Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК КӨНДӘЛЕКТӘН

ОКТЯБРЬ ЯЗЫ

Көзге күккә бу ягымлы сүзләр Туплар уты белән язылды: — Киләчәккә төбәлегез, күзләр! — Каршыла, Ил, якты языңны! «Аврора»ның залпы күкрәвендә Яңгырап үтте халык теләге: — Россиянең кайнар күкрәгендә Азатлыкның типсен йөрәге. Атомлы һәм җырлы гасырга без Шулай салдык тәүге эзләрне. Күрдек шунда, күрдек барсын да без, Еллар аша төбәп күзләрне. Күрде күзләр якты биеклектән — Күрдек Нилын, күрдек Кубасын... Белдек, өзеп коллык богауларын, Бөтен җирдә давыл кубасын. Куба давыл, илдән илгә күчә, Ачыла язга юлның киңнәре. Кызу җилләр, кыю җилләр исә. Ул — Октябрь язы җилләре. МӘХТҮМКОЛЫЙ Шагыйрьнең 225 еллыгы юбилеена лХ азаннан чыкканга бишенче таңыбыз: Кичтек без суларны, комнарны үттек без... Яраттык җырыңны — яратты җаныбыз! •. һәм ерак араны бик якын иттек без. Килдек без Геркөзгә. Бу — синең авылың, Бөркетләр яралган тауларда туган син. Син шунда дулаткан хисләрең давылын, Сагышны җыр белән йөрәктән куган син. 13 һич талмый, һич сынмый андый җыр канаты, Гасырдан гасырга талпынып очасын.— Яшисең үчләнеп, яшисең яратып, Дошманга ук сибеп, дусларны кочасың. Син ерак-ерактан бүгенгә атлаган, Каршылап күкләрнең мәңгегә аязын. Җырыңны җилләр дә, чүлләр дә ятлаган, Тибрәнә телләрдә синең һәр авазың. Фраги дигәннәр — каңгырып син йөргән, Иленнән дошманнар аерган төрекмән... Юк, мәңге атларсың ил белән син бергә, Аерылган дип сине һичкайчан йөретмәм. Җырларың сугара туган як кырларын Ләйсәннәр булып та, яшенләп-күкрәп тә. Ялкынлы йөрәкнең үлемсез җырларын Яшь буын яшәтә илһамлы күкрәктә! КЫР ЧӘЧӘГЕ ■^*ыр чәчәге—безнең җыр чәчәге! Эссе җилләр, аңа тимәгез. — Җитәр инде бик күп хөр яшәде, Сулсын инде, кипсен!.. — димәгез. Матур-матур букетларга тезеп, Кирәк аны сөеп котларга. Күнеккән ул, суыкларга түзеп, Томаннарга төренеп йокларга. Кем дә килми аңа су сибәргә, Кем дә килми кырыс язларда — Кыендыр, дип, быел бу чибәргә, Җылы хисләр белән назларга. Үзе саклый үзен кыраулардан, Үз ярасын үзё төзәтә. Кирәкмиме, диеп, берәр ярдәм, Үз ишләрен көн дә күзәтә. Белеп үсә җил киләсен дулап, Белеп үсә бозлар явасын; Тук башаклар белән бергә сулап Җәй-көзләрнең татлы һавасын. Каушамый ул, күкрәп килсә болыт, Ят күрми ул тузан тузуын. Ярата ул юлның матур булып, Юлчыларның күбрәк узуын. Балкулары аның һич туктамас, .Болыннарга торыр ямь биреп. "Vo л жаның кем котламас: 'зе матур, үзе мәңгелек! 14 Аның күзе — чаткы тулы күзләр, Ул тургайлар җырын ярата... Кыскасы, мин бик күп җылы сүзләр- Әйтә алам аңа карата. Юк, бакчалар кирәк түгел димим-,. Юк, кимсетмим бүлмә гөлләрен. Ләкин мең кат бәхетлерәк минем Кыр чәчәген күргән көннәрем. СИН ЯНЫМДА Алып киттем йөрәк түремдә Елмаюлы якты йөзеңне. Карлы юлдан бергә йөрергә Алалмадым ләкин үзеңне. Шуны аңла ләкин менә син: һәр минутта минем янда син. Көн яктысы булып керәсең Тәрәзәмнән һәрбер таңда син. Йомшак карлар яуган чакларны Ак күбәләк төсле буласың — Саф бөртеге булып ак карның Иңнәремә минем кунасың. Ни әйтсәң дә кыш ул кыш инде... Җилле юлдан тагын килде төн. Синең хакта нидер пышылдый һәр адымда миңа җилле төн. Юлларымда буран пыр туза, Башкайларын ия төз каен — Әйтерсең лә, миңа кул суза Зифа буйлы дусым-дускаем. Син янымда. Әйе, янда син. Курыкмый кичәм утны-суларны. Ерактагы дустым, анда син Сизәсеңме икән шуларны?! СЫНАЛУЛАР ^йтеп гүя: утны-суны кичсен кеше, Үтсен юлның киңнәрен дә, тарларын да, Кайчак чөеп, кайчак йотып упкын төсле, Тормыш безне сынап тора һәр адымда. Бел, дускаем, һәр җирдә бар сиңа урын — Сулар кич син һәм ерып кер син утларга! һәм онытма чыдамлыгың сыналуын Иң куркыныч, иң дәһшәтле минутларда. һәм онытма: зирәклегең—ярсыганда, Дуслык хисең — кыен чакта сыналачак... Дуслык гөле, кадерле гөл барсыннан да, Шул сынауда сынатмаса — сулмаячак!