыш шаян тон белән. — Үзе шунда ук, кабинадан чыгып, җиргә төште. Корырак урыннарны сайлый-сайлый, алар өчәү баткан машина янына килделәр. — Син нәрсә, кәтүк кода, көпчәкләрең астына бөтен күперне сүтеп салдыңмы әллә?—диде Лида, шоферны үртәп. — Күпер нәрсә ул! Монда менә машина батты, егыл да үл инде,— дип зарланды шофер. — Шаулама, рәтен табарбыз,—диде Юрий тынычландырырга теләп.— Кая, тросларың бармы? — Бар. Тик ни генә кыларбыз икән? Юрий юлның калкурак һәм катырак урынын эзләп китте. Бер җир аңа әйбәтрәк төсле күренде. Машинасын ул саклык белән генә шул урыннан китерде. Күпергә керергә куркыныч: барлык агачлары диярлек алынып беткән иде. Аларны, сипкелле шоферның машинасы астыннан алып, урыннарына салдылар. Юрий машинасын күпергә кертте дә, теге сипкелле егет машинасын тагу өчен, җайлап кына артка чигендерә башлады. Ул да булмады, Юрийның машинасы үзе бер урында әйләнергә тотынды. Җитмәсә трослар да өзелде. Тросларны ничек кирәк алай ялгап, тагын тарттырып карадылар. Булмады. — Бетте. Берәр машина килеп чыкса гына инде. Көтәргә туры килә. Лида сүзсез генә чемоданын алды һәм, беркемгә берни әйтмичә, хәтта саубуллашып та тормыйча, китә башлады. — Син кая? — диде сипкелле егет, соргылт күзләрен челт-челт йом- галап. Юрий дәшмәде. Ул Лиданың холкын яхшы белә: уйладымы, эшли инде ул. — Сезнең белән нишлим мин? Утырыгыз тәмәкегезне көйрәтеп. Колхозда эш беткән: урыласы урылып, сугыласы сугылып куелган. Сезнең кая да ашыгасыгыз юк. Утырыгыз тик бер-берегезгә карашып... Лида шулай диде дә, борылып та карамыйча, кызу-кызу атлап китеп барды. Менә ул каршыдагы үргә җитте. Аннан үрнең теге ягына таба төшә башлады. Акрынлап ул кечерәя барды: башта аяклары, аннан кулындагы чемоданы күренмәс булды. Аның башындагы ал яулык кына күренә иде. Ниһаять, яулык та күренмәс булды. 36 Юрий Лида артыннан китмәде, билгеле. Ул, тагын да иелә төшеп, нәрсә турындадыр уйланырга тотынды. Шуннан, кинәт кенә башын күтәреп, аякка басты: — Әйдә, тагын тырышып карыйк әле. Селкетә торгач, бәлкем, чыгар. Менә бу төшне бераз казырга кирәк. Яңадан ике машина берьюлы гүләргә тотынды. — Тукта, — диде Юрий, кулын күтәреп. Трослар инде бөтенләй тетелеп беткәннәр иде. Көпчәк асларын тагын бераз казыдылар. Тагын машиналар гүләргә тотынды. Сипкелле егет күпер кырындагы кантарларны алып ташлый бара, Юрий шул урыннан, җайлап кына, машинаны алга күчерә бара иде... Лиданы алар шоссега җитәрәк куып җиттеләр. Сипкелле егет машинасын туктатты да, кабинадан төшеп, Юрий каршына чыгып басты, кепкасын салды: — Рәхмәт, солдат, булыштың. Бәла-казага эләксәң, ташламам; изгелек аяк астында ятмый, — диде. Шунда ук Лидага да күз кысып алды. Юрий аңа, яшереп кенә, йодрыгын күрсәтте, үзе шаярга1нсымаи: — Ярар, бар инде, очрашырбыз әле, — дигән булды. Сипкелле егет кузгалып китте. Юрий артына әйләнеп карады һәм аптырап калды: Лиданың озын керфекләре буйлап эре яшь бөртекләре тәгәри, ул елый иде. Хәзер ул 12—13 яшьләрендәге кызчык кебек кенә булып калган. Әйтерсең, ниндидер юньсез абзыйлар аны машинага утыртмаганнар да, ул шуңа үпкәләгән. Их, сезне! Бик тә, бик тә кызганыч булып күренде Юрийга бу минутта «шушы нәни кыз». — Елама, Лида! Тик юкка гына юаткан булып маташты аны «дәү абыйсы». Кыз. бәләкәй булса да, алай җебеп төшә торганнардан түгел икән. — Син нәрсә миннән көләсең? Ни уйлаганыңны күреп торам мин синең. Әнигә бәрәңге казышырга дип кенә кайттым. Син әллә иргә чыгасым килгәнгә дип уйладыңмы?—Лида куллары белән яшьләрен сөртеп алды. — Казыдыгызмы соң? — Юк. Бер башлагач, әйтеп бетерим инде. Бик беләсең килсә, син кайткан дигәч, кайттым мин. Сине күрәсем килде... Их, Юрий, Юрий! Ә син шуны да анламадың. Мин юри, шаяртып кына җырладым теге чакта. Үпкәләмә инде... Яраткан кешеңнән һәрвАкыт шулай көләсе килә. «Психология» китабында да шулай язылган... Хәзер Юрий өчен бөтенесе дә ачык иде. Хәзерләүләр пунктына җитәрәк Лида аңа машинасын туктатып торырга кушты: — Мин югында гармонь тагып, кызлар артыннан сөйрәлеп йөрмә. Институтка керергә хәзерлән. Киләсе елны бергә укырбыз. — Эһ-һе. — Алдашасың ич? — Эһ-һе. — «Эһе-һе»? Алдыйсың, димәк. Болай булса, укый алмыйсың син. Ул вакытта иң яхшысы: мин үзем читтән торып укырга күчәм. Сине ялгыз калдырырга ярамый монда. — Эһ-һе, — дип башын селекте Юрий. — Болай булгач, син ышанычлы кияү түгел икәнсең. Шулай... Бор машинаңны! Хәзер үк, синең белән үк авылга киттем. Берәүгә дә бирмим үзеңне! — Ә бәрәңге? — диде Юрий, хәзер генә уянгандай. — Ә, бәрәңге, ярый, башта бушатыйк алайса

. Ф. М и и и у л л и н тәрҗемәсе