Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИНЕМ КАДЕРЛЕ ӘБИЕМ

Без минем әбиемне белмисезме? Юк, белмисез. Белмәссез шул, «чөнки дөньяда әбиләр күп. Ләкин гминөм әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа. Бәлки минем әбием кыз вакытында бик зифа буйлы да «булмагандыр. Әмма төскә дисәң, төскә минем әбием шикелле матур кыз тагын булдымы икән? Теләсәгез, сүзләремне раслап, мин сезгә иң ышанычлы таныклык китерә алам. Бер көнне, укудан кайткач, тәрәзә төбендәге гөл астында бер кәгазь төргәге күрдем. Шул төргәкне алып, бу нәрсә икән дип, сүтеп җибәрсәм, аннан читләренә алтын буяу йөгерткән, аз гына хушбуй исе аңкып торган бер алсу кәгазь килеп чыкты. Бу — әбиемнең сандык төбендә генә саклап тоткан кадерле хаты икән. Белмим, ул хат тәрәзә төбенә ничек килеп төшкәндер. Бәлкем, үзенең яшьлеген сагынып әбием бу хатны инде меңенче кабат укыгандыр бүген. Күрәсең, нәкъ шул вакытта кемдер ишек каккандыр, һәм әбием, кабаланып, үзенең йөрәк серен шул гөлләр астына .яшереп куйгандыр. Ничек кенә булмасын, хәзер ул хат минем кулымда иде. Мин хатны ачып карый башладым. Иң элек хатның уң читендәге бер рәсем күземә чалынды. Хатны язучы, бик үк оста художник бул- •маса да, шактый тырышкан икән. Рәсемдә биек тау, шул тауның як- ягына берәр кош төшерелгән. Рәсем астына зәңгәр кара белән җыр язылган: Син минем таң сандугачым, Алма йөзле кара кашым. Синең өчен хәсрәт чигеп, Ниләр күрми газиз башым. Аста берничә чәчәк рәсеме ясалган һәм: сине сагынып язучы Гата, дип имза куелган иде. Хатны кулыма^ тоткан килеш, стенада эленеп торган рәсемгә карадым. Анда, сырлы-сырлы өлге эчендә, ак калфак кигән бер кыз утыра. Аның кара чәчләре шул «мәрҗәннәр тезгән калфак астыннан дулкын- дулкын булып ташып чыкканнар да кызның иңбашына агып төшкәннәр. Шул дулкыннар арасыннан колак алкаларының очлары гына күренә. Ә кашлары, ә кашлары дисәң ул кызның, аз гына елмайган, шомырт кебек кара күзләр өстендә күренер-күренмәс кенә кара җеп кебек сызылып киткәннәр. Әбиемнең яшь вакытындагы рәсеме бу. С 16 Шулай, дөньямны онытып, рәсемгә карап торганда, кинәт ишек ачылды һәм өйгә әбием килеп керде. Мин аптырап калдым. Әбием кулымнан хатны тартып алды. — Укыдыңмы? — диде. — Укыдым, әбием, баштагы сүзләрен генә... Мин тотлыктым. Миңа бик уңайсыз булып китте, йөзем ут кебек кызды, башымны түбән иеп, бер сүзсез басып калдым. Әбием хатны пөхтәләп бөкләде, кәгазьгә төрде, җепләре белән бәйләп куйды һәм миңа карады. Бер сүз дә әйтмәде. Шунда мин аның яшь чактагы рәсемен яңадан күрдем кебек. Тик бу юлы стенада түгел, ул рәсем әбиемнең үз йөзендә иде. Күрәсең, әбием яшьлек көннәрен исенә төшергәндер. Бәлки аның бу минутта йөрәге, кыз чагындагы шикелле, очар коштай булып бер җилкенеп куйгандыр. Чөнки ул елмайды һәм аның күзләрендә чаткылар күренеп калды. Бәлки бары шуның өчен генә әбием мине бу юлы гафу иткәндер. Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар икән? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән. Шушы куллар белән ул иң-иң элек, әле җиде яшь тулар- тулмас чагында ук, чыбык тотып каз бәбкәләре көткән. Аннан соң шул кулларына себерке алып иртән һәм көндез, һәм кичен идән себергән. Аннан соң, көннәр буе башын тагаракка иеп, билен катыра-катыра, керләр уа башлаган һәм яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңа- дан-яңа һәм хәтсез күп эшләр табыла барган. Иртән торып тәрәзә капкачларын ачудан башлап, кич белән ут сүнгәнче, ул куллар хәрәкәт иткәннәр. Алар йөрәк тибешеннән бер генә минутка да калышмаганнар. Ә йөрәк артыннан өлгереп кара! Ай-Һай җитез куллы булырга кирәк! һәм минем әбием җитез куллы булган. Ул шушы кечкенә генә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен суккан, йон эрләгән, шәлләр бәйләгән, һәм шушы куллар белән ул, үзенең иң кайнар, иң беренче мәхәббәтен яулыкка чигеп, сөйгән егетенә биргән. Яулыкны ул шундый матур итеп чиккән, аңа карап торган кеше мәхәббәтнең кайнар сулышын тойган. Ул гынамы? Юк. Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. һәм минем әбием шушы озын юлны узган. Ул шушы куллары белән ничә бала карап үстергән. Аларны җылыткан, киендергән, моңлы вакытларында башларыннан сөеп иркәләгән. Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланып калган. Тире астыннан кан тамырлары беленеп тора. Уч төпләре, китап битенә төшкән язу юллары кебек, сызгаланып беткән. Ләкин әбием башымнан сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоелалар. Әбиемнең кочагына сыенып, озак-озак иркәләнәсем килә минем. Аның .шул кечкенә генә арык кулларын үбәсем килә. Әгәр: «Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?»—дип сорасалар, мин әбиемнең җыерчыкланып, сөякләнеп калган шул кечкенә генә кулларын күрсәтер идем. Әйе, әбием зур тормыш юлын үткән. Аңа инде быел җитмеш ике яшь тула. Алар бабам белән көмеш туйны да, алтын туйны да уздырганнар. Минем әбием үз балаларының балаларын да күргән карчык. Сез җитмеш ике елны күз алдына китерә аласызмы? Әгәр әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыктан инде йөреп чыкмаслык зур урман үсеп чыккан булыр иде. Әбием үзе дә: «Безнең гомер кара урман кебек кде, — ди. — Яшьлек— шул урманга килеп киткән сандугач шикелле генә булды», — ди. Кайвакытларда әбием өстәл янына килеп утыра да, арыган кулларын тез башларына куеп, радиодан җырлар тыңлый. Аның башы түбән иелә, күзләре моңсуланып китә, йөрәгендә ниндидер бер сагыш уяна. Мин беләм, җырлар аның 'яшьлеге узган чәчәкле аланнардан, арыш үскән .кырлардан, инеш 'буйларыннан килеп ишетеләләр кебек тоела аңа. Менә радиодан соңгы хәбәрләр тапшырыла. ӘбиехМ башын күтәрә, радиога якынрак елыша. Әбием шул хәбәрләрне тыңлап шатлана да, борчыла да. Шатлана — чөнки безнең илдә тормыш көннән-көн матурлана бара. Борчыла — чөнки... юк, анысы турында уйлыйсы да килми. Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә 'бит андый дару булыр. Кеше шул даруның ;бер генә тамчысын эчәр дә яшәреп китәр. Их, шул дару табылсын иде дә әбием безнең белән тагын озак еллар гомер итсен иде. Минем әбием тазалыкка таза әле. Ул иртә белән барыбыздан ^да элегрәк тора, барыбыздай да соң ята. Без аңа: «Әбекәй, ял ит, өйдә синнән башка да эшләүчеләр бар ич», — дибез. Ул исә: — Кулларым эштән туктаса, йөрәгем дә туктала кебек. Шулай мин күбрәк яшәрмен, — ди. Без әбиебезне чын күңелдән яратабыз. Яратмаслык та түгел шул аны! Ул барыбыз турында да кайгырта. Ә без барыбыз да алты җан, алты исемле, алты төрле. Ләкин әби алтыбызга да алты төрле җай таба. Бабай белән ул бер төрле сөйләшә, әни белән тагын бер төрле, безнең белән инде бөтенләй башкача. Иң элек ул иртә белән әнине ашатып, чәй эчереп эшкә озата. Аннан соң безне. «Торыгыз, улларым, коймак пеште инде», — дип йокыдан уята. Минем иң кече энем Фәрит, «коймак» дигән сүзне ишетү белән урыныннан сикереп тора да: «Әби, мин тордым», — дип кычкырып куя. — Менә уңганым минем, — дип, әби аның башыннан сыйпый. Өс- башын киендерә. Аның артыннан күзләрен уа-уа сеңелем Әлфия тора. Ул, иренен турсайтып, әбине көтеп утыра. Әби: — Кызым, үзең киен. Син инде дәү кыз, — ди. Әлфия теләр-теләмәс кенә киенә башлый. Ул бик озак маташа. Әбием аңа: — Матурым, я, тизрәк бул, матур кызлар берчике дигәндә киенеп куялар, — ди. Әлфия шул «матурым» дигән сүзне генә көтә дә. Ул сүзне әбием аңа көн дә әйтә. Менә хәзер ул ашык-пошык киенә башлый. Әби сиздермичә генә елмаеп куя. Сеңелем миңа карый. Янәсе, мин аңардан көлмимме? Юк, сеңелем, мин синнән көлмим. Минем инде синең кебек шаян чакларым узды. Мине хәзер исемем белән әни генә атый. Бабай көлеп: «Зиннур Гарипович»,—ди миңа. Мин быел инде институтта укыйм. Кайчандыр син яткан бишектә мине дә әбием, «матурым», дип, «күз нурым», дип тирбәткән. Авырсам, төннәр буе янымда саклап утырган. Мин сиңа карасам, шул көннәрем исемә төшә, әбие^м миңа тагын да кадерлерәк булып китә... Мин шулай уйлый-уйлый китапларымны җыештырам. Әбием миңа ак тәлинкәгә алсу битле коймаклар салып китереп КУЯ, ЧӘЙ ЯСЫЙ. Үзе минем каршыма утырып күзләремә карый. — Шулай, улым, — ди ул сузып кына, — син дә буйга җиткән егет булдың инде... Сәгать сигезенчедә мин институтка китәм. Әбием сеңелем белән энемне бакчага илтеп кайта. Бабай ашап-эчеп үз бүлмәсенә кереп йокларга ята. Ул төнге сменадан әле кайтып кына кергән була. Тыныч өйдә әбием бер үзе кала. Тик шуннан соң гына ул әкрен генә, тәмен китереп кенә чәй эчә. Аннан соң өй түрләрен җыештырып чыга, урын- 2. ИС. Ә.- № 5. . — библиотека ' Т а т. А С L Р иэден»’ 3. И. ЛЕНИНА 18 җирләрен кага-суга, түшәк-мендәрләрне күпертеп куя, гөлләргә су бөркә, туфракларын йомшарта. Без кайтканда, өй эче ялт иткән була. Бүлмәләр җылы, кухнядан аш исе аңкып тора. Кичкырын без барыбыз да бергә җыелабыз. Өй тагын гөр килә башлый. Энем белән сеңелем әби янында әйләнәләр, берсен-берсе бүлдереп бакчада өйрәнгән уеннары турында сөйлиләр. Әбием аларга: «Кара син аны, ничек кызык булган икән», ■— дип әйткәләп куя. Бабай да инде ял итеп торган. Ул гадәттә бу вакытта берәр эш белән шөгыльләнә: я сеңелемнең, я энемнең ботинкаларын ямаштыра. Әнием әбиемә булышып йөри. Мин китаплар актарам. Менә бервакыт әбием: — Кулларыгызны юдыгызмы? Аш әзер, — дип хәбәр итә. Иң элек сеңелем белән энем юынгыч янына йөгерешеп баралар Берсенберсе этә-төртә, идәнгә су чәчрәтеп, кулларын юа башлыйлар. Әби аларны: — Әй, сез, үрдәкләр, шаярмагыз, тәртипле генә кыланыгыз, — диг шелтәләп куя. Аннан соң без барыбыз да өстәл тирәсенә тезелешеп утырабыз. Әни тәлинкәләрне берәм-берәм алдыбызга -куеп чыга. Бабай икмәк кисә. Үзе: «Әмма икмәге дә икмәге, ашап туймассың», — дия. Әбием, ап-ак алъяпкыч киеп, зур зәңгәр кастрюльне өстәлгә китереп куя, капкачын ачып җибәрә. Кастрюльдән ак болыт кебек пар күтәрелә. Аннан соң тәмле аш исе бүлмәгә тарала. Фәрит түзми. Ул башын, сузып кастрюльнең эченә карап ала. Әбием аңа ачулана: — Бу нинди гадәт, каян өйрәндең? Почмакка бастырып куярмын үзеңне, — ди. Фәрит шып була. Әби, башын читкә борып, елмаеп куя. Бабай Фәритнең башыннан сыйпый. — Икенче ул алай эшләмәс. Әйе бит, улым? — ди. Фәрит килешкән булып башын селкә. Әбием иң беренче бабай тәлинкәсен алып аш соса. Аннан соң әнигә,, миңа тутырып бирә. ЛАенә Фәриткә дә чират җитә. Без бик тәмләп, рәхәтләнеп ашыйбыз. Аш тәмам була. Гадәттә бабай: «Рәхмәт, әбисе, туйдырдың, ашын., бик тәмле иде»,—дип урыныннан торып китә. Ә бүген ул ашыкмады. Кулларын тастымалга сөртте дә: — Шулай, балалар, инде бабагыз иртәгә эшкә бармас, пенсиягә чыгардылар, — диде. — Әбисе, син иртәгә пәрәмәч пешерер идең, бәйрәм- чәе уздырыр идек, мондый көнне билгеләү тиешле... Без барыбыз да шатланышып аңа карадык. Бабайның күзләре ярык эченә кереп калган пыяла төймәләр кебек ялтырыйлар. Ул кулларын, кая итәргә урын тапмаган төсле, бер өстәл өстенә куеп, бер яңадан тез башларына төшереп, тагын сөйләп китте. — Пенсияне көтеп алдым, ә менә чын пенсионер булып җиткәч, эч поша әле. Хәзер нишләрмен инде? Элек, ичмасам, йорт тирәсендә андый-мондый эш була торган иде. Утынын кисә идең, яра идең, дигәндәй, берәр эш табыла иде. Ә хәзер, мә сиңа — газ керттеләр. Бабай моны шаярып әйтмәде. Чыннан да, йөгереп барган атны кинәт туктатсалар, ул да, егылып китмәс өчен, башта бераз чайкалып торыр иде. Бабай да кырык ел берөзлексез эшләгән, шул ат шикелле чапкан. Менә хәзер кинәт кенә тукталу аның өчен дә шундый ук бер чайкалып тору иде кебек. Әбием аңа тиз җавап тапты. — Борчылма, карт, сине үзем эшкә алырмын. Минем фабрикада эш җитәрлек. Әнә гөлләргә иртүк торып су сибәрсең. Өй каршындагы агачларның төбен йомшартырсың. Әгәр инде бик уңган булып чыксаң, та- 2* 19 гын эш табарбыз. Өйдә вак-төяк йомыш бетәмени? Көз җиткәч тәрәзәләрне карарсың, пыялаларын рәтләрсең... — Анысы дөрес, әбисе, синең янда тик торып булмас анысы. 1әрә- зәләр дигәч искә төште әле, алмаз алырга кирәк. Үзем өйдә чакта әллә кемгә акча түләп, ярты-пырты эшенә карап йөрәк яндырганчы^ үзем башкарырмын,— дип, бабай шактый җанланып киткән кебек булды. Әни савыт-сабаларны җыештыра башлады. Әби: — Син пенсиягә чыктың, анысы әйбәт, ә менә миңа кем пенсия бирер икән? — дип шаярып әйтә куйды. Энем Фәрит тавыш салды: — Мин бирермен, минем акчам күп булыр, әби. Әби аз гына уйга калып торды. Аннан соң: — Рәхмәт, минем уңганым, — дип энемне башыннан сөеп, маңгаен үпте. Бабам сеңелемне тез өсләренә күтәрде дә: — Ә син әбиеңә нәрсә бирерсең? — дип сорады. Сеңелем күп уйлап тормады: — Матур күлмәк, — диде... Бабай урыныннан торып тәрәзә янына килде. Әйтерсең, ул шул тәрәзәдән үзенең узган гомерен күрергә тели иде. Әйтерсең, ул әле бүген генә үзенең картайганын белгән дә шуңа исе китеп тора кебек. Ул, пенсия кенәгәсен кесәсеннән чыгарып, әйләндерә-әйләндерә карады. Белмим, ул шул вакытта нәрсә турында уйлагандыр, ә миңа исә ул үзенең киң җилкәсе белән, авыр гер тагып куйган кебек зур куллары белән, аз гына кәкрерәк аяклары белән ниндидер зур тауларны үтеп, киң диңгезләр • аша узып кайткан юлчыга охшый иде. Ул, уйларымны сизгән кебек, кинәт миңа таба борылды. Мин аның күз читеннән, тәгәрәп төшкән ике энҗе бөртеге кебек, яшь тамчыларын күреп калдым. — Завкомда әйттеләр, — диде бабай, калын тавыш белән, ■— завкомда әйттеләр, эшләдең, җитәр, ял ит, тыныч картлык телибез, диделәр. Барысы да ошады, ә менә картлык дигән сүзләрен күңелем кабул итмәде. — Ә син пенсия кенәгәсенә карап картайма. Ул бит синең хезмәтең турында таныклык кына, — диде әбием аңа. Бабайның йөзенә шатлык йөгерде. Ул шул шатлыкны әбиемә дә. җиткерергә теләп булса кирәк: — Юк, минем хезмәтем өчен генә түгел, синең хезмәтең өчен дә ул пенсия бирелде, — диде ул. — Абау, мин заводта эшләмәдем ич? — дип гаҗәпләнде әбием. — Син мине карадың, тәрбияләдең, өс-башымны юдың, ямадың. Ул хезмәт түгелмени? Завкомда шулай әйттеләр дә. «Пенсия карчыгың белән икегезгә бирелә», — диделәр. Димәк, уртак... — Рәхмәт инде ул завкомга, — диде әбием. — Иртәгә пәрәмәч пешерми дә булмас, бу зур бәйрәмдә... Аның тавышында ниндидер бер моң да, шатлык та сизелә иде... Сеңелем белән энем, тын аланнан кинәт кенә килеп чыккан тайлар кебек, сикерешә-сикерешә өйне ду китереп уйный башладылар. Алар, әлбәттә, бу сөйләшүләрнең мәгънәсен аңламыйлар иде. Ләкин картларның шатлыгы аларга да күчте. Олыларның «бәйрәм» дип әйткән сүзләре нәниләргә озын кыштан соң ялтыравыклы матур яз кебек тоелды. Ул шатлык боларның күзе аша дөньяга карап тора, аларның йөзендә балкый иде. Ә бала йөзендә шатлык балкыса, син елмаймыйча түзә алмыйсың. Менә хәзер минем әбиемнең йөзе дә балкыган. Ул балаларга карап рәхәтләнеп көлә. Мин оизәм, елт-елт кына ул миңа да карап ала. Бәлки, минем дә шулай уйнап йөргән чакларымны исенә төшерә торгандыр. И әбием минем, кадерлем минем! 20 Мин әбиемнең кешеләрдән зарланганын ишеткәнем юк. Кемгә дә булса берәр авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим. Ул кешеләргә ышана, аларны ярата, һәм кешеләр дә аңа ышаналар дип уйлый. Әгәр аны алдасалар, ул: «Ярар, хәере белән бетсен, икенче юлы сабак булыр»,—дип әйтә. Ләкин ул «сабакны» тагын оныта... Көннәрдән бер көнне минем әбием азык-төлек алырга дип кибеткә киткән. Кибет ишеге төбендә аңа, үзе әйтмешли, матур гына киенгән бер кеше очраган. — Әбием, анакаем, — ди икән ул кеше, — менә алмаз сатам, хуҗалыкта бик кирәк нәмәрсә, — ди икән. — йортыгызга мал китерер,— ди икән. Әбием бабамның: «Алмаз аласы иде, тәрәзә пыялаларын үзем куяр идем», —дигән сүзләрен кылт итеп исенә төшерә. — И улым, алыр идем дә, бик кыйммәттер бит, — дигән әбием. — Конечно, анакаем, җүн нәмәстә түгел. Настоящий алмаз ташы,— ди икән теге кеше. — Базарга чыгарсам, бу әйберне танучылар момент табылыр иде. Бәясенә карап тормаслар иде... — дип тә әйтә теге кеше... — ләкин базарда йөрергә вакытым юк, телеграмма сукканнар, атай авырый икән, юлга акча кирәк, — дип тә зарлана теге кеше... — Ату мин аны сатаммы соң? — ди икән. Әбием алмазны кулына алып әйләндереп-әйләндереп карый да: — Пыяланы яхшы кисә торгандыр бит? — дип сорый. — Тиеп китүе була, пыяла шалт, анакаем, — ди икән теге кеше. — Мин үзем пыяла куючы, шул алмаз белән көнемне күрдем, ыланнарым- ны ашаттым, киендердем... — Менә, — ди әби, сумкасыннан акча алып, — миндә нибары 125 •сум акча бар... Теге кеше бераз уйланып торган -була, аннан соң, әбиемнең кулын- .дагы акчаларга күзләрен төшерә-төшерә, болай ди икән: — Тагын бер илле сум өстәсәң, анакаем, үз бәясе була язар иде, бу бит настоящий алмаз ташы, ике йөз сумнан һич тә ким түгел, — ди. — Артык акчам юк, улым, гаеп итмә, башка берәүгә сатарсың алайса, — дип әбием теге кеше яныннан китәргә җыена башлый. — Ярар, анакаем, сезнең шикелле карчыкка жәл түгел, әйдә алыгыз. Хәерен күрегез. Исегезгә төшкәндә рәхмәт әйтерсез, — ди икән теге кеше. Әбием, алмазны кул яулыгына төреп кесәсенә сала да, өйгә кайтып китә. Юлда аңа бер уй килә. — Тукта әле, — ди ул, — бу ничек булды? Мин бит бер бәхетсез- нең кулыннан эш коралын тартып алдым түгелме? Акчасын да җитәрлек түләмәдем... Әбием борчыла. «Бу бит кешене алдау була», дип уйлый, һәм, алмазны хуҗасына кайтарып бирергә теләп, яңадан кибет янына килә, .ләкин теге кеше анда булмый инде. Әбием өйгә кайта һәм йортта бабамны күреп: — Карт, сиңа бүләк алып кайттым, — ди. — Бәлеш төбедер инде, — ди бабам көлеп. — Сез бит бәлешнең калҗаларын ашыйсыз да, тешегез үтмәгән җирне өйгә бүләк дип алып кайтасыз, әнә малайларга бир, — ди. — Юк, белмәдең, — ди әбием аңа, — менә кара! — һәм, кул яулыгын сак кына сүтеп, алмазны бабама алып бирә. Бабам алмазны ала һәм, күзлекләрен киеп, борын төбенә үк китереп карый. — Я, — ди әбием, — яхшымы? — Яхшы булмаган кая, алмазы да булса шәп, бик шәп буласы икән, — ди бабам. — Жалко, ташы гына юк, агач сабы белән пыяла кисмиләр шул. — Нишләп алай булсын инде, -хуҗасы мактый-мактый сатты, — ди әби. Бабам тагын көлеп җибәрә. — Хуҗа булсын да мактамасын, ул ни була? Моның хакы бер тиен дә тормый, — дип, бабам ал-маз дигән сырлы агач кисәген әбигә кире бирә: — Мә, мичкә ташларсың, — ди. — Димәк, .мине алдаганнар, — ди әбием көрсенеп. — Әйттем ич, көпә-көндез, күзеңә карап. Әбием үзенең бу бүләге өчен карты алдында уңайсызланып кала. Ләкин соңгарак үзе дә йөзен балкытып көлеп җибәрә. — Мине алдаганнар икән, ә мин үзем алдадым, дип борчылган идем. Алдану ул оят түгел, кешене алдау — хурлык, — ди... Шуннан бирле мин уйлап йөрим: пыяла кисә торган таш алмазмы, әллә минем әбиемнең йөрәге алмазмы икән?..