Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАРИ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

НИК АН ДР И ЛЬЯ КО В РЕСПУБЛИКАМ МИНЕМ Октябрьга чаклы безнең йортта Михнәт иде бөтен бәрәкәт. Патша профессоры бер дә юкка Юрамады безгә һәлакәт. Аныңча, бу мари балалары Кырылуга дучар һәммәсе; Җир йөзендә бездән соң тик бары Исем генә калыр, янәсе. Шулай ди-ди ул сизми дә калды — Октябрьда давыл кузгалды. «Аврора»ның якты, ярсу залпы Аның сүзен бүлеп, сүз алды! Күтәрелде байрак матур балкып, Күңелләргә чәчеп яктысын!.. Аягына басты мари халкы, Үз кулына алып язмышын. Аңлатты комиссар ирекле, шат Тормыш декретларын. Сөендек. Йөз яшәгә1Н карт та беренче кат Алды каләм, язды «Ленин» дип. Мактан, авыл! Туа тиңсез муллык Ызансыз һәм иркен кырыңда. Алтын бодай шаулый, диңгез булып, Мәңгелек саз яткан урында! Тормыш иркен безнең, эшебез уң, Төзелештә көннәр башлана. Иске Кокшай мондый идеме соң? — Йошкар-Ола — гүзәл башкала. Искә төшереп үткән авыр көнне, Шат язмышка лаек жыр эзләп, Күз алдыма китерәм менә кемне — Ленин тора алга кул изәп! Багышлыйбыз Туган илебезгә Йөрәк хисен, хезмәт уңышын. Партия! Син ачып бирдең безгә Киң юлларын якты тормышның! 38 МИХАИЛ ЯКИМОВ КӨНБАГЫШ //скән саен җилләр салкынчарак, Көз сулышы арта аларда. Каенлыкта оча сары яфрак, Йокымсырый елга ярларда. Көнбагыш та башын ия аска, Уйчан гына карый, төшенә: Күрүләр юк аңа җәйне башка, Күрсә бары күрер төшендә. Хәтерли ул: кояштан күз алмый, Чәчәк аткан иде кинәнеп... Юк инде җәй. Урманнан көз карый, Килә икән соң ул нигә дип? Нигә икән бакча, басуларда Булмый һаман эссе җәй ае? Күп тә үтмәс менә, бәс кунар да Көмешләнер аның башкае. Ул кыштырдап куя: — Я, чү әле, Бар лабаса яме көзнең дә: Шул балкый ич әнә чал чигәле Бакчачының көләч йөзендә! Әхмәт Юныс тәрҗемәләре. МИКЛАЙ КАЗАКОВ ҖЫР АГАЧЫ Б ер әкият бар — бик күп еллар үткән, Онытмаган аны беркем дә. Бал кортлары карарга дип киткән Актуган карт җәйге бер төндә. Карурманда каты давыл куба, Актуган карт тыңлый калтырап: Бер агачтан сәер тавыш чыга, Гүли агач һаман катырак. Котны алып, шомлы уйлар туа: Ник көйли ул урман тутырып? Шүрәлеме әллә арттан куа? Ни бәла бу? Булмый котылып... Килмәгән бу һичберкем уена, /Лондый хәлне һичкем күрмәгән. Агач аңа төннең-төн буена Бер сагышлы җырны көйләгән. Сабый чакта, кереп йорттан йортка, Шул әкиятне тыңлап йөрдем мин. <39 Урманчы дус! Синең питомникка Шуны уйлап бүген кердем мин. Искерсә дә эзләр еллар үтеп, һич онытмам монда күргәнне: Яңа әкият, яңа җырлар итеп Син үстергән яңа урманны! Сокланып һәм күреп туймый күзем, Чыршыларың тезелеп басканнар. Бар да сылу, бар да шундый озын — Әйтерсең лә, күккә ашканнар. Чыршы шаулый — бик күп җырлар сузган Кебек монда яңа көйләргә. Скрипка һәм гөслә булып тиздән Керер чыршы бик күп өйләргә. Скрипка табыннарда көйләр, Гөслә чыңлар сәхнә түрендә. Алар синең эшең данын сөйләр, Сөйләр алар бәхет турында. Алар җыры шомлы әкият түгел, Алар җыры — безнең чынбарлык. Туган илне мактап җырлый күңел, Моңын, урман, синнән чыгардык. ГЕННАДИЙ МАТЮКОВСКИЙ КАЗАНДА У'ниверситет. Студентлар. Шигырь укыйм. Гүләп ала кайнар алкыш дулкыннары, йөрәкләргә тулды монда шигырь уты, Яшьлек монда тып-тын калып җыр тыңлады: «йөрде шагыйрь дошманнарны кырып-изеп, Корал итеп шигырь белән кылыч йөртте. Үлде шагыйрь... Калды ләкин тере сүзе Көрәшергә яклап җирдә тынычлыкны. Көрәшә ул яклап рәхәт яшәү хакын, Аңкымасын диеп кабат дары исе; Көйдермәсен өчен җирне хәтәр атом! Мари улы Першут 1 иде аның исме». Тыңлый мине егетләр һәм кызлар монда, Кайнар көннәр җиле биткә кагыла кебек; Янгын булып, дусларымның күзләрендә Үткән сугыш шәүләләре чагыла кебек. Күз алдыма сугыш кыры килә минем: Атакага ташланганда бөркетсыман, Анда бик күп илдәшләрем үлә минем — Безнең якташ, безнең шагыйрь Першутсыман.. « Першут Бөек Ватан сугышында һәлак булган мари шагыйре. J ? 40 Юк, үлмиләр! һәм Першут та яши һаман! Андый тавыш кайчан булса тынамы соң; Алар данын саклый чорлар, саклый заман, Йөрәкләрдә андый ялкын сүнәме соң! Шигырь тынгач, тәрәзәдән гүләү'керә— Гүли «МАЗ»лар һәм бульдозер моторлары. Бөтен нәрсә «Тынычлык!» дип тавыш бирә, Бердәм сөйли И дел-диңгез батырлары. Үлемсезләр тавышы яши җиңеп җирдә, Җыр дәрт бирә, җыр җылыта нуры белән. Тынгысыз һәм ярсу елга булып, бергә Першут җыры кушыла Җәлил җыры белән. СЕМЕН ВИШНЕВСКИЙ ЮЛ ӨСТЕНДӘ ЯТКАН ТАШ Ңи эшең бар кеше эшендә, Тыгылма син, карап үт тә кит; Таш ятмый бит юлың өстендә, Әгәр ятса — атла читләтеп... Шулай диләр кайбер дуслар да, Мин ышансам әгәр аларга, — Тиеш булам бик күп чүп-чарга Тик күземне йомып карарга. Шундый булса әгәр уебыз, Эшебезгә шулай карасак, Куркыныч бар: узган юлыбыз Чүп-чар белән күмелеп калачак. АНАТОЛИЙ БИК ҖИЛ т * әрәзәмне чиртә җил, Ул кайдан килде икән? Кайда булып, иркә җил Нәрсәләр күрде икән? Жил күктә болыт куа, Җил тарый тирәгемне. Исемеңне әйтеп, гүя, Юата йөрәгемне. Мин дә җитез җил сыман- Канатлы булсам иде; Таратсам иде томан, Дулкыннар кусам иде. Ләйсәннәр булып кайтып Мин җиргә төшәр идем; Исемеңне синең әйтеп, Туктаусыз исәр идем. Зәки Нури тәрҗемәләре. 4J //ртүк уяндың... Кырларда әле Таң нурын йотып. Томан аллана. Бизәкләр төшкән Яулыгың белән Җил шаяра, син Эшкә барганда. һичкайчан сүнмәс Йолдызлар белән Нурланыр иде Яшьлегең таңы. ...Спектакльгә Хәзерләнгәндә Бары клубта Күрәсең аны. Таныш үзәндә Уеңны бүлә Язгы суларның Салмак агышы. Кошлар җырына Кушылып чыңлый Урман эчендә Пычкы тавышы. Пьесага язга:н Сүзләрне генә Кабатлыйдыр ул Халык алдында. Сәхнәгә түгел, Шушы кырларга Чыксын иде ул Синең яныңа. Җир башында син Менеп утырдың Тракторыңның Руле артына... Моторың инде Буйсынып гөрли йөрәгеңдәге Дәрткә, ялкынга. Тирә-ягыңа Каранып алдың: Яшь күңелең аны Эзли якыннан... Язны сагынган Кошлар төркеме Ияреп килә Сабан артыннан. Сызган буразнаң Күзне иркәли: Хезмәтең бизи Узар юлыңны... Бер туктыйсың да Тагын башлыйсын Тик үзең генә Белгән җырыңны. ...Машинаң инде Еракта гөрли, Кырларын иңләп Туган ягымның. Зәңгәр киңлектә Акчарлак кебек Агарып бара Синең яулыгың Ә иртәнге җил һаман тыймаган: Толымнарыңны Тибрәтеп исә... Әй, хәзер шунда Яраткан кешең Яшерен моңыңны Ишелеп килсә! Уйларың, гүя, Шушы минутта Барып тоташа Офык читенә... Өлгереп килгән Мәхәббәтеңә Атап җырлаган Җырың иштелә. Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе. МАКС МАЙН ТРАКТОРЧЫ КЫЗГА ВАСИЛИЙ ЧАЛАЙ КАМА ӨСТЕНДӘ ТАҢ Сау булыгыз, таныш урманнарым, Без киттек тә бугай кузгалып... Кама ага көн-төн тынгы белми, Ак пароход бара су ярып. Күктә кыр казлары... Таң нурлары Ал сулаткан йөзен елганың. Ярлар түгел, ярдан кулын болгап, Калды, гүя, яшьлек елларым. Хәтерләтә чиккән сөлгеләрне Авыл өстендәге төтеннәр. Гөлбакчадан, кырдан искән җилләр Сыйпап үтә минем битемнән. Талпына да күктә, әй, акчарлак, Дулкыннарга кинәт атыла... Алтын таңнар аша, гомер юлым Гел яктыга бара, яктыга. Әдип Маликов тәрҗемәсе. 43 ФӘ ТХИ—БАЛЫКЧЫ Очерк I га P ичкырын, еңгер-меңгер чак җиттеме, элек авыл караңгы- ЙҺ& лыкка чума торган иде. Ут алганы ала, алмаганы кичтән үк йокларга ята, кич утырасы килгәннәре ут алган өйгә җыелалар иде. Аның керосинын таба алмаган вакытлар да еш булды, йөз кызартып, көн саен күршегә шешә тотып чабып булмый бит. Юк чакта, йомышка болай да күп йөрелә ул. Керосин лампасының яктысы янына төшмәгән кебек, әле күптәнме Казан хәтле шәһәр тирәсендәге авыллар да кичләрен караңгы шәүлә астында калалар иде. Әйе, безнең буын кешеләре шул керосин нужасы белән дә байтак җәфа